

(Ахыры.)
– Үткәннәр үткәндә калсын инде, Фина. Искене кузгатып
ис чыгармыйк, – дип, Финаның иңеннән йөген төшерде Рәшит
Шамилевич.
– Илгизәрнең Сезгә әйтер сүзе бар, тыңлагыз әле.
– Сөйлә, улым. Озын көнгә, бәлки, бер юньле хәбәр ишетермен.
Илгизәрнең дә, Финаның да күзләре яна иде. Алар өстәл өстенә фотолар ябыштырылган альбом ачып куйдылар.
– Әнием мин туганнан башлап ябуда яткан. Күзләре шул
караңгы йортның диварларыннан башка бернәрсә күрмәгән.
Дарулар белән аңын томалаганнар. Шуның өчен, шул еллар өчен
дөньяның бөтен матурлыгын күрсәтеп яшәтәсем килә минем
аны! Фина апа да менә бу фатирдан башка берни күрмәде, безнең
өчен генә яшәде. Син Мәскәүгә күченгәннән башлап, без кайда
гына булмадык!
– Иңләдек тә, буйладык та Рәсәйне! Илләр гизәр улым, Илгизәр дип исем кушабыз, дигән идегез, исегездәме? Илгизәрнең
туристларга маршрутлар ясап, фирма ачасы килә. Ул барысын да
исәпләде, чыгымнарын да, табышын да. Каршы килмәгез инде,
Рәшит Шамилевич?!
Түрәнең йөзе яктырып китте.
– Нишләп каршы килим, ди! Ил башлыгының телендә дә
гел шул яңалык: туризмны үстерү. Бик яхшы була бу, улым!
Бизнес-план төзе дә министрга барабыз, дәүләт ярдәме алабыз!
Минем репутациямә зур плюс бу!
Арыганнарын онытты Рәшит Шамилевич. Хыялларына бирелде.
Мөкиббән китеп, альбомдагы табигать күренешләрен караган Диләрәнең:
– Илгизәр! Бу хозурлыкны сурәткә төшерәсем килә! Мине
дә үзегез белән алыгыз әле, зинһар! – дигәне чынбарлыкка
кайтарды ирне. Ул, бераз уйлап, икеләнеп торганнан соң:
– Диләрә – минем кызым. Сәмәриянеке һәм минеке. Артык
сораулар кабул ителми, җавап бирмим. Диләрә – рәссам. Без
аны махсус мәктәптә укыттык... Сәяхәтләрдә төшерелгән сурәтләрдән кайчандыр күргәзмә булырга да мөмкин. Үзегезнең
командага аласызмы Диләрәне?
Берничә көн үткәч, өй эчендә тынычлык урнашты. Яшьлек
үзенекен итте. Диләрә белән Илгизәр бик тиз уртак тел таптылар. Озак та үтмәде, дәүләт ярдәменә ия булып, сәяхәтләр фирмасы үзенең эшчәнлеген башлады.
13
Бу юлы җинаять кылган көненең бер минутын да оныта алмады Линар.
...Бикмурзинга әйтеп китте ул Тургайга.
– Ирина шалтыратты. Хатының белән кызың килеп аларны
куып чыгарган. Шуларга баш булалмадың инде. Үзем урыннарына
утыртмый булмас, – дип, палата буйлап йөренә-йөренә киенде.
Телефоннан сөйләшкәч тә, кинәт кызып китте. Бикмурзин аны
туктатырга тырышты:
– Кызу баштан Тургайга кайтма, юньлегә булмас. Бергә кайтыйк. Сәмәриянең ул өйгә бер хокугы да юк. Бөтен мөлкәтемне
сиңа яздырдым бит. Тынычлан, улым!
– Нинди улың? Нинди улың булыйм инде мин сиңа? Фамилия белән байлык биреп кенә үткәннәрне үзгәртеп буламы соң
инде? Эндәшмә «улым» дип, менә монда, эчемдәге җенемне кузгатасың, аңлыйсыңмы? Нинди бар, шундыймын мин, үзгәрәлмим!
Кала күле буендагы өйнең йортына килеп кергәнче куды
машинасын. Күзенә ак-кара күренми, бала чагындагы бөтен
үпкәләре кире кайткан, аңын каплаган, юлына кеше чыкса, туктарга да омтылмас, таптар иде... Шул кызуы белән, бикле ишекне
каерып ачып, килеп керде өйгә. Линарны үзеннән дә ныграк
ачулы, үчле Сәмәрия каршы калды.
– Маңка малай! Син кем булдың рөхсәтсез монда килеп
керергә? Якын килмә! Син ишекне вата башлагач та полициягә
шалтыраттым! Хәзер килеп җитәләр! Бар чыгып кит!
– Үзең чыгып кит, яме! Бу минем өем! Югал күземнән!
Монда килеп үз законнарыңны урнаштырырга синең нинди
хокукың бар? Бикмурзин аерылды синнән, үзеңә калдырган фатирда яшә, йөрмә монда! Үз теләгең белән чыгып китмәсәң...
– Яныйсыңмы миңа? Мин Бикмурзин белән егерме ел бергә
яшәдем. Бөтен байлыгы, дәрәҗәсе белән минем әтиемә бурычлы
ул! Синең бу мөлкәткә бер кысылышың да юк! Юньле булсаң,
әниең ташламас иде балалар йортына! Күктән төшкән хуҗа
син, Бикмурзинның башы эшләми башлаганнан гына! Аяклары
йөрсә, сине искә дә алмас иде!
Төз тидерде хатын – нәкъ әрнегән җиренә тоз салды. Болай
да кызган башына тагын да ныграк кан сауды Линарның.
– Ялган! Син дөрес сөйләмисең! Бар чыгып кит! – Линар
хатынга табан ыргылды. Сәмәрия өстәлдә яткан пычакка ябышты.
– Якын киләсе булма миңа! Маңка әле син! Хәзер полиция
килеп җитә! Минем адвокатым бу өйнең дә, Бикмурзин белән
син миннән тартып алган мөлкәтнең дә кызым белән миңа тиешле булуын раслады инде, эшегез судта! Якын килмә миңа-а-а!
Линарны тагы да өскетте генә Сәмәриянең сүзләре. Ул өстәлгә сикереп кенә менде, бөтен ачуын салып хатынның күкрәгенә
типте. Пычак Сәмәриянең кулыннан төшеп китте, үзе егылды.
Линар пычакны алды да, идәннән торырга тырышып азапланган
хатынның өстенә менеп атланды. Кулы белән муенына ябышты...
Нишләгәнен үзе аңламас хәлдә пычакны кадады да алды, кадады
да алды... Тирә-як канга батты. Хатын тынсыз калгач та, туктый
алмады, кадады да алды, кадады да алды... Тәмам хәлдән тайгач
кына, пычак кулыннан төшеп китте. Линар нишләгәнен аңлады.
Бернәрсә күрми, абына-сөртенә чыгып машинага утырды да
дәваханәгә кузгалды.
...Әлегә кадәр кылган барлык аламалыкларын оныта бара иде
Линар. Үзен акларга сәбәпләр таба иде. Үзен-үзе алдый да, шуңа
ышана иде. Аннан куркулары югала, берни булмагандай яши
башлый иде. Бу юлы оныта алмады... «Шул Бикмурзин гаепле.
Аның янына дәваханәгә барып харап булдым. Сизде әллә кайдан.
Сөйләгәч, полициядән качырам дип өтәләнә башлады. Кирәге
юк иде аның әти булып кылануы. Ялгыз әйбәтрәк, кайда икәнне
белгән кеше дә, эзләгән кеше дә юк...» Бикмурзин яшергән фатирда көннәр озыны ялгызы утырды Линар. Башта тынычланып калгандай булды. Күңелендә барлыкка килгән бушлыкны хәмер
белән тутырды да йоклады, тутырды да йоклады. Алдагысын
уйлап та карамады, һаман да үзенең язмышына битараф иде ул.
Аннары Сәмәрияне үтерүе кабат-кабат күз алдыннан үтә башлады. Хәмер дә ярдәм итмәде, йоклый алмады. Оныта алмады. Үкенмәде, нигә бу адымга бардым дигән уй башына да килмәде. Кабат-кабат күз алдыннан кичергән саен, канәгатьлек алды. Үзен
көчле итеп хис итте. Һәм бу адымны тагын кабатлыйсы килде...
Ай узгач, Ирина шалтыратты:
– Сине эзлиләр, Линар. Үзең барсаң полициягә, яхшырак
булыр иде. Илгизәрне акладылар, аның шаһитләре бар. Рәшит
Шамилевич та Мәскәүдән кайтты, Илгизәргә гаепләү янагач.
Полициягә бар, Диләрә күргән сине. Башта бер сүз дә дәшмәс
хәлдә, нык курыккан иде. Узган атнада рәсемеңне ясап бирде
тикшерүчегә. Койган да куйган син. Их, Линар...
Линар полициягә түгел, Кала күле буендагы өйгә кайтырга чыкты.
14
– Юкка гына авылга, нәкъ Кала күле буена йорт төземәдем
мин. Үземә ишеттерми, артымда гына сөйләсәләр дә, беләм бит:
«Хыялый Гаптерәй малае» дип атыйлар мине. Бәләкәй чактан
кимсенеп үстем шул сүздән. Элек бит эшләмәгән кешене яратмыйлар, гаеплиләр иде. Ә минем әти үзе уйлап чыгарган хыялларын эзләп гел урманнарда, болыннарда йөрде. Колхозда эшләмәде. Вилдан Яруллович аны кешегә дә санамады. Армиядән
кайтуга шундый ук мөнәсәбәт көтә иде мине дә...
Линарны төрмәгә утыртуны авыр кичерде Радик Гаянович.
Күз алдында өеннән алып киттеләр. Бер әйтүдән сүзен тыңлатып,
кирәкле кешеләрнең кулын юа белеп, «мин – сиңа, син – миңа»
законы белән әлегә кадәр «юк» дигәнне танымый яшәгән Бикмурзин, акчалар түгеп тә, адвокатлар яллап та берни эшли алмады. Мәскәүдән Рәшит Шамилевич барысын да контрольдә тотты.
Инвалид коляскасында утырган Бикмурзинны түгел, депутатны
тыңладылар. Линарның да үз туксаны – туксан: гаебен танымады, киресенчә, бөтен дөньяга рәнҗүен чәчеп чыгып китте
өйдән. «Әти, имеш... Мин сине бай, олигарх, кулыңнан бар нәрсә
дә килә дип уйлаган идем. Аяк тибеп яшибез, дидең бит! Кайда
ул тормыш? Бәләкәй чактагы кебек, син тагын мине ташлыйсың!
Сатлык җан син! Әти түгел!» Якын күреп өлгергән иде Бикмурзин улын, бу гаепләүне дә, үзенең булыша алмавын да үткәрә
алмады, урынга егылды.
Илүзәнең укырга бара торган вакыты җиткәч, Ирина калган
иде Бикмурзин янында. Линарның хәлен ул да күңеленә якын
алды. Акламады. Балалар йортыннан киткәндә, егетнең үзеннән
күпкә көчсез икәнен сизсә дә, язмыш кочагына ялгызын ташлап
киткәненә үкенде. «Мин янында булсам, бәлки болай булмас,
холкындагы вәхшилеге бетәр, юлдан язмас иде... Бәлки...»
Икесе ике төрле әрнесә дә, кайгылары бер иде аларның.
Ирина догалар укып тынычлык эзләде. Радик аңа күңелен бушатты...
– «Хыялый Гаптерәй малае... Атасы кебек әрәмтамак булыр
бу да...» диделәр. Түбәнсетеп торганга каршы кем яхшы булсын
инде. Урамнан кайтып кермәдем. Бик иртә тәмәкегә, хәмергә
үрелдем. Әти авызына да капмый иде ул, хәрәм ди иде. Ә минем
аның кебек хыялый буласым килми иде шул. Аның малае булуны онытасым, онытыласым килә иде. Эчүен эчтем инде: армиядән кайткач, сазына төштем. Минем кебекләрне Нәзирә әллә
кайдан күреп ала. Мич башында көмешкәсе кайнап утыра. Үзе
чибәр. Усал. Колхоз рәисенә генә баш бирә торган түгел. Әти
юк, әни юк, үлгәннәр иде инде. Яттым Нәзирәдә айнымый. Көннәр, айлар узганын да, еллар узганын да сизмәдем...
– Әстәгьфируллаһәлләзи лә иләһә иллә һүәл-хәййүл-каййүмү
вә әтүбү иләйһи! Аннан башка илаһ булмаган Тере, Барлап торучы
Аллаһыдан ярлыкау сорыйм һәм Аңа тәүбә кылам! Кабатлагыз
миңа кушылып, Радик Гаянович... Җиңел булып кала...
– Линар белән Илгизәрнең әниләренең – Нәзирәнең юләр
кызының йөзен дә хәтерләмим. Елаганы гына исемдә... Мин
япь-яшь идем, башымда җилләр уйный. Нәзирә бала күтәртеп
чыгарып җибәрде. «Сат! Байыйбыз!» дип... Кайдан кергән уена
шул сантыйлык? Алмады да куймады, гел шул бер сүзне тукыды.
Мин ул баланы тота да белми идем. Нишләтергә белми аптырадым. Ярый әле ташлап калдырмаганмын, Фина апага барып
керергә баш җиткән. Айныдым бит. Айныдым да... бөтенләй
башка кеше язмышын яшәдем. Хыялый Гаптерәйнең хыялына
да кермәс тормышта...
– Әллаһүммәгъфир ли мә каддәмтү вә мә әсхартү вә мә
әсрартү вә мә әгъләнтү вә мә әсрафтү вә мә әнтә әгъләмү биһи
минни. Әнтәл-мүкаддимү вә әнтүл-мүәххыйрү, вә әнтә галә күлли
шәй ин кадир! Әй, Аллаһ! Элек һәм соңрак, яшертен һәм ачык
кылган гөнаһларымны, тыелганны үтәмәгәннәремне һәм дә Үзеңә
генә мәгълүм гөнаһларымны кичер! Синең бөтен нәрсәгә көчең
җитә! Радик Гаянович, уйларга бирелмәгез, эндәшегез, кабатлагыз бер дога! Ходай Тәгаләдән кичерүен сорагыз...
– Башта аякка ныклап басарга тырышып гомер узды. Бабай
әйбәт иде... Ул үлгәч, үземнең дөньяда ялгыз икәнемне сиздем.
Сәмәрия – үзенә, Диләрә үзенә башка дөньяларда яшәделәр.
Бабай тотып торган икән безне җыеп. Таралдык ул киткәч.
Нәзирә кебек, аның кызы кебек хатыннар күп булды инде, исәбе-саны юк... Дөньяның кирәген биреп, артына тибеп яшәдем...
– Я, Ходаем! Радик Гаянович, ягез әле бер дога, кабатлагыз
миннән соң, әйдәгез, кыенсынмагыз. Әллаһүммәгъфир ли җидди
вә һәзли вә хатаи вә гамди вә күллә зәликә гыйнди! Әй, Аллаһ!
Белеп һәм белмичә, ният белән һәм ялгыш кылган гөнаһларымны – барчасын да кичер!
– Олыгая-олыгая кызлар да биздерә... Акча эшләү дә баштагы
кебек кызык түгел иде инде... Әтинең сөйләгәннәре ешрак искә
төшә, уйландыра башлады. Кала күле турында... Урман уртасындагы чишмә турында... Кайтып эзләп таптым мин чишмәне. Суны
анализга җибәрдем. Халыкның Хыялый Гаптерәй дип атавын
юкка түбәнсетү итеп кабул иткәнмен, шуны аңладым. Су чынлап
та шифалы булып чыкты. Әнә теге папкада анализ кәгазьләре.
Әллә күпме чирдән дәва Гаптерәй чишмәсенең суы. Мин әти
кебек хыялымны кычкырып сөйләп йөрмәдем. Кала күле буена
башта йорт төзергә булдым. Шунда Вилдан Ярулловичтан кайчандыр әйткән сүзләре, рәнҗетүе өчен үч алырга җай чыкты...
– Нишләп шулкадәр күп гөнаһларга баттыгыз соң, Радик
Гаянович? Ярдәм сорагыз Ходайдан. Аңа сыеныгыз. Куль
агуузу бираббин-нәәс. Мәликин-нәәс. Иләәхин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәәсил-ханнәәс. Әлләзии йүвәсввису фии судуурин-нәәс.
Минәл-джиннәти вән-нәәс. Адәмнәрнең Патшалары булган Аллаһы Тәгаләгә, кешеләрнең илаһлары булган Аллаһыга, вәсвәсә
кылучыныңбозыклыгыннансыенам. Пәриләрдәнһәмадәмнәрдән
Аллаһыга сыенам. Их, Радик Гаянович. Гаптерәй абый хыялыйланып урманнарда йөргән, бер гөнаһсыз яшәгән бит. Урыннары
җәннәт түрендәдер.
– Вилдан үлде... Нәзирә үлде... Аның янып үлүенә дә Линарның кулы тимәде микән? Мине дә буып үтерә язды ул...
– Уф! Нәрсә сөйлисез Сез? Аллаһыдан Линарны ярлыкавын,
яхшы юлларга төшерүен сорап догалар укыйм. Үзгәрсен иде,
күңеле пакьләнсен иде!
– Нәзирәнең мич артында яралып, балалар йортына илтеп
ташланган бала ул... Минем Линарны гаепләргә хакым юк. Үземне
генә гаепли алам... Алла-а-а! Йөрәгем сызлый... Алла-а-ам!
Радик Гаянович иртән уянмады. Ясин чыгарга Ирина Ринатны
чакырды. Бикмурзинны Хыялый Гаптерәй кабере янына, авыл
зиратына күмделәр.
15
Язны түземсезлек белән көтеп алдылар Тургайда. Эдик тагын
бер ферма бинасы тергезү, аннары токымлы таналар сатып алу
планнары белән янды. Ирина белән Ринат Илүзәне минераль су
чыгару производствосының бизнес-проектын эшләргә «кодаладылар». Бикмурзин калдырган су анализлары нәтиҗәләрен
Ринат үзе алып барып күрсәтте депутатка. Аларның очрашуын
Илгизәр оештырды. Аның да чишмә белән бәйле планнары бар
иде. Шуңа да, май җилләре исеп, аяк асты йөрерлек булгач та
Илгизәр дә бөтен гаиләсе белән Тургайга кайтып төште. Кала
күле буенда ял йорты ачу өчен Бикмурзинның өен сүтеп кору
эшләре башладылар...
– Фәтхи абый юлын белә. Бүген барыбыз да җыелышып
чишмәгә барабыз. Айнурны киендереп көтеп тор. Булатларга,
Сәгыйдә апаларга да әйтәм, диде Ринат. Бер баргач, тирә-ягын
чистартып та кайтырбыз. Балалар да безнең белән барсын, күреп,
белеп, эшкә катнашып үссеннәр, диде.
– Чишмәгә кереп булса ярый да соң...
– Гаптерәй кышын да бара иде, дип сөйлиләр. Керербез!
Шәһәрнекеләргә дә итек кияргә куштым. Халык күп булса, сукмак тиз салына ул.
Илүзә «колоннаның» койрыгына гына басты. Тапталган сукмактан бала белән атлавы җиңел. Кала күле басуын кисеп үттеләр.
Чәчүчеләр – Эдик белән Артур аларга кул болгап калды. Артурны
яңа тракторга утыртты Эдик. Икесе дә укырга керергә хыялланалар быел. Озак кына киреләнсә дә, әнисе Айнурга калдырган картадагы акчаларны – ярдәмен кабул итте Эдик. Яңа трактор алмый, алга китү авыр иде.
Ялгызы яшәп арыган, авылдашлары белән бергә атлавы җиңел, бер уйда яшәве рәхәт иде Илүзәгә. Күңелендә әлегә кадәр
булмаган тынычлык урнашты. Эдикның үпкәләре үтмәсә дә, үзенә
элеккечә сокланып каравын тоймаса да, көймәде, өзелмәде. Тик
тормас, тәтелдәп авызын япмас Айнуры тормышын нурлы итә,
көн саен яңалыклары белән сөендерә. Эдик баланы шашып яратты, буш вакыты булган саен килде, үзе белән алып китте. Илүзәнең бәләкәй генә өен уенчыклар белән тутырды... Әле дә тик
кенә бармый, борылып-борылып сөйли Айнуры:
– Ния әттә безнең белән бармый? Ул тракторда калды. Минем дә утырасы килә.
– Кайтканда утыртыр. Алга карап атла әле, Айнур! Сукмак
тар, егыласың, читтә пычрак. Алга кара!
Тирә-яктан яз исе, кардан яңа ачылган җир исе килә. Кәүсәләре буйлап йөгерә башлаган яшәү суты агачларны яшәрткән,
бөреләр шартлап ачылып, яфрак чыгарган. Кечкенә, ябышкак,
хуш исле яфракларны сөеп үтәсе килә. Җир дымлы, кар эреп
бетмәгән урыннар да күп. Череп барган көзге яфраклар арасыннан курку белмәс ап-ак умырзаялар күз кыса. Матурлыклары!
– Әннәү! Мин сиңа чәчкә бүләк итәм!
– Тимә! Өзә күрмә, берүк! Ринат абыеңның артыннан калма!
Хәзер барып җитәбез! Умырзаяларны узып китсәк, алан була...
– Илүзә, син юлны беләсеңме ул?
Елмаеп кына куйды, Ринатның соравына җавап бирмәде хатын.
Җәяүләп үтмәсә дә, уелып исендә калган сукмак. Үзе генә
килсә дә, эзләп табалыр иде, мөгаен, Гаптерәй чишмәсен. Урман
уртасында зур алан. Алан уртасында түп-түгәрәк чишмә. Авылдашлары тәүге тапкыр бу хозурлыкны күреп сокландылар, мактадылар, аһ иттеләр. Илүзә эндәшмәде. Яшьлегенең мәхәббәтле
төне күз алдыннан узды. Бер минуты да онытылмаган... Мотоцикл
менә бу агачка терәлгән иде. Учакны монда яктылар. Яр буенда
йолдызларга карап хыяллар кордылар... Менә монда басып, Эдик
учларына чишмә суы алып Илүзәгә эчергән иде... Озын кышта
боз астында яткан елга кебек: чыгарга юл эзләде тыеп тоткан хисләре. Беренче сөюе. Бердәнбер сөюе. Үзе алдында үзе танырга
рөхсәт итмәгән мәхәббәте. Эдикның учларындагы чишмә суы
кебек саф, пакь хисе. Айнурына гомер биргән яратуы...
Кичерешләрен күрсәтмәде, авылдашлары белән бергә тирә-якны чистартырга тотынды Илүзә. Ботак-чыбыкларны җыеп
учак кабыздылар, чиләк белән су алып чәй кайнатырга куйдылар. Зур чишмәнең агымы буйлап тагын алтыны таптылар.
Ләмнән, яфраклардан арчып чишмә күзләрен ачкан саен, агымда
су арта барды, чишмәнең чылтырап аккан тавышы көчлерәк
ишетелде. Эш беткәч, табигатькә сокланып, басып, чишмә җырын тыңладылар.
– Яшәү җыры бу. Туган җир куеныннан чыккан җиде күзле
чишмә җыры. Тургайның элекке изге данын кайтарачак, авылны
яшәтәчәк Гаптерәй чишмәсе. Җиде күзле чишмә изге була, суы
шифалы була, дигән борынгылар. Хыял күзләрегезне дә, чишмәләрне тазарткан кебек, ачып торырга онытмагыз, дөньяга чыгарыгыз аларны, кешеләр! Хыял тормышны ямьли, алга әйди ул!
Кала күле басуыннан авылдашлары янына кергән игенчеләр
дә ишетте Фәтхинең сүзләрен. Хәер, Эдик бу сүзләрне бәләкәйдән күңеленә салып үсте. Ул Айнур белән Илүзә янына килде.
Кулындагы эш бияләен улына тоттырды. Эчендә – мич бәрәңгесе.
– Миңа бәрәңге алып килдеңмени, әти? Ачыкканымны кайдан белдең?
– Урманнан бер куян йөгереп чыкты да: «Айнурның ашыйсы килгән, – диде. – Аның зур булып үсәсе бар, әтисенә
булышасы бар», – диде. Шуңа сиңа күчтәнәч алып килдем,
улым. Аша! Зур булып үс! – дип, күккә чөйде улын Эдик.
Айнур бияләйне тотып балалар янына йөгерде.
– Исеңдәме?
Эдик Илүзәнең күзләренә карады. Яшел күзләр бөтенләй
яңача яна иде. Өр-яңа яфрак төсе, өр-яңа яфрак көче бар иде сөйгәненең күзләрендә. Урманны шаулатыр, кошларны сайратыр
көч. Ярату көче...
(Тәмам.)