Чәчмә әсәр
7 Сентября , 19:02

Нәфкыя САФИНА. Кияүгә барып кайту. Хикәя

Башыма әллә нәрсә кидерделәр дә сөйләшми-нитми, тын гына мине каядыр күтәреп алып та киттеләр. Гомергә укымаган бисмиллаларымны эчтән генә укый башладым (кычкырып булмый, авызны каерып тотканнар)… Я Ходаем! Нәрсә булды, кая алып баралар болар? Кемнәр болар?

Нәфкыя САФИНА. Кияүгә барып кайту. ХикәяНәфкыя САФИНА. Кияүгә барып кайту. Хикәя
Нәфкыя САФИНА. Кияүгә барып кайту. Хикәя

Әй, кем генә сагынып искә алмый икән унҗиде-унсигез яшьлек тиле чакларын. Күңел көр, кодрәтле, шаян чаклар.

Менә әле кулыма каләм алуымның да сәбәбе шул инде, искә төшеп кенә тора бит яшь чаклар! Эх! Бүгенгедәй хәтеремдә, яшьлегемнең чәчкәгә бөреләнеп кенә килгән чагында, әнием мине күрше район үзәгендә яшәгән сеңлесе янына ниндидер йомыш белән җибәрде. Май заводына авылыбыз аша сөт машиналары сөт ташый. Менә шуларның берсенә кулымны күтәреп тә бетәлмәдем, машина “выжт” итеп килеп тә туктады. Бәләкәй генә буйлы, сары мыеклы бик чибәр булмаган егет: “Әйдә, утыр, кызый, кая барасың?” – дип дәшүенә, мин машинага сикереп менеп тә утырдым. Кеше белән тиз аралашучан, бик шук холыклы булгангадыр инде, юл буена авызымны ябып та карамый, кызык-мәзәк сөйләп бардым. Районга барып җиткәч, бу сары егет, ишек ачып, мине озатып калды.

Мин бу егет турында онытып та беткән идем инде. Бервакыт шулай, гадәттәгечә, авылыбызның клубында уеннар уйнап, җырлашып-биешкәндә, клубка берничә чит-як егетләре килеп керде. Кызлар көлешеп алдылар, кунак егетләре килгән, кемнәрне озатып куярлар икән, кемнәрдән “тукмап” алырлар икән? Авыл егетләре чит-як егетләрен бик өнәп бетермиләр шул!

Клубтан таралышу вакыты җиткәч, һәркем өйләренә ашыкты. Мин дә иптәш кызларым белән өйгә таба атладым. Өебез клубтан ерак түгел. Иптәш кызларымны уздырып җибәрүгә капкага борылдым. Һәм шулчак… Кинәт кенә тын алуым буылып киткәндәй булды, ике колагым чыңлый башлады, күз алларым караңгыланды. Башыма әллә нәрсә кидерделәр дә сөйләшми-нитми, тын гына мине каядыр күтәреп алып та киттеләр. Гомергә укымаган бисмиллаларымны эчтән генә укый башладым (кычкырып булмый, авызны каерып тотканнар)… Я Ходаем! Нәрсә булды, кая алып баралар болар? Кемнәр болар?

Менә шул вакыт “келт” итеп башыма әниемнең әйткән сүзләре исемә килеп төште. "Балам, алдыңны-артыңны карап йөр, бик шуксың, кеше күзенә иң беренче син төшәсең, кияүгә дип урлый-нитә калсалар, берүк сугыша-талаша күрмә, риза булган булып бар, ә анда барып җиткәч кем дә булса булыр!” – дигән иде. Әлбәттә, мин бу сүзләргә ул вакытта көлеп кенә караган идем. Шул сүзләрне искә төшергәч, шым булдым, хәйлә корыр вакыт җитте мин әйтәм.

Бераздан болар күзне-башны ачтылар. Уң ягымда утырган ике егет, бераз “салып” алганнар, бик кыюлар. Ә шоферы? Кем дисезме? Теге бәп-бәләкәй буйлы сары чебеш! Үл дә кит! Җайлап кына сорыйм болардан: “Егетләр, кая алып барасыз мине төн уртасында?” – дип. Берсе, нык гына кыздырып алганы: “Кая булсын, әнә Раилгә хатынлыкка!” – ди. Ә мин ачуымнан шартларга җитсәм дә, һаман шаярткан булып: “Бәләкәй бит ул Раил, буе кыска. Ә минем буем озын. Ә менә сиңа булса, берсүзсез торып калам!” – дип моны кочаклап ук алдым. “Юк, сеңлем, ал кулларыңны, мин өйләнгән, минем хатын бар!” – ди бу. Сөйләшеп бара торгач, болар  утсыз, караңгы бер авылга кереп, авыл уртасындарак бер кечкенә өй янына машинаны  туктаттылар. Өйдә ут яна. Мине бу ир-егетләр күтәреп диярлек өйгә алып керделәр. Ә өйдә тәмле итеп мич ашы исе чыккан.

Әһә, мин әйтәм, бу өйдә чынлап та килен көтәләр икән!

Артист булырга хыялланган кызга үзенең төп ролен уйнарга вакыт җитте дидем үз-үземә.

Чаршау белән генә бүленгән аш-су бүлмәсеннән мөлаем йөзле, ак яулыгын артка чөеп бәйләгән юантык гәүдәле, кыска буйлы бер әбекәй елмаеп килеп чыкты да мине күреп: “Әстәгафирулла, нәрсә бу?” – дип төсен үзгәртеп, чәрелдәп, кычкырып  җибәрде. Егетләр бер-берсенә карашып алдылар. Аннары барысының да күзләре миңа төште. Аларның карашлары бик сәер иде. Караңгыда алар мине урлап киткәндә, ныклап күреп тә өлгермәгәннәрдер инде, күрәсең. Мин боларның сәер карашларын тиз үк аңлап алдым.

Минем әнием, тирә-якның атаклы тегүчесе булгач, миңа иң беренче булып өр-яңа модалы киемнәр тегә иде. Дөресрәге, үземнән тектерә иде. Тегү яратмасам да, модалы матур киемнәр киясем килгәч, кая барыйм, тегәргә өйрәндем! Күз алдыгызга китерегез әле: юан әбекәйгә матур, инсафлы авыл кызы алып кайтабыз дип киткән егетләр аңа кемне алып кайтканнар соң?

Чәче-башы җитен кебек сап-сары, күз-керфекләре ала-кола, төрле төсләр чәчеп уйнап тора, кыска, яртылаш ачык күкрәкле, җәйге җиңел кофта, янбаштан алып киң балаклы, соңгы мода белән тегелгән кып-кызыл чалбар. Яртылаш арка һәм кендек күренеп тора. Аякта биек үкчәле туфлиләр. Ә тырнаклар үстерелгән, буялган.

Йөрәгем дөп-дөп типсә дә: “Егетләр, әйдәгез, – мин әйтәм, – кайнәм тәмле итеп кыстыбый пешергән, Раил, яртыңны чыгар!” – дип егетләрне этеп-төртеп өстәл янына утырттым, ә үзем инде түрнең иң башына менеп кунакладым. “Нәрсә карап торасын, кайнәм җаным, әйдә яса тәмле чәеңне!” – дип әбине кочаклап алдым.

Әбекәйнең әллә куркудан, әллә бүтәнгә, йөзе көлдәй ап-ак иде, кулына тоткан һәр әйбере тәгәрәп төшә торды. Егетләр ярыйсы гына “кыздырып” өйләренә кайту ягын карадылар. Сизеп торам, аларның үзләренә дә ошап бетмәде бу “изге” эшләре.

Ә мин берни булмаган кебек, тамагымнан үтмәсә дә, көчләп

диярлек майлы кыстыбыйларны (тәме һаман да тел очымда) суктырам. Бармакларны ялап-ялап алам, ике битем май гына. Ә әбекәй, мескен, ни әйтергә белми миңа карап утырды-утырды да: “Ярар, улым, үзең сайлагансың, үзең тор, мин Канифәгә керим әле!” – дип, мине кияү куенында калдырып, чыгып китмәкче булды. Мин майлы кыстыбыйны өстәлдән этеп җибәрдем дә, әбекәй янына барып аның чәчкәле алъяпкычына кулларымны сөртә-сөртә: “Әбекәем, юк инде, беркая да китмисең, ә син беләсеңме миңа ничә яшь икәнен? Белмисең шул, белмәсән бел! Ун-җи-де! Вот! Мине урлап киткән өчен малаеңны законга тарттырам, ә син, беркая да китмисен, бар, барып ят урыныңа!” – диюемә, әбекәем шатлана-шатлана урынына менеп тә ятты. Ә мин үзем патефон кабызып, яңача бии башладым. Кыланып туйгач: “Миңа якын киләсе булма, якын килсәң, өеңне утка очырам!” – дип Раилгә җикереп, әбекәйне кочаклап, янына менеп яттым да “гырылдап, сызгырып” татлы йокыга талдым. Шулвакыт әбекәем пышылдап кына: “Улым, улым, бу күренгән җенне, зәхмәтне каян табып алдың, нигә мине карт көнемдә болай җәзалыйсың, илтеп ыргыт каян алгансың шунда!” – дип ялына башлады. Мин әбекәйнең йомшак биленнән чеметеп алдым да: “Кая куасың мине, кайтырга дип килмәдем мин!” – диюемә әбекәем: “Әстәгафирулла, әстәгафирулла!” – диеп караваттан мәтәлеп килеп төште. Ул сыер саварга чыкмакчы булган иде, чыгармадым. Сыер ул таңда савылмады да, көтүгә дә куылмады.

Әбекәй иртәнге чәй янына чакыргач, мин үз ролемне азагына чаклы әйбәт уйнавыма шикләнмичә: “Житте миңа да, сезгә дә. Раил абый, кабыз машинаңны, авылыма кайтарып куй мине!” – дидем. Әбекәем шатлыгыннан, сабый бала кебек, кул чабарга тотынды: “Бар, улым, бар, илтеп кайт син бу нәмәстәкәйне!” – ди. Ә мин әбекәйгә: “Әйбәтләп, ипләп кенә сөйләшсәң, торып та калыр идем”, – дидем, өстәлгә озын кызыл тырнакларым белән чиртеп.

Раил машинасын чыгып кабызды. Мин, әбекәй белән “җылы” саубуллашып, кабинага кереп утырдым. Утыз чакрымлап юлны сөйләшми генә үттек. Авыл күренгәч, егетем машинасын туктатып, кулымнан назлап, йомшак кына итеп тотып алды да: “Ник алай кыландың инде, син бит чынлыкта андый кыз түгелсең, кем икәнеңне белмәгән булсам, сине урларга килгән булыр идем мени, эх!” – дип кул селтәде дә кабат юлга кузгалдык. Иптәш кызларымның өйләре турына җиткәч: “Машинаңны туктат инде, мин өйгә кайтмыйм, әниемә иптәш кызымда кундым бүген дип әйтермен”, – дип, саубуллашып, аңа бәхет теләп, машинадан төштем дә: “Уф, котылдым, исән-сау әйләнеп кайттым, барыр юлыңа ак җәймә, Раил!” – дип, уйланып аның артыннан карап калдым. Ә Раил зур тизлек белән үз авылына җилдерде.

Эх, яшьлек, тиле яшьлек! Нәрсәләр генә кылмадык яшьлек тилелеге белән! Ә бәлки шулай кирәк булгандыр да. Әнием! Ничәмә- ничә еллар үткәч, минем бу хикәямне укып: “Вәт! Сабакы кыз!” – диеп куяр әле! Ә Раил турында ишетеп беләм. Бик матур гаилә корып, балалар үстергәннәр. Тәмле итеп кыстыбый пешергән, юан, мөлаем йөзле әби вафат инде.

 

Фото: “Кавказская пленница” фильмыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас