

Төн буе əйлəнгəлəп чыкты Миңсылу карчык, əллə
нинди буталчык төшлəр күреп арып бетте, иртəнгə таба
гына йокыга китте. Ул уянганда өй тып-тын, бүлмə кояш
нурлары белəн тулган иде. Шушы тынлык белəн хуш-
ланып, төнлə күргəн төшлəрен исенə төшерергə ты-
рышса да, берсен дə юньлəп күзаллый алмады. Ярар,
Миңсылу, кояш чыкканда гомердə булмаганны йоклап
яту килешмəс, торырга кирəк дип, торып утырды карчык.
Иртəнге догасын укып, аш бүлмəсенə чыкканда, өйдə
беркем дə юк, килене Гөлгенə белəн улы Сабир эшкə
киткəннəр иде инде. Бары тик оныгы Хəбир генə һаман
тəмле итеп йоклап ята. Чəйнеген газ плитəсенə куйды
да тавыклары янына чыгып китте. Шул күкəйбикəлəренə
җим салып кермəсə, иртəнге чəй эчүе эчү булмый аның.
Ишегалдына чыгу белəн күңелен бертөрле хозурлык
билəп алды. Бераз җилəсрəк кояшлы җəйге иртə җанына
рəхəтлек өстəп, төнлə күргəн төшлəрен бөтенлəй оныт-
тырды. Яшел үлəндə кыткылдый-кыткылдый тибенеп
йөргəн бер көтү тавыкларының аны күргəч, йөгерешеп
каршысына килүе бу халəтне тагын да көчəйтеп җибəрде.
Ə тавыклар тирəсендə күкрəген киерə биреп таптанган
кып-кызыл кикрикле əтəчен аеруча ярата карчык. Əле
дə əтəченең аны күргəч сəламлəгəн кебек яңгыратып
кычкырып җибəрүе күңелен җилкетеп куйды. Аллаһыга
шөкер, күк йөзлəре аяз, иллəр тыныч, гел генə шулай
була күрсен инде. Тавыкларына җим салып керүгə, чəе
дə кайнаган, оныгы Хəбир дə торып утырган.
– Картый, нигə уятмадың, малайлар белəн балыкка ба-
рырга сөйлəшкəн идек бит! – диде ул, еларга җитешеп.
– Ярар, улым, əле сине чакырып килүче күренмəде,
башка малайлар да йоклагандыр. Əйдə əниең пешергəн
тəмле коймак белəн чəй эчик, – диде Миңсылу карчык,
чынаякларга чəй агыза-агыза.
– Минем коймак ашыйсы килми, – диде малай,
иркəлəнеп.
– Ə нəрсə ашыйсың килə соң, улым?
– Берəр тəмле əйбер.
– Соң, əнə сөт өсте белəн ипи ашарсың.
– Аны да ашыйсы килми.
– Кайчак бигрəк иркəлəнəсең инде, улым, безнең за-
манда бу ризыклар булса, бик ашаган булыр идек əле.
– Нигə, картый, əллə ипи дə булмадымы?
– Булмаган чаклары да булды.
– Ничек, сөйлə əле, картый.
– Əле син ул хəллəрне аңлап бетермəссең шул, үскə-
чрəк сөйлəрмен ярыймы, улым.
“Əй бала, бала, без күргəннəрне сезгə күрергə язма-
сын инде”, – дип көрсенеп куйды ул эчтəн генə. Ничек
сөйлəсен инде башыннан үткəннəрне аның кечкенə
йөрəген җəрəхəтлəп? Хəер, оныгы Хəбир дə кабат бу
хакта сүз катмады. Ə бит Миңсылу карчык өлешенə сы-
наулар аз төшмəде...
* * *
Биленең талып сызлый башлавына түзəрлеге калма-
гач, беразга башын калкыткан Миңсылу җəйрəп яткан
иген басуына караш ташлады. Кояш шактый күтəрелеп,
кыздыра башлаган икəн. Кояш нурында балкыган сары
гəрəбəдəй тук башаклар күзлəрне сөендерə, уңыш мул
булмакчы, исəн-имин җыеп алганда, бəлки, халыкка
да бераз өлеш чыгар əле. Соң, ел буена көтеп алган
икмəк бит ул. Барысы да фронт өчен дип тырышсалар
да, тылдагыларның да тормышы бер дə җиңел түгел.
Авыл кешесенең күбесенең инде күптəн бер телем икмəк
күргəне юк. Ярый əле бəрəңге, сөт, катык ише ризык
белəн ялганып баралар, азрак он булса, алабута орлыгы
кушып икмəк пешерəлəр. Тик аны бала-чаганың бер дə
ашыйсы килми шул. Миңсылуларның да карап торганы
шул кəҗə инде. Алай гынамы, инде ничəнче төн күзенə
йокы керми. Фронттагы ире Шаһинурдан күптəн бер
хəбəр юк, өстəвенə, улы Сабирның да язмышы билгесез.
Ярты кесə чүпле арыш өчен балакаен ашлык урлаган
дип гаеплəп кулга алдылар да, хəзер кайдалыгын белми
Миңсылу. Район үзəгенə эзлəп тə барган иде, күрə ал-
мады улын. Таптылар гаеплəр кешене, эшче көче җитми
дип, ат сыртыннан күтəрелмəгəн малайны эшкə кушып,
өлкəннəр белəн бертигез эш талəп итсəлəр дə, əле
буыны да ныгып җитмəгəн, бер телем икмəккə тилмереп
яшəгəн баланы җинаятьче ясау берсенең дə намусына
тимəде. Əй əрни Миңсылуның йөрəге, шул бала арба
төбенə коелган чүп-чарлы ике учтай арышны кесəсенə
салганнан таудай өелеп яткан ашлыкның чите кимер
идеме? Бигрəк җəһел1 инде анавы бригадир Вəсилə, үзе
гомергə ир белəн бала күрмəгəч, аңлый белмидер инде
сабый күңелен.
Кич эштəн генə кайтып кергəннəр иде. Көн буе ат арба-
сына көлтə төяп ташыган улы Сабир кесəсеннəн: “Əнкəй
бүген шушының белəн булса да аш пешереп ашыйк
əле”, – дип, ике учтай чүпле-чарлы арыш бушаткач, күңеле
шомланып куйган иде ананың. Юкка булмаган икəн, күп
тə тормый капка тавышына тəрəзəдəн караса, милиция
Сəхипов белəн Вəсилəнең кереп килгəнен күреп калды
ул. “Тиз генə төренеп ят”, – дип, Сабирга юрган ташла-
ды да, чəркəдəге арышны казан астына тыгып, бер-ике
утын кисəге ташлап булашканда чакырылмаган кунаклар
килеп тə керде.
– Улыңның кесəсенə арыш тутырганын күреп торган-
нар, сугыш чорында шундый җинаятькə ничек кулы бар-
ган! – дип ябырылды Вəсилə, Сəхипов сүз башлаганчы.
– Юктыр, булмаганны, бернинди дə ашлык алып кайт-
мады ул, бик арыган, кайтты да ауды да, – диде Миңсылу,
сəкедə төренеп яткан улына күрсəтеп.
– Яле, карыйк əле, ничек йоклый икəн улың? – дип,
Вəсилə юрганны ачып, малайның күкрəген капшый баш-
лады. – Менə бит йөрəге чыгардай булып тибə, йоклаган
булса, ул тыныч кына сулыш алыр иде.
– Йə Аллаһым, күрəселəрем бар икəн! Бала гына бит
əле ул! Инде ни гомер авызына бер балчык ипи кергəне
юк, түзəлмəгəндер, арышны шул килеш чəйнəп карарга
уйлагандыр. Башка алай кыланмас, калдырыгыз, зинһар,
бер юлга, басуга да аяк басмас, – дип Миңсылу, улын
аркасы белəн аралап калырга телəгəндəй, сəке буена
барып басты.
– Сугыш чоры кануны бар кешегə дə бердəй кагыла,
аны калдырсаң, башкалар урлаша башламас дисең-
ме?! – дип, милиция Сəхипов аны бер якка этеп җибəреп,
Сабирны тартып торгызды да, өстенə бушлатын, башына
кепкасын ташлап, ишектəн алып чыгып та китте.
“Əнкəй, мине кая алып баралар? Əнкəй, җибəрмə
мине!” – дип, Сəхипов кулыннан ычкынырга телəп ачыр-
галанып кычкырган улын озата чыккан Миңсылу, капка
төбендə җиргə ятып, үлəнне тырный-тырный үксеп елап
калды.
Күпме яткандыр, үзəк өзгеч тавышны ишетеп чык-
кан күршесе Бибисара күтəреп торгызып, өенə алып
керде. Башы берни аңламастай булып түнгəн, ярты төн
җиткəн иде. Бибисара: “Иреңнең фронтта, ут эчендə
булуын да исəпкə алган кеше юк, ичмасам, нинди кан-
сызлык инде бу? Бəлки, əле эшне зурга җибəрмəслəр,
бала гына бит əле ул, сабырлы бул инде, күршекəем!”
– дип, Миңсылуны үзенчə тынычландырырга тырыш-
ты. Тик Миңсылуның нидер əйтергə хəле калмаган иде.
Белеп тора ич: Бибисараның да хəллəре җиңелдəн түгел,
күптəн түгел генə иреннəн кара кəгазь килде, берсеннəн-
берсе кече өч баласы ятим калды.
Улының язмышы хакында кемнəн белешергə дə белми
аптырап йөргəндə, авыл Советы рəисе Хəмидə Сабирның
ярты елга хөкем ителеп, балалар колониясенə җибəрелүе
хакында хəбəр китерде. Əй өзгəлəнде Миңсылу, ашавын
да, йокысын да онытты. Их, язмыш, язмыш, нигə шулай
рəхимсез соң син? Аның керсез йөрəгенə нигə генə шун-
дый яра салырга иде? Барысына да шул каһəр төшкəн
сугыш гаепле, бары тик сугыш! Балалар колониясе
“төрмə“ дип йөртелмəсə дə, балалар йорты да түгел.
Инде нилəр генə булыр да, улының өлешенə нинди сы-
наулар төшəр? Күпме уйласа да, уйларының очына чыга
алмый ул, йөрəк əрнүлəрен авыр эш кенə оныттырып тора.
Əле дə уйлар диңгезенə чумган Миңсылуны бригадир
Вəсилəнең тупас тавышы һушына китерде: “Нəрсə карап
каттың, нормаңны мин үтəрменме əллə? Тегендə Биби-
сарасы җиргə сузылган! Кара инде боларны, бөтенлəй
эшлəрен онытканнар!”
Миңсылу аңа бер генə əрнүле караш ташлады да
күршесе Бибисара ягына борылды. Ул мескенем җиргə
тезлəнгəн дə башын көлтəсенə терəгəн, бəлки, авырып
киткəндер. Тик хəле беркемне дə кызыксындырмый шул,
өйдə ач утырган өч баласын да уйлаган кеше юк. Ярый,
хəерле булсын. Шулай дип тагын урагын кулына алды
Миңсылу. Бераздан төшке ашка туктарга кушкан тавыш
яңгырады. Кара тиргə төшкəн хатын-кызлар чүмəлə итеп
өелгəн көлтəлəр күлəгəсенə елышты. Кайсы йомырка,
кайсы бер-ике бəрəңге белəн сөтен, катыгын капкалап
алгач, берничə минутка булса да, көлтə өеменə терəлеп,
черем итеп алырга ашыкты. Миңсылу гына һаман
Вəсилəнең колак төбендə яңгыраган тавышын башыннан
чыгара алмый уйланып утыра бирде.
Басудагы игеннəр урылып, көлтəлəр ындыр табагы-
на ташып куелгач, аларны суктыру, кул машинасында
җилгəрү эшлəре башланып китте. Монда да көнне төнгə
ялгап эшлəргə туры килə, фронтка тизрəк ашлык оза-
тырга кирəк ич. Миңсылу инде эшлəр тизрəк төгəллəнсə,
җаен табып, улы янына хəл белергə барып кайту уе
белəн йөри. Халыкка əле ашлык бирү турында сүз ише-
телми, улы янына да буш кул белəн бара алмый. Инде
нишлəргə? Тəвəккəллəп, аз-азлап бодай кыстырып кайт-
са, аны кул тегермəнендə ваклатып, икмəк кебек əйбер
пешереп алып барырга булыр иде. Берара башында-
гы яулыгының бер катын чишеп, кеше күрмəгəндə дип,
бераз бодай төйнəде дə, күлмəк астыннан эченə бəйлəп
куйды. Тик бригадир Вəсилəнең генə аны читтəн күзəтеп
торганын шəйлəмəде.
Кич җитеп, өйгə кайтырга чыккач, ашлык сугучылар-
ны тагын комиссия көтə иде. Һич булмаганны, ни хəл бу
дигəндəй, хатын-кызлар бер-берсенə карап, аптырашта
калды.
– Кесəлəрегезне əйлəндереп күрсəтегез! – дип боерды
милиция Сəхипов. Хатыннар, ыгы-зыгы килеп, кесəлəрен
актара башлады.
Миңсылу да берни булмагандай кесəлəрен əйлəндерəм
дигəндə, бригадир Вəсилə аның алдына килеп, юка
гəүдəсеннəн бүлтəеп торган эч турын капшый башла-
ды һəм милиция Сəхиповны ымлап үз янына чакыр-
ды. Икəүлəп Миңсылуның күлмəк итəген ачып, эченə
бəйлəгəн төенчеген чишеп тə алдылар.
– Менə, барыгыз да күрегез, улының җинаять кылуы
җитмəгəн, үзе дə урлашу юлына баскан! Корткычлык бит
бу, корткычлык! Немец илбасарларының коесына су кою!
Безнекелəр ачлы-туклы дошманга каршы сугышканда,
монда фронтка дигəн ашлыкны урлап ашап ятуны ни
дияргə инде?
Хатын-кызлар шаулашып алды.
– Туктагыз əле, җəмагать, Миңсылуның да ире фронт-
та, өендə тəгам ризык юк. Улын да бер гаепсезгə төрмəгə
илтеп тыктыгыз. Инде килеп, ике уч ашлык өчен хөкем
алдына бастырсагыз, колхозда эшлəргə кеше дə кал-
маячак бит. Миһербанлылык дигəн əйбер бөтенлəй кал-
мадымыни соң? – дип, Бибисара Миңсылу янына килеп
баскан иде, милиция Сəхипов бер генə җикерде:
– Нəрсə, син дə аңа иярергə телисеңме? Алай бик акыл-
лы булгач, күршеңне вакытында кисəтергə кирəк иде!
– Əйе, улының урлашканын күргəн кешелəр раслады,
ə Миңсылуны үзем күреп тордым, – дип, аның сүзлəрен
җөплəп чəрелдəде Вəсилə.
Шулай итеп, Миңсылуны туры район милиция бүлегенə
алып киттелəр. Хөкем тиз чыгарылды: халык байлыгына
кул сузган өчен холык төзəтү колониясенə җибəрергə. Өч
кадак ашлык өчен өч ел төрмə!
____________
1 Җəһел (диал.) – җаһил.
(Дәвамы бар.)