Чәчмә әсәр
7 Сентября , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (49)

Башкача кайталмам. Бер генә... бер генә кулыма алыйм әле оныгымны... Филария аның алдында елап басып тора. Илүзәнең күпме күз яшьләрен түктергән Филария. Илүзә хыялланган кебек бай, зиннәтле... Ләкин бәхетсез... Илүзә йоклаган баланы яследән алып Филариянең кочагына салды. Зурәни булырга хаксыз хатын Айнурны саклык белән күкрәгенә кысты. «Бәхетле, тәуфыйклы бул, балам!» – дип пышылдады. Кирегә урынына салды, өстенә япты. Сокланып карап торды.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (49)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (49)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (49)

(Дәвамы.)

10
Илүзәнең туган өендә яшәргә бер уңайлык та юк иде.
Мәрхүмнәрдән ничек калган, шулай торды йорты. Өенә кайтса,
әти-әнисе исенә төшкәннән түгел, карт укытучының күз карашыннан качып читтә кунып йөрде. Аннары Айнурны алып
кайтырга кыенсынды. Күңелендә яшәгән, онытырга тырышкан,
Тәгълимә апасы тәрбияләгән кечкенә Илүзәне – үзен дөньяга
«тартып чыгарудан» курка хатын. Айнурга текәлеп карап, назлап күкрәгенә кыскан Тәгълимәне күреп тә күңеле тулды. «Хис
белән түгел, акча белән үлчәнә бүгенге тормыш. Вазифа белән.
Бу авыл тормышыннан ничек тә өстен буласы иде бит! Тагын
батам бу авыл тормышына, тагын батам...»
Илүзәнең эчке халәтен кем белгән дә, кем сизгән?! Тургай
үз тормышы белән яшәвен дәвам итте. Айнурның кемнән туганын фаразлап, бер нык кына сөйләп алдылар да туктадылар.
Бу гайбәтләрне Илүзә эштә булып ишетми дә калды. Тәгълимә
белән Ирина барысының да авызын яптылар. Ачык, киң күңелле
Ирина янына көн саен кешеләр килде. Кирәк-ярагын китерүчеләр дә, ит-сөт белән ярдәм итүчеләр дә, ике яшь хатынның
тормышы белән кызыксынып кына кереп чыгучылар да булды.
Ирина һәрберсен якты йөз белән каршы алды, чәй табынына
чакырды, тәмле сүзләр белән озатып калды. Ринат та килде.
Ирләрчә караш ташлады йортка. Җимерелеп төшкән киртәләрне, авып барган багананы, бикләнмәгән капканы күрде. Икенче
көнне Фәтхи белән, Эдик белән бергә сугылды.
– Ирина белән Илүзәгә булышырга кирәк иде. Икесе дә ялгыз килеш балалар үстерәләр. Авыл тормышында кайнап яшиләр.
Ирина бигрәк тә, Тургайдагы һәрбер кешенең күңеленә юл тапты,
хәленә керә, кулыннан килгәнчә ярдәмен күрсәтә. Кайсы арада
өлгергән, аны белмәгән кеше юк. Киртәләрен тотып, капкаларын
ремонтлап бирик!
– Мине дә егеткә чутлагач, рәхәтләнеп булышам инде, – дип
шаярды Фәтхи. –Син ничек, Эдик, вакытың булырмы?
– Булса, килермен, –диде Эдик теләр-теләмәс кенә.
– Үзгәрдең син, Эдик. Эчтән янасың, тышка чыгармыйсың.
Бала-чага түгелсез бит инде, бәлки, утырып аңлашырсыз Илүзә
белән, – диде Ринат.
Эдик эндәшмәде.
Ирина Эдикның хәлен аңлый, Илүзә юкта Айнур янында тора,
рәхәтләнеп уйный, сөя дә кичкә кайтып китә. Юллары кисешмәсен өчен Илүзә кайта торган сукмакка чыкмый, капма-каршы
якка китә. Иринаның, киресенчә, аларны очраштырасы килә.
«Илүзә ялгыш кына булса да Эдик баласы янында чакта кайтып
керсен иде! Күрсен иде Айнурның әтисен ничек яратканын!
Күңеле йомшармый булмас иде!» – дип уйлый ул, Эдик килгән саен.
Йорт-кураны рәтләгән көнне соңгарак калдылар ирләр.
Көне дә җылы туры килде. Инде ничә еллар бер кадак та кагылмаган хуҗалыкта эш кайнады: Эдик хәстәрләп китерткән
җепсәләрне баганаларга беркеттеләр, рәшәткәләр кактылар,
капка ясап куйдылар. Баганаларны җәй алыштырырга булыр,
диештеләр. Тәгълимә шәңгәләр пешереп кертте, чәй әзерләделәр. Балалар да олылар аяк астында чуалды. Шаярдылар, көлештеләр, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Өстәл янындагы эскәмиягә
тезелеп утырдылар: Айнур әтисенең итәгенә үрмәләде. Чәй ясап
булышкан әнисенә карап алды да, Иринаның кызы да Ринатка
кулларын сузды.
– Әй, маладислар! Башта үсәсе кешеләрне ашатырга, туйдырырга кирәк, дөрес! Яле, Җәүһәр, Айнур белән узышып, әбиегезнең тәмлекәй шәңгәләрен сыптырып куегыз әле!
Ринатның шат карашы бер мизгелгә генә Иринаның күзләрендә тукталды. Хатынның бит алмалары алсуланды. Улын ашатып мәш килгән Эдикта аларның кайгысы юк иде, олылар сизсә
дә, сер белгертмәде.
– Әй, Ринат балакай, ул шәңгәләр синең сыерның «койрыгы» тыгылганга тәмле инде! Каймаксыз-майсыз шәңгә пешми.
Рәхмәт яугыры, үзеңнеке кебек итеп аша! – дип сөйләнә-сөйләнә
сыйлады эшчеләрне Тәгълимә. – Иртәгә Булат та киләм дигән
иде, аңа эш калдырмадыгыз инде.
– Килсен, килсен! Өйдә дә ир кулы тимәгән урын күп монда!
Эдикны белмим, ә мин, тагын шәңгә пешерсәң, Тәгълимә апа,
иртәгә дә булышырга киләм! – диде Ринат.
Авылдашлары ишек төбендә, мич кырыена сыенып, качып
аларны тыңлап торган Илүзәне күрмәде. Аның турыда искә дә
алмадылар. Ә хатын, бала чагында фермадан сөт урлап кайтканда күрше апасыннан оялып, өенә керергә кыенсынып торган
кебек, тораташтай катып калды мич артында. Идәнгә кадаклап
куйдылармыни! «Әй, шатланалар! Көлешәләр! Куанырлык урыннары бармы соң: рәтле эшләре, зур уңышлары юк, кесәләрендә
акчалары бик сирәк була, гади генә яшиләр, ашаганнары бәрәңгедән артмый. Һәрберсенең күңелендә ярасы бар: күршеләре –
баласыз, Ринат – хатынсыз, Ирина – ирсез, Эдик... Эдик баласы булып – баласыз... Нәрсә дип шулкадәр куаналар соң? Нигә
алар канәгать тормыштан? Ә мин ялгыз... Бәхетсез... Шатлана
алмыйм. Шатлана белмим... Мин – ят аларга. Мине алар чит
тибә, аңламыйлар. Нигә алай соң? Мин бит Ирина кебек читтән
килмәгән. Шул авылда үсеп тә, мин аларга ят кеше. Эдикка да ят
мин. Минем хыялларым ят аңа... Эдикка күңелем тартылган
саен, үземә нәфрәтем арта. Миндә ике кеше яшәгән кебек.
Тәгълимә апа сөеп үстергән һәм мин хыялда йөрткән Илүзәләр
талаша эчемдә. Ут. Тынгы да юк, тынычлык та. Нишләргә соң?
Нигә, кайчан шундый булдым мин?»
Яшеренгән урыныннан чыгып йортында эшләгән авылдашларына рәхмәт әйтергә базнат итмәде Илүзә. Ирләр кайтырга кузгалганда, улының Эдикка сарылып көйсезләнүен, әтисе күтәреп
алгач, аны кочаклавын күреп һушы китте, йөрәге сызылып авыртып куйды хатынның. «Нишлим ул мин? Һаман үземне генә, үземнең максатларымны гына уйлыйм, Айнурның хисләрен исәпкә дә алмыйм түгелме соң? Балалар йорты директорының, күпме аңа
ачулансам да, сүзләрендә хаклык бар түгелме соң? Эш дип әллә
кайдагы байның заводын саклап ятам көннәр буена, баламны күрмим дә... Ә ул Эдикка ияләшеп тә өлгергән! Айнур да минем кебек
тапкан да ташланган булып үсә бит! Үзем аларга үпкәле була
торып, әти белән әнинең ялгышын кабатлыйм түгелме? Айнур
бөтенләй ят Иринадан, шул ук күршеләремнән, Ринаттан наз
алып үсеп килә... Ә мин... һавадагы торна кебек буй җитмәс хыяллар белән саташам...» Мич артында – кәбәркәдә качып калды ул,
авылдашлары Ирина белән саубуллашып кайтып киткәндә...
Төне буена улын кочагыннан ычкындырмады Илүзә. Күк капусы ачылгандай, ялгышларын анык итеп күрде. Аның саен үзен
битәрләде. Бәләкәйдән «кадерләп» күңелендә йөрткән байыйм
дигән хыяллары да татлы иде, тиз генә китмәделәр уеннан. Ләкин
күкрәгенә башын салып изрәп йоклаган Айнурның исе буш хыяллардан татлырак иде. «Мин бүген эшкә бармыйм, улым, яныңда
торам. Шартламыймы шунда заводлары! Бармыйм!» Илүзә үзе дә
аптырады: тынычландырды аны бу карары. Әмма күңел газапларыннан, икеләнүләреннән арынып таңда тынгы тапкан хатынны
яңа көн шау-шулы вакыйгалары белән каршы алды.
Иртүк Ринат Иринаны алырга килде. Бәләкәе, Мусасы чирләгән, янында торырга кирәк, үзе күрше авылга бара икән, үлем
җеназасын үткәрергә. Ирина алдан уйлагандырмы бу турыда,
үзара сөйләшкәннәрдерме – анысы Илүзәгә сер булып калды –
барлы-юклы мөлкәте тутырылган юл сумкаларын тоттырды да
куйды иргә.
– Бер сиңа бар, бер монда кил – алай итенеп йөреп булмас!
Бер баргач, калырбыз да куярбыз инде. Айнурны караучы тапмасаң, безгә китерерсең, Илүзә, – диде дә иртә белән кияүгә
китеп барды.
Айнур уянгач та аларны таптыра башлады. Улын юатканчы,
пешереп ашатканчы, савыт-сабаны юганчы, аннары керләрен
чайкап элгәнче, төш вакыты җитте. Баласын йоклатып, чәй эчәргә утыруы булды, йортының яңа капкасы алдына кап-кара джип
килеп туктады. Рәшит Шамилевичтыр дип куркып китте, бер
мизгелгә: «Нигә генә бармадым эшкә?!» дигән уй да үтте башыннан. Джиптан затлы итеп шәһәрчә киенгән Филария төште,
ашыгып йортка, Илүзә үзен-үзе кулга алганчы, өйгә килеп керде.
Өй түрендә яследә йоклаган балага өзелеп карады. Гаделсезлеге
белән үзәгенә үткән, еллар буена күрә алмаган укытучысы бик
үзгәргән иде: ул элеккедән күпкә яхшырак киенгән, бизәнгән,
бик матурланган иде, шул ук вакытта күзләрендәге чарасызлыкны, чибәр йөзендәге мескенлекне колак-муеннардагы алтыннарның балкуы гына яшерерлек түгел иде.
– Чит илгә яшәргә китәбез. Кайтмасам да булыр иде. Әллә
нәрсә тартты күңелне монда... Авыл урамына кергәч тә әйттеләр. «Оныгың бар, Филария!» – диделәр... – Хатын кинәт елап
җибәрде. – Беләм, Эдик мине аңа якын да китермәячәк. Гафу
итми ул мине, сорамыйм да. Аңламаячак. Соң инде... Соңга калдым. Әллә нәрсә алдандым, нидер җитмәде. Иң якын кешеләремне сөеп өлгермәдем. Ярату эзләдем – азгынлык булды. Байлар
дөньясына атлыктым. Анда да бәхет юк икән, тапмадым. Кирегә
юл юк инде. Син дә мине күрәлмисең, Эдик кебек... Илүзә! Мин
китәм хәзер. Башкача кайталмам. Бер генә... бер генә кулыма
алыйм әле оныгымны...
Филария аның алдында елап басып тора. Илүзәнең күпме
күз яшьләрен түктергән Филария. Илүзә хыялланган кебек бай,
зиннәтле... Ләкин бәхетсез...
Илүзә йоклаган баланы яследән алып Филариянең кочагына
салды. Зур әни булырга хаксыз хатын Айнурны саклык белән
күкрәгенә кысты. «Бәхетле, тәуфыйклы бул, балам!» – дип
пышылдады. Кирегә урынына салды, өстенә япты. Сокланып
карап торды. Аннары аяк очына кечкенә кәгазь төргәк куйды:
– Печенье. Ашатырсың, уянгач. Эдик бәләкәй чагында шундыйны ярата иде...
Яшьләрен сөртә-сөртә чыгып йөгерде. Төргәктә Айнур яратып
ашый торган печенье һәм банк картасы, өстенә саннар язылган
дәфтәр бите беркетелгән иде.

(Дәвамы бар.)

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (49)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (49)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас