

(Дәвамы.)
Ничек тә үзенең бу хатыннан өстенлеген күрсәтергә тырышып, аркасын турайтты, башын югары күтәрде Сәмәрия.
– Рәшит Шамилевич өйдәме? – диде ул, кырыс итеп.
– Юк. Ул Мәскәүгә китте. Бөтенләйгә, – диде Фина. Сәмәрия хатынның иреннәренең калтыравына игътибар итте. Тик
һаман да каты итеп:
– Ул мине күрми китмәскә тиеш иде! – диде. Күзләре ут
чәчте. Тик Фина дулкынлануын йотып өлгерде. Ишек зуррак
ачылды, аннан формасыз күлмәккә төренгән кипшенгән гәүдә
күренде. Көндәшенең хәлен сизгән хатынның иреннәре тагын
да ныграк кысылды, күзләрендә усаллыгы пәйда булды.
– Кирәк булсаң, шалтыратыр! Моннан эзләп йөрмә! – диде
«син»гә күчеп. – Иреңне карар идең юньле хатын булсаң! Сөяркә эзләп йөрер вакытың түгел! – Ишек Сәмәриянең борын
төбендә шартлап ябылды. Хатынның ачуы кайнады.
Яңадан дәваханәгә баруыннан да файда чыкмады.
– Радик Гаяновичны улы авылга, дачасына алып китте.
Процедураларны анда дәвам итәчәк. Өч көн үтте инде, – диде
табиб.
– Ничек Сез аны дәвалап бетерми чыгарып җибәрдегез?
Авылда больница бармыни? – дип җикерде хатын.
– Тынычланыгыз, Сәмәрия ханым, әлеге хәленнән начаррак
та, яхшырак та булмаячак Радик Гаяновичка. Кулдан килгәннең
барын да эшләдек. Хәзер бары авыртынмый яшәр өчен дарулар
белән ярдәм итеп торырга кирәк. Линар үзе укол ясарга өйрәнде
инде, – дип сабыр гына аңлатты врач.
– Ичмасам санаторийга җибәрергә кирәк иде! – Сәмәрия
һаман тынычлана алмады. Аңа акча кирәк иде.
– Ял йортына барудан баш тартты. Мәчет ачасыбыз бар
авылда, диделәр. Соңга калабыз дип куркалар иде, ахры. Шуңа
ашыктылар. Сау булыгыз!
Сәмәрия өенә кайтты. Диләрә һаман Илгизәрнең сурәтен
төшерә. Ашарга да сорамый, беркайда бармый да. Мәктәбенә
йөрүдән дә баш тарта.
– Диләрә, безнең ашарга бернәрсә дә юк. Нишлибез?
– Минем ашыйсым килми...
«Әллә чирләгән инде бу бала? Уф! Кайларга илтим икән
шуны? Ничек тә Рәшитне күрергә, барын да сөйләргә кирәк!
Алып китсен Мәскәвенә! Аның да кызы бит ул! Дәваласын! Саташты бит шул Илгизәр дип! Тукта, аның кайгысы юк әле. Миңа
акча кирәк... барып өлгерергә кирәк. Мәчет ачалар... Димәк,
Рәшит кайта анда!» – Хатын тиз генә әйберләрен җыештырды,
алтыннарын алды да чыгып китте. Озак та үтмәде аның машинасы
ломбард алдына барып туктады...
24
Тургай авылының караңгы тыкрыгында дөньяга туулары
турында ачы хакыйкатьне ачканнан соң Линар белән яңадан ул
турыда сөйләшмәсәләр дә, Бикмурзинның ни әйтергә теләгәнен
аңлады Илгизәр. Гаебен танырга, гафу үтенергә маташуы иде ул
ирнең. Илгизәргә кирәкми иде аның куян күчтәнәче. Ул үзенең
бу вәхши ирдән яралуына гарьләнә иде. Бөтенләй чит кешеләр
гаиләсен «түгәрәк, бәхетле итүче» бала булуын аңлау да гарьлек
иде аңа. Кинәт өстенә ишелгән бу хәлдә бер генә теләк телде аның
йөрәген – үзен дөньяга тудырган ананы күрү теләге. Ни гаҗәп,
Бикмурзин белән Линар бер уртак фикергә килделәр. Бикмурзин Линарны эзләп табып алып килүен үтенеп шалтыратканда
да «Илгизәр Рәшитович» дип эндәшкәне исендә. Линардан бөтен
тарихны ишеткәнен сизенсә дә, куян күчтәнәче биреп маташса
да, Бикмурзинның үзеннән – Рәшит Шамилевич улыннан – бераз шөрләгәнен аңлый Илгизәр. Җирәнә бу адәмнән. Ә Линар,
берничә көн элек малайларча үпкәләренең коллык богавыннан
арына алмыйча әтисен үтерә язган, гарипләгән Линар берни булмагандай Бикмурзинга бартер тәкъдим итте. «Фамилияңне, исемеңне биреп, бөтен байлыгыңны миңа күчерсәң, карыйм сине.
Өйрәтеп торсаң, эшләреңне дә эшләрмен», – дип тора туры
карап. Кыенсынмый да, үзен гаепле дә санамый. Илгизәрнең
дөньяда барлыгын да онытып җибәрделәр – сөйләшеп сүзләре
бетмәде: кайчан нинди документка имза куялар, кайчан юристны
чакыралар, автомобиль нинди маркада, кайда күчемсез милке
бар, кемнәр хуҗа, хатыны белән кызыннан байлыкны ничек
тартып алырга... Ярты сүздән аңладылар бер-берсен. Илгизәргә
байлык та, мондый әти дә, мондый туган да кирәкми иде. Кала
күле буендагы өйгә аларны илтеп куйгач, Тәкыя янына, сантыйлар йортына юлланды егет.
Әнисенең аны танып: «Динар! Улым! Минем улым!» дип кычкырып җибәрүе могҗиза иде Илгизәр өчен. Ике дистә ел үткән,
үскәнен дә күрмәгән бит. Күңел сиземлеге барлыгына ышанмас
та иде, үзенең дә Тәкыяне күргәч тә бөтен булмышы актарылгандай булды. Дөньяга битарафлыгы, тирә-якка салкынлыгы юып
алгандай юкка чыкты, йөзе яктырып китте дә, күптән булмаганны: күзенә яшьләре тулды. Министр малае булып үскән, Америкада укып кайткан, бер авырлык күрмәгән заман иркәсе мин-минлек богауларын чишеп, психбольница халаты кигән, ак чәчле,
сары йөзле әнисенең җылы кочагына ташланды. Гомерендә
тәүге тапкыр сөелде, тәүге тапкыр назлы сүзләр ишетте, тәүге
тапкыр «әни» сүзен әйтте. Беренче тапкыр үзен тулы бәхетле
итеп сизде. Нәрсә турында сөйләшергә дә белмәделәр, бер-берсен
кочакларыннан ычкындыра алмый катып калдылар.
– Улым! Динарым! Мин бит сантый түгел! Ышанасыңмы
миңа? Әнә шул даруларын биреп башымны исәнгерәтәләр! Алып
кит мине моннан! Алып кит, зинһар! Якты дөньяны сагындым!
Әй, көттем сине! Барыбер бер килерсең дип ышанып көттем...
– Әни! –Илгизәр яшьләрен тыймады. – Алып китәм, хәзер
сорыйм. Өйгә алып кайтсам, Фина апа куып чыгармас әле. Син
аны белмисең инде. Ул мине карап үстерде. Минем ул гаиләгә
ничек килеп эләккәнне Фина апа белми булмас. Әйдә, җыена тор,
хәзер сорыйм.
– Юк, юк, җыясы әйберем юк! Калмыйм синнән! Куркам,
дару бирерләр дә, син куркырсың алып китәргә. Әйдә бергә
сорыйбыз!
Бәләкәй чагындагы кебек, Фина белән тиз аңлашты Илгизәр.
Финаның Радикка да ачуы күп иде. Барын да сөйләде, яшермәде.
Әнисе вакыты-вакыты белән ялгышып, онытылып китсә дә, хәле
көннән-көн яхшырды. Илгизәргә гел Динар дип дәште, яныннан
җибәрмәде. Егетнең үзенең дә Тургайга барасы килми иде әлегә.
Бердән, Илүзәдән кыенсынса, икенчедән, Бикмурзинны да, нигәдер Линарны да күрәсе килми иде. Әнисен дәваханәдән алып
чыгуын сер итеп озак саклый алмаячагын да аңлый. Ләкин бу
тыныч кебек, рәхәт кебек көннәрне озаграк сузасы килә. Үзенең
ничек дөньяга килүе турында сорашырга ниятләп, берничә тапкыр сүз башлап карады. Әнисе, башын түбән иеп, эндәшмәс
булды. Бары тик: «Сине миннән тартып алдылар, улым. Сине сагынып көне-төне өзгәләнүемне сантыйлыкка чыгарып, психбольницага озаттылар. Аннан чыгармадылар, күпме сорасам да», –
дип кенә аңлатты. Аның ул вакытны искә аласы килмәгәнен
Илгизәр аңлады. Линар турында сөйләп карады. Ләкин әнисе
тагын бер баласы барлыгын хәтерли алмады, бу хәбәрне якын да
китермәде, кабул итәргә дә теләмәде. «Димәк, авырган ул, нигәдер
Линарның барлыгын оныткан бит. Минем дөньяга килгән көнем
турында да сөйләми. Дәваларга, тынычлыкта яшәтергә иде әнине», – дип уйлый Илгизәр. Үзен үзе танымый. Мондый нечкә
хисләр белән күптән янганы юк, әнисеннән наз көткән чаклары
бик ерак бала чагында калып онытылган. Әнисен күргәч, әлегә
кадәр ябык торган тәрәзәләр ачылдымыни: сөйләшәсе, елмаясы,
көләсе килә, якын кешесенә ярдәм итәсе килә. Илгизәр әлегә
кадәр дөньяда бер якын кешесез, ялгызы яшәвен аңлады. «Менә
ничек икән ул кадерле кешең булу, аның турында кайгыртасы
килү. Ярату...» Яңа хис аның бар булмышын биләп алды. Күптән
инде үз кабыгына бикләнгән Илгизәрне Фина да танымады,
егетнең үзгәрүе өй эченә сулыш өрде, хатынның йөзенә дә яшәү
чаткысы кунды.
– Синең Тургайда эшләрең бетмәгәндер. Калсын монда
әниең. Мин аның янында булырмын, курыкма, – диде ул беркөнне Илгизәрнең үрсәләнүен күреп.
– Үзем белән алып китәргә куркам. Анда – Бикмурзин.
Анда – Линар. Аларны күрсә, әнинең тынычлыгы югалыр, Фина
апа. Мин озак тормыйм авылда.
25
Ниһаять, Филария көткән көн җитте. Мәчетне ачарга район
үзәгеннән, өлкәдән зур түрәләр килде. Авылда да бик әзерләнделәр. Гайнуллин йөгереп кенә йөрде. «Рәшит Шамилевич
киләчәк! Ул бит депутат булачак кеше!» – дип бармагын югары
чөеп, зур түрә исемен Аллаһы исемен әйткән кебек кат-кат
кабатлады Гайнуллин. Ул мәчет ачу вакыйгасына шулкадәр мәгънә
биреп әзерләнде, бөтен дөньясын онытты, яңадан яши башлаган
кебек кыланды. Өйдәге эшләр, мал-туар, бер мәлгә онытылып,
Филария карамагына күчте. Соңгы вакытларда еш кына: «Нәкъ
Вилдан кебек кылана башлады бит бу! Бәхетем шундый ирләрдән микәнни?» – дип уйлаган хатынның фикере мәчет ачканда
тагын да ныгыды. Түрәләр арасында үзен тиң-тигез күреп, бик
мөһим эш башкарган кебек, җыелган халыктан үзен бер-ике
башка өстен куеп йөргән ир читтә басып торган Филария турында
уйлап та бирмәде. Бизәкле озын яшел халатында, башына кигән
чалмасында – кыяфәте үз-үзеннән канәгатьлеге турында әллә
каян кычкырып тора. «Сакал-мыек үстереп интегүләре... Сыек
кына сакалны... Уф! Нәкъ чобар әтәч! Юк, әтәчлеге турында искә
алырга гына калып бара. Намазлыгына туңкаеп уздыра көнен...
Кайда соң ул мине Вилданның борын астыннан алып чыгып
китүче, мәхәббәт утында яндыручы Дамирым?! Җил-яңгырда,
давыл-буранда да, мине сагынып килеп, тәрәзәгә чиртә иде бит!
Никах алдыннан гыйффәтле кызга әйләндерде инде... Адәм
гарьлеге!»
Мөселманча киенәм, килештерәм дип, яулык-шәлләргә төренгән хатын кызыксынып үзенә карап торган кешене күз кырые
белән генә шәйләде. Чәчен кырып алган башына кара күн кипке
кигән ирнең күзләре ут булып яна иде. «Әрмән!– дип уйлап алды
хатын. – Төзүчедер...» Филария селкенми генә ирне күзәтте.
Бер-берсеннән карашларын алмадылар. Хатынның тыелып торган азгынлыгы баш күтәрде, ирнең уктай үткер күз карашы
астында тәне кыза башлады. Онытылып китеп, вакыт агышын да
сизмәде. Кинәт халык шаулаша башлады. Ачу тантанасы тәмамланган икән. Халык мәчет эченә агылды. Филариянең игътибарын
Сәмәрия җәлеп итте. Ире инвалид коляскасында, аның янына
бармады да түгелме соң? Як-ягына каранып, туктаусыз кемнедер
эзли үзе. Кызы да юк. Кайдадыр? Гарип бабасы, бигрәк тә аның
байлыгы бик кирәк булыр иде Эдикка. Их!Юләр! Кайда йөридер?
Бикмурзинның янында яшь егет басып тора. Сакчысыдыр инде –
эт кебек, адым да читкә китми! Кара әле, кара: Сәмәрияне теге
сакчы ире янына да якын китерми. Кызык ич бу!» Филария
әрмәннең ут күзләре турында да онытып кайчан гына араларына
керәсе килеп хыялланган шәһәр халкын күзәтте. «Боларның
тормышы да ал да гөл түгелдер. Бик пошына «кодагыем». Хәле
хөрт бугай...»
Булачак депутат ниндидер сәбәп белән тантанага килә алмаган иде. Район түрәләре аның исеменнән мәчеткә картина бүләк
итте. Башкаладан килгән хәзрәт Коръән сүрәләрен тиз укыды,
чөнки район һәм өлкә түрәләре ашыга иде. Гайнуллин Филарияне өйләре турысында машинадан төшереп калдырды да район
үзәгенә җилдерде. Анда кунакларга зур табын корылган, яңа
мәчетнең мулласына аларны озатмау килешми иде. Филария
өйгә кергәч тә яулык-шәлләрен салып кулына тотты, олыгая-олыгая да матурлыгын җуймаган җибәләй чәчләрен бармаклары
белән күпертеп куйды. Күлмәген алыштырды. «Йөримме соң
шул лаптыр белән! Хәзер әле!» Тәненә сылашып, гәүдәсенең
йомры урыннарын тәмле итеп күрсәткән кыска җиңле күлмәген
киде. Шулвакыт мулла өен бераз гына узып джип машинасы
туктады. Кара тәрәзәләрнең пыяласы шуып кына ачылды, аннан
баягы әрмәннең йөзе күренде. Сизелер-сизелмәс кенә итеп
башын машина эченә таба какты ир. Филариянең тәне буйлап
эссе кан йөгерде. Нәкъ элеккечә! Башка берни уйлап тормады
хатын: өстенә тунын эләктерде, шәлен бөркәнде дә, ишеккә ялган келә генә салып, чыгып йөгерде. Машина көттермәде, хатын
утыргач та кузгалып, авыл читенә табан юл алды...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.