Чәчмә әсәр
27 Августа , 16:59

Нәфкыя САФИНА. Әбиемнең догалары

Мәмдүдә әбинең изге догалары белән яшим мин.

Нәфкыя САФИНА. Әбиемнең догаларыНәфкыя САФИНА. Әбиемнең догалары
Нәфкыя САФИНА. Әбиемнең догалары

1917 ел. Тынны куырып алырлык эссе җәй ае. Дөньяның иң авыр, катлаулы, мәшәкатьле чагына карамый, дөньяга дүртенче бала булып Мәмдүдә туа. Төпчек бала булып тугангамы, әтисенең иң яраткан, иркә кызы була. Иркә булуына карамастан Мәмдүдә эш яратучан, тырыш кыз булып үсә. Еллар бик авыр булса да, әтисе Мәмдүдәгә 8 ел укытып белем бирә. Мәктәптә иң яхшы укучылардан саналса да, тәртип ягына килгәндә бик шаян, шук кыз бала ул. Малайларның түбә калайларына да менеп төшәргә күп сорамый.

Мәмдүдә үсеп җитеп сылу кыз булып җитешә. Авылның таза бәдәнле, төз гәүдәле егете Гарәби бу вакытта Мәмдүдәне гел дә күзләп йөргән була. Күп тә үтми яучы җибәреп, Мәмдүдәне сората. Мәмдүдә бу таза егетне яратмаса да, холкы-фигыле әйбәт, акыллы кеше дип, әтисе сүзенә каршы килмичә унҗиде яшендә, унтугыз яшьлек Гарәбигә кияүгә чыга. Егет яңа оешкан колхоз идарәсендә бухгалтер-счетовод булып эшли. Аның әти-әниләре хәлле, атлы- сыерлы гаилә булалар. Кызыллар аларга яшәргә һич ирек бирмиләр. Я атларын, я сыерларын тартып алалар. Ниһаять, 1936 елда яңа туган кызлары Лүзә белән авылларын ташлап, буш кул белән, Узбәкстанга, Ташкентка күченеп китәргә мәҗбүр булалар.

Ташкентта яшәгән дәвердә аларның уллары Ринат туа. Өч ай дигәндә ул чирләп үлеп китә. Ташкенттан Гарәбигә эше буенча Андижанга күчәргә туры килә. Анда ике ел яшиләр. Хәтсез генә вакыт үткәнгәме, Мәмдүдә белән Гарәбинең туган якларына кайтып киләселәре килә. Мөмкинлек туу белән алар авылга кайтып, анда калган әниләрен дә алып килмәкче булып, 15 көнгә ял алып, юлга чыгалар.

Бу көнне гомерендә дә онытмый Мәмдүдә. Яңа авылга кайтып кына кергән булалар, хәбәр ишетәләр: Сугыш! Шул килеш бер якка да кузгала алмый, авылда торып калалар.

Гарәби үз эшен яхшы белгәнгә, аны яңадан колхозга счетовод итеп алалар. 1942 елда уллары Фәвис туа. Акрынлап, җайлап, авылда калган ирләрне сирәкләтеп сугышка озата торалар. Гарәбигә дә чират җитә.

Мәмдүдә 40 көнлек баласы белән, атка утырып, ике йәз чакрымдагы Алкинодагы җыелу пунктына китә. Юлга бик күп итеп ризыклар тутыра. Бүгенгедәй хәтерендә, Мәмдүдәнең ипи салганда, камырга күпләп йомырка сытып салганы, ә ипи пешеп телгәндә, йомырка ипи эчендә, ак, сары түгәрәкләр булып теленә. Өч көн дигәндә Алкинога килеп җитәләр. Халык ач. Кем фуфайкасын, кем итеген ипи сыныгына алмаштыралар. Мәмдүдә аларны кызганып үзе белән алган ризыкларын тарата. Алкинода ире Гарәби белән өч көн бергә булалар, өч көн Гарәби кечкенә улын кулыннан төшерми.

Гарәбине Ленинград фронтына сугышка җибәрәләр. Өчпочмаклы хатларын көн дә язып, җибәреп кенә тора ул. Бер вакыт бу хатларның юллары өзелә. Мәмдүдәгә кара кайгы кәгазе “похоронка” килә. Юк, ышанмый Мәмдүдә Гарәбинең үлүенә.

Тикшертергә сораулы хатлар җибәрә ул. Җавап озак көттерми: “Ирегез Лещков районы, Пустино авылында җирләнгән…” Ике яшь баласы белән, Мәмдүдә дөнья арбасын тарта, аякларын көчкә генә сөйрәсә дә, белә: сабыйлар хакына, эшләргә, яшәргә кирәк, яшәргә.

Сугышка киткәч тә, Мәмдүдәне синең ирең счетовод булгач, сиңа барыбер счет эшләре якындыр дип, укырга җибәрәләр. 27 көн дигәндә Мәмдүдә счет эшләренең серенә төшенеп, счетовод булып кайта. Колхозда барлыгы сигез авыл, өч чакрым җир үтеп, күрше авылда эшләп йөри. Ведомость төзи: кеше башына 50 грамм он, яки ипи тия. Гаиләләр барсының да ишле. Авылда ачлык башлана. Бакчада үскән бер бәрәңгегә карап кыш чыгалар. Халыкта кан чире чыга. Кичтән авызы-борыныннан кан китеп үлә дә куя кеше. Авылның ярты халкы йә ачлыктан, йә шул кан чиреннән кырыла. Исәннәрнең үлгәннәрне күмәргә хәлләре дә булмый. Аз гына чокыр казып үлгәннәрне зиратка күмгәннәр. Мәмдүдә дә бер-бер артлы әтисе белән әнисенең үле гәүдәләрен арбага салып, берүзе зиратта җирли. Кешедә кеше кайгысы булмый.

Мәмдүдәгә каршы жалоба язучылар табыла. Ул үз теләге белән счетовод эшен тапшыра. Җәен печән чаба, утын кисә, бәрәңге, яшелчә үстерә. Күпләр түзәлмәгән авырлыкларга түзә, тырыша, бирешми. Сабыйларын ач-үлемгә бирми.

Сугыш беткәч, гарип-чирле кайткан ирләр белән янә колхозны күтәрүләре, ай-һай бик авыр була.

Таза кайтканнары күкрәк киреп: “Мин сугышта булдым, хәзер ял итәм,” – дип йөрүчеләр дә була.

Кызы Лүзә үсеп белем ала, кияүгә чыга. 1968 елда ул Красноярскидан кайтып, әнисен үзе белән алып китә. 1971 елда Мәмдүдәнең улы Фәвис чирләп дәнья куя.

Мәмдүдә әбинең җылы, якты фатирында, һинд чәе эчеп, бөтен үткәнне-барны сөйләп утырабыз. Ул бу өйдә кызы Лүзә, авыру оныгы белән яши. Кызы Лүзә бернигә дә зарланмый, зарланганны да яратмый. Пенсиядә булса да һаман эшләп йөри. Газиз әнисен дә, авыру улын да карарга кирәк.

Мин бу тыныч, гади, инсафлы гаиләгә еш йөрим. Озын юлга чыгабызмы, ураза аемы, йөгереп юл сәдакасы, ураза фытыры калдырам. Безнең якта гарәпчә догалар укыган кеше сирәк. Мәмдүдә әбинең изге догалары белән яшим мин. Аның изге китапларыннан догаларын күчереп алам. Аңа мин генә йөрмим. Шәһәребездә яшәгән мөселман халкы, аның янына шатланып йөри, аның изге догаларыннан көч алып, рухланып яши.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас