

(Дәвамы.)
3
Илүзә ашыкты. Заводны эшләтеп җибәреп табыш ала башласа, эш хакы да артыр дип уйлады. Акчасы булса, бәләкәй генә
өй төзеп чыгарга хыялланды. Аңа бит үз йорты яки фатиры кирәк.
Тизрәк Айнурын алып кайту өчен шул документ кына җитми,
калганнары әллә кайчан тупланып куелган. Балага тия алмыйлар,
юристлар белән киңәшләште. Аны беркайчан да ана хокугыннан
мәхрүм итмәделәр. Комендант сөйләшеп кенә тапшыртты бит
Айнурны балалар йортына. Димәк, үзләрендә дә хата бар. Янына
кертмәсәләр дә, тимер койма рәшәткәләре аша булса да тышта
уйнаган Айнурын күреп кайтты Илүзә. «Ашыгырга кирәк!»
Үзе биредә булмаса да, депутатның исеме, абруе булышты
заводны эшләтеп җибәрергә. Район җитәкчеләре гел ярдәм итте
Илүзәгә. Инвестиция, эш урыннары, районда продукция җитештерү, район бюджетына салым кертү дип, үзләре дә мактандылар,
гәзитләргә яздылар, радио-телевидениедән чыгыш ясадылар.
Нинди продукция җитештереләчәгенә басым ясамадылар, әлбәттә. Завод аракы чыгара башлауга ун көн үтмәде, тирә-яктагы
кибетләр белән килешүләр төзелеп бетте. Тартма-тартма аракылар машиналарга төялеп көнозын авылларга ташылды, сатылды,
эчелде. Илүзәнең тын алырга да вакыты булмады. Ул үзенең эшенең нәтиҗәсен күреп сөенде. Әлегә кадәр шалтыратканга җавап
бирмәгән депутат ай саен Мәскәүгә күчерелергә тиешле сумманы
билгеләп, таләп куйды. Илүзә аңардан эш хакын арттыруын үтенде. Рәшит Шамилевичның уңай карары аңа читтән торып югары
уку йортына укырга керергә ярдәм итте.
«Вилдан» хуҗалыгын да ташламады. Барырга вакыты булмаганда, кичләрен Эдик үзе документларын күтәреп Илүзә янына
заводка килде.
– Мин укырга кердем! – дип шатлыгы белән уртаклашты
Илүзә. – Әйдә син дә, Эдик! Бергәләп тырышырбыз!
– Икәүләп чыгып китеп булмас, – дип елмайды Эдик. – Бездән башка авыл ничек яшәр? Башта син укып бетер. Аннан мине
укытырсың. Керәм, укыйм – сүз бирәм!
– Заводка тагын эшчеләр кирәк бит әле.
– Эш хакы белән кызыштырып савымчыларымны, терлекчеләремне җыйма инде. Мәктәптән кыскартылганнар бетеп заводка менгән дип сөйлиләр.
– Менделәр. Хәтта Гайнуллин килде.
– Аңа эшләми генә акча ала торган вазифа кирәк бит, таптыңмы?
– Юк инде. Себердә йөрүчеләр кайтсын иде әле. Аларның
кулы эштән курыкмый.
Илүзә завод бухгалтериясен этәреп куеп, авыл хуҗалыгы
саннарына чумды. Эдик чәй әзерләде. Сабыр гына читтән күзәтеп, Илүзәнең эшен тәмамлаганын көтте. Заводның тигез генә
гүләве астында бер-берсенә планнарын сөйли-сөйли чәй эчкәндә, кинәт Тәгълимә белән Ринат килеп керде. Йөзләре борчулы.
Икесе дә Илүзәгә карап тын калдылар.
– Берәр нәрсә булдымы әллә, Тәгълимә апа, төсегез качкан? – дип сорады шундук Илүзә.
– Әниең... –Тәгълимә апасы әйтеп бетерми тукталып калды.
Илүзә аның ни әйтерен сүзсез дә аңлады.
– Әтиең дә, – диде бераздан Ринат. – Икесе дә...
Эдик, өстәл артыннан торып, Илүзәгә терәлеп басты.
– Нишләп икесе дә? –Илүзәнең теле әйләнмәгән сорауны
ул бирде.
– Гөлүсәнең самопалы... Идәндә ята шешәләре. Фәтхи абыегыз анда калды. Әйдәгез, авылга төшегез, балалар. Әниеңнәр
янында бул бүген, Илүзә кызым. Әйдә, әйдә...
Илүзә елый алмады. Авыл өстенә хәбәр таралганчы өйне
җыештырып, идәннәрне юып чыгарды. Әтисенең һәм әнисенең
гәүдәләрен, йоласына туры китереп, өйнең уртасына караватларга салдылар. Үлемтеккә әйберләре юк иде, әлбәттә. Тәгълимә
апасы кирәк-яракны алып кереп, иртәгәгә әзерләп куйды.
Эскәмия куеп, тезелешеп, төнәтергә утырдылар. Үлгәннәр
турында начар сөйләмиләр, йоласы шулай. Берни эндәшмәделәр.
Тәгълимә генә: «Кадерен белмәделәр шул гомерләренең», – дип
көрсенеп куйды. Бер гаебе булмаса да, авылдашлары алдында
кыенсынды, оялды Илүзә. Бала чагында әтисен эчүдән туктатырлык көче булмады. Аннан әнисе дә шешәгә ияләште. Үскәч,
аларның үзенә карата битарафлыгына үпкәләп, әрнеп, кул селтәде. Берсе генә эчсә, әнисе көчлерәк булса, бәлки, тормышларын
көйләп тә булыр иде. Илүзәнең алар белән бергә бу сазлыкка
батасы килмәде. Шулай да, кычкырып әйтелмәгән гаепләүне
сизде ул авылдашлары ягыннан. Әйтерсең алар – бер якта,
ә Илүзә – капма-каршыда. Бергә түгел алар белән. Тәгълимә
апасының ни әйтәчәген, нинди сорау бирәчәген дә чамалый ул.
Ул җавапсыз сорауны үзенә-үзе күптән биргән инде...
Әтисе белән әнисен кабергә салып кайткач, уйларына бирелүдән качып, җаны әрнүен басарга теләп, тагын бер тапкыр
туган өенең идәннәрен ышкып-ышкып юып чыккач, җилләткәч,
бикләү өчен йозакны кулына алгач, яңгырады ул сорау Илүзәнең
колак төбендә:
– Нигә аракы заводы ачты ул түрә? Башка продукция
чыгарып булмыймыни? Нигә син анда эшлисең? Бәләкәйдән
үзәгеңә үткән бит шул аракы, нигә үз кулларың белән аракы
сатып, үзең кебек бәхетсез балалар санын арттырасың, кызым?
Бераздан, тынлыкны бозып, Ринат өстәде:
– Гөлүсәнең самопал аракы белән халыкны агулаганы да бик
җиткән иде. Мәктәбе ябылып, хуҗалыгы таратылып, инде чак
сулыш алган Тургайга нигә кирәк иде ул аракы заводы?
Кайгылы чагында йөрәген телгәләүләренә ачуы килде Илүзәнең.
– Заводта чыккан аракыдан агуланган кеше күрмәдем әле.
Нигә Гөлүсәне туктатмыйсыз, ничә еллар буе айнытмый авылны?
Нигә миңа ябышасыз? Мин бары тик яшәргә тырышам. Нигә
Гөлүсәгә баш булмыйсыз?
– Аңлатып кара: теле зәһәр, яманны яхшыдан аера белми.
Ул да синең кебек «изге» сәбәп тапкан: яшәр өчен акча эшлим,
ди. Нигә син үзеңне Гөлүсә дәрәҗәсенә төшерәсең соң, балакай?
Илүзә авылдашларына җавап бирә алмады. Нәрсә дисен?
Минем сезнең кебек дөрес яшисем килми, дисенме? Эш хакын
түләсәләр, ни сатсаң да барыбер, дисенме? Ялгыш кына эшле
булдым, әллә нигә бер элемтәгә чыккан Мәскәү түрәсенә каршы
сүз дәшәлмим, дисенме? «Әй, кызык бу кешеләр. Әйтерсең, Тургайның аеклыгы миннән генә тора! Әйтерсең, аракы заводы
ачканнан гына авыл бетә! Болар эчүгә каршы көрәш башлаган
дип, эшемне ташладым икән, башка бер кеше килә дә утыра
минем урынга! Мин – акчасыз, димәк, Айнурсыз калам! Дәүләт
өчен вак авыл булып онытылып барган Тургайның Тәгълимәсе,
Ринаты, аларга кушылган Илүзәсе Рәсәй буйлап аккан эчкечелек ташкынын туктата аламы соң инде?! Көлке!» Кычкырып бер
сүз дәшмәде. Борылып, акылын җуйган кешеләргә карагандай:
«Нәрсә сөйлисез сез?!» дигән бер караш ташлады да ашыгып
ишегенә бик салды.
4
Заводта эшләре беткәч, Эдикның бухгалтериясе белән утыра, һәр көнне соңлап кына килә Бикмурзин өенә Илүзә. Хуҗа
да, Ирина да аның кайгысы турында белмиләр. Линар кайдадыр
югалды, күптән күзенә чалынганы юк. Бикмурзин телевизорга
карап көнен уздыра. Ирина аш бүлмәсендә я баласы янында
мәш килә. Кич саен бер үк картина...
Бүген дә соңлады Илүзә. Кичке ашны төнгә табан гына ашый
торган гадәте бар Радик Гаяновичның. Ирина аның көенә генә
тора. Көн саен өйдә тәмле ризык исе таралган була. Илүзәнең
ашлар пешереп торырга вакыты юк, нәрсә эләгә, шуның белән
туклана. Тәлинкәләргә салып куйган ашның исе авыз суларын
китерә. Бүлмәгә керергә ашыкмады бүген, берүзе уйланып
ятасы килми иде, барыбер йоклый алмас. Әкрен генә яннарына
килеп утырды. Күзәтә башлады. Яшь ананың кызын сөеп-сөеп
ашатуын, уйнатуын карап тору да кыен иде аңа. Баланың әнисенә
яратып караулары! Иринаның бәхетле итеп елмаюлары... Аларга
карап, Айнурын күз алдына китереп озак утырды. «Ире юк,
ахры. Линар белән бергә булганга охшамаганнар. Ирина кызын
бер дә балалар йортына бирмәгән. Авыр булса да үстергән.
Ялгыштым, комендантны тыңлыйсы түгел иде», – дип, инде
ничәмә тапкыр үзен битәрләде Илүзә. Соңгы вакытта күңеле
тулырга гына тора. Яшьләрен чак кына тыеп калды.
– Радик Гаяновичны йокларга салырга булыш әле, Илүзә.
Авыр. Линарның кирәклеге шундый вакытта искә төшә дә соң,
берни эшләп булмый, түзәм. Күтәреш әле, – дип үтенде Ирина.
– Кайда китте соң Линар?
– Әй, белсәм! Чыгып китте дә суга төшкәндәй юк булды.
Үзәгемә үтте улын сорап. Кайдан табыйм мин аны? Кайта ул,
дип кабатлыйм да кабатлыйм, – дип, пышылдап кына сөйләде
Ирина.
Ирне бүлмәсенә кертеп, бергәләп урынына күчереп салдылар. Бераздан бәләкәй кызчык та йокыга талды.
Ирина белән Илүзә бер түбә астында яшәп тә аралашканнары
юк иде, бу юлы ачылып, сөйләшеп киттеләр. Илүзә әтисе белән
әнисен җирләве турында сөйләгәч, Ирина да үз язмышын ачып
салды.
– Яшәрлек рәтем булса, монда килер идеммени, җиде ят
гарип кешене карарга? Шулкадәр авыр яшәдем. Иртәгәсе көнгә
бер кабым ризык булмаган чакларыбыз булды. Баланы ашатырга кирәк. Елый. Авырып та китә. Ташлап эшкә чыгып булмый, яследә урынга чират җитми, карашырга якын кешем юк.
Балалар йортының капка төбенә күтәреп баргач, ниндидер көч
кире этәрде, рәхмәт яугыры. Аллаһым булышкандыр, ялгыш
юлдан саклагандыр...
– Сине саклаган. Мине сакламады шул, – дип аптыратты
Иринаны Илүзә. – Киресенчә, шайтан котыртты. Башым әйләнде шунда. Авылга мескен булып кайтасым килмәде. Әй, үкенәм,
Ирина! Айнурым балалар йортында бит минем. Кеше белә күрмәсен! Гарьлек! Оят! – Илүзә яшьләрен тыймады да.
– Нигә барып алмыйсың соң?
– Бирмиләр. Эт кебек ябышалар. Үзем дә әлегә кадәр кеше
өстендә яшим бит менә, ничек алып кайтыйм соң?
– Хәзер була инде, әтиеңнәр үлде дисең бит. Аларның өе
буш калгандыр бит? Әйдә, барып алып кайтыйк. Мин Бикмурзинның машинасын йөртергә өйрәндем, кешегә ялынасы түгел.
Әйдә, иртәгә үк барабыз! –Ирина шундый җиңел итеп сөйләп
куйды, барысы да шулай тиз хәл ителсен иде ул!
– Анда алып кайтсам, кем карый дип уйлыйм, мин эштә
бит иртәдән кичкә кадәр. Күршеләргә ничек дип аңлатырмын?
– Күп сөйләнеп, аңлатып торма. Үзләре аңласыннар да телләрен тыйсыннар. Тыймаса тагын, шуның өчен көеп торырга!
Балаң өчен гайбәткә генә түзәсең инде! Мине, беләсеңме, ничек
сөйләделәр?! Җиде буынымны тикшерделәр! Сөйләделәр дә
туктадылар. Ә без яшәп ятабыз менә! Монда алып кайтыйк. Кызыма иптәш булыр уйнарга. Мин көннәр буе өйдәмен бит,
карармын. Бер авырлыгы юк!
Озак серләштеләр. Ирина гади генә итеп кабул итә дөньяны.
Тирәнгә кереп уйланмый, еракка карап планнар кормый. Тормыш
шулай өйрәткәндер: бүген яшәргә җылы өй, кияргә киеме булганга, кызының тамагы туйганга куана, шул да бәхет аңа.
– Линарга таянып булмый, Илүзә. Берәр төпле ирне табып,
гаилә корырга иде, бала табарга кирәк тагын. Безгә, хатын-кызга,
Ходай Тәгалә, ана булырга кушкан бит. Үзем дә ялгызмын, кызым
туганлы булсын иде дип телим.
Аның теләкләре дә гади. Ярату-яратмау турында уйлап та
бирми, байлыкка омтылу, дәрәҗәләр яулау кебек зур хыяллар
белән янмый. «Аллаһым кемне насыйп итсә, шул кешене яратам,
аны ничек бар, шул килеш кабул итәм, аңа гына тугры булам мин,
Илүзә. Тагын нәрсә кирәк? Бәхет шул була бит. Ирем, балаларым
сау-сәламәт булса, шуңа шөкер итәрмен. Ашарга оста пешерәм,
баланы әйбәт карыйм мин. Медицинаны да әйбәт беләм, укыдым. Айнурыңны курыкмыйча минем кулга тапшыра аласың!»
Иринаның дөньяга карашы кызыктыра, гаҗәпләндерә, бер үк
вакытта уйландыра иде. «Илгизәр дә шулайрак сөйли иде бит.
Байлык – бәхет түгел, ди иде. Әллә һавадагы торна артыннан
куып, бәхетемне югалтам микән мин?»
Үзе ачык йөзле, беркатлы булгангамы, юлы да уңа икән Иринаның. Өмет балкыган зур күзләре белән ышанып баккан хатынга
кешеләр дә каршы дәшәлми, киресенчә, ярдәм итәргә ашыга.
Киеменә дә, кыланышына да, сүзләренә дә игътибар итмиләр,
күзләренә карыйлар да, ышанмый чаралары калмый. Һәр кешегә
кычкырып сәлам биреп, туктаусыз бытылдап, Илүзә алдыннан
ерып йөреп чыкты балалар йортын. Комендантка китергән акчалары да үз юлын «тапкан»: директор, без сүз эндәшми, документларга имзасын салды.
Айнурны күргәч тә яратты Ирина. Бала да ятсынмады, тартынмады, Иринаның шаталакланып сөйләнгәненә кушылып нидер тәтелдәде, көлде, шундук якын күрде аны. Машинага утыргач та, бәхетле әнисенең итәгенә башын салып йоклап китте
Айнур. Юл буе назлап, чәчләреннән сыйпап, яратып кайтты
сабыен. «Үскән! Күрми калдым матур чакларын. Улым, улыкаем
минем! Гафу ит мин юләрне! Гафу ит!» – дип күңеленнән генә
кичерүен үтенде. Бала җитәкләп кайтып кергән Иринага Бикмурзин каршылык күрсәтмәде. Ул, ахры, язмышына күнгән,
караучысыз утырып калмас өчен барына да риза иде...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.