Чәчмә әсәр
14 Октября , 04:10

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (8)

...Вəсилəнең əтисе Мисбах бик кырыс кеше иде. Гаилəдə аның сүзеннəн узып берсе дə бер адым ясый алмады. Вəсилə Шаһинурга кияүгə чыгарга ниятлəп йөргəндə, кушкуллап риза булган иде. Егет төпле, эшсөяр гаилəдəн, тəртипле, ышанычлы күренə. Андый кешене кияү итəргə кем каршы булсын? Лəкин эшлəр икенче төрле борылыш алгач, Вəсилəне: “Нишлəп шул егетне кулыңа ала алмадың, җебегəн”, – дип, һəрдаим битəрли башлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (8)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (8)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (8)

(Дәвамы.)

10
Сабир хаклы ялга чыгып, “ЗИЛ-130”ны башка кешегə
тапшырырмын да, инде өйдə генə торырмын, дип уйлаган
иде, лəкин бригадир һич тынгылык бирми. Яз җитсə, техника ремонтына дип килеп ала, урак җитсə, ындыр табагына үлчəүче итеп куя. “Тəртип яратасың, Сабир абзый,
син булганда җан тыныч”, – дигəн булып, ирəйтеп җибəрə
пенсионер картны. Сабир ни, тырыша инде, җиңелдəн
булмаса да, ышанып тапшыргач, сынатырга ярамый ич,
ул андыйлардан түгел. Əле дə, тирə-юньгə күз сала-сала, урам буйлап атлый.
Соңгы елларда, ай-һай, үзгəрде авыл, зур-зур йорткуралар, бизəклəп ясалган тимер капкалар, буяулы
коймалар берсеннəн-берсе матуррак булып, балкып
тора. Муллыкка омтыла халык, хəзер теге заманда
Сабир төзеткəн кирпеч йорт иң кечесе булып калды.
Ярый, карчыгы белəн икесенə җитə ул. Əнкəсен былтыр көз җирлəделəр. Гомерендə бер тапкыр да диярлек хастаханə юлын күрми үлеп китте Миңсылу. Соң,
Таңсылуы да табибка кияүгə чыккан иде, үзе дə табиб,
əледəн-əле кайтып, əнкəлəренə кирəкле даруларны
ташып кына тордылар. Алар билгелəгəн процедураларны Гөлгенə килене башкарып барды, əмма күп авырлыклар кичергəн организмны саклап кала алмадылар шул.
Үлəр алдыннан барлык балаларын янына җыеп, фатихасын биреп, васыятен əйтеп китте əнкəлəре. “Тату
яшəгез, бер-берегезне какмагыз, бу диңгезгə3 бер вакытта да тавыш кермəсен, бəрəкəт китмəсен. Тагын шуны
кисəтəм: бервакытта да кешелəргə начарлык эшлəмəгез”, – диде ул, Сабир белəн Таңсылуның кулларын
учына алып. Аннары килене Гөлгенəгə аерым рəхмəтен
əйтеп, аркасыннан сөйде, оныкларының башларыннан сыйпады.
Иң гаҗəбе, Урта Азия якларыннан авыру килеш кайтарылган Вəсилəнең Миңсылудан бəхиллек бирүен үтенеп
кеше җибəрүе булды. Аның янына барырга телəге дə,
хəле дə юк иде Миңсылуның, дөньяныкы дөньялыкта
бетсен дип, Сабирны барып, Вəсилəне күреп, бəхиллек
бирүе турындагы гозерен үтəп кайтырга күндерде.
Үзлəренə шулкадəр начарлык телəгəн кеше янына бару
Сабирга бик авыр булды, тик əнкəсе үтенгəч, нишлəсен, барды.


* * *
Вəсилəнең əтисе Мисбах бик кырыс кеше иде. Гаилəдə
аның сүзеннəн узып берсе дə бер адым ясый алмады.
Вəсилə Шаһинурга кияүгə чыгарга ниятлəп йөргəндə,
кушкуллап риза булган иде. Егет төпле, эшсөяр гаилəдəн,
тəртипле, ышанычлы күренə. Андый кешене кияү итəргə
кем каршы булсын? Лəкин эшлəр икенче төрле борылыш алгач, Вəсилəне: “Нишлəп шул егетне кулыңа ала
алмадың, җебегəн”, – дип, һəрдаим битəрли башлады.
Ярый, сугыш чыккач, Шаһинур фронтка китте, Мисбах карт
та бераз тынычлана төште. Вəсилə исə бригадир булып
алгач, күкрəк киереп йөри башлады. Милиция Сəхипов та
еш кына аларга чəй эчəргə керə. Ул инде авызына аз гына
катырак “чəй” элəксə, күзен майландырырга гына тора.
Шулай итеп, Вəсилə аның “кармагына” элəккəнен сизми
дə калды. Башка хатын-кызлар тирлəп-пешеп басуда
бил бөккəндə, алар аулак урын табып, рəхəт кичерү ягын
карап кына тордылар. Сугыш бетеп, фронтовиклар кайта
башлагач, Вəсилəне икенче эшкə күчерделəр, лəкин ул
үзенең авырга узганын сизеп калды. Бу хакта Сəхиповка
əйткəч, анысы, уттан курыккандай, кая керергə тишек
тапмады, Вəсилəгə кичекмəстəн авырын төшертертү
юлын табып, үзе үк ярдəм дə итте. Вəсилə берсүзсез
риза булды, шулай да яшəүгə өмете сүнде, чөнки шəһəр
хастаханəсендə (Сəхипов аны шунда алып барган иде),
авырын алдырса, башка балага узмаячагын кисəткəннəр
иде. Ни уйларга белми йөргəндə Урта Азия якларыннан
ераграк кына туганнары кайтып төште. Аларның инде
сугыш тəмамлангач, авылны күрəселəре килгəн икəн.
Бераз кунак булгач, юлга җыена башлаган туганнарына
Вəсилə үзен дə ияртүлəрен үтенгəч, өйдəгелəр аптырап
калган иде дə, ул инде аларга карап тормады, китте дə барды.
Таныш түгел яклар, ят кешелəр, бигрəк тə табигате башка – барысы да Вəсилə өчен гаҗəп иде биредə.
Башта бераз торырмын да, өйрəнə алмасам, кайтып
китəрмен, дип уйлады. Лəкин алай дисə, ул бит эшеннəн
чыгып килде, авылда аны кем көтеп тора, кире кайтса,
башкалар ни уйлар? Юк инде, тəвəккəллəп чыгып китте,
кирегə юл ябык, ничек тə түзəргə, урнашып китəргə
кирəк. Əнə бит бу якларда электəн килеп калган татар
кешелəре əллə күпме, ул да өйрəнер əле. Туганнарының
өе иркен, үзебездə яшə, дип кенə торалар. Озакламый эшкə дə урнашырга ярдəмлəштелəр. Акрынлап
яңа кешелəр белəн дə таныша башлады. Үзбəк халкы – ачык күңелле, кунакчыл халык, тормыш та биредə
башкачарак, əйтерсең сугыш җиле кагылмаган. Күп тə
тормый күршелəрендə яшəгəн бер үзбəк ире аны кодалый да башлады, хатыны мəрхүм булып, ялгызы калган
икəн. Юк, якын да җибəрмəде аны Вəсилə, нишлəп инде
бернинди гореф-гадəтлəрен белмəгəн килеш, икенче
миллəт кешесенə кияүгə чыксын ди, əти-əнисе мəңге
фатихасын бирмəячəк. Туган абыйсының хатыны: “Əй туганым, синең хəзер илең башка, көнең башка дигəндəй,
үзбəк халкы бик əйбəт ул, монда аларга кияүгə чыгып,
рəхəт яшəгəн татар, башкорт кызлары əллə күпме”, – дип
димлəргə керешкəч, ризалашты Вəсилə.
Шулай итеп, аның үз дөньясы барлыкка килде. Ир
дигəне төшемле генə урында эшли икəн, гаилəмохтаҗлык
кичерми, Вəсилəгə өйдə генə торырга кушкач, каршы
килмəде ул. Ирен көйлəп эштəн каршылый, көйлəп эшкə
озата, ашарга да аларча əзерлəргə өйрəнде, ире ни, куанып бетə алмый. Лəкин бу рəхəт тормыш озакка бармады, Вəсилə балага узмагач, ул ризасызлык белдерə
башлады. Вəсилə җиңгəсе белəн им-томчы карчыкларга
да йөреп карады, табибларга да күренде, тик файдасы
тимəде. Озакламый ире, аңа əйтеп тормастан, яшьрəк
хатын алып кайтты, шул көннəн Вəсилə өйдə хезмəтче
ролен үти башлады. Аны ишегалдындагы кухняга кушып
ясалган янкормага яшəргə күчергəч, бигрəк күңеле
төште. Берничə тапкыр качарга да булашып караган иде,
ире табып, кире алып кайтты. Менə шулай, ирекледəн
ирексез булып Вəсилə чит-ят җирлəрдə гомер итте.
Моның кылган явызлыклары өчен Аллаһы Тəгалəнең бер
казасы икəнен аңлады ул, əмма соң иде инде.


* * *
Əниеңне җирлəү үтə дə авыр икəн... Əле дə Сабирның
əнкəсен бер генə көнгə дə исеннəн чыгарганы юк, зиратка барып, əткəсе белəн икесенең каберен карап кына
тора. Алардан бераз соңрак бер-бер артлы вафат булган
Əминə апасы белəн Касыйм абыйсының да каберлəре
бер тирəдə, килгəн саен чүп үлəннəрен йолкып, аларны да тəртипкə китереп китə. Тагын уйлары əллə кая
китте инде. Менə авыл ямьлəнə дə ул, тик кешелəр дə
үзгəрə шул. Сугыштан соңгы чорларны исенə төшерсə,
һушлары китə, авыл кешелəре ничек бер-берсенə
ярдəмлəшеп, аралашып яши иде бит. Көз җитсə, иткə мал
сую, ашка йөрешү башлана иде. Язгы сабантуен гына
əйт əле син, бүлəк җыюдан башланыр иде бəйрəм, аннары мəйдандагы уеннар шаукымы əллə күпмегə барыр
иде: көрəштə ни өчен бу җиңгəн, тегесе җиңелгəн, нигə
бу авылның чабыш аты алга чыккан, тегесенеке артта
калган – ир-егетлəр кичлəрен капка төбенə җыелганда
һаман бəхəслəшер иде. Хəзер аралашу кимегəннəнкими, əллə өйлəрдə телевизор дигəн нəрсə барлыкка
килү шулай итте инде, белмəссең. Һəркем үз хəстəрлеге
белəн яшəргə өйрəнеп бара. Яшьлəр шəһəргə агыла,
күплəр “озын” акча юллап Себер якларына китə. Үзенең
дə улы Хəбир бу хакта сөйлəнеп караган иде дə, Сабир
белəн Гөлгенə каты тордылар, автомобиль-юл техникумын тəмамлап кайткач, район үзəгендəге автохуҗалыкка
механик итеп урнаштыру хəстəрен күрделəр. Күптəн
түгел өйлəндереп, шуннан бер искерəк кенə өй дə сатып
алдылар. Тора-бара үзлəре шул урынга яңасын төзеп
керерлəр, əлегə яшəп торсыннар, диделəр.
Хəбир җебегəн егетлəрдəн түгел, кечкенəдəн əтисе
белəн машина янында уралып үсте. Миңсылу картыйсы
гел генə: “Минем машина җене кагылган улым”, – дип сөя
иде аны. Мəктəпне тəмамлагач, мин дə шофер булам
дип, һөнəри училищега керергə уйлаган иде дə, əнисе
Гөлгенə аркылы төште: “Улым, хəзер белемле кешелəр
заманы, əйдə укуыңны югары уку йортында дəвам
ит”, – дип шəһəргə алып китте. Лəкин Хəбирнең анда
үтəргə баллары җитмəде, техникумга урнашты. Əлегə
эшлəп йөри, əмма кайткан саен зарланудан башы чыкмый, əле запас частьлəр алырга предприятиенең акчасы юк, əле хезмəт хакы аз яисə аны өлешлəтə бүлеп
түлилəр, кешелəр эштəн китə, шоферлар җитми, ди.
Тора-бара илдə заман җиллəре бөтенлəй башка якка
исте, һəркайда үзгəртеп кору дип лаф ора башладылар. Китте болганыш, китте болганыш – һични аңларлык
түгел. Кибетлəр бушады, сатып алырга акча да юк,
эшлəгəн кешегə май, он, ярма һəм башка төрле азыктөлек бирəлəр. Хəбирнең дə чибəр дип кызыгып өйлəнгəн
хатыны җилбəзəк булып чыкты, аерылып, каядыр чыгып
югалды, балалары булмады. “Яшьлектə күргəннəр
җитмəгəн, инде тагын нилəр күрəсе бар икəн?” – дип
көрсенеп куя Сабир карт кайвакыт. Ярый, аларның пенсия акчасы килеп торса, яшəргə булыр, менə яшьлəргə
ничек юл ярырга?
Төпчеклəре Кадрия дə: “Мин дə Таңсылу апам кебек
табиб булам”, – дип, югары уку йортында укып йөри.
Кечкенəдəн əнисен күреп үскəн кыз медицинаны сайлагач, каршы килмəделəр инде.
Бердəнбер көнне, чыннан да, Хəбир: “Безнең предприятие банкротка əйлəнде, хəзер бөтенлəй эшсез калдык”, – дип кайтып керде. Эшсез калу дигəнне гомергə
ишеткəннəре булмаган картларга бу хəл бик гаҗəп тоелды. Бергə утырып, төрлечə уйлаштылар, Себергə китим
дисə, анда да эш хакы түлəмилəр, төрлечə алдау юлына
басканнар, дип сөйлилəр. “Минем җыелган эш хакына
бер “ГАЗ-53” автомашинасын тəкъдим итəлəр, тик бераз
акча өстəргə кирəк”, – диде Хəбир, эш урынына барып
кайткач. “Алырга кирəк, улым, хуҗалыкта машина булса,
эше табылыр, акча өчен кайгырма, əниең белəн минем
бераз запас бар бит əле”, – диде Сабир.
Шулай итеп, ишегалдына күрер күзгə бик иске булмаган “ГАЗ-53” машинасы кайтып утырды. Лəкин анда-санда кешелəр йомышына йөреп кенə акча эшлəп булмавы
Хəбиргə тиз аңлашылды. Ə əти-əнисендə икенче кайгы – малайны ялгыз яшəтергə ярамый, даими эше юк,
эчү юлына да басарга мөмкин, өйлəндерергə кирəк. Əнə
Касыйм абыйларының оныклары – кызларының кызы
Илсөя базарда сату эшендə икəн, таныштырганда бик
əйбəт буласы. Хəлбуки, бер авылныкы бит алар, берберсен белми түгеллəр.
Əллə каян алып кайтты бит шул кашы-бите буяуга
каткан чəч кисүче Ританы, баштан ук авыл кызларын
күзлəсə ярамас идеме? Икесе генə чəй эчеп утырганда шулай дип сөйлəшеп алалар Гөлгенə белəн Сабир.
Башта кабат өйлəнү турында ишетергə телəмəсə дə,
Хəбир Илсөя белəн очрашудан баш тартмады. Гаилəдə
өлкəннəр сүзенə колак салырга кирəк дигəн тəртип
картəтилəре, картəнилəреннəн үк яшəп килə. Нишлəптер
Илсөяне тиз үз итте ул, кыз да карышмады. Ике гаилə
гомер буе дус булып яшəгəнлектəн, Касыйм абыйлары
хакында гел яхшы сүзлəр генə ишетеп үскəн иде бит ул.
Язылыштылар да əлегə туй ясамый гына яшəп киттелəр.

Парлы тормыш парлы тормыш инде. Илсөя, бик
чибəрлəрдəн булмаса да, акыллы, төпле фикерле
кыз, дөньяның кайсы таба барганын чамалый иде. Əнə
шəһəрдəге абыйсы Ильяс бер автосервисда эшлəп йөри,
яхшы гына акча ала. Хəбир дə машина серен яхшы белə,
нигə аңа да шундый эшкə тотынмаска? Уйлаша торгач,
Хəбир үзенең гаражында гына мастерской ачып карарга булды. Əлегə зурдан кубып түгел, электəн дə аңа машинасын карап, төзəтешергə ярдəм сорап килүчелəр
бар иде, əле дə юк түгел. Хəзер андый эшлəргə хак
билгелəп, күбрəк клиент кына җəлеп итəргə кирəк.
Əмма бу эш озакка бармады, каян белгəннəрдер, салым
инспекциясеннəн килеп, законсыз рəвештə табыш алып
ятасың дип, бəйлəнə башладылар.
– Нинди табыш? Гаражда акча эшлəрлек итеп машина төзəтеп буламыни? – дип, гаражын ачып күрсəтте
Хəбир. Чыннан да, анда машина ачкычлары белəн запас
тəгəрмəчлəрдəн башка эш коралы юк иде.
– Егет, син бик булдыклыга охшагансың, кулыңнан
килсə, эшеңне дəвам ит, тик аны закон нигезендə
теркəргə кирəк. Хəзер күреп торасыздыр, күплəр шəхси
эшкуар булып формалаша, – диде олы гына яшьтəге
салым хезмəткəре һəм Хəбирнең кулына эш башлау
өчен кирəкле документлар исемлеген тоттырды.
Хəбир бу кəгазьлəрне туплаганчы əллə күпме
вакыт үтте. Нишлəсен, шулай кирəк булгач, ата-баба
ишетмəгəн-күрмəгəн заманнар килде ич. Берара Илсөя
белəн шəһəргə, аның абыйсы Ильяс эшлəгəн автосервисны күрергə дə барып кайттылар. Бу бик яхшы
җаһазланган, зур цехны хəтерлəткəн эш урынын күргəч,
Хəбир сызгырып җибəрде.
– Курыкма, кияү, тора-бара сез дə төзерсез əле мондый сервисны, телəгең генə булсын, – диде Ильяс, аны
дəртлəндерергə тырышып. – Башта кечерəк төзəтү
эшлəреннəн башларга кирəк булыр.
Сервис хуҗасы да рəхим-шəфкатьле бəндə булып
чыкты, Хəбиргə коммерция серлəрен өйрəнү буенча күп
кенə киңəшлəр бирде, кирəкле эш кораллары, станоклар
табышырга вəгъдə итте.
Менə шулай мең бəлалəр белəн, банк кредитларына
бата-бата, Хəбир белəн Илсөя автосервис ачып җибəрде.
Илсөя базардан китеп, иренең ярдəмчесе булып эшли
башлады: хисапчы да ул, кассир да, компьютерда
өйрəнеп, запас частьлəр кайтартучы да. Уллары Айнур
да үсеп, мəктəпкə барырга əзерлəнə. Тормыш көйлəнə
төште кебек, кечкенə иске өйдə яшəсəлəр дə, килəчəктə
зуррагы булыр дип сабырланалар. Лəкин тыныч кына
эшлəргə бирмилəр икəн шул. Беркөнне иртəн бинаны
ачып эш башларга җыенганда, ишек төбенə өч амбал
килеп басты. Бераз цех эченə күз йөртеп алгач, берсе,
алгарак чыгып:
– Эшлəр барамы, брат? – диде.
Сүзнең ни тирəдə барганын аңламаган Хəбир:
– Акрынлап бара, – дию белəн чиклəнде.
– Тизрəк барсын дисəң, табышыңны безнең белəн
бүлешергə туры килер, – диде теге боерулы тавыш
белəн.
– Бүлешерлек табыш алган юк əле, бурыч муеннан.
– Ярый, без искəрттек, калганын үзең кара, – диде
амбал һəм иптəшлəренə ымлап, юлда торган кара елкылдык машинага утырып китеп тə барды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Magnifik.

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (8)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас