

...Нишләп ул көннәр бик еш искә төшә башлады соң әле? Еракта торып калган әлеге бәхетле мизгелләр ни өчен бу арада күз алдына еш килә аның?
Әйе, ул көннәр күз алдына килә дә менә хәзер, инде егерме елдан артык гомер узгач та, әле кичә генә булып узган кояшлы көн кебек балкып, яктырып, җанга һәм тәнгә рәхәтлек, җылы эчке бер куаныч һәм хәтта ниндидер әйтергә ярамаган үзенчәлекле бәхет тойгысы да биреп тора. Ни өчен шулай?
Әлеге көннәрнең үзәгендә Ул басып торган өченме?
Ләкин Ул дигәне вакытлы бер мавыгу гына булып алды түгелме соң?
Алай дисәң… Алай дисәң, нишләп соң ул бик тә еш искә төшә?
Үзе өчен менә шуны ачыкларга теләп, Билал моннан егерме ел булып үткән хәлләрне күз алдында яңарта.
…Менә аның институтны тәмамлаган елы… Укуы бетү белән, аны армиягә алмакчы булдылар. Гади солдат итеп түгел, ә лейтенант дәрәҗәсендә, чөнки аларны институтта, төп белгечлеккә өйрәтү белән бергә, хәрби кафедрада да укыткан иделәр. Офицер итеп әзерләгән иделәр. Хәрби комиссариаттагы пеләш башлы, түм-түгәрәк гәүдәле майор аңа, шатлыклы хәбәр җиткергәндәй, болай диде:
– Бәхетең бар икән, Хәлимов! Сиңа Казаннан иң ерак, әмма иң әйбәт урын туры килде – Ерак Көнчыгыш!
Офицер булгач, үзе билет сатып алып, самолёт белән очып килде бирегә Билал. Ул армия хезмәтен үтәргә тиешле шәһәрчек бәләкәй генә иде: бишәр катлы таш йортлардан һәм алар тирәсенә күч-күч булып укмашкан тәбәнәк агач өйләрдән, бараклардан гыйбарәт. Якында гына атаклы Уссури тайгасы һәм бераз арырак үзләренә ымсындырып тартып торган сопкалар, сопкалар… Шулай ук ерак түгел Тын океан. Бирегә хәтта аның серле сулышы, куәтле дулкыннарының шавы да ишетелеп тора сыман.
…Хәрби хезмәт башланып ике-өч атна узды микән, бирегә аның гаиләсе дә киләсен истә тотып, Билалга әнә шул биш катлы йортларның берсеннән фатир бирделәр. Өйләнгәннән бирле гаиләсе белән кеше өстендә йөреп тәмам гарык булган Билалның үз гомерендә беренче мәртәбә бөтен уңайлыклары булган фатирга ирешүе иде бу! Әле шуның өстәвенә офицер кешегә акчасын да шактый түлиләр бит. Полк кассасында беренче мәртәбә акча алгач, ул хәтта күзләренә ышанмыйча торды. Юл чыгымнарын да кушып исәпләгәч, аның кулына әкәмәт күп акча кергән иде! Моңа хәтле Билал беркайчан да күрмәгән акча!
Билгеле, бу акчаның яртысын диярлек ул авылда, үз әниләрендә торып калган хатыны белән кызына җибәрде. Ләкин әле моннан калганы да яшь ир-егетнең күңелен гел кытыклап, очындырып торырга җитәрлек иде.
Шуңа күрә алар Бакудан килгән чем-кара чәчле, кара-тут йөзле, кечерәк гәүдәле азәрбайҗан егете Вакыйф белән кичләрен офицерлар кафесына йөрергә гадәтләнделәр. Икесе дә ялгыз булгач, аларның хезмәттән кайтуына аш пешереп торучы юк. Полкта эш бетүгә, өсләрендәге хәрби формаларын да салып тормыйлар, кафега ашыгалар.
Кафе дигәч тә, аның исеме генә шундый, болай ул үзе нәкъ ресторан рәвешендә. Анда чисталык, тәртип, гел музыка уйнап тора. Алар әле белеп-танып бетермәгән Уссури ягы үсемлекләре залга ук үтеп кергән. Диварларда да шушы серле якның күңел җилкендергеч күренешләре. Тын океан дулкыннары, тайга хуҗасы булган юлбарыс, кыргый йөзем куаклары һәм тәмле карбыз – болар һәммәсе бу якның көчен, дәһшәтен һәм бер үк вакытта йомшак дымлы табигатен сиздереп, синең җаныңа-рухыңа тәэсир итеп тора.
Менә Вакыйф белән Билал кичкырын, ашыкмыйча гына, залга килеп керә… Кергәчтен дә сул як почмактагы элгечкә офицер фуражкалары һәм яңгырлырак көн булса үзләре белән йөртә торган киң канатлы бөркәнчекләр-накидкалар элеп куела. Аннары инде аулаграк урыннан үзләренә бер өстәл эзли башлыйлар. Кеше азрак чак туры килеп, иң почмактагы урынны эләктерә алсалар, кәефләре тагын да күтәрелеп, очынып ук китә. Чөнки почмакта утырсаң, артыңда дивар була, – димәк, тылың нык, ышанычлы дигән сүз!
Ә аннан соң инде, көн буе чабып арган аякларыңны ял иттерә-иттерә, өстәл янына чибәр кыз Ленаның килүен көтәсе генә кала. Лена, чыннан да, чибәр һәм бик зифа буйлы. Нәкъ менә офицерлар кафесында эшләрлек кенә! Ләкин юк, юк, кафе яисә ресторан тирәсендә йөреп шомарып, әрсезләнеп һәм хатын-кыз буларак очсызланып, түбәнәеп барган кызга охшамаган ул. Аның чибәрлеге, тыныч, акыллы холкы, тотрыклылыгы һәм үзе сайлаган иргә олы тугрылык вәгъдә итүче тирән күз карашы әлеге кызны бүтәннәрдән нык аерып куя. Шуңа күрә яңарак килгән яшь офицерлар белән Лена арасындагы мөнәсәбәт көннән-көн җылына бара иде.
Менә бүген дә ул озак көттермәде, җиңел-ипле адымнар белән Билаллар өстәле янына килеп басты. Гадәтенчә, ихластан, матур итеп елмайды һәм, икесенең дә чын күңелдән хәлләрен беләсе килеп:
– Исән-саумысыз? – диде.
Әйе, армия тормышында монысы иң мөһиме! Бу хакта Лена бик яхшы белә, күрәсең. Шуннан соң алар Ленага һәр икесе шатлана-шатлана, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләргә тотыналар. Вакыйф ашыкмыйча, бер-бер хикмәт әйтергә теләбрәк сөйли. Билал исә күзләре һәм карашы белән аңлата төсле үз хәлен. Ә сүзгә катышкан чакларда исә, ул ярты юлда беркем дә бүлдерә алмаслык итеп дигәндәй дәртләнеп, кызу-кызу итеп сөйли.
Аннары Лена егетләрнең нәрсәләр ашарга, ниләр эчәргә теләге барлыгын белешә башлый. Шулай ук дусларча, үз кешеләрчә эшли ул моны. Үз өеңдә, үз хатының янында утырам дип белерсең, билләһи.
– Без бүген аю ите пешергән идек әле… – ди ул мисал өчен. – Бәлки, авыз итеп карарсыз, кызык бит… Аучылар безгә гел тәкъдим итеп тора аны.
Ә яшьләргә шуның ише нәрсә генә кирәк тә инде! Юкка гына Ерак Көнчыгышка килмәгәннәр лә, һәм алар Ленаның тәкъдиме белән рәхәтләнеп килешә.
Шуннан калганын Лена үзе дә белә инде – булгач-булгач, тәмам аю атучыларча булсын дип, алар Вакыйф белән икесенә бер акны да ала. Әлбәттә инде, Лена аны матур итеп савытка салып китерә, кабымлыкка шунда үскән йөземне дә өсти. Һәм тәмам кайф була шуның белән!
Әй китә шуннан соң рәхәт минутлар! Башта алар күргән-белгән яңалыкларны сөйләшәләр. Алар полкына озакламый югарыдан тикшерү киләчәк, ди, шуңа әзерлек бара икән. Алар чиратлашып тайга уртасындагы хәрби объектны сакларга йөриячәкләр, анда бер тәүлек яшәп кайтачаклар, ди. Шуның ише башка яңалыклар да булгалап тора. Ләкин әле яшь офицерлар боларның берсен дә үз тормышлары диеп кабул итә алмый – аларның күңеле һаман яшәгән якларында, биш ел буена институтта укыган шәһәрләрендә!
– Менә син безнең Бакуга бер килерсең әле, Билал! – Үзенең коңгырт кара күзләрен аңа текәп сүз башлый Вакыйф. – Жәй кергәндә бездәге бакчалар, андагы хуш исләр!.. Чип-чиста саф һава… Гел дә курорт инде менә! Кырым, Кавказ безнең Каспий ярлары янында чүп кенә ул! Чын менә! Кунакка килерсең, яме!
– Ярар, Вакыйф! – ди аңа каршы Билал, андый зур планнарны алдан корып куярга бик яратмаса да. Әйбәт кеше чакыргач нишлисең инде.
Һай, Вакыйф дус! Син хәзер кайларда, ниләр эшләп йөрисең икән?..
Шулай утыралар, серләшеп. Сәгатьләр үтә, кайчагында аларга танышлары да килеп өстәлә. Ләкин монысы сирәк була, күбрәк икесе генә әңгәмә кора шәп ашамлыклы һәм шәраблы өстәл янында.
Лена да алар яныннан узып-узып киткәли. Алар белән юк-бар сүз алышкан булып, кырыйларында туктала. Теге-бу кирәкмиме, дип сораша. Ләкин Билал белән Вакыйф аны үз яннарына дәшәргә кыймыйлар. Чөнки монда утыручыларның күбесе алар полкыннан, бер-берсен таный торган офицерлар – шулар алдында уңайсыз. Аннан соң бу чибәр Ленага бер Билал белән Вакыйф кына кызыгып, сокланып карамый торгандыр – шунысы гына тота әлеге егетләрне… Тагын… тагын шул: официантлар белән әвәрә килү бик үк мактала торган эш түгел бит әле.
Кыскасы, алар Ленага күз атып, күңел җылытып утырудан уза алмыйлар. Әмма үзләре шуңа да бик канәгать калалар. Аларның почмактагы өстәл янында кичләр буена сузыла торган лирик-фәлсәфи әңгәмәләре әлеге чибәр Лена янәшәсендә узгач, үзләрен зыялы дип санаган Шәрык егетләренә тагын ни кирәк инде?!
Ә өенә кайткач, тулы бер фатирда берүзе, бер ялгызы рәхәт чигә Билал. Казанда яшәп Казанда да татылмаган, шуңа күрә бик тә сагынылган, тансыкланган ялгызлык бу. Институтның соңгы курсында дәүләт имтиханнары, диплом яклау артыннан йөреп никадәр борчылынды, кайгырылды! Гаиләсе белән кеше өстендә биләгән бүлмәләре, шәһәр үзәгендә булса да, бик кысан, үтә бәләкәй иде. Бала караваты алып кайтып куйгач, анда борылыр урын да калмады… Әле ярый бердәнбер тәрәзәләре бакча якка карый, һәм әнә шул тәрәзә авылны, туган нигезне искә төшереп тынычландыра, хәсрәтле уйларны оныттыра иде.
Монда килгәч, яңа эштә – армия хезмәтендә туган яңа мәшәкатьләргә әллә ни исе китми әле Билалның. Чөнки ул хәрби хезмәткә үзе теләп килмәде бит! Алла сакласын! Бу эшне бөтенләй дә яратмый ул. Бары тик армия чиратын кайчан да булса барыбер бер уздырырга кирәк булгач, инде гаиләле һәм яшь балалы килеш булса да, хәрби комиссариатның фикеренә каршы килә алмады ул. Һәм менә нәтиҗәсе: ул бирегә, җир читенә килеп эләкте. Ярый, монысы да артык начар түгел инде түгеллеккә!
Аннан соң бит әле тагын шунысы да бар: моңа хәтле уку белән эшне гел аралаштырып барды ул. Авылда урта мәктәпне бетергәч тә шулай итте: яхшы укыса да, шәһәргә югары уку йортына барып тормады. Чөнки бер дә яшерен-батырын түгел: ул чагында укудан туйган иде Билал! Шуңа күрә ике ел буена тыныч кына үзләренең район үзәгендә эшләп йөрде. Институтка укырга кергән бүтән яшьтәшләреннән бер дә кимсенмичә, бу хакта уена да китермичә эшләде ул.
Моның тагын бер сәбәбе шул иде: Билалның яшьтән үк тышкы ялтыравыкларга, шул исәптән кемнәрнеңдер модага ияреп купшы киенергә тырышуына да исе китмәде. Кыскасы, күзгә күренеп торган, кешене кеше арасында күтәрә торган тышкы бизәкләргә артык игътибар бирми ул. Боларга караганда Билал кешеләрдәге эчке байлыкны, эчке матурлыкны һәм аеруча эчке ныклыкны әһәмиятлерәк дип саный. Шуларны мөһимрәк дип санарга күнегеп үсте ул яшьтән үк. Бәлки, бу гади крестьян гаиләсендә туып үсүеннән килгәндер, ә бәлки, Ходай үзе язган шундый үзенчәлекле язмыштыр?
Ничек кенә булса да, Билалның әлегә кадәр моңа һич кенә дә үкенгәне, уфтанганы юк! Менә шушы көнгә кадәр! Хәтта әле киресенчә дә бугай: бүгенге заман адәмнәрен тышкы бизәккә кызыгу, матди байлыкка гына алдану бик тә адаштыра дип саный Билал. Хәзерге кешеләргә, бигрәк тә шәһәр җирендә туып үскән яшьрәк буын кешеләренә, эчке ныклык җитми! Бу яктан алар ифрат йомшаклар. Аларда белем, информация бар, ә менә шуларның барысын үз җаныңда, үз язмышыңда кайнатып, шул нигездә, шуның нәтиҗәсендә ирешелгән, казанылган эчке бер нык үзәк, ныклы умыртка юк аларның күбесендә. Хәтта олы гына, исемле һәм дәрәҗәле генә кешеләрдә дә юк әнә шул хикмәтле нәрсә. Моны сизеп, алар өчен чынлап уфтанган чаклары була Билалның. Ә бераздан: «Нишлисең, бусы да язмыш бит инде аның!» – дип, үз-үзен шулай тынычландыра.
Ә ялгызлыкның кирәген бирә ул биредә! Кичләрен кафеда ашап, Вакыйф белән бераз кәефләнеп тә кайткач, өендә, тынычта, караватына сузылып ятып, бераз черем итеп ала. Уянып, су белән битен сыпырып алгач, өр-яңа көнне өр-яңадан башлаган кебек дәртләнеп, әсәрләнеп, менә дигән кәеф белән йөри Билал.
Бүген дә шулай итте. Йокыдан торгач, яланаяк кына балконга чыгып, сентябрь ахыры булуга карамастан, бу якларның җәй көнендәге сыман җылы һавасын сулап керде. Аннан ваннада озаклап, рәхәтләнеп юынды. Анадан яңа тугандай булды! Матур итеп, җаны теләгәнчә яшәргә әзер кеше булып калды.
Аннары бераз урамда йөреп керергә уйлады. Башны югары тотып, таш баскычтан шак-шок басып урамга чыгып барганда, аның каршына эштән кайтып килүче офицерлар очрады. Аларның күбесе яшькә Билал тирәсендә генә, ләкин озак еллар буена борчулы армия хезмәте, еш һәм күпләп эчү аларның йөзләрен ямьсезләп, нурсызландырып бетергән. Тагын шуңа игътибар итте Билал: аларның Билалга – институт бетереп бирегә прогулкага чыккан сыман гына килеп эләккән зыялы кыяфәтле егеткә ачулары килә, очрашкан чакларда ул ачу аларның йөзенә дә чыга, исәнләшкән вакытларда сүздә дә сизелә. Бу полкта «студент», «интеллигент» сүзләре кешене мыскыллау гыйбарәсе кебегрәк кулланыла. Шулай бер иртәдә полкның төп плацында бөтен офицерлар тезелеп басып торалар иде дә, полк командиры, бер яшьрәк офицерга ниндидер гаебен күрсәтергә теләп; «Сез нигә монда студент кебек басып торасыз?» – диде. Ә тегесенең, яшь булса да кадровый офицерның, моңа чын-чынлап ачуы килде, һәм ул полк командирына: «Иптәш полковник, нигә сез мине кеше алдында мыскыл итәсез?!» – диде. Аларның менә шул сүзләре беренче ишетүгә Билалга бик тә сәер тоелган иде.
Ләкин ул үзенә карата әнә шундый карашны бөтенләй сизмәгән, тоймаган сыман рәхәтләнеп йөри. Бары тик полк командирыннан гына бераз шөлли һәм аны хөрмәт итә. Ипле, акыллы һәм шул ук вакытта үз эшен яраткан кеше булганы өчен!
(Дәвамы бар.)
Ясалма фәһем сурәте.