

Соңгы вакытта чирлəштереп
торды шул. Ябыкты, тəне иттəн
төште. Яше дə байтак булгач, бу
үзгəрешлəрне бер дə яхшыга юрамадылар. Тик үзенең генə хəлен
бөтенлəй өметсезгə чыгарасы
килмəде. Ябыга төшкəненə дə игътибар бирмəде. Ит кунак кына ул,
дип уйлады.
Чире кай төштə икəнен төгəл генə
əйтə алмый, мəгəр йөрəк чəнчə
инде. Хəлен алып авырта. Менə
əле соңгы авыраеп киткəнендə
ничə көн тамагына ризык бармады,
авыз тəме юк. Ашый алмагач, ашказанында да бар микəн? Авыртынгач,
йокы юк. Ялгыз кеше төнен үлеп
китүдəн куркып та йоклый алмый инде.
Хəл белергə килгəн улы аны
тəмам түшəктə күрде.
– Бəйрəм арасы, ныклап авыраеп
китсəң, нишлəп ятарсың берүзең?
– дип, үзлəренə алып китəргə булды.
Өен ягарга, тавыкларын карарга
əйтеп тормадылар. Улы:
– Бер арада үзем килеп əйлəнермен əле, – диде.
Белгəндəй, тавыкларына коры
бодайны ялгаш тутырып салган
иде. Бүрəнə арасыннан көрт кереп
тора – сусасалар, шуны чукырлар.
Улы гаилəсе белəн район
үзəгендə яши. Аллаһыга шөкер,
гаилəле, балалары бар. Хəзер
гаилəсез, дуадак каз сыман йөргəн
ир-ат күп. Кызлары – үзлəре күптəн
дəү əни, тик менə торган урыннары
гына җир читендə. Аныкылар,
шөкер, барысы да башлы-күзле.
Ялгызлык язмасын беркемгə дə.
Улын башкача мəшəкатьлəп торасы булмасын дип, утырып китəргə
җыенды. Алмашка җиңелчə кием-салымын капчыгына тутырды.
Гəүдəсе күренеп кечерəйгəн ананы
улы җитəклəп алды. Капка төбенə
үк терəтеп туктатылган машинага
чыгып утырдылар.
Кыен иде. Нəрсə дисен? Картлык.
Бар кеше бəйрəм итəргə əзерлəнгəндə, əнə улы, гаилəсен калдырып, аның артыннан йөри.
Ирексездəн, күкрəген ярып, ыңгырашулы-уфтанулы аваз чыкты.
– Авыртамы? – диде улы, аңа
борылып.
– Авырта да. Сезне дə җəфалыйм
бит əле менə.
– Җəфаламыйсың. Ял көннəре,
эшкə барасы юк. Дəваханəгə дə
кереп чыгабыз əле.
Карчык үзенең табибларга,
шəфкать туташларына тудырасы
мəшəкатен уйлап, каршы килмəкче
иде, тыелды. Улы үзенчə эшлəячəк
иде. Аннан, күренсəлəр дə ярый
инде. Чыкмаган җанда өмет бар,
дигəндəй, барыбер кара җир астына кереп ятасы килми икəн шул.
Быел ятып чыкты əле ул район
үзəгендəге дəваханəдə. Файдасы
тиде бугай, яман ару йөрде шуннан
соң. Кайчан ятканын гына төгəл
исенə төшерə алмады. Бəрəңге
алган вакытта булмады микəн?
Карадылар, тыңладылар, йөрəген
яздырдылар да:
– Əби, кереп ятасыңмы əллə? –
диделəр.
Гаҗəп, авылда əле генə
дəваханəдə урын юк, беркемне дə
салмыйлар икəн, дип тордылар
ласа. Үзе дə теге вакытта бик авырлык белəн генə элəкте. Күршелəренең кече улы районда зур бай.
Сүзе кайда да үтемле икəн, ул
булышты.
Əле ни, үзлəре əйткəч, сиксəнгə
таба барган кортканы дəвалыйбыз
дип торганда, ничек каршы
килəсең? Кыймады. Шул арада
килене килеп җитте, терапия
бүлегенə урнаштырып йөрде.
…Яңа ел килеп җиткəн дип тормаганнар, палаталарда кешелəр бар
иде. Авыру бəйрəмнəрне карап тормый шул, үзенчə эшли. Болар да
бəйрəмдə дəваханəдə ятасы
язмышлары белəн килешкəн, ахры.
Башта карчыкны бер палатада да
кабул итəселəре килмəде. Үзлəре
бер-беренə иялəшеп, бер калыпка
кереп алганнар, күрəсең.
– Бездə болай да кеше күп, əнə
күршедə икəү генə ята, – дигəн булдылар əүвəлге кергəнендə.
Болары исə:
– Күрше бүлмəдə үзегез кебек
өлкəн яшьтəгелəр. Алар белəн
җайлырак булыр, – дигəннəр иде дə…
Килене усалланып алды:
– Анда керергə дигəн идек, монда
җибəрделəр. Олы кеше белəн палатадан палатага йөрибезмени
хəзер? – диде.
Шуннан болары сүзлəрен кире
алган сыман булды. Əллə, кем
белə, бəлки, чынлап та олы кешегə
үз тиңнəре белəн рəхəтрəк булыр,
дигəннəрдер. Уйларында тарсыну
галəмəте бөтенлəй булмагандыр.
Карчыкның үзенə генə шулай тоелгандыр. Ул сүз көрəштергəнне эндəшми генə тыңлап торды.
Катышмады. Аннан:
– Минем алай бер зыяным да
юк, – дип кенə куйды.
Өстендə чəчəкле ситса күлмəк,
жимпере җылы гына. Иягеннəн уратып, почмаклап бəйлəгəн яулыгы
башыннан төшкəне юк. Калын гамашы өстеннəн ак оекбашлар, алар
пычранмасынга носкилар кигəн.
Кып итеп торган кортка, беркемгə
бер мəшəкате юк. Караватка менеп
ятса, юка гына калган гəүдəсе
сизелми дə, əллə кеше бар, əллə юк.
“Бер зыяным да юк”, – дигəн иде, бик дөрес.
Яңа елга да озак калмый, караңгы
күптəн төште. Юк, юк, килене ризасызлык билгесе сиздермəде, кайтып китəргə дə ашыкмады. Урнаштырды. Ап-ак урын җəймəлəрен
җайлап җəйде. Салкын түгелме,
дип хəстəрлəде.
– Килеп йөрмəгез инде башкача.
Миңа бернəрсə дə кирəкми.
Ашыйсым да, эчəсем дə килми, –
диде ул, киленен рəхмəтлəр əйтеп
озатып калганда.
Үзе дə килен булган кешедер,
палатадагы хатыннарның яшьрəге,
аныкын озатканда, кичке бəйрəмнəн
соң бик иртə кузгалып булмасын
күзаллап:
– Иртəгə соңрак кына килсəгез дə
була. Монда ашаталар, – дип калды.
Кан басымын үлчəгəч, прием
покойда дару биргəннəр иде, шул
исенə төште. Бар кесəлəрен актарып, кечтек кенə төймəне эзлəп
тапты да кабып куйды.
Пимасын салып утырган иде.
Хатыннарның берсе каяндыр табып
тəпечкəлəр китереп бирде, аннан
савыт-саба хəстəрлəде, карчыкның
чынаягына кичке аштан калган салкын чəен бүлеп салды. Үзлəре дə
яңа гына кергəннəр, чəй кайнатыр
нəрсəлəр юнəтмəгəннəр, ахры.
Бəлки, чəйлəр кайнатып йөрерлек
хəллəре дə булмагандыр. Əйе,
йөрерлек булсалар, дəваханəгə
кереп ятмаслар иде əле.
Əллə даруның сихəте тиде, əллə
айларга сузылган ялгызлыктан соң,
ачык йөзле ярдəмчел бу хатыннар
янына килеп керүдəн, авыру белəн
көрəшү хөкемендəгелəр белəн үзен
тиң тоюдан карчыкның хəле
җиңелəеп киткəндəй булды. Чир
бер аңарда гына түгел. Чир белəн
бəла-каза агач башыннан йөрми,
кеше башыннан йөри.
Шундый уйлар үтте күңеленнəн.
Аннан сөйлəшүлəргə колак салды,
палатадашлары белəн кызыксына
калды. Битарафмын дисəң дə,
вакыйгалар агышына керергə туры
килə, чөнки хəзер теге кесə телефоны дигəн галəмəт белəн туктаусыз сөйлəшəлəр бит. Аңа да читтəге
улы алып биргəн иде шуны. Алар
шылтыратканда кай төшенə басарга икəнен дə өйрəтте. Тавышы
ишетелсə, кулына ала, эндəшкəннəренə җавап бирə, тик үзе башлап сөйлəшергə булдыра алмый.
Шылтыратыр сəбəбе дə чыккан
кебек түгел.
Хатыннарның яшьрəк күренгəне
телофонын куярга да өлгерми. Əле
берсе шалтырата, əле икенчесе.
Бик кирəкле кеше микəн, барысы да
гаҗəплəнə, борчыла аның дəваханəгə кергəненə. И өзелəлəр инде,
Яңа елда өйдə булмыйсың дип. Чир
бəйрəмгə карап тормый шул,
язмышка язылганны кабул итəргə
тиешсең. Язмышның да үз законы,
үз планы дигəндəй.
Йөрəге бəлəкəйдəн таза булмаган бу хатынның. Авылда тормыш
арбасына бер җигелгəч, тартырга
кирəк. Чирлемен дип, бот күтəреп
ятып булмый. Мал-туары ишле,
сөтен-маен сатып, тишек-тошык
ямый инде. Алай эшнең җайлысын
тапкан, басудагыларга ашарга
пешерə. Кышка кергəч, бөтенлəй
җиңелгə кала, идарə тирəсендə
вак-төяк йомыш кына үти. Тик ире
атналап читтə эшлəп йөргəч, мал
карау берүзенə авырга туры килə.
Авыл җирендə шулай шул: үз
йортыңдагы бетмəс-төкəнмəс
мəшəкать эшкə чутланмый. Гəүдəгə
һиммəт үзе, шуңа мескенемне “аю
кебек таза” дип уйлыйлар инде. Сүз
сөрешеннəн шунда ук төшенде
əбиегез: шофер ире ял итəргə генə
кайтып йөри, бөтен авырлык хатын
җилкəсендə. Өстəвенə, быел сугым
вакытында өзлеккəн, мал эчəге
юышырга йөреп, салкын тидергəн.
Хəзер бу эшне башкарырдайлар
берəн-сəрəн генə, ярдəм сорап
килгəн кемне кире борасың?
Шуннан өстəлгəн дə өстəлгəн, бары
җыелып, тəмам аяктан егылган.
Монда чак өстерəлеп килеп кергəн.
Əйе, чынында да авылда бик
кирəкле кеше икəн. Юкка гына
эзлəмилəр үзен, тагын берəрсенə
кирəге чыккандыр.
Хəзер алай телефоннан сөйлəшерлек булган инде. Кызы быел
мəктəпне тəмамлый икəн. Аны
укырга кертергə кирəк. Үзе ятимлек
белəн укый алмаган, бердəнберен
ничек тə кеше итəргə тырышуы.
Əзрəк күзе ачылгандай булгач,
хатын, үзенең авыруын онытып,
бəйрəмне үзлəре генə каршылаячак ире белəн кызы өчен борчыла
башлады.
– Гранат алдыгызмы? Виноград
беткəнмени? Урамга да чыршы
чыгарып утыртыгыз. Тышкы утны
кабызып куегыз. Якты, ямьле булсын!
Хатыннарның икенчесе янына
кызы килергə җыена. Анысының
телефонга исе китми, артык шылтыратып бимазаламыйлар да.
Барысы белəн дə сөйлəшеп вакыт
сарыф итə торганга охшамаган. Бик
тыныч, бик сабыр күренə. Балалары
озак көттермəде. Икесе дə студентлар икəн. Тормышта тагын бер кызы
барлыгы аңлашылды. Балаларына,
аннан бигрəк тə үз-үзен тотышына
караганда, яше байтак булырга
тиеш. Тəрбиялелеге, тотнаклылыгы, укымышлылык кыяфəтеннəнме,
үзенə бер дə олы яшь бирə торган
түгел.
– Син дə килдеңмени? – диде
анасы, җитү, үзеннəн биек булып
үскəн улын кочагына алып.
– Мин сакчы аңа. Үзе генə йөрергə
курка, – диде тегесе, апасына
ымлап. Тышта күптəн караңгы
төшкəн шул.
Кыз сумкасын бушатып сөйлəнə бирде:
– Менə салат. Мантыны синең
кебек, суынмасын дип, тастымалга
төрдем.
Банка белəн алма-чия компоты
чыгарып куйды. Əнисенең хəлен
сорашып, өй вакыйгаларын барлагач, кайтырга җыендылар. Болары
əллə ни шаулап бəйрəм итəргə
җыенмый, ахры.
Хатыннарның икенчесе һаман
телефонда:
– Залга матур ашъяулыкны
җəйдеңме? Шкафның аскы тартмасында. Арнольдка очсызлы колбаса алдыгызмыни? Əйбəт булган. Эт
елы бит, аны сөендерергə кирəк.
Пилмəннəреңне тактага тезеп куй.
Ананас салатына йомырка кушсаң
да була. Арыдыңмы? Ярар, ял ит
инде, акыллым. Үскəнем инде
минем, – дип, кызын үсендереп,
мактап алды да беразга тукталып
калдылар. Кушылганнарны үтəп
бетерергə вакыт кирəк бит. – Өйдə
булганда үзем ни мичкə каз да куя
идем, – дип уфтануы белəн
күрсəтмə-киңəшлəргə вакытлыча
нокта куелды бугай.
Балаларын сөеп-кочаклап озатты
да, күршелəрен сыйларга ашыкты
тегесе. Əбинең дə тəлинкəсенə
салат бүлеп салды, манты куйды.
Куе-кызыл төстəге, ымсындырып
торган компотны агызды. Гаҗəп,
əби дə үтереп ачыкканын тойды.
Ашамлыкларның исе дə, төсе дə
ымсындырып, авыз суларын китереп тора иде. Ул, ничə көнгə беренче тапкыр ашыйсы килеп, авызына
ризык капты.
Салат дигəннəре, нəрсəлəр
салып бутаганнардыр, яшьлəр
шуның белəн мəш килə инде, бик
тəмле, аның тешсез авызына туры
килгəн йомшак иде. Тавык ите дə
бар сыман, əчкелтем җимеш тəме
дə килгəн кебек. Хатыннар бу
заманча ризыкның нəрсəсе җитүҗитмəвен тəфсиллəп сөйли-сөйли,
шулай ук яратып ашады. Дəваханəдəге аштан соң бу ризыклар
аларга да бик тансык иде. Биредəге
ризык белəн генə тукланып, организмнарын чистартырга исəп тотканнар икəн дə, бер генə көнгə
кагыйдəдəн читлəшергə булдылар.
Мантыны да бик яратты əбиегез.
Үзенең болай ризыклануына аптырап, сыйларны мактап туймады.
Сөенə-сөенə, барчасына да рəхмəтлəрен яудырды. Дөнья белəн
алыш-бирешен өзеп, түшəккə яткан
карчык яшəргə булды əле. Күрше
палатадан килеп кергəннəрнең
берсе белгəн кешесе икəн. Хəлəхвəл сораштылар, уртак танышларын барладылар, хəзерге тормышның яшəп туймас рəхəтлегенə
сөенделəр.
Дөнья тəгəрмəче алга тəгəрəде,
болай булгач, туктамады.
Карчыкны палатада шундук үз
иттелəр. Чынлап, бер зыяны юк
аның. Аягында йөри, тавыш-тыны
чыкмый, йокласа – йоклый, йокламаса, əйлəнгəлəп, карават
сиртмəсе шыгырдатмый. Шəфкать
туташларыннан рəхмəтле күзен
алмый. Хатыннарның яшьрəгенең
хəле артык шəптəн түгел əлегə,
система дигəннəрен дə аңа алыштырып кына торалар. Əбиегез икенче көнне үк җиңелəеп киткəндəй
булды. Ятыбрак торырга тырышкан
хатынга төшке ашны алып килə,
тəлинкə-җамаякларын чайкап куярга булыша. Боларын, эшкə яраганына сөенгəн сабыйларча, һич
авырсынмый, канəгатьлек белəн
башкара. Дөньяга гомер буе файда
эшлəгəн кеше ул. Хəзер генə
дəрманы, кодрəте киткəч тə.
– Бальниста ятуны əйтəм…
Карыйлар, рəхмəт. И-и-и, бигрəк
əйбəт карыйлар бит. Минем нинди
файдам тигəн инде? – диде ул,
ап-ак урын җəймəлəрен авыр эштəн
кан тамырлары бүртенгəн, көрəн
төскə кергəн куллары белəн сыпырып.
…Ничек дөньяга рəхмəтле булмасын ул? Атасы сугыш яраларыннан
вафат булып, анасы башкага кияүгə
китсə дə, урамда калмады, детдом
дигəн упшый казанга да элəкмəде.
Сугыштан соңгы юклык чоры иде.
Картəнисе белəн картəтисенə
сыйды. Иркəлəү, сөю күреп үсмəде,
дисəң дə… Əткəсенең хəлсез куллары белəн аркасыннан сөеп яратканын һич онытасы түгел. Хəсрəт
тоймаган вакытлары – ахирəтлəре
белəн уйнап туйгач, җəйге кичлəрдə
кызарып баеган кояшка сүзсез генə
карап тəмəке тарткан əтисенең как
сөяктəн генə тезлəрендə кичке
чыкта юешлəнеп өшегəн тəпилəрен
җылытып утыруның рəхəтлеклəре
дə хəтерендə.
Наз телəгəн сабый күңеле өчен
шулар җитə иде. Ерак та түгел,
урман аша гына авылда əнкəсе дə
бар əле аның. Тик ул аныкы гына
түгел шул инде.
– Кияү катырак безнең… – ди дə,
күрше карчыклар белəн сөйлəшеп
утырганда, калган сүзлəрен əйтеп
бетерми картинəсе. Монысы ничек
буладыр, кызга бик аңлашылып
бетми. – Аналыдан анасыз үсə.
Сабыйны да сыйдырса соң шунда…
Соңгы сүзлəрнең үзенə кагылганын аңлый кыз, тик сиздерми.
Картəнисе авызыннан əнкəсе белəн
үзенə кагылышлы берəр өметлəндергеч сүз чыкмасмы дип
тыныбрак тора да, көткəне акланмагач, чүпрəктəн корылган курчаклары белəн тагын да ихласрак
уйнарга тотына.
– Ир-ат шулай инде. Ярар, аның
каравы, кызың тормышлы. Үз балалары да булгач инде. Исəн булсын-
нар, яшəп кенə ятсыннар. Монысы
сезгə сыя инде. Үзегезгə иптəш,
озакламый кул арасына керə башлар, – дию белəн сүз бетə.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Фəнзəлия Бəдертдинова 1960 елда Борай
районының Шабай авылында туган. Башкорт дəүлəт
университетын тəмамлап, озак еллар район
гəзитендə эшли. Чəчмə əсəрлəре Башкортстан "Китап"
нәшриятында күмəк җыентыкларда дөнья күрде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Язучылар
берлеге белəн берлектə авыл тормышына багышлап
игълан иткəн конкурста “Кəсеп кадере” һəм “Миңа
бернəрсə дə кирəкми” хикəялəре 3нче урын алды. Ə
инде “Казан утлары” журналының нефтьчелəргə
багышланган “Хəзинə” конкурсында “Хəзрəт чишмəсе”
əсəре дипломга лаек булды.