Чәчмә әсәр
28 Августа , 17:29

Зиннур ХӨСНИЯР. Атан – карак, син – бур. Хикәя. (Башы.)

Фатыйма апа зур гәүдәле, гайрәтле хатын. «Ирле хатын исемен йөртү өчен генә син имгәк белән иза чигәргә җүләрмени мин», – дип, очыртып чыгарган моны. Райүзәктән килеп Фатыйма апага йортка кергән булган икән.

Зиннур ХӨСНИЯР. Атан – карак, син – бур. Хикәя. (Башы.)Зиннур ХӨСНИЯР. Атан – карак, син – бур. Хикәя. (Башы.)
Зиннур ХӨСНИЯР. Атан – карак, син – бур. Хикәя. (Башы.)

Иң якты йолдызга менеп утырганмын да төнге авылны күзәтәм икән. Авылны тулысынча яктыртырга, имеш, мин утырган йолдызның гына яктылыгы җитми. Мин айны каплаган болытларны куып таратам. Урамнар, ишегаллары гөлт итеп яктырып китә, кар бөртекләренә хәтле җемелдәп күренә. Үзебезнең ишегалдына күз салам. Әнием яланаяк килеш кар өстенә чыгып баскан да бик бирелеп күкне күзәтә – мине эзли, ахрысы.

– Тор, улым, тор…

Төш эреп юкка чыга. Керфек керфеккә береккән, торасы килми, күз кабакларына гер аскан кебек. Тагын бер, ике, өч кенә минут урлап калырга иде бу тәмле йокы вакытын. – Тор инде, малай, тор!

Кымшанган булам, аякларны кыймылдатам, янәсе, мин йокламыйм инде, хәзер торам – үземнең күзләр йомык. Мин селкенә башлаганны күреп, әни дә, бәлкем, беразга янымнан китеп торыр, ә минем шул «бераз» вакытны гына булса да урларга исәп, акылым уяу, гәүдәм, тәнем йоклый.

Юк, әнине алай гына алдармын димә. Минем хәйләне шундук сизеп ала ул. Тагын яныма әйләнеп килә, мин йөземдә аның җылы сулышын тоям; әни дәшми, ул да беразга гына булса да минем йокы ләззәтен озайтырга тели, беләм ич инде, беренче мәртәбә генә түгел. Мин хәйләкәр, әниемнең шушы изгелегеннән файдаланып, чын-чынлап йокыга китәм.

– Торасыңмы син, юкмы, урыс малай!

Өстемдәге юрган аяк башларына ук сыдырылып төшә, чытаям, салкыннан иң әүвәл күзәнәкләрем уяна, аннары мин торып утырам. Их, кичә нишләп сәгать алтыда ук ятып йокланмаган икән! Телевизор карап утырып инде. Барыбер «Время» программасына чаклы түзеп булмады… Бүтән чакта тавыклар белән бергә «кунаклыйм» әле.

Әни караватка әүвәл минем кырык ямаулы бумазый ыштанны китереп куя, аннан соң сүсәреп беткән күлмәгемне каяндыр табып ала; әни әтидән калган, башым белән кереп чумарлык фуфайканы эзләгән арада (кич ятканда киемнәрне җыеп куярга вакыт булмаган, йокы баскан) мин, караватта утырган килеш, иякне күкрәккә терим дә борын сызгырта башлыйм. Бер кулым үземә таба ыштанны тарта, имеш, йоклавым түгел бу минем, янәсе, менә киенеп маташам. Әни, утырган шәпкә боламыкланганымны күреп, фуфайканы ерактан ук миңа таба тондыра. Мин уянып китәм, киенә башлыйм.

Җиде төн уртасында әнием белән икәүләп колхоз басуындагы эскерткә саламга барабыз. Урласалар урлап бетермәделәр инде шул эскертләрен!..

Кисмәктән ярты чүмеч салкын су алып эчәм дә әтидән калган яңа бишмәтне киям. Бу бишмәтне саламга барганда гына киям мин. Бераз мулрак ул, таман гына булса да, урамга мәңге киеп чыгасым юк. Әти-чәти мине үз бишмәтеннән күрми торсын әле, малай минем бишмәтне кия икән дип куанмасын!

Әти-чәти безне аерып җибәргәч, әни мине, ике яшьлек малаен, шул бишмәткә төреп кайткан. Әрәм ятмасын дип, узган көз күрше Фатыйма ападан минем буйга кечерәйттергән дә идек инде. Үземнең иске белән йөрсәм йөрим, ә урамга мәңге киясем юк!

Ишегалдына чыккач, әни беркавым туктап торды. Күрше Фатыйма апага да дәшәме әллә дип уйлаган идем. Юк икән, бәләкәй гәүдәсен алга бөгә төшеп, туп-туры лапаска таба атлады. Лапас баганасындагы кадакта әнинең салам бәйләргә дигән озын бавы эленеп тора. Әни аны кичтән үк әзерләп куя, чөнки төнлә лапаста ут яндырырга ярамый, шикләнүләре бар.

Минем бау утын әрдәнәсе өстендә ята. Әни миңа иптәшкә генә барырсың, ди, миннән салам күтәрттерәсе килми, кызгана. Әрдәнә өстеннән бауны суырып алам да тавык кетәклегенә таба бер кизәнеп куйгач, күсе килеп чыгуыннан курка-курка, әни артыннан йөгерәм. Әни минем бау алганны күрмәмешкә салынса да, тавыкларны уятуны өнәмәгәнен белдереп, тамак кырып куя. Ә минем тавыкларда да, яшь кызыл әтәчтә дә үчем бар. Ул аңгыралар җәйнең җәй буе мин курка торган күселәргә йомыркаларын урлаттыралар, әтәчнең йомырка саклау турында уенда да юк. Әни: «Безнең тавыклар йомырканы салган шәпкә түгел, күсе урлап киткәч кенә кытаклый, ахрысы», – ди. Вәт тинтәкләр!..

Ә күсенең ничек йомырка урлаганын беләм мин, ай-һай оста икән алар! Җәй көне телевизордан күрсәттеләр. Йомырка янына ике күсе йөгереп килә дә, берсе, йомырканы кочаклап, чалкан әйләнеп ята, ә икенчесе аның койрыгыннан өстери. Вәт караклар!..

Күселәрне сүгә-сүгә әни артыннан лапас капкасын ябып чыгам. Әни тагын туктады. Әллә чынлап та Фатыйма апаны ияртергә җыена инде? Юк икән, миңа карап алды да, карны шыгырдата-шыгырдата, тау астына таба юнәлде.

Фатыйма апаны ни өчен үзе белән ияртмәгәнен беләм мин. Фатыйма апаның чамасы юк шул аның. Саламны күтәрә алмаслык итеп бәйли дә аннан соң мыш-мыш сөйрәлеп кайта. Артыннан юл буе салам чәчелеп бара. Эз калдырмасаң да, аксак Сираҗиның күзе бик очлы аның, шул эз буйлап иртәгесен үк лапасыңа килеп керер.

Фатыйма апа начар кеше түгел ул үзе, әни белән ахирәтләр дә әле. Аның да ире юк, үзе куып чыгарган. Мәңге айнымас булган тегесе, бөтен хуҗалыкны сатып эчеп бетерә язган. Фатыйма апа зур гәүдәле, гайрәтле хатын. «Ирле хатын исемен йөртү өчен генә син имгәк белән иза чигәргә җүләрмени мин», – дип, очыртып чыгарган айнымасны. Райүзәктән килеп Фатыйма апага йортка кергән булган икән.

Үзем әнидән калышмаска тырышам, үзем нәкъ аның кебек тирә-юньне күзәтәм, кеше-кара күзенә чалынмаска иде бит!.. Боз каплаган инеш буенча бәрәңге бакчалары сузылган, алар да калын кар астында әле. Ә бакчалар лапас артларына барып тоташа. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш та ишетелми, авыл бик тәмләп йоклый. Без генә әни белән икәү җиде төн уртасында кар ерабыз. Ачудан һәм хәзергесе минутта йоклап яткан кешеләргә кызыгудан күзгә яшь килеп бөялә. Тиз генә кәнүшнигә йөгереп барып янгын чаңын кагасы инде әллә; бар авыл, тәмле йокысыннан уянып, аякка бассын иде! Нишләп без генә йөрергә тиеш әле…

Тиледер мин, валлаһи. Акыллы кеше янгын чыгуын телиме инде? Узган ел колхоз рәисенең өе янганда да котым ботыма төшкән иде бит! Янгын бик тә куркыныч нәрсә ул, әнием әйтмешли, ут-күз чыгудан Аллам сакласын!..Рәиснең өенә ут төртүчеләр генә шыр тиле булгандыр ул. Үзләрен тотмасалар да, соңыннан сүзләре чыкты: имеш, колхоз акчасына хан сарае салдырмасын иде. Йорты янганнан соң рәис гаиләсе белән мунчада яши башлар, дип уйлаганнардыр инде. Яшәде ди сиңа. Барысына да үч итеп йортның тагын да шәбрәген салдырып куйды, ут төртүчеләр үзләре үк өмәгә барганнардыр әле. Соңыннан рәис: «Күпме генә яндырсагыз да шуның артыннан ук тагын да яхшырагын салдырачакмын!» – дип әйткән. «Беткә ачу итеп тун яндырмыйлар», – ди Фатыйма апа.

Авылның йоклап ятуына барыбер ачуым килә… Сукмак тапталган булса да, ян-яктагы кар йомшак, сөрлегеп киткән саен шунда барып чумасың. Авылны чыкканчы шулай барасы да барасы әле. Төне дә бик караңгы түгел. Әниемнең йөзе шулай яктыртадыр кебек тоела миңа. Кешеләр әниемне бик матур дип әйтә, югыйсә, үзем дә сукыр түгел инде мин, күрәм. «Әни, йөзеңне капла әле, алайса бөтен дөньяны яктыртасың бит», – диясем килә. Тик оялам. Аннары шаярып торыр чак та түгел. Ни әйтсәң дә, минем әнине әти-чәтинең кәкре борынлы Сәмигасы белән чагыштырып булмый инде. Менә яшә инде хәзер үзеңнең кәкре борының белән! Шул кирәк сиңа! Имеш, әнисенең сүзенә каршы тора алмаган, шуңа күрә безне аерып җибәргән.

Әнием бик каты телле, турысын әйтә торган кеше. Әнә шул ягы әтинең анасына ошамаган икән. Йә мин, йә бу зәһәр телле хатының, дигән. Әти бозаурак кеше безнең, әнисенең сүзеннән чыга алмаган. Шуннан соң әни мине алып кире үз йортына, дәү әнием янына күчеп киткән. Дәү әни хәзер юк инде, мин аны бик аз хәтерлим.

Мәйсәрә министрга чыгарлык кеше иде, Сәлахетдин белән Маһруй аның бәхетен урлады, дип сөйли авыл халкы. Дөрес әйтәләр. Сәләхетдин әти белән Маһруй әби минем бәхетне дә урлаганнар…

Чү! Әни нигә туктады соң әле, әллә берәр кеше бармы? Мин, онытылып китеп, әнидән калышканмын икән. Тиз генә куып җитәм.

– Илнур, нигә каласың син? Тизрәк атла, – ди әни. Мин, гаебемне танып, башымны иям. Йөземә чыккан кызыллыкны әни күрми.

«Илнур, атаң – карак, син – бур!» – дип үчеклим үз-үземне.

Аксакларның лапас турысыннан үтеп барабыз икән, әни шуңа туктаган. Ул-бу күренмәгәч, тагын кузгалдык. «Аксак» дигәнем каравылчы Сираҗи. Үзе дөньяда бер карак, үзе мин белгәннән бирле басу һәм ферма каравылы эшендә. Әнә әле дә бәрәңге бакчасындагы мунча янәшәсендә бүрәнәләре өелеп ята, күптән түгел генә урлаган, бакчасында трактор эзләре дә бетмәгән.

– Урлаган бер языклы, урлаткан мең языклы, – дияргә ярата ул, хатыныннан качып безгә әче бал эчәргә кергәч. Әни аңа кешедән яшереп кенә әче бал эчерткәли. Аның шуңа күңеле була һәм ул без урлаганны «күрми». Әле өченче көн дә кызмача килеш килеп кергән иде, бу юлы әни аны пыр туздырып куып чыгарды.

– Син! Каторжник! Тагын бер мәртәбә бусагамнан атласаң, икенче аягыңны да сугып сындырам, билләһи! – диде аңа әни.

Чыннан да каторжник ул. Сугыштан соң амбардан ашлык урлаганда тотылып хөкем ителгән булган. Хәзер үзе каравылчы булып эшли. Безгә кергән чакларда гел: «Караклыкны закун тыя, закунга каршы килә торган эш ул. Әнә Кытайда урлаган кешенең кулын, бармагын кисәләр, – ди. – Безгә дә кертергә кирәк ул закунны! Мәскәүгә шулай дип язып җибәрәм әле, чара күрсеннәр!» – дип шапырынырга ярата иде. Аннары әче бал башына киткәч: «Бер кесә ашлык өчен алты ел гомерем белән түләгән кеше мин! Их, бер кесә өчен алты ел бит, алты!» – дип, әллә горурланып, әллә офтанып әйтә иде.

Мин сине тагын алтмыш елга себер җибәрер идем әле, аксак тәре! Барыбер үчне алам! Узган атнада ялгыз башы саламга дип киткәч, әнигә бәйләнгән ул. Үч алу өчен Сираҗины кыйнап тору да кирәкми. Сырлы-сырлы итеп эшләнгән аждаһа башлы таягы бар аның. Гел үзе белән йөртә. Барыбер урлыйм мин аның ул таягын, барыбер әнием үчен алам!..

Әни миңа ул хәл турында авыз да ачмаган иде. Фатыйма апага сөйләгәндә ишетеп тордым. Әни, чүмәләсен бәйләп, башын гына күтәргән икән, эскерт артыннан Сираҗи килеп чыккан.

– Нишләп чүмәләң кечкенә, килгән юлы алып кайт инде син аны, Мәйсәрә, – дигән. Әни аны күргәч бер дә каушамаган, чөнки Сираҗи берничә көн элек кенә бездән әче бал чүмереп чыгып киткән икән.

– Юк, Сираҗи абый, җитә, алып кайтасы бар бит әле аны, – дигән әни.

– И, моның өчен генә аяк ите ашатып йөрүең. Мин ат белән, күбрәк бәйлә, үзем алып кайтырмын, – дигән Сираҗи һәм, әнинең ризалыгын да көтеп тормыйча, чүмәләне чишеп җибәреп, эскерттән салам йолка башлаган. Әни дә булыша, Сираҗиның нияте изгедер, салам күбрәк кайтса, быел бүтән килеп йөрмәс идем, дип уйлый икән. Салам күп итеп өелгәч, Сираҗи әнине шуның өстенә төртеп еккан да:

– Бүген төнлә бөтен эскертне синең лапасыңа ташып куярмын, Мәйсәрә кызым, – дигән. Әни каушап калмаган, Сираҗига бик каты итеп тезе белән төрткән дә авылга йөгергән. Сираҗи «Ай эчем!» дип шунда ятып калган.

Шушы хәл турында ишеткәч, мин шыпырт кына елап җибәрдем, Фатыйма апа: «Үзем булсам! Үзем булсаммы!» – дип гайрәтләнә-гайрәтләнә Сираҗины сүкте.

И, Фатыйма апа… гайрәтләнмә, син дә пычагым да кыра алмыйсың. Ул аксакны узган җәйдән бирле күралмыйм бит инде мин, синең белән әрләшкәннән бирле. Үз колакларым белән тыңлап тордым ич. Әни түтәлләрдән чүп утарга кушкач, ян бакчага кергән идем. Фатыйма апаның ишегалдыннан Сираҗи тавышын ишеттем. Фатыйма апа сараена печән өя иде бугай. Сираҗи аңа:

– Каян чаптың мондый начар печәнне, гел чәчәк кенә ич бу! Шуны сыер ашар дип беләсеңме? – диде.

Фатыйма апа:

– Безгә монысы тәтегәнгә дә бик шат инде, Сираҗи абый, яхшысын каян  аласың, безгә кем әзерләп куйган, – ди.

– Нишләп әзерләмәсеннәр. Теләсәң, мин сиңа гел җиләк исе килеп торганын гына апкайтып бирәм.

– Колхозныкынмы?

– Анысы минем эш, апкайтам дигәч, апкайтам! Түлке… ни… баш чатный, юкмы синең?

Фатыйма апа:

– Печән апкайтучыдан әзрәк калган ие бугай, кая, карап чыгыйм әле, – дип, өенә кереп китте. Башы «төзәлгәч» тә Сираҗи тиз генә чыгып китмәде. Фатыйма апага тагын ниләрдер әйтте, мин ишетмәдем, ә койма янына ук килеп тыңлап торырга уңайсызландым. Бераздан Фатыйма апа миңа ишетелерлек итеп:

– Үкчәңне ялтырат моннан, алайса бөтен авылга разбой салам, – диде. Мин, чүп утаудан туктап, колакларны тырпайттым. Сираҗи һаман медер-медер нәрсәдер сөйли, бер сүзен дә аңлап булмый.

– Хәзер үк чыгып китмәсәң, кычкырам!

Фатыйма апаның кулындагы сәнәге «чык» итеп ишегалдына җәелгән ташка төште. Мин, әгәр ярдәмгә чакырса, әзер булып торыйм дип, койма янынарак килдем. Көн бик кыздыргач, күлмәкне салып куйган идем, аны да алып кидем. Ләкин Фатыйма апа кычкырмады. Бераздан лапас ягыннан аның бары «ах» дигән тавышы гына ишетелеп китте. Мин мәче кебек коймага үрелдем.

– Сираҗи абый… Сираҗи…

Фатыйма апаның тавышы ачулы түгел инде, ничектер бүтәнчәрәк, миңа аңлашылмый торган.

– Ах… ух…

Мин койма янында аптырап басып торганда Илһам капкадан башын тыгып:

– Әйдә су коенырга! – дип кычкырды. Уталмаган түтәлләрне таптый-таптый урамга чыгып йөгердем.

Көн эссе булса да, күл суы бик җылы түгел иде, чөнки күлнең төбендә бихисап чишмәләр бар. Без Илһам белән үзебез ясаган трамплиннан күлгә чумдык. Салкын булса да, су рәхәт, бик рәхәт, без ахылдый, ухылдый бик озак коендык ул көнне. Фатыйма апа да, Сираҗи да онытылды.

Барыбер үчне алам әле мин синнән, күреп торырсың!..

Сираҗиларның бәрәңге бакчаларын узып киткәч, бераз тынычландым. Әни артына таба борылып та карамый, башын аска иеп атлавын белә.

Илнур, атаң – карак, син – бур!»… «Әни, мине нишләп шулай дип котырталар икән? Минем саламга барганны беркемнең дә күргәне юк бит?» – дип сорыйсым килә. Тик әнине сөйләштерергә ярамый, болай да ачуы килеп барганын сизеп торам ич. Җиде төн уртасында мине ияртеп салам урларга киткәне өчен үз-үзенә ачуы килә.

Беренче булып миңа: «Илнур, атаң – карак, син – бур!», – дип бригадир Гыймай әйтте шикелле. Әле тагын: «Илнур, син – кечкенә, мин – зур», – дигән була. Үзен бик җор телле кешегә саный. Имеш, минем белән шаярта. Шаярттың пычагым: кушамат тагып калдырдың. Хәзер кемнең теле кычыта, мине шулай дип үрти. Үзең карак син, үзең бур! Беләбез, Фатыйма апа беркөнне генә әйтеп торды әле.

– Башка авыл бригадирлары мотоциклда йөри, Гыймай, йөртә белмим дигән булып, колхоз биргән мотоцикл өстенә ат тота. Мотоциклда алтынчы класска хәтле әлифбадан дәрес укыган малае чаба. Гыймайларның туган-тумачасы белән бөтен авыл тулган шул. Кайсы кода, кайсы якын туган, кайсыберләре чыбык очы. Һәммәсе урлый, барысы карак. Угрыны урлаган өчен түгел, тотылган өчен хөкем итәләр шул. Ә алар тотылмый. Аларны тотарга кеше юк, бөтен нәчәлство туган-тумача, – дип сөйләде.

Һай! Мәктәпне генә бетерим әле! Китәм, әни еласа елар, ике дә уйламыйча вертолетка укырга китәм. Гел «бишле»гә генә укыйм ич. Ул мәктәпкә дә алырга тиешләр мине. Сәләхетдин әти дә күргәндә гел сораштырган, акыл өйрәткән була: «Яхшы укы, зур кеше булырсың», – ди. Синең сүзеңне генә тыңлап торасым килә иде бик. Син генә ул әниең сүзен тыңлап Сәмигага өйләнгәнсең. Уҗым бозавы, әни сине әле һаман шулай дип жәлли…

Ә мин үзем әнинең сүзен тыңламас идеммени? Тыңлавын тыңлар идем анысы. Берзаманны менә мин дә үсеп җитәрмен, хатын алырмын, әни миңа шунда: «Бу хатыныңны ташла!» – дисә? Мин аргы урамда яшәүче Илсөярне күз алдына китердем. Үсеп җиткәч, шуны хатынлыкка алырга исәп. Быел унынчыны бетерә инде ул. Очраган саен: «Нихәл, киявем!» – дип, мине котырта, кочакламакчы була. Котырт, котырт, барыбер үземә хатынлыкка урлыйм әле мин сине!.. Күрерсең менә… Әни генә каршы килмәсә инде…

Ярый… әүвәл бу мәктәптә укырга кирәк әле. Вертолет мәктәбенә дә китәрмен. Ул чакта әни дә, мин дә болай саламга йөрмәбез инде. Вертолет белән эскертен урлап кайтырмын. Гыймайлар йөрсен арба төбенә салып…

Әни мин зур үскәч, йә шофер, йә тракторчы булырсың, ди. Тракторлы, машиналы кешеләр берсе дә салам-печәнне күтәреп алып кайтмыйлар. Юк, әни, машинасының да, тракторының да кирәге юк, урлаган юлы вертолет белән урлыйбыз аны. Йөрсен аннары аксак Сираҗи, эскерт кая китте икән, дип. Фатыйма апага да алып кайтып бирермен. Ул да курмыга тилмерә.

Илсөярне дә вертолет белән урлыйм әле мин. Безнең күрше Галимҗан Бикнарат Зифасын ат белән генә урлап кайтты – бөтен халык шау итте. Мин Илсөярне вертолет белән урлагач нишләрләр икән менә!..

Әни кызу гына барган җиреннән шып туктады. Мин, куркынып, тирә-якка карадым. Шикләнерлек берни дә юк кебек. Инеш ярындагы биек ялангач өянкеләр аша үрелә-үрелә безгә ай карый. Кызык, бу ай дөньядагы бөтен кешенең дә урлашканын күреп тора бит инде, ә? Аксак Сираҗи урынына каравылга гына керәсе бар аңа!..

Әни янына җиткәч, мин дә туктадым.

– Әни, нәрсә бар?

– Бу чукрак Ситдыйкларын әйтер идем инде. Шул хәтле ут яндырмасалар!

Чукрак Ситдыйкларның ишегалдындагы баганада зур прожектор эленеп тора һәм ул бөтен тирә-юньне яп-якты иткән иде.

– Кеше күренми ич, әни.

Без, чукрак Ситдыйкларны сүгә-сүгә, янә кузгалып киттек. Ситдыйк абыйларның ишегалдындагы баганада нигә шундый прожектор янганын мин дә беләм, әни дә белә. Яңа ел төнендә ишегалларындагы ак «Жигули»ларын чегәннәр урлап киткән иде. Әлләни ерак бара да алмаган үзләре, юл читендәге көрткә кереп чумганнар да шунда калдырып киткәннәр. Ул «Жигули»ны авылга Ситдыйк абыйның каладагы малае көз көне ук кайтарып куйган иде. Казанда ниндидер зур урында эшли, ди, итәк астына су керә башлагач, машинасын вакытлыча әтисенә кайтарып куйган, дип сөйлиләр. Шушы вакыйгадан соң Ситдыйк абый ишегалдына зур прожектор элдертте.

Чегәннәрен дә әйтер идем! Кышкы юлдан кем машина урлый соң инде! Кар ерып йөрергә ат дип белгәннәрдерме! Әнә, безнең сыерны урлагыз иде лутчы! Мунча бурасы хәтле бар. Сыер урланган булса, без дә әни белән йокы калдырып, тилмереп йөрмәс идек. Шул сыер аркасында йөрү бит инде, һаман шуңа җиткереп булмый. «Абзарымда сыер тормаса, кешедән гарьләнәм», – ди әни. Беләм, әтисез булганга гарьләнә ул. Фатыйма апаның да: «Ирсез дә, сыерсыз да яшәргә хурланам мин!» – дип әйткәне бар. Әни дә шуның сүзен кабатлый торгандыр инде. Югыйсә эскерт хәтле сыер нәрсәгә ди безгә! Мин барыбер сөт яратмыйм. Авырган чакта гына әни көчләп эчерә.

Шулчак абзарыбызны буш итеп күз алдына китердем дә әллә ничек моңсу булып китте. Әй күңелсезләнер иде дә соң әнием! Мин авырган чакта сөт сорап кемгә керер иде икән ул?! Фатыйма апагамы? Юк, әни асрамаса, Фатыйма апа мәңге сыер асраячак кеше түгел. Бездән көнләшеп кенә асрый ул аны. Ә без аннан күреп. Бөтен авыл бездән күреп асрый торгандыр әле ул сыерны…

 

Фото: Freepik.com

 

(Ахыры бар.)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас