

(Дәвамы.)
– Яратмыйча да бəхетле булырга
мөмкинмени?! Син бит аны түгел,
мине ярата идең.
– Яратудан өстенрəк кыйммəтлəр
дə бар бит дөньяда, Əхсəн!
Кешелеклелек дип атала ул! Минем
бүтəнне яратуым үземне яратучыга
газап китерергə тиешмени?! Аның
минем алда ни гаебе бар?!
– Əйе, Рифкать – яхшы егет.
Ихтирамга лаек кеше. Бик ярата
иде бит ул сине, Шəрига. Миңа
сиздермəскə тырыша иде үзе.
Сизелмимени инде ул?! Хəтерлисеңдер, карточкага төшерə иде
бит. Төн йокламый карточкалар
ясый. Иртəн күзеңне ачып
җибəрəсең, бүлмə синең сурəтлəр
белəн тулган була. Əле ул гына да
түгел, күзлəреңне, иреннəреңне
аерым-аерым зурайтып та ясый
иде. Дөрес, аларны ул минем өчен
ясыйм ди иде диюен... Дөресен
əйтим, көнлəшə идем мин аннан. Ул
бит синең мин күрмəгəн-тоймаган
сыйфатларыңны да тоя, белə иде.
Соклана белə иде. Гади генə
нəрсəдəн бөеклек таба белə иде.
Гадилеккə табына белə иде... Ə мин?!
– Нəрсə... син?! Алай авыр сулама əле, Əхсəн! Сөйлə əле үзең
турында. Кайда, ничек яшисең?
Кайчан өйлəндең? Кемгə?
Бəхетлесеңме?!
– Бəхетлемен дияр өчен бəхетнең
нидə икəнен аңлый белергə
кирəктер ул. Мин нəрсə?! Ашар
өчен яшим... Яшəр өчен ашыйм...
Таң ата да кич була. Җырдагыча...
Шул арада яңгыр туктады.
Ялтырап кояш чыкты. Мин моны
табигатьнең безнең күңеллəр
шикелле чишелеп, бушанып алуына юрадым. Саубуллашканда
үземчə Əхсəнне тынычландырырга
тырышып:
– Үткəннəр өчен үзеңне газаплама, Əхсəн. Кеше бүгенгесе белəн
бəхетле була белергə, килəчəккə
өмет белəн карарга тиеш. Уйлама
үткəннəр турында... Сагынма
да... – дидем.
Ə үзем... газап утында дөрлидөрли атладым... Əгəр дə менə
хəзер ул миңа “Əйдə!” дисə, барын
да ташлап, җир читенə китəргə дə
əзер идем. Адымнарым аннан ерагайган саен, күңелкəем өзелə
барды, өзелə барды... Шəрига,
йөзен куллары белəн каплап, читкə
борылды... Бу очракта аны тынычландырырга тырышу урынсыз булачагын аңлап, мин бер сүз дə
дəшмəдем...
Бераздан, Шəрига тынычлана
төшкəч, без тагын кызынырга яттык.
Ир-егетлəр коенырга йөгерде. Мин,
əле һаман баягы халəтемнəн айный
алмыйча:
– Нигə бергə була алмадыгыз соң
сез?! Сəбəп нидə? Нəрсə комачаулады? – дидем.
Шəрига, кайдан, ничегрəк башласам аңлашылыр, дөрес булыр икəн
дигəндəй, бер мизгел генə уйланып
дəшмичə торды да сөйли башлады
һəм менə нилəр сөйлəде...
– Теге – Петропавловск-Камчатскийлы җəйдə аны гына уйлап
яшəдем дисəм, алдау булыр иде.
Уйламадым. Яратып китəргə дə
җыенмый идем шикелле. Хат языштык. Бары шул гына. Җəй үтеп,
икенче курста укулар башлангач та,
“Кайтты микəн Камчаткасыннан?”
дигəн уй башыма килеп тə карамады хəтта. Авылдагы, əни əйтмешли,
тавык чүплəсə дə бетми торган
бихисап эшлəрдəн арынуыма бераз
шатланып, җиң сызганып дигəндəй,
укырга керештем. Гадəттəгечə,
иртəгəге көн өчен дəреслəр
хəзерлəп, ярты төнне үткəреп, соң
гына йокларга яткан идек. Ныклап
йокыга оерга да өлгермəдем, кемдер дөбер-дөбер китермичə итагатьле генə итеп ишек шакыганга
сискəнеп, сикереп тордым да “Кем
бар?” дип сорап та тормыйча, ишекне ачып җибəрдем. Ачсам... Əхсəн!
Гадəттə диңгезчелəр кия торган
буй-буй зəңгəр сызыклы тельняжкадан. Кояшта каралып, бронза
төсенə кергəн буй-сынына əлеге
кием шулкадəр килешеп тора! Ул
мине шундый бер җылылык белəн
кочаклап алды да:
– Əле яңа гына кайтып җиттек.
Гафу ит, иртəнгə кадəр сагынуыма
түзеп тора алмам, дидем... – дип
пышылдады.
Ышанасыңмы-юкмы, шул
мизгелдəн мин аны үлеп ярата
башладым...
Дөресен əйтим, аңа кызыгучы
кызлар күп иде тулай торакта. Хəер,
тулай торакта гына иде микəн?
Мин, ул чакыргач, сирəк-мирəк кенə
Кызыл почмакка танцы-дискотекага
төшкəлим. Кызыл почмакка килеп
керүгə, мине беркемгə дə бирə
күрмə, дигəндəй, Əхсəн гел минем
кулымнан тотып тора иде. Тулай
торак күпбалалы гаилə кебек бит
инде ул. Анда нəрсə майтарганың,
кембелəн кайданишлəпйөргəнеңне
бөтенесе белеп тора. Шуңа да карамастан, кайбер əрсез кызлар, музыка уйный башлауга, тиз-тиз килеп,
Əхсəнне танцыга чакыра. Ул исə,
“Нишлим?” дигəндəй, сораулы
күзлəрен миңа теки. Кулымны
кулыннан ычкындырам да: “Бар”, –
дим. Əле кызларын əйтерең бармы,
муенына асылынып танцевать
итəлəр. Мин аны яратып йөреп тə
шулай булдыра алганым юк.
Икебез бер тулай торакта яшəгəч,
салкын көннəрдə урамга чыгып
йөрмибез. Ул безнең дүртенче
катка менə дə ишек шакып, мине
коридорга чакырып чыгара.
Бүлмəбезгə кергəне, беркайчан
озаклап сөйлəшеп, чəй эчеп утырганы булмады. Коридорда да, миңа
якынрак елышса, “Кирəкми, алай
эшлəмə, гел кеше үтеп йөри, яхшы
түгел...” – ди идем. “Үтсə соң, безнең
бер-беребезгə мөнəсəбəтебезне
бөтенесе дə белəлəр лəбаса,
үземнең йөргəн кызыма якын килеп
сөйлəшмəскə тиешмени мин? – ди
дə, читкəрəк китеп баса иде. – Сиңа
өйлəнергə дə куркыныч болай
булса, кеше күрə, кеше сизə дип,
яныңа яткырмыйча, гомер буе раскладушкада йоклатырсың...”
...Лəкин эш өйлəнешүгə барып
җитмəде. Дөресрəге, барып җиткəч,
бер селтəнүдə дигəндəй, юкка
чыкты...
Безнең авылдан бер кыз
Мəдəният институтында укып йөри
иде. Без аның белəн элек тə дус
түгел идек. Əни дə каникулга кайткан саен: “Берүк аның белəн аралаша күрмə! Килсə, куып чыгарма,
үзең янына барып йөри күрмə!” –
дип, гел колакка “киртлəп” тора.
Киртлəмəс иде дə, чөнки авылда
чакта ук аның турында: “Унике
яшеннəн бирле дөрес юлда түгел
икəн...” – дигəн əллə нинди колакка
ятышсыз, ямьсез сүзлəр йөри. Мин
исə акылым белəн андый сүзлəрнең
дөрес булуына һич ышана алмыйм.
Ничек инде кияүгə чыкмаган кыз
шулай була алсын, дип уйлый идем.
Артык əрсезлеген, кыюлыгын бернинди чиклəү-киртəлəрсез иркен
тормышта, үз иркендə үсүеннəн
күрə идем. Бик яхшы: безнең кебек
кыюсызланып, намус саклап тормый, үз сүзен чатнатып, күзеңə
бəреп əйтə, ничек итсə итə, үзенə
кирəкне каерып ала. “Общагагызга
танцыга килгəн идем, соң дип кайтып тормадым, сездə генə кунып
китим əле”, – дип, бервакыт безнең
бүлмəдə йоклаган иде. Шуннан соң
күренми иде əле. Кайвакыт
бүлмəдəш кызлар гына, исеме
белəн əйтмичə: “Теге безнең тулай
торакта йөри, егетлəр “ауларга”
килгəндер инде”, – дип көлə иде.
Əхсəн – бишенче, мин дүртенче
курста укып йөрибез. Май аенда
өйлəнешергə сүз куештык. Кышкы
сессия имтиханнарын тапшыргач,
алар ягына да, безнең якка да кайтып, əти-əнилəр белəн якыннан
танышып, киңəш-табыш итеп
килергə булдык. Əхсəн диплом яза.
Без дə əзерлəнəбез. Бервакыт
дүртебез дə бүлмəдə баш күтəрми
укып утырган чакта, кич соң гына
ишегебезне шакыдылар. “Əйе,
керегез, ачык”, – дип аваз салуыбыз
булды, теге авылдаш кыз килеп
керде.
– О-о-о! – дип кычкырып җибəрде
ул, бер дə тартынып тормыйча. –
Сабак укып утыручы мулла кызларына сəлам! – Мин безнең Шəрига
гына шундыйдыр дигəн идем,
бүлмəгез белəн бер калыптан
сөрелгəнсез икəн: тəмəке тартмыйсыз, аракы эчмисез, егетлəр белəн
шухрый-мухрый килмисез. Абыстай
булырга əзерлəнəсез!
Без аптыраганнан көлешеп куйган булдык.
– Танцыга килгəн идем дə... Бер
юньле егет тə юк икəн бүген. Сезнең
катка менгəндə, өченче кат коридорында бер ничаварагы тəмəке тартып калды-калуын. Чибəр генə. Буе
да, мыегы да бар. Кылын тартып
карасаң, ярар иде дə. Кылын тартсам, скрипкəсен чирттерəм инде
мин аның! Шуның кайсы бүлмəдə
торуын əйтсəгез...
Без, бер-беребездəн узышып,
үзебез белгəн мыеклы егетлəрне
барлый-саный башладык. Кунакны
бик күрəсебез килеп тормый, тизрəк
чыгып китүен тели идек.
– Ярар, толк булмады сездəн,
ничава, табарбыз үзебез эзлəп...
Шəрига, миңа берəр матур
күлмəгеңне биреп тор əле.
– Минем əллə нинди матур
күлмəклəрем юк. Шул – үзем теккəн,
кешелеккə кия торганы берəү генə...
Үзеңнең өстеңдəге күлмəк тə бик
матур бит.
– Нинди матур булсын ди бу?!
Əйттең сүз! Үзебезнең бүлмəдəге
бер кызныкын киеп торган идем,
ошамый, биле югарырак...
Күлмəгемне ашык-пошык киде,
төзəткəлəгəндəй итенде дə, ашыгакабалана чыгып та китте...
Шул китүдəн, бүлмəбезгə иртəн
генə кайтты. Шунда гына күреп
алдым: күзлəрендə сафлык,
йөзендə оялчанлык, гəүдəсендə
нəфислек юк иде аның. Аның каравы, кəефе шəп! Күрəмсең, тапкан
теге “мыекны”, эше пешкəн,
скрипкəсенең кылларын шəп
чирткəн, үз дигəнен булдырган.
Күлмəгемнең алдын артка киеп куйганлыгын күреп, дəррəү диярлек,
пырхылдашып, көлеп җибəрдек.
Эшнең нидə икəнен төшенеп:
– Əй, алдын артка кигəнмен икəн!
Ярар! Булмагае! Күлмəкнең хет
алды, хет арты! Егете кармакка капкач, күлмəк кенə ерунда... – дип,
шаркылдап көлеп җибəрде. – Сез
əйткəн берничə бүлмəгə шакып
караган идем, булмады. Барыбер
таптым мин аны. Əхсəн исемле икəн...
Аһ! Өстемə көтмəгəндə бер чилəк
шау кайнар су сиптелəрмени?!
Кинəт сискəнеп китеп, утырган урынымнан сикереп торып басканымны
сизми дə калдым. Əллə нишлəдем...
Ачыргаланып кычкырып җибəрүдəн
үземне чак кына тыеп кала алдым.
Ярый əле сизенмəде теге. Миндə
түгел кайгысы. Һаман сөйлəнə дə
сөйлəнə. Күлмəгемне салып, карават башына элеп куйды да, үзе киеп
килгəнен киеп, китəргə җыенды:
– Пока! Хушлашмыйбыз. Бүген
кич тагын килəм. Айнып киткəнче,
башын-күзен тизрəк əйлəндерергə
кирəк егетнең. Акыллы егетлəр
табу проблемага əйлəнеп бара.
Күлмəгеңне еракка куйма, тагын
биреп торырсың, бəхетле күлмəк
булып чыкты ул...
Бүлмəдəшлəремнең кайсыдыр:
– Синең имтиханнарга əзерлəнəсең юкмыни? – дип сорап куйды.
– Бар. Иртəгə тарих. Бернəрсə дə
белмим. Укытучысы – шəп кеше.
Бер күз кыссам, өчле куяр əле. –
Ишекне япканда безгə кул болгады:
– Чао! Абыстайлар!
Артыннан ишек ябылуга, ачыргаланып, кычкырып елап җибəрдем.
Əхсəннең быел гына үстергəн,
безне харап иткəн кара мыегын,
күлмəгемə кадəр кидергəн үземне,
мине əнə шулай əрсез, кыю, оятсыз
итеп тəрбиялəмəгəн əти-əниемне,
гомумəн, кинəт караңгыланып
киткəн бөтен дөньяны тирги-тирги
еладым. Янымда мине ничек
тынычландырырга белми хафаланып торучы кызларга:
– Үтерегез мине, кызлар! Үтрегезез-ез! – дип ялвардым.
Аптыраганнан, кызларның берсе
Əхсəн янына йөгергəн булган икəн.
Ишек шакып, егетем килеп керде.
Ул ишектə күренүгə, кызлар берəмберəм бүлмəдəн чыгып шылды.
Əхсəнне күрүгə, ни əйтергə
белмичə, гаепле кеше шикелле
йөземне ике кулым белəн каплап,
бераз дəшми утырдым. Аннары
авылдашым салып калдырган
күлмəгемне алдына ыргыттым.
– Миннəн оялмасаң, күлмəгемнəн
олыр идең...
Ул беравыкка əллə нишлəп
оялып, югалып киткəндəй булды.
Аннары тиз генə үзен кулга алып:
– Шуңа ышандыңмы?! Ул бит үз...
Үзе мине эзлəп килеп керде. Хатынкызны кыйнап куып чыгарырга идемени?! Син бит мине белəсең...
Бернəрсə дə булмады... – диде.
– Ялгышасың! Мин сине белмəгəнмен дə, моннан соң белергə
телəмим дə! Яратмыйм да..
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.