Чәчмә әсәр
5 Октября , 07:51

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя

Моңа кадәр Хисмәт күз атып йөргән кызлар барсы да, ничектер, Хисмәтне кабул итмәделәр. Әллә ул үзе кызларның йөрәген яулый белми. Ул инде шулайрак уйлый башлаган иде. Үзем гаепле дип, үз-үзен гаепләде. Ә менә Зөлфинә бөтенләй башка. Бик шат күңелле. Үзе үк кочаклап үбеп алырга да күп сорап тормый. Җырлап җибәрсә инде, йөрәкнең әллә кайсы кылларына барып бәрелә. Шуңа да ул егетнең күңелен тиз тышаулап, йөрәген яулап алды.

title
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. ХикәяХисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя

Ял йортыннан Хисмәт нишләптер бик бирешеп, бетеренеп кайтты. Улы күп кенә акчалар түләп алып биргән иде бу юлламаны. Азаккы атнасын ял итеп бетерә алмады менә. Бер бүлмәдә ял иткән Архангель районыннан килгән иркәй кайтып киткәч, аның урынына күрше районнан Сәлим килде. Ә аңа чаклы, Аллаһка шөкер, рәхәтләнеп ял иткән иде дә бит. Сызлаган буыннарын дәвалады. Тешләрен тәртипкә китертеп, төшкән биш-алтысы урынына алтын йөгерткән тимер тешләр куйдырды. Бер атна ял итеп өлгермәде, улы белән килене килеп хәлен дә белеп киттеләр. Алар Хисмәт белән бергә авылда яшиләр һәм аның өчен “әти дә әти” дип үлеп торалар. Хатыны мәрхүмә булгач, Уфадагы кызы гына әзрәк читләшеп, суыныбырак торган иде. Анысы да соңыннан Хисмәтне үзләренә алып китеп баштан-аяк киендереп кайтарды. Кыз бала бит, әнисенең үлемен авыр кичергәндер. “Кышны үзебездә чыгарсың әти”, дигән иде дә, тик Хисмәт шәһәрдә торып түзә буламы соң...

Тәүдә ял йортында бүлмәсе бер генә кешелек булып, бер-ике көн шунда яшәде. Аннан, берүземә күңелсез дип, ике кешелек бүлмәгә күчерүләрен сорап, шушы бүлмәгә күчте. Соңыннан килгән Сәлим күрше районнан иде һәм бер мактанчыграк кына бәндә булып чыкты. Шулай бер мактанганында:

– Гомер бакый колхозда зампред, колхоз рәисенең уң кулы булып эшләдем. Нинди генә хуҗалар белән эшләргә туры килмәде миңа, барысы белән дә уртак тел таптым. Барысы белән дә әйбәт яшәдем. Алар ашаганны ашап, алар кигәнне кидем. Күп очракта алардан арттырып та җибәрә идем әле. Стәрлетамак каласында улым белән кызыма фатир да юнәттем. Кече малайга хәтта Уфаның үзеннән алдым. Тик ул малай юньсез булып үсте. Яшьтән үк баш бирмәде. Фатирын сатып, акчасын туздырып бетерде. Азактан бер ару гына марҗага өйгә кергән иде, эчеп, тегеләй-болай йөри башлагач, анысы да куып чыгарды үзен. Хәзер кайда йөридер. Биш-алты ел кайтканы юк, – дип уфтанып та куйды ул.

Хисмәтнең карчыгы мәрхүмә булып улы белән киленендә яшәгәнен белгәч, бөтенләй аптырады.

– Әйе, безнекеләр белән торырсың. Бер атнада йә ачтан үтерерләр, йә бар мал-мөлкәтеңә хуҗа булып урамга куып чыгарырлар. Карчык белән икәү генә торабыз. Колхоз үземнең кулда булганда икебезгә дә пенсияне ару гына ясадым. Хатын да, үзем дә авылда иң күп пенсия алабыз. Авылның ачкүзләре белмәсен өчен икебезнең дә пенсияне район үзәгендәге саклык банкына минем исемгә күчертәбез. Тәк што бөтен акча минем кулда. Мин менә елына кайчак икешәр тапкыр ял йортына чыгып ычкынам. Районның баш табибы да, бүтән түрәләре дә – үзебезнең кешеләр, – дип, тавышын әкренәйтеп, «сиңа гына әйтәм» дигәндәй, авызына учын куеп пышылдап сөйләде. Әйтерсең, аның сөйләгәнен бүлмәне җилләтергә дип ачкан форточкадан кергән җиләс һава бүтән бүлмәләргә алып барып ишеттерә.

– Хатын өйдә дөнья көтә, мал карый. Әйдә, карасын. Аларга шул кирәк. Чөнки өйдәге барча тапкан мал минеке. Аны бит яшь чагында да эшләтмәдем. Исем өчен кантурда эшләп йөргән булды шунда. Әйтәм бит, эш стажын да, пенсиясен дә ясадым. Кулдан килә. Хатыннар дигәннән, аларны һич жәлләргә түгел. Минем ялга китәсене белеп алгач: “Әллә ялга икәү барабызмы? Минем дә йөрәк авыртып, бавырым чәнчештерә,” – дигән иде дә, риза булмадым. Ятсын өйдә мал карап. Ял йортына кеше хатыны белән йөриме. Урманга утын төяп барырга ни, теге… Чибәр апалар монда да җитәрлек. Акчаң гына булсын, – дип һавалы сөйләнде.

Хисмәт бу бәндәне тәүдә үк ошатмады. Үзе эредән чирттергән була, үзе бертуктаусыз төпченә. Хисмәттән ничек дөнья көтүләрен, кайсылайрак яшәп ятуларын сораша да, шуннан үзенең тормышы белән мактана башлый. Өйрәтергә тотына.

– Мондый люкс бүлмәле юлламаны ничек кулыңа төшердең? – ди. Хисмәтнең дөресен әйткәненә, ышанмыйча: – Әй, хәзерге балалардан көт изгелек, күр явызлык. Минекеләр өең белән машинаңны тартып алып, хәер сорашырга куып чыгармасалар ярый. Ышанмыйм. Үзең берәр урында эшләгәнсеңдер әле, әллә Себердә яшисеңме? – диюенә Хисмәт теләр-теләмәс кенә:

– Юк, Стәрлебашта, улым белән киленемдә яшим, – дип, канәгатьсезлек белдереп, йөзен читкә борды. Үзе яшәгән авылның исемен дә әйтмәскә булды. Бетмәс моның шапырынуы. Китапханәгә барып, укырга берәр юньле китап караштырып кайтыйм дип, киенә башлады. Шунда Сәлим:

– Син, Хисмәт кордаш, Стәрлебаш районыннан булгач шул-шул авылны да беләсеңдер? – дип, күрше авылның исемен әйтте. Хисмәт инде, сүзне кыскартырга була, бигерәк тә Сәлимнән тизерәк котылырга теләп:

– Белмим, ул авыл әллә кайда, район үзәгеннән читтә, урман эчендә, – дип, белсә дә белмәмешкә салышты. Беләм, үзем шул яктан дисә, бөтенләй теңкәгә тиеп кырмавык булып ябышачагын көт тә тор. Ә Сәлим, киресенчә, тагы да җанланыбрак сөйләп алып китте:

– Беләсең килсә, мин ул авылда да малай белән кыз калдырдым. Әле кай тирәләрдә яшәп яталардыр, – диде дә, бер мизгел тынып торгач:

– Яшь чак – тиле чак, дәрт ташып тора. Шул авыл урманыннан безнең колхозга агач бирделәр. Мин шунда урман кистереп ятам. Агач мул, ташып кына өлгер. Акча да җитәрлек, чөнки уңга да сулга да озатам агачны. Үземнең кулда. Зампред булып эшли башлаганга да берничә ел иде. Тәҗрибә бар, чөнки унны беткән көе шул вазыйфаны бирделәр. Ул, кәнишне, хуҗа кешегә дә өлеш чыгарасың инде, ансыз эшләп булмый.

Хисмәт чалбарының бер балагын киеп тә бетерә алмады, “лып” ишек төбендәге кәнәфигә утырды. Чөнки Сәлим:

– Шул авылда Зөлфинә дигән кыз белән таныштым бит, әй. Шул елның шундый ае иде, бүгенгедәй хәтеремдә, – дип, Хисмәтнең хатынының исемен әйтеп ташлады. Хисмәт тәүдә әллә ялгыш ишетәмме дип уйлады. Тик Сәлим:

– Әйе, Зөлфинә, Зөлфинә җаныем, – дип кабатлап торды да, дәвам итеп: – Бу хатыннан кыз тугач, исемен Зөлфинә дип кушабыз дигән идем. Юк бичәм ризалашмады. Сизенгән булыуы да бик ихтимал. Эчеп алсам йоклаганда сөйләнә торган гадәтем бар, мөгаен, шунда ычкынып киткәләгәндер. 1970нче ел. Ул елны, әйтәм бит, үзебезнең колхозга шул авыл урманында агач әзерләтеп йөрим. Беркөнне урманчылар янына китеп барганда утырттым Зөлфинәне. Танышып киттек. Яшь чакта мин бик чибәр идем. Нинди генә кызларның һушын алып йокыларын качырмадым да, нинди генә хатыннар белән булмадым. Э..х, охо…хо, – дип, үткәннәрен хәтерләп, ләззәтләнеп, бөтенләй хисләнеп китте.

Хисмәт кәнәфидә утырган килеш ничек җитте шулай чалбарын киде дә дәшми-нитми чыгып китәргә чамалаган иде дә, Сәлим:

– Син кайда юл тоттың, әллә су коенырга барасыңмы? Көт, мин дә хәзер, – диюенә чак телен әйләндереп:

– Юк, мин китапханәгә, – дип, ишекне яба-яба мыгырданды. Коридорга чыгуын чыкты да ул, тик ишеткәннәреннән зиһене буталып бераз онытылып торды. Кайсы якка барырга кирәклеген аера алмый азапланды. Колагында ничәмә ел бергә яшәп бергә картайган хатынының исеме Сәлим тавышы белән яңгырады. Кабат-кабат “Зөлфинә, Зөлфинәкәй шул” дип, йөрәгенә үтеп кереп, әллә кайсы тамырларын авырттырды. Ул үзен-үзе белештерми коридор буйлап атлап китте. Баскычтан ничек җитте шулай төшеп, бакчага чыгып, шундагы бер урындыкка утырды. Саф һава аны бераз тынычландырды булса кирәк.

“Кит, бу Сәлим бигрәк юньсез. Юньләп шаярта да белми. Шаяртты, әлбәттә, шаяртты. Минем Зөлфинәләр авылына күрше генә авылдан икәнемне белә иде шикелле. Тәүге көнне әйттем түгелме соң? Хатынның да исемен белде ул, дип уйлады. Шаяртырга теләгәндер. Алай дисәң, мин бу турыда тел дә кыймылдатмадым, ахры,” дип, фикерләрен тәртипкә китерергә тырышты.

“Ул елларда авылларда бөтен кызларның исемнәре Зөлфия, Зөлфирә, Зөлфинә һәм Зинирә иде. Ялгыш ишеткәнмендер. Зөлфинә исемле кызлар авылларында өчәү иде, шикелле. Шуларның берсе булгандыр”, дип уйлады. Китапхәнәгә бару онытылды. Сәлимнең сүзләре аның бөтен үткән гомерен күз алдына китерде дә бастырды.

Зөлфинә белән алар район үзәгендә үзешчәннәр концертында таныштылар. Зөлфинә бик матур итеп җырлап икенче урынны алды. Ә Хисмәт, ни җыр, ни бию дигәндәй, бер скетчка катнашкан иде. Клуб мөдире бүтән кеше таба алмый бик кыстап әйдәләгәч, катнашкан булган иде шул.

Зөлфинә үзе аңа сүз башлап:

– Иртәгә безнең авылда да концерт куябыз. Иптәш егетләрегезне алып килегез. Азактан танцы да була, – дип, бер өттереп карап елмайды да китеп барды. Шул җитә калды. Хисмәт үзе дә төскә-башка ару гына. Техникумда укып йөри. Авылда түбән оч Сәхи кызы Сәбиләне яшьтән үк ошатып яратып йөреде. Тик Сәбилә генә кыргый булды. Якын да җибәрмәде, читкә дә типмәде. Хисмәттән берәр тапкыр озатып куярга үтенсә, ике-өч тапкыр кире какты. Бер көнне биленнән кочакларга рөхсәт итсә, икенче көнне тупас кына итеп кулын алып ташлады. Хәтта берчакны яңагына да кундырып алды. Анысына да түзәр идең, тик чит егетләр-кызлар алдында юкка көлеп кимсетүе тәмам Хисмәтнең күңелен кайтарды.   Күрше Буалы авылында почтада эшләгән Тамараны бер-ике рәт озатып куйды куюуын да, анысы да сырты белән борылды. Тамара аңардан ике яшькә олы. Чибәрлеге дә бар. Шуңадырмы, бик сайланды. Бер кичне танцадан соң озатып куйганда ул да үзен әллә гадәтенчә һавалы тотып, әллә егетне сынарга теләп:

– Хисмәт, минем арттан селәгәеңне агызып йөрергә синең башың яшь бит әле. Мин бит сиңа апа кеше. Синең дәрәҗәң дә чамалы. Мин бит почта мөдире, – дип әйтеп салды. Әйе, Хисмәт әлегә студент кына шул. Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумының механиклар әзерләү бүлегендә укып йөри. Апа-сеңелләре бишәү. Шуңа да өстендәге киемнәре дә уртача гына. Шул уку дип әти-әнисе дә тукып кына тордылар. Тәүдә уку кирәк, белем алыгыз дип баш катырдылар. Әтисе инде: “Кызлар матур киенергә тиеш”, дип, кызларны барлы-юклы акчага матур киемнәр алып киендерделәр. Хисмәт боларның барысын да аңлый иде. Нишләсен, яшьтәшләре күбесе эшләп, каерып-каерып акча алалар. Матур киенеп, тәмле ашап, күңелле яшиләр. Ә алар барысы да күмәкләп укырга ябыштылар. Тамараның гаиләләрендә ике малай да  бердәнбер кыз, әтиләре  кәнсәләрдә хисапчы. Абыйлары да шофер, акчалы эштәләр. Кыз үзе дә урында эшләгәч, акча күп. Шуңа да иң матур кыйммәтле киемнәр аңарда, иң матур күз явын алып торган ялтыр түфлиләр аның төз аякларында булды. Тамараның аңа:

– Үбешә дә белмисеңдер әле. Авызыңнан сөтең кипмәгән, Хисмәт җаныем-бәгырем, – дип мыскыллавы егетнең күңеленә бозлы су булды. Тамаралар авылыннан йөрәге сүрелеп, вилсәпиденә дә утырмыйча җәяүләп кайтты. Кайтты да вилсәпиден утынлыкка атып бәрде. Әйтерсең дә, барысына вилсәпид гаепле. Бүтән Тамаралар авылына әйләнеп тә карамады. Ә бит ул авылда аңа күптән күз атып йөрегән кызлар да бар иде. Тик аларны ул күрмәде, “күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге” диләрме әле? Дус егетләре чакырып карадылар, арурак кызлар сәлам җибәргәләделәр. Юк, бетте. Теге, кем әйтмешли, Буалы авылы юлына тәре кадап куйды Хисмәт.

Ә менә Зөлфинәләр авылына ул чакырган көнне үк барды. Бер таныш егеттән кызның егете бармы-юкмы икәнен белеште. Тегесе:

– Нигә, килеп йөре. Егетләргә әйтермен, сиңа кыек карап, “эһ” дип әйткән кеше дә булмас. Тик Зөлфинә сиңа тиң түгел. Матри, егет, ябыштырып куймасын үзеңне. Бер атнадан Хәлимә кайта. Менә ул сиңа тап-таман. Йөргән егете дә юк шикелле. Төскә башка да – ут. Әлегә авыл белән таныш, егетләр белән аралашып дуслаш. Килеп йөре, – дип, бик тирәнгә төшми генә Камиләсе белән танцыга төшеп китте.

Зөлфинә аңарга бик игътибарлы булды. Бүтән кызлар кебек кырыс-кыргый кыланмады. Моңа кадәр Хисмәт күз атып йөргән кызлар барсы да, ничектер, Хисмәтне кабул итмәделәр. Әллә ул үзе кызларның йөрәген яулый белми. Ул инде шулайрак уйлый башлаган иде. Үзем гаепле дип, үз-үзен гаепләде. Ә менә Зөлфинә бөтенләй башка. Бик шат күңелле. Үзе үк кочаклап үбеп алырга да күп сорап тормый. Җырлап җибәрсә инде, йөрәкнең әллә кайсы кылларына барып бәрелә. Шуңа да ул егетнең күңелен тиз тышаулап, йөрәген яулап алды.

Бер атна үттеме-юкмы, дус егете Хисмәтнең алдына Хәлимә белән килеп басты. Таныштырды. Егетнең кулына Хәлимәнең кулын тоттырып ук куйды. Хәлимә бераз кыенсынса да кулын тартып алмады. Ул кичне дә, бүтән көннәрне дә Хисмәт Хәлимәне озатты. Зөлфинә бу араларда күренмәде. Егет инде, “ярар, соңыннан ачыкланыр әле, әлегә икесе дә ошый”, дип уйлады. Бер кичне Зөлфинә үзе килеп көлә-көлә:

– Син нәрсә, егет, алай азгын булырга ярамый. Өч көн күренми торган идем, бөтенләй үгиләнгәнсең, – дип чыркылдап көлгән булды. Җитәкләп үзләренә алып барды. Әти-әниләре кайдадыр кунакка киткәннәр икән. Зөлфинә белән икәүдән-икәү генә чәйләр эчтеләр. Кыз үзләренең гаилә альбомын ачып, туганнары белән таныштырды.

Хисмәт барысын да уйлап, кызларны чагыштырып йөрде-йөрде дә шундый карарга килде: күз атып йөрегән кызлары арасында барысыннан да өстене – Зөлфинә.

Җәй урталары иде. Зөлфинә бер кичне:

– Әтиләр ачулана, мин сәгать уникедән өйдә булырга тиешмен, – дип, уникедән үк кереп китә торган булып китте. Йөрәген яулады-яулавын егетнең, тик үзе генә суына башлады шикелле. Һәрхәлдә, егеткә шулай тоелды. Егет инде “менә тагын бу кыз да миннән йөз чөерде”, дип борчыла ук башлаган иде.

Зөлфинәнең дус кызы бер кичне:

– Син, егет, бик борчылма. Зөлфинәнең сине сынап карауы гына бу. Үзең бит теге вакытта Хәлимәгә ияреп киткәнсең. Шуның өчен әзрәк йөрәгеңне кытыклап карарга чамалыйдыр, – дип әйткәч тынычланды.

Хисмәт Зөлфинә белән алсу таңнар аттырып, иртәнге сайраган кошларны тыңлап, кояш чыкканын каршыларга хыялланса да, кыз сәгать уникедән өйләренә кереп китә торган булды. Җәй көннәрендә сәгать уникеләрдә, әле иртә булыуына карамастан, нишләсен егет, вилсәпиденә утырып авылларына кайтып китә.

Шулай яшь чакларын барлап Хисмәт урындыкта хәтсез генә утырды. Үз-үзен: “Юк, булмас, Зөлфинә андый түгел. Сәлим нәрсәдер бутый булса кирәк”, –  дип тынычландырырга тырышты. Хисмәтнең хәтерләве буенча, Зөлфинә исемле кызлар авылда икәү иде. Берсе кайдандыр кайткан кунак кызы иде. Берчакны бер балага:

– Бар әле, Зөлфинә апаңны чакырып чыгар, – дигәч, теге кызчык клубтан шул кунак кызы белән чыгып басты. Җитмәсә, теге кызның егете күреп калып Хисмәткә әтәчләнә башлады. Хәлнең кайсылай икәненә төшенеп алгач, көлешә-көлешә кире кереп киттеләр.

Үткәннәрне барлап хәтсез генә тынычлап утыру үзенекен итте —Хисмәтнең хәле шактый җиңеләйде. Ял йорты тирәли сузылган аллеялар буйлап бераз йөреп тә килде. Кире бүлмәгә кергәндә бүлмәдәше юк иде. Хисмәт өс киемнәрен салып кичәге гәзитләрне карарга утырды. Күзләре гәзит битеннән хәрефләр укыса да, берни аңламады. Чөнки уйлар өермәсе аны тагы яшь чакларына алып кайтты. Ул һаман үзенең мәрхүмә Зөлфинәсе турында уйлады.

Әйбәт яшәделәр. “Эһ” иткән дә тавышлары чыкмады. Табак-савыт ватылу түгел, шылтырамады да. Хатыны аңа бер ул, бер кыз табып бирде. Балалары да үзләренә охшап тыныч холыклы, тәртипле булдылар.

Зөлфинә белән май аенда танышкан булсалар, көзгә, октябрь бәйрәменә шаулатып туй да ясадылар. Хисмәтнең Зөлфинә белән дуслашып, чын-чынлап йөри башлаганын ишеткән Тамара, егетне чакырып, ике-өч хат та җибәрде. Тамараның җиңгәсе, юк йомышын бар итеп кергәләп, кыздан сәләмнәр әйтте. Алар берничә йорт Хисмәтләрдән өстәрәк яшиләр. Бер кергәнендә чын-чынлап торып аңа Тамараны димләргә тотынмасынмы.

– Балда-майда йөзәрсең, әтисе дә урында эшли, үзе дә вазыйфалы кеше, – диүенә Хисмәт:

– Ул бит миннән олы, озата баргач та үзен әллә кемгә куеп эредән чирттерә. Миннән башка үзенә тиңнәрен таба алмадымы әллә? – дигәч, күрше апасы:

– И-и, хатын-кыз иркәләнеп кенә карыша, ир-егетләрдән көлгән булалар. Үзләренә игътибар сизсәләр, кызларның башы әйләнеп зиһене тарала башлый. Зиһене таралган кеше ни сөйләмәс. Яшькә олы хатынның куены кайнар, коймагы майлы була. Ташла шул Өметдин кызын. Алар нәселендә хатыннар астыртын була, – дип тезде дә тезде күрше апасы. Аптырагач, Хисмәт өйләреннән үк чыгып китәргә мәҗбүр булды. Әнисе дә бер көнне:

– Әллә, улым, Зәкия апаңны тыңлыйсыңмы? Бер дә шул Өметдин нәселенә күңлем ятып бетми, – дигәч:

– Куй әле, әни, юк-бар белән башыңны катырма. Бер дә кешедән ким яшәмәбез. Күреп тор, бездән дә яхшы яшәгән гаилә булмас, – дип, кырт кисте Хисмәт.

Ә Сәбилә каникулы бетеп укырга китәр алдыннан, җаен туры китереп, Хисмәтнең муенына ук асылынды. Егет аңа:

– Кунак ашы кара-каршы. Яңагым әле булса кызарып тора, –  диде.   Ә үзе Сәбиләне кочаклап алып әллә кайларга да күтәреп алып китәргә әзер иде. Сәбиләдән үч алдым дип үзен үзе юатты, аннан, Зөлфинәгә күрәләтә хыянәт итеп аны ташлап китә алмый бит инде. Яңадан кабынып китәм дигән мәхәббәт хисләрен ихтыяр көче белән кире сүндерде.

Зөлфинә белән киләсе атнага никах та укытырга сөйләштеләр. Әйе, Зөлфинәсен, берсүзсез, Сәбиләгә алыштыра алыр иде, тик Хисмәт кеше алдап өйрәнмәгән. Бигерәк тә хатын-кызны. Шуңа да үзен алдаганнарны беркайчан да кичермәде. Балаларын да шуңа өйрәтте. Зөлфинәне алдап ташлап китсә, аның вөҗданы яраланыр, күңеле мәңгегә китек калыр иде. Түзде. Сәбиләгә, ничек кенә авыр булмасын, “юк” дип әйтә алды. Сәбилә дә, күрәсең, аңлап;

– Их син!!! Үз бәхетеңне үзең таптаган кеше! – диде дә, һич көтмәгәндә, егетне яңадан кочаклап суырып-суырып бер үбеп алгач, “бар кит, күземнән югал”, дигән кебек этәреп үк җибәрде. Тагын нәрсәдер әйтергә теләп, егетнең күзенә бер мизгел яндырып карап торды да, берни дәшми китеп барды.

Менә шул чакта яңгылышмадымы икән Хисмәт? Юктыр, мөгаен. Алар бит Зөлфинә белән бер-берсен шулкадәр хөрмәт итеп, яратышып яшәделәр.

Хисмәтнең борчулы, газаплы уйларын капыл гына бүлмәгә кайтып кергән Сәлим бозды. Чыраенда бер җыерчык-фәлән юк. Бите шоп-шома. Үзеннән, ирләргә хас булмаганча, татлы хушбуй исләре килә. Күзләре өстәлгә менеп каймак урлап, этлек эшләгән песи күзе кебек елтырый. Бар кыяфәтеннән ниндидер бер ялагайлык, елмаюлы ясалмалылык аңкып тора. Җитмәсә, мактанчык та бит әле үзе. Нишләп андыйларны хатыннар ярата соң? Байлыгына кызалармы? Әллә инде гомере буе җиңел-җилпе эштә генә йөреп, һич ватылмый-имгәнми ирлек көчләрен шушы яшләренә кадәр саклый алгангамы? Килгән көнендә үк бер яшь кенә хатынкайны ияртеп кайтты. Бөтен сөйләгәне: үзенең ничек юктан акча ясый алганы, теге рәесне ничек алдаганы, бу бухгалтерны ничек акылга утыртканы да, кайсы авыл-шәһәрдә ничә сөяркә тотканы турында иде. Әле дә бүлмәгә кайтып керүе белән, өстендәге плащын сала-сала:

– Менә шулай, Хисмәт, минем шул авылда улым белән кызым үсә. Зөлфинә исемнәрен дә әйткән иде. Хәтеремнән чыгып тора. Исемнәрен  дә минең исемгә туры килерлек итеп куштым дигән иде, – дип, өзелгән истәлекләрен яңадан ялгап сөйләп китте. Хисмәт үзененең балаларының исемнәрен чагыштырып карады. Кызы Сәлимәсенең исеме бу ахмакның исеменә туры килә килүен, ә улының исеме – юк. Ник берәр хәрефе туры килсен, ичмаса. Ә Сәлим, сөмсез, һаман үзенең юньсез истәлекләрен барлый. Әйтерсең дә, ул шакшы истәлекләренә бөтен гәүдәсеннән баткан, һәм шул пычрак аяклары белән Хисмәтнең күңеленең түренә үк менеп китте. Була бит кайбер кешеләр: ишек тә шакып тормый пычрак аяк киемнәре белән өеңә килеп керәләр дә, түреңә үтеп, тирес тазартып йөргән киемнәре белән диваныңа йә кәнәфиеңә үк җәелеп утыралар. Син шулкадәр әрсез дорфалыктан бер сүз дә дәшә алмый телсез каласың. Ә теге юньсез син дәшмәгән саен аягындагы пычрагын келәмеңә ышкып тазартырга тотына. Хисмәт тә шул хәлдәрәк иде.

– Зөлфинәне утыртып алып кайткан көнне үк сындырдым. Клубта эшли иде. Өйләре авылның теге очындарак. Җырлап җибәрсә… ул тавыш, ул моң! Тегенди-мондый артисларың бер якта торсын. Әтиләренә ике кышлык утын, агасына мунчалык агач китереп бирдем. Жәл түгел. Урманда агач беткәнмени. Йөри торгач, үзем дә чак гашыйк булмадым тегеңә. Авырга калды.

– Авырга калдым, өйләнешергә туры килер, – дип куркыта, теңкәгә тия башлагач, паспортны чыгарып күрсәттем. Паспортта өйләнгәнем генә түгел, малай да язылып, мөһер сугылган. Өйләнмәсемне белсә дә барыбер очрашып йөрдек. Ярты төн үткәч бакча артларында, килешенгән урында көтеп тора мине. Үзендә ул буй-сын! Аллаһы Тагәлә биргәч бирә бит. Әйтәм бит, ул җыр-моң, ул аяклар! Ә толымнарын сүтеп җибәрсә, теләсә нинди ир-егетләрне тилертерлек. Билләһи, чәчләре тез башларына чаклы төшеп тора. Минем әлеге яшәгән карчык яшь чагында да бик һуш китәрлек түгел иде. Бер өйләнгәч нишлисең, яшисең инде. Әмма байлыгы чиксез. Райкомда әтисе икенче кеше булды. Авылда иң беренче җиңел машинаны мин алдым, – дип мактанды.

Хисмәт бу минутта үзенең булачак кайнагасына мунча бурасы бураганын, Өметдин бабаеның тау итеп кисеп ташлаган утынын ярнын исенә төшереп утырды.

Сәлим, Хисмәтнең боегып, каядыр тәрәзәгә карап утырганын күреп:

– Син мине тыңламыйсың да шикелле? Төсең дә үзгәргән, сырхауладыңмы әллә? Әллә үзебезнең табибны чакыртыйммы? – дия башлады.

– Юк, кирәкмәс. Минем дә яшь чаклар искә төшеп китте. Миндә дә андый хәлләр булып, Сәбилә исемле бер чибәр күңелемне яулады, – дип алдашты. Тавышы үзенә, әйтерсең дә, җир астыннан, ниндидер торба эченнән чыккан кебек ишетелде. Ә үзе: “Нигә алай әйттем әле? Минем бит чит хатыннар белән мәңге булганым юк. Сәбиләне ни дип китереп кыстырдым? Ул бит Стәрлетамакта яши. Мәңге андый хатын түгел ул”, – дип уйлады. Бер ул белән кыз дип сөйли, мөгаен, игезәк булгандыр балалары дип, өзек-өзек фикерләде. Түзмәде:

– Әллә балаларыгыз игезәк тудымы? – дип сорамыйча булдыра алмады. Сәлим бүлмәдәше үзен игътибар белән тыңлый дип уйлап, тагы да җанланыбырак китеп сөйләргә тотынды.

– Юк, игезәк түгелләр. Кызын азактан бүләк иттем, – дип, нәрсәнедер исенә төшерепме, әллә кызык күреп, берчә кеткелдәп, берчә гөрелдәп көлеп алды. Бер мизгел нәрсәдер исенә алып, башын чайкап торганнан соң: – О-о-о, монысы аерым бер маҗара. Колхозга түрә булмасам да, дилбегәсе үз кулымда иде, – дип, дәвам итте. – Бер-ике ел үткәч, Стәрлетамак базарында ничектер ялгыш кына килеп очраштык. Тәүге баладан соң теге, малай, бөтенләй йомрыланып, матураеп киткән киткән. Ул янбашлар, ул ботла-ар! Билләре тагы да нечкәреп киткән төсле. Ә күкрәкләре... Җәйге җииңел генә күлмәге аша түшләре төртеп тишеп чыгарга тора. Гәүдәсенең һәр борылышы, һәр йомры урыннары күзне кытыклап, йөрәкне җилкендерә. Райкомда эшләгән бабайның каты кулы булмаса, күптән хатынны ташлап качкан булыр идем. Җитмәсә, бабай район үзәгендә миңә эш тә сөйләшеп куйды. Тәк што, качарлык түгел. Менә шунда, базарда, күрешергә сөйләшеп вәгъдәләштек. Профкомнан ял йортына ике юллама кулга төшердем. Берсен, әлбәттә, Зөлфинәгә тоттырдым. Икәүләп барып рәхәтләнеп ял иттек.

Сәлим ничегрәк ял иткәннәрен тәсфилләп сөйләргә керешмәкче иде дә, төшке аш вакыты җитте. Халык ашханәгә кузгалды. Хисмәт бу бәндәдән котылырга форсат табылганга шатланып, бүлмәдән җәһәт кенә чыгып китте. Ашханәгә барып тормыйча табибка китте. Бүген үк кайтып китәргә теләвен әйтте. Табиб хатынның, аптырап:

– Бәй, абзый кеше, нәрсә булды? Әле тагы бер атна вакытың бар. Рәхәтләнеп ял итеп бетерегез, – диюенә бераз югалыбрак калды. Чөнки аның башында төрле уйлар берсен-берсе бастырышып гү киләләр иде.

– Өйдә карчыгым сырхаулап киткән. Үземнең дә кәефем бик шәптән түгел, сагындым, балам, – дигәч, табиб бабайга тагы бер карап алды. Үзе эчтән генә “күрәсең, нәрсәдер булган, ахры”, дип уйлап алды һәм:

– Әйдә әле абзый кеше кан басымыңны үлчәп карыйк, – дип, бабайның кан басымын үлчәп, йөрәк тибешен санады.

– Кан басымың күтәрелгән, йөрәгең дә ешрак тибә. Менә шушы даруларны аптектан алып эчеп ятып тор. Кирәкле кәгазьләрне мин әзерләрмен. Кызлар ярты сәгатьтән кертеп бирерләр, – диде.

Табибәнең сүзләрен әллә тыңлады Хисмәт, әллә юк. Уйларында һаман Зөлфинәсе иде. “Табибка нигә болай дип әйттем әле? Хатыным мәрхүмә булганга озакламый биш ел тула бит”, дип уйланды.

Аннан ул туры почта бүлегенә китте. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, анысы төшке ялга туктаган булып чыкты. Шундагы урындыкларның берсенә барып утырды. Йөрәге урыныннан кубып, чатанлаган ат  сыман тарсылдап тибеүеннән бераз басыла төште. Берсеннән-берсе котсыз  хатирәләр бер сүнеп, бер яңардылар, күңелен кара песи булып тырнадылар. Их, нигә дип шушы ял йортына килергә ризалашты соң ул? Килене белән улы үгетләп жибәрделәр шул. Имеш:

– Бар әти, әзрәк ял итеп кайт, – дигән булдылар. Җитмәсә, улы машинасы белән китереп үк куйды.

Хәтеренә балалары килеп төшкәч, шикле уйлары тагы аны урап алды. Балалары бу турыда беләләрме? Белмиләрдер. Ә белгән булсалар? Мөгаен, беләләрдер. Шуның өчен дә аны көчләп диярлек ял йортына җибәргәннәр алар. Зөлфинәсе мәрхүмә булгач, кызы ничек әнә тырыс-мырыс килеп, сырты белән торды. Авылда да беләләрдер. Юктыр, белмиләрдер. Белсәләр, берсе булмаса берсе ачуланышканда ычкындырыр иде. Алай дисәң, аның бик дошман кешесе дә юк.

Гайбәт дигән нәрсә ул шундый әйбер: теләсә нинди тишектән, теләсә нинди ярыктан үтеп керергә сәләтле. Тишек-тошык булмаса, ул үзенә барыбер юл таба, барыбер үтеп керә. Аңа бер нинди дә дивар, таш коймалар киртә була алмый. Сәлим, Хисмәткә сөйләгән кебек, тагы берәрсенә сөйләгән булса? Йә булмаса, берәр таныш-тонышка сайраса? Алай дисәң, балалары, авылдашлары тарафыннан үзенә карата һичбер кыек сүз, ишарә сизмәде. Ә кызы, Сәлимәсе, мөгаен да, әнисенең вафатын авыр кичерде, шуңа бераз читләшеп торды. Хатын-кыз затыннан бит. Хатын-кыз күңеле усак яфрагы кебек. Әз генә жил иссә дә дерелдәп лепердәргә тотына.

 Балалары – аныкы. Ярар, бу юньсез Зөлфинә белән булды да ди. Ә малай —Сәлимнеке. Һичшиксез, аныкы!

Улы тәүдә туды. Беренче бала. Әй шатланган иде Хисмәт ул чакны. Күкләрдә очып йөрде. Гәрәен хатыны Уфада тапты. Бала вакытыннан алда җиде айдан туды. Зөлфинә апаларына кунакка барган иде, шунда табып кайтты. Кәгазь-документлар да шуны дәлилли иде. Хисмәт ышанды. Хатыны аны шулай алдар дип башына да китермәде. Менә хәзер килеп аңлады. Бала вакытында туган. Тик Хисмәтне генә алдаганнар. Хисмәт исәпләвенчә шулай чыга. Җиде айдан туган балалар бик зәгыйфь булалар. Еш авырыйлар. Ә бит аның Гәрәе бер авырып караса! Тешләре дә вакытында чыгып, тәпине дә вакытында китте. Әнә нинди таза булып үсте. Хәзер менә улым дип әйтә аламы аңа Хисмәт? Аның андый хокугы бармы? Кызлары Сәлимә дә хатыны шифаханәгә барып кайткач туды. Җитмәсә, Зөлфинәсе:

– Ял йорты бигрәк килеште. Монда хастаханәдә авырга калганымны белмәгәннәр иде, шифаханәдә табиблар барган көнне үк кулыма кәгазь китереп тоттырдылар. Аерым диета, аерым дарулар язып бирделәр, – дип мактанган булды. Барысы да туры килә. Әмма улының исеме Сәлимнең исеменә охшаш түгел ләса.

– Бабай, әллә авырыйсызмы? – дигәнгә дертләп китте. Каршында бер яшь кенә хатын-кыз басып тора икән. Хисмәт, ниндидер шуклык эшләгән бала-чага кебек, кызарынып, уңайсызланып куйды. Жавап таба алмый интекте. Сорауның мәгънәсе зиһененә барып җитми торды. Кинәт кенә кибеп киткән иреннәрен ялаштырып алды. Тик авызы бөтенләй кипкән булып чыкты. Коры теле белән кытыршы иреннәре өстеннән йөртте һәм, чак-чак телгә килеп:

– Юк, юк, балам, уйланып кына киткәнмен. Почта да ачылган икән, – дип, почта ягына карап елмайгандай итте. Моңсу, тонык күзләре белән яшь хатынга карап алды да: – Ярый, кызым, рәхмәт сиңа, – дип, урыныннан торды. Тик йөрәге кинәт китереп чәнчүдән чак кычкырып җибәрмәде. Йөзен чытып, хәлсезләнеп кире урындыкка утырды. Теге яшь бичә бабайның хәле бик шәптән түгел икәнен күреп, нинди ярдәм кирәге турында төпченде.

Янында чит кеше басып торганга аңа тагы да читенрәк булып китте. Әйтерсең дә, бу чит хатын аның уйларын ишетеп тора, нинди хисләр кичергәнен күзләренә карап укый. Шуңа да Хисмәт кыздан ярдәм көтеп түгел, ә тизрәк котылырга теләп:

– Кызым, шушы номер белән өемә шылтыратыгыз әле. Мине тиз арада килеп алсыннар. Өйгә кайтасым килә, – дип, аңа телефон номеры язылган кәгазь белән кесәсеннән чак табып алган йөзлек акча тоттырды.

Теге хатын почтага кереп киткәч Хисмәт тагы үз уйларына батты. “Нигә өемә шылтыратам? Минем бит хәзер өем дә юк. Хатыны үлгәч, өйне сатып, малае янына күчеп килде бит ул. Өй акчасына элек җыйган акчаларын да кушып улына машина алдылар. Их, дөнья, нигә бу хәлләрне алдан, яшь чагында белмәдем икән?” – дип ачынып уйланды.

Почтадан теге кыз чыгып аңа өйләренә хәбәр итә алганы турында әйтте. Кызга олы яштәге бер хатын да ияреп чыгып Хисмәткә ниндидер бер дару төймәсе каптырды. Су да алып чыккан икән. Бер стакан су да эчеп җибәргәч Хисмәтнең йөрәк чәнчүе басылгандай булды. Хатыннар аны үзе яшәгән корпусның ишек төбенә кадәр озатып куйдылар. Теге яшь хатын, аңарга калган акчасын тоттырып:

– Бабай, кичке сәгать алтыга улың килеп җитәчәк, әзерләнеп тор, – дип, саубуллашып китеп тә барды. Хисмәт саубуллашып, рәхмәт әйтергә дә өлгерә алмый калды. Һәм ул, кыз әйткәннәрне онытмаска тырышып:

– Кичке алтыга. Кичке алтыга капка төбенә барып басарга кирәк. Кичке алтыга әбизәтелне, – дип, онытмас өчен берничә тапкыр кабатлады.

Җәйнең көне озын, бер сәгате үтми җанга тия. Ярый әле Сәлим каядыр чыгып киткән. Хисмәт, барлы-юклы әйберләрен көчкә җыеп сумкасына тутырды. Урын-җир әйберләрен җыештыручы хатынга тапшырды. Утырып, кичке алтылар җитәсен көтә башлады. Тик теге юньсез генә кайтып кермәсә ярар иде дип, Аллаһка ялварды. Еш-еш сәгатенә карап алды. Үзе яшәгән бүлмәгә тагы бер кабат күз йөгертеп чыкты. Сәлимнең караватына күз төшерде. Мендәре астыннан бер кара нәрсә күренеп тора. Хисмәт, урыныннан торып, мендәрне күтәреп карады.

Дөрес уйлаган икән, анда Сәлимнең документлары ята. Күп уйлап тормый, Хисмәт аның паспортын ачып карады. Ул инде тагын бер тапкыр “бу шул кешеме икән?” дигән сорауга җавап эзли иде. Паспортта Сәлим яшь матур күренә. Тик Хисмәтнең улына бер генә дә охшашлыгы юк. Колак, күзләр, маңгай бөтенләй охшамаган. Хисмәт, тынычланып, паспортны кире урынына куярга дип япты. Тик әлеге дә баягы шик һәм тәкъдир безне кулдан тотып җитәкләп йөртә шул. Хисмәт, ирексездән, тагы бер тапкыр Сәлимнең исем-шәрифләренә күз салды. Анда “Фәләнов Сәлимгәрәй Фәләнович” дип язылган иде. Документларны кире мендәр астына тыкты. Башына чак барып җитте. Менә ни өчен Зөлфинәсенең улларына Гәрәй исеме куштырасы килгән! Туганнарын да котырткан булган, күрәсең. Алары да бер тавыштан: “Гәрәй – матур исем. Чын ирләр исеме”, – дигән булдылар.

Хисмәтнең тагы йөрәге чәнчеп, башы сулкылдарга тоттынды. Хәле бетте. Кызы Сәлимә, улы Гәрәй исемле. Ә бу явызның исеме – Сәлимгәрәй!

Сәгать бишләр тулуга, нәрсәдер исенә төшереп,  Хисмәт карт урыныннан сикереп торды. “Вәт, юньсез баш, ахмак мин”, дип, үзен әрләде. Улы бит алданрак та килеп җитәргә мөмкин. Ә Сәлим белән йөзгә-йөз очрашсалар? Сәлим үзенең улын һичшиксез танып алачак!

Тыштагы саф һаваны сулап басып торырга исәбе бар иде д,ә барып чыкмады. Каршыга Сәлимгәрәй очрады. Аның:

– Нәрсә булды, нигә болай бик тиз кайтырга уйладың? Төсең дә качкан, әллә өеңдә бер-бер хәл булдымы? – диюенә саруы кайнап, төксе генә:

– Булмады. Барысы да әйбәт. Эшсезлектән туйдым, – дип җаваплады. Тегенең автобус тукталышына чаклы озатырга теләвен белгәч, бөтенләй ачуы кабарды. Үзен тыеп кала алмыйча, шулай да, тынычырак булырга тырышып: – Ашка төшкән таракан кебек кыланасың. Синнән башка барып җитә алмас бу дип уйлыйсыңмы әллә? Туйдым, берегезне дә күрәсем килми, – диде.

Сәлимгәрәйнең, аптырап:

– Ярар, кордаш, мин әзрәк озата барып, саубуллашыйм гына дигән идем, – диюенә түзмәде. Тавышын күтәрә биреп һәм аның үзеннән өч яшькә кече булыуына ишарәләп:

– Миңа кордаш булырга синең әле танавың кипмәгән. Армиядә дә хезмәт итмәгән кеше ничек минем кордаш булсын? Мактанчык! – дип, тегене үзенчә кимсеткән булды.

Ә Сәлимгәрәй, бернәрсә аңламыйча, бу бик сәер, дәшмәс кешенең болай кылануын үзенчә фаразлап:

– Болай карап торуга ару, тәрбияле генә күренә иде. Бөтенләй шыр тиле икән, – дип, кәефе кырылып бүлмәсенә кереп китте.

 

***

Гәрәй әтисенең үз әтисе түгел икәнен әнисеннән ишетте. Үләр көнендә әнисенә азрак хәл кереп,  хәлен белергә килгән улы белән кызын янына чакырып алды да:

– Мин, балаларым, озакламый дөнья куярмын, ахры. Төшемә керде. “Әни үлде” дип, әтиегезне ташламагыз. Туган атагыз булмаса да ул сезне карап үстерде. Белмәде сезнең чит кан икәнен, үз баласы кебек күрде, – дип әйтеп салды. Әйтергә дә теләмәгән иде дә бит, күрәсең, әҗәл алдыннан зиһене буталды. Әллә инде шайтан котыртты. Белмәссең. Кызы Сәлимә, җитмәсә, аңламыйча кабатлап сорады:

– Ничек инде безнең әти түгел. Безнең әти кем соң алайса? Ул кайда? – дип, берьюлы тагын әллә ничәмә сорау биреп ташлады.

Зөлфинә артыгын ычкындырганын аңлавын аңлады да бит, тик соң иде шул. Аңлатып, барысын да сөйләп бирергә хәле калмады. Ул тик:

– Соңыннан аңлатырмын, соңыннан. Әзрәк ял итим. Талчыгып киттем, – дип, күзләрен йомды. Һәм бүтән күзен ачмады.

Менә бишенче ел Гәрәй ике ут арасында. Бишенче ел бер сорау кара корт булып йөрәген кимерә. Әтиләре аларның үз балалары түгеллеген беләме? Әллә юкмы? Кай чакларны мәрхүмә әнисен шелтәләде: “Их, әни, әни, нигә дип шулай әйттең син? Белмәгән булсак, яхшырак буласы иде”. Ә кайчакларны әтисе беләдер, сизенәдер кебек тоелды. Белсә дә, белмәмеш булып кылана кебек тоелды аңа. Әниләре үлгәч, сеңлесе:

 – Үзебезнең әти булмагач, без аны карарга тиешме, безнең әти кем соң ул? —дип, абыйсыннан әллә ничә сорады. Бүтән сорар кеше дә юк. Читләрдән сорамассың бит инде. Абыйсы:

– Мин белмим. Минем өчен әти бер генә. Миңа бүтән әти кирәкми. Әтине үзем карыйм, – диде. Сәлимә шулай бер сөйләшкәндә:

– Әллә әтинең үзеннән сорыйбызмы булмаса? – дип ычкындырган иде дә, абыйсы бала башы чаклы йодрыгын сеңлесенең борынына китереп терәде. Ачуланып:

– Менә моны беләсеңме? Бирермен мин сиңа. Ишетеп кенә калыйм. Муеныңны борып очырырмын, – диде. Шуңардан соң Сәлимә бу турыда башка сүз катмады. Гәрәй, күңеленнән генә, берәр вакыт җаен туры китереп әтинең кылларын чиртеп карармын әле дип уйлады.

Әле менә бүген әтисенең ял йортыннан кеше аша шылтыраттырып кайтырга теләвен ишеткәч, хафага калды. Нәрсә уйларга да белмәде. Әтисенең капка төбендә үк чыгып көтеп торуына бөтенләй аптырады. Бөтенләй бетеренеп, картаеп киткән үзе. Иңсәләре төшеп йөзенә яңа сырлар өстәлгән, булган сырлары да тирәнәйгән төсле. Ә бит ял йортына ничек теләп, шатланып киткән иде.

– Нәрсә булды, әти? Әллә ял килешмәдеме? Нигә болай бик тиз?

– Әллә инде улым. Авырып торам. Мөгаен да, кояшта магнит бураны купкандыр, – дип, шаяртырга чамалаган иде дә Хисмәт, барып чыкмады. Ничектер, бик күңелсез булып китте.

Машинада Гәрәй әтисенең үзенә карап-карап алуына тәүдә игътибар да итмәде. Ә Хисмәт үзенчә фикерләде. “Буй-сыны минеке. Чәчләре, күзләренең төсе дә минеке кебек. Сәлимәсе бөтенләй Хисмәтнең бертуган сеңлесенә охшаган. Моны әнисе исән чакта ук әйтә торган иде. “Кызың бигерәк үзебезнең якка тарткан. Холык, уңганлыклары безнең каннан”, – ди торган иде”.

Хисмәт берничә тапкыр: “Әниең сезгә берәр әманәт-мазар әйтеп калдырмадымы?” – дип сорарга талпынып караган иде дә, батырлыгы җитмәде. Тозсыз сорау. Улым дөрес аңламас, дип уйлады. Шуннан инде бүтән уйлар биләп алды. “Нигә, үзенең баласы булмаслык идемени? Булды бит, булды. Хатыны икенче авырын төшертте. “Әле иртә, Гәрәебез бераз ныгынсын”, – дигән булды. Аннан соң, эштән бирделәр дигән юллама белән ял йортына барып кайткач, кызлары Сәлимә туды. Сәлимәдән соң да әле тагы ике балалары туарга тиеш иде дә бит. Зөлфинә аларына да: “Болары исән үссеннәр. Заманалары бит замана төсле түгел. Хәзер бит сан түгел, ә сыйфат кирәк”, – диде. Башка дәлилләр, башка сәбәпләр табып, тәки ирен күндерде. “Фамиляне дәвам итәргә – улың, кияү кирәксә, кызың бар,” – дип тынычландырды. Нигә шунда ир булган кеше: “синеңчә генә түгел, минемчә дә булсын әле” дип, өстәлгә сукмады соң? “Барысын да үстерәбез. Табасың гына!” – дип кырт кисәсе булган.

Елыйсылары килде Хисмәтнең. Тик күзеннән яшь таммады. Бәгыре чакматаш булып каткан иде аның бүген.

Шулчак ул машина көзгесенә күз төшерде дә катып калды. Ни селкенә алмый, ни кычкырырга тамагына төер утырды. Куркышыннан чәчләре үрә торды. Кул сыртындагы йоннарына кадәр торып бастылар. Бөтен тәненә каз тәне калыкты. Машинаның арткы урындыгында тешләрен ыржайтып көлә-көлә скелет-сөлдә утыра түгелме?! Аңа хәтта теге сөлдәнең тешләре шыкылдавына чаклы ишетелгән кебек булып китте. Күзләрен чак көзгедән алып, берчә куркышыннан тик кенә утырды, берчә бизгәк тоткандагы кебек калтыранырга тотынды. Саташам, ахры, дип, уртын тешләп карады. Авырта. Кулын чак кузгатып үзенең ботын чеметте. Авырта. Улына күз кырые белән генә карап алды. Юк, Гәрәй күрмәде дә, сизмәде дә шикелле. Тагы ныклабрак, игътибар белән карап-карап алды. Улының күзе юлда иде. Хисмәт күземә генә күренде, ахры, дип уйлады, бераз тынычлана төште. Барча булган ихтыярын җыеп, борылып арткы урындыкка карады. Урындык буш, беркем юк. Кире көзге аша карарга курыкты.

Хисмәтнең кайчандыр әллә берәр китаптан укыганы, әллә берәрсеннән ишеткәне бар иде. Имеш, һәр көзге – үзенчә серле бер дөнья. Имеш, тылсымын белсәң, аннан кешенең үткән тормышын да, киләчәген дә белеп була икән, ди. Тик монда сөлдәнең ни кысылышы бар?  Әмма баягы күренеш Хисмәтнең күз алдыннан һич китмәде. Сөлдә әле тешләрен шыкылдатып шаркылдап көлде, әле, бер сүз дәшми, картның кулбашына сөяк бармаклары белән суккалады. Инглизләрнең “һәр гаиләнең шкафында сөлдә-сер яшеренеп ята” дигән әйтемен ишеткәне бар иде Хисмәтнең. Ул көлгән булган иде. “Кемдә-кемдә, ә безнең гаиләдә андый нәрсәнең булуы мөмкин түгел”, – дип бәхәсләште. Ә менә бүген килеп, теге сөлдә машинаның арткы урындыгында утыра. Ул гына да түгел үзенең сөяк бармаклары белән кулбашыннан сыпырып, тешләрен шыкылдатып буш, галәмәт зур авызы белән ыржаеп көлә…

Фото: Magnafic.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сөлдә. Хикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас