Чәчмә әсәр
5 Сентября , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (47)

– Өйдә көтеп торучың юк, туеп кайт, персидәтел, – дип шаярта-шаярта ашатты аны Сәгыйдә. – Сез дә тик утырмагыз, Эдик абыегыздан үрнәк алыгыз, зур булып үсәрсез. Әйдә, әйдә, егет, аш аша, бавырсак та булдымы ризык! Айнур чит кеше сыйлавыннан бераз гына югалып калды, борылып, күз карашы белән әнисен эзләп тапты, Илүзә елмаеп, баласына: «Аша, аша», – дип баш какты. Үткер күзле Сәгыйдәгә шул җитә калды: – Кем баласы бу?

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (47)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (47)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (47)

(Дәвамы.)

7
Авыл тормышы, ХХ гасыр белән чагыштырганда, күпкә сүлпәнәйсә дә, туктамый, үз көенә бара тора. Язгы чәчү тәмамлангач,
халык бәрәңге утырткач, сабан туе уза. Язгы кыр эшләрендә
катнашучы кешеләр бәйрәмдә берничә генә була, күптән авылны
ташлап чыгып киткән «сагындымнар» сабан сүзенең мәгънәсен
дә белмәгән бала-оныклары белән төялешеп ялга, сабан туена
кайтып тула. Шулай да йоласына туры китереп, вакытын үзгәртмиләр, вакланып тормыйлар, чак кына тын алган хуҗалык исәбенә авылның барлык нәсел-нәсәбен кунак итеп, бәйрәм иттереп тараталар. Аннары, хәлләреннән килсә, химпрополка үткәрәләр.
Халык бәрәңге күмә. Печән июньдә үк хәзерләнә башлый. Сенаж,
силос хәстәрләнә. Хатын-кызлар җиләк җыя, кыяр-помидор тозлый. Бер үк мәшәкатьләр: кайнатмага, кыйммәтләнгәнче, алдан
капчык-капчык шикәр алып куярга, банка җитми, туңдыргычка
тутырып ташларга кавырсын шешәләр кирәк, бәрәңгегә корт
төшкән, печән ташырга техника табарга, көтү чираты җитә, түтәлләрне яңадан чүп баскан, көзге яңгырларга кадәр эшлисе
эшләрне бетереп калырга... 2006 елның җәе дә аннан алдагыларыннан да, соңыннан килгәннәреннән дә әллә ни аерылмады. Туйлар юк, бәбәйләр тумый. Булат белән Ләйсән гаиләсендәге өй туе – иң зур вакыйга, ай буена сөйләп, мактарга, күңел
юатырга җитте. Хуҗалык эшчәннәре дисәң хәтерең калыр: Ринат, Булат, Эдикка ияреп булышып йөргән олыгайган Фәтхи,
бер көнне исерек, икенче көнне айнык Фәдис, чирле көенә өйдә
утырудан бизеп кеше рәтенә йөрергә тырышкан Рафикъ та ферма эшчәннәре. Алары да күп түгел. Эш хакы түләргә кирәк
бит, бушка кеше йөртеп булмый. Илүзә Эдикка хуҗалык мөмкинлекләрен аен-айга исәпләп биреп тора. Отчётларга «күктән»
язган саннар – буш куык, юк акча белән эш өчен түләп булмый.
Авылы белән читтә акча эшли халык. Монда ничек җан асрасыннар да гаилә туйдырсыннар? Узган гасырдагы колхоз юк
бит: комбайннар, тракторлар тезелеп тормый, җыеп бетмәс ашлык юк. Ике комбайн да ике трактор: кулалмаш та эшләп була.
Аның каравы, элекке кебек дәүләткә ашлык тапшырасы түгел.
Иң мөһиме: фермалардагы терлекләреңне яхшы итеп ашатып,
кыш чыгарырлык, продукция алырлык азык хәзерләү. Игенне
сатсаң да, халыкка гына сатасың. Эдик боларның барысын да
аңлый. Аның белән бергә хуҗалыкны ничек тә саклап калырга
дигән уй белән янучы авылдашлары да аңлый. Узган гасырның
гөрләп эшләгән колхозын кире кайтарып булмаячагын да беләләр. Ләкин ата-бабалары иген иккән басуларның кыргыйлануын
күреп җаннары сызлый. Җан әрнүе эшләтә аларны, халык агымына кушылып, туган җирне ташларга ирек бирми. Менә иртәгә
яхшы булыр, Мәскәүдәгеләргә үзебезнең авыл азыгы кирәк
булыр, исләренә төшәрбез, авылга йөз белән борылырлар, яңадан гөрләтеп эшләп, яшәп китәрбез, дигән буш хыял белән яши
соңгы игенчеләр. Кала күле басуын яшь урманнан арчып,
сөреп-чәчеп, уңыш җыеп алудан да үзләре генә куандылар
алар. «Өстәгеләр» өчен бар ни дә юк ни ул басу! Ләкин «Вилдан»
хуҗалыгы өчен бу зур җиңү иде. Ирләр ватылып кына торган
техниканы көйли-көйли, игеннәрне җыеп бетүгә, хатын-кызлар
мәчеттә берничә өмә ясап, нәрсә кирәк, өйләреннән алып килеп,
ураза ае башлануга әзерләнделәр. Бөтен авылны шаккатырып,
Сәгыйдә башлап йөрде.
– Дин тоту тәртипкә бастыра ул, эчкечелектән котылырга
булыша. Халыкны күбрәк ияләштерергә мәчеткә, дини йолаларны үтәргә өндәргә кирәк. Мәчет буш торырга тиеш түгел, – дип,
Ринат та зур өметләрен баглады алдагы көннәргә.
– Ураза аеның беренче көнендә авыз ачарга мәчеткә җыярга
кирәк халыкны. Чакырып игълан язып куябыз да. Азык-төлек
булса бераз, ашарга әзерләрбез, – диде Ирина.
– Әйе шул, аннары көн саен кич, тәрәвих намазына мәчеткә
чакырырбыз. Аралашу, очрашып сөйләшү дә бик кирәк кешегә.
Үз эченә йомылмаска, юньлегә ияреп алга атларга... Мин өлкән
апаларны җыеп, бу турыда сөйләшә торам әле, – Тәгълимә,
һәрвакыттагыча, тик торуны яратмый, ни дә булса оештыруны
хуп күрде.
Йөз елга якын мәчеткә йөрмәгән халык. Авылда кешенең
гомерендәге өч туенда: тугач, өйләнгәндә, үлгәч башкарылырга
тиешле дини йолалар качып-посып булса да үтәлеп килде. «Аллаһы» сүзен халык күңеленнән югалтмады, эш башлаганда
«бисмилласын» әйтте. Әмма бу турыда артык кычкырып сөйләшү булмады. Халык белән Мәүлид, Ураза, Корбан бәйрәмнәре үткәрү турында сүз дә юк инде, алар турында белми, ишетми
үсте яшь буыннар. Тәгълимә яшендәгеләр дә йолаларны энәсеннән җебенә кадәр белми. Шулай да дөньялар үзгәргәч бастырылган дини китаплардан укып, кызыксынып, оештырган авыллардан кызышып яшиләр. Шуңа да, дәшкәнне көтеп кенә торган кебек, Тәгълимә бер әйтүдә җыелдылар, бәйрәмне ничек
уздыру турында бергәләшеп сөйләштеләр, кагыйдәләрне өйрәнделәр.
Бәйрәмгә халык күп килде. Катнашучыларга караганда читтән
күзәтүчеләр күп иде, әлбәттә. Алдан корылган мул табын тирәли
тезелешеп утырдылар, урын җитмәгәне басты. Ринат озын өстәлнең башына утырып ураза ае, аның кагыйдәләре, ифтар ашларын
ничек үткәрү, уразаның тәнгә сихәте, савабы турында вәгазь
укый башлагач, башына – чалмасын, өстенә махсус киемен киеп
тә халык игътибарын үзенә җәлеп итә алмаган Дамир торып
чыгып китте. Авылда мулла булу өчен халыкны тыңлата белергә,
әйдәүче булып танылырга да кирәклеген аңладымы, әллә үпкәләдеме, кызыксынучы булмады. Урыннарына утырдылар да дәвам
иттеләр. Вилдан Ярулла улы рухына догалар багышлады Ринат.
Аннары өлкән апалар мөнәҗәтләр әйттеләр: кыяр-кыймас кына,
йомшак кына итеп көйли башлаганнар иде, бераздан үз тавышларының көчләренә үзләре ышанып, матур итеп җырлап бетерделәр. Мөнәҗәт әйткәндә апаларның үзләренең генә түгел,
аларны тыңлаган авылдашларының да йөзләре яктырып китте.
Таң белән ураза тотарга ният кылып сәхәр ашаган, аннан соң
көне буена бер тәгам ризык та капмаган берничә кеше – Ринат,
Ирина, Сәгыйдә, Ләйсән, Булат – кайсы йөзем, кайсы су кабып
авыз ачтылар. Аннары ирләр аерым бүлмәгә кереп, ашхам намазы укыдылар. Барлык халыкны, ураза тотканын да, тотмаганын да җыеп ашатканнан соң, бүлмәгә кереп, ирләр – алга, чаршау артына хатын-кызлар басып, тәрәвих намазы укыдылар.
Ир-егетләр – түбәтәйдә, хатын-кызлар башларына яулык бәй-
ләгән, ачык урыннарын каплап киенгән. Азактан Ринат килгән
кешеләргә, табын әзерләүдә булышкан хатын-кызларга рәхмәт
белдерде, тагын да бер тапкыр дини йолаларны үтәргә өндәде.
– Мәчеткә көн саен ахшамнан соң тәрәвих намазы укырга
килегез. Бергәләп җомга намазларына басыйк, авылдашлар!
Барыбыз да исән-имин булып, ай буена ураза тотып, тыеласы
гамәлләрдән тыелып, ризыкның кадерен белеп Ураза бәйрәменә
җыелырга язсын! – диде Ринат.
Илүзә дога укый белми, читтән генә күзәтеп торды авылдашларын. Табынга да якын бармады. Килүе дә мәчетне эшләтү
өчен дәртләнеп йөргән Иринаның сүзен ега алмаудан иде.
– Ничек инде килмисең, ди? Бөтен авыл мәчеттә булганда,
бер син генә читтә калмассың бит инде! Син бит шушы авыл
кызы, Илүзә! Миңа анда табын әзерләргә булышырга кирәк, син
балаларны алып бар. Бәләкәйдән тыңлап үссеннәр, тәртипле
булырлар! Уян әле, Илүзә! Әллә ничек, башка бер үлчәмдә кебексең. Ау-у-у! Без – җирдә! Безнең белән яшә!
Шулкадәр күтәренке Иринаның күңеле, аягы җиргә тими.
Кайсы арада торган, өйне җыйган, Бикмурзинны ашаткан, уколларын кадаган, бәлешләрен, пирогларын пешергән! Балалар кып
итеп каралган. Мәчеткә барырга әзерләп, Айнурга кечкенә
түбәтәй кидергән, кызына яулык бәйләгән. Айнурны якын күреп,
үз баласыдай карый Ирина. Көнозын икесе белән мәш килә.
Ринатның балалары да еш килә, исе китә Илүзәнең. Көнләшеп
тә куя. «Их, көне буена заводта гомер уздырмый, улым янында
гына торасы иде! Рәхәт кенә!» Аерым булганда назлый алмаганын әле чыгара: янында мыш-мыш килеп йоклаган сабыен төннәр
буена сөеп, үбеп таңнар аттыра. Гел генә болай кешедән качырып
тотып булмый баланы, аңлый Илүзә. Бу адымны эшләргә кирәк,
белә ул. Әлегә кадәр суза килде, нидер көтте, кеше күзләреннән,
сүзләреннән үзен дә, баласын да араларга тырышты. Иринаны Айнур турында беркемгә бернәрсә сөйләмәскә ант иттерде.
Ләкин күпме яшерсә дә, бер күрүдә кемнең баласы икәнен аңлаячак кешеләр. Ирина инде сизгәндер дә, авыл кешеләре белән
танышып, ятлап бетте бит. Айнур үсте, балалар йортыннан кайткандагы кебек йомык түгел, сипкелле йөзеннән елмаю китми,
сөйләшә, шашып уйный, аз гына тиргәсәң, бите кып-кызыл була.
Коеп куйган Эдик!
Илүзә читтә басып торса да, Ирина Айнур белән кызын башка
балалар белән табын артына утыртып, бавырсак, коймак белән
сыйлады, чәй эчерде. Соңлап килеп кергән Эдикны да алар янына
чакырды. Башта берни сизмәде, ул ач иде. Ипине умырып кабып,
аш салынган тәлинкәне ялтыратып кына куйды. Өстәтеп тә ашады.
– Өйдә көтеп торучың юк, туеп кайт, персидәтел, – дип
шаярта-шаярта ашатты аны Сәгыйдә. – Сез дә тик утырмагыз,
Эдик абыегыздан үрнәк алыгыз, зур булып үсәрсез. Әйдә, әйдә,
егет, аш аша, бавырсак та булдымы ризык!
Айнур чит кеше сыйлавыннан бераз гына югалып калды,
борылып, күз карашы белән әнисен эзләп тапты, Илүзә елмаеп,
баласына: «Аша, аша», – дип баш какты. Үткер күзле Сәгыйдәгә шул җитә калды:
– Кем баласы бу? Иринаның кызын күргән бар. Исеме генә
ят. Ничек әле кызыңның исеме, Ирина?
– Җәүһәргөл, Сәгыйдә апа, ятлый алмадың инде!
– Кайлардан таптың шундый исем? Тел әйләнми. Янындагысы кем баласы соң? Аш күрмәгәндәй назланып утыра!
– Яратмый ул тавыш күтәргәнне, кычкырып сөйләшмә, Сәгыйдә апа! Хәзер ашап бетерә ул, әйме, Айнур! Әйдә, аша, тыңлама бу апаны, яме!
– Бу малай да синекемени? – Беләсе килгәнен, өзми дә
куймый, төбенә тоз коя, барыбер ачыклый Сәгыйдә, холкын
беләләр тургайлылар.
Ирина, уңайсызланып торды да, Илүзәгә борылып карады.
«Әйт! – диләр иде аның күзләре.
– Нәрсә авызыгызга су каптыгыз? Мин белмәгән нәрсә бар
монда?
Сәгыйдәнең сорау алуы Эдикны да ашаудан туктатты. Ул да
балага карады. Кашлары җыерылды. Йөзе кызарды. Сораулы
карашын Илүзәгә төбәде.
– Минем улым бу, Сәгыйдә апа, аптырама, – дип Айнурның артына килеп басты Илүзә. – Я, ашап бетер дә рәхмәт әйт
апаңа, Айнур улым.
Эдикның күзләре өтә иде аны. Ярый Айнурның кашыгы еш
кузгалды. Балаларны тиз генә киендерде дә чыгып китте мәчеттән, бер күтәреп, бер төшереп, йөгереп кайтты. Йөрәге еш-еш
тибүдән һаман тынычлана алмаган иде. Кеше сөйләр дә туктар,
ә менә Эдикка ничек аңлатыр Айнур туып та, белгертмәвен?
«Бүген килмәсә, иртәгә завод капка төбендә көтәчәк инде. Нәрсә
дип әйтермен? – дип керфек тә какмады төне буена. Ирина
сәфәр ашарга уянганда, ул йокламаган иде әле.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (47)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (47)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас