Чәчмә әсәр
6 Сентября , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (48)

– Бу – минем өем! Чыгып китегез моннан! Нинди балалар бакчасы бу? Яратмыйм бала тавышын! – Тышта суык. Караңгы. Төнгә каршы без кайда барабыз? Сез үз акылыгыздамы? Иртәгә китәрбез, – дип, хатынны аңына китерергә тырышып карады Ирина. Илүзә эндәшмәде. Баласын киендерә башлады. 

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (48)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (48)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (48)

(Дәвамы.)

8
Иртән идарәдә эше күп була, бәлки, буталып китеп онытыр,
килмәс әле дигән кечкенә өмете бар иде Илүзәнең, завод капкасына җитәрәк анысы да юкка чыкты. Эдик капка баганасына
сөялеп аны көтә иде. Күзләре кичәгедән дә ныграк өтә, күрәсең,
ул да төнне уйланып үткәргән. Сәлам дә бирмәде. Илүзә бу карашны күтәрә алмады, башын иеп, завод йортына үтте. Бүлмәгә кереп
ишекне япкач та:
– Нигә әйтмәдең? Мин сорадым бит, сорадым!
Илүзә җавап бирә алмады.
– Аңламыйм, Илүзә! Мин әти булырга лаек түгелме? Айнур,
дидең исемен, фамилиясе минекеме баланың? Нигә тугач та
әйтмәдең, чакырмадың? Теге дус кызың мине «акчасыз, эшсез»
дип мыскыл итеп басып торды, ул синең сүзләрең идеме? Мин
сиңа зур кеше булырга, баерга комачаулаячакмын дип уйладыңмы? Шуңа әйтмәдеңме? Син минем турыда шулай ук начар
фикердәме, Илүзә? Мин үз баламны күрмәслек, кулыма алмаслык дәрәҗәдә барып чыккан ирмени? Нигә дәшмисең?!
– Миңа укырга кирәк иде, Эдик...
– Шуннан? Укыр идең! Мин балам туганын белү белән синең укуың арасында нинди бәйләнеш бар соң, аңлый алмыйм?!
– Филария Ринатовна чыгарылыш кичәсендә шулкадәр кимсеткәннән соң... Кыскасы, алар белсә, тагын да пычраграк сүзләр
ишетер идем. Син аңламассың инде ул мине, Эдик. Фәрит минем
белән биюдән баш тарткач... бөтен классташлар алдында, әниең
алдында бит ул... Әниең мине гел күрәлми иде бит... Белмим, нәрсә
өчендер... Ул минем кебекләрдән җирәнә иде бугай. Гел яхшы
укысам да, медаль эләкмәсен өчен аттестатка «дүртле»ләр куючы
да ул бит. «Бишле»ләр генә булса, шул елны ук имтихансыз гына
институтка да кереп китәлер идем. Ул мине шунда фермада
сыер савып калыр дип уйлый иде, сизә идем. Укый алмас, дип...
Шуннан мин ничек бала күтәреп кайтыйм?! «Әйттем бит!» дип
өстемнән көләр иде ул! Мин бит аңа үч итеп, ике институт бетәм, яхшы эшкә урнашып, баеп кайтам дип, үземә сүз бирдем
чыгарылыш кичәсендә. Син аңламыйсың, Эдик! Аңламыйсың!
Еламады Илүзә. Ләкин үзенең хаклыгын исбат итәргә тырышып кычкырды. Эдикның кашлары җыерылды, башта күзләренә
аңларга тырышуы, аннары гаҗәпләнү, азактан бөтен йөзенә
бәхетсезлек халәте чыкты.
– Кыскасы, мин – синең якты хыялларыңны җимерүче.
Мин бу елларны икәү бергә булган төннең хатирәсен кадерләп
саклап, кабат-кабат күз алдымнан кичереп, юанып яшәдем. Сине
яратуым миңа алга атларга көч бирде. Ә син... син үкенеп яшәгәнсең икән бу елларны, Илүзә. Мин дә, Айнур да сиңа комачаулаганбыз икән. Син күңелеңнән һаман да мине гаеплисеңме
ул төн өчен?
– Тыелган булсак шунда...
– Айнур тумаган булыр иде... Син инде югары уку йорты
студенты булыр идең... Якты хыялыңа бер адым калыр иде, әйме?
Нигә миннән читләшүеңне аңладым. Син Айнурны да шулай
күрә алмыйсыңмы? Ул да сиңа укырга комачаулаган бит!
– Юк!!! Алай дип әйтәсе булма! Мин яратам Айнурымны,
өзелеп яратам. Син белмисең...
Илүзәнең башкача түземлеге калмады, күзләреннән яшьләре
атылып чыкты.
– Алай дип әйтмә бүтән...
– Авырткан җиреңә бастым, ахрысы... – Эдик Илүзәгә
сынап, текәлеп карады. – Әлегә кадәр кайда тоттың Айнурны?
Илүзә тып-тын калды.
– Әлегә кадәр кайда үсте Айнур? Илүзә, мин синнән сорыйм! – Эдикның тавышындагы ир кеше катылыгы колагын
ярды хатынның.
– Шәһәрдә, дус кызымның әнисе карады, – диде тиз генә. –
Мин акча түләп тордым ай саен. Башта тулай торакта идән
юдым, аннан кешеләрнең өйләрен җыештырдым. Акча җиткерәлмәдем яшәргә. Монда эш бирәбез дигәч, шунда ук риза булуым да шуңа. Баламны үстерү өчен...
– Миңа әйтсәң, улың бар дип, мин дә эшләр идем, булышыр идем, урам себерер идем, Илүзә, урман кисәр идем... Нигә
миңа ышанмыйсың син?! Мин хәзер шулкадәр начар кеше
булып чыгаммыни инде: үз баласын ташлаган, карамаган?
– Юк, Эдик... Мин... – Эдикның әрнүле йөзенә күтәрелеп
карагач, сүзсез калды Илүзә.
– Әйе, Илүзә. Син... син мине шундый иттең. Мин улымның алдында гаепле булып калдым. Гомерлеккә. Син миннән –
аның сабый чагын, аңардан әтиле булып үсү бәхетен урладың...
Малай кешегә әтисез үсү ничек кыен булуын белсәң икән!
Кайчан гына канатланып, чәчәм, урам, авылны күтәрәм дип
шатлыкларын да, уңышсызлыкларын да Илүзә белән уртаклашып йөргән, дәртле, тик тормас, энергиясе чишмәдәй ургылып
торган Эдик шул сәгатьтә олыгаеп калды. Авыр итеп көрсенеп
урыныннан торды. Илүзәгә карамый гына, бүлмәдән чыгарга
атлады. Ишек тоткасына үрелгәч, борылып:
– Нигә генә кагылдым икән шунда сиңа? Мин дә, Айнур да
кирәкми сиңа, Илүзә. Чит кешеләрдән каратып, бала тәрбияләп
үстереп буламы соң? Башта – шәһәрдә әллә дус кызыңның әнисеннән, әллә тагын кайда... Ул – кисеп ташлый алмаган бер
койрык кына инде сиңа... Хыял үчтән башланырга тиешме
соң... Белмим... Әнигә үч итеп... Әни дә мине карамады, яратмады... Мин сине... актан ак, пакьтән пакь дип уйлый идем бит.
Их, Илүзә!
– Ялгышасың! Мин яратам Айнурымны!
Эдик чыгып киткән иде инде. Бу сүзләрне ишетсә дә, фикере
үзгәрмәс иде. Әнисенә, әтисенә булган рәнҗүе яңадан калкып
чыккан иде аның күңел төбеннән. Тик бу юлы ул үзен түгел, үзеннән яралган баласын жәлли иде.

9
Инде барлыгын да оныта башлагач, көтмәгәндә, беркөнне
Линар кайтып төште. Декабрь аеның карсыз коры суыгында
җәйге туфли, йока куртка кигән, яланбаш, буш кул белән. Берни
булмагандай, кыенсынмый түргә узды. Исәнме юк, саумы юк,
кичә генә күрешкәннәрмени:
– Әти, сиңа дәваланып алырга кирәк, әйдә, хастаханәгә
алып барам. Әйдә, җыен! Ирина, машинаның ачкычы кайда,
китер әле! – дип шаккатырды. Бикмурзин бик азга гына югалып
калды. Башта гаҗәпләнсә дә, аннары, «әти» сүзен ишеткәнгәдер,
җанланып китте:
– Күптән барган юк дәваханәгә, табибларга күренәсем бар
шул, улым, дөрес әйтәсең. Ирина, җыештырып бир әле әйберләремне! Син ашап ал, ачсыңдыр, улым. Линарга да киемнәрен
әзерлә, Ирина! – диде.
Линарның кыланышына аптырамады Ирина, күргәне бар.
«Үтә торган яхшы вакыты». Бикмурзинның аңа ышануына исе
китте. Ышанырга теләү генәме бу? Шундый беркатлы булырга
тиеш түгел бит инде ул! Начальник кеше булган, җитәкче. Әллә
«үз каным» дип, нишләсә дә Линарны кичерергә, акларга җыенганмы? Акчасы беткән, я берәр ярамаган эш кылып качкан, шуңа
кайткан бит. Әтисенә карата хәстәрлек хисе уянганнан түгел.
«Яхшыдан яхшы, тәртипледән тәртипле булып кыланырга дисәң,
Линарга куш инде. Кешенең авызыннан кереп аша чыга тәмле
теле белән үзенә кирәк булса! Әти, имеш! Акчаларын кесәсенә
салганчы гына инде бу «атага хөрмәт». Аннары артыннан җилләр
исәчәк. Ярый, азык алып, туплап куйганмын әле», – дип уйлады Ирина.
Аталы-уллы дәваханәгә чыктылар да киттеләр. Балалар белән
ялгызы утырып калды Ирина. Илүзә төнгә табан гына кайта.
Соңгы вакытта бик борчулы. Айнур шуны сизәме, әллә көннәр
буе күрмәгәнгәме, ераклаша әнисеннән, күбрәк Иринага елыша,
яныннан китми. Улының читләшүен күреп тагын да ныграк борчыла, көя Илүзә. Аулак чакта Ирина сөйләшергә булды аның белән.
– Илүзә, сиңа азрак ял итәргә кирәктер, эшлисең дә эшлисең, балаң янында тормыйсың бит бөтенләй дә, – дип, алдына
пешергән ризыгын куйды, чәй ясады.
– Син авырсынасыңдыр инде, Ирина, көннәр буе карыйсың
Айнурны. Түләми, дисеңдер. Бу айда чыгымнарны каплаганнан
соң үземә эш хакына калдыра алсам, түлим, һичшиксез түлим,
көт инде, яме?!
– Нинди түләү? Айнурны каравы авыр түгел, икәү уйныйлар
балалар, миндә кайгылары да юк. Сүз синең турыда бара. Арыгансың бит. Нәрсәгә кирәк ул завод сиңа? Нигә шулкадәр тырышасың? Депутатның да, малаеның да килеп бер әйләнгәннәре дә юк.  Алып ашадыңмыни, ишәк кебек бушка көне-төне эшләргә?
– Юк та соң. Ышандырып алып калгач. Вакытында алар эш
хакы түләп, миңа ярдәм итмәгән булса, мин Айнурсыз калыр
идем. Беләсең бит. Хәзер рәтенә төшендем, эшлисем килә,
тәҗрибә тупласам, бәлки, шәһәргә күчеп, эшкә урнашырмын.
Айнурны үстерергә дә акча кирәк, гел сезнең өстегездә яшәп
булмас, Ирина.
– Туктале, баланың әтисе дә бар бит.
– Синең кызыңның да әтисе булган инде...
– Минеке белән синекен чагыштырып буламыни, Илүзә?!
Минеке «эшен эшләде дә» качты, «яхшы» әти-әнисе сүзеннән
чыгалмады. Синеке баланы мәчеттә күргәннән башлап бер көн дә
килми калганы юк. Айнур ияләшеп бетте хәзер, әти ди!
– Кертмә, дидем бит! Нигә әйтмәдең миңа, Ирина?!
– Әйтеп, нишлисең, кая илтәсең Айнурны, тагын балалар
йортынамы? Кертми нишлим, эт булып өстенә ташланыйммы?
Эшнең нәрсәдә икәнен Бикмурзин шунда ук аңлап алды. Айнур бигрәк Эдикның үзенә охшаган бит! Нигә аерасың аларны?
Улым дип өзелеп тора, күчтәнәчсез килгәне юк!
– Балалар йортында үскәнен әйтмәгәнсеңдер ич?
– Юк та соң... Нишлисең син, Илүзә! Их, мин булсам синең
урында! Баламны әтиле итеп үстерер өчен әллә ниләр эшләрдәй булам!
– Без барыбер бергә булалмыйбыз, син аңламыйсың!
– Аңлап торасы юк инде монда! Синдә бала кайгысы юк,
кызый, үзеңнең үзсүзлегең генә! Синең турыда сораганы юк
Эдикның да. Күрешеп, бер утырып балагызның язмышы турында сөйләшкәнегез бармы соң? Син Эдикны якын китермисең, ул
сиңа үпкәле. Ә Айнур үскәч сезне гафу итә алыр микән? Шуны
уйлагыз!
Илүзәнең тамагына ризык бармады. Тәлинкәгә нәрсә салынганын да күрмәде. Идәндә уйнап утырган балаларны аерып, Айну-
рын җитәкләп алды да бүлмәсенә кереп китте. Киреләнгән баланы тынычландырып та өлгермәде, ишек шакыдылар. Көчле итеп.
– Эдиктыр ул! Ачма, Ирина! Зинһар, ачма әле... – дип йөгереп чыкты.
Ирина ачып өлгергән иде инде. Ләкин өйгә Эдик түгел, кышкы салкынны уздырып, ишекне киң итеп ачып, пырылдап, Бикмурзинның хатыны килеп керде. Аның артыннан кызы күренде.
– Радик! Нигә син акчаны туктаттың? Мин ничек яшәргә
тиешмен? Баланы нәрсә ашатырга? Әти исән булып, күрсә бу
хәлгә калдыруыңны безне, бик тиз тыяр иде сине! Радик, димен!
Кайда син?
– Радик Гаянович улы белән дәваханәдә, – диде Ирина сабыр гына. – Ул кайткач, килерсез.
– Син кем әле монда мине өйрәтеп торырга? Без беркайда
да китәргә җыенмыйбыз. Без үз өебездәбез! Чишен, кызым!
Ә сез күземнән югалыгыз! Хәзер үк!
– Мин Радик Гаяновичны карыйм, тәрбиялим: ашатам, юам,
уколлар ясыйм.
– Ничә кеше карый бер Радикны? Улы бар икән бит. Кайдан
чыккандыр ул? Бөтен мөлкәтен аның исеменә күчергән юньсез!
Кызы барлыгын оныткан! Алай тиз генә котыла алмый ул миннән!
Миңа калдырган өйне саттым да адвокат ялладым. Сәмәриядән
җиңел генә котылырмын дип куанмый торсын әле! Яхшы адвокат! Кыйммәтле адвокат! Беркайчан да җиңелмәгән! Бу – минем
өем! Чыгып китегез моннан! Нинди балалар бакчасы бу? Яратмыйм бала тавышын!
– Тышта суык. Караңгы. Төнгә каршы без кайда барабыз?
Сез үз акылыгыздамы? Иртәгә китәрбез, – дип хатынны аңына
китерергә тырышып карады Ирина. Илүзә эндәшмәде. Баласын
киендерә башлады. – Илүзә, тукта, нишлисең? Кая барабыз балалар белән?
– Авылга төшәбез. Минем бәләкәй өемдә торырга кыенсынмасаң... Җылытканчы, балаларны Тәгълимә апага кертеп торырбыз. Әйдә, ашыгыйк алар йоклаганчы! Бу кешедән изгелек көтәсе
түгел... – Илүзә әйберләрен бер сумкага тутырды. – Калганы
калсын инде, ничек күтәрәбез?
– Эдик килеп алыр әле иртәгә... – Ирина уенчыкларны,
киемнәрне бер почмакка өйде. Сәмәрия әзерләнгән табын артында Ирина пешергән ашны ашый иде. Кызы кызганып балаларга
карап тора. Үзе берни эндәшми.
– Иртәгә Радик Гаяновичка шалтыратабыз. Бик сөенмәгез!
Озак тотмас ул сезне монда! – дип, усал итеп кычкырып чыгып
китте аларга Ирина.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (48)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (48)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас