Чәчмә әсәр
29 Августа , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (40)

– Илүзә, мин тулай торакка баргач, синең бүлмәңнең ишек төбендә басып торганда бала елаган тавыш ишеттем. Һаман колак төбемдә өзелеп елавы... Нинди бала иде ул? Нәрсә дип җавап бирсен Илүзә? Безнең бала ул, дисенме? Шундук кайдалыгын сораячак. Күңеле тулды. «Их, әйтәсе дә бушанасы иде...» Ярый төн караңгы – битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләре күренми. Эндәшми атлады да атлады.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (40)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (40)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (40)

(Дәвамы.)

Шулай да Илүзәнең кәефе шәп бүген: кешеләргә шаяртып
эндәшәсе, көләсе, шатлыгын башкалар белән дә уртаклашасы
килә. Бикмурзин белән булган хәлдән соң тукталып калган төзелешнең эшләре, ниһаять, яхшы гына кузгалып китте. Әрмәннәр
өйрәнелгән хуҗаларын алыштырырга теләмәде, әлбәттә. Яшь
кеше, бигрәк тә кыз бала булгангамы, Илүзәнең таләпләрен колакларына да элмәделәр. Илүзә Илгизәрне Мәскәүгә, әтисенә,
шалтыратырга мәҗбүр итте. Элек тә эш рәтенә төшенергә иренгән Илгизәр соңгы вакытта бөтенләй әллә нишләде – үзе боек,
уйчан, нәрсәдәндер канәгатьсез, әйтерсең әтисе кушып киткән
эшләрнең аңа бер кирәге юк, кызыксынмый, асылын аңламый.
Ә Илүзә, киресенчә, теше-тырнагы белән ябышты эшкә. Акылы
да бар, бераз гына булса да белеме дә бар, тәҗрибә генә җитешми.
Күп белергә кирәк икән бит, кәгазь эшендә төгәллек, игътибарлылык кирәк икән.Югалып калмаска, ничек тә аңларга тырышты.
Илгизәр, һичшиксез, аңа караганда белемлерәк иде. Тик менә
шул бернәрсә белән дә кызыксынмавы гына эчен пошырды Илүзәнең. Байлык үзеннән-үзе кулыңа килеп керсен дә, ничек инде
әзрәк булса да кыймылдамыйсың, ди! Учларыңны куш итеп куй,
һич югында! «Их, Илгизәр урынында булсаммы! Аклар идем
министрның ышанычын!» Рәшит Шамилевич белән дә үзе сөйләште Илүзә. Бикмурзинның хәлен сорамады да түрә. Мәшәкатьле чагына туры килдек, ахры, тыңламас инде дип уйлап, Илүзә
төзелеш тукталуы турында да ашыгып сөйләде. Рәшит Шамиле-
вич банкта счет ачарга кушты. Акча тиз күчте һәм әрмәннәрне
кузгатты. Тырышып, ял турында уйламый эшләде Илүзә: материаллар, аларның хаклары, кайда сатылуы турында күп белергә
туры килде, эзләде, төятте, ташытты. Төзүчеләр белән сүзгә
килгән, үз фикерләрен яклаган чаклары да күп булды. Кызык,
Илгизәр – исәпкә бар, санга юк дигәндәй – аңа ияреп кенә йөргән кебек. Әмма аның булуы да – ни дисәң дә, министр малае,
хуҗа! – гади авыл кызына кинәт иңенә төшкән зур эшләрне
күтәрергә көч бирә. Янып, бергәләп эшләү, шуның нәтиҗәсен
күрү ошый Илүзәгә. Эшләре уң барганда, шулкадәр авыр йөкне
башкарып чыга алуына ышанганда, «Илгизәр» дигән максаты да
яп-якында гына кебек тоела башлый. «Янымда гел генә Илгизәр
кебек егет булса иде: матур, яхшы киенгән, бай, бернәрсәгә хаҗәте юк. Тормыш әкият булыр иде! Гөрләтеп эшлә, булган акчаларыңны ишәйт тә ишәйт. Кыенлык күрмә, юкның нәрсә икәнен
дә белмә! Их!» Кызның башында шундый уйлар өермәсе. Читтән генә күзәтә егетне. «Берсе белән дә чуалмый, телефоннан
кызлар белән сөйләшми. Аз гына эш рәтен өйрәнсә, шундый
шәп ир буласы! Уйлары белән әллә кайда, җиде кат күктә очуын
туктатсаң...»
Менә бүген завод бинасының түбәсе ябылып бетте. Вакытлыча эшләрне алып барырга бер бүлмә әтмәлләделәр Илүзәгә.
Идәне-түшәме булмаса да, стенага беркетелгән документлар
сакларлык сейфы, өстәле бар. Шул бәләкәй генә хуҗалыгын
җыештырып, Бикмурзин өенә йокларга барырга торган Илүзә
янына килеп кергән Илгизәрнең йөзе, киресенчә, арык, йончыган
иде. Ул Илүзәнең шатлыгын да, бәлки, заводның түбәсен дә күрмәгәндер. Иртән үк китеп кайдадыр йөреп кайтты, кызга берни
әйтмәде. Кулына тоткан кара пакетыннан шәраб, тозлы балык,
кириешки, чипсы һәм бәләкәй шешәләр белән сыра чыгарды.
Илүзәнең гаҗәпләнеп карап торуын күреп:
– Ярар инде, ярар. Общагада бәйрәм иткәнегез булгандыр
әле. Актан-пакь, тәртипледән-тәртипле түгелсеңдер. Мин телевидениега төшермим бит, алдымда яхшы булып кыйланмасаң
да була. Менә бу Тургайга килгәннән бирле расслабуха да ясаган юк: эш тә эш. Әйдә, өстәл әзерлә, хуҗабикә син бит монда!
– Общагада бәйрәмнәр итеп ятарлык акча юк иде шул безнең. Икәү генә эчеп утырабызмы?
– Тагын кемне чакырабыз? Колхоз рәисен чакырыйк. Эдигыңны...
– Минем Эдигым түгел ул!
– Чынлапмы? Син дә аныкы түгелме?
Илүзә эндәшмәде. Бераздан күтәрелеп егеткә карады. Ул
аңарга тагын теге «пычрак карашын» төбәгән иде. Тәне эсселе-суыклы булып китте.
– Син исерексең. Башкача эчмә, Илгизәр...
– Исерсәм, түзәсең инде. Эчкән кешене күрмәгәндәй кыланма, яме. «Шулай кирәк, тегеләй кирәк!» дигән сүзләрдән
болай да биздем. «Тегеләй ярамый, болай итмә!» Надоело! Әйдә
ял итик бүген. Беркем күрми. Монда рестораннар юк бит, менә
шулай расслабимся. Арыдым. Эч, эч!
Кыз бер стакан сыраны йотымлап каба-каба төбенә төшкәнче егет шәрабны берүзе эчеп өлгерде. Аннан-моннан гына капкалады да, урындык артына иркенләп терәлеп, җәелеп утырды.
Канәгатьлек белән кызга карап елмайды.
– Беләсеңме, Америкада иң ошаганы нәрсә миңа?
– Белмим. Сөйләгәнең юк бит.
– Анда чикләүләр аз. Ярамыйлар сирәк. Яшьләрнең наркотик куллануы, барларда, клубларда эчеп-тартып вакыт уздыруы да ирсүлек итеп кенә кабул ителә. Ба-лов-ство! Америкада
ирекле секс дигән нәрсә киң таралган. Син беләсеңме нәрсә ул?
– Белмим. Мин кайтам инде, Илгизәр. Соңга калына...
– Менә, менә! Рәсәй инде бу! Ә анда вакыт турында уйлаучы
юк. Ике яшь, сәламәт кеше очрашкан икән, секс – гадәти хәл.
Сөйләшеп утырган, чәй эчкән кебек. Бездәге кебек, өйләнгәч
кенә бергә йоклау, я булмаса, ялгыш яратышсаң, икенче көнне
үк кызның кулын сорарга дигән сантыйлыклар юк.
– Бездә дә юк бит инде, бетеп бара...
– Бетеп барса да, шул турыда уйлау бар. Шулай килеп чыкмаса, гаепләү бар. Егет булган – обязательно өйлән! Кыз үскән –
кияүгә чыгарга тиеш! Ә минем ирекле яшисем килә. Өйләнми
генә, секс белән туйганчы шөгыльләнеп! – Егет тагын сырага
үрелде.
– Мин кайтам. Хуш...
– Туктап тор! Ә синең американча яшәп карыйсың килмиме?
– Юк!
– Син ирекле бит!
– Мин белмим!
– Нәрсәне белмисең?
– Ээээ... Яратыша белмим!
– Әйдә өйрәтәм! – Илгизәр, сырасының калганын күтәреп
эчте дә кызның кулыннан тотып алды. – Әйдә инде. Рәхәт була!
Миңа караган чакта күзләрең янып-янып ала бит. Янымда уралып, боргаланып йөрүеңне сизми дисеңме? Үзең дә мине телисең, беләм. Әйдә, кил, сал бу кысык күлмәкне... Министр малае
белән секс бөтен кешегә дә тәтеми ул, әйдә!
Илүзә, бөтен көчен җыеп, еш-еш тын алып муеннарыннан
үпкән егетнең каты кулларыннан котылырга тырышты. Тамагына
сулышы капланды. Аякларының хәле бетте. Озак өзештеләр.
Инде ычкындым дигәндә, каршы көрәшеп чәбәләнгән Илүзәнең
чәч толымыннан урап тартты нәфесен тыялмаган егет.
Авызлыклыйм шулай дип уйлады. Үзәк өзгеч тавыш чыкты
яшь хатынның авызыннан. Яңа төзелгән буш корылма эченнән
яңгырап тышка ишетелде. Шулвакыт бикләнмәгән ишектән
Эдик килеп керде. Трактор маена буялган көрәктәй куллары белән
Илгизәрне Илүзәдән тартып алып бетон идәнгә чөйде. Сөйгәнен
кочагына алды.
«Ирекле секс», мүкәчли-мүкәчли, артына борылып карыйкарый, чыгып тайды.
– Кит! Син дә чыгып кит! – диде ачылган изүләрен җыеп
тоткан Илүзә күз яшьләре аша. – Кит... – дип пышылдады.
Илүзә ни өчен Эдикны – яраткан кешесен, баласының әтисен
якын китермәвен үз-үзенә дә аңлаталмый иде. Яратуын аңлый,
әмма киләчәгендә үзен Эдик белән бергә күрми. Очрашып сөйләшүдән качып йөрүенең тагын бер сәбәбе бар: күңеле йомшарып, чишелеп китүдән, Айнур турында сөйләп ташлавыннан
курка. Аңламаячак аны Эдик. Күрәлми башлар кебек. Үзенең
адымыннан, бүген дә баласын барып алып кайта алмавыннан ояла
Илүзә.
Тынычлангач та кире кайтмады уеннан. «Илгизәрсез икән,
Илгизәрсез. Барыбер эләктереп калам бу байлыкның беразын!
Миңа баламны үстерергә кирәк!» Бу хыял зәңгәр түгел иде, әлбәттә. Монысын тормышка ашыру юлларын да анык күрми
иде ул. «Кулыңа килеп кергәнне ычкындыру ахмаклык була түгелме соң? Сөт урларга өйрәтте бит дөнья. Бер җаен бирмәс микәнни? Барыбер байыйм! Өстен булам Филарияләрдән!»
Бераздан, күкрәгеннән чыгардай булып типкән йөрәге урынына утыргандай булгач, бинаны бикләп, Бикмурзинның өенә
кунарга барырга дип чыкты Илүзә. Эдик юлында көтеп тора иде.
– Кит, дидем бит! Нигә сагалыйсың мине?! Кит!
– Үзеңә ничек уңайлы, шулай уйла: сакчы булырга да, шәүлә
булырга да ризамын. Озатып куймыйча, тыныч кына кайтып
йоклый алыр дип уйлыйсыңмыни соң? «Американ» да синең
белән бер өйгә, бер сукмактан кайта бит.
Эдик эндәшми Илүзә артыннан берничә адым атлады да,
күптән күңелен борчыган соравын бирергә базнат итте:
– Илүзә, мин тулай торакка баргач, синең бүлмәңнең ишек
төбендә басып торганда бала елаган тавыш ишеттем. Һаман колак
төбемдә өзелеп елавы... Нинди бала иде ул?
Нәрсә дип җавап бирсен Илүзә? Безнең бала ул, дисенме?
Шундук кайдалыгын сораячак. Күңеле тулды. «Их, әйтәсе дә
бушанасы иде...» Ярый төн караңгы – битләре буйлап тәгәрәгән
күз яшьләре күренми. Эндәшми атлады да атлады. Гаҗәпләнгән
Эдик бераз атлагач тагын:
– Теге усал дус кызыңның баласы бар идемени? Нигә ул
кыз: «Син аларга кирәкмисең», – диде? Ул бала синең белән
иде бит, Илүзәү? Нигә эндәшмисең?
– Син ялгышасың, Эдик. Уйлама ул турыда. Оныт, – диде
Илүзә ишетелер-ишетелмәс итеп.
– Синең онытасың килә лә ул. Мин онытырга теләмим. Бергә
булган чакның һәр минуты истә. Гел икәү буласы килә...
– Юк! – дип кырт кисте яшь хатын, кинәт туктап. – Юк,
Эдик. Син мине аңламаячаксың. Мин инде син яраткан Илүзә
түгел. Юллар аерым бит. Бар әнә, авылга кайт...
Эдик сөйгәненең арыган йөзенә текәлеп карап торды. Ул
чынлап та аны аңламый иде. Читләшүенең сәбәбен әлеге дә баягы
шул үзаллы аякка басу дип белсә дә, аны кабул итми иде.
Хуҗалыкның эшләре ничек кенә авыр бармасын, ул киләчәгенә
ышана, үзендә кадерле кешесенә терәк булырлык көч тоя. «Нигә
ниндидер киртә куясың соң арабызга, Илүзә?» Яшьле күзләрдә
сорауларына җавап тапмады Эдик.


23
Сәмәрия читлегеннән язган җанвар кебек хис итте үзен.
Өйрәнелгән, уңайлы дип санаган, еллар буена күнегелгән, хәтта
шулай булырга тиеш дип кабул итә башлаган тормышы соңгы
вакытта җимерелеп юкка чыкты. Рәшитнең аңарда кайгысы калмады. Аның максатларында, хыялларында кичәге сөяркәсенә,
Сәмәриягә урын юк иде. Ирнең күрәләтә үзеннән читләшүен
авыр кичерде ул. Хатын-кыз өчен яраткан кешесенә кирәксез
булудан да коточкыч нәрсә бар?! Сәмәрия башта сәясәт җилләренең каршы исүен аңлап җиткермәде, үзен гаепле санады.
Көннәр буе көзге алдыннан китми йөзеннән, гәүдәсеннән кире
үзгәрешләр эзләде, бизәнү, яшәртү салоннарына, чит ил фирмаларында тегелгән киемнәр сата торган кибетләргә чапты. Рәшит
Шамилевич булган урыннарда булырга, ничек тә аның күзенә
чалынырга тырышты. Тик ир һәрвакыт кайдадыр ашыкты,
эшлекле кыяфәттә җиңелчә генә башын кагып узып китте. Шалтыратуларга да җавап бирмәде. Әмма Сәмәриянең бу хәлнең
асылына төшенерлек көче дә, теләге дә булмады. Ул үзен дөньяда
иң ямьсезгә, юньсезгә санап битәрләүдән артмады: көзгегә карамас, өеннән чыкмас, караватыннан тормас булды. Бер бүлмәдә –
Илгизәр дип хыялый булган кызы; икенче бүлмәдә үзен бәхетсез иткән дөньяны каһәрләгән, гомерен сөйгәненә багышлап та
кадерсез булган, үзен жәлләп елаган, тормышын үзгәртү өчен
бер адым да ясамаган Сәмәрия озын көннәрне, төннәрне ялгыз
уздырдылар. Аларның «йокысын» гаилә башлыгының имгәнүе
дә ачалмады. Кредит картасында акча беткәч кенә, дәваханәгә
барды хатын. Тик ир янындагы егет, авыз ачарга да ирек бирми,
Сәмәрияне куып чыгарды. Хатын җенләнеп табиб кабинетына
керде.
– Нинди яңа законнар ул сезнең дәваханәдә? Мин – Бикмурзинның хатыны! Нишләп мин аның хәлен белә алмаска тиеш?
Нинди кеше ул аның янында?
– Хәерле көн! Утырыгыз, тынычланыгыз, зинһар. Линарны
улы дип таныштырды Радик Гаянович. Чакыртып алды. Сез әлегә
кадәр килмәдегез, берәр җиргә киткән идегезме? Линар безнең
кушканнарны төгәл үти, чирлегә ярдәм итә.
Табибның аңлатуыннан соң хатын беравык дәшәлми торды.
«Нинди улы? Тилеләнгән мәллә?» Аннары акрын гына:
– Барыгыз, әйтегез аңа, минем аны күрәсем бар. Ул егет
чыгып торсын, – диде.
Палатадан чыккан врач бөтенләй гаҗәпләнгән, ничек сүз
башларга белми газапланды.
– Радик Гаяновичның... Аның Сезне күрәсе килми... – дип
тотлыкты ул. Аннары үзен ега язып палатага табан атлаган хатынны туктатты да:
– Кредиткагызга акча ике көннән соң күчәчәк, диде Радик
Гаянович. Беркемне дә күрәсем килми, диде ул. Кермәсәгез,
яхшырак булыр, Сәмәрия ханым... – Врач күпне аңлаткан карашы белән хатынның күзләренә текәлде, кара куе кашын сикертеп куйды. Сәмәриянең беләгеннән тотып чыгу юлына әйдәде.
Хатын машинасына утыргач та тынычлана алмады. «Нинди
улы? Әллә сантыйланганмы бу? Әллә... башы белән егылганмы?
Әллә... кара әле, диагнозын сорарга оныттым бит! Кире керсәң
тагын, мыскыл итеп, көлеп карап торуы шул врачның. Юк. Кемнән сорарга соң?» Хатын бер карарга килә алмый интекте.
Бикмурзин аны эшенә дә, дусларына да якын китермәде, берсе
белән дә таныштырмады. Сәмәрия үзе дә атлыгып бармады. Шуңа
да бүген сорау бирерлек кешенең, иренең бер хезмәттәшенең
исемен дә белми Сәмәрия. Бергә яшәп тә, бер-берсе турында
берни белмиләр иде алар.
Сорауларга җавап таба алмый көннәр узды. Акча күчте. Һәм
бик тиз бетте. Тормышы белән канәгать булмаган хатын үзен дә,
кызын да, Бикмурзинны да, хәтта Рәшитне дә күрәлмәс хәлгә
җитте. Күңелендә ачуы кайнады. Аннары бөтен уйларын, кичерешләрен битарафлык халәте алыштырды. Рәшит аның турында нәрсә уйласа да, аңа барыбер иде инде. Кайчан гына әле үзенә үзе бармаска кушып бик куйган Җиһангировлар фатирының кыңгырау төймәсенә басканда дулкынланмады да Сәмәрия.
Аңа акча кирәк! Ул Рәшит Шамилевич ярдәмендә Бикмурзинны
тәүбәгә китерергә уйлады. Кыңгырау озак чыңлагач кына ишекнең теге ягында аяк тавышлары ишетелде. Кат-кат йозаклар
шалтыр-шолтыр килде. Аз гына ачылган ишек ярыгыннан Финаның ап-ак, аз гына да кан йөрмәгән кебек йөзе күренде. Төссез
кашлар, сүнгән күзләр, кысылган иреннәр.
– Нәрсә кирәк? – дип сорады ул шундый ук «төссез», арык
тавышы белән.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (40)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (40)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас