Чәчмә әсәр
10 Октября , 06:39

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (4)

Их, авылга кайтса, белер иде нишлəргə, я тракторга, я машинага утырып, басу гөрлəтеп эшлəр, мул итеп иген үстерер иде. Теге вакыттагыча ике уч чүпле арышка кызыкмас, машинасы белəн эшлəп алыр əле ашлыкны. Əнисенең хатларыннан аңлашылуынча, хезмəт көненə халыкка ашлык күп кенə бүленə икəн, əнисе гел икмəк пешердем дип, кызыктырып яза бит.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы.  Повесть (4)Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы.  Повесть (4)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Герман җирендə алты елга якын хезмəт иткəн Сабир
армия тормышына тəмам күнекте инде. Үзеңне чит илдə
итеп тою бер яклап мавыктыргыч кебек булса да, икен-
че яктан фашистларга булган нəфрəт ничектер күңелне
айкый да тора. Ни генə булмасын, солдат буйсынырга,
үзенең хəрби бурычын төгəл үтəргə тиеш. Шулай да
кайвакыт сагынудан эчлəре өзелеп куя, туган яклары-
на кош булып очар иде, мəгəр канатлары гына юк. Са-
гынып торырга да вакыты юк болай, җае чыккан саен
техника тирəсендə уралырга тырыша ул. Командир да
егетнең чырышлыгын сизеп калгач, сүз əйтми, кайвакыт
хуплап та куя əле. Хəзер инде машинасын да, танкны да
йөртергə ярыйсы ук өйрəнде. Бары тик көттереп кенə,
сирəк кенə хатлар килгəндə авыл кабат искə төшеп, əти-
əнисен сагыну хисе кабат яңарып, йөрəге сызланып куя.
Анда бары да үзгəргəндер инде, хəлбуки, ул үзе дə таны-
маслык булып үзгəрде шул. Озын буйлы, киң күкрəкле,
типсə тимер өзəрдəй ныклы ир-егет булып җитеште, əти-
əнисе танымый да торыр əле.
Их, авылга кайтса, белер иде нишлəргə, я трактор-
га, я машинага утырып, басу гөрлəтеп эшлəр, мул итеп
иген үстерер иде. Теге вакыттагыча ике уч чүпле арышка
кызыкмас, машинасы белəн эшлəп алыр əле ашлыкны.
Əнисенең хатларыннан аңлашылуынча, хезмəт көненə
халыкка ашлык күп кенə бүленə икəн, əнисе гел икмəк пе-
шердем дип, кызыктырып яза бит.
Шундый уй-хыяллар белəн йөргəндə, ниһаять, Са-
бирга һəм тагын берничə солдатка армия хезмəтен
тəмамлап, өйлəренə кайтырга җыена башларга куш-
тылар. Солдатның ни инде, җыена дип, аңа хəзер кай-
тып китəргə дисəлəр дə, озак көттерəсе түгел. Сабир
да поезд белəн еракка, кайтыр юлга чыкты... Мəскəүгə
җиткəч, əнилəренə телеграмма суккан иде, ул авылга
барып җиткəндерме, юкмы, һəрхəлдə, үз якларында-
гы станциядə аны көтеп торган кеше күренмəде. Ярый,
монда җиткəч, кайтып җиттек дигəн сүз инде, солдатның
аягы җəяү йөрергə өйрəнгəн, шулай да ягулык-майлау
материаллары ташучы машинаның йөреп торуы аның
өчен бик кулай булды, ул авылга тиз үк кайтып җитте.
Уйнап үскəн яшел чирəмле урам башына керү белəн
йөрəге күкрəгеннəн чыгардай булып тибə башлады,
күңеленə аңлатып булмастай дулкынлану хисе тулды.
Бераз атлауга бер төркем малай-шалай очрагач, сөенеп
куйды, үзенең балачагына əйлəнеп кайткандай булды.
Солдат киемендəге егетне күргəч, малайларда да кызык-
сыну туды, ахры.
– Абый, сез кемгə килəсезме, кайтасызмы? – дип ярып
салды арадан берсе.
– Мин, үскəнем, Шаһинур белəн Миңсылу улы булам,
белəсезме шул кешелəрне? – диде Сабир, елмаешып
торган малайларның арасына кереп, һəм һəркайсының
аркасыннан сөеп алды.
– Ник белмəскə таяклы Шаһинур абыйны, белəбез,
йөгердек сөенче алырга, малайлар! – дип торып та чапты
алар.
Миңсылуның күңеле нигəдер урынында түгел бүген,
инде яхшы хəбəр ишетергə булсын. Сабирдан да соңгы
вакытта хəбəр юк. Ире кайтуына дип бəрəңге əрчеп куйды
да тавыклары янына чыгып китте. Йомыркаларын вакы-
тында җыеп алмасаң, кайсыдыр тавыгы ашарга гына
тора, хəерсез. Ишегалдына чыгу белəн күтəрмəгə баскан
килеш ындыр ягына күз ташлады, əнə бəрəңгелəр шау
чəчкəдə, уңышы əйбəт булыр, мөгаен. Җəй əйбəт килде
быел, яңгыры да вакытында яуды, кояшлы көннəре дə
күп булды. Лапас түбəсенə кайтарып өелгəн печəнне
генə кара инде, күзлəрне сөендереп тора ич. Авыл халкы
бердəм тотынгач, колхозга да мулдан чабып өйделəр,
халыкка да өлеш чыкты. Мал асрарга була, димəк. Соң,
авылда яшəп мал тотмагач, ни ямь булсын ди? Маллы
дөнья – котлы дөнья инде ул. Өй алдындагы бакчага был-
тыр көз Шаһинур дүртесенə атап дүрт алмагач утырткан
иде, хəтта һəрберсенə исемнəрен дə кушып куйды, алар
да тамыр җибəреп, тернəклəнеп килə. Менə бит нинди
ямьле дөнья, яшəргə дə яшəргə əле, уллары гына исəн-
сау əйлəнеп кайтсын!
Шулай уйланып торганда, урам якта шаулашкан бала-
чага тавышын ишетеп, сагаеп калды. “Мин сөенче алам!”,
“Юк. Мин беренче əйтəм!” дигəн сүзлəрне ишетеп, капка-
га таба бара башлаган иде, капка ачылып, аннан берничə
малайның башы күренде. Алар бөтенесе берьюлы:
– Миңсылу апа, улың кайта! – диюгə, Миңсылуга əллə
ни булды, ни җавап бирə алмый, ни атлый алмый, басты
да катты, үзе бертуктаусыз: “Сабир улым, Сабир улым”,
– дип кабатлый.
Əгəр малайлар алдан сөенче алмаса, улын танымас
та иде, ул шундый үзгəргəн, соңгы тапкыр күргəндəге
арык тəнле, үсеп кенə килгəн малай урынында инде киң
күкрəкле, пəһлевандай ир-егет басып тора. Исең китми,
нишлəрсең!
Сабир да шундый ук халəттə иде бу минутларда. Аның
алдында япь-яшь əнисе урынында еллар талкыган,
чəчлəре агара башлаган, гəүдəгə бераз калыная төшкəн,
əмма шул ук сөйкемле əнисе басып тора. Шул арада
һушына килеп, егет əнисен кочагына алды да, иркəлəп
аркасыннан сыпыра-сыпыра, битеннəн, күзлəреннəн үбə
башлады.
Кочаклашкан килеш аналы-уллы озак кына басып тор-
дылар. Бер-берсенə əйтер сүзлəре шулкадəр күп, əмма
теллəрен кыймылдатырлык хəллəре юк, хислəр тулып
ташыган, икесенең дə күзлəреннəн яшь кенə ага. Шатлык
яшьлəре иде бу.
Өйлəре элекке булса да, капка-койма яңартылган,
ишегалдын тутырып кош-корт йөри. Нинди күңелле, җан
кергəн, тынычлык тулган дөньяга. Сабирның да күңелен
канəгатьлек хисе билəп алды.
– Я, улым, өйгə керик, – дип, беренче булып телгə килде
əнисе.
– Əткəй өйдə юкмыни?
– Җəйлəүгə көтүлеклəрне карап кайтырга, дип киткəн иде.
Əнкəсен кочаклаган килеш өйгə керүгə, андагы
үзгəрешлəрне дə күреп, дулкынланып китте. Озак ва-
кытлар чит-ят җирлəрдə йөргəннəн соң, ул үзлəренең
кечкенə өйлəрен шулкадəр тансыклаган иде. Бер як
почмактагы мич акбур белəн агартылган, элекке сəке
сүтелеп, бер якка – кулдан эшлəнгəн агач карават, каршы
якка тимер карават куелган. Аларга чигелгəн мендəрлəр
өелгəн, бизəкле ситсыдан чаршау корылган. Тəрəзə баш-
ларына кул белəн бəйлəнгəн челтəр тотылган пəрдəлəр
эленгəн. Уртадагы өстəлгə шундый ук челтəрле ашъяу-
лык өстеннəн клеенка җəелгəн. Хəтта савыт-саба шкафы
да барлыкка килгəн. Менə бит ничек матур итеп яшəп ята
икəн кадерлелəре. Хəер, алда тагын да əйбəтрəк булыр
əле. Шул рəвешле хислəргə чумып басып торганда, түр
башына эленгəн бəллүне, бер читтəге өстəлдə тегү ма-
шинасын күреп, бераз сəерсенеп китте Сабир.
– Əйе, улым, ничектер сиңа хəбəр итəргə җаен тапма-
дык, менə сиңа сеңлекəш алып кайткан идек. Əйбəт кенə
үсеп ята, килəчəккə бер туганың булыр, дигəннəн инде.
Соңгарак калынды шул, шул каһəр суккан сугыш аркасында...
Миңсылу, гаепле кешедəй, нишлəргə белми, алъяпкы-
чын бөтəрлəп торуын белде. Əйе шул, Сабирның моңа
кадəр бертуган энесе дə, сеңлесе дə юк иде, менə хəзер
булачак.
– Һич тə кыенсынма, əнкəй, чыннан да, туганым була-
чак, мин бик шат. Сеңлемнең исеме ничек? – диде ул,
əнкəсен кыен хəлдəн чыгарып.
– Таңсылу.
– Таңсылу, Миңсылу... Бигрəк матур яңгырый икəн.
Тегəргə дə өйрəнгəнсең шикелле.
– Анысы төрмəдə, улым.
Төрмə сүзен ишетүгə Сабирның тəне эсселе-суыклы
булып китте. Ул бу турыда уйламаска өйрəнгəн иде
инде, əмма бөтенлəй онытылмый икəн шул. Бəллүдə
исə бик матур кызчык мышнап йоклап ята. Ул арада
əнисе йөгереп табын хəстəрли башлады, катыгы, сөт
өстесе, мае килеп утырды. Казан астына ягып, бəрəңге
пешерергə куйды.
– Əткəң кайткач, тавык суярбыз, улым. Нигə алдан
хəбəр итмəдең, əзерлəнеп көтеп торган булыр идек, –
дип сөйлəнде Миңсылу.
Нəкъ Сабир уйлаганча, телеграмма килеп җитмəгəн,
димəк. Озак та тормый, ишектəн таягы белəн тукылдый-
тукылдый Шаһинур кайтып керде. Ул инде улы турында
хəбəрне урамда ук ишеткəн иде.
– Я, кая ул минем улым? – диде дə, каршында торган
баһадирдай солдатны күреп, беразга туктап калды.
Танырлык та түгел шул, Шаһинур сугышка киткəндə
ун яшьлəр тирəсендəге малай иде бит ул. Ə хəзер...
Аның каравы Сабир əтисен тиз таныды, ул бераз картая
төшкəн дə, чəчлəре агара башлаган, сугыш галəмəтедер
инде. Икесенең дə күзлəренə яшь тулган ата белəн ул,
ирлəрчə, каты итеп кочаклаштылар... Бу минутларда
алардан да бəхетле кеше бар иде микəн! Дөньяда ныклы
таянычы булырдай улы өчен куаныч та, горурлык хислəре
дə кичерə иде ата кеше. Ниһаять, өйлəренə иминлек,
бөтенлек əйлəнеп кайтты.

(Дәвамы бар.)

Фото: Magnific.

Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы.  Повесть (4)
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше хакы. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас