Чәчмә әсәр
16 Октября , 06:48

Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА. Мәхәббәт бизмәне. Хикəя (1)

Ул минем башка кешене яратуымны белə иде. Иң авыр вакытта яныма килеп, ялгыш адым ясаудан коткарып калды. Əгəр ул булмаса, белмим, мин нинди булыр идем икəн... “Нинди булыр идем икəн...” – дим тагын! Гомумəн, булыр идем микəн мин бүген якты дөнья йөзендə?! Белмим! Ə ул... Хəзер дə яратам дигəнем... Ул инде башка  гаилə кешесе. Үз юлы, үз мəшəкатьлəре...

Добавить в предпочтительные источники Google
Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА. Мәхәббәт бизмәне. Хикəя (1)Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА. Мәхәббәт бизмәне. Хикəя (1)
Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА. Мәхәббәт бизмәне. Хикəя (1)

Быелгы җəйнең узып китүен
сизми дə калдым. Гел шулай инде
мин: кыш буе җəй көтəм. Көнен генə
түгел, сəгатен минутлап санардай
булам. Баксаң, əйлəнеп карарга да
өлгермисең, җəй инде үтеп тə
киткəн. Шушы аянычтан кинəт
айнып, имəнеп киткəндəй буласың.
Күңелеңдəге ачы үкенү хисеннəн
җаныңны кая куярга белмичə, көзге
яңгырларга кереп ураласың, килер
җəйдəн əллə нинди моңарчы
күрелмəгəн-көтелмəгəн бəхеткуанычлар өмет итə-итə, бураннарга кереп адашасың... Тагын шулай,
тагын шулай... Килер көннəрдəн
əллə нилəр өмет итү яшəтə адəм
баласын, абынып-сөрлегеп калганда шул өмет көч бирə...
Менə быел да... Яңа гына яз иде...
Бүген исə – август... Йөрəгемнең
əллə кай җиреннəн сизелми узган
көннəр өчен ачы үкенү хисе сызылып үтте. “Тагын өлгермəдем, тагын
үтеп бара...” Шушы зур хатамны бер
көндə төзəтеп-үзгəртеп булгандай,
үҗəт тəвəккəллек белəн җəһəт кенə
җыенып, парк ягына юл тоттым.
Бүген иртəн үк юк кына сəбəп аркасында ирем белəн бəхəслəшеп
“элəгешеп” китүебезне исемə
төшермəскə тырышып, эчемнəн
генə бер күңелле җыр көйли-көйли,
зират яныннан туры елгага алып
төшүче юлга борылдым. Биниһая
матур, гүзəл яшəештəн соң безне
бөтенлəй башка, дөм караңгы дөнья
көтеп торганын исемə төшермəс
өчен, гадəттə, парк үзəгендəге
əйлəнгеч юлдан йөри идем, бүген
исə, үзем дə ник икəнен сизмəстəн,
зират буеннан барырга булдым.
Һəм, гүя, миңа таныш булмаган
дөньяга килеп кердем. Бу дөнья
мине тетрəндереп, кинəт айнытып
җибəрде. Иреккə омтылган кош
кебек, күкрəк читлегемə бəрə-бəрə,
йөрəгем талпынырга, сикерергə
тотынды. “Яшəргə, яшəп калырга
ашык, бу якты дөньядагы һəр
мизгелеңнең кадерен бел!” – дип
кисəтə иде ул мине гүя. Рəт-рəт
булып тезелеп киткəн кабер
бөкрелəренə карап уйлана-уйлана
юлымны дəвам иттем.
Бигрəк кызык инде бу кеше
дигəнең: һаман каядыр ашкына,
һаман аңа нидер җитми. Туктат та
əйт əле син аңа беркөнне:
“Туганкаем, белəсеңме, фəлəн
көннең фəлəн сəгатендə бу якты
дөньяны ташлап китəчəксең”, –
диген. Кулыннан дəррəү бөтен эше
төшəчəк, ул кинəт туктап уйга калачак. Калган бөтен гомерен
бизмəнлəп, эшлəнергə тиеш
эшлəрен барлап чыгачак. Җирдə
яшəү дигəн олы бəхетнең һəр минутын, минутын гына түгел, һəр секундын тоеп, кадерен белеп калырга
тырышачак. Кадерен белми шул
адəм баласы яшəү дигəн бəһасыз
кыйммəтнең. Кайчан да бер үлем
килерен белсə дə, үзенə тиеш гомер
чиклəнмəгəн, күпме яшəсə дə
бетмəячəк дип инана.
Кинəт кенə башыма килеп кергəн
бу коточкыч уйларны куып чыгарырга тырышып, зəңгəр күк йөзенə
күтəрелеп карадым. Күк йөзендə
бер тамчы кер юк, гаҗəеп чиста,
саф. Кулъяулык почмагына чигелгəн
нəфис нəкыш кебек, əлеге иксезчиксез зəңгəрлекне чəч бөдрəлəренə охшаш өрфия болыт
чүплəмнəре бизəклəгəн. Шушы
əйтеп бетергесез биниһая
гүзəллекне күргəч, баягы караңгы
уйларым онытылып, кояш та
гадəттəгедəн нурлырак, җылырак
булып китте. Кəефем, алда ниндидер зур шатлык көтеп торгандагы
шикелле, күтəренке, илəс.
Лəкин... Агачлар арасыннан боргалана-боргалана Казансуга алып
төшүче асфальтланган сукмак
бетеп, елга буена килеп чыккач,
үземнең иртəрəк шатланганымны
бик тиз аңладым. Я, Хода! Каян
җыелып беткəн бу халык?! Яр буенда гына түгел, хəтта су эчендə дə
энə төшəр урын юк.
Шулай нəүмизлəнеп күпме басып
торган булыр идем, кинəт умарта
күче кебек кайнашучы халык
төркеме арасыннан мине үз янына
əйдəп кул болгаучы бер ханымны
күреп алдым. Шатлана-кабалана
атлый башлаган җиремнəн кинəт
шып туктадым. Ханым миңа таныш
түгел иде. Бер күргəн кешенең йөз
чалымнарын оныта торган гадəтем
юк минем. Ханым, икелəнеп калуымныкүргəч, тагындаүҗəтлəнебрəк
кул изəргə кереште. Янына килеп
җитəр-җитмəс кыюсыз гына:
– Исəнмесез, хəерле көн, – дидем.
Ханым, мине уңайсыз хəлдəн
чыгару өчен мəсьəлəне тизрəк
төшендереп бирергə телəгəндəй,
кызу-кызу сөйлəп китте:
– Аптырап басып торганыгызны
күрдем дə... Иртəрəк килү хəерлерəк
шул монда, бигрəк тə бүген – ял
көнендə... – Аннары, нигə сүз озайтып торам соң əле бу турыда, сез
бит моны үзегез дə яхшы белергə
тиеш дигəндəй, җиңел генə кул
селтəде дə сүзен башкачарак
дəвам итте: – Əйдəгез, əйдə, тартынмагыз, менə монда утырыгыз,
барыбызга да урын җитəр. Минекелəрнең килгəннəн бирле судан чыкканнары юк. Алар чыкса, без
керербез. Җəймəгез булмаса, менə
монда безнекенə ятып кызынырсыз. Əйдəгез, танышыйк: мин –
Шəрига. Ямьсез исем, əйеме? Мин
аны алыштырырга да телəгəн идем,
əни риза булмады.
Мин дə исемемне əйттем. Үзем
бер дə белмəгəн кеше белəн менə
шулай бик тиз генə якынаеп китə
алган бу ят ханымның – Шəриганың
йөзенə текəлдем. Гашыйк күзлəр
белəн. Əйе-əйе! Гашыйк күзлəр
белəн! Минем бу халəтем, бəлки,
кемнəргəдер бик көлке дə тоелыр.
Лəкин нишлим, мин аңа бер күрүдə
гашыйк булдым! Искиткеч камил
иде аның йөз төзелеше. Сүз белəн
əйтеп аңлата алмаслык əллə нинди
эчке нур белəн балкый иде күзлəре.
Һəр сүзендə, үзенə килешеп тора
торган һəр хəрəкəтендə тормышыннан чиксез канəгатьлек чалымнары. Язмыш рəхимсез давылларын
беркайчан да тидермəгəндер бу
ханымга, ул да, минем кебек, бер
күрүдə үз иткəндер Шəриганы, аңа
бирəсе сагыш-моңнарны башка
берəүгə өстəгəндер. Шуңа күрə дə
кирəгеннəн артык эчкерсез,
мөлаемдыр бу ханым, башкаларның
күңелен сагыш-моң тарайткан, күз
нурларын рəхимсез язмыш җиле
уңдырган булу мөмкинлеге аның
башына килеп тə карамыйдыр.
Бар иде минем дə Шəрига кебек
бөтен эч серемне кешелəр белəн
бүлешə, һəр шатлыгымны кем
белəндер уртаклашасым килеп
торган көннəрем. Лəкин ул чакта
мин яшь, артык яшь идем. Кеше
күңеленең еллар узган саен һаман
тараеп, үз эченə йомыла баруын,
тирə-юньдəгелəрнең башкалар
шатлыгына көенə, кайгысына сөенə
алу мөмкинлеген белми торган
яшьтə идем. Хəзер исə үземне
əзме-күпме тормыш тəҗрибəсе
туплаган кешегə санарга, эчемдəге
серлəремне чит кешелəрдəн, хəтта
иремнəн дə яшерергə өйрəнгəн
идем. Шəриганы тормыш андый
тəҗрибəлəргə өйрəтмəгəн иде,
күрəмсең. Минем белəн, моңарчы
бөтенлəй таныш булмаган бер кеше
белəн, əнə ничек эчкерсез сөйлəшə
ала бит ул. Əллə артык сокланудан,
əллə шулай булуын бик телəүдəн,
миңа бу ханымның йөз чалымнары
электəн таныш кебек тоелып китте.
– Абау, – дидем мин, сүзсез генə
аңа текəлеп торганнан соң, соклануымны яшерə алмыйча, – бигрəк
матур икəнсез. Күз тиярлек. Гашыйк
булып йөрүчелəр дə күптер
үзегезгə?
Шəрига ягымлы гына көлеп куйды:
– Белмим, бəлки, эчтəн генə
янып-көеп йөрүчелəр бардыр,
лəкин берсенең дə үземə килеп
əйткəне юк. Кемнедер үзеңə гашыйк
иттерəсе, кемнеңдер үзеңə кызыгып йөргəнен сизеп, битараф кына
елмаеп йөрисе килə бит хатынкызның. Миндə дə бар андый телəк.
ЛəкинРифкатьтəн башка беркемнең
дə миңа гашыйк булганын, өзелеп
яратканын белмим. Ə менə үземнең
үлеп гашыйк булганым бар иде. Бар
иде дип үткəн заман белəн сөйлəү
дөрес тə түгелдер. Мин аны хəзер
дə өзелеп-өзелеп яратам. Сукырларча... Шыр диваналарча... Бөтен
кеше аннан йөз чөерсə дə, бернинди кешелек сыйфатлары калмаса
да, мин аны барыбер аңлармын,
ваз кичмəм кебек. Кайчакта мин
аны урамда аунап ята торган эчкече итеп күз алдына китерəм.
Киемнəре шапшакланып-пычранып
беткəн. Кешелəрнең кайсысы аны
əйлəнеп, кайсысы атлап кына уза.
Эчлəреннəн нидер мыгырданып,
өстенə төкереп китəлəр. Ə мин,
аякларымны сузып аның белəн
янəшə утырганмын да, аның
тыңлаусыз, исерек башын итəгемə
салганмын. Өстемдəге затлы
күлмəгемə аның өстендəге шакшы
йогып беткəн. Мин бəхетемнəн
җиде кат күктə очам, миңа рəхəт,
чиксез рəхəт! Кешелəрдə минем
эшем юк. Ул мине бик каты кыйнап
ташласа да, миңа рəхəт кенə булыр
иде шикелле. Яраткан кешеңнəн
кыйналу да бəхеттер ул. Лəкин
болар барысы да хыялда гына... Ə
тормыш...
Шушы җирдə сүзебез өзелде.
Тəннəре матур булып кояшта каралган, берсе икенчесеннəн əз генə
калкурак ике малай белəн мəһабəт
озын буйлы, соргылт чəчле ир кеше
куыша-куыша безнең янга килеп
бастылар. Мине күргəч, өчесе беравыздан:
– Исəнмесез, – диештелəр.
Шəрига безне таныштырырга
ашыкты:
– Бу – Гөлия... Ирем Рифкать,
улларыбыз Алмаз, Айваз.
Ир-егетлəр квас кына эчте дə
тагын су буена йөгерде.
– ...Рифкать – минем ирем, гомер
юлдашым, ике баламның газиз
əтисе... – диде Шəрига бераздан. –
Кайбер хатын-кызлар “тормыш
иптəшем” дип сөйлəргə ярата.
Иптəшлəр күп була тормышта. Ə
менə сине ярты сүздəн аңлап алучы
кадерле ирең берəү генə, минемчə.

Мин аны чын мəгънəсендə кешелекле булганы өчен бик-бик хөрмəт
итəм. Ул минем башка кешене яратуымны белə иде. Иң авыр вакытта
яныма килеп, ялгыш адым ясаудан
коткарып калды. Əгəр ул булмаса,
белмим, мин нинди булыр идем
икəн... “Нинди булыр идем икəн...” –
дим тагын! Гомумəн, булыр идем
микəн мин бүген якты дөнья
йөзендə?! Белмим! Ə ул... Хəзер дə
яратам дигəнем... Ул инде башка
гаилə кешесе. Үз юлы, үз
мəшəкатьлəре... Əй! Сез минем бу
өзек-өзек сүзлəрдəн бернəрсə дə
төшенə алмассыз. Ярый, əйдəгез,
мине тыңларга тəкатегез җитсə,
баштан ук, аның белəн ничек
танышканнан ук сөйлим инде алайса...
* * *
– Авыл мəктəбендə унны бетергəннəн соң, ике дə уйламый,
шəһəргə, вузлар бишегенə юл тоттым. Артык интекмичə генə институтка укырга кердем. Мəктəптə
яхшы укыган идем... Елым сизелми
дə диярлек үтеп китте. Беренче
курсны бетергəндə безне бəйрəм
каршылауга əзерли башладылар.
Моның өчен төрле вузлардан əллə
никадəр кешене бергə җыеп,
Горький паркының Сабан туе була
торган аланда төрле күнегүлəр
өйрəтергə тотындылар. Бер сафка
кызларны, икенчесенə егетлəрне
тезеп, аралаштырып бастыралар.
Мин, гөнаһ шомлыгына, əллə нинди
бер бəндə белəн туры килдем.
Бөтен кеше тырышып-тырышып
күнегүлəр эшлəгəндə бу, төкерəм
мин сезнең бу кəҗə туегызга, дигəн
дорфа бер кыяфəт белəн, бертуктаусыз тəмəке пыскыта. Күнегүлəр
өйрəтүче микрофоннан аңа
һəрдаим кисəтү ясап кына тора.
Кисəтү саен бөтен кеше ялт итеп
безгə борылып карый. Аның үзен
шулай тотуында гаепле кеше кебек,
минем бөтен битем уттай яна...

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында:
Шəмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова) 1951 елда Татарстанның Мөслим районының Баек авылында туган. Шагыйрə, телевизион һəм радиотапшырулар алып баручы. Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе (1996), Саҗидə Сөлəйманова (2013), Һади Такташ (2025) исемендəге əдəби премиялəр лауреаты. 1991 елдан СССРның һəм Татарстанның Язучылар берлеклəре əгъзасы. “Төсле моң”, “Балачак кая китə?”, “Яшел гармун”, “Ни өчендер безнең язмыш шундый”, “Җирсү” (2001) һ. б. җыентыклар авторы.

Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА. Мәхәббәт бизмәне. Хикəя (1)
Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА. Мәхәббәт бизмәне. Хикəя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас