

(Дәвамы.)
21
Район дәваханәсеннән Бикмурзинны тиз генә башкалага
озаттылар. Ашыгыч ярдәм машинасында аңына килде ул. Ак
халатлы ир, авыруның күзе ачылганын күргәч тә утырган урыныннан сикереп торып, Радик Гаяновичның күкрәгенә һәм аягына басты.
– Селкенмәгез, зинһар! Сезгә кузгалырга ярамый! Торырга
уйламагыз тагын! Тик кенә, тыныч кына ятыгыз. Умыртка сөягегезне рентгенга төшерергә кирәк. Бәлки, бер куркыныч та юктыр.
Сакланыгыз әлегә, – диде.
Бикмурзин табиб янәшәсендә утырган Илгизәрнең йөзенә
төбәлде. Аның акрын гына баш чайкавыннан: «Линар турында
эндәшмә», – дип әйтәсе килүен аңлады. Егетнең күзләрендә
ялвару иде. Бикмурзин бу хәлдә үзен-үзе ничек тотарга белми
газапланды. «Берсе күрәлми, нәфрәтеннән нишләргә белми.
Монысыныңуйларыбөтенләйаңлашылмый.Линарныңсүзләренә
ышанмаган кебек үзе. Сорау да бирми. Бәлки, ышанасы килмидер. Миннән зуррак түрәнең улы булу яхшырак түгелмени?
Минем аңа ни кирәгем бар? Ә үзе Линарны яклап, качырып маташа. Нишләргә соң? Ачуланырлык, тиргәшерлек хәл дә юк. Беткәннәнбетә.Тыналуыавыр.Эзләтермендәиндеминулмаңканы...
Исән калып булса... Табарлар, мәңге качып яталмас. Аннан? Полицияне бу эшкә катнаштыру турында авыз да ачасы түгел. Эш зурга
китсә, тавышы күп була. Баштан сыйпамаслар. Аннары полициясенең авызын капларга да акча кирәк булачак. Юк инде. Туктатмасаң, үзе туктый белә торган түгел инде. Дөньяга үчле бит, миңа
үчле. Юк итәргә каламы? Үземнең тынычлык белән малайның
гомере арасында сайларга туры килсә ни, беренчесе җиңә инде,
беренчесе...» Бикмурзин аякларының авырайганнан авыраюын,
аркасының катуын сизде.
– Такта кебек… Туңды, боз кебек булды. Аркам үземнеке
түгел! – дип җан өзгеч тавыш белән кычкырды да тагын аңын
җуйды Бикмурзин. Табиб тагын сикереп торып, бар көченә аның
гәүдәсенә басты, нишләргә белми утырган Илгизәрне дә ярдәмгә чакырды. Машина шулвакыт дәваханә ишеге алдына килеп
туктады.
Хирурглар, профессорлар чакырылды. Әмма сәгатьләр буена
сузылган операция уңышсыз үтте. Зарарланган умыртка баганасы бернәрсә дә сизмәде.
Гомере буена да бу кадәр озак һәм күп уйланганы булмагандыр Радикның. Җир йөзендә яшәгән елларын, белгән кешеләрен күз алдыннан кичерде. Игътибар итми, мәгънә бирми үтеп
киткән нәрсәләр исенә төште. Үзен бер адымында да гаепләмәде
ир. Аз гына эче поша башласа да, акларга җаен уйлап тапты. Тормышыннан, үткер һәм усал булып яши белүеннән чиксез канәгать иде ул. Төзелештә эшли башлаган, Сәмәриянең әтисе белән
дуслашкан, беренче фатирын, машинасын алган чакларын исенә
төшереп, үзенең булдыклылыгын уйлап, масая, андый вакытларда
караваттан торалмый ятуы турында да онытып, көлеп җибәрә,
утырырга талпына… Эше, бизнесы исенә төшә. Бераз күңеле
шикләнеп куя. «Көн артыннан көн уза. Аякка басып булмасмикәнни? Төзелешләр тукталгандыр инде. Килешүләр үтәлмидер», –
дип борчыла башлый. Берничә кабат янына бухгалтерын
чакыртты, аңа фәрманнарын яудырды, партнерларына шалтыратырга кушып интектерде. Бер-ике тапкыр телефоннан сөйләшкәч тә, тегесе каршы килеп, жәлләтә башлады. Ә беркөнне
начальнигының кычкыруын күтәрәлми:
– Мин бит саннар белән генә эш итә беләм, Радик Гаянович!
Нәрсә кушасыз, ничек кушасыз, шулай үтим. Бер каршылык
күрсәткәнем дә юк. Тик мин бизнес кешеләре белән сөйләшә белмим. Миннән булмый. Бүтән берәрсенә кушыгыз, зинһар! – дип
елап кайтып китте. Кушарга башка кешесе юк иде шул Радикның.
Ул моны әле генә аңлады. Бер кешегә дә ышанмады, берсен дә
якын китермәде бит ул. Үзе шәпле булды, бар якка да өлгерде.
Аяк астында буталып йөрүчеләрне җене сөймәде. Килгән акчаларны артык кешеләр белән бүлешергә яратмады. «Хәзер нишләргә соң? Кемне эшкә өйрәтергә? Үлеп китсәм, җыйган малымны
калдырырга да кешем юк икән бит! Әлегә кадәр бу турыда уйламаганмын да! Рәсем төшерүдән башканы белмәгән Диләрәгә
калдырып булмый ич инде бөртекләп җыйган дөньяны! Сәмәрия
килеп хәлемне дә белгәне юк, урында ятуыма, өйгә кайтмавыма
ике ай тула бит. Барымны-югымны да белмиләр инде. Дөнья
йөзендә бер якын кешем дә юк икән… Фатирларым бар, яхшыдан яхшы машиналарым, акчаларым бар. Ә калдырыр, бүген мин
терелгәнче генә булса да эшемне дәвам итәрлек кешем юк.
Әрмәннәргә кушып булмый ич инде. Бармаклары үзләренә таба
кәкре, бушка кыл да кыймылдатмыйлар алар. Нишләргә соң?
Финадан башка хәлемне сөйләр туганым да юк икән. Аның янына
бармавыма биш былтыр...», – бу уйларыннан башына эссе кан
бәрде ирнең. Үрсәләнде, көрсенде, башын боргалап, ак стеналы
палатадан нәрсәдер эзләде...
Фина озак көттермәде, чакырткач та килеп җитте. Маңгаена
төшереп, муеннарын каплап соры яулык бәйләгән, озын җиңле,
озын итәкле күлмәк кигән хатын ничек ачулы килеп керсә, шулай
чыгып та китте. Йөзендә бер елмаю, борчылу, әрнү, жәлләү хисе
дә чагылмады. Күптән күрешкәннәре булмаса да, бу кадәресен
көтмәгән иде Радик. Рәшит Шамилевичның зур дөньясын кып
иттереп оештырып алып барган апасыннан үзенә берәр файда
чыкмасмы дигән сыңар өметләре дә челпәрәмә килде. Диндар
кешеләрчә киенгән, кыланган Фина нәфрәтеннән, ачуыннан
чәчәп тора иде.
– Аллаһы Тәгаләнең синең бөтен гөнаһларың өчен түләве
бу. Яшь чагыңда ни генә кылмадың?! Кем белән генә чуалмадың! Авызың шайтан суыннан корымады! Ясап, ятим калдырган
балаларыңның каргышлары, рәнҗеткән хатыннарыңның ләгънәтләре төшкән сиңа! Авыр чакта мин кирәк булдым, соңыннан
барлыгымны-юклыгымны да оныттың! Җансыз син! Рәхмәт әйтә
белмисең, шөкер сүзен оныткансың! «Апам, хәлең ничек?» –
дип ичмасам бер сорасаң! Юк! Балаң күз алдыңда үсеп буй
җиткерде, аталык хисләрең дә уянмады бит! Хайваннан да
яманрак син! – Тешен кысып, пышылдап кына сөйли башлаган
хатын ярсыганнан-ярсыды, кычкырганнан-кычкыра барды.
– Җитте! Тукта! Нәрсә эшләгән әле мин ул кадәр, бөтен
дөньяга яманатымны чәчәрлек?! Сөйләмә юкны! Больницадасың ич. Авызыңны үлчәп ачарга кирәклеген онытып җибәрдең,
ахры? Ярдәм кулы сузмыйсың икән, югал күз алдымнан!
– Югалырмын! Хәзер кайтып китәм! Нинди ярдәм кирәк
сиңа миннән? Яныңа сиделка ялла, акчаң бар бит! Әллә миннән
бушка гына астыңны юдырырга булдыңмы? Шулайдыр әле ул!
Хәшәрәт! – Фина төренгән чүпрәкләрен җилфердәтеп чыгып
китте. Бикмурзин аны туктатырга талпынмады да.
Тагын да күбрәк уйланды, инде елмаймады, көлмәде, сөйләнмәде ир. Уйлаган саен әлегә кадәр аяк тибеп яшәгән тормышының узып китүен, башкача әйләнеп кайтмавын тирәнрәк
аңлады. Аның гомерендә бер тапкыр да мондый чарасыз хәлдә
калганы булмады. Эчеп, тәртипсез хатыннар янында көннәрен
заяга уздырган, кесәсендә тиене дә булмаган яшь вакытларында
да мондый уйлар аның башына килмәде. Чөнки ул кайчан тели
шунда тормышын үзгәртерлек көч тоя иде үзендә. Хәзер исә ярдәмсез бәдрәфкә дә бара алмый, чәй дә ясап эчәлми. «Болай яшәп
торуның да кирәге юктыр. Бөтен нәрсәне сатып, акчаларны
банкка салып, караучы яллап, үлгәнне көтеп утырыргамы? Нәрсәгә кирәк мондый тормыш миңа? Минем эшлисем, байлыгымны ишәйтәсем килә! Нишләргә соң? Ну, бу маңканы! Ну бу
Нәзирәне! Ния генә теге вакытта сүзен тыңладым?! Исерек
баштан каптым бу эшкә! Их!»
Мескен хәленнән чыгу юлын әллә ничекләр эзләсә дә, тапмады Бикмурзин. Ә уйлары гел генә улларына барып тоташты.
Үкенү хисе аңа ят иде. Ул күбрәк нәфрәт, тиргәү сүзләре белән
искә алды аларның исемнәрен. Линар, Динар, Илгизәр дип
буталып бетте. «Ә Линар барысын да белә. Төбенә тоз койган.
Нәзирәне озак селкеткән, күрәсең... Илгизәрнең борын югары.
Ул болай да миңа охшамаган, нәзберек. Иркә инде. Ул мине аңламас. Бигрәк дөрес сөйләргә ярата. Дөньяны күрмәгәнгә шулай
ул, бер хәйлә белми, тормышны аңламый. Чит илдә, ябык мәктәптә укып алган белемнәр безнең илдә яшәү өчен яраксыз бит
ул. Ә менә Линар... Чак үтермәде бит мине. Явызлыгы да, эшлим
дисә юне дә бар. Кара күзләре генә Нәзирәнеке, башкача бетеп
миңа охшаган бит ул! «Күрә алмыйм сине!» – дип акыра, үзе
бик аңлап та бетмиме. Елый тагын, әллә нинди «куян күчтәнәче»
сөйләп, сорап баш катыра. Мыжып, елап торганда да карашы
усал. Хас бүре баласы! Малайга акча исен сиздерсәм, бәлки
эшләрне бергә алып барып булыр иде... Кая әле бу шәфкать
туташы татар иде бит, сорыйм әле шул «куян күчтәнәче» нәрсә
икәнен. Онытканмын. Белмәгәнмендер дә әле». Бикмурзин чакыру төймәсенә басты.
Шәфкать туташы куян күчтәнәченең ни икәнен аңлатып
чыгып киткәч тә түшәмгә карап озак ятты Бикмурзин. Ниһаять,
уйларының очына чыкты, ныклы бер карарга килде. Элеккедәй
үз-үзенә ышанган тыныч кыяфәте, көр тавышы кире кайтты.
Финага шалтыратып:
– Ун йомырка пешер! Әйе, тәгәрәтеп! Иске бүрек яки эш
бияләе тап! Шуның эченә салып йомыркаларны миңа китер!
Иртәгә иртүк! – диде. Үзенең күңеле күтәрелеп китте. Башта
акырып-җикерүеннән, аннары беркемгә эндәшми, сүнгән карашы белән түшәмгә я стенага карап көннәр уздыруыннан бизгән
врачлар авыруның кинәт дәртле җыр көйләвен, елмаюын, ихлас
сөйләшүен күреп аптырадылар. Ә Бикмурзин анекдотлар сөйләп
барысын да үзенә каратты. Шәфкать туташларына акча биреп
тәмледән-тәмле ризыклар китертте, үзләрен дә сыйлады, көлде,
шаярды.
Кич җитеп, палатада тынлык урнашкач, Бикмурзин Илгизәргә шалтыратты.
– Илгизәр Рәшитович! Эш болай: минем хәл авыр, йөри
алмам, ахры. Линарны алып кил минем янга. Юк, юк, тимим,
бер кеше дә тимәячәк, мәчеттә булган хәл турында да белмәячәк.
Илгизәр Рәшитович! Безгә өчебезгә бергә утырып сөйләшергә
кирәк. Линар белән уртак тел табарга ярдәм итәрсез дип уйлыйм.
Ярар. Иртәгәгә кадәр!
...Килделәр алар. Ләкин Бикмурзин ничек кенә ихлас кыстамасын, Финаның Рәшит Шамилевичның яшь чагында кигән, инде
көя төшкән иске чәшке бүрегенә салып алып килгән йомыркаларына үрелмәделәр Линар белән Илгизәр. Радик аңлата белмәде.
Ата назыннан мәхрүм үскән балалар куян күчтәнәче ашый торган
чордан узган иде. Соңга, бик соңга калган иде шул Радик...
22
«Их, шул байлар дөньясына ничек тә эләгеп каласы иде! Уйлап карасаң, хыялыма бик якын торам кебек. Минем язмышымда
да шундый бәхетле очрак булсын әле: Эдикны күреп китәм дип
клубка кергән җирдән чын принцка туры килдем! Министр хәтле
министр малае юлыңа чыксын әле! Башың әйләнмәс җирдән
әйләнер! Әйтерсең Ходай Тәгалә минем ялваруларымны ишеткән. Мондый шәп очрак көн дә бирелми. Клубтагы бөтен кызлар
арасыннан юкка гына мине сайламагандыр бит! Ычкындырмаска
иде шул Илгизәрне кулдан!» Шул уйларны башыннан һич кенә дә
чыгарып ташлый алмый Илүзә. Күңеленең юкка иләсләнүен
кайчакта аңлый да кебек. Ләкин колхоз рәисе була торып үзе
трактор артына утырып басу сөреп йөргән Эдик турында уйларын, икеләнүләрен этәреп куярга тырыша. Хәтта Айнуры онытылып тора бу мәлдә. Илгизәрне эләктерәлсә, Айнурын рәхәттә
генә үстерәчәк ул! Күреп тора: акчага коенып яши Илгизәр кебекләр. Бернәрсәгә мохтаҗлыклары юк. Менә хыял нинди була
ул! Шундый рәхәт тормышта яшәп кара иде әле!
Илүзә үзен министр малае янына куеп күз алдына китереп
карый. Бер дә булмаслык хәл түгел. Егет күзе төшмәслек тә түгелмен кебек. Общагадагы кызлар гел дә: «Чибәрсең шул!» –
дип кабатлыйлар иде. Алар янына килгән егетләр миңа күз салганы да булды. Комендантның, өен җыештырырга йөри башлагач, иреннән көнләп: «Башыңны күтәреп, шул зур күзләреңне
күрсәтәсе булма иремә!» – дип ныгытып куйганы да исендә.
Ул вакытта рәнҗегән иде. Андый уе да юк иде бит башында.
Ә хәзер... колагына комплимент булып ишетелә. Монда урнашуы турында шалтыраткач та җиңел сулап куйган кебек булды
комендант. Чибәрлегенә ышанычын арттыра, әллә нинди бер
ярсу көч бирә, киләчәккә зәңгәр хыяллар кордыра бу сүзләр.
«Беләм дә бит ничек тә шул байлар арасына эләгеп калырга
икәнен, тик ничек икәнен генә белмим. Әллә нинди шул бу
Илгизәр...» Үзе Илүзәгә артык сүз дә катмый, дуслашырга да
атлыкмый. Үзалдына вакыт уздырып йөргән кебек. Ләкин Илүзә
кайчакта егетнең ашардай булып үзенә карап торуын сизә. Кыерсыта, түбәнсетә торган караш бу. Илүзә оялып, югалып кала.
Карашлары очрашса да, егет үзе кыенсынмый, мыскыл итеп
көлеп кенә куйган кебек. «Юк, күземә күренәдер! Шундый интеллигент гаиләдә үскән кешедә пычрак уй була димени?!» – дип
үзен тынычландыра Илүзә. Мондый караш аның хыяллары
белән туры килми. Пычрак караш эргәсендә хыяллар зәңгәрләнми... Күңеле белән аңлый, тик һаман уеннан кире кайталмый.
Чишмә буендагы Эдикның сипкелле йөзенә нур чәчкән чиста
карашын онытырга тырыша... «Минем максатым бар! Башка максатым. Максатым башка...» – дип кабатлый күңеленнән.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.