

...Билал яшәгән өй тыныч урамда. Ул урамның ике ягында озын зифа буйлы тупыллар һәм әлеге үтә дымлы субтропик климатта рәхәтләнеп, җәелеп үскән, ләкин Билал танып, белеп бетермәгән башка купшы агачлар, куаклар. Бихисап сандагы нечкә озын ботаклы, шундый ук озынча нәфис яфраклы куаклар узып баручыларның җанын иркәләүче тере бер музыка чыганагы булып утыралар.
Урамы киң, йортлар бер-берсеннән ерак урнашкан, ләкин ике яктан ике тротуар сузылып, алар уртадагы юлдан төз агачлар рәте белән аерылып куелгач, урам бик киң тоелмый. Шуңа күрә атлавы да ничектер уңайлы, күңелгә тынычлык бирә, зур шәһәрләрнең галәмәт киң проспектлары кебек кешене куркытмый. Кичен йөреп керергә чыккан карт-коры һәм яшь балалы хатын-кызлар да урамның уртасыннан йөри икән монда. Машиналар сирәк үтә – аулак, тын урам булгангадыр инде…
Әнә шул урамны һәм аның тирәли утыртылган төрле-төрле агачларны күзли-күзли, сирәк-мирәк йортларга күз сала-сала, Билал шактый ерак китте. Берзаман шушы бәләкәй шәһәрнең читенә үк барып чыкты ул. Соңгы йортның кечкенә генә бәрәңге бакчасыннан ары биек куе үлән белән капланган сазлык башланып китә иде. Инде эңгер төшеп килсә дә, Билал искәреп алды: якындагы тауга хәтле шулай сузылган, ахрысы, бу сазлык. «Бу якта тайга, сопка һәм сазлык», – диләр иде аны, дөрес икән, дип уйлап куйды ул. Болай булгач, Кытайга ни өчен кирәк икән соң бу җирләр?
Ул бирегә килеп чыкканчы, моннан дүрт ел элек ике ил арасында булып алган зур бәрелеш шулай тиз генә исенә төште, тик әллә ни озак та тора алмады Билал күңелендә. Монда вакытлы гына кеше булгач, «җир басып алу» дигән канлы һәм дәһшәтле вакыйга да шәхсән аңа кагылмый сыман иде. Шунлыктан моңа бик исе китмәде. Тик менә бу сугышта – ике олы империя арасында җир өчен чыккан бәрелештә – якташ егете – Билал белән бер яшьтәге егет һәлак булды. Менә монысы инде бәгырьгә пычак. Ни өчен, нәрсә хакына бирәләр соң безнең газиз егетләребез үзләренә Ходай тарафыннан бүләк ителгән гомерләрен?!
Янәшәдәге өйләрдә берән-сәрән ут ала башлаганнар иде – тәбәнәк тәрәзәләрдә кабынган ул утлар тыштан караганда бигрәк тә игътибарны җәлеп итә. Әнә шуларга сокланып карый-карый узды ул, кире кайткан чагында. Юка ак пәрдә аша урамга бөркелеп чыккан ул утларда ничектер Билалның үз фатирында булмаган аерым бер җылылык – әйбәт хуҗабикә йортында гына була ала торган өй, гаилә җылысы сизелеп тора иде. Тәрәзә яктысында тагын да күзгә ташланыбрак, тагын да балкыбрак утыручы яран гөлләр, гүяки ул әнә шул җылыга, йомшак-назлы мөнәсәбәткә сусап, караңгы урамнан якты-җылы өй тәрәзәсенә килеп сыланган бер сукбай йөрәк. Билалның үз йөрәге, үз җаны да әнә шул яран гөлләргә тиң.
Гомере буена әнә шундый балкып утырган гөлле тәрәзәләргә сокланып туя алмады Билал. Ул гөлләр аңа бу өйдәге яктыны, җылыны булдыручы һәм аны саклаучы назлы, акыллы хатын-кыз булуы турында сөйли. Әнә шул бер билге буенча гына да Билал бүген дә бу гаиләнең бәхетлеме-түгелме икәнен әйтә алыр иде кебек…
Ул һаман да өенә кереп китәргә ашыкмый әле. Яшәгән йорты янына ук килеп җитсә дә, һаман шунда әйләнгәләп йөри. Инде тәмам караңгы төшсә, ичмасам, өйгә кереп китәргә җиңелрәк булыр иде дип уйлый. Ә болай әле урам, тыштагы хозурлык аның игътибарын үзенә тартып, аны биләп тора, ахрысы…
Тагын шулай бераз йөренгәч, инде керим булмаса дип, кызурак адымнар белән кузгалган иде, шулчак югары каттан бер тәрәзә ачылды да, хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Светик, кызым! Өйгә керегез инде!
Билал ирексездән башын күтәрде, югарыга карады. Кинәт кенә карагач, ничәнче кат икәнен дә аера алмады, тик бер тойгы шундук бәгырьне телеп үтте – Билал тәрәзәсеннән кычкыралар түгелме соң! Аның тәрәзәсе кебек күренде әлеге ачык тәрәзә. Халат кына кигән бер ханым зур тәрәзәнең бер бүлеген тоташ ачкан да ишегалдында, үзенең тәрәзә төбендә генә диярлек уйнап йөрүче кечкенә кызларга кычкыра икән. Бүлмә эчендә ут яна, музыка авазы ишетелә. Тәрәзәнең ачылмаган бүлеме турысында гөлләр утыра…
Менә шушы күренеш Билалның хәтеренә мәңге онытылмастай бер тылсымлы картина булып кереп калды. Кичке эңгер, ачык тәрәзәдәге чибәр ханым, тәрәзә төбендәге гөлләр, өй эченнән тышка сибелгән җылы яктылык һәм шуларның барысына иң тирән мәгънәне өстәүче талгын музыка… Музыка…
Тәрәзәдәге ханым әле һаман китми, күрәсең, кызларын көтә.
Билал да аннан күзен ала алмый. Сихерләнгән сыман озак, бик озак карап тора.
Бераздан ул һушына килгәндәй була. Болай тору яхшы түгел икәнлеген чамалап ала һәм… өенә керергә дип җыенган кеше, үзе дә аңламастан, тагын бераз йөреп килергә дип, тын калган урам буйлап китеп бара.
Аның бөтенләй башы эшләми, күңелендә әллә нинди давыл.
Шактый вакыттан соң зиһенендә мондыйрак уй чуала башлый. Теге ачык тәрәзә аның фатиры астында булды түгелме соң?..
Инде тәмам күз бәйләнгәч, йөрәгендә кузгалган давыл басыла төшкәч, Билал яңадан өйләре янына әйләнеп килде. Хәзер инде теге тәрәзә ябып куелган, ләкин әле пәрдәсе тартылмаган. Шуңа күрә ул Билаллар йортындагы иң якты тәрәзә булып, бөтен тирә-якка әллә нинди үзгә бер хасиятле нур сибеп тора. Эчтән якты сирпелгәч, тәрәзә төбендәге гөлләр дә сәхнәгә биергә чыккан гүзәл кызлар кебек – юк, алай гына да түгел – нәфис сынлы балериналар сыман күренә.
Бу якты тәрәзәгә озаклап карап торырга хәзер инде Билалга беркем дә комачауламый иде. Ничектер үзендә кыенсыну да тоймады кебек ул чагында Билал. Нишләп икән?
Аннары акрын, ашыкмас адымнар белән үз фатирына күтәрелде. Өченче каттан узганда, аның адымнары тагын да акрынайды, әлеге якты тәрәзәнеке булырга тиешле ишек яныннан үткәндә исә, ул бөтенләй тукталып та торган сыман булды. Таш идәнгә кисәк басып аяк тавышы чыгармаска тырышты, – шулай итеп, эчтән бер-бер аваз килмәсме дип, шул өнне ишетергә һәм үзенең төнге, ялгыз фатирына юлдаш итеп әнә шул авазларны алып китәргә теләде шикелле. Ләкин ишекнең эчке ягыннан бер тавыш та килми, анда үч иткән шикелле тып-тын иде.
Кеше ишеге төбендә озак басып тора алмыйсың. Билал теләсә-теләмәсә дә узып китәргә мәҗбүр булды. Аңа төнге юлдаш булып әлеге тыштан күренгән якты тәрәзә һәм аннан агылган талгын музыка гына иярде.
Өенә кереп өс киемнәрен салып аткач та, тагын бер мәртәбә салкынча душ кереп чыккач та, аннары бер бүлмәле фатирының кухня белән ике бүлмәсен бер итеп арлы-бирле йөргәндә дә күз алдыннан китмәде әлеге якты күренеш. Бераздан үзе белән алып килгән китап зурлыгындагы радиоалгычын кабызып җибәрде. Ул аны якындагы Япония дулкынына көйләп куйган иде, кабызу белән, бүлмәгә кояшлы, салмак, хисле музыка дулкыннары сирпелә башлады.
Менә шушы япон музыкасы, ни гаҗәп, бу минутларда аның җанына иң кирәкле, иң тансык әйбер булып чыкты. Гүяки ул аны, җир читендә яшәп ятучы баласын, үзенең туган-үскән иленә, Татарстанына алып кайтып куйды. Гүяки бу музыка Билалны бала чагына һәм татлы гомере узган туган авылына алып кайтты – әти-әнисенең, аларның гаилә җылысына… Сабантуйлары көнне җыелышып, җырлашып, моңаеп утыра торган кадерле нигезенә, изге, бердәнбер туфрагына күчерде гүяки.
Япон музыкасы безнең үз көйләребез сыман сузынкы да һәм гаять моңлы да. Ул үзенә ерак гасырлардан агылып килгән гаять кыйммәтле эчке энергияне, көчне дә сыйдырган. Әлеге эчке энергиянең тирәндәге салмак, ләкин бик тә урынлы, вакытлы хәрәкәтен, дулкынлануын да сиздереп тора.
Ул елларда Билал, әлеге музыка авазына мөкиббән китеп, аны тыңлый, тәмле, шифалы агым буларак җанына кабул гына итә иде. Ә менә үз җиренә кайтып әлеге музыканы яңадан исенә төшерә һәм, уйлана башлагач, мондыйрак фикергә килде: безнең борынгы җирләребезнең янәшә, халыкларыбызның якын булуы турында сөйли түгелме соң җанга якын, ягымлы бу авазлар?! Үзенә бихисап күп табышмаклар сыйдырган серле Көнчыгыш җанының бер илаһи чагылышы түгелме соң бу?!
Әнә шулай якты тәрәзә һәм ягымлы музыка булып хәтердә калды бу кич…
…Ә икенче көнне өйләдән соң лейтенант Билал үзенең взводындагы егетләр белән тайга уртасындагы хәрби объектны сакларга китеп барды. Урман белән капланган тау итәгендәге тимер вагонда бу юлы нәкъ бер атна яшәде алар.
Биредә инде син автомат аскан солдатлар, этләр белән йөрисең. Үзеңнең дә бил каешыңда пистолет була, ул сине хәвеф һәм үлем турында искәртеп тора. Монда кеше үзенең йөрәген эчкәрәк, тирәнгәрәк яшереп куя, гүя җанына тимер кием кигертә.
Билалның взводы, шәһәрдән китеп, Уссури тайгасы эчендәге объектны саклап йөргәндә көннәр дә үзгәреп китте. Юк, октябрь аеның башы керсә дә, һава суытмады үзе. Монда җәй ике ай чамасы озынрак була икән – бары тик яңгырлар гына башланды. Ә алар биредә бик тә озакка сузыла, ди. Әнә шул явымнардан тулып елгалар да гел ташый икән. Бу якта җир болай да дымга бай булгач, су басулар да гел кабатланып тора, ди. Билал хезмәт иткән полк солдатлары, офицерлары, суда йөзә торган БТРларга утырып, якын-тирә авыл кешеләрен коткарышып йөриләр.
Менә хәзер, күрәсең, шундыйрак көннәр якынлаша. Билал үзенең солдатлары белән брезент түбәле хәрби машинага төялеп шәһәргә кайтканда да яңгыр коя иде әле, автоматларны һәм башка коралларны тиешле урыннарына тапшырып йөргәндә дә яңгыр коеп торды. Мондый көннәрне ябына торган накидкасын алмаган иде Билал, полктан үз өенә чапканда, бер ышыктан икенчесенә күчә-күчә, көч-хәл белән кайтып җитә алды. Ләкин барыбер манма су булды, тик моңа тамчы да уфтанмады, чөнки барыбер көне җылы, матур иде! Аннан соң атна буена дәвам иткән четерекле эш, ниһаять, артка калды – хәзер шуның өчен ике тәүлек ял бирелә. Димәк, ул тагын үз иркендә дигән сүз!
Вакыты күп булса, «Нишләргә икән?» дип баш ватып тормый инде анысы Билал. Чөнки институтта әдәбияттан имтиханнар биргәндә, ул менә дигән әсәрләрне күз генә йөгертеп уза алды, аларны тәмләп, чын ләззәт алып укырга вакыт җитми иде. Әдәбият буенча программаны шулай кысан итеп, психологик мөмкинлекне искә алмыйча төзүчеләргә ул чагында да, хәзер дә чын күңеленнән ләгънәт укый Билал. Ул программаларны чын, җитди әдәбиятның нәрсә икәнен белмәгән, аның тәмен татып укый алмаган кешеләр генә шулай дыңгычлап тутырып төзергә мөмкин. Әдәбиятны бары тик информация чыганагы итеп караучылар гына! Әдәби әсәр белән ялгызы калып, аның гаять нечкә хасиятләре эчендә чын-чынлап онытылып яши алмаучылар гына төзи аладыр аны шулай. Ягъни әдәбиятның нигезе булган шигъри тоемлаудан мәхрүм адәмнәр – салкын акылга ия кешеләрдер алар. Шулай дип уйлый Билал. Һәм ялгышмый да шикелле.
Өенә кайтып, юынып, ял итеп алганнан соң, китапханәгә барырга булды ул. Монда Офицерлар йорты дигән бик матур зур бина бар. Аның яныннан еш кына узып йөри Билал. Узган саен, аның яхшылап, затлы итеп эшләнгән тышкы баскычларына, әллә нинди бизәкләр белән ясалган саргылт агач ишекләренә кызыгып, ымсынып китә. Биредәге бердәнбер мәһабәт, нурлы сарай булып тоела ул аңа. Аулак, тыныч урынга урнашкан булуы аның эчендәге серлелекне, үзенә тарту көчен тагын да арттыра шикелле.
Әлеге сарайның саллы гына ишекләрен ачып, Билал эчкә үтте. Ялтыратып эшләнгән таш идән көзге кебек иде. Һәм ул ирексездән еракта калган Казанның Опера театрындагы иркен вестибюльне искә төшерде. Әле моннан ике-өч ел элек кенә, өйләнгәнче, Билал әнә шул театрга еш йөри иде бит. Юк, кызлар белән түгел, берүзе, ялгызы гына бара иде ул анда. Чөнки кызлар белән барса, аларны кич буе көйләп йөрисе, аларның кәефен күрим дип борчылып утырасы була. Андагы илаһи музыка, бөек сәнгать эчендә рәхәтләнеп яши, ләззәтләнә алмыйсың. Билгеле, анда баргач, тәнәфесләрдә чыгып йөргәндә, кызлар белән килгән егетләргә бик тә кызыгып карыйсың каравын, аларны бу дөньяның иң бәхетле кешеләре итебрәк күрәсең. Ләкин синең белән бергә рухланырдай, бергә әсәрләнеп йөрердәй кызны каян табасың аны?! Иптәш егетләре шулай ук бу театрга бик атлыгып тормый. Шулай бервакыт Билал үзенә иптәш булсын диеп таныш егетен алып барган иде дә, ул, Билалны оятка калдырып, залда утырган җиреннән йоклап китте. Хәтта гырлый ук башлады. Шуннан соң театрга беркемне дә дәшмәс булды Билал.
Офицерлар йортының беренче катына кереп, як-ягына карангалап торганда, әнә шуларны искә төшереп алды. Аннары үзенең бирегә ни өчен килүен хәтерләде дә дивар буенда тып-тын гына утырып торган бер ападан китапханәнең кайда икәнлеген сорады. Ул сүзсез генә өскә таба күрсәтте. Билал затлы яшел палас җәелгән киң баскычлардан икенче катка күтәрелде, пыяла ишеге киң итеп ачып куелган китапханәне шундук күреп алды.
Ләкин күреп алса да, ни өчендер тиз генә кереп китәргә теләмәде. Әле генә күтәрелгән баскычтан аз гына сулгарак тайпылды да икенче катның матур манзарасын күздән кичерергә тотынды. Сул як дивар буенда ипле, тирән кәнәфиләр куелган, алар арасында тәбәнәк өстәлләр. Очлары түшәмгә тигән купшы үсемлекләр, куаклар да шуннан ерак түгел генә. Икенче як дивар буена, пыяла артына яңа китаплар тезеп куелган, шушы якны сурәтләгән картиналар эленгән.
«Тукта әле, бу йорт бер дә офицерларча түгел бит…» дигән уй йөгереп үтте Билалның зиһененнән. «Казандагы Офицерлар йортының эче бөтенләй мондый түгел иде ич…» Анда хәрби начальниклар, маршаллар рәсеме белән тулган стена, сугыш күренешләре иде. Әнә шундый булып истә калган ул йорт. Ә монда кешечә итеп бизәгәннәр ләбаса. Хәрби бинаны да җан җылымлы итә алу шушы йортның хуҗасыннан торадыр инде ул.
Чыннан да, бирегә аяк атлап керү белән үк тоеп алган иде Билал мондагы үзгә бер рух, сабырлык сирпеп торган эчке климатны. Гүяки казармаларда йөреп эчтән бик тә бушаган офицер халкын рухи яктан баету өчен, юри шулай эшләнгән ул. Үзгә бер һава, үзгә бер халәт иде бу… Билал биредә, бу шәһәрдә, үзенә ошаган, аны тартып торырдай шундый урын табылуына ихлас куанды.
Шатлыгы йөзенә чыкты хәтта.
Ул, шактый сирәк елмая торган кеше, китапханә бүлмәсенә әнә шулай елмаеп килеп керде. Өстәл артында утырган чем-кара чәчле, татар хатыннарына тартымрак карасу түгәрәк йөзле мөлаем ханым да елмайды.
– Сез безнең яңа офицерыбыз бугай, – диде ул.
– Әйе шул! Ерак Казан каласыннан бирегә китереп ташлады әле менә язмыш җилләре!
– О-о-о! Казан зур шәһәр инде ул! – дия-дия, аның сүзенә ялгап алып китте әлеге ханым һәм анда кайчандыр үзенең дус кызы булуын да сөйләп алды. Хәзер инде бер-берсенең эзен югалтканнар икән.
Бераздан, үзенең офицер таныкламасын өстәлдә калдырып, биек-биек китап киштәләре арасына кереп китте Билал. Гүяки бер мәгарәгә чумды!
Монда китаплар, кайсы телдән иҗат ителүенә карап, бүлеп-бүлеп куелган икән. Менә урыс әдәбияты… Французныкы, Американыкы…
Шулай күзләгәндә, кылт итеп кичә тыңлап яткан музыка исенә төште дә:
– Тукта әле, биредә яшәгәч, япон әдәбиятын укыйм әле мин! – дип, киштәләр арасыннан шуны эзли башлады.
Песи кебек йомшак кына басып бер араны узды ул, икенче киштәгә дә күз йөгертеп чыкты. Аларның барысында да урыс һәм көнбатыш әдәбияты гына иде. Бары тик бөекләр генә! Әйтерсең лә Аурупа белән Америка гына бөек тә, дөньяның бүтән кыйтгасында гүяки җитди әдәбият юк! Чынлыкта бөек булган Шәрык, Бөек Көнчыгыш кайда соң?!
Билалның бирегә кергән чагында туган идиллик уйлары бүтәнчәрәккә алышына да башлаган иде бугай инде, әле ярый бер киштәнең тәрәзә янындагы очында үзенә кирәкле язуны табып алды – япон әдәбияты!
Әйе, китаплар күп түгел, бер киштәнең яртысы булыр. Билал үзенә электән таныш байтак исемнәрне очратты: Кобо Абэ, Кэндзабуро Оэ… Бераздан инде Билал дөньяны бөтенләй онытты дияргә була.
Үзенә таныш кебек тоелган ниндидер хатын-кыз тавышы исенә китерде аны. Шунда гына Билал китаптан аерылып тыңлый башлады. Китапханәче белән, күрәсең, әле яңа гына кергән бер хатын-кыз сөйләшә иде.
Күпмедер сөйләштеләр дә тынып калдылар… Шул чакны Билал ни булганын аңышырга да өлгермәде – ул басып торган арага кечерәк кенә буйлы, өстенә кып-кызыл ююка плащ салган, аксыл-сары чәчле чибәр генә бер ханым керә дә башлады. Аларның сүзен тыңлый-тыңлый, Билал да ирексездән шул яккарак борылган икән. Шуңа күрә үзен күргәч елмаймыйча булдыра алмады.
Ә теге ханым исә, Билалны тәмам шаккатырып:
– Бәй, безнең күршебез дә монда икән әле! – димәсенме.
Шунда гына Билалның аңына барып җитте – беркөн кич тәрәзәдә күренгән чибәр ханым ич бу!
Шундый көтелмәгән очрашуга ул иң әүвәл сүзсез калды, шуңа күрә елмаеп тора бирде.
(Ахыры бар.)
Ясалма фәһем сурәте.