Чәчмә әсәр
27 Августа , 03:50

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (38)

– Хәзерге заманда дусларың булу кирәк түгел. Партнерлар булса җитә. Ә Бикмурзин... Әшәке кеше ул. Син аңардан читтәрәк йөре, яме! Беләм, беләм, хәзер нинди сорау биререңне беләм.Андый куркыныч кешеләрне күз кырыеннан да җибәрмәскә, якын да китермәскә кирәк. Өйрән! Нәрсә дип сорашасың соң? Диләрә турында сүзләрне чынга алма тагын! Кирәге юк аның сиңа! Шуннан... Теге ярлы кыз белән дә җитди мәхәббәт уйнама!

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (38)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (38)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (38)

(Дәвамы.)

19
– Башка оешманы яллый күрмә. Безнең объектларны бары
тик Бикмурзин төзи. Мәчетнең эше тиздән бетә. Аннан соң завод
төзелешен башларлар. Нигезе салынып, бераз эшләр җайлангач
та, шәһәргә кайт: анда синең булуың, даими тикшереп торуың,
җитәкчелек итүең кирәк. Мондагы объект белән Бикмурзин
идарә итәр, телефон белән бәйләнеш тотсагыз да бик җиткән, –
Рәшит Шамилевич улына соңгы күрсәтмәләрен биреп, башкалага ашыкты.
– Ә нигә бары тик Бикмурзин төзергә тиеш? – Илгизәр
җаен туры китереп үзен борчыган сорауларны әтисенә биреп
калырга тырышты.
– Шундый килешү бар.
– Кайда ул килешү? Укып карарга иде...
– Нәрсәгә ул сиңа?! Бар дигәч, бар инде. Шулай килешенгән. Курыкма, ул мине алдамый, аңа түлисе юк.
Әтисенең тыңгысызланганын күргән Илгизәр аның артыннан ияреп чыкты.
– Нинди кеше ул Бикмурзин? Ул бит сиңа дус түгел, пап...
– Хәзерге заманда дусларың булу кирәк түгел. Партнерлар
булса җитә. Ә Бикмурзин... Әшәке кеше ул. Син аңардан читтәрәк
йөре, яме! Беләм, беләм, хәзер нинди сорау биререңне беләм.
Андый куркыныч кешеләрне күз кырыеннан да җибәрмәскә,
якын да китермәскә кирәк. Өйрән! Нәрсә дип сорашасың соң?
Диләрә турында сүзләрне чынга алма тагын! Кирәге юк аның
сиңа! Шуннан... Теге ярлы кыз белән дә җитди мәхәббәт уйнама!
Кызлар белән шаярып кына тор әлегә! Вакыты җиткәч, сиңа
парны үзем сайлармын! Киләчәгең өчен файдалы партия кирәк!
Ике гаилә кушылып, тагын да көчлерәк клан барлыкка килерлек
булсын! Бикмурзин турында уйлап башыңны ватма, миңа булыш.
Мәчетнең әзерлеген кара. Анда вак-төяк эшләр генә калып бара.
Мәчет ачу тантанасы минем сайлау алды кампаниясенең кульминациясе булырга тиеш! Аңладыңмы мине?
Рәшит Шамилевич машинасына утырды, кулын күтәреп улы
белән саубуллашты. Үзе: «Америкадан кайткач та битарафлыгы
белән эчне пошырган иде. Нишләптер соңгы көннәрдә уянды бит
бу. Сәбәпчесе теге кыз булмасын тагын. Уяу булырга кирәк малай
белән. Бәладән башаяк!» – дип уйлап куйды.
«Әшәке кеше ул...» Әтисенең катгый тавышын, сүзләрен кабат-кабат күңеленнән уздырды Илгизәр. Бер фикерен дә аңлатмады. Ә карашы ачулы. Үзе тынгысыз иде. «Линарны күрергә
кирәк!» Егет ашыга-ашыга мәчет ягына атлады.
– Бик вакытлы киләсез, Илгизәр Рәшитович! – Мәчетнең
ишеген ачуга ук Бикмурзинның тавышы яңгырап каршы алды
Илгизәрне. Бәләкәйдән еш кына күрергә туры килгән кешегә
ул бүген игътибарлабрак, сынап карады. «Мин аңа бөтенләй
охшамаганмын бит! Ул зәңгәр күзле, мин – кап-кара! Ул юантык,
кыска буйлы. Мин озын, ябыкмын! Аның яшенә җиткәч тә юанаермын дип уйламыйм! Без аның белән бөтенләй охшаш түгелбез!
Линарга әйтергә кирәк бу турыда!» Үз уйларына бирелеп йөзе яктырган егетнең шатлыгын Бикмурзин үзенчә юрады:
– Куанырга урын бар, Илгизәр Рәшитович! Мәчетне бик тиз
төзедек бит! Хәтта Рәшит Шамилевич әйткән сроктан алдарак
бетердек эшен! Карагыз әле: менә дигән килеп чыкты! Кичә
манараның баскычын да эшләп бетерделәр. Бу әрмәннәрне
әйтәм, куллары алтын бит. Урманга, шашлыкка җибәрдем әле
үзләрен! Оешма исәбенә дигәч, сыпырттылар гына! Пешерә
торсыннар, без дә барып авыз итәрбез! Әйдәгез, Илгизәр Рәшитович, манарага менеп, тирә-як панораманы карыйк. Искиткеч
күренеш: ярты район уч төбендәге кебек ялтырап ята. Кысыклыкка кысыграк, ләкин менеп баскач вак-төяк нәрсәләр тәмам
онытыла. Әйдәгез, әйдә! – Бикмурзин яңа эшләнелгән баскыч
такталарын шыгырдата-шыгырдата югарыга күтәрелә башлады.
Сакчылар мәчетнең ишеге төбенә чыгып бастылар. Илгизәрнең
Бикмурзин артыннан иярми чарасы калмады.
Манара чынлап та биек икән. Бераз менгәч, тынны авыр ала
башладылар.
– Иң биегенә менеп булмас, – диде гыжлап чыккан ир, –
моннан да шәп күренә. Искиткеч матурлык!
Икесе ике тәрәзә янына басып тын калдылар. Һәрберсе үз
уена батты, әмма икесенең берсе дә аларны кычкырып әйтә
торганнардан түгел. Мәчет манарасыннан күренгән хозурлык
кына ул уйлар өермәсен тынычландырырлык та түгел. Кинәт
киеренке тынлыкны бозып бу икенең берсе дә көтмәгән тавыш
яңгырады:
– Мин генә җитмим монда! Сул ягыңа басыйм әле, ә-ти-ем!
Линар соңгы баскычларның текә канаты буйлап балачагындагы кебек шуып, Бикмурзиннан түбәнрәк урынга сикереп төште,
кесәсеннән ялтырап торган йөзле зур пычак чыгарды.
– Кычкырасың икән, үзеңә үпкәлә. Минем кулны беләсең.
Менә шулай, тик кенә тор. Әйе, икебезгә дә кара, танырга да
итәсеңдер әле. Мин – олы улың, Линар булам. Бик аптырама да,
бу иптәшне яхшы беләсең бит. Исеме Динар булган, ялгышмасам.
Нәзирә сүзләренә караганда, син аны сатарга дип алып чыгып
киткәнсең дә кире кайтмагансың. Кинәт байга әйләнүеңне исәпкә алганда, саткансың булып чыга әйме, ә-ти? – диде Линар соңгы сүзенә ясалма басым белән. – Ышанмый ул, синең авыздан
дөресен ишетәсе килә.
– Линар, тукта, җитте! Кит син моннан, күреп торасың бит:
чак тора, – Илгизәр тын алалмый интеккән Бикмурзинга ымлады. – Төшик...
– Куркак! Кая төшәм? Син – бай, мин – хәерче. Югалтыр
әйберем юк. Балаларга тигез карарга кирәк, әти кеше! Миңа да
байлык кирәк. Ишетәсеңме?
– Әйе... Ишетәм... – диде чак тын алган Бикмурзин. Үзе:
– Илгизәр... Рәшитович... – дип гыжылдап, өстәге баскычта
торган егеткә күтәрелеп карады.
– Илгизәр түгел ул дип торам бит! Нәрсә гыжлыйсың? Минем
дөреслекне ишетәсем килә! Син рәхәттә яшәгәндә, мин балалар
йортында интектем! Түлә шуның өчен! Ярый әле бабулька килеп
күзне ачты. Сине көтеп елап утырасы калмады... А ну-ка, әйт әле:
ния карамадың, үстермәдең безне? Ния ташладың? Ния әти була
белмәдең?
– Кит моннан, кит, – дип селтәнде Бикмурзин. – Кит! Сөйләмә булмаганны! Ышанмагыз Сез аңа... Илгизәр Рәшитович...
– Мин күрәлмим сине! Күрәлми-им! Алдашасың син! –
Линарның йөзе сытылды, күзләреннән яшьләре агып чыкты.
Әле генә кычкырган, усал булып кыланган егет кинәт елый башлады. – Ния куян күчтәнәче алып кайтмадың миңа? Минем шул
күкәйләрнең,ипикатыларыныңтәменбеләсемкилә,ишетәсеңме?
Ния алып кайтмадың? Төшемә кереп интектердең бит! Интектердең! – Ярсыган егетнең кулы пычакны кысканнан кыса барды,
үзе калтырый-калтырый, Бикмурзинга якынлашканнан-якынлашты. Илгизәр аның саен манараның очына менде. Линар, үзенең нишләгәнен үзе белми, әти тиешле кешесенә пычагы белән
кизәнеп җибәрде, тегесе баскычның тәбәнәк кенә канатына
терәлде дә, эләгеп калалмады, түбәнгә очты. Илгизәр, кычкыра-кычкыра, бәрелә-сугыла аска төшкән гәүдә артыннан баскыч
буйлап түбәнгә йөгерде. Линар хәле бетеп баскан урынына чүгәләде.
Илгизәр төшеп идәндә яткан Бикмурзин өстенә иелүгә, берни
аңламаган сакчылар йөгереп килде.
– Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз! Җайсыз басып егылып төште, текә анда, текә! – дип өскә менәргә барган ирләрнең игътибарын читкә юнәлтте Илгизәр. Бикмурзин аңында түгел иде.
Табиб килүен көтеп тормадылар, хәрәкәтсез яткан гәүдәне машинага салып дәваханәгә алып киттеләр. Илгизәр теләр-теләмәс
кенә аларга иярде. Җилләр уйнаган манарадан Линарның үксеп-үксеп елаганы озак ишетелеп торды.


20
Гадәттәгечә, үзен бер гаепсез дип ышандырырга тырышса да,
бу юлы Линар курыкты. Ул Илгизәрнең: «Җайсыз басып егылып төште», – дигәнен ишетте. «Әле белгертмәгәч, соңыннан
да минем турыда сөйләмәс», – дип уйлады. Бикмурзинның мунчадагы хәлләрне беркемгә дә сөйләмәгәнен дә аңлаган иде.
«Исән калса, нишләр икән? Сакчыларыннан мине эзләтерме?
Полициягә тапшырырмы? Мин дә аның үткәннәрен ачыктаначык сөйләячәкмен бит. Фаш ителүдән куркыр, бәлки?» Башыннан йөз төрле уй үтте Линарның. Бу хәлләр турында да, Нәзирәне
үтерүе хакында да кемгәдер чишелеп, бушатынасы, җиңеләеп
каласы, бу кадәр йөкне башка җилкәгә күчереп, акланасы, җаваплылыктан тизрәк котыласы килде. Серен сыйдырыр кешесе
дөньяда берәү генә иде.
Ирина зур әнисенең өендә иде. Янында – кечкенә кыз бала,
бетеп үзенә охшаган. Линарны тыңлаганда сүзсез калды Ирина.
Линарның тарихы акылына сыймады, кабат-кабат сораулар бирде, ышана алмый интекте.
– Нишләдең син, Линар? Мин куркам синең өчен, – дип,
калтырап төште, –хәзер полиция артыңнан килеп җитәр инде.
Син бит кеше үтергәнсең!
– Ирина! Уйлап кара әле үзең! Шул Нәзирә аркасында мин
ятимнәр йортында үстем бит! Ул мине күрәләтә әтисез дә, әнисез
дә иткән. Шуннан мин гаеплеме аның алдында? Ну! Әйт әле!
Гаеплеменме?
Аңлады ул Линарны, дустының үзенчә дөреслек урнаштыруын
да аңлады.
– Син түгел, алар гаепле кебек тә соң... Алар синең гомереңне
алмаган, син үтергәнсең бит, Линар! Моның өчен төрмәгә утырталар! Мин куркам синең өчен!
– Үтермәдем мин! Ә нигә көчләп бала таптырган өчен, ул
балаларны әнисеннән тартып алган өчен, карамаган өчен утыртмыйлар? Хәшәрәт Нәзирәне яндырып мин аламалык эшләмәдем!
Күптән тиешле җәзасын бирдем Баба Ягага!
– Ә әтиеңне нигә төртеп төшердең манарадан? Исән калса да,
гарипләнәчәген чамалагансың бит! Нигә аңлашмадың башта?
– Нинди әти булсын ул миңа, Ирина? Нәрсә дип яклыйсың
аны? Саткан бит ул минем туганымны! Тегесе ышанмый тора
тагын! Исеңдәме, ул минем төшләремә кереп интектерә иде?
Нигә шул көткән чакта килмәгән ул минем янга әти дигән кеше?
Хайван! Шул кирәк аңа! Үлсен!
– Линар! Тукта! Тынычлан, яме?! Хәзер әйбәтләп сөйләшик
әле. Син бит ул кешене бай дисең. Нигә акча сорамадың? Менә
безне күр! Өй эчен күр әле! Бер әйбер калмады. Эшкә урнашып
булмый. Яшәргә тиен дә акча юк. Нигә эш сорамадың? Бәлки,
ул синең алдыңда гаепләрен таныр иде? Бәлки, аңа да, сиңа да
җиңелрәк булыр иде? Бәлки, әле дә соң түгелдер?
– Бу кем? – дип сорады Линар кинәт кенә, бәләкәй кызга
табан башын кагып.
– Кызым, –дип җавап бирде Ирина. – Әтисе аны туганчы
ук ташлады. Ләкин мин аның күңелендә әтисенә карата нәфрәт
тәрбияләмәячәкмен. Ул булмаса, кызым дөньяга яралмас иде.
Эш тапсак, аякка басабыз без...
– Син шәфкать туташы булырга хыяллана идең бит.
– Укып бетердем училищены. Соңгы курста кызым туды...
– Сине кыерсыткан адәмнең кем икәнен белсәмме!
– Ут төртеп яндырыр идеңме? Югарыдан түбәнгә этәр
идеңме? Яшәсен. Ходай Тәгалә үзе җәзасын бирә, ди иде зур әнием. Кирегә Тургайга кайт, Линар. Зинһар. Соңга калма, сөйләш
әтиең белән. Кичер, ул да кеше бит, бәлки, гаебен таныр. Аңа
да, сиңа да җиңел булып калыр. Я, Илаһым, нишләттең син тормышыңны?
Линар берни дә җавап бирмәде, ничек килгән, шулай төн
караңгысына чыгып югалды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (38)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (38)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас