Чәчмә әсәр
15 Октября , 04:05

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (9)

Авыру хакында үзенə белдермəскə тырыштылар, терелəсең дип, төрлечə дəвалау чарасын күрделəр. Сабирның балтасы суга төшкəндəй йөрүеннəн чамалый иде: Гөлгенəнең авыруы өметсез. Шуңа да картын гел янəшəсендə тотарга тырышты. Төннəрен йоклый алмаганда, яшьлеклəрен искə алып, авыру хакында сөйлəшмəскə тырышып, балалар хакында гəплəшеп утырыр булдылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (9)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (9)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (9)

(Ахыры.)

“Рэкет”, “крыша” дигəн сүзлəрне ишеткəне бар иде
Хəбирнең, эшлəми генə кеше талап йөрүчелəр ягъни.
Заман чире инде бу, чир генəме, əллə күпме эшкуарлар
шундыйлар тарафыннан корбан булды. Хəбирлəр дə чак
исəн калды. Амбаллар килеп киткəч, участок инспекторына мөрəҗəгать итеп караган иде дə, тегесе: “Без гел
сине генə саклап тора алмыйбыз инде, үзегез шəхси саклану чараларын булдырыгыз”, – диюдəн ары узмады.
Шулай беркөнне Илсөя белəн икесе шəһəргə барырга
чыкканнар иде, район үзəгеннəн бераз арырак киткəч,
аларны узып китеп, бер кара машина юлга аркылы төште.
Хəбиргə машинадан чыгарга куштылар.
– Я, егет, без əйткəнне онытмадыңмы? Əгəр безнең
белəн хезмəттəшлек итеп, ай саен фəлəн сум акча биреп
барсаң, яклауга исəп тота алачаксың, – диде теге кара
күзлекле амбал.
– Əйттем бит, егетлəр, əле банкка бурычларым күп,
акча арттырып булмый, – диде Хəбир, тыныч булырга
тырышып. Монда дүрт-биш пəһлевандай ир-атка каршы
тору файдасыз, нишлəргə? Аннан: – Егетлəр, мин сезне
аңладым, кайчанга əзерлəргə акчаны? – диде, исəн котылырга исəп тотып. Шəһəргə дə шул эш белəн барырга
чыкканнар иде.
Нишлəптер җибəрделəр Хəбирне, əмма акча бирүнең
көнен, хəтта сəгатен билгелəп куйдылар. “Безне алдау
файдасыз”, – дип кисəтергə дə онытмадылар. Исəн калуына куанып машинага кереп утырган Хəбирне артыннан
көлеп озатып калдылар. Алар күздəн югалганчы. Илсөя
дə сүз əйтергə куркып барды. Əмма берара машина
йөрешен үзгəртə башлады.
– Тукта, Хəбир, алар сине сөйлəндереп торган арада
берсе килеп тəгəрмəч тирəсендə нидер эшлəде, карарга
кирəк, – диде Илсөя, телгə килеп.
Ярый вакытында туктап калдылар, юлның иң биек урыныннан читкə чыгып очасылар иде. Арткы тəгəрмəчлəр
тишелгəн иде. Аларны алыштырырга туры килде. Хəбир
эшен бетереп рульгə кереп утыргач, озак кына сүзсез
барды. Бераздан:
– Илсөя, əллə бу эштəн ваз кичəргəме? Бизнес
дигəн нəрсə бер дə ошамый əле миңа. Һəрдаим юлга
шулай аркылы төшеп торсалар, ни кызыгы бар инде
тырышуыңның? – дип, юл буе уйлап килгəн фикерен
əйтеп куйды.
– Юк, җаным, чигенмибез əле, яңалыкка юл яру бервакытта да җиңел бирелмəгəн. Əйткəндəй, безнең
ата-бабалар өлешенə авырлыклар аз төшкəнмени?
Бирешмəгəннəр ич.
– Əйе, минем Миңсылу картый гел генə уфтанып ниндидер вакыйганы исенə төшерə иде. Сөйлə əле, картый, дисəм: “Син бəлəкəйрəк əле, андый хəллəрне
аңламыйсың, улым”, – ди иде. Əтидəн дə сораштырган
идем дə, ул да: “Сиңа андый тарихларны белмəсəң дə
ярый”, – дип кенə куйды.
– Миңсылу картый белəн əтиең Сабир өлешенə сугыш
чорында ниндидер бəла-каза туры килгəн бугай шул.
Минем дə картый белəн картəтəй кайвакыт сөйлəшəлəр
иде, тик мин аңлап җитми идем. Менə шулай, сезнең
дə, безнең дə нəсел җебегəннəрдəн түгел, бирешмик, җаным.
Хəбир белəн Илсөянең шəһəргə барулары рэкетлардан яклау эзлəп иде. Таңсылу апасының иптəше Бəхтияр
җизнəлəре бер зур дəваханəдə баш табиб булып эшли,
мөгаен, таныш-белеше аша берəр ярдəме тиярдəй кешене табып булыр.
Шəһəрчə зəвык белəн җиһазланган фатирда яшилəр
иде Таңсылу апалары. Эшлəре күплеккə сылтанып, бер
кыздан ары бəби алып кайтмадылар. Кызлары инде
югары уку йортын тəмамлап, ире белəн Себер якларында инженер булып эшли.
Таңсылу кунакларны бик җылы каршылады, яраткан
Сабир абыйсының балалары килгəн ич. Хəлне сөйлəп
биргəч, ул бу хакта ире Бəхтияр белəн үзе сөйлəшергə
вəгъдə итте. Шулай да рэкетларга болай да җитмəгəн акчадан ике тапкыр өлеш чыгарырга туры килде, өченчегə
акча сорап килүче булмады. Таңсылу гына шылтыратып,
хəл белеште. Бурычларны киметкəч, сервис белəн янəшə
запас частьлəр кибете дə төзеп җибəрделəр. Инде чиратта – яңа өй салырга исəплəре.
Сабир белəн Гөлгенə балаларының авырлык белəн
булса да аякка басарга тырышуларын һəрдаим хуплап,
кулларыннан килгəнчə ярдəмлəшеп торырга тырышты
лар. Лəкин кинəт Гөлгенəнең авырый башлавы барысын
да хафага салды. Таңсылу инде белеп калу белəн аны
үзе эшлəгəн хастаханəгə китертеп, тикшертə башлады.
Лəкин соңга калганнар булып чыкты, аңарда яман шеш
авыруы иде. Операция файдасыз, диделəр. Авыру хакында үзенə белдермəскə тырыштылар, терелəсең дип,
төрлечə дəвалау чарасын күрделəр. Сабирның балтасы суга төшкəндəй йөрүеннəн чамалый иде: Гөлгенəнең
авыруы өметсез. Шуңа да картын гел янəшəсендə тотарга тырышты. Төннəрен йоклый алмаганда, яшьлеклəрен
искə алып, авыру хакында сөйлəшмəскə тырышып, балалар хакында гəплəшеп утырыр булдылар.
– Сабиркаем, гомер буе синнəн бер генə авыр сүз дə
ишетмəдем, мин сиңа бəхиллегемне калдырып китəм,
син минем арттан килергə ашыкма, балалар бөтенлəй
ятим калса, авыр булыр, – диде Гөлгенə, һушым барда
əйтəсемне əйтеп калыйм дигəндəй.
– Ни сөйлисең, əнисе, нинди китү, мине кемгə
калдырасың? Юк, китмисең əле, бергəлəп яшибез,
терелтəбез сине, – диде Сабир, күзлəренə тулган яшьне
эченə йотарга тырышып. Үзе, Гөлгенəнең сызлануларын
җиңелəйтергə телəгəндəй, аны кочагына алып, аркасыннан сыйпап, иркəлəгəндəй итте. Əйе, йөзе якты аның,
тормышында Гөлгенə бердəнбер мəхəббəте булды,
бервакытта да аның йөзенə кара ягарга тырышмады.
Гөлгенə үзе дə акыллы йомшак күңелле хатын иде, яратышып гомер иттелəр. Тик аның авырып китүе генə кайгыга салды.
...Гөлгенəне соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы
җыелды. Шулай булмый соң, бар гомерен шушы авыл
кешелəрен дəвалауга багышлады ич ул. Көн димəде,
төн димəде, авыру янына чыгып йөгерə иде, күпме кешене үлемнəн алып калгандыр да, күпме баланың кендек
əбисе булгандыр, һəрхəлдə, аңа сүз тидерүче булмады.
Сабирның кайвакыт хатынының иң кирəк чакта өйдə булмавына ачуы да чыккалады, əмма үзенең дə тəүлеклəр
буе юлдан кайтып керə алмавын уйлый да сабырлана
иде. Менə шулай бер-берсен аңлап яшəде алар. Кадерлесен югалту кайгысы əйтеп бетергесез авыр, башы
тəмам түнгəн, ни уйларга да белми əле ул, моннан соң
ничек яшəр, ялгыз тормыш ничек булыр?
Зиратта мəетне күмүне дин кануннарына туры китереп башкаргач, халык таралыша башлады. Балалары
Сабирны култыклап чыгу юлына əйдəргə уйлаган иде,
аларга үзен беразга калдырып торырга кушты. Кабер
янына тезлəнеп, яңа өелгəн туфракны озак кына сыпырып торды, җан яры белəн кабат бəхиллəште.
Гөлгенə апасын югалтуны Таңсылу да бик авыр кичерə
иде, дуслар иде бит алар, яшүсмер кыз Гөлгенə килен
булып килгəч, үзенə иптəш булды дип ничек сөенгəн
иде. Шəһəргə укуга киткəнче һəр адымын җиңгə-апасы
белəн киңəшлəшеп ясады, дисəң дə ярый, соңыннан да
гел хəбəрлəшеп тордылар. Хатын-кызга зиратка барырга
ярамый, дисəлəр дə, Таңсылу ире Бəхтиярдəн калмады,
читтəн булса да табутны кабергə төшергəнне күзəтеп
торды. Шунда гына Гөлгенə апасының мəңгелеккə араларыннан киткəне аңына барып җитте. Кайтыр юлга борылуга, каршыларында басып торган хəрби киемдəге,
мəһабəт гəүдəле ирне күреп, туктап калдылар. Бераз карашып торганнан соң, теге ир телгə килде:
– Таңсылу, танымыйсызмы? Сезнең кайгыгызны уртаклашам...
– Искəндəр! Сез бит бу, шулаймы? – диде чак телен
əйлəндереп Таңсылу һəм, иренең кулын ычкындырып,
теге кешегə таба омтылды.
Искəндəр каршы килеп Таңсылуны кочаклап алды. Ул
арада зират капкасыннан чыгып килүче Сабир “Искəндəр”
дигəнне ишетеп калды, лəкин аның кем икəне тиз генə
башына барып җитми иде.
– Абыем, менə безнең туганыбыз Искəндəр килгəн
бит, – дип дəште Таңсылу, аңа борылып.
Кочаклашып торучыларга Сабир да килеп кушылды. Бу
озак вакытлардан соң көтеп алынган туганнарча аңлашу
мизгеллəре иде...

Фото: Magnifik.

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (9)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас