Чәчмә әсәр
11 Октября , 04:25

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (5)

– Шулай, əткəй, бирешергə ярамый болай булгач, андыйларның йөрəген яндырырлык итеп яшəргə кирəк!   Шул сөйлəшүдəн соң Сабир кабат дəртлəнеп эшкə тотынды, комбайнга утырып, соңгы иген уңышын суктырып бетерми торып, басудан кайтмады. Ул елны иген уңышы да ярыйсы мул булды, халыкка хезмəт көненə күп кенə ашлык бүленде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы.  Повесть (5)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы.  Повесть (5)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (5)

(Дәвамы.)

7
Иртəнге савым вакытында бригадир Касыйм тер-
лекчелəрне клубка килергə кушып, бүген колхозның гомум
җыелышы булачагын хəбəр итте. Шаһинур да кайту белəн
өйдəгелəргə шул хакта җиткерде. Сабир җыелышның ни
өчен уздырылуын чамалый иде. Армиядəн кайтканда
колхозда ул утырып эшлəрдəй техника булмагач, район
үзəгендəге машина-трактор мастерскоена урнашкан иде.
Соңгы вакытта МТСларны үзгəртү, техниканы колхозлар-
га таратып бирү хакында сөйлəнə башладылар. Ниһаять,
бу сүз гамəлгə аша, күрəсең. Егет сөенеп тə куйды, əллə
кайда йөреп эшлəгəнче, үз авылларында, əти-əнисе
янында яшəячəк бит ул.
Сабирның МТСка эшкə килүе кадрларга кытлык
кичергəн оешма өчен зур табыш булды, нинди техни-
кага утырса да, эшли алуын белгəч, җитəкчелəр бигрəк
куанды. Сугыш чорында хатын-кызлар иярлəгəн трактор
һəм автомашиналарга ир-егетлəрнең утырып эшлəве
əйбəтрəк бит инде. Апалар һəм кызлар бəби үстерсен дə
ирлəрен карасын.
Армиядə Сабир комсомол сафларына алынган иде, əле
егетнең көч-дəрте ташып торган вакыты. Шул рəвешле
җиң сызганып эшлəп йөргəн көне. Тик бер əйбер исеннəн
чыкмый, теге вакытта ике уч чүпле арыш өчен əнисеннəн
аерып, əллə кайда балалар колониясенə җибəрелүе,
анда җəфа чигүе торып-торып төшенə кереп, йөрəген
əрнетə дə тора.
Колхоз җыелышына халык бердəм килде. Колхоз рəисе
Ислам Зəйниев җыелышны ачып, сүзне район үзəгеннəн
килгəн вəкилгə бирде. Райком вəкиле Гаян Исламов авыл
хуҗалыгын үстерү буенча бурычларга җектекле тукта-
лып, МТСларны үзгəртеп коруның максатын аңлатты.
Колхозларга таратып бирелəчəк техниканы сакчыл фай-
далану, җитештерүчəнле эшлəтү кирəклеген кисəтте.
Вəкилне башта тыныч кына тыңлап утырган халык бер-
аздан корт күче кебек гөжли башлады. Төрле яктан со-
раулар яуды.
– Колхозларга ярымкырылып беткəн техника таратып,
аңа кем җавап бирəчəк?
– Техниканы бүгенге көндə кая куеп сакларбыз?
– Кадрлар каян алырга?
– Кайчан яңа машина, тракторлар кайтыр?
Председатель Зəйниев өстəл шакып, халыкны тыныч-
ланырга, сорауны берəмлəп кенə бирергə чакырса да,
үзара кычкырып фикер алышу шактый дəвам итте. Рай-
ком вəкиле тагын торып басырга мəҗбүр булды.
– Иптəшлəр, менə басуларны яхшылап эшкəртсəк, мул
уңыш үстереп алсак, хөкүмəткə күбрəк ашлык тапшыру-
ны тəэмин итсəк, техникасы да, башкасы да булыр. Хəзер
заводлар аякка басып килə, куəтлерəк тракторлар, ав-
томашиналар җитештерү өстендə эшлəнə. Моның өчен
бераз сабыр итəргə кирəк, – диде ул, залны тынычлан-
дырырга телəп. Көтə инде авыл, сабыр итəргə өйрəнгəн
бит инде җир кешесе.
Җыелыштан соң күп тə үтмəде, колхозга ике “НАТИ”,
“С-80” тракторы, бер комбайн, бер “ЗИС” автомашинасы
кайтты. Моңа кадəр тракторда эшлəп йөргəн Сабирга ма-
шина тиде. Моңа инде Шаһинур белəн Миңсылу сөенеп
бетə алмады. Менə бит гаилəдə эшче көче артты. Кыз-
лары Таңсылу да үсеп килə. Абыйсын бигрəк ярата инде,
аннан башка табынга ашарга да утырмый. Сабир да аны
үзенə тиң итеп, шаяртырга гына тора. МТСтан колхозга
тигəн полуторканы (“ЗИС”ны шулай дип йөртəлəр) алып
кайткач, менə мəш килəлəр инде. Беткəн генə машина-
ны техника төсенə кертү өчен Сабир əллə кайлардан
запас частьлəр юллап, бергə хезмəт иткəн егетлəре
аша яшел буяу табып, машинасын өр-яңа итеп төзəтеп
куйды. Сабирның осталыгына авыл халкы сокланып бетə
алмый инде. Бигрəк тə бала-чаганы машина яныннан
җибəреп булмый. “Сабир абый, кайчан машинаңа утыр-
тып йөртəсең?” – дип, теңкəсенə тиеп бетəлəр.
Ə Таңсылу абыйсы өчен шундый горур, кемгə тия əле
андый абый. “Менə машинаның буявы кибеп бетсен дə,
əллə кайлардан йөртеп кайтарырмын барыгызны да”, –
ди, Сабир, бала-чагаларның күңелен күрергə тырышып.
Əмма бу куаныч озакка бармады. Кичтəн барысы да
үз урынында кебек иде, төн уртасында шатыр-шотыр
килгəн тавышка уянып китсəлəр, өй эчен яп-якты итеп
ялкын шəүлəсе тутырган, капка төбендə калган маши-
наны ут ялмаган. Сабир йокларга нинди киемнəн ятса,
шулай урамга чыгып йөгерде. Дөрлəп янган машинаны
күрүгə Миңсылуның башыннан “Тагын минем улымны
гаеплəрлəр микəн?” дигəн уй сызылып үтте. Шул се-
кундта сул як калак астыннан нидер ачыттырып чəнчеп
алды, ул баскан урынында идəнгə ава башлауга, янын-
да нишлəргə белми каушап калган Шаһинур аны тотып,
иплəп кенə идəнгə сузып салды.
Ул урамга йөгереп чыгуга, авыл кешелəре дə
җыелып өлгергəн иде. Һəркайсының кулында чилəк,
йөгерешəлəр, шаулашалар, утны тизрəк сүндерергə ты-
рышалар. “Колхозны һаман яратмыйлар дошманнар!”,
“Юк, Сабирга каршы кеше эше бу!”, “Көнчеллек эше инде
бу!” дигəн сүзлəр ишетелə. Таягына таянган Шаһинур,
зиһене таралып, əлеге сүзлəрне ишетеп, тагын
Вəсилəлəргə барып тоташа микəнни, дип аптырап басып
тик торды.
Тик өйдə хатынының һушын югалтып ятып калуы исенə
төшеп, йөгерə-йөгерə су ташып булашкан Сабир янына
килеп: “Əниеңə, фельдшер чакырырга иде”, – диюгə, улы
өйгə йөгерде. Бəхеткə, кемдер Шаһинурның сүзлəрен
ишетеп, фельдшерны чакырырга йөгерде. Ярый анысы
тиз килеп җитте, уколлар ясап, Миңсылуны ат арбасы-
на салып хастаханəгə алып киттелəр. Шаһинур да алар-
га иярде. Түзəргə өйрəнгəн йөрəк түзə икəн, Миңсылу
исəн калды, əмма ай буе кузгалмый ятарга туры килде,
йөрəгенə көчле өянəк булган иде.
Колхозның ут сүндерүче атлы арбасы килеп җиткəнче,
тəки җиңделəр янгынны, лəкин утны сүндерсəлəр дə,
машина бернигə яраксыз булып калган иде. Бик авыр
булды Сабирга бу хəлне кичерү! Өстəвенə, əнисе авы-
рып егылды. Көн саен дəваханə юлын таптады егет,
ул барысына да риза, əнисе генə терелеп чыксын.
Шаһинур да көне-төне хəлəле яныннан китмəде. Һушына
килгəч Миңсылуның беренче соравы: “Сабирны алып
китмəделəрме?” – булды. Хəл белергə килгəн улы үзенең
бер гаебе дə юклыгын сөйлəп биргəч, хəле күзгə күренеп
яхшыра башлады. Шаһинурга да авылга кайтырга куш-
тылар. Əмма җаны өзгəлəнə шул, улының эчтəн сызып
йөргəнен күреп тора, тик ничек тынычландырырга гына
белми. Ичмасам, машинаны ишегалдына да кертеп ку-
ярга уйламаганнар. Колхозга техника бүленде дə бит,
саклар урын юк. Шуңа да машинаны капка төбенə алып
кайтырга мəҗбүр булган иде Сабир.
Милиция Сəхиповка бик озак эзлəргə туры килмəде.
Машинага ут төрткəн кешенең эзенə тиз төштелəр.
Кичтəн “йолдыз санап” йөргəн егет белəн кыз Вəсилəнең
абыйсы Хəтминең машина тирəсендə уралганын күреп
калган икəн. Бераздан бу хакта Сабирга җиткерүне кирəк
таптылар. Кулга алынган Хəтми гаебен танымыйча озак
кына тарткалашты, əмма милициягə бер барып элəккəч,
тиз генə котылырмын димə, əйттерделəр дөресен. Шулай
итеп, җинаять эше кузгатылып, бу хəл зыянны каплату,
өч елга төрмəгə утыру белəн тəмамланды.
Шаһинур: “Хөкемгə тарттырмый гына булмыймы? Ба-
рыбер үз җəзасын алыр əле”, – дип караган иде дə, ма-
шина колхоз милке ич, закон үтəлергə тиеш, диделəр. Бу
вакыйгадан соң Сабир байтак вакыт уйланып, кулы эшкə
бармый йөрде. Нигə соң əле аларга гел Вəсилə белəн
бəйле рəвештə каза күрергə туры килə? Теге вакытта
көн буе эссе кояш астында эшлəп, ач килеш өйгə кайтып
кергəн малайны Вəсилə фашлап, əнисе яныннан аерып
алып чыгып киттелəр. Əнкəсенең артыннан елый-елый
əллə күпме ияреп барганын, колониядə кичергəн авыр-
лыкларны һич онытырлык түгел. Əле килеп, бу хəллəр
кинодагы кебек кабат Сабирның күз алдыннан үтте.
Беркөнне бакчадагы агачлар астында эскəмиядə утыр-
ганда, янына əткəсе дə килеп утырды.
– Улым, ни уйлаганыңны сизеп торам, – диде Шаһинур
һəм яшьлектə Вəсилə белəн дуслашып йөрүлəре, лəкин
күрше авылдан Миңсылу исемле кызга өйлəнгəч, ике
арада дошманлык урнашуы хакында сөйлəп бирде.
– Менə ничек икəн! – дип куйды Сабир. – Димəк, безгə
əле килəчəктə дə бик сак булырга кирəк.
– Əйе, улым, тормыш юлы шулай катлаулы нəрсə инде,
тигез генə бармый, сикəлтəлəре була да тора. Шуңа да
яшəү ул – көрəшү, дилəр бит. Ярый, без солдатлар əле,
бирешмəбез.
– Шулай, əткəй, бирешергə ярамый болай булгач,
андыйларның йөрəген яндырырлык итеп яшəргə кирəк!
Шул сөйлəшүдəн соң Сабир кабат дəртлəнеп эшкə то-
тынды, комбайнга утырып, соңгы иген уңышын суктырып
бетерми торып, басудан кайтмады. Ул елны иген уңышы
да ярыйсы мул булды, халыкка хезмəт көненə күп кенə
ашлык бүленде. Өстəллəрдə арыш ипиеннəн башка бо-
дайныкы да күренə башлады. Икенче елга исə колхозга
яңа техника кайта башлады, Сабир да кабат автомаши-
нага утырды һəм гомерлеккə шул һөнəрне үз итте.
Тыныч тормышның кадерен белгəн халык сугыш
җимереклəрен төзəтү, колхозны аякка бастыру өчен
бергəлəп тырышкач, хəллəр уңайга үзгəрə, ипине туй-
ганчы ашый башладылар, кешелəрнең битенə алсу-
лык йөгерде, əмма тормыш җиңелдəн түгел иде əле.
Типсə, тимер өзəрлек ир-егетлəрнең яу кырында ятып
калуы, эшче көченең җитешмəве үзен сиздерə иде.
Авырлык һаман күбесенчə хатын-кыз җилкəсенə төште.
Алар тракторга да утырды, урман кисəргə дə йөрде,
юл төзелешендə дə эшлəде, гомумəн, санап бетерер-
лек түгел. Акрынлап фермада да эш көйлəнə башлады.
Агачтан тораклар төзү, мал азыгы хəзерлəүне җайга салу
малларның баш санын арттырырга мөмкинлек бирде.
Җəй көне куна-төнə ятып, авылның бөтен эшкə яраклы
кешесе күңелле итеп болында печəн хəзерли, бозаулар-
га юкə миллеге җыеп киптерə. Монысына яшүсмер бала-
лар да кушыла. Юкə миллеге – инде яшь малларга менə
дигəн витаминлы азык. Ул елларда шул рəвешчə удар
хезмəт өчен дип, үзара социалистик ярыш башланып
китте. Фидакарь хезмəт үрнəге күрсəтүчелəргə “Социа-
листик хезмəт ударнигы” дигəн мактаулы исем бирелде.
Алар арасында һəр елны Сабир да булды.
Өчəүлəп чəмлəнеп колхозда хезмəт салган гаилə
тернəклəнə башлады.
Миңсылу, Сабирның башындагы чал чəчлəренə ымлап:
– Улым, яшең олыгаеп бара, өйлəнергə соңга калуың
да бар, – диде кичке аш янында.
– Үзем дə шул хакта уйланам да, кəлəш алып кайтырга
өй бик кысан бит əле. – Сабир əнисенең бу хакта сүз баш-
лавына шат иде.
– И-и-и улым, эш өйдə генə булса, җае чыгар. Əнə
авылда буш торган əллə ничə өй бар, берəрсендə яшəп
торырсыз да аннары үзегезгə төзеп чыгарсыз, – диде,
сүзгə кушылып, Шаһинур.
Таңсылу, еларга җитешеп:
– Абыем, син икенче өйгə китсəң, мин дə синнəн кал-
мыйм, – диде. Барысы да көлешеп алдылар.
– Əткəй, əнкəй, үземə өй төзегəнче биредə төп нигезне
яңартырга иде минем исəп.
– Беркөнне Касыйм абыең, көзен урман кисəргə бри-
гада оештырырга кушалар, эшкə баручыларга бер өйлек
бүрəнə бирелəчəк, дип сөйлəнеп торган иде, – диде
Шаһинур, ишеткəн хəбəрен исенə төшереп.
– Нигə, əткəй, аны əллə кайчан əйтмəдең, берсүзсез
барачакмын, Касыйм абыйны бүген үк күреп, язылырга
кирəк.
– Ашыкма, улым, иртəгə сөйлəшерсең.
Шулай итеп, Сабир ул кышны бер төркем авылдашлары
белəн урман кисəргə китте. Бригадада ир-егетлəр белəн
бергə хатын-кызлар да бар иде. Кыш буе салынган авыр
хезмəттəн соң, яз көне елгалар боздан арчылгач, агач-
ларны сал белəн агызып алып кайттылар. Чыннан да, өй
тергезергə телəге булганнарга бер өйлек агач бүленде.
Икенче елга өмə итеп бура күтəрделəр, агач ярып такта
əзерлəделəр. Алдагы кышка Сабир тагын урман эшенə
юлланды, анда инде аны бригадир итеп җибəрделəр.
Ул елны алган агачлар мунча, сарай ише корылмалар-
га китте. Ул чорларда авылда төзү эшлəрен күмəклəп,
өмə итеп башкару гадəткə керде. Күмəклəп тотынгач,
авылның йөзе күзгə күренеп үзгəрə, яңара башлады,
кешелəр йөзендə алга өмет белəн яшəү телəге көчəйде
Сугыш яраларыннан сызлана-сызлана яшəгəн Ша һи-
нур гына соңгы вакытта бик биреште. “Җитəр инде си-
ңа”, – дип, эштəн дə туктаттылар. Хəзер ферма да зу-
райды, мəшəкате дə күбəйде, дигəндəй, аңа инде яшь,
көч-куəте ташып торган күршелəрен, Бибисараның улы
Рəшитне мөдир итеп куйдылар. Егет тырыш булып чыкты,
авырлык белəн булса да техникумда белем алып, мал
белгечлегенə ия булды. Аңа мөдирлек бик ярап куйды,
əнə дəртлəнеп эшлəп йөри, еш кына Шаһинур абыйсы
янына хəл белергə дə кереп чыга, аның белəн киңəш-
табыш итə.

(Дәвамы бар.)

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы.  Повесть (5)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас