Чәчмә әсәр
6 Сентября , 18:00

Фәрит ЯХИН. Йөзекле хәйлә. Хикәя

Туй яхшы гына узып, хәзрәт яшь хатыны кочагына кереп ятуга, калган икесе төне буена йоклый алмый гаҗиз булганнар.

Фәрит ЯХИН. Йөзекле хәйлә. ХикәяФәрит ЯХИН. Йөзекле хәйлә. Хикәя
Фәрит ЯХИН. Йөзекле хәйлә. Хикәя

Хәкимулла абзыйның рәттән ике хатын алып, «мулла кешегә өч тә төс» дип, тагын өйләнергә хыялланып йөргән чагы икән, йортларында тавыш чыккан.

– Син, карт тәре, – ди икән өлкән абыстае, – юньсез, өч белән нишләмәкче буласың, әле икебезнең дә берсе артык!

«Артыгы үзең инде!» – дияргә теле бик кычытса да, Хәкимулла абзый анысын әйтмәгән. Кем инде ул кыска акыллы хатыннар сүзенә колак салсың имеш! Әмма өченчесенә яучыны җибәргәнен, аның инде ул якны күндереп бетергәнен яшереп маташмаган, туйга әзерләнергә кушкан, өстәп тә куйган:

– Никах мәҗлесеннән соң, Аллаһы боерса, иң яраткан хатыныма йөзек бүләк итәрмен. Зөбәрҗәт кашлысын! Әмма бер шартым булыр: ул йөзекне һичкемгә күрсәтмәсен, хикмәте бетәр! Бигрәк тә көндәше күзеннән аны сакласын. юкса Шайтанны котырту булыр, әстагъфируллаһ! – дигән.

Туй яхшы гына узып, хәзрәт яшь хатыны кочагына кереп ятуга, калган икесе төне буена йоклый алмый гаҗиз булганнар. Көнчелекләре кабарудан, үпкәләре шартлар дәрәҗәгә җитеп, яшь абыстайның гайбәтен сатканнар:

– Аяклары – кәкре, борыннары – бәрәңге… Хәзрәтебезне сихерләгән җирбит! – дип, эттән алып, эткә салып, туйганчы аны ачуланганнар.

Икенче көнне Хәкимулла абзый, кояштай балкып, карт хатыны янына кергән һәм аның учына зөбәрҗәт кашлы йөзекне салган да:

– Синнән соң, абыстаем, берне алып карадым, икене, әмма үзең кебек тә татлыны, акыллыны һәм чибәрне тапмадым, – дип, аның салпыланып киткән ягына салам кыстырган, акылын кот иткән. Ахырда: – Тик шартны онытма, җанкисәккәем, – дигәч, карт абыстай шунда ук ул йөзекне, ефәк бауга элеп, муенына таккан. Шуннан бирле көнчелеге сүрелеп, хәзрәтне кабат Пәйгамбәребез урынына күрә башлаган.

Карт хатыны янында Хәкимулла абзый бал-май һәм коймак белән сыйлангач, мәче кебек мутланып, уртанчысы ягына ишекне ачкан. Монысы әле генә йокыдан баш калкытып маташа икән, аның да учына зөбәрҗәт кашлы йөзекне салып:

– Инде дә синдәй татлы, акыллы, чибәр, бердәнбер назлы хатыным юк икән! – дип, бозыла барган араларын төзекләндереп, күңел дөньясын бәхетле иткәч, яше янына да кереп, шул ук сүзләрне әйткән. Моңа да шундый ук йөзек биргән.

Шушы көннән бирле йорты эчендә иминлек хөкем сөреп, хәзрәтнең бәхете чиктән ашкан. Әмма көннәрнең берендә карт абыстае үлем түшәгенә ятып, янына кечесен чакыртып алган да:

– Мин инде – җәннәт йортына, кызым! Әмма дә хәзрәтемне яхшылап кара, – дип, «вәгъдә» сүзен алган. – Арабызда иң яраткан хатыны идем. Инде дә әманәтемнең билгесе итеп йөзекне үзеңә тапшырам, – дигән, ефәк бавы белән муенныннан салып, аңа сузып. Шунда хәзрәтнең яшь хатыны, хәйранлыгы сәбәбеннәндер мөгаен, үзендәге йөзекне дә, учына куеп, аңа күрсәткән. Ул арада килеп кергән уртанчысы да, үзенекен кесәсеннән чыгарып, бармагына кигән. Сөекле һәм бердәнбер иренең хәйләсен аңлап алган карт абыстай:

– Хәзрәтебезгә әйтмәгез, белмәсен! – дип, аларга киңәш иткән һәм елмайган көенчә җан тәслим кылган.

Яшь абыстайлар чыннан да аның әманәтен бозмаганнар. Имансыз буласылары килмәгәндер инде? Хәзрәткә серенең чишелүен белдермичә, гомер буе читләтеп кенә аңардан көлеп йөргәннәр, имеш.

 

Фото: syuyumbike.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас