

(Дәвамы.)
11
Ике генә төрле аракы җитештерсә дә бәләкәй генә завод ике
дистә кешенең – Тургайда һәм күрше авылларда яшәүчеләрнең
яшәү чыганагына әверелде. Аена сиксән меңнән артык шешә
завод конвейерларыннан төшә. Тәнкыйтьчеләр эшнең тискәре
ягын гына күрә: «Биш мең декалитр агу...» Ләкин Илүзәгә завод
бик кадерле: япь-яшь башы белән буш урында бина төзелешенә чумды, аракы җитештерү процессын өйрәнде, кирәкле
җиһазларын эзләде, кайтартты... Заводны эшләтеп җибәргәндәге ялгышлары, уңышсызлыклары, аннары товарны сатарга,
эшчеләр белән идарә итәргә өйрәнгән чаклары... Яшьлегенә
карап, кул астындагылар санга сукмаганда, Рәшит Шамилевичның исеме ярдәм итте. Көн артыннан көн табышын арттырды,
эшләгән кешеләргә тере акча түләгән саен куанды, дәртләнде.
Заводның эшчәнлек нәтиҗәләре белән үзенә күчерелә барган
табыш күләме кимегәндә генә кызыксынган түрә алдында түгел, эшчеләрнең гаиләләре алдында җаваплылык тоеп эшләде
Илүзә. Минизавод – аның беренче үзаллы адымы. Тәүге җиңүенең тәмен заводта эшләмәгән авылдашларының кырын карашы гына югалта. «Аракы җитештерәбез шул, аракы сатабыз...»
Ләкин өйдә улы янында торуына атна дигәндә, шул ук авылдашлары заводка эшкә барырга өндәп килде аңа. Ринат сүз башлаганчы, бусагадан ук Ирина кычкырып керде:
– Бар эшеңә, Илүзә! Баланы үзем карыйм! Әйдә киен, синсез
булмый анда!
– Тургайда аракы чыгарып авылларны эчкече итү – юньле
эш түгел. Кем кайда нинди аракы сатса да, каршы булачакмын!
Ләкин бу очракта халык соравы белән килдек. Зур колхоз таралуны, мәктәптән кыскартылуны күргән, эшсезлектән интеккән
кешеләрнең ни гаебе бар? Аларга бүген гаиләләрен туйдырырга кирәк, – диде Ринат. – Сиңа заводка барырга кирәк, Илүзә.
Эш тукталган...
– Айнур минсез үсә бит, Ринат абый. Минем кебек үксез...
Эшемне яратуым беләнмени.
– Үзеңә алмаш әзерлә. Ешрак ял ит. Без Айнурга ят кешеләр
түгел, нишләп үксез булсын, нәрсә дигән сүз ул тагын? – Тәгълимә апасы кергән икән... Артында Фәтхи абыйсы белән Эдик...
Авылдашларына җавап биреп өлгермәде хатын. Барысын да
хафага салып, йорт алдына полиция машинасы килеп туктады.
– Сез Илүзә Зөбәерова буласызмы?
– Әйе.
– Менә бу рәсемгә игътибар белән карагыз әле. Таныйсызмы?
– Илгизәр. Илгизәр бу, Рәшит Шамилевичның улы...
– Ул әле кайда?
– Мин белмим.
– Телефон номеры бармы Сездә?
Илүзә үзен кулга алырга тырышты.
– Сез аны ни өчен эзлисез? Нәрсә эшләгән ул законга каршы? – дип сорады.
– Радик Бикмурзинның хатыны Сәмәрия ханымны үтергән...
– Юк! Булмас! Илгизәр кеше үтергәнгә ышанмыйм! – дип
бүлдереп, кычкырып җибәрде хатын.
– Син аны якыннан белмисең бит, Илүзә. Ай күрде, кояш
алды: озак тормады ул Тургайда. Искә төшерсәң...
Эдик сүзен тәмамлый алмады.
– Юк! Ул гафу үтенде соңыннан! Ялгышасың!– дип аның
авызын япты Илүзә.
– Аның белән Сез танышмы? Сезнең арада нәрсә булган
иде?– дип, Эдикка сораулар бирә башлады полиция хезмәткәре.
– Юк, бернәрсә дә булмады. Илгизәрне Илүзәдән башка
яхшы белүче юк авылда...
Полиция Илгизәрнең адресын язып алды да китте.
– Радик Гаяновичның хәлен белергә кирәктер безгә, – диде
Ирина, бераз тын торгач. –Линар кайда икән ул?
Шул ук сорауны Ирина Бикмурзинга да бирде. Ул өйдә кызы
Диләрә белән икәүдән-икәү генә иде. Мәетне экспертизага алып
киткәннәр...
– Белмим... Юк, беләм, Линарның кайда икәнен беләм...
Ул дарулар сатып алырга дип калды... Кайтмады ул... – дип буталды Радик Гаянович. Аннары каты итеп:
– Линарның монда бер катнашлыгы да юк. Исемен чыгарасы булма, Ирина! – диде. Уф-ф! Югалт күз алдымнан менә бу
сызлавыкны! Елавы йөрәгемә тия!
Диләрәне икенче каттагы бүлмәгә мендереп, тынычланырга
дару бирделәр.
– Ирина! Кара әле! – дип пышылдады Илүзә. – Бу кызның
кулында да полиция күрсәткән кебек сурәт. Рәссам микәнни үзе?
– Син дә мин уйлаганны уйлыйсыңдыр, әйме?
– Охшаганнар бит бер-берсенә. Радик Гаяновичның Линарны яклыйсы килә...
– Минем дә аны полициягә «сдавать» итәсем килми дә соң...
Сәмәрияне Илгизәр үтермәве көн кебек ачык...
– Иринау! Син ачуланма, мин Рәшит Шамилевичка шалтыратам, яме? Илгизәр абыйсының гаебен күтәрергә тиеш түгел
бит...
– Шалтырат... Безгә саграк булырга кирәк бугай, Илүзә...
Куркам мин. Линарның үзе өчен дә куркам...
Ирина елый иде.
12
Илгизәрне сак астына алып өлгермәделәр, Илүзә шалтыратып
хәлне аңлаткач та, кирәкле кешеләргә элемтәгә чыкты, аннары
үзе кайтып төште Рәшит Шамилевич. Соңгы вакытта дингә бирелеп, үз эченә бикләнеп, караңгы йөзе белән каршы алса да, бөтен
гаилә тормышы Финаның күз алдыннан үткәнне исәпкә алып,
хатынны куып чыгаралмады Рәшит. Мәскәүдән эш буенча республикага кайтканда үз фатирында тукталмас булды. Илгизәрнең анда яшәвен белә иде, шуңа да килеп кереп, фатирда беркем
юклыгын күргәч, аптырап калды. «Кайда булырга мөмкин? Әллә
куркып качты микән?» дигән уе белән улына шалтыратырга
кереште. Илгизәрнең дә, Финаның да телефонына элемтә тоташмады. «Нишләп Мәскәүдән үк шалтыратмадым соң? Өйдә ятуында шигем юк иде шул Илгизәрнең. Үземне табалмыйм, дип эч
пошырып утыра иде соңгы кайтуымда... Аңламыйм. Әзер бизнес
булып, нәрсә эзләргә кирәктер тагын?»
Власть өчен көрәштә, югары катлам хәйләкәрләре арасында
узган гомере Рәшитне хисләргә бирелмәскә, каты бәгырьле
булырга, үзен генә сакларга, башкаларга карата салкын булырга
өйрәтсә дә, Сәмәриянең үлеме турында хәбәрне авыр кабул итте
ул. Күңеленә яшергән яшьлеге иде Сәмәрия. Башканы сөймәде
ир. Башкалар белән уйнады гына. Каберенә барды Сәмәриянең,
әтисе янына җирләнгән иде. Озак кына уйларына бирелеп басып
торды, сирәк кенә очрашуларын искә алды. Юк, үзен бәхетсез
санамады, Сәмәрия ничек яшәгән дип тә уйламады. Ирексездән,
уена кызы килеп керде. «Радик янында берүзе инде Диләрә...»
Илгизәр дә, бәлки, авылдадыр дип, Тургайга юл тотты.
Радик битлеген салган иде... Линар өйдә чакта, эшләрен алып
барып карады ул. Беразга сәламәтлеге, көче җитте. Линар чыгып
киткәч, биреште. Авыртынуларга түзәлмәгәндә төзелеш онытыла
иде шул, акча кайгысы бетә иде. Хәзер инде объектлары башка
кешеләр, ике аягында йөгереп йөргән кешеләр кулына күчеп
бетте. Аның дөньяга кирәге калмады. Радикка да кырын эшләренә
түбә булырга түрә кирәкми иде...
– Нәрсәгә килдегез монда? Мине аяксыз килеш күреп, көләргәме? Имгәнгәч, бер шалтыратып хәлемне дә белмәдегез! Кирәгем калмады шул, акча елгаларын кесәгезгә агызуны туктаткач.
Ә-ә, юу-у-ук, Сез Илгизәрне коткарырга килгәнсездер. Беләсегез
килсә, Илгизәр – минем малай ул! Шунысы кызганыч, мин ясаган баланы Сез җинаятьче итеп үстергәнсез!
– Үзең ни сөйләгәнне колагың ишетәме синең, Радик Гаянович? Нишләп Илгизәр җинаятьче булсын? Ул бит югары белемле,
тәрбияле егет, үз дәрәҗәсен үзе белә! – Түрәнең тавышында
тимер чыңы ишетелде. – Ул нишләп синең балаң булсын? Уйлап
сөйләш! Авызыңны үлчәп ач! Юләрләндеңме әллә?
– Ха-ха-ха-ха-ха! Үзегез корган ялган дөньяга үзегез ышана
башлагансыз икән! Мин түгел, Сез юләр, Рәшит Шамилевич!
Хәтерлисезме, хезмәтчегез Фина Сезгә сабый бүләк иткәнне?
Фина – минем ике туган апа ул. Югары белем белән генә ерак
китә алмас, орлык минеке бит. Минеке һәм бер сантый хатынныкы.
– Сабыр! Бу кычкырып сөйләшә торган әйбер түгел! Шулай
вәгъдәләшкәнбез, минем синең алдыңда бер бурычым да юк!
Кем идең шул вакытта, онытып җибәрдеңме?
– Онытмадым. Хәзер миңа барыбер инде, Рәшит Шамилевич! Югалтасы әйберем юк. Үзеңә булсын малаең! Әллә нинди
итеп, күктә очып йөри торган итеп үстергәнсез аны, аңлап булмый. Шулай да, акчага коенып яшәсәгез дә, дәрәҗәле урын тотсагыз да, бер бәхетсез мескен Сез. Нәселегезне минем малай
дәвам итә бит, минем кебекләрне йөгәнләп эшләтеп җыйган
байлык та аңа кала... Ха-ха-ха-ха!
Рәшит Шамилевичны мондый сүзләр белән генә дулкынландырып, тынычлыгын җуйдырып булмый иде. Ул хәйләкәр елмаеп, Радикның күзләренә туры карады. Аннары як-ягына күз
ташлады. Беркем дә тыңламавына ышангач кына:
– Масайма, Радик... Син дә үз балаңны түгел, минем кызымны карап үстердең. Мин Илгизәрнең кешенеке икәнен белеп,
сезнең барыгызны да үз максатларымда кулландым. Ә менә син
белмәдең дә. Без Сәмәрия белән яшь вакыттан ук бергә булдык.
Диләрә – минем кызым!
– Аһ, каһәр генә суккыры! Гел шикләндем, яратмадым шуны!
Җенем сөйми! Алып кит! Күземнән югалыгыз!
– Юк, Радик! Мин бернәрсәне дә үзгәртергә теләмим! Исемемне пычрак белән бутаганны яратмыйм! Тавыш чыгарганны
яратмыйм! Ничек булган шулай калдырабыз: Диләрә – синең
кызың! Илгизәр – минем улым! Һәм Сәмәриянең үлемендә аның
бер катнашлыгы да юк!!!
– Дөрес әйтәсез. Юк! Илгизәр үтермәде әниемне! – Егылып
китмәс өчен баскыч култыксасына ябышкан Диләрә елый иде.
– Кара әле, теле чыккан! Әле бер сүз алып булмый иде
авызыннан! Тагын балавыз сыга! Бар кереп кит бүлмәңә! Мыжыма! Полициягә үз кулың белән рәсемен ясап бирдең Илгизәрнең!
Ул үтерми, кем үтерсен?!
– Ул түгел, Рәшит Шамилевич, ышана күрмәгез! Илгизәргә
охшаган, ләкин ул түгел! Мин курк-а-ам! Алып китегез мине
моннан, калдырмагыз, зинһар! – Кыз үксеп елый-елый ялвара
башлады.
Берничә минут элек кенә катгый карарында торган, тормышында бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәгән ирнең йөрәге кысып
авыртып куйды. Диләрә аның үзенә охшаган иде. Холкы, бәлки,
әнисенекедер, ә менә йөзе... Рәшитнең әнисенең яшь чагы...
Ир Бикмурзин ягына карамаска тырышты. Баскычтан менеп,
Диләрәне култыклап алды.
– Рәсемнәрем... – диде кыз, калтыранып.
– Калсын әлегә. Илгизәр алыр әле.
Коляскасын тәгәрәтеп артларыннан килеп, кычкыра-кычкыра
озатты аларны Бикмурзин:
– Рәхмәтсез! Син аңа кирәкмисең! Кире кайтмый чараң
юк! Син аңа Мәскәүдә артык авыз булачаксың! Рәхмәтсезләр!
Мине кем ашата? Мине кем карый?!
Диләрәне жәлләп кабынган ата хисе озакка бармады. Аны
үзе белән алганына Бикмурзин йортының капкасын чыккач та
үкенде түрә. Кайдан күреп, белеп өлгергәннәр, капка алдында
аны халык көтә иде. Алда – килеш-килбәте белән муллага охшаган ир. «Болар Диләрәне таный микән? Ни әйтерләр? Репутациямне юк итәм бит бу баланы жәлләп...» Куркуы юкка гына
булды, җыелган халыкны Диләрә кызыксындырмый иде.
– Рәшит Шамилевич! Депутат буларак, Сезгә үтенечебез
бар иде. Аракы заводы Тургайга кирәкми. Болай да эчкечелек
үтеп керде авылларга. Эшсезлектән барлыкка килгән бушлыкны тутырды. Халык кырыла. Туктатыгыз аракы заводы эшчәнлеген! Без бу турыда Мәскәүгә яздык. Шундый ук хатны Сезгә дә
тапшырабыз, – дип чыгыш ясады мулла.
Хатны ачып карады депутат. Йөзләгән имза куелган. «Яратмыйм конфликтларны!»
– Заводны туктатабыз икән, бүген егермедән артык кеше
эшсез кала. Бу турыда уйладыгызмы?
– Аның каравы, меңләгән гаиләдә тынычлык урнаша. Эчеп
үлүчеләр, исерек хәлдә асылынучылар саны азая.
– Башка заводлар чыгарганны сатып алып эчмәс дисез инде
аларны? Тургайдагы завод ябылса, айнырлар дисез инде?
– Авылның ямен бетерәбез, начар данын чыгарабыз, Рәшит
Шамилевич! Үзегезнең дә яман атыгыз тарала бит... Тургай хәмер
чыганагына әверелде. Бу мактана торган эш түгел. Завод башка
төрле продукция җитештерсә ярамыймы? Сүз дә юк, аракы
җитештерү зур табыш китерә. Әмма халыктан ләгънәт җыя торган, кайгылы, хәсрәтле... Азык-төлек җитештерсә, завод үзен
акламас дисезме?
Депутат бераз эндәшми торды. Аннары:
– Уйлашырбыз. Бер карарга килгәч, хәбәр итәрбез сезгә. Әлегә сау булыгыз! – дип машинасына ашыкты.
Башта район башлыгына шалтыратып, бу хәл белән ризасызлыгын, үпкәсен, шелтәсен белдерде депутат.
Аннары Илүзәгә шалтыратып, Диләрә кайтканга кадәр Бикмурзин турында кайгыртырга кушты.
– Авылдашларың каршы чыккан заводка. Нинди продукция
чыгарырга уйлары бар, белеш, бизнес-план төзе! Табышыгызның
миңа бүленә торган өлеше кимергә тиеш түгел! – диде кырку
итеп. – Юкка гына укыттыммы – белемеңне кулланырга вакыт!
Кәефе кырылган түрәне фатирында тагын яңалык көтә иде.
Әле кайчан гына дөньяга битараф Илгизәр белән Финаның ябык
кына бер хатын янында өлтерәп йөгереп йөрүләрен күреп шаккатты. Йөзе сап-сары, чәчләре йолкылган кебек, күзләрендә
мәңгегә курку катып калган...
– Кем бу? Нинди хәерчене керттегез минем өемә?
– Кычкырма әле, зинһар. Бу – минем әнием. Тәкыя исемле.
Минем үз әнием, аңлыйсыңмы?
– Фина! Нәрсә сөйли ул? Нинди әнисе булсын ул аның?
Бу чит кешене рөхсәтсез нигә минем фатирыма керттегез? Мин
кайтканда, нигә өйдә тормыйсыз? Кайда йөрдегез?
– Без хәзер Фина апа белән сиңа барысын да аңлатып бирәбез. Син дә кунак алып кайткансың бит менә...
Рәшит Шамилевич үзенең артында үтәргә кыенсынып чак
басып торган хәлсез Диләрәгә әйләнеп карады.
– Әйе шул... Уз, Диләрә. Урнаштыр әле, Фина. Ул берникадәр
вакыт монда яшәячәк.
– Күпме инде ул берникадәр? – дип сорады Фина, кызны
танып.
– Җинаятьче табылганга кадәр.
– Нинди җинаятьче?
Хуҗа җавап бирергә ашыкмады.
– Арыдым. Әллә нинди бетмәс проблемалар агымы китте.
Яратмыйм мин мондый халәтне. Дөнья буталды, асты өскә килде.
Арыдым, – Рәшит Шамилевич көрсенеп бүлмәгә узды, диванга
утырып, башын артка ташлады. Күзләрен йомган килеш:
– Сез бернәрсә дә белмисез. Тургайда, Бикмурзинның өендә
хатынын үтергәннәр. Сәмәрияне. Диләрәнең күз алдында булган
бу хәл. Ярый аны күрмәгән үтерүче. Диләрә аның сурәтен төшергән. Ул егет бетеп сиңа охшаган, Илгизәр. Бикмурзин рәсемне
күреп, тикшерүчеләрне сиңа юнәлткән. Миңа Илүзә шалтыратты. Сине кулга алып өлгермәделәр, мин сөйләшеп, туктаттым, –
дип сөйләп китте.
Диләрә, аны бүлеп:
– Әйттем бит: Илгизәр түгел, аңа охшаган гына кеше, дидем.
Бертөсле ике кеше булмый, игезәге юктыр, диделәр тикшерүчеләр. Мине ишетергә дә теләмәделәр, – диде.
– Радик... Радик Гаянович мине гаепләдеме? – дип сораганда
Илгизәр дулкынлануын яшерә алмады. – Ул бит... Ул алай дип
әйтергә тиеш түгел!
– Мин синең нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлыйм, Илгизәр.
Син җинаять кыла торган бала түгел, ул сүзгә ышанмадым да мин.
Бернигә дә карамый, син минем улым булып каласың, мин –
синең әтиең, – дип өзеп әйтте Рәшит Шамилевич. – Бер генә
нәрсә борчый мине: Сәмәрияне кем үтергән?
– Радик Гаяновичның... Аның белән минем әнинең... –
Илгизәр әрнү тулы карашын Тәкыягә төбәде, – тагын бер уллары булган. Линар. Миннән зуррак ул, балалар йортында үскән.
Радик Гаяновичны мәчет манарасыннан Линар төшерде. Этәреп
җибәрде. Мин дә шунда идем. Без беркемгә дә әйтмәдек. Бикмурзин аңына килгәч тә Линарны таптырды. Алар үзара килештеләр: Радик Гаянович булган мөлкәтен Линар исеменә күчерә,
тегесе аны карарга вәгъдә бирде...
– Ул кайда икән? Беләсеңме?
– Соңгы күрүемдә икесе бергә дәваханәдә калганнар иде.
Бикмурзин безгә ниндидер куян күчтәнәче биреп маташты. Мин
белмим Линарның кайда икәнен. Ул кыргый. Ул бөтенләй башка
төрле.
– Димәк, Сәмәрияне шул үтергән. Бикмурзинның байлыгына хатынының да хокуклары бар бит.
– Мин белмим, – дип кырт кисте Илгизәр.
– Тикшерүчеләр аның барлыгы турында белсә, синең өстеңнән шикләр төшәчәк, Илгизәр. Бу турыда полициягә хәбәр итәргә
кирәк! – диде Рәшит Шамилевич.
– Минем исемем Илгизәр түгел. Тугач та әнием биргән исемем бар минем – Динар...
– Әлегә кадәр кайда иде инде ул әниең? – Рәшит Шамилевичның теш арасыннан әйткән сүзләре каты, түбәнсетә торган
мәгънәле булып ишетелде. – Мин сиңа үз фамилиямне биргәндә,
карап үстергәндә, укытканда, кеше иткәндә кайда иде бу хатын?
Тәкыя куркуыннан бөтенләй бөрешеп калды. Илгизәр аның
эргәсенә барып басты.
– Илгизәр! Булганы – булган, яшәгәне – яшәлгән инде.
Кыерсытма әтиеңне, – дип, аңлатырга ашыкты Фина. – Бик матур исемең, Илгизәр булып кал. Әниең сиңа Динар дип эндәшер.
Бәхәсләшмә әтиең белән. Рәшит Шамилевич, Тәкыяне – Илгизәрнең әнисен – әлегә кадәр сантыйлар йортында тотканнар.
Ул авыру булмаган, аны мәҗбүри япканнар.
– Кем япкан? Психбольницада булган кеше болай акыллы
сөйләшә микән, ай-һай?
– Тәкыянең әнисе – авылның бер тәртипсез хатыны... һәм
Радик, Рәшит Шамилевич! Минем дә гаебем юк түгел, нигә
кысылганмындыр, – диде Фина, – кичерә алсагыз, кичерегез
инде. Белмәдем, белергә дә теләмәдем, сорашмадым да бит теге
вакытта, Радик нәрсә әйтте, шуңа ышандым.
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.