Чәчмә әсәр
29 Августа , 18:04

Зиннур ХӨСНИЯР. Атаң – карак, син – бур. Хикәя. (Ахыры.)

Мин үз тавышымны үзем танымадым.

Зиннур ХӨСНИЯР. Атаң – карак, син – бур. Хикәя. (Ахыры.)Зиннур ХӨСНИЯР. Атаң – карак, син – бур. Хикәя. (Ахыры.)
Зиннур ХӨСНИЯР. Атаң – карак, син – бур. Хикәя. (Ахыры.)

...Авыл башына ук чыгып җитәбез инде. Чукрак Ситдыйкларның прожектор яктысы да артта калды. Юлыбыз һаман инеш буйлап бара әле. Илһамнар лапасына килеп җиткәч, сукмак кырт кына уңга таба борыла. Илһамнарның ишегалды тирәсендә дә ут-мазар күренми. Илһам рәхәтләнеп йокы симертә инде хәзер. Симертсен, иртәгә мәктәпкә килгәч, барыбер үзенең чабата хәтле авызын ачып иснәп утырачак ул. Укытучылар шуның өчен аны гел «әдәпсез» дип ачулана, төне буе берәр кайда йөрисеңме әллә син, дип тирги. Кайда йөрсен, йоклый. Илһам үзе дә: «Күп йоклаганга авыз ачыла минем», – ди. Дәрестә дә йоклап утыра. Аннары: «Син мәсьәләңне чиштеңме, минеке нишләптер чыкмый», – дип, арткы партадан минем дәфтәргә үрелә. Йоклап утыргач, ничек чишелсен инде?! Мин йокламыйм, авызымның бик каты ачыласы килсә дә, иснәмим, түзәм. Төнлә йокламаганлыгың беленеп, әнине сатуың бар.

Бетте! Бүтән Илһамга мәңге күчертәсем юк. Мәсьәләләрен төнлә чишсен, салам урларга барасы юк, әтисе шофер. Бетте!..

Һәй!.. Менә хәзер Илһам урынында булсаң иде ул! Йокларга иде бер рәхәтләнеп…

Илһамнарның бәрәңге бакчасын узып китүгә, авыл башына килеп чыктык. Сукмак монда сулга борыла да олы юлга килеп тоташа. Ә безгә олы юлдан барырга ярамый. «Олы юлдан нәчәлство гына урлап кайта», – ди әни.

Без, кар ера-ера, турыдан киттек. Минем белән бер партада утыручы Сөмбелнең әтисе дә «нәчәлство» булып эшли. Колхоз кәнсәләрендә баш бухгалтер. Менә ул урлашмый. Фатыйма апа әйтә: андыйларга китереп бирәләр, ди. Барыбер урлау булып чыга ич инде ул! Юк, Сөмбелнең әтисе андый кеше түгелдер. Кем генә булмасын, Сөмбелнең әтисе турында алай  дияргә минем телем әйләнмәячәк, чөнки ул Сөмбелнең әтисе. Сөмбел әйбәт кыз, укуы да начар түгел. Тик математикага гына теше үтми. Укытучы аны: «Әтиең баш бухгалтер, ә син математикадан калышасың, килешми бу сиңа», – ди. Мин аны кызганам һәм күчерергә биреп торам.

Сөмбел безнең класста иң чибәр кыз. Математика дәресе җитүгә, сумкасыннан көзгесен алып, яшеренеп кенә бизәнергә ярата. Көзгесен миңа да биреп тора. Малай кешегә көзгедән карап утыру килешкән эш түгел инде түгелен. Мин матур булыр өчен түгел, үземне күрер өчен дип карыйм. Болай да гел үзем белән инде мин, уйларым да гел үзем белән. Тик менә йөземне һаман күреп тормыйм ич. Миңа, әтисез малайга, үз-үземне саклар өчен һәрвакыт йөз-кыяфәтемә күз салып торырга кирәк. Кемне яклавымны белер өчен. Сөмбелгә шулай дип әйткәч, ул миңа гел: «Хыялый Хәйрүш», – ди. Дисә дисен. Көзгесен сорап торырга шәп сәбәп ул. Әни белән салам алып кайткан төннең иртәгесен Сөмбелнең көзгесен кулыма да тотып карамыйм. Угрылыкта йөргәнемне, көзге сизеп, Сөмбелгә әйтер кебек, көзгегә карагач, йөземнең комачтай кызаруын күрермен шикелле…

– Илнур, – дигән тавышка башымны күтәрсәм, миннән алгарак китеп өлгергән әни бил тиңеннән карга кереп чумган. – Монда килмә, батасың, – ди.

Ничек килмим инде, карап торыйммыни! Сөртенә-сөртенә әнием янына атылдым, һәм, килеп җитәм дигәндә генә, ниндидер чокыр өстенә туры килеп, шунда төшеп утырдым. Үзем өчен түгел, әниемә булыша алмавымнан гарьләнеп, кычкырып-кычкырып елыйсым килде. Юк, еласам әниемә авыррак кына булачак. Ничек тә түзәргә инде! Күзләремнән барыбер яшь тамчылары сытылып чыкты. Селкенәм, тыпырчынам һәм аның саен тирәнрәк кенә бата барам. Әнием дә, терсәкләренә таянып, чыкмакчы була. И әнием!.. Минем сине тәрәзә янында күңелле көйләр көйләп оекбаш бәйләп утырган килеш, күкрәгеңә терәп хуш исле арыш ипие кискән килеш, мич янында коймак пешереп йөргән әни итеп кенә күрәсем килә бит!

Күзләремнән бертуктаусыз яшь агыла, үзем һаман чыкмакчы булып тыпырчынам. Әнием, терсәкләренә таянып, шуыша-шуыша, чокырдан чыкты да, карга утырып, миңа кулындагы бавын ыргытты.

– Ныклап ябыш!

Мин бау очын эләктереп алдым.

– Аягыңа баса күрмә, мүкәләп бар, чокырга туры килгәнбез икән, – ди әнием. Аннары үз-үзен әрләгәндәй: – Алдыңны-артыңны карамыйча, юк-бар турында уйланып, мәрткә китеп барсаң, шулай була ул, – ди.

Миннән алда тыныч кына башын иеп атлаган әни ни турында уйлады икән?..

Мин җиңелрәк кеше, чокырга туры килсәм дә каты батмам дип, әнинең алдына чыктым.

Безнең тау асты инеше, авылдан чыгып бераз киткәч, тирән елгага әйләнә. Ярлары бик биек булса да, суы чыпчык тезеннән генә. Менә хәзер дә кар белән тулганга гына шулай шомлы, тирән булып күренә ул. Су ашый-ашый тирән чокыр хасил булган.

Безгә авылдан читтә утырган ферманы узып бераз барасы да аннары басуга таба борыласы бар әле. Көз көне басу итәгендә рәт-рәт булып эскертләр тезелешеп утыра. Хәзер анда ике генә эскерт калган. Бригадир Гыймай әйтмешли, ул колхоз сыерларына көн саен бер эскерт кирәк. Нигә шулхәтле күп сыер асрыйлардыр? Яз җитеп юлларга сутөшүгә, безнең колхоз тракторлары бата-чума күрше колхоздан салам ташырга керешәләр.

Эскерткә якынлашкан саен мин кызурак атлыйм. Минем арттагы кар да ешрак шыгырдый, әни дә ашыга-кабалана.

Бауларны тигезләп җәеп салдык та кабалана-кабалана салам йолка башладык. Сап-сары арыш саламы безнең ач күзле «мунча бурасына» болгатып бирергә менә дигән инде. Тик «мунча бурасы» моның нинди авырлыклар белән кайтканын аңларга теләми, тагарагындагы ярты саламын чәчеп бетерә.

Шулчак әни каты итеп минем бишмәт итәгеннән тартты, мин карга утырдым.

– Беттек, улым! Теге аксак пәри килә, ахрысы.

Мин, салкыннан яшьләнгән күзләремне җиң очы белән сөртә-сөртә, әни күрсәткән якка карыйм. Нәкъ без килгән юлдан, безнең эзләргә бастырып, эскерткә таба бер карамчык килә.

– Урманга таба йөгерик микән әллә? Анда барырга куркыр ул, – ди каушаган әнием. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермим, куркуымнан үзем дә сизмичә торып басам.

Тиеп кенә кара әнигә, бәйләнеп кенә кара әнигә! Бугазыңны чәйним мин синең!..

Мин бу сүзләрне яртылаш кычкырып әйткәнмен икән, әни, куркынып, минем бишмәт җиңемнән тарта.

– Ни сөйлисең син, малай актыгы! Әйдә, качыйк тизрәк! Аты юк бугай, куып тота алмас.

– Әни, әни… Сираҗи түгел ул. Аксамый бит бу кеше.

Әни һаман баягы урынында утыра.

– Ай аллам, Гыймай үзе микәнни?!

Мин батырайганнан-батырая барам.

– Юк, аңа да охшамаган бу, әни.

– Алайса персидәтел инде, – дип пышылдый әнием.

– Әни, – дим һәм кемнәндер ишеткән сүзләрне кабатлыйм: – Безнең председатель колхозын күтәреп китсәләр дә төнлә йөрми ул!

Сүзе каян телгә килеп тора диген!

– Әни, әни, Фатыйма апа ич бу!

Әни дә кар өстеннән сикереп торды. Безгә таба килүченең Фатыйма апа икәнен таныгач, икебезнең дә өстән бик зур арыш саламы эскерте төшкән кебек булды.

– Кара, болар бүген минсез генә йөриләр икән, – дип гөрелдәде Фатыйма апа безнең янга килеп җитүгә.

Әнинең куркуын шатлык алыштырган иде инде, тавышы шактый көр чыкты:

– Син икәнсең, кеше куркытып йөрмәсәң. Мин сине бүген бармый тор– гандыр дип уйлаган идем. Кичтән дә сөйләшмәгәч.

– Кичтән сөйләшмәдек шул. Аунап яттым-яттым да, тукта, сиңа керим әле дип керсәм, лапас капкагыз бикләнмәгән, ишегегездә тыштан йозак. Тоттым да артыгыздан йөгердем. Иртәгә болгатырга бер уч салам калмаган, – дип акланды Фатыйма апа, эскерт йолка-йолка.  

Үзем күтәрәсе бауга саламны бик күп төядем. Бәйләвен әни белән икәү бәйләдек. Әни аны күтәреп карады да, сиңа авыр бу дип, кире сүтмәкче булды.

– Әни! – дидем мин.

Ул авыр итеп көрсенде дә үз көлтәсе янына китте. Мин аңа чүмәләне җилкәсенә салырга булыштым, әнинең йөге минекенә караганда өч-дүрт мәртәбә авыррак иде, ул чүмәлә авырлыгыннан сыгылып килде, әмма кире ташламады. Бары үз-үзен аклагандай:

– Исән-сау кайтып җитә алсак, быел бүтән йөрмәс идек, – дип кенә пышылдады.

Фатыйма апага да күтәртештем. Аның чүмәләсе тагын да авыррак сыман тоелды. Ул минем шул турыда уйлавымны сизгәндәй:

– Мин бер башым бит. Сез әнә икәү. Килгән юлы алып кайтыйм дигән идем, – дип гырылдады. Чүмәлә бавы Фатыйма апаның муенын кыса иде, ахрысы.

Минем чүмәләне әни күтәртте. Әни алдан китте, мин аның артыннан, Фатыйма апа безнең эздән бара. Җилкәгә чүмәлә утыргач, кары да күбрәк бата, аяк төшә дә китә, төшә дә китә. Шулай да кәефем күтәренке. Әни бүтән йөрмәбез, диде бит. Шушы салам белән апрельне чыгып җитә алабыз икән алайса. Әни белми әйтми инде ул.

– Салам караклары, – дип шаярттым мин, үземнең кәефнең шәплеген яшерә алмыйча. Әни бер сүз дә әйтмәде. Арттан Фатыйма апа гына:

– Нинди карак булыйк ди инде без? Карак эскертләп ташый ул, нәнәм, – дигән сүзләрен ишеттем.

Шаяртуым урынсыз булды шул. Фатыйма апа тагын:

– Жир кортлары без, нәнәм. Алны-ялны белми эшлисең-эшлисең, бер сыер туйдырып булмый, – дип өстәде.

Җитте, Фатыйма апа, бүтән шаяртмыйм!

Кары да ешрак бата башлады, атлаган саен чүмәләсе дә авырая бара. Башка нәрсә турында уйларга кирәк. Космонавтлар турында, галәм турында, иртәгә булачак политинформация турында. Яки, безнең класс җитәкчесе Гадения апа әйтмешли, без илкүләм проблемалар хакында уйларга тиеш. Ил хәтле ил янында синең чабата корсаклы сыерың нәрсә ди ул! Эскерт кадәр эскерт тә пүчтәк кенә ул ил өчен. Аны барыбер атлысы, машиналысы майга чаклы бөртегенә дә калдырмыйча ташып бетерәчәк.

Иртәгә иртән Гадения апа политсәгать уздырачак. Анда без салам турында авыз да ачып карамыйбыз. Кемнәр галәмгә очкан, Африканың кайсы почмагында нинди сугыш бара, Америка буржуйлары нигә котырына? Шул хакта уйласаң, сырттагы салам чүмәләсе дә җиңеләеп калгандай була…

Бу Америкасына ни җитмидер? Билгеле, аңа арыш саламы түгел, башка нәрсә кирәктер. Беләм, сугыш чыгару кирәк аларга. Сугыш булса, алар байый бит, чөнки күпләп корал сатачаклар.

Илебез җитәкчеләренә рәхмәт! Әгәр алар булмаса – Америка шундук авызлыгыннан ычкыныр иде.

Миндә генә арыш саламы кайгысы ул. Тукта, иртәгә политсәгатьтә Гадения апа сораса, ни дип җавап бирермен? «Время»дан дәүләт җитәкчесенең чит илгә визитын карарга кушкан иде бит. Карый башлагач кына йоклап киткәнмен. Менә сиңа «отличник», сорасалар нәрсә дип җавап бирермен? Сөмбелгә дә әйтеп торасы бар бит әле.

Кәефем төште. Җитмәсә, чүмәлә бавы да җилкәне кисеп чыгара бит инде! Муен кәкрәеп сынар чиккә җиткән…

Шулай бара торгач, уяулыгым бөтенләй югалган икән. Әни:

– Качыгыз! – дип боерды да үзе, чалкан килеп, чүмәлә өстенә ятты. Мин ни булганын һаман аңлап җиткермәгән идем әле. Арттан Фатыйма апа китереп төртте. Авыр көлтә мине инеш ярыннан өстерәп аска таба алып төшеп китте. Фатыйма апа үзе миңа караганда да алданрак барып төшкән иде. Мин аның янына ук туры килдем.

– Ат белән теге аксак кайтып бара, ахрысы, – диде ул миңа. Яр өстендә калган әни:

– Монда менми торыгыз… Сираҗи, – дип кисәтте.

Җилкәдән һич кенә дә чүмәлә бавын ычкындырып булмый.

– Кыбырсынма, – дип туктатты мине Фатыйма апа. Аның кайнар сулышы колакларымны пешерә, муенымны кытыклый. Мин читкәрәк тартылырга тырышам. Ләкин иңбашларындагы бау, мин кыймылдаган саен, тагын да арткарак өстери. Калак сөякләремнең Фатыйма апаның зур күкрәкләренә терәлүен сизәм. Тагын алга таба талпынып карыйм, булмый, аптырагач, бер аякны эшкә җигәм, ә икенче аягым Фатыйма апаның аяклары арасына кереп кысыла. Тагын читкә таба тартылам – файдасыз, аның саен Фатыйма апага ныграк кына якынлаша барам, чарасызлыктан кычкырып елыйсым килә, күзләрдән яшь атылып чыга.

– Мышкылдама, малай. Сираҗи ишетсә, беттек, – ди Фатыйма апа.

– Әллә бу үзе дә безнең кебек карак инде, – ди яр өстендә күзәтеп яткан әнием.

– Юктыр, юктыр, бу вакытта Сираҗидан башка кем йөрсен, – дип пышылдый Фатыйма апа.

«Һәй!» – дим мин чүмәлә өстендә чалкан яткан әнигә карап: «Вертолет булсамы! Вертолет булса, бу чүмәләләрне «эх» тә итмичә күтәреп алып, ишегалдына илтеп ташлар идем. Кирәк булса, теге эскертен дә!..

Вертолет булсамы! Теге атлы каракны аты-ние белән үз капка төбенә хәтле очыртып китереп куяр идем. Сираҗи булса, аны урманга илтеп ташлар идем.

Вертолет булсамы! Бар кешегә дә бу саламны эскерте-эскерте белән урлап кайтып бирер идем. Үзләре урлап азапланмасыннар, бар нәрсәләре дә җитеш булсын, беркайчан да башларына урлау уе кермәсен өчен берүзем йөрер идем. Нәчәлствога да урлап алып кайтып бирер идем. Аларның да җитеш булсын, үзләре урлап йөрмәсеннәр. Урлау кемгә дә рәхәт эш түгелдер ул!..»

Һаман кыймылдый алмыйча ятам. Хәзер кузгаласы да килми инде, оета башлады. Тик кар өстендә калган аякка гына салкын үтеп керде.

– Китте! – диде әни. Без, Фатыйма апа белән бердәм күтәрелеп, бауларны салдык. Чүмәләләрне әни берәм-берәм ярга өстерәп алды. Аннары үзебез мендек. Авылга җитәргә дә күп ара калмаган иде инде, аннан соң кар ерасы түгел, сукмакка чыгабыз.

Бу юлы мин алга чыктым, минем арттан әни, аның эзеннән Фатыйма апа атлый. Лапас капкасына җиткәнче юлда кеше-фәлән очрамады. Фатыйма апа үз лапасы янында калды, әни аңа капкасын ачарга булышты, мин үзебезгә киттем. Өйгә якынлашкач, аяклар да шәбрәк атлый башлады, тик уң аягым һаман суынып җитмәгән иде әле, сулы, киресенчә, боз кебек. Канны язарга теләгәндәй, сул аякка катырак басарга тырышам.

Үзебезнең лапас капкасы янына килеп җитүгә, карда ярылып яткан чана эзләрен күреп, өнсез калдым, җилкәдәге чүмәлә төшеп китә язды. Капка төбендә үк бер-ике уч салам да чәчелеп калган. Мин, ашыга-ашыга, лапас капкасын төртеп ачтым, кетәклектәге әтәч сузып-сузып кычкырып җибәрде. Ачык капкадан кергән ай яктысы лапас уртасында өелеп яткан салам көлтәләре өстенә төшә иде. Көлтә-көлтә итеп тимерчыбык белән бәйләнгән сап-сары бодай саламы. Ерак басуныкы бу, колхоз бодай саламын көздән үк көлтәләп эскерткә өйдергән иде. Сәләхетдин әти эше бу! Ул шулай, Сәмигасыннан ычкынып чыгып киткән чакларда, аты белән безгә йә салам, йә сенаж урлап алып кайта иде. Сәләхетдин әти кулы бу! Әни тагын тузыначак икән!.. Узган юлы ул алып кайткан сенажны тау астына чыгарып ташлаган иде. Икенче көнне Сәләхетдин әтине урамда очратып тетмәсен теткән. «Синең ярдәмгә мохтаҗ дип уйлыйсыңмы әллә син безне! Бүтән безнең тирәдә эзең булмасын! Синең кулга калмаган без!» – дигән. Тагын эләгәчәк икән Сәләхетдин әтигә…

Мин, чүмәләмне бурабзар стенасына терәп, иңбашыннан бауларны ычкындырдым да әни каршына киттем. Капкадан чыгуга, кар өстендә яткан сыңар бияләйне күреп, кулыма алдым. Башым әйләнеп киткәндәй булды, йөрәк дөп-дөп тибәргә кереште. Таныш бияләй бу миңа! Аксак Сираҗи бияләе! Беркөнне безгә бал чүмерергә килгәч, урындыкта онытып та калдырган иде! Икенче көнне мин аңа үзем илтеп бирдем!.. Иманыңны алам, Сираҗи!..

Әни лапас уртасында яткан салам көлтәләрен күргәч, «ә» дә димәде, «җә» дә димәде. Җилкәсендәге чүмәләсен минеке янына салды да кулы белән тотып билен язды һәм ачулы тавыш белән миңа таба карап:

– Нәрсә катып торасың! Бу көлтәләрне тау астына төшереп ташла! – диде. Үзе, җавап та көтеп тормастан, көлтәгә ябышты.

– Әни! – Мин кулыма йомарлап тоткан сыңар бияләйне әнигә суздым. – Сираҗи китергән бу саламны! Менә бияләе дә төшеп калган. Сираҗиныкы бу!

Әни тураеп басты да кул аркасы белән маңгаендагы тирләрен сыпырып төшерде һәм акрын гына:

– Иртәгә урнаштырырбыз, әйдә керик, – диде. Аннары салмак кына борылды да, аякларын көч-хәл белән сөйри-сөйри, лапастан чыгып китте.

– Әни!!!

Мин үз тавышымны үзем танымадым. Ләкин әни миңа борылып та карамады, кулы белән ишарәләп, үз артыннан чакырды да өйгә таба атлады. Мин кан чыгарлык иттереп иреннәремне тешләдем. Авызга тозлы сыеклык кереп тулды.

– Юк, – дип пышылдадым мин, аннары: – Иманыңны алам, әнигә бәйләнеп кенә кара! – дидем, монысын ярым кычкырып әйттем. Аннары, ике көлтәне берьюлы ике иңбашына салып, тау астына йөгердем, һәммәсен дә чыгарып ташладым, үзебез алып кайтканнарын сарайга менгердем. Мин өй ишеген ачып кергәндә, аяклар көчкә өстерәлә иде инде.

Лапас ягыннан безнең яшь кызыл әтәчнең нечкә тавышы ишетелде…

…Иртәгәсен мин мәктәпкә китәргә дип җыенып йөргәндә безгә Фатыйма апа килеп керде. Күрше хатынның бит алмалары алсуланган, үзе еш-еш сулый.

– Мәйсәрә! Мәйсәрә! – диде ул, ниндидер шатлыгы бар кеше кебек. – Тау астыннан бүген дүрт көлтә бодай саламы табып алып мендем. Берәр атлы карактан төшеп калгандыр инде. Менә бәхет! – дип куанып сөйләнде. Әни аңа таба күтәрелеп тә карамады, бары:

– Алла биргән алайса. Рәхмәт укы, – дип кенә куйды. Аннан соң минем алга ак кружка белән яңа сауган сөт китереп утыртты.

– Яхшылап аша, улым. Тамагың ач булмасын.

Мин күз төпләренә килеп бөялгән кайнар яшьләрне әнигә күрсәтмәс өчен башны идем дә, ике куллап кружкага ябыштым һәм сөтне бер сулышта эчеп тә җибәрдем. Яңа сауган сөт җылысы, рәхәт кытыклап, бөтен гәүдәм буенча таралды.

Түр яктагы иске сәгать дыңгырдатып җиде мәртәбә сукканда, мин, сумкамны эләктереп, урамга чыгып йөгердем Политсәгатькә соңга калырга ярамый иде…

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас