

(Дәвамы.)
8
Сабир Гөлгенə белəн район үзəгендə эшлəгəндə та-
нышкан иде. Кыз дəваханəгə медицина училищесын
тəмамлап, ерак башкорт районыннан шəфкать туташы
булып эшкə килгəн. Яшьлəр бер кичəдə күреште дə дус-
лашып та китте. Егетнең аны шунда ук үзлəренə алып
кайтып китəсе килгəн, лəкин өй кысык, авылда аңа эш тə
юк, əйдə, миңа язган кыз булса, яңа өй салу белəн туй
ясарбыз, дип сабырланды. Менə яңа өйгə күчү белəн
яңадан туй хакында уйланып йөри башлады. Əтисе авы-
рып торгач, ничектер сүз башларга кыюлыгы җитмəде.
Аның уйларын сизгəндəй, Шаһинур беркөнне үзе сүз
катты:
– Улым, яңа өйле иттең инде безне, тагын бер əйткəн
сүзең бар иде бит. Минем гомер күп калмагандыр, бер
генə оныгымны күрсəм дə, һич үкенмəс идем.
Аның сүзлəрен əнкəсе дə күтəреп алды:
– Ии... мин инде күптəн килен көтəм, сызланмаган бер
җирем дə юк, кул арасына керер кеше булыр иде. Килəсе
елга Таңсылу да шəһəргə укырга китсə, дим.
– Ярый, əткəй-əнкəй, бүген үк сөйлəшəм, иртəгəдəн кыз
сорарга барырбыз, дияр идем, ул ерактанрак бит əле, –
диде Сабир, бу хакта сүз башлануына шатланып.
– Соң, йөргəн кызың бар идемени? Нигə аны əллə кай-
чан əйтмəдең?
– Өй яңартканны көттек ич.
– И бала, бала, сыймасак, җае килер иде əле.
Шаһинур, сөйлəшүне икенче якка борып:
– Ярар инде, əнкəсе, хəзер сүз куертып торуның фай-
дасы юк, əйдəгез, туй турында уйлашыйк, – диде.
Юл ерак булганлыктан, кыз сорарга Сабирның “ГАЗ-
51” маркалы йөк машинасында Гөлгенə белəн Сабир
əнкəлəре Миңсылуны гына алып бардылар. Булачак
киленнəренең туган ягының шулкадəр матур табигать-
ле булуына Миңсылуның һушы китеп кайтты. Туйны
хəллəреннəн килгəнчə күңелле генə итеп уздырдылар.
Дүрт көн буена дəвам иткəн туй бөтен авылны иңлəп-
буйлап чыкты, дисəң дə була, ерактан килгəн башкорт
кода-кодачаларны ашка чакырырга чиратка тезелделəр.
Авыл халкының кунакчыллыгына һушлары киткəн ко-
далар үзлəренең якларына кунакка чакыргач та, кимен
куймады. Шаһинур белəн Миңсылу туган-тумача янына
гомер буе дус булып яшəгəн Касыйм белəн Əминəне һəм
күршелəре Бибисараны да дəшкəннəр иде. Алар инде
киленнең туган якларына гашыйк булды. Ул бу якларның
табигате дисеңме, ул ачык күңелле кунакчыл кешелəре
дисеңме, искиткеч якларда туып-үскəн иде кыз бала. Би-
бисара: “Минем дə улыма бу яклардан берəр уңган кызны
табыйк”, – дип, кодаларның колагына төшереп куйды.
Сабир белəн киленнəре Гөлгенə көн буе эштə булгач,
йорт-җирдəге бөтен эш һаман Миңсылу җилкəсенə төшə
шул. Килен килсə, ярдəмче булыр, дип өметлəнүе бер дə
акланмады əле аның. Шаһинурның да кулыннан эш китте,
көннəр буе ятып торуны гына хуп күрə. Төн буе сызлануын
күреп-белеп торгач, Миңсылу инде аны борчымаска ты-
рыша. Киленнəре əле һаман район үзəгенə йөреп эшли
ич. Ярый, хəзер Шаһинурга билгелəнгəн уколларны өйдə
казаучы булгач, анысына да ризалар. Таңсылу да: “Мин
дə Гөлгенə апа кебек табиб булам”, – дип, китабыннан ае-
рылмый. Тырышып укыгач, гел “бишле” билгелəре генə
алып кайта. Аңа ни əйтəсең инде, түзə инде Миңсылу.
Кайвакыт өйдə эш күплегенə, килен кешенең өй
эшлəренə бик катышып бармавына зарланып: “Ичма-
сам, авыл кызына өйлəнсə, якында булыр, өй эшлəренə
дə оста булыр иде”, – дип сөйлəнə башласа, Шаһинур
аны: “Ярый, карчык, бəндə баласы фəрештə түгел, үзең
акрынлап пешеренергə өйрəт, яшьлəрнең йокысы да
туймыйдыр, эштəн дə арып кайтадыр, авырулар белəн
эшлəү əллə җиңелдер дисеңме?” – дип шып туктата.
Шулай инде, Миңсылу үзе бианай-биатай белəн озак
яшəмəде, гаилə ишле булганлыктан, Шаһинур аны үзе
белəн шəһəргə алды да китте. Алар кире авылга кайткан-
да, өлкəннəр икесе дə исəн түгел иде инде, шулай итеп,
Миңсылу үз казанында үзе кайнады дигəндəй.
Ничек кенə саклап калырга тырышмасыннар, Шаһинур
бердəнбер көнне барысын да калдырып бакыйлык-
ка күчте. Ярый əле оныгын күреп куанды, Сабир белəн
Гөлгенəнең уллары Хəбир дөньяга килгəн иде. Балага
исемне дə ул сайлады, яшьлəр каршы килмəде, Сабир –
Хəбир бик матур яңгырый ич.
Картын югалтуны бик авыр кичерде Миңсылу, авыру
булса да, иптəш иде əле ул карчыкка, үзен ничектер
яклаучысы бар кеше итеп тоя иде. Хəзер үткəннəрне
искə төшереп, көннəр буе эндəшми-тынмый тəрəзəдəн
урамга карап утыра, бер дə булмаса, яланнардан,
элек үзлəре эшлəгəн ферма тирəлəреннəн йөреп
кайта. Гомер юлларын кат-кат искə төшерсə, бу тор-
мыш гел хаталардан гына торган кебек. Адəм баласы
кайчан гына яшəргə өйрəнə икəн? “Башкача алай ит-
мəм”, – дия-дия гомер узганы сизелми дə кала икəн.
Миңсылу өлешенə дə сынаулар аз төштемени, җан
əрнүлəре аз булдымы? Аллаһыга шөкер, бирешмəде,
үз кыйбласыннан тайпылмады, үзенə авырлык килсə
дə, башкаларга начарлык кылмады. Бүген шуңа да йөзе
якты, күңеле тыныч, тик янында Шаһинуры гына юк. Уй-
лый-уйлый да, сөенеп куя Миңсылу: ярый əле теге ва-
кытта аны Рəсимə янына куып чыгармаган. Башка аның
кебек кешене очратыр идеме? Əлбəттə, юк. Бакыйлык-
ка иртəрəк күчсə дə, шактый гомер иттелəр, балаларны
аякка бастырдылар. Менə Таңсылуы да башлы-күзле
булса... Булыр, Аллаһы боерса, əтисе генə киявен күрə
алмады инде.
Ярый, бəхетенə, киленнəре авылда ачылган фельдшер-
лык пунктына эшкə күчте. Миңсылу йорт мəшəкатьлəрен
дə сиздерми генə аңа тапшырды. Таңсылу да озакла-
мый табиб булып эшкə кайтыр əле. Əнкəсе, авырты-
нам, дип зарлана башласа: “Аз гына түз инде, əнкəем,
озакламый сине үзем дəвалый башлармын”, – дип юата
бит. Менə шулай уйлана да дөньясына шөкер итеп куя.
Тик серлəшергə күршесе Бибисара гына юк, былтыр
шəһəрдəге кызлары: “Җитəр, авылда интекмə”, – дип,
үзлəре янына алып китте. Ничек түзеп яшидер инде
шəһəр тормышына, бичара, гомер иткəн диңгезеңдə кар-
таюга ни җитə? Менə Миңсылу беркая да китəргə риза
түгел.
Кайвакыт кызлары белəн кайтып китə Бибисара.
“Шəһəрдə бик күңелле, яшəү өчен уңайлы, өйгə дə ягып
интегəсе юк”, – дигəн була, сер бирмəве микəн? Соң, кы-
зына бала карашырга да кирəктер инде. Ярый, Миңсылу,
кеше өчен баш ватма əле, үзлəре белəдер, шулай да
Бибисара күршесе янəшəсендə булса, күңеллерəк
булыр иде. Əминə дə карты яныннан артмый, Касыйм
соңгы вакытта еш авырый, фронттагы авырлыклар үзен
сиздерəдер инде.
9
Машинасын колхоз гаражына кайтарып куйгач, Сабир
мастерской алдында сөйлəшеп торган хезмəттəшлəре
янына тукталып, соңгы хəбəрлəр белəн уртаклашты да
өйлəренə кайтырга чыкты. Заманаларның авыр йөген
күтəргəн туган авылы урамнарыннан уйлана-уйла-
на, җəяүлəп кайтырга ярата ул авыр хезмəт көненнəн
соң. Бүген дə ерак юлдан арып кайтты, тимер юл
станциясеннəн ничə көн инде минераль ашлама ташыйлар.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы күзгə күренеп күтəрелə,
басулардан уңыш алу арта. Ферма көтүлəрендə мал
саны да ишəйгəннəн-ишəя, моңа кадəр күрелмəгəн
нəселле маллар үрчетелə. Колхозда яшелчə, җилəк-
җимеш бакчасы тергезеп җибəрелде. Районда кирпеч за-
воды салынды. Хуҗалыклар ныгыган саен колхозчылар
да иркенрəк яши башлады. Акрынлап йорт җиһазлары,
көнкүреш техникасы яңарталар. Шулай да культура дигəн
əйбер акрын керə əле авылга. Урам буйлап атлаганда
Сабир тирə-юньгə тагын бер тапкыр күз йөртеп алды.
Кешелəр əле һаман йортларны тыйнак итеп кенə төзи,
əнə бит алты почмаклы дигəннəре дə берничə генə. Ə
яңа төзелгəн кирпеч заводы ни өчен кирпеч чыгара соң?
Район үзəгендə ярый ике-өч катлы биналар күтəрелə
башлады. Ə авылда кирпеч өй төзесəң булмыймы – була.
Менə шул хакта уйларга кирəк əле. Нигə төземəскə, ком-
таш ташырга кешегə ялынасы юк, башка кирəк-ярагын
шəһəргə барганда юл уңаена да алып кайтып булыр.
Өйгə кайтып, юынып, табын янына утыргач, əлеге
уйларын өйдəгелəр белəн дə уртаклашты. Əнкəсе,
кирпеч өй төзү дигəч, нигəдер куркып калды. Ул “таш
капчык”ны күрде бит, шул чаклар исенə төшеп, суыктан
бөрешкəндəй, бөтен тəне куырылып куйды, тик балала-
рына ул хакта əйтмəде. “Авыл кешесе гомер-гомергə агач
өйдə яшəгəн дə соң, сез үзегезгə төзеп чыгыгыз, ə мин
шушы өемдə яшəп торырмын”, – дию белəн чиклəнде.
“Ничек инде, əнкəем, син бездəн аерым яшисең? Син əле
безгə бик кирəк, менə киленең бер матур кыз да алып
кайтса...” – дип, Сабир аның кулбашыннан кочып алды.
Сабир əйткəн сүзеннəн кайта торганнардан түгел,
уйлап бетергəч, район үзəгеннəн бер төзелеш белгечен
табып киңəшлəште дə кирəкле материалларны юнəтергə
дə тотынды. Элек агач йортлар төзегəндə халык: “Өй
төзүнең ние бар, чутлыйсы да мүклисе”, – дигəн, əмма
таш өй төзү күпкə мəшəкатьле, чөнки кирəк-яракны табу
авыр. Касыйм абыйсы: “Андый өйне ничек җылытыр-
сың?” – дигəн иде дə, туктап калмады ул, акрынлап өйнең
дивары да күтəрелде, түбəсе дə шифер белəн ябыл-
ды, ишек-тəрəзəлəр дə эшлəтелде. Яңа өйгə күчəбез
дигəндə, кызлары Кадрия дөньяга килде. Дүрт саны
төгəл, сəламəт булып туган балага куанып бетə алмады-
лар, дөньялары тагын да түгəрəклəнде.
Яңа өйгə күчеп яши башлаганнар иде дə, мичкə утын
ягып кына, ялан кадəр өйне һич җылытып булмый икəн
шул, бераз яшəп карадылар да, кабат əнкəлəре Миңсылу
янына елыштылар. Ул вакытларда, газ ягулыгы бар
икəн, дип сөйлəнсəлəр дə, авыл кешесе аның ничек
гамəлгə ашуын күз алдына китерə алмый иде. Нидер
уйлап тапмый торып, олы кирпеч өйлəр төзү бик отыш-
лы түгел булып чыкты. Шулай итеп, газ үткəрүне хəтсез
генə көтəргə туры килде, аннан соң өйне кабат үзгəртеп
эшлəргə кирəкте. Нишлисең, адəм баласы гомере буе
тырмашып дөнья куа, аның чиге бар микəн, анысы шул
бакыйлыкка күчкəндə генəдер инде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Magnific.