

(Дәвамы.)
Таңсылуның мəктəптə тырышып укуы бушка булмады –
медицина институтына укырга барып керде. Əйткəндəй,
кыз кечкенəдəн үк бөтен нəрсə белəн кызыксынучан, күп
белергə, һəммə нəрсəне төпченергə яратучан, тəвəккəл,
кыю булып үсте. Аның бу сыйфатлары югары уку йортына
укырга кергəч, бик ярап куйды, чөнки биредə дөнья тагын
да киңəя төште, тормышның элек ачылып җитмəгəн,
ислəрең китəрдəй яңа тылсымлы яклары бар булып
чыкты. Студентлар тормышы аеруча мавыктыргыч, көн
саен, сəгать саен əллə нинди яңалыклар килеп чыга да
тора. Кайвакыт авылны бик сагынып куя, Сабир абыйсы белəн ялан-кырларны иңлəп эшлəп йөргəн чаклары
бигрəк күңеленə уелып калды шул аның. Урак җитсə, ул
аның белəн гел бергə, уңышны җыеп бетергəнче басудан кайтып керми иде. Ə абыйсы юл йөргəндə тормышта югалып калмау өчен кирəкле əллə күпме акыллы
киңəшлəрен бирə торган иде.
Бервакыт күңеле йомшап китеп, үзлəренең гаилə
тарихларын да сөйлəп ташлады. Таңсылу сугышның
кешелəр язмышын боза торган бик куркыныч нəрсə
икəнен, əнисе белəн абыйсының язмышына төшкəн
авырлыклар хакында белгəннəн соң, аларның шундый
батыр йөрəкле булуларына сокланып куйган иде. Менə
шуннан соң аның табиб булырга дигəн карары тагын да
ныгыды. Укырга киткəн дə: “Əнкəем, табиб булам да, иң
беренче сине дəвалыйм”, – диде.
Менə шуңа да яхшы укырга, авылга тирəн белемле табиб булып кайтырга тырышып йөргəн чагы инде
аның. Башка кызлар төзəнеп-бизəнеп кинога фəлəн
чыгып киткəндə, ул китабын кочаклап утырып кала,
егетлəр белəн дə танышырга дəртлəнеп тормый. Аның
өчен дə вакыт кирəк бит, өлгерер əле, диплом алгач,
кияүсез калмас, мөгаен. Лабораториядəме, семинар
занятиелəрендəме, лекциядəме, һəрвакыт укытучыларга
өстəмə сораулар биреп, аптыратып бетерə ул. Тегелəре
дə андый кызыксынучан студентны хуплап кына тора.
Диплом җитəкчесенең кызны аспирантурага əзерлəргə иде исəбе.
Лəкин Таңсылу диплом алгач, үз районнарына
табиб булып кайтырга дигəн хыялыннан чигенмəде,
ул бит əнкəсенə вəгъдə бирде. “Картайгач, сине үзем
дəвалармын”, – диде. Моңа тагын бер сəбəп бар иде.
Көтмəгəндə, гашыйк булды да куйды. Мəхəббəт мəхəббəт
инде, ул синнəн сорап тормый, күңелеңə килеп керсə,
йөгəнле ат кебек, буйсынасың да куясың икəн. Соңгы
курсларда укыганда Таңсылуны да буйсындырды ул. Каладан бер кайтуында: “Сезне дус егетем белəн таныштырырга телим”, – дип, өйдəгелəрне аптырашта калдырды,
кияүгə чыгарга икəн исəбе. Озакка сузмый гына дус егетен ияртеп алып та кайтты.
Искəндəр белəн уйламаганда гына танышканнар иде.
Каладан район үзəгенə автобуста кайтып йөргəндə бер
мəртəбə урыннары бергə туры килде. Əлбəттə, юл шактый ерак, вакыт күп, сөйлəшеп, танышып китте яшьлəр.
Искəндəр энергетика техникумында белем ала икəн.
Шунысы гаҗəп тоелды Таңсылуга, егет ничектер əткəсе
Шаһинурга охшап тора иде. Өйгə кайткач, көзгедəн карап,
аның үзенə дə бик охшаган булуына аптырап куйды.
Ярый, табигый күренеш, дөньяда бер-берсенə охшаш
кешелəр булуын медицина да кире какмый ич. Алай гына
түгел шул, егетне күреп, Миңсылу да сəерсенде. Табын
янына утыргач, иплəп кенə егетнең əти-əнилəре хакында
сораша башлады.
– Əнием Рəсимə сезнең авылныкы, тик без район
үзəгендə яшибез. Үскəн чагында бу авылга картыйларга
еш килə идем, – диде Искəндəр, үзе белəн таныштырып.
Əйе, авыл зур гына, Рəсимəлəр елга аша чыгып, аръяк
дип аталган урамда яши иде. Шуңа күрə аның малаена
игътибар да ителмəгəндер.
– Бəй, без бер елгада су коенып үскəнбез бит, нишлəп
мин сине ислəмəдем икəн? – дип аптырады Таңсылу,
мəхəббəт тулы күзлəрен тутырып карап.
Ə Миңсылу, эшнең нидə икəнен аңлап, һушын җыя
алмый утыруында дəвам итте. Менə язмыш диген инде,
Шаһинурның читтə туган улы аңа кияү булырга җыена.
Юк, булмаячак, булуы мөмкин дə түгел, тик бу хакта
балаларга ничек аңлатырга? Сабир да хəбəрдар түгел
ич ул турыда. Их, Шаһинур, Шаһинур, тагын йөрəк яраларымны кузгаттың бит... Тик күңел түренə мəңгелеккə
дип биклəп куелган вакыйга хакында балаларга ничек
аңлатырга?
Егетен озатып кайткач, Таңсылу əнкəсе янына килеп
утырды да иңнəреннəн кочаклап алды:
– Я, əнкəем, булачак киявең ошадымы? – диде ул,
əнкəсеннəн бары тик җылы сүзлəр генə ишетергə
өметлəнеп.
– Ошамаслык егет түгел, шулай да, кызым, сиңа ашыкмаска киңəш итəр идем. Беренчедəн, укуыңны бетерергə,
эшкə урнашырга кирəк. Кайда юллама бирерлəр əле.
Икенчедəн, бу егеткə кияүгə чыгарга ярамый сиңа, кызым!
– Ничек ярамый? Укуым бетеп килə, кайда юллама бирсəлəр дə, без анда бергə китə алабыз. Бəлки,
үзебезнең районга кайтырбыз əле.
– Эш анда түгел, балам, тик сəбəбен болай гына
аңлата алмыйм, берəр вакыт əйтермен əле. Шулай да
əлегə ашыкмый торыгыз. Ул да эшкə урнашсын.
– Диплом алгач, армиягə китəргə мөмкин ул.
– Бигрəк əйбəт, уйланырга вакытыгыз күбрəк булыр,
син башка егет белəн йөреп карамагансың, беренче
мəхəббəт кайчак алдаткыч та була.
– Син соң үзең ничек кияүгə чыктың, əти беренче егетең
түгел идемени?
– Юк, беренче егетем, кайтып алырмын дип, шəһəргə
чыгып киткəн иде, шул килеш əйлəнеп кайтмады, фронттан хəбəрсез югалды дигəн хəбəре килде.
– Кызганыч, безнеке алай булмаячак, Искəндəр мине
үлеп ярата, мин дə...
– Ярый, кызым, вакыт күрсəтер, тик ялгыш адым ясый
күрмə, – диде Миңсылу, əлегə сүз тəмам, дигəндəй.
Кызның гына кəефе кырылды, зурлар гел шулай инде,
əтисе булса яклашыр иде дə, бигрəк вакытсыз үлеп куйды.
Егетнең үзлəре белəн бер атадан икəнен ничек
кенə балаларның күңеленə тирəн яра салмастай итеп
аңлатырга соң? Бəлки, бер атадан да түгелдер? Тукта,
иң яхшысы, Рəсимə белəн очрашып сөйлəшергə кирəк.
Миңсылу, уйлана торгач шундый карарга килде.
“Гөлгенə кызым, сиңа дəваланырга бөтен авыл булмаса да, бик күп кеше йөри. Мөгаен, берəрсе Рəсимəнең
кайда яшəгəнен белəдер. Син иплəп кенə белеш əле”, –
диде ул килененə, бик олы серен чишкəндəй. Килен ни,
бианасы үтенечен кире кагып өйрəнмəгəн ич, Рəсимəнең
адресын шул ук көнне белеп кайтты. Инде Сабирның буш
вакытын туры китерəсе генə калды. Сабир да əнкəсенең
үтенечен тиз аңлады.
Менə ул фатир ишегенə шылтыратты. Озак кына җавап
булмады. Инде кире китим дип борылса, ишек ачылып,
аннан шактый таушалган, хатын дисəң, картрак, карчык
дисəң, йөз чалымы əле бик үк картка охшамаган хатын
килеп чыкты. Рəсимə Миңсылуны шунда ук таныды һəм
күңеленең ниндидер бер кылы шартлап өзелгəндəй тоелды. Аның каршында матур итеп киенгəн, пөхтə ханым
басып тора иде.
– Саумы, Рəсимə, көтмəгəн идеңме? – диде Миңсылу,
эчке киеренкелекне сиздермəскə тырышып. – Бəлки,
өеңə чакырырсың?
Рəсимə көтелмəгəн кунак алдында каушап калдымы,
тиз генə ни əйтергə белми торды. Фатирына чакырыр иде,
күрсəтерлек бер юньле əйберсе юк, чакырмас иде, күреп
тора: Миңсылу юкка гына килмəгəн. Ничектер җанны
өшеткеч салкынлык бəреп торган фатир Миңсылуда
берчə кызгану, берчə үткəннəре өчен тантана итү хисе
тудырды. Кеше бəхетен урлап, бəхетле булып булмавын
исбатлаучы хəл инде бу.
– Рəсимə, мин бик җитди сөйлəшү өчен килдем. Безнең
балалар дуслашып йөри, хəтта өйлəнү турында сүз кузгаттылар. Син хəбəрдармы бу турыда?
– Беренче ишетəм, минем малайның өйлəнү турында
уена да керткəне юк!
– Керткəн инде, ул безгə дə килде.
– Кертми торсын əле, каян сезнең кызыгызны тапкан ул?
– Син дөресен генə əйт əле: улыңның атасы кем?
– Кемнəн булсын, Шаһинурдан инде. Минем башка
балам да юк.
Улына дип, Шаһинурның һəрдаим акча җибəреп торуы
хакында əйтергə уйлаган иде дə Рəсимə, тыелып калды.
Ярый инде, бермəлдə Миңсылуның өлешенə керде ич,
бер файда да чыкмады.
– Кияүгə чыккансың дип ишеткəн идем, – диде Миңсылу,
соравын ачыклап бетерергə телəп.
– Чыкса соң, карт бит ул, шуннан бала табып ятар өчен
бардыммыни, торыр урын булмаганга гына бит. Күрəм,
син бик бəхетле хатынга охшагансың.
– Аллаһыга шөкер, тик Шаһинурым гына иртəрəк китте.
Кеше өлешенə ымсынмасаң, бəлки, синең дə язмышың
икенчерəк борылыш алыр иде.
– Акыл өйрəтергə килдеңме? Ярый, кайгырма, малайны
туктатырмын мин, йөрмəсен анда телəсə кем артыннан.
– Соң Рəсимə, эш анда гына түгел ич, безнең балалар
туган булып чыга. Дөреслекне күңеллəренə яра салмаслык итеп ничек аңлатырга?
– Ул əтисенең кем икəнен белми, нигə хəзер килеп
дөреслекне əйтергə?
Рəсимəнең сүзлəре Миңсылуга авыр ишетелсə дə,
эндəшми калуны хуп күрде. Аллаһыга тапшырыйк,
язмыш үзе хəл итəр, дип уйлады ул.
Хуҗабикə, сүз тəмам дигəндəй, фатирдан чыгу юлына ымлады.
Миңсылу Рəсимə яныннан авыр уйлар белəн кайтты.
Бердəн, аның бəхетсез язмышы өчен үзен нигəдер гаепле тойды. Алай дисəң, аның ни гаебе бар иде соң теге
вакытта? Аз яшь түктеме ул иренең хыянəте аркасында!
Əй бу язмыш, əйлəнə дə бер баса дигəндəй, ни гомердəн
соң тагын авыр уйларга салды бит, нихəл итəргə? Беразга эндəшми торырга инде.
Чыннан да техникумны тəмамлап, диплом алу белəн
Искəндəр армиягə китеп барды. Таңсылу сөйгəнен күз
яшьлəре белəн озатып калды. Бу хəбəрне ишеткəн
Миңсылу сөенеп куйды, шулай да берара кызын янына
утыртып, кабат Искəндəрне онытырга үгетли башлады.
Гаҗəпсенде Таңсылу: ни булды соң əнкəсенə, бер дə
алай балаларының телəгенə каршы килеп бармый иде
ич. Димəк, юкка түгел.
...Озак кына боегып йөргəн кызны күптəн гыйшык
утында янган яшь хирург егет беркөнне кыюлыгы җитеп
ресторанга чакырды. Республика дəваханəсендə практика үтүче кыз үзе дə əлеге егетне чит итми иде, ризалашты. Шулай итеп, дуслык күперенə юл салынды. Тик
Таңсылуның эчендə ут кайный, бу хəлне Искəндəргə
ничек аңлатырга?
Шулай баш ватып йөргəндə, нишлəптер солдат хатлары килми башлады. Тагын аптырауга калды кыз. Хат
килмəгəч, үзенə дə языргамы, юкмы? Аның пошаманга төшүен Сабир абыйсы сизми каламы соң? Бер ялга
кайтуында, җаен табып, аны машинасына утыртты да
урман-кырларга алып чыгып китте һəм Рəсимəлəрдəн
кайткач, əнкəсе сер итеп сөйлəгəннəрне иплəп кенə
Таңсылуга ачып салды. Телсез калды кыз. Менə ничек,
Искəндəр аларның туганы булып чыга, димəк. Кем гаепле, нигə өлкəннəр мондый адым ясаган? Егет тə хат
язмый башлады, əллə ул да берəр нəрсə белгəнме? Инде
нишлəргə, нихəл итəргə? Көлəргə дə, еларга да белмəгəн
кыз утырган урыныннан сикереп торды да бар көченə
абына-сөртенə йөгерə башлады. Тəмам хəле беткəнче
йөгерде, аннары җиргə йөзтүбəн ятып еларга тотынды.
Бу аның үзенчə беренче мəхəббəте белəн хушлашуы иде
бугай. Бераздан аны Сабир куып җитте. Ул, кызны тынычландырырга телəп:
– Тынычлан, апаем, миңа да авыр бу хəл, лəкин безнең
өлкəннəрне хөкем итəргə хакыбыз юк, заманы шулай булгандыр. Шунысы хак: əти безне ташлап чыгып китмəгəн.
Без əтиле-əниле балалар булып үстек. Тик Искəндəр
генə кызганыч. Минем уйлавымча, аның белəн очрашып
сөйлəшергə, аңлашырга туры килер. Бездəн башка туганы юк икəн ич, – диде.
– Син телəсə нишлə, мин аның белəн башкача очрашасым килми, – диде Таңсылу, үз-үзен өзгəлəрдəй булып.
Искəндəр дə суга төшкəндəй юкка чыкты, ул армия
хезмəтеннəн соң хəрби кеше булырга карар итеп, хəрби
уку йортына киткəн иде.
____________
*Диңгез (диал.) – нигез
(Дәвамы бар.)
Фото: Magnifik.