

(Дәвамы.)
26
Сайлаулар бер каршылыксыз, тыныч үтте. Тургай халкы бердәм булып мәчет төзетүче, йомарт иганәче, өлгеле гаилә башлыгы
Рәшит Шамилевичка тавыш бирде. Түрә Мәскәүдә депутат
кәнәфиенә утырды. Бераз вакыт узгач завод төзү өчен ачылган
махсус исәпкә зур суммада акча, Илүзәгә исә җиһазлар алырга
боерык килеп төште. Спиртлы эчемлекләр җитештерү корылмаларын заводта кабул иткән көнне кайтты Тургайга Илгизәр.
Ялгызы йөгереп арыган Илүзәнең күзләренә чыккан сагаюны
күреп, Илгизәр:
– Курыкма миннән. Беркөнге хәл өчен гафу ит. Өстемә биек
таудан кар өеме төшкәндәй бер халәттә идем. Нишләгәнемне
дә аңламаганмындыр. Кинәт кенә, аз гына вакыт эчендә бөтен
дөньям сүтеп корылды. Анысы сиңа кызык түгел инде.
– Әйдә, булыш әле, соңыннан сөйләшербез, – дип, коры
гына җавап бирде дә корылмаларны бушатучы эшчеләр янына
ашыкты Илүзә.
Берничә көнгә тоткарланып, җиһазларны урнаштырырга
ярдәм итте Илгизәр. Бергәләп эшләделәр, туктап-туктап сөйләми
түзә алмаслык серләрен бушатты егет. Илүзәнең фикере белән
кызыксынмады, үзенең чуалган уйлар йомгагын сүтәргә
тырышты. Арып-талып, Бикмурзиннарга барып йокладылар. Анда
Линарга да, Радик Гаяновичка да сүз катмый, үз бүлмәсенә кереп
бикләнде Илгизәр. Илүзә Линарның байлыктан шашканы, ирсегәне турында сөйләп кыешкан иде, тыңлап та тормады, сүзне
икенчегә борды.
– Син аларга кысылма да, якын да барма, Илүзә. Бай булып
кына, бәхетле сизсәң икән ул үзеңне! Ни теләсәм, шуны, хәтта
теләмәгәнемне дә, сатып алалар иде. Ләкин бәхетле булмаганмын
икән. Әле аңладым. Син дә акчалы тормышка кызыгып, ялгышасың. Минем бу сүзләрне тормышның авырлыгын күрмәгәннән генә сөйләнә дип уйлама.
– Минем урында булсаң, син дә баю турында хыялланыр
идең, Илгизәр. Акча бөтен ишекләрне дә ачарга булыша. Ә сиңа
бәләкәйдән юллар ачык.
– Ачык булу беләнмени: кайсы юнәлештә атларга белмәгәч!
Үземнең кем икәнемне аңларга иде башта! Кем минем әтием:
гомер биреп, балаларыннан баш тарткан Бикмурзинмы? Кирәкми! Мин ул хайванның улы булырга теләмим! Министр улы булу
да бәхет түгел иде, Илүзә. Гаилә интерьерын тутыру өчен уңайлы
туры килгән бер җиһаз идем мин. Мин башкача аңа әти дип
әйтә алмаячакмын. Димәк, мин бүгеннән әтисез.
– Линарның тузга язмаган сүзләренә ышанып, үзенең исемен биргән, үстергән әтиеңнән баш тартырга уйлыйсыңмы?
Рәшит Шамилевич кебек әти турында хыялланырга гына була!
Кадерен бел! Ул бит бик көчле кеше, аңа таянып зур эшләр башларга була! Линар әле генә һаваланса, син күптәннән ирсегәнсең,
Илгизәр! Рәшит Шамилевич ярата сине!
– Ясалма ярату ул! Син белмисең! Светаны әйт, син аны –
минем «әнине» күргәнең бармы? Күчмә кош! Өч көнгә кайтып
сайрый да, океан артына оча! Беләсең килсә, бу кайтуында
мине дә алып китә язды. «Бергәләп күңел ачарга». Син аңламыйсың инде чит илдә бергәләп күңел ачуның нәрсә икәнен.
Ул минем яшьтәш кебек! Аның куенында җылы юк! Ул бер тапкыр да бала тапмаган. Димәк, мин әнисез, ятим үскән малай!
Тома ятим!
– Шапырынма! Буш сүзләр белән бәрешмә, Илгизәр! Ничек
бар, шулай калдыр тормышыңны! Әйдә, бергәләп эшлик Рәшит
Шамилевич кушканнарны, аның ышанычын аклыйк! Ул безгә
тагын да зуррак объектлар бирер, бәлки! Эшкә өйрәнербез, байлык җыярбыз! Балаларны рәхәттә яшәтербез!
– Юк инде, әкият сөйләмә, Илүзә. Менә бөтен объектны
сиңа калдырам да китәм. Синең бит югары күтәреләсең килә.
Күтәрел! Бай бул! Ләкин бел: биектә ялгызың кыен. Ялгыз кеше,
кесәсе акча белән тулы булса да, бәхетле булмый, күңеленә тынгылык тапмый.
– Ә син? Ә син кайсы юлдан китәсең, Илгизәр? Мин Рәшит
Шамилевичка нәрсә дип әйтермен?
– Әле аңарда минем кайгы юк. Ул – депутат! Теләгәненә
иреште! Дулкын сыртында чакта минем турыда онытып тора ул.
Иң мөһиме: син аңа тиешле акчаларын агызып тор. Сорасам,
миңа да бераз булышырсың. Әниемне, чын әниемне дәвалыйсым
килә, янында торасым килә. Ул миңа Динар дип эндәшә. Мин үзем
булып яшәп карыйм әле, Илүзә...
Шул китүеннән озакка юкка чыкты Илгизәр. Рәшит Шамилевич та сайлаучы электоратының тормышы, завод язмышы
белән кызыксынмады. Депутат канаты астына алынган яшь
кадр – Илүзә Зөбәерова заводны эшләтеп җибәрү проблемалары
алдында ялгызы торып калды. Аракыны җитештерсә, сатар урын
табылыр иде. Лицензиясе, рөхсәте, документлар, чимал... Илүзә
үзен кара урманда калган сабый бала кебек хис итте. Кайсы якка
борылса да – юлсыз. Ялгыз.
27
– Их, колхозны әтидән алып калган булсам! Гайнуллинга
бирәсе түгел иде! Нәрсәгә тотыныйм дисәм, шул юк. Ничек эшләргә соң ул?
– Өзгәләнмә әле шулкадәр, ул вакытта сиңа кем колхозны
тоттырсын ди! Колхоз зур гына иде, син – бала гына. Хәзер ни:
«юк»ны кемгә биреп котылсалар да барыбер. Чәчү вакытында
ел да үлмәслек булса да ярдәм була иде бит хөкүмәттән. Субсидия
бирмәсләр микәнни быел?
– Бирсәләр дә соңыннан гына бит ул. Чәчү өчен башта кредит алырга кирәк. Аның былтыргысын түләргә дә хутым юк.
Эш хакы биреп булмый, алдагы атнага электрны да өзәбез дип
киттеләр. Налоглар да шул килеш тора. Быелгы язда да басулар
ташлана дигән сүз бу! Нишләргә соң?
Көндәлек эштән, идарәдән кайткан саен Фәтхиләрнең өенә
сугыла Эдик. Башкача киңәшләшер кешесе дә юк. Кайчакта
Тәгълимә апасын Ринатның балаларын карарга «озата» Фәтхи
абый. Ринат килгәч, өчәүләп чутлыйлар. Ничә дәфтәрне саннар
тезеп чуарлап ташладылар инде! Кичтән бер ачыклык тапкан
кебек булалар, иртәнгә тагын бер проблема килеп баса.
– Үзем гаепле! Шул вакытка кире кайтып булса, әтидән бер
адым да калмый ияреп йөрер идем! Тиргәп төшергән саен машинасына менеп утырырга иде! Бала-чага булып үпкәләп йөре
инде!
– Тукта әле, улым, битәрләмә үзеңне шулкадәр. Әтиең
эшләгәндә үк нигезе какшаган иде инде. Дәвере шундый аңлашылмый торган булды бит.
– Кредитны барыбер алмый булмый. Өстән дә алырга кушалар. Соңыннан каплатырга җитәме-җитмиме әле ул субсидиясе.
Районга бүленгәннең саны күп кебек тә бит, хуҗалыкларга төрлечә тия шул.
– Сөрергә күп бит әле быел. Трактор ватык.
– Ул да берәү генә бит, Фәтхи абый. Яңаны алсак, Ринат абыйны утыртсакмы дигән идем. Уборкада да нык эшләде. Аның белән
уйлаган эшләрне җиңеп чыгар идем кебек.
– Үзен аямый инде ул. Җенен өзеп эшли. Рәфинәсе өчен
әрнүен шулай чыгара.
– Кредит өстенә кредит. Лизингка бирмәсләр шул.
– Эдик! Әллә Бикмурзинга барып карыйбызмы соң? Ни
дисәң дә, үзебезнең авылныкы бит. Ата-анасы безнең зиратта
күмелгән. Ярдәм итмәс микән? – дип, ирләр сүзенә кушылды Тәгълимә.
– Шулай шул! Әйдә әле, барып карыйк. Башка авылларга бай
якташлары ярдәм итүе турында ишеткәнем бар. Барып карыйк.
Бирмәсә бирмәс, авызга сукмас! Барабыз! Әйдәгез! – дип киенә
үк башлады Фәтхи.
Пальтосына үрелгән хатынына:
– Син Кала күленә хәтле йөрмә инде. Балаларына күз-колак
булсаң, Ринатны алып китик.
Тургайлыларга Вилдан төзегән өйнең түренә узарга, утырырга тәкъдим итүче булмады. Ишек төбендә басып үтенечләрен
сөйләү уңайсыз булса да, авылның хәлен аңлатырга тырышты
карт колхозчы.
– Яшьләргә булышырга кирәк иде, Радик балакаем! Авыл
сүнә бит! Карап торып бетерәбез! Трактор алырга булышсаң
иде! – дип, озын гына сүзен тәмамлады Фәтхи.
– Мин бит акча сукмыйм. Байлык күктән яумый. Яуса да,
бушка таратып утырмас идем. Хәлемне күреп торасыз. Эшләремне дә улым Линарга тапшырдым дисәм дә була. Әллә кайчан
беткән колхозны кайгыртып утыралмыйм, үзем турында, менә
семьям турында уйларга кирәк, – дип, кулларын җәйде инвалид коляскасында утырган ир. Компьютерда кәрт уйнаган Линар
кунаклар ягына бер әйләнеп битараф караш ташлады да, сөйләгәннәре белән кызыксынмыйча, экранга «кереп» китте.
– Шулай икән шул. Хәлең мөшкел икән, – диде Ринат.
– Фәтхи абый, сезгә дә ул басулар нигә кирәк инде, пенсиягезне ашап тыныч кына ятыгыз өегездә!
– Әйе шул, нәрсә дип соранып йөрибездер. Шулкадәр гөрләшеп яшәгән гаиләнең авыл тормышында нинди кайгысы булсын инде?
Фәтхи саубуллашып та тормады, борылып чыгып китте. Калганнар сүзсез генә аның артыннан атладылар. Озатучы булмады.
– Кемнәр кем булган, кычытканнар гөл булган! Хыялый
Гаптерәй малае икәнен оныткан инде бу! Аерым патшалык икән
монда, балалар. Ялгыштым килеп. Бу егет кем соң? Караучысымы? – дип сорады Фәтхи.
– Малае имеш, ди. Линар балалар йортында үскән.
– Алай икән. Белмәгән идем Бикмурзинның малае барын.
Америкада укыган егет кая булды? Күренми.
– Үзегез тагын! Бөтенесен дә беләсез!
– Мәктәптә Илүзә белән икесе турында тандем дип чәчкәләп сөйләде бит түрә. Ишетеп тордык.
– Күренгәне юк бу арада... – дип җавап бирде Эдик. Фәтхигә
мәгънәле итеп карап куйды.
– Монда мин белмәгән нәрсәләр дә бар бугай?
Җавап бирмәде Эдик...
Сөйләшми генә кирегә авылга табан атладылар. Бераздан,
үзе генә белгән уйларыннан чыгып:
– Ул монда кайтып йөрмәс. Депутатның да сайлаулары
үтте, безнең хаҗәт бетте. Ярдәм өмет итәр урын юк инде.
Каршыларына Илүзә очрады.
– Син һаман шул Бикмурзиннарда кунып йөрисеңме? – дип
сорады аңардан Фәтхи.
Илүзә эндәшми башын түбән иде.
– Өеңә кайтасың килмәсә, без бар ич, балам.
– Ерак бит...
– Күрдек инде Бикмурзинны. Сине дә шулай каршылыйлармы?
– Ничек?
– «Колач җәеп»! – дип, үчекләп көлде Эдик.
– Күрсәтелгән бүлмәгә менәм дә йоклыйм, мин алар белән
аралашмыйм бит. Ә Сез анда нишләп йөрдегез?
– Акча сорап барган идек чәчүгә трактор алырга. Кайчан
гына мин – кем дә, син – кем, Бикмурзин, имеш, малае кулына
калган икән. Хәле мөшкел. Синең белән бергә эшли торган түрә
малае кайда соң? Эшләрне аңа тапшырам дип сөйләде бит депутат. Аңардан акча сорап карасак инде, балам? Сөрелми кала бит
басулар...
– Ул... телефонны алмый. Рәшит Шамилевич та җавап бирми.
Үзем дә аптырыйм...
Фәтхи:
– Их-х-х, дөньясы-ы-ы! – дип кулын селтәде дә авылга табан
атлады. Ринат белән Эдик та, башларын иеп, аның артыннан
киттеләр. Илүзә басу өстендә ялгызы басып калды.
Төсләре качкан килеш Ринатның өенә килеп керделәр.
Тәгълимә берсүзсез аңлады аларны:
– Ышанмаган идем Радикның ярдәм итәчәгенә. Кешесе ул
түгел...
– Бетте инде болай булгач, – диде Эдик, ачынып. – «Вилдан»
хуҗалыгы – банкрот. Читтән трактор кертсәм, аңа түләми булмый. Аннары кредитларга акча җитмәячәк. Чәчүдән соң прополкасыз булмый, аннан мал азыгы, аннан урып-ђыю... Анда да
техника кирәк. Кайда монда кредит түләү! Банкрот мин, Тәгълимә апа! Бетте!
– И балакай! Колхозың гына банкротмыни монда! Иле
белән банкротлыкка киттек бит! Кара бу Радикны! Нинди семья
булсын инде: кайсысының кем икәнен белгән кеше дә юк. Ата –
улны, ул атаны белми хәзер. Сәгыйдә белән Рафикъны кара!
Көн дә талаш, көн саен сугыш. Гөлүсәләр нишләп бетте. Самопал
сата-сата малае алкашка әйләнде бит: Артуры ташлап кайткан
институтны. Нинди гаиләләр юкка чыга! Кешеләр арасындагы
хисләр банкротта, балакайлар! Гаиләләр банкротта. Шунысы
куркыныч! – Тәгълимә кызганнан-кызды.
– Тукта әле, Тәгълимә! Балаларның күңелен төшермә. Менә
Эдик бар бит. Илүзә дә тырышып яткан була. Ринат та булыша.
Булатның гаиләсе дә җайланып китте, Ринат аракыдан биздергәч, эштән башканы белми. Ни күрсәк тә, ил белән бергә күрербез. Эдик! Булмаса, Илүзә сөйләшеп карасын микән Бикмурзин
белән. Бәлки, аны тыңлар. Үзе төзегән мәчет башыннан килеп
төшеп имгәнгәч, әзрәк уйланырга, тәүбәгә килергә тиеш бит кеше
баласы.
– Мин ышанмыйм, Фәтхи абый. Юкка өметләнәсез, үзләренә
файдасызга акча түкмидер ул байлар. Тәүбәгә килү, туган җир
турында уйлау... Андый сүзләрне беләләр микән? Балалары да
үзләре кебек. Илгизәрне, Линарны әйтәм... Әллә ниндиләр, җансыз шикелле.
– Шулай шул, балалар. Яхшыдан-яхшыны гына татып, кайда
тели, шунда яшәп күнеккән бай балаларына җир нигә кирәк
инде ул? Кирәкми. Бары ни дә, югы ни... Акча барын да алыштыра. Бәләкәйдән тәрбия күрми кыерсытылып ташландык булып
үскән балаларда да ил көеге булмас. Кайсысында да әхлак юк
бит... Бигрәк ишәйделәр хәзер туклары да, үксезләре дә... Ил
язмышы кызганыч...
Карт укытучы көтелмәгән нәтиҗә ясап, Эдикның, Ринатның
аркаларыннан сөйде:
– Сез ятим дә түгел, бай да түгел. Тырышыгыз яшәргә! Безнең
көннәр үтеп бара инде...
(Дәвамы бар.)