Чәчмә әсәр
21 Августа , 03:50

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (32)

– Ну, бабай исән булса, бирер иде кирәген! Артыннан ашаган савытын гына да чайкап куя белми бит! Нәрсә дип шыңшый тагын? Бар, туктат! Күзем күрмәсен! Колагым ишетмәсен! Болай да кәефем юк! – Радик, юлындагы әйберләрне тибеп очыра-очыра, эш бүлмәсенә кереп китте.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (32)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (32)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (32)

(Дәвамы.)

8
Өч кыз баланы милли киемнәргә киендереп, кулларына ипи-тоз, чәкчәк, кымыз тоттырып, министрны каршы алырга Филария Ринатовна үзе алып килде. Ни дисәң дә, алдагы тормышы
шул мәчеткә бәйле. Гайнуллинга түбәтәе әнә ничек килешә!
Кәгазьләрен тотып, муллалыкка әзерләнеп килеп басты. Төзесеннәр генә! Шуңа кадәр ничек тә рәислектә көнен уздырыр. Исәпкә
бар, санга юк: кеше арасында йөрер өчен генә инде, колхозны
күптән таратып бетерде.
Машиналар килеп туктауга, тыз-быз йөгереш башланды.
«Мерседес»ында утырган килеш, видеокамералар куелып беткәнче беркем белән сөйләшмәгән министр, төшерә башлау сигналы
яңгырагач, дөньяда иң мөлаем кешегә әверелде: йөзен яктыртты,
тезелеп торган тешләрен күрсәтеп артистларча киң, ихлас елмайды. Аннары авыл чибәрләренең кулларыннан ризыкларын
авыз итте, үтереп мактады, җыелган халык: ак яулык бөркәнгән
әби-чәби, түбәтәйле карт-коры белән кул биреп исәнләшергә,
ихлас игътибар белән саулык сорашырга кереште. Түрәләргә
ярарга яратучы, алдан әзерләнеп куелган берничә кеше аңа
үзенең көнкүрешен мактады, хөкүмәткә рәхмәт укыды. Рәшит
Шамилевичка, аның артыннан яшьләрчә җиңел атлаучы Светага,
ваемсыз йөз белән сөйрәлүче Илгизәргә, эшлекле кыяфәт белән
министр гаиләсенең әле алдына, әле артына чыгучы Радик Гаяновичка төзүчеләр кия торган өр-яңа каскалар кидерделәр, кулларына яңа гына этикеткасы өзелгән эш бияләйләре бирделәр.
Рәшит Шамилевичка кораллар тоттырып, кирпечкә раствор буяганын, аны нигез өстенә салганын аның гына кулыннан килә
торган могҗизаны өмет иткәндәй түземлек белән көттеләр, бөтен
яклап телевидениега һәм фотога төшерделәр. Халык гөрләтеп
кул чапты. Бу зур эшне төгәлләгәч, каскаларны түбәтәйләр
алыштырды. Шәһәрдән килгән хәзрәтләрнең рөхсәте белән Гайнуллин әлегә кадәр үзе дә барлыгын белмәгән моңлы һәм көр
тавышы белән азан укып җибәрде.
Үз гомерләрендә мондый тамашаларны күп күргән шабашниклар арасындагы Линар өчен бар да кызыклы.
– Дядя Гриша! Кем соң бу? Большая шишка, да? – дип
пышылдады.
– Министр. Безнең Бикмурзинның "түбә"се шул бит. Хөкүмәттә үз кешең булса гына, төзелешләр шәп бара ул, энем.
Түрәнең кыланышын, китапча сүзләрен, җансыз курчак кебек
ерактагы бер ноктага карап каткан хатынын, кукрайган гәүдәле
малаен, бигрәк тә бу асыл шәһәр гаиләсе тирәли шамакайланып,
ярарга тырышып йөгергәләгән Бикмурзинның йөз-кыяфәтен
җентекләп күзәтте егет. «Бу да яхшыдан киенгән. Тоже начальстводыр. Но маленькое. Неужели ул минем предок? Әнә тегесе
булса, лучше было бы, конечно... Но малае избалованный, әллә
каян күренеп тора. Папенькин сыночек. Мәмәйләнеп басып торуы косасыны китерә. Мондый экземпляр безнең детдомга барып эләксә, вәт серкәсен коярлар иде!»
Министрны күзәткән саен Линар үзенә яңа ачышлар ясады.
– Дядь Гриш! Моның костюмы беркайчан да бөтәрләнмидер әйме? Чүптер, йондыр кунарга да куркыр бу затлы киемгә,
елкылдап тора! – Егет үзенең өстенә күз салды. Ирексездән,
спецовкасыннан тир исе чыгадыр, таплары күренәдер кебек
тоелды. Урам буйлап арзан товар сатып йөргән үзбәкләрдән
алып кигән киемнәрендә мескен һәм хәерче кыяфәтендә басып
торучы авыл халкын әйләнә-тирәгә яктылык, көрлек чәчкән елмаюы белән шаккатырган министр, гаиләсен ияртеп, түгәрәк
тирәли үткәндә, Линар үзен бөтенләй бер бөҗәк итеп хис итте,
бөрешеп тә куйды, ахры. Атна буена мунча юынса да, бу аксөяк
белән янәшә баса алмас төсле тойды үзен. Юкса, икесе дә кеше затыннан бит.
Аеруча ачык йөз белән укытучылар төркеме, аннары бала-чагалар янына тукталдылар. Министр гади халык аңлап көләрлек бер-ике шаяру сүзе
кыстырырга да онытмады. Ошаячагын, авыл кешеләре бу сүзләрне кабатлап сөйләячәген, анекдотка әйләндереп озак искә алачагын, шул арзан алым белән үзенең абруе күтәреләчәген күптән чамалап, пиарщиклар командасына халыкка үтәрлек шаяру әзерләп куярга кушылган иде. Чынлап та, кешеләр өере шаркылдап
көлде, аннары гөрләтеп алкышлады. Халыктан аерым, шау-шуга
кушылмый, җитди йөз белән басып торучы Сәмәрия яныннан
үткәндә ихлас итеп исәнләште, тегесе министрга карап кояш
булып балкыды. Министр белән бергәләп яннарыннан узган
Илгизәрне күргәч, мәхәббәт романнарын укып, үзенең принцын
көткән Диләрәнең йөзләре алсуланды, керфекләре чыланды, кыз
бар булмышы белән егеткә табан омтылды, аны үзенә каратырга
тырышып нечкә гәүдәсе белән алга талпынып куйды. Илгизәр исә
Диләрәне күрмәде дә, кабыгына качкан әкәм-төкәм кебек бернәрсәгә игътибар итми үтеп китте. Кыз әлегә кадәр тыныч дөньясының бер мизгел эчендә юкка чыгуын аңлады. Күңеле тәүге тапкыр тулды. Аңа чиксез авыр иде. Бичәсен ияртеп узган
Рәшитне күзәткән Сәмәрия кызының хисләрен сизмәде. Үз хәле
хәл иде: «Сөяркә ролендә үтте гомерем! Менә бу чикерткә
урынында мин булырга тиеш идем бит! Мин!» дигән уйларыннан
тешләре кысылды.
Авылга сирәк килүче түрәне күрер өчен генә эшләрен калдырып, сөрелгән бәрәңге бакчаларын ташлап җыелган халыкка
мәчет кирәк иде микән? Сораучы булмады...


9
Әлегә кадәр гаиләдә беркемгә дә комачауламый яшәгән кызының машинага утыргач та мыш-мыш килеп елавына аптырады
Сәмәрия. «Кайгырганын, күңеле төшкәнен күптән күргәнем юк.
Рәсем ясау белән мавыкканнан башлап бик бәхетле иде бит.
Нәрсә булган бу балага?» Диләрәне махсус мәктәптә укытырга
киңәш итүенә Рәшиткә гел рәхмәтле Сәмәрия. Сирәк булса да,
уңышлары белән кызыксынып тора. «Бәлки, аңлагандыр үз баласы икәнен. Киләчәге турында да сөйләшәсе иде...»
Сәмәриянең дә күңеле елый иде. Арыды ул зарыгып яшәп.
Гомере буе көтте дә көтте. Барыбер бергә булмаячакларын аңлап
көтте. Күктәге кояшка үрелгәндәй, буе җитмәсә дә, кулы пеште.
«Нишләргә соң? Рәшитнең сайлау алды кампаниясе бара, минем
кайгы юк инде аңарда. Гаиләсе белән видеороликларга, фотоларга
төшеп, бәхетле тормыш кыяфәте сурәтләп йөри. Очрашырга да
куркачак. Шалтыратсам, киресен аңларга, «Син миңа комачауларга тырышасың!» дияргә дә мөмкин. Аннан бөтенләй бер күрергә дә зар булырмын. Репутация бар нәрсәдән дә өстенрәк
аның өчен... Нишләргә соң әле? Тизрәк артларыннан шәһәргә
кайтырга кирәктер...»
Кала күле буендагы өйдә дә елавыннан туктамады кызы.
Бу хәл Сәмәрияне чын борчуга салды.
– Диләрә! Тукта, зинһар, елавыңнан! Нәрсә булды сиңа?
Диләрә берни эндәшмәде, үкседе дә үкседе. Сәмәрия аңа дарулар бирде, чәй эчереп диванга яткырды. Иренең кайтып кергәнен
дә сизмәде. Анысы да нәрсәгәдер бик кызган, бусагадан ук ачулы
тавышы белән җикеренергә кереште:
– Нәрсә дип тагын балавыз сыга теге имгәгең? Нәрсә җитми
шуңа? Рәхәткә чыдый алмый ул. Көне-төне рәсем ясый, сабый
бала кебек. Сурәте бернигә дә охшамый, ичмасам. Ни акыллы
түгел, ни – тиле. Үзең кебек әрәмтамак ясап үстердең шуны!
Алтын читлектә яшәп арыгандыр, урамга гына да чыкканы юк!
Дөньяны әкият дип белеп кенә яшәр микән? Ну, бабай исән булса,
бирер иде кирәген! Артыннан ашаган савытын гына да чайкап
куя белми бит! Нәрсә дип шыңшый тагын? Бар, туктат! Күзем
күрмәсен! Колагым ишетмәсен! Болай да кәефем юк!
Радик, юлындагы әйберләрне тибеп очыра-очыра, эш бүлмәсенә кереп китте. Сәмәрия берни эндәшми аның артыннан
«Мужлан!» дип уйлап калды. Кызының янына барды. Чыланып
беткән бөдрә чәчләреннән сыйпады. «Чәчкә кебек. Бигрәк назлы,
иркә шул. Бердәнбер мәхәббәт җимешем...»
– Диләрәү! Елама! Әйт, кем кыерсытты?
– Ул мине күрмәде...
– Кем? Кем сине күрмәде? Синең кебек матур, акыллы, тәрбияле кызны күрми буламы?
– Мин матур түгел. Ул матур, нәкъ мин көткән принц кебек...
–Кызның күз яшьләре туктамый тәгәрәде. Сәмәрия бөтенләй
югалып калды. «Принц»ның Илгизәр икәнлеген чамалап, тагын
да ныграк хафага калды.
– Кызым, – диде сак кына. – Ул принц түгел. Ул – Рәшит
Шамилевичның улы. Ярамый...
– Мин аңа гашыйк булдым, әнием! Бер күрүдән!
– Ярамый, балам! –Сәмәрия тавышын күтәргәнен сизми
дә калды. – Илгизәргә гашыйк булырга ярамый!
Диләрә әнисенең сүзләрен ишетергә дә, аңларга да теләмәде.
Мәхәббәт китапларындагыча бер күрүдән гашыйк булган
кызы тынычлана алмады. Төне буена үкседе дә үкседе. Иртәгәсен
аларны шәһәргә озатты Бикмурзин. Диләрә бүлмәсенә кереп
бикләнде. Берничә көннән Америкада укып кайткан «принц»ның
үзенә бер тамчы судай охшаган портреты кызның бүлмә түрендә
урын алды. Озакка, бик озакка...


10
– Без дөньядан артта калдык, Гайнуллин. Сизәсеңме? Кала
күле каршында өй коручылар бөтенләй башкача колач җәеп
яши. Без яшь чакта иң абруйлы катлам – укытучылар, җитәкчеләр иде. Кеше арасында ким-хур булмыйм, исемем булсын
дип яратмасам да шул һөнәргә укырга, аннары Вилданга кияүгә
чыгарга тырыштым. Председатель бичәсе, гаиләсе бөтен табында
да түр башында иде. Ә бүген без иң түбәндә калдык. Нишләп
дөнья үзгәргәнен сизмәдек соң, Гайнуллин?
Инде беркемнән дә курыкмый, качмый сөяркәсенең куенында яткан Филария изрәп йокыга китеп баручы Дамирны бу көннәрдә үзен туктаусыз борчыган сораулары белән йөдәтте.
– Укытучы бүген хезмәтләндерүче катлам кебек килеп чыга
бит!Юньсезләнеп тә утырмадык: эш хакы алып яшәдек, тырышып
дөнья кордык, эчеп йөрмәдек. Син дә вакытында рәис булып
алдың, кеше кыланганны кыландың, гел намуслы булып та утырмадың – колхоз хәтле колхозны, берәмләп бөтен мөлкәтен сатып, өй төзедең. Ә баеп, байлар арасына эләгеп калып булмады.
Әллә без өлгермәдек, әллә үзгәрешләрнең тизлеге артык зур
булды. Сизми дә калдык бит, Гайнуллин. Әнә теге Радикны кара
әле! Вилдан кайчан гына шул алкашны авылдан куып пыр тузып
йөргән иде... Теге түрәнең бичәсенә игътибар иттеңме: киеме,
прическасы, алтыннары, үзенең кыланышы! Чын аристократлармыни!
– Без бер бәләкәй колхозны таратканда, алар зур илне сауды
бит, Филария. Күләме башкача. Ил тормышы сүтеп корылган заманда кем ничек булдырала, шулай баеп кала. Урлашу дип атап
булмый, үзләштерү, законлы рәвештә приватизация дип чаң
кагып бүлештеләр. Баюның күләме дә биләгән вазифага, дәрәҗәгә бәйле.
– Әй, Гайнуллин, һаман элеккечә, чын парторгларча, аңлашылырлык итеп сөйлисең. Тик синең белән минем белем беркемгә дә кирәкми. Шул күл буендагы тормышка ничек тә кысылып каласы иде, Гайнуллин! Мәчеткә нигез салган көнне башыма
бер уй килде, – Филария юрганга төренеп торып утырды. –
Радикның кызын күрдеңме?
– Әкияттәге хан кызы кебек киенеп-ясанып, әнисенең итәгенә ябышып басып тора иде шул. Машиналары яныннан китмәде дә.
– Ябышмагае! Эдикны шул бай кызга өйләндерергә кирәк!
– Ничек?
– Димләп инде, Гайнуллин! Син мулла бит хәзер: килештереп,
формасына китереп барырга, мактарга кирәк!
– Ул хулиганга кем барсын? Урамнан кайтып кергәне юк!
Төн саен бер кызда куна дип сөйлиләр!
– Сөйлиләр генә! Эчеп йөрми ул хәзер! Әйе, кәрт суга, музыка тыңлый, югалып-югалып тора! Әмма кызлар белән йокламый, мин беләм!
– Син каян беләсең?
– Кешедән генә ишеттем. Үзе берни эндәшми. Илүзә янына
барган ди бит. Тегесе куып кайтарган. Миңа укыган, эчми торган,
бай ир кирәк дип әйтә ди. Әле нәкъ вакыты: борын чөйгән
алкаш кызының кыланышына үч итеп бай кызына өйләнсен дә
куйсын! Юньле кешеләр белән кода-кодагый булырбыз, алар
арасында әйләнербез.
– Хәйләкәрлегең баштан ашкан инде синең... Урам буена
эчеп йөргән чакларын оныттыңмыни? Ә теле? Турыга ярып ата
бит ул! Шул килеш димләп, бәлагә генә тарырбыз, Филария.
Авыртмаган башка тимер таяк – нигә кирәк соң?
– Уф-ф-ф! Үзең өчен көеп гомерең узды инде! Бу арада артык
эчкәнен, исерек чагын да шәйләгәнем юк әле. Ул, мине синнән
көнләп, үч тоткандыр. Начарлык эшләп биздерергә уйлагандыр.
Ә барып чыкса? Ике куянның койрыгын берьюлы тотабыз бит,
Гайнуллин! Эдиктан да котылабыз, байлар рәтенә дә басабыз!
– Ярар, ярар! Сөйләшеп карыйк асыл егетең белән. Тыңлар
дисеңме әле син аны?
– Ризалашырлык итеп сөйләрбез, җаным! Кил, бер ярат та,
безгә барып торыйк. Төнге дүртләргә кайта ул, – хатын ирнең
тәненә сарылды. Дөньялар үзгәрсә, еллар агып торса да, Филария һаман дәртле. Мәхәббәт уеныннан мәңге туймас кебек. Ул
кайнар тәне белән ирнең күкрәкләренә ышынды, кысып кочаклап аркаларыннан угалады, иреннәренә үрелде. Ничек итсә
итте: ирне тәмам «уятты», теләгәненә иреште.
– Эдиктан котылсак, мин сиңа бөтенләйгә күчеп киләм.
Мулла кешегә болай гөнаһта яшәү килешми, беләсең килсә.
Минем остабикә буласым килә! Укытучыдан яхшырак инде...
Җитте, күп көттем: яңа өйгә күчәбез, Гайнуллин! – Сөйли-сөйли,
үбә-үбә ирнең өстенә үк менеп ятты, авызын да ачарга ирек бирмәде хатын.
...Гайнуллинга Вилдан Ярулловичның өендә кыен иде. Ул урынында тыныч кына утырып тора алмады, ишекле-түрле йөренде.
Эдикны озак көтәргә туры килде: башын иеп, әкрен генә атлап
иртәнге җидедә генә кайтып керде. Аны күрүгә үк, елаганын шәйләп алды Гайнуллин. Егет тә аның кызыксынып үзенә төбәлгәнен
сизде, кыенсынып китте. Нәфрәтләнүдән йөзе бүртенеп үк чыкты.
Бала-чаганыкыдай күңеле беркатлы, ачуын яшерергә өйрәнмәгән,
эчендәге – тышында.
– Хәзер качып сөешәсе түгел, ачыктан-ачык бергә йөрибез
дисез инде? Ну дает минем мамаша! Сиңа, мулла кешегә бик яхшы
пар инде. Туйга чакырып килдегезме әллә?
– Юк, сине өйләндерергә дип йөрибез, улым. Телеңә салынып
утырма! Тыңла! Илүзәң байларга өмет иткәндә, син дә калышма!
Менә дигән кыз таптык сиңа! Сокланып туймаслык принцесса!
– Әтәсе патшадыр инде алай булгач... Бездә андый адәмнәр дә
бармыни? Белми калырсың әле!
– Бикмурзинның кызы! – диде Филария, олы сер ачкандай
әсәрләнеп. – Байлыгы да җитәрлек, гаиләсе дә яхшы. Балда-майда йөзеп кенә яшәрсең, улыкаем!
– Бал белән май миңа кирәкме соң ул – башта сорарга кирәк иде... Үзеңә файда эзлисеңдер әле. Байлар белән туганлашасың киләдер...
– Килсә дә гаеп түгел. Һәр әни баласына яхшылык тели!
Эдикның битарафлык битлеге озакка бармады. Кинәт кызып
китеп, урыныннан сикереп торды:
– Иртәрәк теләргә, иртәрәк уйларга иде, мамаша! Сөяркә
кочагы эзләп чапмаска иде! Барымны-югымны да онытып Гайнуллин дип алдандың шул! Миңа укыту да, игътибар да эләкмәде.
Туган чакта әтине авызлыкларга гына кирәк булганмындыр инде...
Әле тагын бер кабат миңа мохтаҗлыгың төшкән, – куаныргамы
моңа, көенергәме? Чуртым белсен! Сөяркәң дә килеп утырган
бит әле. Эшегез шулай ук бик хөртмени, ә?
– Сиңа яхшылык телибез, юньсез! Гомерең буе урамда йөрергә уйламыйсыңдыр бит?!
– Булды, булды... Матур сүзләреңне башкаларга сакла. Так!
Давай болай итәбез! Урамнан үзем дә биздем. Дөрес сүзгә җавап
юк. Бартер ясыйбыз! Гайнуллин, син муллалыкка күчәсеңдер инде
хәзер: халыкның гайбәте чынга аша торган иде. Урыныңа мине калдыр!
– Хе! Сиңа кем ышанып колхозны тоттырсын?! Ни укуың, ни
тәртибең юк! Кеше көлдермә!
– Сиңа ышанып тоттырдылар ич! Хәзер бирергә куркырлык
колхоз да юк, сатып бетердең бит! Ә уку – дело наживное! Элек
укый-яза белмичә дә иген иккәннәр. Колхозыңның бурычтан
башка бернәрсәсе дә юк бит, кемгә биреп котылсалар да барыбер
хәзер.
– Сиңа нәрсәгә кирәк соң ул?
– Әтинең эшен дәвам итәсем килә! Син аңламаска да мөмкинсең! Синең балаң юк бит! – Әлегә кадәр илке-салкы гына
йөргән, бер кабат та җитди сөйләшеп күрсәтмәгән, ата-анасы,
авыл халкы күптән кул селтәгән җиңел-җилпе Эдикның болай
кылануы Гайнуллинны уйга калдырды: «Менә сиңа мә! Юньсезнең башында җилләр уйный дип йөре син!» Филария исә аптыравыннан бөтенләй эндәшмәс булды. Сөяркәләр бер-берсенә
караштылар. Шаталак Эдик аларны елмаеп кына күзәтте.
– Бай кызын «колхоз рәисенә» кияүгә чыгарга кодалавы үзегезгә дә җиңелрәк булыр...
– Эчүеңнән, бушка гомер уздыруыңнан туктарсыңмы соң? –
дип пышылдады кинәт хәле бетеп киткән Филария.
– Байлар арасына барып эләккәч Бикмурзин да акылланган
дип сөйлиләр. Эчсәм – синекен эчмәм, йөрсәм – синең кебек
йөрмәм. Кияүгә китәсең икән – кит.Җитәр адәм көлдереп йөрергә! Кит! Буш кул белән! Әти корган дөнья – тик минеке генә!
Әйләнеп кайтмаячаксың! Аягыңны да бастырмыйм! – Эдикның
әлегә кадәр балаларча самими йөзендә ирләр ныклыгы чалынып
үтте. Шым булган «димчеләр» урыннарыннан кузгалып ишеккә юнәлделәр.
– Синеңчә булсын: бартер икән бартер! – диде йокысызлыктан әлсерәгән Гайнуллин. – Әзерләнә тор!
Гайнуллин юк колхозның рәисе булудан арыган иде.
Төнге «кунаклары» артыннан ишек ябылгач та, арыган булса
да, иртәнгә кадәр йокы алмады Эдикны. Ул әнисенең сүзләрен
чынга алмады. Нинди бай кызы килсен инде аңа кияүгә? Ә менә
колхоздан арыган Гайнуллин. Котылып куюы да бар. Бирмәсә
дә, күптән банкрот хуҗалыкның алга барырга юлы юк. Эдик,
Фәтхи, Ринат районның авыл хуҗалыгы идарәсендә булдылар,
бу турыда сөйләштеләр, шәхси кулга алырга дип сүз куештылар.
Дөньясы шуңа әйләнеп бара хәзер. Эдикның йокысын алучы
кеше берәү – Илүзә. Дөресрәге, Илүзә янына баргач, бүлмәдә
елаган бала тавышы. Яшь бала тавышы, анысын гына аера Эдик.
Төннәрдә колагына ишетелеп җәфалый шул елау. Кем баласы
елый иде бүлмәдә? Шул сорауга җавап таба алмый интегә егет.
«Бәреп керәсе иде теге усал кызны! Күрәсе иде Илүзәне! Үксеп
елаган баланы күрәсе иде... Нигә шулай әрнетә соң йөрәкне шул
тавыш?» Ялгыз Эдикның уйларының очы-кырые юк иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (32)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (32)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас