

(Дәвамы.)
5
Билчән, әрем, ромашка... Каен, карагай, чыршы... Каен җиләге... Бер генә ел чәчелми калса да, баса да ала шул үсемлекләр басуларны. Сөреп, утыртып, чәчеп, тәрбияләп торасы юк.
Орлыкларын җил тарата да сибә. Әле кайчан гына җирдән баш
төрткән агачлар ни арада «үсеп буй җиткән»: урманга әверелгән.
Басу исемнәре белән атала яңа урманнар: Яңатау урманы, Тарытау урманы, Кала күле урманы... Кала күле басуында инде каен
җиләге сирәк үсә, агач баскан. Нечкә-нечкә каеннарны бик еш
«чәчкән» кешеләргә ачулы табигать. Араларыннан үтмәле түгел.
Биегәеп, тирә-якны караңгылап өлгергәннәр: эчкәрәк керсәң,
бәләкәйдән биш бармагың кебек белгән «басуда» адашырга мөмкин. Бикмурзинның йорты күл буенда әллә ни күп мәйданны да
биләми. Калган биш йөз гектар җир игенче кулына зарыгып,
«азып», кыргыйланып бушка ята.
Эдик Кала күле урманын төпләп, яңадан басу ясарга карар
итте. Белә ул: Фәтхинең иң зур әрнүе шул. Басу беренче тапкыр
чәчелми калган елда аралары бозылды Вилдан белән. Дөресрәге,
Вилданга ышанычын югалтты Фәтхи. Күптән Советлар Союзында
түгел, башка илдә яшәп ятканын да бөтен тирәнлеге белән шунда
аңлады бугай. Ләкин Эдикның Кала күле басуын чәчәргә кирәк
дигән уе Фәтхи сүзен тыңлаудан түгел. Үсмер елларының иң
кадерле көннәре, төннәре шул басуда үтте. Урып-ђыю вакытында, август аеның йолдызлы күге астында Фәтхи абыйсы
белән күпме хыялландылар алар Кала күле басуында. Әтисе белән
уртаклаша алмаган нәрсәләр турында серләштеләр. Шул басуда
эшләгәндә алган барлы-юклы тәҗрибә белән хуҗалыкка яңа
сулыш өреп маташа Эдик.
Ун көн буена төпләделәр яшь агачларны. Арыдылар. Фәтхи,
Ринат, Булат, ялларда авылга кайткан классташлары да кушылды
Эдикка. Үзенә күрә күңелле өмә килеп чыкты. Тәгълимә апалары
юкка гына укытучы булып эшләгәнмени: өмәчеләргә ашарга
пешерүне дежурга куйды. Барысы да аның укучылары, тыңламый
чаралары юк. Хәтта Сәгыйдә дә килде бер көн. Төртмә теленә
түзсәң, ризыкны бик тәмле пешерә икән.
– Ашагыз, ашагыз! Күргәнегез бармы! Авызыгызны ачсагыз – үпкәгез күренә, белми дисезме әллә ач икәнегезне!
Җыеныгыздан берегез дә кибеттән рәтле азык-төлек сатып алганыгыз юк. Ятасыз шунда бәрәңге измәсе ашап. Итне дә сатып
бетерәсез, беләм ич мин. Бәйрәмдә генә ит күргән корсакларыгызны туйганчы ашатыйм әле бер! – дип, өстәп-өстәп,
каз итенең майлы шулпасына салып пешергән кәбестә, кишер,
бәрәңгесен өеп салды, суганлы шулпаны зур-зур йомрыларга гына
коеп бирде. – Культурный савытлардан ипиләп чөмерегез әле
шулпаны. Ашап туйгысыз!
– Нәрсә таштан юкә суелган? Кем үзгәрткән бу бичәне? –
дип Эдикка табан иелеп пышылдады Фәтхи.
– Рафикъ абый себердән чирләп кайткач, мәчеткә йөри
башлады бит Сәгыйдә апа. Ринат абый анда балаларга искечә
уку дәресләре бирә иде. Малаен ияртеп барган да үзе дә догалар
өйрәнәсем килә дип әйтә ди.
– Хәерлегә булсын! Телен үзгәртеп булмас, кәнишне. Ну ашы
тәмле! – дип, тәлинкәсен ялтыратты Фәтхи. –Рәхмәт, Сәгыйдә,
булдыргансың! Иртәгә кемнең чираты икән?
– Иртәгә Ирина төшәм, диде.
Бөтенесе Ринатка борылды.
– Кем ул? Кайдан төшә? – дип аптырады Булат.
– Бикмурзинның караучысы. Ул да мәчеткә килгәли, – диде
Ринат.
Мәчет дигәннәре – идарәнең бер бүлмәсе. Ринат дини эшне
шунда оештырды.
– Ирина догаларны бик җиңел өйрәтә. Зур әнисе бәләкәйдән ятлаткач, онытмаган. Менә ул сезнең кебек түгел, ичмасам.
Әллә нинди ризыклар пешерә белә! Кибеттән ни генә сатып
алмый! – Сәгыйдә, гелдәгечә, бөтен халыктан күбрәк белә
яңалыкларны.
– Иринадан соң Илүзә килермен диде ярдәмләшергә. – Инде
Эдик аптыратты халыкны. – Иртәгә завод эшләми. Чимал килеп
җитәлмәгән.
– Болай булгач, хатын-кызлар арасында кастинг үткәрәбез
икән: кем тәмлерәк пешерә? Ләйсәннең чираты кайчан икән?
Минем хатын барысын да җиңәчәк! – дип масайды Булат.
– Менә мин зарыктым хатын-кыз пешергән ризыкка. Ярый
әле Кала күле басуын чистартырга уйлагансың, Эдик энем.
Рәфинәсез калганнан бирле балалар пешергәнне ашыйм. Аларныкы ашык та пошык инде. Кайчан болай туйганчы ашар идем?!
Рәхмәт әйтеп, амин тотыйк та – эшкә, җәмәгать! Кузгалдык!
Өч-дүрт көн дигәндә трактор белән кереп сөрерлек ясыйк Кала
күле басуын!
Беравык шаяруларны, сөйләшүне туктатып, тирләп-пешеп
эшләп алдылар. Каеннарның утынга ярардайларын бер урынга
өйделәр, чыбык-чабыгын, тамырын чүпкә түгәргә дип трактор
арбасына ташлый бардылар. Билен язарга дип баскан Фәтхинең
күзенә «чакырылмаган кунак» – ат арбасы белән баштарак өйгән
утын янына туктаган Гайнуллин чалынды.
– Нишләп йөрисең син монда? – дип кычкырып җибәрде
Фәтхи.
– Булышырга килгәндер, – дип, шаяруга борырга теләп, күз
кысты Фәтхигә Ринат.
– Нәрсә кирәк сиңа монда? – дип аның каршына басты йөзенең сөмсере коелган Эдик.
– Урман кисәрлек тазалык юк бит, авылдашлар, бик булышыр
идем дә. Бу кадәр утынны барыбер түгәсездер, мунчага ягарга
ярар дип алырга килгән идем.
Ирләр җавап биреп өлгергәнче, Сәгыйдә, ике кулын бөеренә
таянып, «боевой» позага басты:
– Нинди түгү ди! Казларга бәрәңге пешерергә казан астына
ягарга бер дигән утын ул! Гомергә эшләмәде, кеше эшләгәнне
күзәтеп, мактанып, макталып, үзенә файда китереп йөрде менә
бу Гайнуллин! Я бөтен кеше белән беррәттән агач төплә, я кайтып кит! Нәрсә басып каттың? Хәер акчасы аз килә башладымы
әллә? Аягыңны басасы булма мәчеткә! Синең укымышлылыгыңны ташка үлчим! Сиңа әрәм итеп хәер биргәнче үзем укыйм. Бар
кайтып кит!
Сәгыйдә артында өрлек агачы кебек ныклы буынлы өч ир
басып тора. Аларга каршы ни әйтсен Дамир. Авылга табан борылды.
– Монысын дөрес әйттең, Сәгыйдә. Тотып кына бер эш
эшләмәде шул. Файдасыз булды Гайнуллин авылга.
– Калхузны таратуын әйт! Ул вакытта безне искә алмады
бит! Хуҗалыкның бөтен мөлкәтен сатып өй күтәрде. Шунда тир
түккән безнең ирләр себергә китеп тазалыгын юк итеп кайтты.
Ятсын берүзе! Кертәсе булма аны мәчеткә, Ринат! Үзең укы! –
Сәгыйдә кызса, уйлаганын әйтеп ташлый, алдын-артын уйламый. Эдикның кыенсынып, кызарып торуын сүзен бетергәч кенә
күрде. –Син ния кызарып торасың? Бер оялыр урының да юк!
Ана өчен ул җавап бирми! Сайлап алмагансың да инде. Син
безнең арада буталып, нормальный булып үстең, алар кебек
түгелсең.
Әйтте исә кайтты. Сүз тәмам дигән кебек, яулыгын җайлап
бәйләде дә учак тирәли йөгергәли дә башлады.
– Сез нәрсә аптыраштыгыз? Эшләгез! Бушка ашатырга
җыенмыйм берегезне дә!
Эшләделәр. Сөрделәр. Чәчтеләр. Көр күңел белән җәйгә
керделәр тургайлылар. Фәтхинең куануының иге-чиге булмады.
Һәр көн таң белән бер урады басуны, сабан тургаеның шат җырын тыңлап сөенде. Авылдашларының да күңеле күтәренке,
ишетеп-сизеп тора. Көтү озатканда, каршы алганда төбәк-төбәк
җыелышып кыска гына гәпләшеп алалар:
– Вилдан малаенда өмет бар бит. Үзенә охшаган: җир өчен
янып-көя. Хуҗалыкны тергезер, ташланган басуларны әкренләп
булса да эшкәртер, иншалла. Чәчүдә эшләгәннәргә акча да тараткан. Терлекчеләрнең дә зарын ишеткән юк күптән. Булдырыр
бу! Үзебезнең малай бит! Үзебезнең Эдик!
Бу сүзләр Фәтхинең күңеленә сабан тургае җырыннан да моңлырак.
6
Иринаның зур әнисе дини кеше булгач, кече яшьтән догаларны өйрәтеп үстерде оныгына. Зур әнисе – баласын, кыз –
әти-әнисен югалткач, Аллаһы Тәгаләгә икәүләп сыендылар. Башкача булышу өмет итәр урыннары юк иде. Ярдәмен тоймады
ул догаларның: зур әнисе үлеп китте, приютта иркәләү күрмәде,
аннары да, үзе тырыш һәм акыллы булса да, язмышы елмаймады – сабые белән ялгызы яшәргә акчасыз, яклаучысыз торып
калды. Линарның чакыруы аның өчен батып барган хәлендә
саламга тотынып сазлыктан чыгуга тиң иде. Чатырдап ябышты
ул бу мөмкинлеккә. Ничек кенә авыр булмасын, Аллаһыга ышануын югалтмады Ирина. Авырлыкларны сынау итеп кабул итте
дә, аларны җиңәргә көч биргәне өчен рәхмәт укыды Ходайга.
Бикмурзин бик тынгысызланган чакларда да догалар укыды.
Холкы көннәр буе дүрт стенага карап утыра торган түгел. Озак
та үтмәде, кибеткә барганда авыл кешеләре белән очрашып,
аралаша башлады. Алар да Иринаның аш-суга осталыгын белеп
алгач, килмешәк дип тормадылар, янына тартылдылар, өйрәнделәр, табыннар әзерләшергә чакырдылар. Авыл фельдшеры
белән бигрәк тә еш аралашырга туры килә. Радик Гаянович сызлануларга түзәлми башласа, Ләйсәннең ишеген шакый Ирина.
Авылның халкы, үткәне-бүгенгесе турында да аның аша белеп бетте.
– Бүген Ләйсәннәрдә өй туе үткәрәбез, яңа өйләрендә
Коръән укытабыз. Балаларны, зинһар, карап тор инде, – дип,
Иринаның авылга төшәргә җыенуын күргәч, Илүзә көнләшеп
куйды. «Әллә кайдан ерактан килеп, Тургай тормышына керде
дә китте Ирина. Ә мин туган авылымда чит кеше...» Балалар
белән мәш килеп, алар белән уйнап, йоклатырга тырышып,
аннары Бикмурзинның көен көйләп, онытты уйларын. Әмма
күңелендә кыен хис юшкыны утырып калды.
Кала күле авылдан ерактарак: елганы чыгып, бераз үргә
менеп ярыйсы гына басу аша атларга кирәк. Шуңа авылга
«төшәбез» дип сөйләшәләр. Ләйсән ирен көтү озатканчы ук мотоцикл белән Иринаны каршы алырга җибәргән. Аның төшүенә
Тәгълимә апасы килеп, беленен изгән, токмачка камыр басарга
җыенып йөри иде. Башта аягүрә генә чәй эчтеләр. Авыл миченә
утын бурап, ут кабызып җибәрде Ләйсән. Тәгълимә табагачына
мич алдында караеп янган табасын элде, алдан төшереп җәйгән
күмер өстендә кыздырып алды да, чыжлатып, түм-түгәрәк итеп
ипи ачысы өстәп кабарткан камырын агызды. Өйрәнелгән тиз
хәрәкәтләр белән хуш исле беленнәрне кулы белән алып,
урындыкка куйган тактага сала барды. Пешереп беткәч, янып
беткән утыннарның кузларын таратып ташлады да, мич авызында
эреп торган каз мае белән беленнәрне майлап, табакка өйде,
өстен ап-ак ашъяулык белән каплап, мич башына, җылыга куйды.
Шул вакытка Ләйсән бәлешләрне эшләп өлгертте. Тәгълимә кисәү
агачы белән тиз-тиз генә мичне җыйды, яшь хатын гөбәдияләрне
ипи калагы өстенә утыртып баруга, аларны мичкә кертеп урнаштырды.
– Казанга аш салырбыз инде, Тәгълимә апа. Өй эсселәнер
дә соң, каршы килмим, Булат шулай пешкән ашны ярата.
– Булатныкынча булсын, Ләйсән. Ул бит өйне төзүче, хуҗа кеше.
Тәгълимә казан астына тартылган күмер өстенә вак утын
пүләннәре ташлады, җиңелчә генә өреп җибәрде.
Ирина өстендә –заманча ризыкларны әзерләү. Ул токмач
камырын нечкә итеп җәеп, кибәргә куйгач, газ өстенә салатларга
яшелчәләр пешерергә утыртты, шул арада Булат өйнең зур ягына
озын буе белән өстәлләр, эскәмияләр тезде. Ирина Ләйсәннең
кул арасына кереп барган өлкән кызларына тастымаллар тоттырды, алар савыт-сабаларны сөртеп өстәлләргә тезде. Җәймәләр
кипшенгәч, Ирина нечкә генә итеп токмач кисте. Төп эшләрне
тәмамлагач, барысы да бәрәңге, кишер, чөгендер, тозлы кыяр,
помидор, ит турарга кереште, кызлар Ирина апалары җитәкчелегендә вакланган яшелчәләрне катлам-катлам итеп тәлинкәләргә
сала барды. Кечкенә Рәмилә генә Кендек әбисенә сырпаланып,
тәмле ризык сорап иркәләнде.
– Үсәсе кешегә витамин кирәк инде. Апалары! Ачуланмагыз,
берүк, сеңелегезгә бүлеп бирәм, сез салат булгач ашарсыз, – дип,
башта бәләкәенең, аннары өлкәннәренең аркаларыннан сөйде
Тәгълимә. Әниләрен дә онытмады:
– Сиңа рәхмәт, Ләйсән балакаем, карт көнебездә онык назы
күрсәттең. Сезгә кирәкле булып яшәве – бәхет Фәтхи абыегыз
белән безгә. Яңа өегездә исән-имин яшәгез, нурлы булсын түрләре, Аллакаем!
Картайса да, җиңел сөякле Тәгълимә җитезлеген югалтмады:
укучыларын һаман да курчалап, аларның хәлен белешеп, инде
балаларын тәрбияләргә булышып яшәде. Кирәк чакта, артта калганнарны «буксирга алып», укытып та ала. Авылны тоткан яшь
гаиләләрнең шатлыкларын үзенеке итеп кабул итте. Бүген исә
бөтенләй «очып» йөри: аның Рәмилә кызының бәйрәме бит!
– Ләйсән! Ашны кара әле, бик шәп кайнап китмәсен, алга
тарт утын! Берәмләп кенә үзем өстәрмен утынны. Шулпа аша
күренмәле булсын иде, талгын гына кайнаса, бик тәмле булыр,
менә күреп тор. Ирина, син, балакаем, шәбәйт эшеңне, Ринат
килеп тә керер: мулла вакытында йөрүчән була ул. Аны көттереп
тору килешмәс.
Сөйли торды, эшен эшли торды Тәгълимә. Мичне ачып,
бәлешләрнең урыннарын алыштырды, кызу булып китмәсен дип,
сызык кына морҗаны ачып куйды:
– Авылга тәмле бәлеш исе таралсын әле, әйме, Рәмилә кызым! – дип елмайды һаман итәгенә ябышып ияреп йөргән
балага. – Бәйрәм исе таралсын!
Бәлешләр пешеп, мич башына «менеп китүгә» ит тә җитеште.
Аны алып, рәтен белүче Тәгълимә ападан мактап-мактап тураттылар да, майлы шулпада пешкән бәрәңге, кишер, кәлигә белән
аралап, тирән тәлинкәләргә өеп куйдылар. Ит һәм бәлешне табынга чыгарганда өстенә кояр өчен аерым савытка майлы шулпа алып
мич алдына куйдылар. Шулпаны сөзеп, икегә бүлделәр: токмач
кайнатырга, аны өләшкәндә сыегайтырга. Яшел суган туралып,
ипи киселеп, әкренләп килә башлаган кунакларның һәрберсе-
нең күчтәнәчләре, Иринаның кичтән пешереп алып төшкән татлы пироглары киселеп табынга тезелгәч, эш алъяпкычларын,
яулыкларын чистасына алыштырды уңганнар. Коръән ашында
башлап кабарга тоз куйдылар табынга, сөлгеләрне әзерләделәр.
– Ринат килеп кергәнче бер сүзем бар бит әле, туганнар.
Тыңласагыз инде, – дип, уртагарак чыкты Тәгълимә. – Муллага
мәчет кирәк, болай булмый. Гайнуллин алдында йөз саклап тору
ярамас, яңа мәчетне үз кулыбызга алып, юып җыештырыйк та
бергәләп бәйрәм уздырыйк. Озакламый Ураза ае җитә, авылыбыз
өстендә азан тавышы яңгырасын. Сез ничек уйлыйсыз?
– Бик әйбәт булыр иде дә бит. Рөхсәт бирерләрме соң? – диде Булат.
– Рөхсәт алу эшен Иринага кушабыз. Бикмурзин аңа каршы
килә алмас, –диде Сәгыйдә. – Мин бу эшкә кушкуллап кушылам!
– Ә Гайнуллинны кая итәбез соң?
– Үзе аңлап юл бирергә тиеш: аны баланың исем туена түгел,
вафатларның җеназасын укырга да чакыручы юк хәзер, – дип
сөйләшүгә кушылды әлегә кадәр авылдашларын ачык ишек яңагына сөялеп күзәткән Эдик. – Әтине күмгәндә укыганы өчен дә
һаман эчем поша.
– Мәчетне җыештырыйк та Вилдан Яруллович рухына
Коръән укыйк. Бик әйбәт булыр, – диде Булат.
– Ә Гайнуллин якын килми ул, Ирина безне искечәгә укыта
башлагач та аңлады, күренгәне юк мәчеттә, – диде Сәгыйдә. –
Өмәне үзем оештырам, бер чакыргач та йөгереп килергә булсын, карагыз аны!
Шулвакыт:
– Исәнмесез, авылдашлар! Бисмиллаһи рәхман рәхим! Яңа
өй котлы булсын! – дип, көр тавыш белән исәнлек сорап, Ринат
бусаганы атлап керде. Кунакларның үзен күргәч тынып калуын
шәйләп, бераз гаҗәпләнсә дә, тышка чыгармады, зур өйне кинәнү
белән күзеннән уздырып:
– Бик матур булды өегез, авылга ямь артты, рәхмәт яусын
сезгә, Булат, Ләйсән, балалар, ярдәмләшкән кешеләр! Ягез,
мәҗлесне башлыйк, табын артыннан урыннарыгызны алыгыз,
туганнар! – дип игълан итте.
Бәйрәм матур үтте. Яңа өйдә азан яңгырады, догалар укылды,
хәерләр таратылып, мәрхүм ата-бабалар, туганнар рухына багышланды. Мулла һәр ризыкны мактап, бүлеп-бүлеп кунакларга
өләште, кыстап ашатты. Табын артында тыйнак кына сөйләштеләр, аннары берәм-берәм яңа өйне котладылар, бүләкләр салдылар, изге теләкләр теләделәр. Азактан бергәләп салават әйттеләр.
Булат эшсез калып, төшенкелеккә бирелгәч, аракы белән
юанып, эчәргә салышканда гаиләсен коткарганы өчен Ләйсәннең
Ринатка чиксез рәхмәтле булуын белә Ирина. Бу хакта еш искә
ала Ләйсән. Шуңа да кунаклар таралышып, савыт-саба юылгач,
ризыкларны җыеп:
– Ирина! Булат сине мотоцикл белән илтер. Кайтышлый
Ринатның балаларына кертеп кенә чык әле менә шул сыйларны.
Үксезләр бит, йөрәгем әрни, – дигәч, берсүзсез ризалашты.
Өенә кергәч, балаларны тезеп утыртып ашатканда хатын-кыз
кулы җитмәвен – Йолдызның тигез үрелмәгән чәчләрен, тишелгән урыны «чумырып» тегелгән күлмәген, малайларның юылса
да таплары катып калган өс киемнәрен, газ өстендә куерып
киткән кибет токмачы салынган ашны күреп, үзенең дә үзәге
өзелде. «Кайчан гына мин дә шул хәлдә идем бит. Балалар йортында кигән төсе чыккан, юылып агарган күлмәкләр бер дә онытылмый. Бу сабыйларга ничекләр ярдәм итәргә соң?!»
– Үскәнем! – дип эндәште ул, Ләйсәннең күчтәнәчләрен
авыз итүдән баш тартып, бер читкә китабын тотып барып утырган Гөлшатка. – Без бу атнада мәчеттә өмә ясарга сөйләштек.
Минем балаларны карашырга килә аласыңмы апайларың белән?
Бергәләп уйнасагыз, күңелле булыр иде.
– Барырбыз. Әтием җибәрсә, – диде Гөлшат, сагаеп кына.
«Камыр ашлары пешерергә өйрәтермен. Керләрне ак итеп
юарга... Чәчләрен карарга... И балакайлар!» Ятимлек үзенең дә
үзәгенә үткән иде шул Иринаның.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.