Чәчмә әсәр
1 Сентября , 04:17

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (43)

– Яшәргә урыным юк иде, акчам юк иде. – Үзең ачтан үлмәгәнсең бит! Урамда яшәгәнгә дә охшамагансың! Хәерчеләр болай яхшы киенми! – Тулай торактан куабыз диделәр. Минем укыйсым бар иде. – Кусалар соң, туган өеңә кайт иде, соңрак укыр идең! – Өйгә, авылга кайтырга оят иде... Гарьлек... – Илүзә директорның туры карашын күтәрә алмый йөзен куллары белән яшерде.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (43)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (43)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (43)

(Дәвамы.)

ЧИШМӘ ҖЫРЫ
1
Илүзәне бала янына кертмәделәр. Әлегә кадәр ай саен барып,
өйрәнелгәнчә, эшләп алган акчасының күп өлешен директорга
«бүләккә» бирә иде дә, сабыен кочагына алып, барлыгына булса
да сөенеп, беразга тынычланып кайта иде. Бу юлы директор
алышынган. Комендант башта телефонын алмады, янына баргач:
«Инде җитте, аппагым, миңа синең нигә кирәгең бар! Сине яклап
яшәргә гомерлеккә үземә бурыч алмадым! Үзең юл яр, тормышыңны җайла. Иң дөресе: оныт балаңны, чибәр чагыңда кияүгә
чыгып кал!» – дип, кул гына селтәде. Балалар йортында эшләүчеләр аны баштан ук күрә алмады. Бу юлы сөйләшәселәре дә
килми. Директор белән бөтенләй аңлаша алмадылар. Кырыс иде
холкы.
– Беренчедән, бу баланы дүрт яшенә кадәр балалар йортында
тоту да законсыз. Моның өчен элекке директор тулысы белән
җавап бирәчәк әле! Мин бу хәлне болай гына калдырмыйм!
Сау-сәламәт бала, уллыкка алынырга тиеш әллә кайчан! Икенчедән, бер тапкыр сабыен ташлаган хатын, кабаттан баласыннан
ваз кичмәс дигән ышаныч бармы соң? Мин Сезгә ышанмыйм.
Беренче чиратта мин бала язмышы турында уйларга бурычлымын. Карамас булгач, нигә таптыгыз аны? – диде усал итеп. Йөрәге туктагандай булды Илүзәнең. Башы түбән иелде. Күзләре
яшьләнде.
– Ялгыш, планлаштырылмаган килеш таптым, әмма мин
Айнурымны яратам! – дип җавап бирде, яшьләренә төелеп.
– Нигә ташладың?
– Яшәргә урыным юк иде, акчам юк иде.
– Үзең ачтан үлмәгәнсең бит! Урамда яшәгәнгә дә охшамагансың! Хәерчеләр болай яхшы киенми!
– Тулай торактан куабыз диделәр. Минем укыйсым бар иде.
– Кусалар соң, туган өеңә кайт иде, соңрак укыр идең!
– Өйгә, авылга кайтырга оят иде... Гарьлек... – Илүзә директорның туры карашын күтәрә алмый йөзен куллары белән
яшерде.
– Бала хакына оялуга да, гарьлеккә дә, түбәнсенүгә дә, җәберләүгә дә, хыялларың җимерелүгә дә түзәргә иде! Бала бит ул!
Синнән яралган! Синең каравыңа мохтаҗ! Оятың юк синең!
Күземнән югал! Син Айнурга лаек түгел!
– Мин техникумны тәмамладым, эшлим, авылда яшим, баламны карый алам. Бирегез, зинһар, Айнурымны, кирегә бирегез, – дип ялварып еласа да, директор аны аңларга теләмәде.
– Эш хакы алуың турында справка алып килдеңме? Йортың
барлыгы турында документларың кайда?
– Эш хакын кулга гына бирәләр бит, справка бирмиләр.
Авылда, кеше өстендә яшим.
– Менә бит! Җир белән күк арасында! Баланы алып, «мамочка» уенын бераз уйнап арыгач, тагын кире китерергәме? Бала
күпме стресс кичерә шунда! Бер тапкыр баш тарткансың бит
инде, чит кешеләр кулына, дәүләт карамагына ташлагансың! Тагын психикасы яралануын телисеңме? Синең кебек күке-әниләр
аркасында балалар йортлары үксезләр белән тулы! Ил буйлап
үксезләр йортлары үрчеде! Баланы гаиләгә алучылар бар. Лаеклы
кешеләр. Яңа гаиләдә балага яхшырак булачак!
– Юу-у-ук! – дип өзгәләнеп кычкырып җибәрде Илүзә. –
Зинһар, чит кешегә бирмәгез! Мин Айнурымны яратам бит!
Юу-у-ук!
Тынычлана алмаган яшь хатынны сакчылар йортка чыгардылар. Ләкин Илүзә кайтып китә алмады. Балалар йортының
капкасыннан кергән ирле-хатынлы парларның юлына чыгып,
инәлеп:
– Алмагыз минем Айнурымны! Зинһар, алмагыз! Мин аны
ташламадым! Аякка басканчы дип кенә калдырып кына торган
идем. Алмагыз! – дип елады. Куып җибәреп тордылар, Илүзә
кире килеп баса торды. Шат йөз, өмет белән балалар йортына
килеп кергән гаиләләр тукталып калды, шикләнде, борчылды.
Нәкъ Айнурны алырга килмәгәннәренең дә сантыйланыр чиккә
җиткән ананы күреп, күңелләре кырылды. Түземлек чигеннән
чыккан директор полиция хезмәткәрләрен чакыртуы турында
белдергәч кенә, аңына килде Илүзә. «Инде полициягә дә эләксәм,
бөтенләй беркайчан да бирмәсләр баламны», – дип уйлап, хәлдән
тайган хатын, киртәләргә тотына-тотына балалар йортыннан
читкә китте. «Кайтам да Эдикка сөйлим. Аңламаса аңламас, Айнурны кайтарырга гына булышсын. Шул хуҗалыгына эшкә урнашыргамы? Тәгълимә апага сөйләп караргамы? Директорның
сүзләрендә дөреслек бар шул. Горурлыгымны җиңеп кайтырга
иде бала белән авылга. Филариянең сүзләренә дә, өйдәгеләрнең
тавыш-гаугасына да түзәргә иде. Балам янымда булыр иде!
Их, юләрмен, нигә генә тыңладым комендантны?!» Илүзә башка
бернәрсә турында да уйлый алмады. «Азаккы күргәндә кулларын сузып килде кочагыма. Тәпиләп килде. Шунда ук кире аласым калган. Их, белсәм, теге директорның китәчәген! Улы-ым!
Айну-ур!» Күз яшьләрен тыярлык, үзен-үзе кулга алырлык хәлдә
түгел иде Илүзә.
Хатын Айнур турында Эдикка сөйләргә дигән ныклы карарга
килеп кайтты Тургайга. Бер дә кергәне юк иде, идарәгә барып,
хуҗалык җитәкчесе бүлмәсенең ишеген шакыды. Эдик ялгызы
иде. Илүзәне күргәч, башы күккә тигәндәй куанды. Үзен күрде,
йөзенә чыккан кичерешләрен күрмәде. Үзенең хәле хәл иде: дулкынланган, күңелендәге давылга түзә алмый.
– Кайдан сиздең? Син янымда булсаң иде дип уйлап кына
куйдым. Инде бу хәлләрне Фәтхи абыйга сөйләргә дә оят. Сөйләми дә түзәрлегем юк. Утыр әле, – өшегән кулларыннан тотып,
җилтерәтеп китереп, Вилдан заманыннан калган иске диванга
утыртты. – Туңгансың. Җәяү килдеңме, җилме тышта? Чәй
ясыйммы?
– Яса. Син дә бераз тынычланырсың, мин дә...
Идарә өстәле артына күчеп утырдылар. Илүзә, курышып, ике
кулы белән дә эссе чәшкегә ябышты. Эдик кайнар чәйне, пешәпешә ашыгып, берничә кабым капты да кызып сөйләп китте:
– Оят, Илүзә! Синнән дә оят, халыктан да. Әни дип әйтергә
телем дә әйләнми. Мин бит аны шул Гайнуллинына кияүгә китте
дип йөрим. Дөресен әйтим: ул Дамир белән чуалган чакларында
гарьләнгәннәрем дә җитәрлек. Инде берсе мулла, икенчесе остабикә булып яшәп киткәннәрдер дисәм, мәчет ачкан көнне үк
юкка чыккан ди бит ул. Өйгә дә кайтмады, Дамир да ялгызы
ди. Үзләре күзгә чалынмагач, мин алар турында уйлаган да юк.
Авылның читендә бит Гайнуллинның яңа өе, анда кергән кеше
дә юк, – Эдик, бүлмә буйлап йөренеп, кулын селти-селти, уйларын чәчте.
– Шуннан? Кайда инде Филария Ринатовна? – дип сорады
тәмам аптыраган Илүзә.
– Артур укуын ташлаган, ди. Ташлаганмы, куганнармы институттан, белмим инде. Гөлүсә апа Артурның янына барган
шәһәргә. Шунда базарда күрдем, безнең Филария мәчет төзегән
әрмәннәрнең начальнигы белән култыклашып китеп бара иде,
дип сөйләгән кибеттә. Персидәтел баш булалмады, Гайнуллинга
да түзеп торалмады, ну әрмәнгә эләкте, тотар әле кулында, тәүбәгә китерер, әрмән халкының законы үзе белән аның дип,
Сәгыйдә бөтен авылга чәчкән инде...
– Үзенең баласын тикшереп кенә торсачы, кешедә нинди
эше бардыр. Ну шул Гөлүсәләрнең, Сәгыйдәләрнең авызыннан
чыкканны, бизсә дә, тыңлый халык. Булмас, Эдик, ышанма шуларга, – дип тынычландырырга тырышты Илүзә.
– Гайнуллинның өендә юк бит, бардым, сорадым. Булыр шул,
булдырыр минем мамаша, син белмисең. Гайнуллин белән икесен
күреп тә күпме оялып йөрдем мәктәптә укыганда. Әти өчен әрни
идем, ул аңламый... Дамир белән икесенең... Уф-ф-ф... үз күзем
белән күреп, ничә еллар әтигә белгертмәдем. Беләсеңме, Илүзә,
мин бит әнигә әтине үзенә өйләндерер өчен генә кирәк булганмын...
– Сөйләмә булмаганны! Алар яшь булган. Яратканнардыр
бер-берсен.
– Аннан яратмый башлаганнармы? Әтидән бизсә дә, мине
яратыр иде. Мамаша беркайчан да миңа чын игътибар бирмәде,
мин сизә идем. Балам дип кылану гына... –Эдик үзе генә белгән
уйларына бирелеп алды да кинәт:
– Менә син, менә син бөтенләй башкача яратыр идең
улыңны! Мин беләм, Илүзә, ихлас итеп, назлап, кочагыңа алып,
итәгеңдә сөеп, киңәшләреңне әйтеп, аңа ышанып, ярдәм итеп.
Аның күңелен күреп, аңлап. – Эдик Илүзәнең йөзендә чагылган әрнүне күрмәде, стенадагы ерак бер ноктага карап, хыялыйлануын дәвам итте. – Мин дә әти кебек булмас идем. Агач
автомат ясап бирер идем улыма, машинама утыртып кырга алып
чыгар идем. Урманнан, басудан куян күчтәнәче алып кайтыр
идем. Аның белән бергәләп утырып, күкәйләрне әрчеп, тоз сибеп
ашар идек... Бәләкәй чакта Фәтхи абый алып кайта иде миңа...
Тәмле итеп улым белән бергәләп ашар идек. Сине дә чакырыр
идек әле...
Хыялларына бирелгән ирнең йөзе тагын караңгыланып
китте, башы түбән иелде.
– Кичерә алмыйм мин аны. Ярар, әтине яратмады, ди, укытучы булганда вакыты җитмәде, ди... Әле дә миңа ярдәм итәргә
соң түгел бит, Илүзә! Урып-җыю вакытында Ринат абый, Булат
абый, мин – өчебез басудан кайтып керә алмыйбыз. Ашарга
пешереп китерсә дә шунда! Ринат абыйның балаларын карашса
да... Картаеп беткән Фәтхи абый белән Тәгълимә апа йөри миңа
булышып. Бөтенләй чит кешеләр миңа ышана, мине ярата... Үз
баласыннан үзе ваз кичкән кеше ул – минем мамаша... Гафу
итәлмим. Кайтып күземә күренмәсен, ятсын шул әрмәнендә!
Эдик Илүзәнең кичерешләрен күрмәде дә. Тәрәзәне ачып,
тәмәкесен кабызды.
«Ярый күрми, ярый аңламый, үз ярасы яңа. Аңламаячак ул
мине. Мин бит аны үз баласын тәрбияләмәгән әтисе, әнисе кебек
иттем. Улын карау хокукыннан мәхрүм ясадым. Вакытында әйтмәдем. Хәзер соң... Улың Айнур балалар йортында, дисәм, бугазыма ябышмаса да, нәфрәтеннән ут булып кабыначак. Юк, әйтмим.
Ничек тә башка юл белән Айнурымны алып кайтам...»
– Эдик! – дип эндәште ул, дулкынлануын җиңеп. – Мин
бит нәкъ шуңа килгән идем синең янга.
– Нәрсәгә?
– Булышыйм дип.
– Ничек?
– Ышанычлы бухгалтерияң юк бит. Беләм, Гайнуллин кешеләре дип уйлыйсың әлегә кадәр эшләгәннәрне, бергә бүлешкән,
тараткан.
– Чынлап шулай уйлата шул. Үземнең бухгалтериягә баш
җитми, укымадым бит.
– Әйдә бергәләп өйрәнәбез.
– Ә завод?
– Мин анда «кара зарплата»га гына эшлим бит. Син, бәлки,
законлы итеп эшкә алырсың...
– Техникумга справка кирәкме?
– Техникумны тәмамладым мин. Читтән торып укырга институтка керергә иде.
– Син әллә ниндисең, Илүзә, – Эдик, ниһаять үзенең зарларын онытып, сөйгәненең йөзенә текәлде. – Син еладыңмы?
Илүзә эндәшә алмады. Карашын яшерде. Бераздан, сүзне
икенчегә борып:
– Эшкә аласыңмы мине, Эдик? Шуны гына әйт тә...
– Алам, Илүзә.
– Әйдә, саннарыңны, күрсәткечләрне карыйк, исәплик әле
бергәләп.
– Әйдә...

«Тагын шул киртәне бастырып куйдың арага, Илүзә. Нәрсәдер сөйлисең килә, сөйләмисең шул», – дип уйлады Эдик. Әнисе турында әрнүләре өстенә тагын берәү өстәлде кебек. «Эшкә
керәм, дип үзе килмәс иде, нәрсәдер булган инде».
– Мин сиңа бөтен серемне сөйлим. Син нигә ачылмыйсың
соң, Илүзә? Сөйләсәң, җиңел була бит, – Эдик, үртәлеп, ялынып,
якын кешесенең күзләренә карады. –Син иң кадерле кеше
минем өчен. Сиңа кыен. Ә мин ничек ярдәм итәргә белмим.
– Эшкә алам, дидең бит. Бер-беребезгә булышу инде ул.
Барысы да әйбәт... була, Эдик, аз гына түзәргә кирәк. Аннары
уңайсызланып:
– Эдик, миңа акча кирәк иде. Биреп тора алмассың микән
бурычка. Эш хакымны тота барырсың, – диде.
Эдик аның күзләренә текәлеп озак карап торды. «Мин чынлап та булышырга телисең дип куанган идем. Әнә ничек икән...
Акча кирәк булганга гына...» – ди иде аның карашы.
– Ал. Күпме кирәк, ал кассадан, – Эдик Илүзәнең башкача
берни аңлатырга теләмәвен күреп, кайтырга кузгалды. – Эшең
беткәч, үзең бикләп чыгарсың. Минем ачкыч бар.
Илүзә, суынып беткән чәен эчеп куйды, юеш керфекләрен
сөртте дә саннар дөньясына чумды.
Иртәгәсен хуҗалык кассасында булган соңгы акчаны Илүзә
комендантка илтеп бирде.
– Сез өйрәттегез миңа бу ялгыш юлны. Дүрт елга якын түләдем. Көттем. Баламны хәзер үк аласым килә. Сез андыйга үткерсез, табыгыз кешесен, түләгез, зинһар, ябыгыз ул яңа директорның авызын! Үтенеп сорыйм. Айнурны алып кайтырга
булышсагыз, башкача тупсагызга килеп, комачаулап йөрмәм, –
диде. Комендант хуҗалык бухгалтеры алдагы бер ел буе эшләп
аласы акчаны сүзсез генә кесәсенә салды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (43)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (43)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас