

(Дәвамы.)
2
Линарның бәләкәй чагындагы, балалар йортындагы хыяллары тормышка ашты. Моңа ышанырлык түгел иде. Ул әкияттә
яши башлады. Төшенә кереп саташтырган, көннәрен тыныч уздырырга ирек бирмәгән куян күчтәнәче – пешкән йомыркалар
гына түгел иде бу. Аяксыз утырып калган ир бәйдән ычкынды.
Сабый чагында ташлап калдырган улына изгелек артыннан
изгелек эшлисе, аны шатландырасы килде. Шуның өчен савыгу
өмет иттеме Аллаһыдан? Әллә үзен карату, тәрбияләү өчен шулай кыландымы? Ике дә уйламый – үтереп китәр дип курыктымы? Линар әйбер сорый белми, үтенергә күнекмәгән. Күзенә
чалынган кирәк нәрсәне ала да кесәсенә сала, урладым дип тә
уйламый, кешенекедер дип тә курыкмый. Әле исә урлап та өлгермәде: иң яхшы телефонлы, киемле, машиналы булды. Фамилиясе Бикмурзинга әйләнде. Аңа хөрмәт белән Линар Радикович
дип эндәшә башладылар. Машиналар белән кызыксынганы да
юк иде. Өр-яңа «ауди»ның руль артына чак утырттылар, йөртергә өйрәттеләр. Бикмурзин утырыр өчен машинада урын
җайладылар. Алар шәһәр белән авыл арасын атнасына ике урадылар. Икәүләп. Әтиле-уллы. Бикмурзин Линарны эшкә өйрәтергә тырышты. Партнерлар белән сөйләшкәндә, эшләрне тикшергәндә, банклардан акча алганда, төзелеш проектларын караганда
яныннан калдырмады. Ул эшләде, Линар эндәшми генә торды,
кушса имзасын куйды. Аның кесәсендәге кредиткаларда акча
күп: ул күпме тырышса да чутын белә алмады, санаса да ялгышты. Линарның тәмам башы әйләнде. Тәмле, затлы ризыкларны
ашарга өйрәнәлми интекте. Рестораннарга, бутикларга, күңел
ачу урыннарына күнегә алмый иза чикте. Бикмурзин аның «әти»
дип эндәшүен көтте. Линарның теле бармады. Тамагына төер
утыра да бу рәхәт тормыштан әллә кая чыгып китәсе килә
башлый. Тагын мескен булып үзен жәлләтәсе, тиргәтәсе, тукматасы килә. Елыйсы килә нигәдер. Бәхетле елмаеп, яңа сыгылган
апельсин сутын эчә-эчә, йомшак диванга җәелеп кенә ятарга
иде дә соң! Юк, җәеләлми, онытыла алмый, бәхетле була белми!
Тынычлана алмый интекте, арыды ул. Бикмурзин изгелек кылган
саен, бүләк арты бүләк яудырган саен улының тагын ныграк
сөенүен, күзләре балкуын, үзенә рәхмәтле булуын көтте. Ә Линар, киресенчә, аңардан читләшә барды. Йөзе суырылды, карашы сүнде. Рәхәтләнеп яши алмавына үзе әрнеде. Язмышының
соңлап булса да биргән бүләген риза булып күтәрә алмады. Әмма
Бикмурзинга әрнүләрен сөйләргә авызын ачкан саен, аны аңламас, рәхәткә чыдый алмыйсың дип әйтер дип тукталып калды.
Тагын үзенә йомылды. Аның бу зур өйдән чыгып китәсе, элеккечә
урам тормышына кайтасы, иркенләп сулыш аласы, кесәләрендәге
акчаларны тизрәк бетереп, кинәт иңенә төшкән бу йөктән
котыласы килә иде. Беркем алдында бернинди бурычсыз, җаваплылыксыз, җиңел яшәргә күнеккән бит ул! Болай башкача булдыралмый! Ирина да, тәрбиячеләр дә шуңа тиргиләр, аны аңлый алмыйлар иде бит! «Бикмурзин каян аңласын?! Ул бит мәчет манарасыннан егыткач, имгәнгәч кенә тәүбәгә килде. Имгәнмәсә,
изгелек сүзен искә дә алмас иде, мөгаен! Үзе шәпле булса, мин дә
аңа кирәк булмас идем, барлыгымны да белмәс, яки юк итәр өчен
барын да эшләр иде әле!» Уйлана-уйлана, үзе белән көрәшәкөрәшә башы тубал була. Бикмурзинның ихласлыгына шикләнә
башлый. Шундый вакытта бөтенләй сантыйлана: эчендә кайнаган
ачуны ничек тышка чыгарырга белми газаплана.
«Тагын теге вакыттагы, Ирина белән дуслашып йөргән чактагы кебек булам бит. Бар да яхшы, ә мин түзәлмим. Нишлим икән?
Усаллык эшлисем килә! Кемгә кычкырырга? Кемгә сугарга, кем
белән сугышырга? Каян, нәрсә урларга? Бар нәрсәм дә бар бит!
Ирина аңлар иде дә соң... Аның кешечә гаилә корып яшисе килә
иде... Менә бит: күпме байлык! Җаның ни тели, шул бар! Минем
берүземә нигә кирәк шулчаклы күп? Балалар тапсын да рәхәтләнеп үстерсен иде! Башкача нәрсәгә кирәк бу кадәр зур өй, күп
акчалар? Байлык бит көн саен артып тора! Бикмурзин шулай
дип куана, минем башымнан сыйпый, мактана. Алып киләм әле
Иринаны!»
Ул үзенең пычрак икәнен аңлый иде. Йогышлы чире һаман
шул килеш. Сөйләми ул турыда беркемгә дә. Чирканачаклар.
Иринаны да ул өстендәге җаваплылыкны төшерер өчен чакыра.
Тагын үзен тыяр өчен. Иринаның килүен, Бикмурзинны ашату,
киендерү, тәрбияләү, аның белән сәгатьләр буена кайдадыр
йөрү, сөйләшүләрне кызның өстенә ташлап җиңел сулавын
күз алдына китереп хыялланды, үзе генә елмаеп йөрер булды.
«Ирина мине жәлли. Ул мине аңлый. Белә бит нинди икәнемне.
Ул мине саклый, аламалык эшләтми. Үзе әйтмешли, колеядан чыгармый, юлдан яздырмый. Килсен генә...» Линар Ирина янына
баргач әйтер сүзләрен алдан әзерләде, авыз эченнән генә кабатлап та карады. «Ирина! Минем акчам күп. Өем дә бар. Кил,
рәхәтләнеп яшә! Балаңны үстер!» – диячәк. Ике дә уйламый
килеп җитәр! Аңа да җиңел түгелдер, бер терәлер кешесе юк.
Иринаның бик авыр мәле иде: эшсез, акчасыз. Кызын ач
үстермәс өчен, балалар йортына бирер чиккә җитте бервакыт.
Ярый әле Ходай Тәгалә кодрәтенә, ярдәменә ышануы тукталып
калырга ярдәм итте. Аллаһыга ялварып, баласының язмышын
курчалавын сорады хатын. Менә бит язмышы нинди мөмкинлек
бүләк итә. Ул Линарның әзерләгән сүзләрен тыңлап та тормады.
Шатланды, хәтта елап җибәрде. Кечкенә кызын киендерде дә
ияреп килде. Бикмурзинны шаккатырып өйгә хуҗабикә булып
атлап керде, бөтен тормышны үз кулына алды... Юды, җыештырды, пешерде, ашатты. Линарны да тик тотмады: йомышка
йөгертте. Баштарак көтелмәгән кунакка шикләнеп караган Бикмурзин да Линарның йомшаруын, елмаюын күреп тынычланды.
Бер җаен алып, сабыр гына яшәп киттеләр. Линар берни сорамады, Ирина сөйләмәде. Линарның Иринада өмете дә, аның
белән язмышын бәйләргә исәбе дә юк. Балалар йортында чакта
ук кире кагып кырт кискәч, кызның сүзләрен закон итеп кабул
иткән егет Иринага яңадан сөйкәлеп карауны башына да кертеп
чыгармады. Аңа бүген рәхәт: туйганчы ашый, йоклый, компьютерда уйный, тарткалаучы юк, – шул җитә. Дуамал холкы котырына башласа яки мескенлеге калкып йончытса, урынына
утыртырга янында якын кешесе бар. Тагын нәрсә кирәк?
Ә Ирина көтте. «Бергә яшик» дигән сүзен көтте. Никахлы,
матур гаилә кору хыялы һәрвакыт күңелендә яши аның. Акчасы,
яшәр урыны булгач, Линар кемнән ким? Аның ир булып янында
яшәве мөһим, калган бар эшне дә йөгереп башкара торган уңган
хатын бит ул!
Түземлеге беткәч, хәлне кабыргасы белән куйды:
– Безгә никах укытырга кирәк. Күпме болай яшәп була?
Ялгызы өстәл артында ашап утырган Бикмурзин чәчәде.
– Нинди никах? Кем белән? – дип сорады ул тотлыга-тотлыга.
– Линар белән инде! – дип җавап бирүенә компьютерда
«атышып» утырган егет:
– Ә?! Юк! Минем белән түгел! Син бит минем белән тормыш корып булмый дидең! Балалар үстерәсең килә бит синең!
Әнә бит кызың... Үсеп тә килә инде! – дип, күзләрен акайтып,
дулкынланып, арты белән ишеккә табан атлады.
– Бергәләп үстерербез! Без бер-беребезгә кирәк бит! Укырбыз! Эшләргә өйрәнербез! Әтиең ярдәм итәргә тора. Кешечә,
гаиләле булып яшик, Линар!
– Нинди гаилә?! Мин гаилә кора белмим! Миннән нинди
әти чыксын, ди! Башың эшләмиме әллә? Мин... мин куркам!
Юк, булмый миннән!
– Линар! Куркам, имеш дип, гомер буе шулай качып йөрерсеңмени? Үзеңнән үзең өркеп! Линар!
Линар Иринаның соңгы сүзләрен ишетмәде. Чыгып киткән
иде инде.
– Линар! Улым, тукта! Ирина, бар артыннан! Кире бор!
Нишләп утырасың?! – Бикмурзин өстәл сугып кычкырды.
Ирина кызын янына утыртты да кулына бәйләмен тотты.
– Кайта ул. Кайтмый, кая барсын! – диде тыныч кына.
– Ну, кайтмаса! Кара аны, кызый! Минем аңардан башка
беркемем дә юк дөньяда.
Коляскада утырган Бикмурзинның да сабыр итми чарасы
калмады. Тын калып, һәркайсы үзләренең тирән уйларына баттылар.
– Бу балаң кемнән соң? Әтисе юкмыни? – дип сорады
Бикмурзин бераздан кырыс кына.
– Бар ла ул. Аның кебекләргә минем кебекләр кирәкми. Яхшы
гаиләгә керәсем килгән иде дә соң. Яшәве җиңелрәк булыр дигән
идем. Кая инде ул безнең ишегә?! Әтисе дә, әнисе дә начальник.
Йөргән чакта игътибар да итмәделәр. Өйләнешергә уйлаганны,
балага узуымны белеп алгач якын да китермәделәр. Кулларыннан килсә, чебен урынына сытарлар иде. Эшкә дә урнашалмый
интектем, артымнан эзәрлекләп, юлымны ябып кына тордылар.
Зур әниемнең өендә бер әйбер калмады, сатып бетердем. Баланы
ашатырга, киендерергә кирәк бит.
– Нигә элегрәк кушылмадыгыз Линар белән? Син ташлап
киткәнсеңдер бит? – дип сорады Бикмурзин.
«Үзенә күрә түгел, яклап маташа улын...» Ирина әтиле Линардан бераз көнләшеп тә куйды. Әмма ир белән эчкерсез сөйләшүен дәвам итте:
– Икебез дә ятим булгач, яшәп булмас дип курыктым шул.
Бигрәк дуамал да иде бит, җиңел-җилпе. Кайта ул! Курыкмагыз!
– Үзең беләсең инде. Минем хәл мөшкел, йөреп булмас. Әллә
үзем гаепле, әллә ул... Линар күрәлми иде бит мине, ике кабат
үтерә язды. Ул гарип итте мине. Мин дә аңа нәфрәтле булырга
тиешмен бит. Манара башыннан мине этәреп төшергән өчен
генә түгел, Нәзирәне, зур әнисен, тере килеш утта яндырганы
өчен дә утыртып куя ала идем, теләсәм. Күптән шулай иткән дә
булыр идем, бәлки... аякларым йөрсә. Дәваханәдә, хәрәкәтсез
калуымны белгәч, уйга тарыдым. Линарның бу кадәр дә кыргый, читлектән чыгып качкан бүре кебек явыз да, юлсыз да
булуында мин гаепле шул. Минем гаеп зуррак. Яшь чакта кем
уйлап бетергән инде. Әлеге дә баягы аракы... Гөнаһлар өчен куркып калтырый торган кеше түгел идем дә соң! Кеше күзенә карап
утыра башлагач, уйландыра икән. Хәтта күзенә карап ярдәм
көтәрлек бер кешем дә юк икән. Шуны аңлагач, Линарны чакырттым. Ә Илгизәр шалтыратканга да җавап бирми...
Кичке тынлыкта Иринаның бәйләм энәләренең берсенә
берсе тигәне генә ишетелә. Кызы тыныч аның: сабыр гына рәсемле китапларны актара, төсле каләмнәр белән яза-сыза да
утырган урынында ятып йоклый. Күчереп саласы да өстенә
ябындырасы гына була. Радик Гаянович шулай беравык сөйләп
ала да, уйларына бирелеп, тукталып кала. Бу сүзләрне, аклануларны кич саен ишетте Ирина. Озакламый көндәгечә бер сорау
яңгырады:
– Кайтыр микән Линар? Үзгәрер микән?
– Кайтыр, Радик Гаянович. Ләкин үзгәрмәс, – Иринаның
җавабы катгый. – Нинди булып үзгәргәнен телисез соң Сез аның?
– Әллә инде. Минем кебектер. Мин дә бер юлсыз егет идем
бит. Тырышып, кешечә яшәргә өйрәндем.
– Үзгәрергә тели, ләкин булдыралмый ул.
– Их, шунда бәләкәй чагында ук эзләп табасы да, үземә
охшатып тәрбиялисем булган! Соңладым шул...
Ирина аның үзе алдында үзе алдашуын белә иде. Эндәшмәде.
«Ялган бу сүзләр. Байлар, властька килгән кешеләр гел рәхәт
яшәрбез дип уйлый. Яки бөтенләй уйламый. Үзегезне мәңгелек
дип беләсез сез. Кызымны әтисеннән аерганда үзләрен аның
зур әнисе, зур әтисе дип уйлаган диме, күңел газабы кичергәннәр, дисеңме? Юк инде! Җәмгыять алар кулында бит, алар –
көчлеләр! Синең дә ике ятып бер төшеңә дә кермәде инде Линар.
Җир җимертеп яшәгәндә картаермын, кеше кулына калырмын,
кем карар, кем җирләр мине, кемгә мөлкәтемне калдырырмын
дигән сораулар уеңа да кереп чыкмаган. Соңлап үкенү дә ихлас
түгел. Бичара булып үз аягыңда йөри алмаудан...»
(Дәвамы бар.)