

(Дәвамы.)
Кайбер көннəрне, ни сəбəп
белəндер, килми кала бу. Андый
чакта миннəн бəхетле кеше юк! Кош
тоткандай сөенə-сөенə, күнегүлəрне теге егет урынына вакытлыча бастырылган башка берəү белəн
ясыйм. Иптəшлəрем исə, миннəн
көлеп:
– Шəрига, егетеңə ни булды икəн,
кызыксынмадыңмы? – ди.
– Куегыз əле, кызлар, яңадан
гомергə бер күрмəсəм дə үкенмəс
идем!
Лəкин бу башта гына шулай
булды. Соңыннан, сəбəбен үзем дə
аңламастан, ул килми калган
көннəрдə мин никтер боегып калам.
“Ни булды икəн, əллə авырып киттеме икəн?” – дип борчылам.
Барыннан да бигрəге, күнегүлəрне
яхшылап өйрəнə алмый калабыз,
безне бит телевизорга төшерергə
тиешлəр.
Бераз күнегүлəр ясаганнан соң,
безгə гадəттə ун-унбиш минут ял
бирəлəр. Андый чакта я шундагы
чирəмгə утырып ял итəбез, ни дə
булса капкалап алабыз, я су коенырга йөгерə идек.
Беркөнне исə, теге тəмəкече егет
безнең янга килеп:
– Матур кызлар, сезнең янга утырырга рөхсəтме? – диде.
Ял иткəндə аның безнең янга бер
мəртəбə дə килгəне юк иде.
Аптыравыбызны сиздермəскə
тырышып:
– Рəхим итəсез, – диештек.
Ул ара да булмады, дус кызларым
аның белəн бик тиз гəпкə дə кереште. Инде шактый вакыт юк-бар сүз
сөйлəшеп утырганнан соң, Əхсəн:
– Матур кызларның исемен белү
ярап куяр иде... – диде.
– Мин – Һəнүзə.
– Мин – Рəбига.
– Ə минем исемем юк! – дидем
мин, əйтəсем килмичə.
– Ай-һай! Шундый гүзəл кызны
таба белсеннəр, исемен тапмасыннар, имеш! Моңа юлəр дə ышанмас!
– Ə сезнең үзегезнеке ничек соң?
– Əхсəн.
Сабакташ кызларым, Əхсəннең
һаман да минем белəн генə
сөйлəшүенə эчлəре пошып күрəмсең:
– Кыланган булма инде, əйт
исемеңне... – диеште.
– Ə минем əйтəсем килмəсə...
– Əйтəсең килмəсə, җиргə сызып
язып күрсəт, – дип, Əхсəн миңа,
янəшəсеннəн алып, таякчык сузды.
Үзе минем арттан хəрефлəп укый
барды: “Ш-ə-р-и-г-а”.
– Менə шундый – кеше аңламас
исем инде миндə... – дидем мин,
акланырга телəгəндəй.
– Ник? Шəрига! Бик тə үзенчəлекле
исем. Шə-ри-га... Шə-ри-гать…
Төбенə төшеп карасаң, бик тирəн
мəгънəсе дə булмагае. Миңа бик тə
ошыйсыз...
Исемем турындамы, үзем турындамы əйтүен аңларга телəп, мин
аның йөзенə күтəрелеп карадым.
Күңел күзе белəн. Матур иде Əхсəн.
Гади күз карашына гына
аңлашылмаслык ниндидер эчке
сихри бер моң белəн өртелгəн яшькелт күз. Җыйнак кына борын.
Тыңлаучан коңгырт чəче бер якка
ыспай гына яткырып таралган.
Хатын-кызларныкыдай матур, гел
елмаерга əзер торучы җыйнак
иреннəр. “Бусы да калмасын инде,
булгач – булсын...” дигəндəй,
җитмəсə, ияген кыл урталай бүлгəн
мəхəббəт уемы. Моның камил йөз
төзелешен бозып ташламагаем
дип, кечерəеп кенə үз урынына
килеп урнашкан колаклары...
Гаҗəп хəл: ул без яши торган
тулай торакта, өченче катта гына
яши икəн лə! Нишлəп ел буена бер
генə мəртəбə дə күрмəдем икəн соң
мин аны?! Алай дисəң, умарта күче
кебек көн-төн гөжлəп торган тулай
торакта кемнең кемдə эше булсын!
Бəлки, күрсəм дə, игътибар
итмəгəнмендер. Кызлар егет
күзəтеп йөрми инде! Хəер, алар
көннең беренче яртысында укыган,
без – икенчесендə. Танцы-мазар
дисəң, ел буена Кызыл почмакка
бер мəртəбə дə төшкəнем булмады.
Телəгем дə, танцыга йөрерлек
юньле күлмəгем дə юк иде.
...Шул көннəн соң мин Əхсəнгə
чын-чынлап иялəштем. Иртəн ул
мине тулай торак ишеге төбендə
көтеп тора, һəм без, бергəлəшеп,
əлеге дə баягы күнегүлəрне өйрəнү
урынына юл тотабыз. Икəү генə
дисəм, дөрес булмас. Чөнки миннəн
бер адым да калмыйча тагылып
йөрүче дус кызларым Һəнүзə белəн
Рəбига да безгə иярə...
Шул ныклап танышкан көннəн
соң, Əхсəн элеккеге кебек юкка чыкмый башлады. Күнегүлəр арасында
без чирəмгə ял итəргə утырсак, ул
да утыра. Су коенырга йөгерсəк, ул
да безгə иярə. Су буенда мин, бик
эсселəгəн булсам да, Əхсəн янында ярым шəрə килеш су коенып
йөрергə оялганлыктан, сер бирмим,
“никтер коенасым килми лə...” дигəн
булып, комлыкта гына утырып
торам. Əхсəн дə, кызу-кызу чишенə
башлаган җиреннəн кинəт туктап:
– Кара инде, онытып җибəрə
язганмын, йөзгечем өйдə калган
икəн бүген! – дип, шып туктый.
Ул гомумəн күп сөйлəргə, кычкырып көлəргə яратмый иде бугай.
Шул ук вакытта аны шаяруны
сөйми торган кеше дип тə булмый66
дыр. Лəкин ул шаянлыкларны җитди
йөз белəн шулкадəр ышандырырлык итеп сөйли, көлəргəме,
гаҗəплəнергəме икəнен чамалый
алмыйча, аптырап-югалып каласың. Əйтик, Əхсəннең белəгендə
тырналган урын күреп, “ни булды?”
дип сорыйсың. Андый нəрсəлəрне
Рəбига бик тиз күреп ала һəм сорауларны да ул бирергə ярата иде.
Əхсəн тыныч кына: “Үгез сөзде...” –
ди. Яки, ияге уртасындагы уемның
кайдан барлыкка килгəнлеген
аңлатып: “Кечкенə чакта машина
тəгəрмəче үткəн аннан...” – ди.
Хəер, ул ни кыланса, ни сөйлəсə
дə, миңа барыбер. Ə менə Рəбига
белəн Һəнүзə аны ничек тə күбрəк
сөйлəштерергə, үзлəренə игътибар
иттерергə тырышалар иде.
Беркөнне тулай торакка кайтып
барганда, Рəбига, нидəндер, Əхсəн
белəн бəхəслəшеп китте. Поездлар
үтеп йөри торган чокырга якынлашып килгəндə, кинəт кенə:
– Əхсəн, син мине үлсəң дə чокыр
ярыннан теге якка күтəреп
менəлмисең! – дип куйды. Рəбига
тəнгə таза, авыр гəүдəле кыз. Чокыр
да шактый тирəн. Бəхəс чынлап
торып зурга китсə, Əхсəн, əлбəттə,
Рəбиганы күтəреп менə алмаячак
иде. Лəкин Əхсəн дə аптырап калмады, Рəбигага карап, кинаяле генə
елмайды да, бəхəсне бөтенлəй
башка юнəлешкə борып җибəрде:
– Дөрес əйтəсең! Ə менə
Шəриганы, чокырдан алып менү
генə түгел, тулай торакка кадəр дə
күтəреп бара алам! – диде дə, “юк!”
дияргə өлгергəнче мине “ялт”
күтəреп алып, чокырдан түбəнгə
төшеп тə китте. Мин: “Төшер!
Җибəр!” – дип чəбəлəнеп барсам
да, тулай торакка җиткəнче, кулыннан төшермəде...
Стадионда зур бəйрəм булды.
Безнең дə җəй буена тырыша-тырыша əзерлəнеп йөрүлəребез бушка
китмəде, уңышлы гына чыгыш ясадык. Телевизордан да күрсəттелəр.
Зур җиңү яулаганда була торган
канəгатьлек хисе белəн бер-ике көн
очынып, киноларга баргалап йөрдек
тə, кайсыбыз кая җəйге ялга таралыштык.
Мин туган ягыма, газиз əнкəемтуганнарым янына очтым. Их! Ул
туган як табигате! Аллаһы Тəгалə
оҗмахның ниндирəклеген алдан ук
тоемлап торсын өчен беркетəдер
адəм баласының кендеген туган
җиренə. Болыннарда җилəклəр,
печəн өлгергəн чак. Һəр кош, һəр
бөҗəк җыр суза! Кая ул шəһəрнең
ыгы-зыгысын искə төшерү,
нəрсəнедер: кемнəрнедер уйлау.
Шулай исереп, хыялланып йөргəн
көннəрнең берендə кулыма юка
гына конверт тоттырдылар.
Тышындагы язудан ук күренеп тора,
хат миңа таныш кешедəн булмаска
тиеш. Ачып укып карасам! Əхсəннəн!
Менə сиңа мə! Адресны да, фамилияне дə тапкан бит! Мин бит аны
стадионда чыгыш ясаган көннəн
соң кабат күрмəдем. Адресымны да
бирмəдем. Фамилиямне дə əйтмəдем, аныкын да сорамадым. Хат
язышу турында да сүз булмады. Ни
өчен дисəң, аның миңа ошыймыюкмылыгын тəгаен генə белмим,
аңа мөнəсəбəтемнең чынлыгын,
зурлыгын да бизмəнлəмəгəн идем.
Ошамый да иде бугай ул миңа...
Дөрес, күнегүлəр вакытында, сүз
арасында, җəй көне төзүчелəр
отряды белəн Ерак Көнчыгышка
барырга ниятлəвен ишетеп калган
идем...
Хат кыска гына, оста гына язылган иде. Бер генə артык сүз дə юк.
Тик хатның “Синең Əхсəн” дип
тəмамлануы гаҗəплəндерде мине.
Гаҗəплəндерде генəме соң!
Ачуымны китерде! Шулай булмый
ни! Вəгъдəлəр бирешкəн, сүз куешкан парлар диярсең! “Синең Əхсəн”,
имеш! Хат язып, кирəген бирим əле
бу егетнең мəгънəсез сүзлəре өчен.
Тик, адресны укып карагач, бөтен
ачуым дəррəү сүрелде. “Петропавловск-Камчатский, 15нче почта
бүлеге”... “сорап алганчы” ягъни “до
востребования” дип тə өстəгəн. Ə
фамилиясе – юк! Язарга онытканмы, белəдер дипме, үзе кебек сорашып табарга тиеш, дип уйлаганмы – кем белсен! Юк! Вəссəлам!
Кызган табаны вакытында суытасы
килү хисем барып чыкмаганга бераз
үкенеп тордым да, бер дə исем
китмəгəн булып, хатны китаплар
арасына кыстырып куйдым.
Кыстырып куюын куйдым, лəкин
тынычланмадым. Һаман үземəүзем кирелəнəм. Фамилиясе булмаса соң?! Кем хат язарга җыенган?
Алай ярамый! Кеше сиңа кызу эш
арасында да хат язарга вакыт тапкан бит əле əнə! Көтəчəк бит инде
ул җавап. Көн саен почтага
йөгерəчəк...
Чарасызлыктан нəүмизлəнеп,
бер алам хатны китап эченнəн, бер
куям. Көненə əллə ничə! Кабаткабат укыйм. Əнкəем дə минем бу
сəер халəтемне сизенеп, күреп,
күзəтеп тора икəн. Эшнең нидə
икəнен чамалагач: “Җавап хаты
язарга кирəк, кызым, адəм баласы
бит ул да... Өметлəнеп көтеп торадыр...” – дип, уйларымны отыры
кузгатып, котыртып җибəрде. Һəм
мин җавап хаты язарга дигəн катгый карарга килдем. Ə кая язарга?
Авылдагы өй адресы булса, бер
хəл, фамилиясез дə барыр иде хат
иясенə. Монда бит почта бүлегенə
язарга кирəк. До востребования.
Фамилиясе язылмагач, хатны соратып ала алмаячак бит ул!
Уйлый торгач, ниһаять, бу чарасызлыктан чыгу юлын таптым:
Петропавловск-Камчатский шəһəренең 15нче почта бүлегенə ике
хат яздым. Берсен – фамилиясез
Əхсəнгə, икенчесен почта бүлеге
хезмəткəрлəренə адресладым.
Əхсəнгə дигəн конвертлы хатымны
бөклəп, почта бүлеге хезмəткəрлəренə язылган хатның конверты эченə салдым. Элемтəчелəргə
язган хатымда “Əхсəнгə” диелгəн
хатны озын буйлы, коңгырт чəчле,
ияк очы чокыраеп торган чибəр
егеткə тапшыруларын үтендем.
“Сез аны күзлəреннəн танырсыз.
Менə-менə чайпалып түгелергə
торучы диңгезне хəтерлəткəн
моңлы күзлəр булыр...” – дип тə
өстəдем.
Почта бүлеге хезмəткəрлəре
минем үзлəренə юлəрлəрчəрəк
язылган ул хатымнан, барысы
бергə җыелышып укып, көлгəннəрдерме, əллə Əхсəннең күзлəрендəге мин тоемлаган
моңлылыкны аңлаганнар-күргəннəрдерме – белмим. Тик... атна-ун
көн үтəргə өлгердеме юкмы икəн,
Петропавловск-Камчатский шəһəренең 15нче почта бүлеге хезмəткəре Царева Татьяна
Ивановнадан хат алдым. Хатымның
тиешле адресатына, ягъни Рəхимов
Əхсəн Солтановичка тапшырылуы
турында хəбəр иткəн иде ул!
Шул хəлдəн соң без Татьяна
Ивановна белəн дуслашып китеп,
берничə еллар хат та язышып тордык əле. Ул, якын туганының язмышын кайгырткан кебек, безнең
хəллəр белəн даими кызыксынып
торды. Бəйрəм саен Əхсəн белəн
икебезнең исемгə котлау открыткалары җибəрə. Бер дə таныш булмаган кешенең шундый игътибарына
мин əйтеп бетергесез шатланам!
Күп кирəкмени адəм баласына үзен
бəхетле тояр, җиде күктə очар
өчен?! Бер чеметем җылы сүз дə
җитə кайчак...
Сүзебез өзелде. Шəриганың ире
белəн балалары су салкынлыгыннан лəззəтле пошкыра-пошкыра
йөгерешеп килеп, җəймəгə сузылышып ятты.
– Комачауладык, ахрысы?.. –
диде Рифкать, сүзсез басып торуыбызны күреп.
– Сездəн яшерен нəрсə сөйлəшми
идек лə... Яңа танышым-дустыма
Əхсəн турында сөйли идем.
Шəрига бу сүзлəрне бернинди
тартыну-куркынуларсыз, шундый
җиңел генə əйтеп куйды ки, мин
хəтта сискəнеп киттем. Менə-менə
берəр күңелсез сүз яки хəл булмагае дигəн куркыну белəн Рифкатькə
күтəрелеп карадым. Ни гаҗəп, ул
тыныч, ягымлы елмая иде...
Шəрига белəн су коенырга
йөгердек. Су эченə кергəч, баягы
хəлгə гаҗəплəнүемне яшерə
алмыйча:
– Ай-һай, Шəрига, ирегез шундый
ифрат тыныч кешеме, минем алда
гына сер бирəсе килмəдеме?! Мин
аның һичьюгында: “Бер белмəгəн
кешегə телəсə-нəрсə сөйлəмəсəң...”
– диюен көткəн идем... Сез шулай
ачыктан-ачык сөйлəшəсезмени
аның турында? Белəмени ул
Əхсəнне?” – дип сорадым.
– “Белə” дию генə аз булыр. Ул
бит заманында Əхсəн белəн бер
бүлмəдə яшəгəн кеше. Көн саен
диярлек безне парлап карточкага
төшереп йөрүче дə – ул. Əхсəн
белəн минем мəхəббəткə кер
тидермəскə, саклап калырга тырышып, нилəр генə эшлəмəде!
Мəсəлəн... Бүлмəбезгə тере
чəчəклəр кертеп куючыны Əхсəн
дип уйлап, шулай мине шатландырасы килə икəн инде дип, эчтəн
генə, дəшми генə сөенеп йөри идем,
лəкин беркөнне бу сер чишелде.
Грипп белəн авырып, өйдə ятып
калган идем, йокымсырап киткəнмен. Əкрен генə ишек шыгырдап
ачылганга күземне ачсам, кулына
бер бəйлəм җете кызыл розалар
тотып, Рифкать кереп килə. Ишек
буендагы тумбочкага үрелеп
чəчəклəрне куймакчы гына иде,
күзлəремнең ачык икəнен күреп,
аптырашка төште, бер мизгелгə
генə югалып калгандай булды. Тик
үзен бик тиз кулга алды.
– Менə... Əхсəн сиңа чəчəклəр
кертергə кушкан иде.
– Ə-ə-ə... Шулаймыни?! Рəхмəт
инде. Үзе кертə алмый идеме?
– Ул... үзе... ни... Лекциягə ашыкты.
– Ə син... ашыкмыйсыңмыни?
– Мин... ни... мин... өлгерəм əле...
– Башка вакыт та, Əхсəн кушуы
буенча, чəчəклəрне син кертə
идеңме?
– Юу-ук... Минем əле беренче
генə...
Кичен хəлемне белергə дип
керəн Əхсəнгə розалары өчен
рəхмəт əйтə башлаган идем, чынчынлап аптырып китте. Беркемгə
бернинди чəчəклəр кертергə кушмаган булып чыкты...
Менə шундый иде ул Рифкать. Ə
бит розалар – минем иң яраткан
чəчəклəрем! Бу турыда Əхсəн бик
яхшы белə иде. Ə чəчəклəрне
Əхсəн түгел, Рифкать китерə...
Мине бəхетле итеп күрəсе килү
хакына, ул чакта ук ул үзенең миңа
булган мəхəббəтен корбан итəргə
əзер булган бит! Шулай булгач,
уйлап карагыз: хакым бармы
яшерергə Рифкатьтəн серлəремне?! Чит-ят кешегə “Мин Əхсəн
дигəн кешене һаман исə өзелеп
яратам бит əле...” – дип əйтеп кенə
кара?! Иртəгə үк дөньяга “Ире
өстеннəн чит ирлəр белəн чуала!”
дигəн гайбəт таралачак.
– Ə миңа?!
– Сез бөтенлəй башка! Нишлəптер
мин сезне бер күрүдə ошаттым.
Кайчак берəүне ник бер күрүдə үк
якын итүеңне, икенче берəүне
күралмавыңның сəбəбен үзең дə
аңламыйсың бит. Телəсə кемне бик
тиз якын итə, телəсə кем белəн сер
бүлешə торган гадəтем юк минем. Ə
менə сезнең кызыныр урын табалмый нəүмиз басып торуыгызны ук
яраттым. Үзем дə белмим, ни
өчендер нəкъ менə сезгə сөйлисем
килде барысын да... Җитмəсə,
җанымны кая куярга белмичə йөри
торган чагым. Əле өченче көн генə
мин бит аны кабат күрдем. Унике
елдан соң!
Шəрига бер мизгел генə тынып
торды. Аның очкын чəчеп торучы
күзлəренə яшь пəрдəсе бөялгəн
иде... Бер сүз дə дəшмəдем.
Бераздан ул үзен кулга алды.
– Менə шулай инде мин... – диде
ул вакытсыз күз яшьлəре өчен
акланырга телəгəндəй. – Əхсəн
турында тыныч кына уйлый да,
сөйли дə алмыйм. Болай елак кеше
түгел бугай ла үзем...
Аннары, бөтенлəй диярлек тыычланып, бүленеп калган сүзен дəвам
итте:
– Укуны тəмамлагач, шəһəрдə
калдым. Аның да монда икəнен
белə идем. Ул бит миннəн бер ел
алда укуын тəмамлаган иде. Лəкин
бер мəртəбə дə очратканым, күз
кырыем белəн генə булса да күреп
калганым булмады. Ə бит... яшермим: бик күрəсем килə иде! Мин,
гомумəн, аның алдында үземне бик
зур бурычлы саныйм. Чөнки аны
үлеп яратуым аркасында гына чын
ярату хисенең тирəнлеген, сафлыгын, илаһилыгын белдем. Ул булмаса, бəлкем, бу хистəн бөтенлəй
мəхрүм калган булыр идем... Уйлап
карагыз əле: бəхет түгелмени ул –
ярата алу?! Чиксез зур бəхет! Шушы
изге хиснең ни икəнен танытканы
өчен генə булса да, гел-гел күрəсем
килеп тора иде аны. Ничеклəр
хыялланмый, ничеклəр итеп күз
алдына китерми идем мин аның
белəн очрашуыбызны, аңа нинди
сүзлəр əйтеремне?! Гаҗəп! Өченче
көн, көтмəгəндə-уйламаганда
дигəндəй, юлымда очрады да
куйды!
...Ул көнне иртəннəн үк нигəдер
йөрəгем сикергəлəп, бер сəбəпсез
гел елыйсым гына килеп торды. Эш
сəгате беткəндə яңгыр да яварга
җыена иде. Тиз генə автобус тукталышына барып җитим, яңгырга
кадəр өйгə кайтып өлгерим дип,
ашыга-кабалана урамга чыктым.
Нидер уйланып барган җиремнəн,
машина кычкыртканга сискəнеп,
ялт борылып карадым. Артымнан
əкрен тизлектə ниндидер кара
“Волга” машинасы килə иде.
Машина йөри торган җирдəн бармыйм лабаса, ник кычкырта икəн бу
бəндə, дип уйлап алдым да, берни
булмагандай, атлавымда булдым.
Машина тагын кычкыртты. Ул арада
булмады, рульдəге кеше, сузылып
ишеген ачты да: “Утырасыңмы?” –
диде. Бу гадəттəн тыш əрсез
бəндəгə ачуым чыгып, берəр усал
сүз “тондырыйм” дип ачылган авызым, артык гаҗəплəнүдəн, ябылмый да калды бугай.
Бу “əрсез” – Əхсəн минем Əхсəнем
иде! “Утырасыңмы?” – дип кабатлады ул əүвəлге соравын. Мин, җавап-мазар биреп тормыйча, машина
эченə “чумдым” һəм ничəмə-ничə
еллар бер күрергə зар булган йөзгə
текəлдем. Артык үзгəрмəгəн. Бик
текəлеп, сынап карасаң гына бераз
олыгаю, сабырлану чалымнарын
тоемларга була. Ə менə күзлəре?!
Мин үлеп яраткан моңсу күзлəре
тагын да моңсулана төшкəн. Гүя,
саксыз кагылсаң, менə-менə чайпалып түгелергə тора... Алар түгелгəнче мин түгелим əле дигəндəй,
кинəт коеп, коеп кына түгел,
чилəклəп, яңгыр яварга тотынды.
Биллəһи, чилəклəп кенə дə түгел,
мичкəлəп иште яңгыр ул көнне!
Хəтта машиналар баруыннан туктап торды. Без дə машина эчендə
утырдык. Чытырдап сызылып
киткəн яшен чаткысыннан соң,
гөрселдəгəн көчле күкрəү тавышыннан сискəнеп, куркынып, үзем
дə сизмəстəн, Əхсəнгə сыендым.
Лəкин бик тиз аңыма килеп, ярамаган эш эшлəгəн кеше шикелле, гафу
үтенергə тотындым.
– Без шулкадəр үк бер-беребезгə
ят кешелəрдəй булдыкмыни?
Үткəннəрдə калдымыни барысы да?!
– Белмим, Əхсəн, белмим...
Андый авыр сорауларга җавап бирə
алмыйм мин... – дигəн булдым,
шаяртырга тырышып.
– Син бер дə үзгəрмəгəнсең бит,
Шəрига, һаман да шулай шат...
чибəр...
Язмыш җиллəре сындырмаган
сине... Рифкать синең белəн бик
бəхетледер.
– Бəлкем мин аның белəн
бəхетледер...
(Дәвамы бар.)
Фото: Magnifik.