Чәчмә әсәр
20 Августа , 03:47

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)

Иңнәрең күтәрәлмәслек авырлыктан бөгелеп төшсә, күңелең елап чыгара алмаган әрнүгә тулса, тешләрең түзәргә кирәк дип кысылса, җырың җыр төсле буламыни әле ул? Тынычландыраторган нечкә тавыш урынына бала куркытып караңгы калын көй чыга. Тагын елый. Йокламый. Илүзә, сабыен кочагына алган килеш, селкенә дә селкенә. Аркасының авыртуын да, аякларының оюын да сизми. Бер ноктага төбәлеп селкенә дә селкенә.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)

(Дәвамы.)

6
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли- бәлли, бәлли-бәү.


Ә-ә-ә-ә, ә-ә-ә-ә…
Иңнәрең күтәрәлмәслек авырлыктан бөгелеп төшсә, күңелең
елап чыгара алмаган әрнүгә тулса, тешләрең түзәргә кирәк дип
кысылса, җырың җыр төсле буламыни әле ул? Тынычландыра
торган нечкә тавыш урынына бала куркытып караңгы калын көй
чыга. Тагын елый. Йокламый. Илүзә, сабыен кочагына алган
килеш, селкенә дә селкенә. Аркасының авыртуын да, аякларының
оюын да сизми. Бер ноктага төбәлеп селкенә дә селкенә.
– Иртәгә экзамен. Кабаттан бирәм. «Өчле»не эләктермәсәм –
беттем, чыгып очтым дигән сүз. Ә-ә-ә-ә! Тукта инде, Айнур, елама!
Тс-с-с. Тс-с-с. Йокла! Туалетларны юып киләм хәзер. Шуның өчен
генә тота бит. Бала белән общагада яшәү тыелган. Студентларга
комачауларга ярамый. Җәйгелеккә, укырга керүчеләр килеп тулса, кая гына барырбыз инде, Айнур? Урамда калсам, экзаменымны бирәлмәсәм, Алла сакласын, бармак төртеп көләрләр, юлдан язган, шулай булачагын белә идек дип куанырлар, авылга аяк
басып та булмас. Болай кайтып күренмәгәнгә биш былтыр. Кайтмасам ни… Анда кемгә кирәгем бар? Әти себердән алып кайткан
акчасын урлап чыгып киткәнемне мәңге оныталмаячак, һаман
каргашып утырадыр әле. Аңа ай буе эчәргә җитә бит ул. Минем
урынга тукмалган әнинең күңелендә дә җылы хис булмас. Эдик
үпкәләп эчеп йөридер… Заремадан юаттырадыр… Кысыр хатын
кемгә дә риза: яшь ни, карт ни, эчкече ни.
Әнисенең үзалдына сөйләнүенә бала йоклап китте. Бишек
җырыннан моңлырак булды, күрәсең. Илүзә улын сак кына караватка салды, аяк очларына басып өстәл янындагы урындыкка
килеп утырды. Таушалып беткән китабын алып, үткән төндә
укып туктаган битен ачты. Башына «бухалтерский анализ» дигән
авыр фәннең терминнары керерлек түгел иде шул. «Нишләргә?
Озакка сузарга да ярамый. Комендантның ачуын китерсәң, зурга
җибәрүен көт тә тор». Быелга гына торакта бала белән яшәп
укырга рөхсәт сорап күпме кешегә йөз суын түгеп ялынды. Күл
буенда үткәргән мәхәббәт төне өчен шулкадәр авырлык күрермен дип уена да кертеп чыгармаган иде бит. «Мәхәббәт дисәң,
хәтере калыр. Тәнем-җаным белән Эдикка тартылудан, аның
күңеле саф, эчкерсез икәнен белүдән ни файда? Ни эшкә, ни
укырга юк… Аның белән ничек тормыш корып яшәмәк кирәк?
Өстәвенә, Филариясе. Көн күрсәтмәячәге әледән үк билгеле.
Эдикның биленнән кочып матайда җилдергәндә җиңел иде лә ул…»
Йөрәгенә пычак булып кадалды бит шул көнне Филариянең
кыланышы. Һаман оныталмый. Кыерсытылган чакта акыл томалана икән шул… Гомер буена да бер сыеныр куен, терәлер иң
күрмә дә. Эдикның ирләрчә яклавыннан эреп төшүе гаҗәп тә
түгел. Ул төннең рәхәтлеге! Төн караңгысында Эдик та бүтәнчәрәк иде. Тик… кабатланасы түгел ул рәхәт! Филариядән котылам
дигәндә, тотыла язды. Укымады бит Эдик, иркә булдымы, шаталакмы: төннәр буе эчеп-тартып, шаярып-сугышып клубта, урамда
йөрде. «Эдик ишек төбендә басып торганда, Айнурның ярсып
елавы! Ишеткәндер бит инде… Ничек яңадан эзләп килми түзәдер
шул? Курыккандыр. Маменькин сыночек! Улының әти булуын
Филария ишетсә! Дөньяны куптарыр… Әллә Эдик үзенә тагын
берәр үпкә уйлап тапканмы? Бала-чага! Килмәве, арттан ияреп
йөрмәве хәерлерәк анысы. Минем максатлар белән Эдикның
асылы туры килми…» Илүзә әнисе кебек эт тормышында яшәр
өчен тырышып-тырмашып укыдымы? Акчалы булырмын, кешечә дөнья корырмын дип хыялланган иде. Менә бит, шул Эдик
аркасында кире дә кайталмый, куйган максатларына да ирешә
торган түгел. Үз тамагыңны туйдыра алмаганда, бала карап
буламы соң? «Бирә алмаган бу экзаменга, ничек тырышып
ятласам да, «өчле» куярлар – димәк стипендиясез калачакмын.
Туалет юганга түләгән эш хакы үземә җан асрарга да җитми.
Бала белән бүлмәдә тотсын дип кенә эшләвем. Айнурга көн саен
яңа әйбер кирәк. Үсә дә үсә… Сөтем дә бик аз бит, ичмасам.
Бала имеп кенә туймый. Коры сөт сатып алырга кирәк. Кыйммәт!» Илүзәнең битләрен пешереп кайнар яшьләре акты. Йөрәгендә – боз. Комендантның киңәшен уйлаган саен шул боз
зурая, авырая… Бөтен күкрәген биләп алган төсле инде хәзер.
«Аның «акыллы» киңәшен тотмасам, икебез дә ач-ялангач килеш урамда калачакбыз. Тыңласам… Сине балалар йортына
тапшырсам… У-у-ф! Телем дә әйләнми! Нишләрмен?! Кире дә
кайталмыйм. Урамга чыгарлыгымны да калдырмыйча чәйнәячәкләр. Өйдә сине теге исерекнең йодрыкларыннан саклый алмаячакмын! Нишлим, Ходаем, нишлим?! Авылга укып, баеп,
җиңүче булып кайтып керермен дә мине кыерсытучыларның,
түбәнсетеп караучыларның кирәген бирермен дип уйлый идем
бит! Их, Айнур!» Илүзә елый-елый мендәренә барып капланды.
Улының йөзенә караган саен йөрәге тетрәнә. Үзен күргәч елмаюлары, шатланулары! Аны балалар йортында калдырып кайтуын
күз алдына китерә. Менә бу караватта ялгызы утырыр да улының бәләкәй кулларын, аякларын тотарга, йомшак тәннәрен
үбәргә, алсу битләренә, аңа гына ышанган, аңа гына төбәлгән
күзләренә карарга зарыгып үләр, яши алмас кебек була. Яшь
хатынның йөрәге ярсып тибә, сулышы кысыла, тагын күз яшьләре тамчылый. Тыя торган да, тыела торган да түгел. Җаныңнан,
кысып имезгән күкрәгеңнән газиз балаңны аерудан да авыррак
адым бармыни?! Зур максатларың да кечерәеп, төссезләнеп,
мөһимлеген югалтыр. Мескен горурлык хисе генә, үзеңне җиргә
салып таптарга әзер торган адәм рәвешле хайваннарга үч итеп,
алардан яхшырак, баерак, өстенрәк булу теләге генә тешне
кыстыра. Үз-үзеңне кызгану хисен тирәнгәрәк яшерергә мәҗбүр
итә. Йөрәкне – ташка, сүзләрне – тимергә, күзләрне салкын
пыялага әйләндерә…
– Син миңа рәхмәт укыячаксың әле! Бер-ике көннән онытасың син аны! Рәхәтләнеп каласың, үзеңне иреккә чыккан кош
кебек хис итәчәксең! Япь-яшь көеңә нигә кирәк ул сиңа: бала –
обуза, аңлыйсыңмы? Кирәкмәгән йөк. Ул сиңа мишәйт итәчәк!
Яңадан кыз кебек рәхәтләнеп йөриячәксең, укып, эшкә урнашырсың. Бәйләнгән эт кебек яшәсең киләмени? Бар нәрсәне дә сөйләшеп куйдым, эше беткән, ә син елап утырасың юньсезләнеп.
Рәхмәт укыячаксың миңа, күреп тор! – Таң белән бүлмәгә килеп
кергән ирләрчә кыяфәтле комендантның нотыгын тыңларлык та,
ишетерлек тә хәле юк иде Илүзәнең. Айнуры иртәнге татлы йокысыннан уянмый гына, имеп ята. Йотлыгып имә. Соңгы тапкыр
әнисенең сөтен имүен сизәме соң әллә? «Соңгы кабат! Соңгы кабат!» дигән уй чүкеч кебек Илүзәнең миен төйде: сабыен иркәләде дә иркәләде хатын. Үбеп, яратып калырга ашыкты. Йомшак чәчләреннән сыйпады, тәннәрен сөйде. «Булмый! Юк! Бирмим!»
Илүзә бар көченә баласын күкрәгенә кысты. Туктаусыз аккан
яшьләре сабыеның битләренә, муенына, кулларына, ялангач
аякларына акты. Баласының шулкадәр дә тансык, кадерле тәнен
калтыранган куллары белән сөртә торды, үбә-үбә чылата торды хатын.
– Җитте инде! Елап бернәрсә дә үзгәртеп булмый! Бер син
генә бу хәлгә тарыганмыни? Я, бир баланы, я, бар, чыгып кит
моннан!
Комендант баласын кочагыннан тартып алып, таксига утырып киткәндә, бүлмәдәш кызлары ничек юатырга белми янында уралганда, шул бәхетсез экзаменын биреп буш караватына
кайтып ауганда томан эчендә яшәгән Илүзә саламга ябышкан
суга батучы кебек пышылдап һаман шул антын кабатлады:
– Баегач, аякка баскач, барып алам! Минем балам бернигә
дә мохтаҗ булмаячак! Мин барыбер Филария кебекләрдән өстен
булачакмын! Төкерим Эдигына! Баегач, баламны кире алам!

7
Утыз казны да сатты Ринат. Балаларына ашка салып пешереп ашатырга кулы бармады. Кирегә эшкә китә алмады. Дүрт
баланы калдырырга бер кешесе дә юк. Зур әти, зур әниләр олы,
дүртесен дә кем сыендырсын? Өчесе дә мәктәптә укый, җитмәсә,
Муса беренче сыйныфта. Сәгатьләр буе янында утырып укытырга кирәк. Гөлшаты унга ярыла: сыерын да сава, ашарларына да
әзерли, керләрен дә юа. «Себер акчалары» килгәч, хатыны исән
чакта сөйләшкәнчә, өйне зурайтты. Авылча, «ямау өстенә ямау»
инде: яшәгән өйнең верандасын, чоланын «җылытты» – стеналарны, түшәм белән идәнне уртасында ђылыткыч материал калдырып тышлады. Муса белән Һади, Гөлшат белән Йолдыз яңа
бүлмәләргә «башка чыккач» өй тагын да моңсуланып калган
кебек булды. Өстәп төзү мәшәкатьләре белән юанып, үзенә бер
тын ял да бирми ике ай яшәгәннән соң, Ринатның көннәре буш
калды. Малны иртә-кич карыйсың да бетте. Балалар мәктәптә
чакта Һади йоклый. Вак-төяк өйдәге эш арытмый, ялкыта гына.
Төннәрен күзенә йокы кунмый интектерә. Менә шул эш беткәч,
башыннан дулкын капладымыни, кайгысы яңадан аңын томалады ирнең. Юк, Ринат үзен көчсез дип санамый, төшенкелеккә
бирелермен дип күз алдына да китерми. Хатыным үлде, ничек
яшим дип үзен кызганмый ир, Рәфинәне жәлләп йөрәге әрни.
«Чәчкә кебек чагы иде бит! Дүрт балама гомер бирде, мине бәхетле итте, ә мин аны саклый алмадым!» – дип битәрли үзен.
Сабыйларының моңсу күзләренә туры карый алмый, алар алдында да гаепле саный үзен. Бик тырышса да, Рәфинә кебек
назлый алмаячагын, әниләре кебек балаларының дөньясы белән
кызыксынып яши алмаячагын аңлый ир. Үсмер генә апалары
пешергән ризыклар да гади, әниләренеке кебек тел йотарлык
килеп чыкмый. Кирәкле әйберләрен алып бирсә дә, ашатса-киендерсә дә, аерым бүлмәләрдә, яхшы шартларда яшәтергә тырышса
да, ана сөюеннән, хатын-кыз хәстәрләвеннән мәхрүм балакайлар үксез булачак.
«Нишләдең син, Рәфинә?!» Хатынының кабер өстендә тагын
шул сүзләрне кабатлады Ринат. «Нигә генә алдың авызыңа шул
агуны? Шул Сәгыйдәләр белән дуслашуыңны сизгәч тә, нигә
туктатмадым? Нигә ышандым? Нигә генә киттем шул себергә? Ил
өстенә хәер сорашып чыкмаган идек бит! Ачтан үлмәс идек әле!
Өй зурайтылмас иде, шифоньерлар алынмас иде... Мусага мәктәпкә барырга гына юнәтер идек барыбер, бурычка керер идек.
Аның каравы, исән булыр идең! Бергә булыр идек! Их-х-х, Рәфинә!» Еш килә хатынының зиратына Ринат. Елый. Кеше күзе
күрмәгәндә, балаларыннан качып, ирләрчә саран гына аккан
яшьләрен сөртә-сөртә елап, күңелен бушата. «Булат йомшарып
алды әле. Эш юк бит, РТСны тараттылар, райондагы МТСы да
бетте, ичмасам йөреп эшли иде. Акча түләмәгән Гайнуллинга
хезмәт итмим ди. Бушка кем йөрсен инде көн уздырып? Мин дә
шул акчасызлыкка, эшсезлеккә, кулларымның эшкә зарыгуына
түзә алмый чыгып киттем шул себергә... Их! Ләйсән килде беркөн.
«Ринат, өйдә Коръән укытып карасам инде, әллә тынычланып
китәр иде Булатым», – ди. Чарасызлыктан эчә башлаган. Догалар
укыдым өйләрендә. Көн саен үземнең яныма чакырып алам.
Сөйләшәбез. Район үзәгендә шиномонтаж предприятиесе ачарга
булды әле. Якын. Куллары алтын үзенең. Бал кортларыннан, балалардан арынганда, мин дә булышам. Сирәк инде. Аракы эчүгә
салышмасын дип, сөйләшеп кенә торам. Өйләрен төзеп бетерәселәре бар бит. Хәлләр шулай, Рәфинәү. Яныңда булсам, сине
дә карап кына торган булыр идем дә соң...»
Бу юлы зираттагы гадәти тынычлыкны бозып, кеше үксегәне
ишетелде. Ринат сискәнеп, елаган тавыш чыккан якка атлады.
Вилдан Яруллович кабере алдында башын иеп аның улы Эдик
чүгәләгән иде. «Их, әти! Таралып бетә бит колхозың. Ул Гайнуллинга мин дә, халык та баш булалмый. Беркемгә берни кирәкми.
Эндәшүче дә юк. Мин – юньсез, бала-чага, Фәтхи абый – карт.
Бүгеннән үз кулыма алыр идем колхозны! Синең исемеңне биреп,
яңа хуҗалык төзер идем дә бит – җитәкче була белмим! Эшне
кайсы баштан башларга, кайдан акча, ягулыгын алырга, начальство белән ничек уртак тел табарга? Нигә өйрәтмәдең мине эшкә,
әти-и-и? Кем миңа ышансын! Трай тибеп йөри дигән синең фикерең калды кеше колагында. Үз балаңны үзең аңламадың... Фәтхи
абый бик белә минем уйларны, аның сүзен кем чынга алсын
хәзер?! Их-х, әти, яратмасаң – яратма иде, кешегә чутламасаң –
чутлама иде, кире кайтсын иде син – рәис, мин – малай чак:
без Фәтхи абый белән басуларны сөрер идек, иген чәчәр, урыр
идек. Рәхәт иде ул вакытта. Илүзә дә монда иде. Син дә исән
идең...» Егет, мышкылдаган борынын тарта-тарта, әле бер, әле
икенче кулын күтәреп, йока курткасының җиңнәренә яшьләрен
сөртте, аннары җиңен кул очына кадәр төшереп, тактаташтагы
рәсемне чистартты. Авыр итеп көрсенде дә: «Булмады инде.
Синең кебек була алмыйм, әти», – дип, башын түбән иде.
Үзе дә шулай утырып очсыз-кырыйсыз уйларына бата
Ринат. Эдикка комачаулыйсы килмәде шуңа. Үзенең кайтырга
кузгалганын озак көтте. Егетнең, ярамаган эш өстендә тотылган
кебек, кыенсынуы йөзенә чыкты. Тизрәк китәргә омтылуын
күреп, Ринат аны туктатты:
– Тукта, Эдик! Күптән сөйләшәсем килә синең белән. Син
дә, минем кебек, еш киләсең, ахры, зиратка...
– Әти янына...
– Мин Рәфинә апаңны сагынам. Үкенәм себердә йөргәнемә.
Тыңламадым Вилдан абыйны. Комбайнны ташлап чыгып китүемә
риза түгел иде, әрнеде ул. Кире кайтарып булмый шул...
– Мин дә үкенәм, Ринат абый. Исән чагында әти белән аңлаша алмаганым өчен үземне гаеплим. Әллә нәрсә: тискәреләнеп,
үземә каратырга тырыша идем. Аракы эчеп, тәмәке тартып...
Юньсезлек белән. Нигә алай кыланганмындыр инде? Үпкәлисе
дә, үч итеп сантыйланасы да, каршы сөйлисе дә, каршы эшлисе дә
булмаган бит... Уздырдым инде вакытны әрәмгә, Ринат абый,
урамда трай тибеп...
– Бала гына идең бит әле, Эдик. Бала чакта үпкәләр була
инде ул. Аңлашмау да була. Син үсеп өлгермәдең. Вилдан абый
бик кырыс холыклы иде, ул сине белеп өлгермәде.
– Әтинең гомер буе тырышып саклаган колхозы күз алдында
юкка чыга, Ринат абый, шуңа кыен. Кем тарата бит, гарьлеге ни
тора!
– Сабыр! Нәрсә турында сөйләргә теләгәнеңне беләм. Тынычлан! Кычкырып сөйләмә кабер өстендә. Үзләре янда булмасалар да, җаннары күкләрдән безне күзәтәдер кебек. Әйдә трай
тибүне туктатыйк әле, Эдик! Мин бал кортлары үрчетә башладым бит. Ике оя булды инде. Тынычландыра торган шөгыль
икән. Рәфинә белән гел үзебезнең бал булса дип хыяллана идек.
Балалар ярата: ипигә май яки каймак ягалар да өстенә бал агызалар... «Бал кортларын ишәйтсәк, бал сатарбыз, себердән дә
туктарсың», – ди торган иде мәрхүмкәем. Өлгермәдем, әллә
нәрсә суздым да суздым. Булышырсыңмы миңа?
– Кулдан килер микән соң? Мин бит тимер-томырның гына
телен беләм, дигәндәй...
– Бергәләп өйрәнербез! – Ринат кулын егетнең иңбашына
салды. – Ләкин бер грамм да аракы капмаска! Бал кортлары
хәмер исен якын да китерми!
– Юк инде, капмыйм да, Ринат абый, сүз бирәм! Ул бит
үземне үзем кайда куярга белмәгәннән генә. Эш булса, бетте,
кирәге юк.
– Берүк кенә, Гөлүсәләрнең капка төбендә аракы эзләп
йөрмә! Әтиеңнең исеменә тап төшермә, энем. Беләсең килсә: мин
ул аракы сатучыларга – авылны исертүчеләргә каршы ут ачарга
ниятләдем. Тыныч яшәтмим мин аларны! Ә хуҗалыкны кулыңа
алам дисең икән, бу – егетлек! Берсүзсез булышырмын!
– Сез миңа ышанасызмы, Ринат абый? – Эдик, гаҗәпләнеп,
Ринатның күзләренә карады.
– Ышанам, энем. Малай чагың безнең аяк арасында уралып
үтте бит. Белмәгәнне бергәләп өйрәнербез.
– Рәхмәт! Рәхмәт, Ринат абый! Без Фәтхи абый белән район
үзәгенә барырга тора идек инде. Җае чыкса, яңа хуҗалык төзибез!
– Аллаһ ярдәмен бирсен, энем! Изге сәгатьтә! Я, бер дога
багышлыйк әтиең рухына...
Гаҗәпләнүе тагын да арткан Эдик та Ринат артыннан кушучлап кулларын күтәрде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас