

Ә ханым исә шактый чаялардан, ахрысы, аңа карап елмайган килеш сүзен дәвам итте:
– Менә мин дә китап китергән идем әле… Шуны урынына куйыйм дигән идем.
Шулай дисә дә, үзе китабын куярга ашыкмады. Билал да күрсен дигән сыман, китергән китабын аның күз алдында тотып тора бирде. Билал ирексездән китапка карады – Ясунари Кавабата. Аңа таныш түгел исем.
– Мөмкинме? – дип, ханымга таба кыюсыз гына итеп кулын сузды Билал. Аннары китапны кулына алып, сакланып кына эчен ачты, әсәрнең исеме урысча «Стон горы» икән. Кызык исем бит әле бу – тауның ыңгырашуы. Кызык та, серле дә…
Каршысындагы чибәр ханым китергән менә шушы ачык сары тышлы китапны өенә алып кайтып ялгызы гына калып укыйсы килде Билалның! Һәм ул, рөхсәт сорап, чибәр ханымга төбәлде:
– Мин дә укыр идем бу матур китапны…
Шунда әлеге чибәр рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Укыгыз соң! Мин аны тапшырдым бит инде!
Аның менә шушы сүзләре, әнә шулай үз итеп, өендәге шикелле иркенләп көлә алуы Билалга ул чакта канат куйды, аңарда ниндидер эчке ышаныч уятты. Менә шушы мизгелдә Билал алда булачак вакыйгаларга рөхсәт алды кебек тоелды.
Аннары алар, янәшә атлап, үзләре яшәгән өйгә таба атладылар. Килгән чагында шактый көчле яуган яңгыр хәзер инде туктаган диярлек, берәм-сәрәм генә тамгалап тора, тигез асфальт өстен, анда уйдык-уйдык булып җәелгән суларны ялтыратып кояш чыккан. Ул кояш, тар юлның ике ягына тезелеп үскән агач яфракларында меңгә вакланып, мең төрле төсмерләр белән балкый, уйный, шаяра. Октябрь аеның башында менә шушындый һава тору, май аендагы сыман җылы булу Билал өчен бик сәер иде. Әмма күңеле, җаны бик шат. Ул моңа бик тә сөенә.
Чибәр юлдашы белән алар зонтларын кулга тотып, ашыкмыйча гына сөйләшеп кайттылар. Вика исемле икән ул, үзен шулай дип таныштырды яшь ханым. «Гадәти исем түгел бу, – дип уйлап куйган иде ул чакны Билал. – Бу чибәр ханым үзе дә андый-мондый гына булырга охшамаган…»
Әлбәттә инде, башта китаплар турында сөйләштеләр – китапханәдән кайталар бит.
– Мондый кечкенә шәһәрдә шуның хәтле бай китапханә булыр дип һич тә уйламаган идем, – диебрәк башлады бугай ул чагында сүзен Билал.
– Менә шундый инде безнең шәһәр! – дип балкыды бу сүзләргә Вика. – Кечкенә дә төш кенә! – Аннары үзе нәрсәгәдер кызарып та китте. Үзе дә кечерәк буйлы ич! Шуны уйлап куйды бугай.
– Сез монда күптән йөрисезме инде? – дип сорады Билал, сүзне туктатмау өчен.
Ә Викага үзе турында сөйләү өчен, күрәсең, әнә шундыйрак бер сорау гына кирәк булган да инде. Ул рәхәтләнеп, иркенләп үз хәлләрен тезеп китте.
– Тагын кая барасың, нәрсә эшлисең инде?..
Бу арада нинди китаплар укуын әйтеп алды: Иван Бунинның дүрт томын да өенә алып кайтып, ай буена шуны гына укып яткан икән.
Бу ханымның болай эшли алуы бик тә гаҗәп тоелды Билалга, һәм ул моны Викага да әйтте. Ә Виканың моңа бер дә исе китмәде.
– Көннәр буена өйдә ятып нишләп кенә бетерим соң мин! – дип башлады ул сүзен.
Чыннан да, аның ире танкист икән. Аларны, эшелонга төяп, өчәр-дүртәр айга полигонга җибәрәләр, ди. Каядыр еракка… Танктан атарга өйрәнергә.
– Ә кызың…
– Һи-и, үзе уйнап йөри ул шунда! Күрше кызлары белән әвәрә килә гел. Йә аларда, йә бездә…
– Монда таныш хатыннарың да юкмы?
– Бар иде дә, аларны күптән түгел Германиягә күчерделәр. Ул да офицер хатыны иде, ә офицерларның шулай бит инде: бүген монда, иртәгә тегендә дигәндәй…
– Синең ирең дә бүтән җиргә күчәргә теләмиме соң?
– Танкистларны бигүк күчермиләр шул… Аннан соң үзенең дә урын алыштырасы килми аның.
Аннары алар бермәл тын гына кайттылар. Дөньяны күзләп. Ә Билал ишеткән сүзләрен акрын гына эченнән барлап, аңлап җитәргә теләде.
Өйгә якынлаша башлагач, Билал ир хатыны белән янәшә кайтып килүе өчен уңайсызланырга тотынды, сүздән дә калды диярлек. Ә Викага исә бармы-юкмы: ул рәхәтләнеп сайравын белә, мондагы тормыш, тынгысызлык турында сөйли, үзе дә сизмичә, күрше гаилә хәлләренә күчеп китә. Ә Билал тыңлаганын сиздереп кенә кайта.
Шулай итеп, үзләренең баскычларыннан менә башладылар. Биредә инде Вика да тынып калды. Менә өченче кат, менә аның ишеге… Вика каяндыр шуннан, ишек төбендәге палас кисәге астыннан ачкыч табып алды. Аннары, ашыкмыйча гына, йозагын ачты. Ә Билал башта бераз тукталып, Вика белән саубуллашу өченме, көтебрәк торды да аннары, уңайсызлык сизеп, акрын гына кузгалырга теләде. Ләкин ул Вика яныннан узып китәргә өлгермәде.
Вика аңа:
– Менә мин шушында яшим инде! – дип эндәште. Аның ишеге, кулыннан ычкыныпмы, бөтенләй киерелеп ачылып киткән, ә Вика үзе бу якта Билалга карап басып тора. Ирексездән Билал да өй эченә күз салды: анда ярым караңгы һәм шактый тар коридор күренә, бераз үткәч кием элгече, ахрысы.
– Ярый… әйбәт… – дигән булды Билал, бик тә кыенсынып кына.
Ә Вика дәшми, елмаеп аңа карап тик тора.
Билал башын иде дә акрын гына атлап үз катына менеп китте. Көч-хәл белән:
– Сау булып тор… – дип әйтә алды.
Үзенә кайткач, ул байтак вакыт тынычлана алмый ишекле-түрле йөренде, балконга чыгып шактый гына басып торды, яңадан өенә кереп, музыка кабызып караган булды… Әле генә бик тә кызыгып алып кайткан яңа китабы да ни өчендер үзенә тартмады аны.
Армия тормышы озак уйланып йөрергә мөмкинлек бирми ул. Югарыдан тикшерү киләсе билгеле булгач, полкның бөтен кече офицерлары солдат янында, казармаларда кунып яши башлады. Ашау да шунда – полк ашханәсендә үтә иде. Кызык та, кызганыч та инде ул солдат ашханәсендә ашап йөрүләр!
Мең газап белән булса да, бөтенесен дер селкеткән, бик тә куркытып торган тикшерү дә узып китте. Казармалар буйлап олпат гәүдәле генераллар вәкарь белән атлап йөрде, ә алар киткәч, офицерларга ике тәүлек ял бирделәр. Ягъни янәшәдә генә булган полкка барып йөрисе юк дигән сүз инде бу! Тагын ирек!
Беркөнне алып кайткан китабын иркенләп укырга җай чыкты Билалга. Ялының тәүге көнендә үк шуңа ябышты ул. Ясунари Кавабата кешеләр тормышындагы гап-гади нәрсәләр турында яза, әмма аларны шундый тирән тоеп, нечкә кичереп бара – ирексездән туктап уйланасың. Әнә шундый гап-гади, ләкин олы мәгънәле, матур мизгелләрнең чын хасиятен аңлап, кичереп, үз күңелендә сакланырлык итеп сеңдереп китәсе килә аларны. Әйе, бу әдипкә бер дә юкка гына Нобель бүләген бирмәгәннәр икән! «Үз халкының, япон халкының милли психологиясен иң тирән ачкан иҗаты өчен» дип биргәннәр икән аңа дөньяның иң олы әдәби бүләген.
Укый-укый да көнен төрләндерү өчен, урамга чыгып кайта Билал. Андый чагында инде хәрби киемен кимәсә дә, накидка бөркәнергә мәҗбүр була. Чөнки коеп яуган яңгырдан кечкенә зонтик кына коткара алмый. Бөтен җиреңә үтәрдәй булып ява шул Ерак Көнчыгышның көчле яңгырлары!
Ә бер кичне соң гына Билалның ишек кыңгыравы шылтырады.
«Бу вакытта кем булыр бу?!» – дип уйлады Билал. Уйнап торган музыкасын сүндермичә генә ишеккә таба китте. Ул җиңелчә генә эләктереп куелган иде, Билал шылт итеп келәсен борды да ачып җибәрде. Һәм… һәм, авызын ачып, баскан җирендә катып та калды: аның алдында кулына тәлинкә тоткан Вика басып тора иде! Өстендә җиңел халат кына, үзе шундый да шәп бизәнгән – күзне алырлык түгел. Житмәсә, елмая…
Билал бер сүз әйтә алмыйча басып тора иде, Вика җайлы гына иттереп, сүзсез генә аның яныннан эчкә үтте. Билал ишеген ябып аңа иярде. Ул төш күрә сыман иде…
Ә Вика бүлмәнең уртасынарак узды да, һаман да елмайган килеш:
– Менә тәмле әйбер пешердем дә сине искә төшердем… – диде.
Тәлинкәсен ачкан иде: анда пар бөркеп торган кыстыбыйлар. Монысы тагын бер мәртәбә гаҗәпләндерде Билалны. Ул аптырап Викага карады.
Вика исә:
– Син аптырама, хәзер аңлатырмын… – диде. Аннары, як-ягына карана-карана:
– Өстәлең кая соң синең? – дип сораган булды.
Билалның кухнясы кергәч уң кулда иде. Вика шунда үтте, өстәл өстенә тәлинкәсен куйды һәм шундагы артсыз урындыкны алып утырды.
Билал, бик аптырап:
– Ә кызың?.. – дип сорап куйды.
Вика, бик тә тыныч кына:
– Ул күптән йоклый инде! – диде. – Мин аны иртә ятарга өйрәттем.
Бер мизгелгә тынлык урнашты. Билал өстәл янында нишләргә дә белмичә басып тора.
Кыен хәлдән Вика коткарды аны:
– Йә, менә сиңа кунак килде… Әйдә, чәй эчеп алыйк инде.
Шуннан соң гына:
– Ә, әйе шул, әйе! – дип, Билал кабаланырга тотынды. Аның беркөн бик тә кызыгып сатып алган кызыл шәрабы бар иде, шуны өстәлгә куйды, бүтән вак-төяк эзләп тапты… Ә үзе Викага ни өчендер күтәрелеп карарга кыймады.
Ул шулай кабымлык эзләп йөргәндә, Вика:
– Ә син минем ни өчен кыстыбый пешергәнне беләсеңме? – дип сорады.
Билал белми инде, әлбәттә, каян белсен! Шуңа күрә: «Юк!» – диде.
– Минем әбием бик яратып пешерә торган иде аны, ул өйрәтте мине кыстыбый пешерергә.
– Ә әбиең ничек өйрәнде микән соң? Сезнең милләт кешесе белми ич аны.
Шул чакны Вика тагын бер мәртәбә Билалны аяктан ега язды:
– Ә минем әбиемнең әбисе татар кызы булган! Тумышы белән Пенза ягыннан.
Бу сүзләрне ишеткәч, Билал, арлы-бирле йөренгән җиреннән туктап, Викага озак кына карап торды. Ә тегесе елмайган да шулай ук аннан күзен алмый…
– Менә сиңа мә! – дип куйды Билал, чын-чыннан шаккатып.
Аннан соң алар өстәл янына утырдылар. Билалның мондагы бөтен тормышы буйдакларча иде, шуңа күрә шәрабны да ул чәй эчә торган чәшкегә салырга мәҗбүр булды. Вика гаеп итмәде тагын.
Шәрабны күтәрик дип бер матур сүз әйтмәкче иде Билал, аның ниятен Вика бүлде:
– Юк, син башта кыстыбыйны авыз итеп кара әле!
Шулай шул, ничек үзенең башы җитмәгән соң әле Билалның…
Үзе кайнар, үзе тәмле, үзе шундый йомшак иде ул кыстыбый.
– Вика, бу хәтле тәмле ризыкны мактарга мин сүз таба алмыйм! – диде Билал. – Бу хакта бары тик шигырь юллары белән генә әйтеп бирергә мөмкин!
– Соң, алайса, шигырь белән әйт!
– Шулаймы?! Алайса, менә болай дибез:
Улеглась моя былая рана –
Пьяный бред не гложет сердце мне.
Синими цветами Тегерана
Я лечу их нынче в чайхане.
Вика исә, елмайган килеш, Билалның әйтеп бетерүен көтеп кенә алды да, бер сүз әйтмәстән, үзе дәвам итеп китте:
Наливай, хозяин, крепче чаю,
Я тебе вовеки не солгу.
За себя я нынче отвечаю,
За тебя ответить не могу.
– Ах, Есенин! Ах, молодец! – дип, шул мизгелдә Билал кунагының кайнар, кап-кайнар кулын кысты. Онытылып, әсәрләнеп кысты. Вика да аның кулын озак кына җибәрми торды шикелле.
Аннары тагын болай дип тә өстәде:
– Ул шигырьнең соңгы юлларын хәтерлисеңме соң?
– Төгәл үк түгел, – дигән булды Вика.
– Ул шигырь менә болай дип тәмамлана:
И на дверь ты взглядывай не очень,
Всё равно калитка есть в саду…
Незадаром мне мигнули очи,
Приоткинув чёрную чадру.
Әлеге сүзләрдән Вика ни өчендер бераз кызарып китте кебек. Кулы да чәшкегә таба үрелде…
– Сергей Есенинның шушы «Фарсы мотивлары» өчен күтәрикме әллә? – диде Билал, кунагына соклана-соклана. – Кара әле, бик кызык кына килеп чыга түгелме соң?!
– Нәрсә кызык? – дип сагая калды Вика.
– Ә менә шул: татар нәселеннән булган мин һәм син Ерак Көнчыгышта утырабыз һәм шулай ук Есенин шигырьләре аша Көнчыгыш, Шәрык аһәңнәрен кабатлыйбыз, шуны сагынабыз кебек. Чыннан да! Монда бер бөек мәгънә бар түгелме соң?! Көнчыгыш ул бөек нәрсә ич – яңа көн, яңа тормыш башлану! Әйдә, шуның өчен!
Артык патетик булып китә язган тостын әле ярый шунда туктата алды Билал.
Вика һич тә кыстатып тормады, Билал белән бергә күтәреп барды. Байтак кына сөйләшми утырганнан соң, ул башын аска иебрәк болай диде:
– Бүген үземнең ялгызлык газабымны онытасым килә минем, Билал…
Яшь офицер моңа ялгап нәрсә әйтергә дә белмәде.
– Ярый, Вика… – дия алды ул аңа.
Ә бераздан Вика: «Минем йокым килә…» – диде дә ипләп кенә аның диванына барып урнашты.
Чыгып киткән чагында, кайнар пышылдап:
– Мине онытма син, яме… – диде ул.
Җавап итеп Билал тагын бер мәртәбә аның иреннәреннән суырып үпте.
Аның янына кунакка кергәләп йөрде Вика. Ул еш кына үзенең ялгызлыгыннан зарлана иде, бик яшьли кияүгә чыгуына үкенә. Мондый чакларда, чыннан да, Билал аның хәлен аңлаган шикелле була, чөнки Вика урта мәктәпне тәмамлау белән аңа өйләнеп, әти-әнисе яныннан, яшьлегеннән алып киткән бит аны хәрби училище тәмамлаган ире.
Билалның алар фатирына аяк басканы булмады булуын. Ничектер курка, кыенсына иде ул.
Ә аннары инде Билалның гаиләсе килде – хатыны белән кызы. Аның хатыны белән Вика дуслашып та киттеләр, кызлары да бергә уйный башлады. Әллә инде моны Вика юри үзе шулай китереп чыгарды? Кем белсен?!
Вика вакытын уздыра алмый аптырый иде. Билалларга кичкырын ук керсә дә, чыгып китәргә бер дә ашыкмый. Балаларны уйната, аннары Билалның хатыны белән чүпрәк-чапрак турында сөйләшә башлыйлар. Бу сүз инде бетми-төкәнми көннәр буе дәвам итә ала, аның очы-кырые күренми. Гаиләсе килгәч, Билал кибеттән телевизор алып кайткан иде, кич буе бергәләп шуны карыйлар. Әйбәт кенә карап утырганда, экранга көтмәгәндә япон, кытай дикторлары килеп керә, моңа сәерсенеп, көлешеп алалар.
Бер кичне әнә шулай, юк-бар сүз белән мавыгып, Билалларда бик озак утырды Вика. Инде аның кызы да, Билалның кызы янына ятып, дөньясын онытты. Вика беренче мәртәбә «үземә төшәм» дия башлаганда сәгать уникенче ярты иде бугай инде. Аннары да шактый тоткарланды әле.
Ә инде тәмам җыенып, баласын кулына күтәргәч, кызгандырып, мескен бер тавыш белән:
– Хәзер баскыч караңгыдыр инде, үзем генә куркам… – дия башлады.
– Озатып куй, чыннан да, әллә кемнәр очравы бар! – диде Билалга хатыны.
…Баскычтан да төштеләр, аларның ишеген дә ачып бирде Билал. Вика аңа эчкә керергә ымлады, ул үзе бала күтәргән иде.
Ишекне япты да шунда ишек янында басып тора бирде Билал. Ә Вика тиз генә барып баласын караватына салды, аның өстенә япкандай итте һәм тиз арада Билал янына килеп җитте. Үзе еш-еш сулый.
– Сине сагындым…
Билал ипләп кенә аны кочаклап алды, сабыр гына үпте. Ул арада Вика ишек белән бүлмәне аерып торган бәләкәй чаршауны тартып куйды, алар ярым караңгы әнә шул аралыкта калдылар.
…Аннары да кич утырырга еш кереп йөрде Вика. Алар Билалның хатыны белән нәрсә турында гына сөйләшмәделәр икән! Серләренең кайберләрен хатыны кайчак Билалга да чишә иде. Мисал өчен, бервакыт ул: «Бу Вика үзенең кызын һич кенә дә ярата алмыйм дип әйтә», – дип аптырап утырды. Мондый сүз Билалны да шактый сәерсендерде. Ничек алай була ала икән ул? Барыбер ана кеше бит кызына. Ике төрле милләт орлыкларының бер-берсеннән үзара этелүе түгелдер ич инде бу хәл?
Шунысы кызык: Билал алдында Вика беркайчан да үзенең ирен хурламый иде. Кайсыбер хатыннар, танышу белән, үзенең ирен яманлый башлый. Ә Вика нишләптер алай итмәде. Әллә Билалның хәтерендә генә калмаганмы? Әллә монысын онытканмы ул?! Менә хәзер Виканың ире дә, аның төсе-кыяфәте дә бөтенләй истә юк бит! Шуның сыман аның турындагы сүзләр дә онытылгандыр, бәлки?.. Ә, әйе, Вика иренең бик тә кырыс кыяфәт белән йөрүен аз-маз хәтерли икән Билал. Кечерәк кенә буйлы һәм үтә усал чырайлы бу адәм чын армия кешесе иде. Шуңа күрә аның үз гомерен тимер танклар арасында үткәрүе дә табигый, дөрес бер эштер сыман тоела иде Билалга.
Билалның Ерак Көнчыгыштагы ике ел гомере акрынлап булса да узып китте. Менә хәзер, егерме еллап вакыт узгач, хәрби тормышның тынгысызлыклары, атналар буе хәрби өйрәнүләрдә йөрүләр, машиналары ватылып кышкы тайга уртасында җәфа чигүләр, шулай бер төнне якында гына аюларның усал үкерүләре, хәрби объектлар саклаганда, төннәр буена керфек какмый чыгулар яисә кайсыбер төннәрдә дөм караңгыда торып полкка, казармага чабулар түгел, ә бәлки, бөтенләй башка, андагы күңелле, җанга якын күренешләр искә төшә. Теге авырлыклар акрынлап онытыла бара, ахрысы. Ә менә йөрәккә сеңгән мизгелләр һич тә хәтердән чыкмый.
Иң соңгы көнне, инде менә китәбез дип, фатирларында машина килгәнен көтеп утыралар иде. Зур әйберләр инде берничә көн элегрәк поездда, контейнер белән озатылган. Үзләре белән вак-төяк нәрсә салынган сумкалар гына.
Шулчак аларга Вика килеп керде. Үзе генә. Байтак гомер сөйләшеп утырдылар, һәм бераздан Вика саубуллаша башлады. Иң элек аның хатыны белән саубуллашты ул. Ә аннары… Аннары Билалның каршына килеп басты да, Билал нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, искиткеч җитезлек белән аның муенына асылынып кочаклады һәм Билалның хатыны алдында аны озаклап иреннәреннән суырып үбеп алды! Аннары шундук, Билал нәрсә булганын аңышып өлгергәнче үк, ул аларның фатирыннан чыгып та йөгерде! Билал да, аның хатыны да моңа шаккатып калдылар!.. Хәтта ишекләре дә ачык калган иде Вика артыннан!
Әнә шул урында идәнгә кадаклаган шикелле озак, бик-бик озак басып торды Билал.
…Менә хәзер дә, егерме ел гомер узгач та, Билал бер кузгалмыйча һаман әнә шул урында басып торадыр шикелле тоела. Һәм аның бәгырен ниндидер гаять ачы, гаять кызганыч, әрнүле хис телгәли. Вика бик кызганыч булып китә аңа. Ничектер, салкын котып уртасында бер ялгызын калдырып киткәндәй, олы кыенсыну сизә Билал аның каршында. Жәлләү хисе белән әнә шул ике тойгы гел аралашып тора Билал күңелендә.
Ясалма фәһем сурәте.