Чәчмә әсәр
8 Октября , 04:25

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (2)

Язмыш нигə шулкадəр рəхимсез булды соң аның кадерлелəре өчен? Көянтə-чилəген иңбашына салып, суга барырга чыккан Бибисара хəрби киемдəге, култык таяклы кешенең Миңсылулар капкасы төбендə багана кочаклап торганын күреп, туктап калды. Чилəклəрен җиргə ташлап,йөгереп килсə, үксеп елаган Шаһинурны танып, аптырап китте. “Ии... Шаһинур күрше, син түгелме соң? Исəнсау кайттыңмы?“ – диде ул, ирнең белəгеннəн тотып.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (2)Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Язмышына төшкəн авырлыклардан башы түнгəн
Миңсылу юл буена яшькə төелеп елады да елады. Нилəр
генə кыла ала инде ул? Улы Сабир белəн дə бəйлəнеш
булмас инде. Ире Шаһинур ни əйтер? Ул бит фронтка
киткəндə: “Ничек тə улыбыз Сабирны сакла”, – дигəн
иде. Сакларсың сакламый, менə бит хəллəр нинди боры-
лыш алды. Вəсилə кебек җаһиллəр сугыш чоры законы
дип, халыкның канын “эчеп”, үзен əллə кем итеп күрсəтү
өчен җай эзлəп кенə тора. Нигə дип аларга шулкадəр
каныкты соң ул? Һич аңламый Миңсылу. Ире фронтка
киткəндə юньлəп запас ризыклары калмады, карап тор-
ганнары – шул бер кəҗə дə, бəрəңге бакчасы. Колхоз
бухгалтериясендə эшлəп булашкан Вəсилə бригадир
булып алды да, күкрəк киереп, ничек тели, шулай яши
бирə. Миңсылуның да аның кадəр генə белеме бар иде
дə, ул килгəн кеше, килен кеше, дигəннəрдер инде, бер
дə җаваплы урынга куймадылар.
Товар поездына төяп алып килгəн бер төркем халык-
ны станциядə төшергəч, колоннага тезделəр дə җəяүлəп
алып киттелəр. Төрмəгəдер инде. Барасы җир шактый
ерак булып чыкты. Юлда үткəн ике көн буе авызына
судан башка əйбер капмаган Миңсылуның атларлык та
хəле калмады. Ярый янəшəсенə олы гына яшьтəге ир
туры килде. Миңсылуның тəмам хəлсезлəнгəнен күреп,
култыклап алды. Сөйлəшергə ярамаганлыктан сүзсез
генə аңлаштылар. Соңыннан беленүенчə, ир кеше ин-
валид булу сəбəпле армиягə алынмаган, ферма мөдире
булып эшлəгəн. Ашатырга булмагач, кыш ахырына сыер-
лар күтəртə һəм үлə башлаган. Өч баш сыер үлгəн өчен
мөдирне гаеплəп, хөкем иткəннəр икəн.
Ниһаять, төрмə капкасына килеп җиттелəр. Чəнечкеле
тимерчыбык белəн əйлəндереп алынган соры бина-
ларны күргəч, Миңсылуның йөрəге өзелеп төшкəндəй
булды. Ничеклəр түзəр соң бу кадəр мəсхəрəлəүгə?! Бу
хəллəрдəн соң кешелəр күзенə ничек карар? Ире белəн
улына кирəге калырмы? Юк, бу хакта уйларлык көче юк
иде аның, башында бары бер уй: үлгəн генə булса, ичма-
сам. Урын-җир əйберлəрен күтəргəн Миңсылуны сакчы-
лар камерага этеп кертеп җибəргəч, беразга ул шыксыз
бүлмə эчендə ни барын күрми торды. Салкынча шык-
сыз камера эче тəнен кабат бөрештереп, җанын өшетеп
җибəрде.
Шунда түрдəн русчалап: “Че ждешь, располагайся”,
– дигəн боерулы хатын-кыз тавышы ишетелде. Аңы то-
маланган Миңсылу əлеге сүзлəрне аңлап җитмəдеме,
басып торуын дəвам итте. “Əллə урысча аңламыйсың,
урнаш əйдə”, – дип, янына өлкəн яшьтəге, какча гəүдəле
бер хатын килеп баскач кына, бераз җан керде аңа. Үзе
кебек татарча сөйлəшүче барга сөенеп тə куйды.
Кыяр-кыймас кына күзе белəн буш урынны эзлəде.
– Əйдə, менə монда кил, – диде əлеге хатын, ике катлы
сəндрəдəн урын күрсəтеп. – Каян килдең, исемең ничек?
– Башкортстаннан, – диде Миңсылу. Тавышы каяндыр
баздан чыккан кебек ишетелде.
– Мин – Оренбурдан, – диде теге хатын.
Исеме Мəүлидə икəн. Бер кадактай ашлык өчен хөкем
ителгəн, бирегə əле ике көн элек кенə китерелгəн.
Алар шулай акрынлап танышып, соңыннан бер-
берсенə терəк булды. Моны Миңсылу үзенə күрə бер
язмыш бүлəге итеп кабул итте, дөнья гел Вəсилə шикелле
миһербансыз кешелəрдəн генə тормый икəн лə. Иреккə
чыккач та Мəүлидə апасы аның өчен иң якын кешелəрнең
берсе булып калды. Соңрак аны очрашу өчен эзлəп кара-
ган иде, əмма исəн килеш күрергə язмаган булып чыкты.
Күңелсез көннəр бер-бер артлы үтə торды. Миңсылу
төрмə тормышына акрынлап күнекте, лəкин улы белəн
иреннəн бер хəбəр дə ала алмавы җанын телгəли иде.
Килде ул озак көткəн хəбəр, күршесе Бибисарадан ха-
тына җавап алды. Ул улы Сабирның колониядəн кай-
туы һəм армиягə китүе, ире Шаһинурдан хат килүе,
аның исəн-имин булуы, үзенең аңа хəллəрне аңлатып
хат язуы һəм тагын авылдагы кайбер вакыйгалар ха-
кында бəян иткəн иде. Бераз җан керде Миңсылуга, иң
мөһиме, кадерлелəренең исəн булуына куанды. Анна-
ры тагын көннəрне санап, хəбəр көтеп яшəргə калды.
Хəлбуки, көнозын авыр хезмəттəн соң нидер уйларга
көче дə, вакыты да калмый инде. Кайвакыт уйлап-уй-
лап та уйларының очына чыга алмый. Шулай да һаман
бер сорау миен кимерə: ни өчен Вəсилə аңа шулкадəр
бəйлəнде соң? Кылган гамəле өчен аз гына эче пошмый
микəн?


3
Немец илбасарларын үз өннəрендə тончыктыру өчен
алга омтылган совет гаскəрлəре инде Германия чигенə
якынлашты. Һөҗүм вакытында авыр яраланып, озак
кына госпитальдə дəваланганнан соң, Шаһинурга инва-
лидлык биреп, хəрби хезмəттəн азат итəргə уйлаганнар
иде, əмма ул инде дүрт еллап авыр фронт юлын үткəннəн
соң, җиңүне барлык солдатлар белəн бергə каршыларга
телəде. Аны үзе дəваланган госпитальдə санитар итеп
калдырдылар. Лəкин биредə кулга корал тотып сугышма-
са да, хезмəт итү бер дə җиңел түгел иде. Ярый сугыш
озакка бармады, Җиңү көнен Польша җирендə каршыла-
дылар.
Шулай да госпитальдə хезмəт иткəндə ул тагын яра-
ланды, сул аягы ике урыннан чəрдəклəнгəн иде. Туган
якларына җəй урталарында аяк басты. Фронттан язган
хатларына Миңсылуыннан җавап булмагач, хафага кал-
ган иде ул. Сугыш чорын белмəссең, бəлки, аңа берəр
куркыныч хəбəр барып ирешкəндер. Аз булдымыни
хəбəрсез югалды яки батырларча һəлак булды дигəн
кешелəрнең исəн булып чыгулары. Лəкин күршелəре Би-
бисарадан хат килгəч, барын да аңлады.
Бүген инде ятимлəнеп калган, ихатасын чүп баскан,
тəрəзəлəргə аркылы такта сугылган (аларын Сабир пы-
ялаларына зыян килмəсен дип кагып киткəн иде), бер
якка кыйшая төшкəн салам түбəле өйнең капка төбенə
килеп җитү белəн йөрəк яралары яңадан яңарып китте.
Канкойгыч сугыш юлларын үтеп кайткан ир түзə алмады,
капка баганасын кочаклап үксеп елап җибəрде. Шуның
өчен кан түктеме ул? Шуның өчен кеше ышанмастай
авырлыкларны җиңеп, утлы фронт юлларын үтеп, исəн
кайттымы? Кайда соң дөреслек? Язмыш нигə шулкадəр
рəхимсез булды соң аның кадерлелəре өчен?
Көянтə-чилəген иңбашына салып, суга барырга чык-
кан Бибисара хəрби киемдəге, култык таяклы кешенең
Миңсылулар капкасы төбендə багана кочаклап торга-
нын күреп, туктап калды. Чилəклəрен җиргə ташлап,
йөгереп килсə, үксеп елаган Шаһинурны танып, аптырап
китте. “Ии... Шаһинур күрше, син түгелме соң? Исəн-
сау кайттыңмы?“ – диде ул, ирнең белəгеннəн тотып.
Шаһинур нидер əйтер хəлдə түгел иде. Ул арада алар
янына күрше-күлəн дə җыелып өлгерде. Фронттан исəн
кайткан һəр яугирне авылда көтеп алалар бит, ул көн авыл
өчен бəйрəмгə əйлəнə. Алар арасында хатыны Миңсылу
белəн улы Сабир да булса, Шаһинур өчен нинди бəйрəм
булыр иде дə бит! Авылдашлары аның хəлен аңлый да
соң, тик нишлəсеннəр, тынычландырырлык сүзлəрне
табу җиңел түгел шул. Ул арада аны һəркайсы үзенə ча-
кыра башлады. “Əйдə, үзебезгə, яшьти, хəзинəдə бары
белəн сөйлəшеп чəй эчəрбез, без фронтовиклар бит”, –
диде үзе дə күптəн түгел генə яу кырыннан кайткан Ка-
сыйм. Шаһинур каршы килмəде, аңа иярде.
Шаһинур өстəлгə биштəрендəге бер түгəрəк икмəген,
бераз шикəрен, балык консервын чыгарып куйды, бер
табак ярып пешерелгəн бəрəңге белəн акмай да өстəлде.
Байлар табыны диярсең! Касыймның хатыны Əминə ка-
яндыр бер чирек əчегəн бал алып кергəч, күңеллəре
бөтенлəй күтəрелеп китте. Шулай итеп, яугирлəр төне
буе фронтта күргəн-белгəннəре турында гəп корды.
Сүзлəр исə бер төн түгел, ун төн сөйлəшсəң дə бетəрлек
түгел иде.
– Исəн-имин əйлəнеп кайттык, күтəрербез əле авылны,
төзəтербез җимереклəрне, – диде аерым бер дəрт белəн
Касыйм.
– Əйе, яшьти, исəн булсак, җимертеп эшлəрбез əле, –
диде Шаһинур, аның сүзлəрен җөплəп. Тик тыштан шулай
дисə дə, күңеле бер дə тыныч түгел шул. Бу хакта уйлаган-
чы Миңсылуны ничек тə төрмəдəн чыгару хəстəре борчый
аны. Туган ил азатлыгы өчен бар сəламəтлеген югалт-
кан фронтовикны югарыдагы җитəкчелəр аңламаслар
микəнни? Аңларга тиешлəр. Миңсылуны, һичшиксез, ва-
кытыннан элек азат итү өчен бар көчен салачак ул. Ничек
итеп тагын бер ел көтеп яшəсен ди аны? Əле аягының да
төзəлеп җиткəне юк, хатын-кыз тəрбиясе кирəк бит аңа.
Улы Сабир да армия хезмəтендə. Солдат анасы төрмəдə
утыргач, ничек була инде ул?
...Икенче көнне үз өенең ишеген ачып кергəч, йөрəге
тагын əрни башлады. Буш өй аеруча шыксыз иде. Ярый,
уйларын сизгəн кебек күршесе Бибисара килеп керде.
Шаһинур аны түргə узарга чакырып, үзе өстəл янындагы
бердəнбер урындыкка утырды.
– Күрше, Миңсылу белəн улымның шундый бəхет-
сезлеккə таруы ничек булды, җентеклəп сөйлə əле, –
диде ул, тизрəк төп сəбəпне белəсе килеп.
– Вəсилə аркасында инде, тəмам каныкты бит шуларга.
– Тəки үзенекен иткəн икəн... Мин фронтка киткəндə,
киная белəн, кайтуыңа бүлəк əзерлəп куярмын, дигəн
иде шул.
– Бигрəк ни кыланганын белмəде инде, үзен əллə кем
итеп яшəде. Əллə соң дим, сезнең арада нидер булган
идеме?
– Əйе, булган иде. Шуның үчен алган инде ул!
Шаһинур белəн Вəсилə озак кына дуслашып йөргəннəр
иде. Өйлəнешергə уйлагач, егетнең əти-əнисе каршы
төште. Алар Вəсилəнең усаллык һəм кансызлык белəн
дан казанган нəселдəн булуын аңлатып, улларын аңа
өйлəнүдəн тыеп калды. Бу вакыйга эзсез генə үтмəде,
аптырагач, Шаһинур читкə чыгып китте. Бер кайтуында
күрше авылда яшəүче туганнары аны кунакка чакырып
алды да, Миңсылу исемле кыз белəн таныштырды.
Кыз ошамаслык түгел иде, озакка сузмый гына никах
укытып, яшь кəлəшен дə шəһəргə алып китте. Тик
Миңсылу каланы бер дə үз итə алмады, сугыш чыгар
алдыннан гына, Шаһинурның əти-əнисе бер-бер артлы
вафат булгач, төп йортка кайтып урнаштылар. Шаһинурга
өмет баглаган Вəсилə өчен бер дə куанычлы күренеш
түгел иде бу. Инде шактый вакыт үтсə дə, кыз һич тə
тынычлана алмады, əти-əнисе дə Шаһинурны дошман
күрде. Вəсилə исə эчтəн генə əлеге гаилəне таркату ха-
кында уйлана иде, лəкин өлгерə алмый калды.
Шаһинур Бөек Ватан сугышы башлангач, берен-
челəрдəн булып фронтка китте, хатыны белəн улы бер
яклаучысыз калды. Əмма Вəсилə шулай кыланыр дип
башына да китермəде. Егет белəн кыз дуслашып йөреп
ташлашу əллə ни зур яңалык түгел лə, хатынлыкка
алып, аерып җибəрмəде бит аны, аннары “яратам” дип
артык вəгъдəлəр дə биреп йөрмəде. Өйлəнəм диюе дə
Вəсилəнең муенына асылынырга əзер торуыннан гына
килеп чыккан иде. Уеннан уймак диярсең, менə бит ничек
тирəнгə киткəн, хəзер күңеле булгандыр инде. Кызганыч,
əле дə кияүгə чыга алмаган икəн.
Шаһинур күңел хəсрəтен башта йорт-җирне бераз
тəртипкə китерү белəн басарга тырышты. Ишегалдында
чүпне чабып өйде, купкан такта-токтаны кадаклаштыр-
ды. Лəкин əллə ни майтарып булмый шул, ни акчасы, ни
сатып алырга кирəк-ярагы юк. Башкалар да шул хəлдə,
авыл искергəн, тузган, караңгы, күңелсез. Ярар, бераз
түзəргə кала инде, иң мөһиме, илдə тынычлык урнашты,
башкасы акрынлап җайга салыныр əле. Авыл кешесен
менə шундый өмет, якты килəчəккə ышаныч яшəтə. Əнə
бит күршесе Бибисара авылдан берничə хатын-кызны
чакырып, өен юып, мичен аклап бирде. Хəзер ничек тə
Миңсылуны төрмəдəн чыгару хəстəрен күрергə кирəк.
Беркөнне милиция Сəхиповны очраткан иде. Анысы,
Шаһинурны күргəч, бер агарды, бер кызарды. “Без фронт-
та кан койганда, син бичəлəрдəн үч алып яттыңмы?
Булдыргансың!” – диде дə, Сəхиповның җавабын да
көтми, култык таягына таянган килеш, аксаклый-аксак-
лый ары китте. Ике урыннан чəрдəклəнеп сынган сул
аягын, бəхетенə каршы, яхшы хирургка элəгү генə саклап
калган иде. Тик əле дə сихəтлəнеп бетə алмый, төннəр
буе сызланып чыга. Даруы да юк инде аның, берəр дəва
рəтен белүче əби-сəби булса, əйбəт булыр иде, əлегə
анысын эзлəргə дə кəефе юк. Операциядəн соң кыскарак
булып калган аяк белəн бөтенлəй таягын ташлый алмас,
ахры, инвалидлыкны да гомерлеккə, диделəр бит.


4
“Гарипова, на выход!” – дигəч, Миңсылу куркып китте.
Бер дə тəртип бозмады ич, нигə чакыралар икəн? Аны
төрмə начальнигы кабинетына китерделəр. “Сезне
ирегезнең җаваплылыгына куеп, вакытыннан алда иреккə
чыгару хакында суд карары килде, менə монда имзагыз-
ны куегыз”, – дип, начальник бер кəгазь сузгач, Миңсылу
чак авып китмəде. Көчкə генə фамилиясен сызгалады да,
диварга ябыша-ябыша ишеккə ыңгайлады. “Юлга билет
һəм киемнəрне контроль пунктында бирерлəр. Башкача
мондый бəлагə тарымагыз”, – дип озатып калды аны на-
чальник.
Менə соры төрмə биналары артта калды, алда – ирек-
ле тормыш, авыл! Анда аны ни көтə икəн? Шаһинуры
ничек каршылар? Кайтуы хакында хəбəр дə итеп бул-
мады, хат язарга соң иде. Хəзер Миңсылу элекке җебек
авыл хатыны түгел инде, төрмə тормышы (əгəр тормыш
дияргə яраса) аны шактый чыныктырды, күңеле катты,
характеры кырысланды, кешелəргə ышанычы кимеде.
Ярый, буласы булган инде, иң мөһиме, сугыш бетте, өйдə
аны ире көтə. Инде телəге бер генə – ире Шаһинур белəн
улы Сабир гына исəн булсын.
Поезддан төшкəч, вокзалда авылдашлар күренмиме
дип караштырып йөргəн иде дə, берсен дə очратмады.
Йөз чакрымлап араны ничек үтəргə? Əй, Миңсылу, нигə
аптырап калдың əле, мондый гына каршылыкларны
җиңдеңмени син?! Аллаһы Тəгалə ярдəменнəн ташлама-
сын. Тегендə чагында да төннəрдə йоклый алмаганда үзе
белгəн догаларны кат-кат укып, Аллаһтан ярдəм сорап,
ялвара иде. Юкка булмады ич, əле хөкем вакыты тулып
бетмəсə дə, бүген ул – иректə. Авылга да кайтып җитəр
əле шулай итеп. Чыннан да, кайда җəяүлəп, кайда ат туры
килеп, бераз юлны йөк машинасында үтеп, икенче көн
төш вакытында авылга якынлашты. Тау башына җиткəч,
озак кына карап торды авыл ягына. Күңелен ничектер
авыр да, дулкынландыргыч та бер хис чорнап алды.
Аларның өе моннан күренми, күренсə, Шаһинурына кул
изəр иде, ул инде, əлбəттə, каршы килер иде. Иии... хы-
ялланды ди берəү, каян танысын соң тау башындагы ке-
шене Шаһинур?
Ярый, акрынлап кына, ындыр артлап кына кайтып
керсен əле, ире аптырап торсын. Шул арада үзенə таба
таудан бер атлы арба менгəнен күреп алды. Башта
бер-берсен танымый тордылар, аннары кочаклашып
күрештелəр.
– Ай, яхшы булган! Яшьтидəн үзем сөенче алыйм əле.
Сөйлəнгəн иде шул, Миңсылуны иреккə чыгарту артын-
нан йөрим дип, менə əйбəт булган, – дип тезеп китте
Касыйм. Аңлады Миңсылу: ире ярдəм иткəн икəн бит
аңа! Касыйм атын кирегə борды да, аңа арбага җайлап
утырырга ярдəмлəште. Шунда гына Миңсылу үзенең
шулкадəр алҗыган булуын тойды. “Чаптырып кына кай-
тарып җиткерим əле үзеңне, яшьти аптырап торсын.
Без бит фронтовиклар, бер-беребезгə иңебезне куярга
тиеш”, – дип сөйлəнде дилбегəсен кагып Касыйм.
Капка төбенə ат килеп туктауга, ишегалдында таякка
таянып нидер эшлəп йөргəн Шаһинур, күңеле сизгəндəй,
капкага таба атлады. “Сөенче, яшьти!” – дип эндəште Ка-
сыйм. “Шаһинур!” – дип эндəшергə телəде Миңсылу да,
лəкин артык дулкынлануданмы, тавышы үзеннəн ары
китмəде. Капка баганасы буйлап җиргə шуып төшеп бар-
ган хатынын Шаһинур култык астыннан күтəреп торгы-
зып, кочагына алды.
– Я инде, син өйдə бит, җаным, барысы да əйбəт булыр,
Аллаһы кушса, – диде ул, хатынының башыннан, арка-
сыннан сыйпап.
– Ярый, яшьти, мин киттем, кич кунакка килегез, – диде
Касыйм, атын кузгатып. Ə Миңсылу сүзсез генə сулкыл-
дап елый иде. Шаһинур хатынын култыклап өйгə алып
керде. Əле һаман өенə кайтып җитүенə ышанып бетми
идеме, Миңсылу беразга түргə узарга аптырап торды.
Идəне юылган, миче акланган, ястык-мендəрлəре уры-
нында. Шулай нишлəргə белми торганда, өйгə күтəренеп
Касыйм белəн хатыны Əминə, алар арты ук күршелəре
Бибисара килеп керде. Ирлəр кочаклашып елашкан ха-
тыннарга бераз карап торды да: “Əйдə, булмаса тартып
керик”, – дип, тышка чыгып китте.
Алар əйлəнеп керүгə булганы белəн əзерлəнгəн өстəл
артында хатыннар бер-берсен бүлə-бүлə, гөрлəшеп
утыра иде инде. Миңсылу тагын бер кабат бу бəхетле
мизгеллəр чын микəн, дигəндəй, һəркайсына күз йөртеп
чыкты.
– Рəхмəт, сезгə, җаныкайларым, бу көнне күрермен
димəгəн идем, рəхмəт, алдагы вакытта да шулай бергə
булып калыйк, – диде эчке бер инану белəн.
– Булырбыз, җаным, булырбыз, тыныч тормышны яу-
ладык, башкасы да булыр, – диде Шаһинур, аны иңеннəн
кочып.
– Əйе, Гитлерның үзен дөмектергəн егетлəр əле без,
колхозны да аякка бастырырбыз, əйе бит, яшьти? – диде
Касыйм эчке бер дəрт белəн.
– Бердəм булсак, бар да булыр, яшьти, – дип, аның
сүзлəрен җөплəде Шаһинур.
Ирлəрнең сүзлəрен хатыннар да күтəреп алды.
– Бибисара күршекəем, синең изгелеклəреңне мəңге
онытасым юк, – диде Миңсылу, күршесенең төрмəгə хат
язып, яшəүгə булган өметенə очкын өстəп торуы хакында
сөйлəп.
Шул рəвешле авылдагы хəллəр турында гəплəшеп,
Шаһинур белəн Миңсылу бу кичне озак кына сөйлəшеп
утырдылар. Төнне дə йокысыз диярлек үткəрделəр.
Бер-берсен тансыклаганнар да кебек, əмма озак ае-
рылып торгач, ниндидер ятсыну кебек хис тə барлык-
ка килгəн иде. Бигрəк тə Миңсылу, битенə, хəтта бөтен
тəненə төрмə исе мəңге бетмəскə сеңгəндəй, ятсыну
хисе кичерə иде. Бик телəсə дə, иренə елышудан кыен-
сынып, читтəрəк ятарга тырышты. Шаһинур теле белəн
əйтмəсə дə, күңеле белəн аңлый иде хатынының нилəр
кичергəнен, ярый, үтəр əле, бераз сабыр булырга кирəк,
үзенең дə төнгə керсə, яраланган аягы туктаусыз сызлап чыга.
– Син янымда булгач, аягым да тизрəк сихəтлəнер, –
диде ул, хатынына өмет белəн карап. “Əлбəттə, җаным,
төрле үлəннəр белəн дəваларбыз əле аны”, – диде
Миңсылу, аяктагы яраларны сак кына сыпырып.
Менə шулай, мəхəббəт диңгезендə йөзмəсəлəр дə,
бергə булуларын тою белəн дə бəхетле иде алар. Инде
уллары Сабирны гына исəн-имин күрергə язсын.

(Дәвамы бар.)

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас