Чәчмә әсәр
19 Августа , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)

«Нәзирә кая икән?» дип пошаланучы да, эзләүче дә, янгын сәбәпләрен ачыкларга омтылучы да булмады. Кызыксынмадылар, кызганмадылар, уфтанмадылар, куанмадылар. Битараф халәт белән карап тик тордылар. Бервакыт шулай булачагын алдан көткән, белгән кебек. Аның каравы, Радик күңеленә тынгы табалмады. «Кем эше булырга тиеш соң бу? Минекеләр карчыкны бәйләп, өстеннән бикләп куйдык диделәр. Әллә артыгын кыланып ташладылармы? Ышанырсың аларга... Тик торып симереп беттеләр хәзер, майларына чыдашалмыйлар. Әллә Нәзирә үзе юньсез башы белән янгын чыгардымы?

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)

(Дәвамы.)

Ике кулыннан тимер карават аякларына бәйләнгән, авызы томаланган карчык тагын да

көчәнебрәк ыңгырашырга кереште, шартлап чыгарга җитешкән күзләре белән беләкләрен кисеп
канатып бетергән җепләргә ымлады. Тик Линарның йөзендә аз гына да кызгану хисе юк иде.

– Ашыкма, карчык! – дип, теш арасыннан төкерде дә, пакетыннан тагын бер шешә сыра тартып чыгарды ул. Мич алдын
караштырды, газ плитәсе өстендәге мисләрнең капкачларын
ачып карады, иснәнде, эзләнде. – Да-а-а, көтмәгәнсең мине,
ашарга юк. Зря, зря ялкаулангансың…
Линар урындык алып тоткынның алдына барып утырды.
Шешәсен ачып, тагын бераз сыра чөмерде. Уттай янып торган
күзләрен алдында тезләнгән килеш катып калган Нәзирәгә төбәп
берникадәр тын торды.
– Кемдер миңа булышырга уйлаган бит. Шулай килеп чыга.
Туган-тумачам миннән өлгеррәк булып чыктымы әллә?
Нәзирә тиз-тиз башын селкергә кереште, нидер аңлатырга
тырышып төрле авазлар чыгарды.
– Сөйлисең киләме? Сөйләрсең, сөйләрсең, барын да тезеп
сөйләп бирерсең. Хәзер ачам шөкәтсез авызыңны… – Линар
йотлыгып пивосын эчте. Урыныннан торып, карчыкның янына ук
килеп иелде. Исерә башлаган карашы белән Нәзирәнең курку
алган күзләренә текәлде. – Теге вакыт менә мондагы утка тагын
ут, үч өстенә үч өстәп киткән пычрак авызыңны ачам! – дип төйде егет йөрәге турысын. – Не дай бог кычкырырга уйларсың!
Бәреп кенә үтерермен! Монда сине беркем ишетми дә. Ишетеп тә
ярдәмгә килүче табылмас…
Линар кискен хәрәкәт белән Нәзирәнең авызыннан скотч
кисәген, аннары каткан чүпрәкне тартып алды. Шешәсен күтәреп, калган пивосын эчеп бетерде. Эзләнеп мич тирәли әйләнеп чыкты.
– Кая данлы көмешкәң? Әлеге минутта миңа нәкъ шул шайтан суы кирәк! – дип калтыранган карчыкның бугазыннан алды.
Нәзирәнең күз карашы артыннан барып, өстәл астыннан тоңгырт
сыекча тулы өч литрлы банканы тартып чыгарды. Ачып иснәде.
Чәчәп ютәлләп алды. Күтәреп эчте. Беравык тын алалмый торды.
– Даа, базарда сатучыларның көмешкәсе туфта гына булган
икән! Нинди оста бабулькам булган бит, белми яшәгәнмен! –
Линар банканы тагын күтәреп эчте.
– Сөйлә! Хәзер тыңласам да курыкмыйм. Истә калса калыр,
калмаса… Ә-ә-ә, син миннән шөрлисең, ахры. Белеп калтыранасың. Сиңа да бер куркырга кирәктер бит… Сөйлә, дидем! Баштан башлап!
–Әтәң… әтәң гаепле, барысы өчен дә… ул җавап бирергә
тиеш… – дип тотлыкты карчык. – Бикмурзин… әнә, күл буенда.
Баеган, хәшәрәт! Аңардан сорау ал… бик көчле булсаң, – дип
кычкырып елап җибәрде карчык.
– Ела! Син әле генә, бер генә кабат елыйсың. Ела! – дип
ярсып җикерде Линар. – Минем елаганнарым чутсыз… Бикмурзин илтеп ташладымыни мине балалар йортына?
Нәзирә оныгының туры карашы астында ни дияргә белми
аптырап читкә борылды.
– Дөресен әйт! – дип тешләрен кысып, карчыкның күптән
тарак күрмәгән чәчләренә ябышты егет. – Сөйлә! Сөйлә димен! – Ул җан ачуы белән телен йоткандай тын калган Нәзирәнең яңакларына чабып җибәрде.
– Нигә минем әни сантыйлар йортында? Аны анда кем илтеп
тыкты? Нәрсә авызыңны ачып каттың соң? Ә! Әллә балалар йортына барып минем җеннәремне кузгатып йөрүеңә үкенәсеңме?
Үкен! Үз башыңа йөргәнсең инде… – Линар тагын көмешкәгә
үрелде. – Үзең дә эчәләсеңме бу сасы нәрсәне? Көчле! Күзләрне
әйләндереп чыгара. Ну! Колись, бабка! Мин тыңлыйм.
Нәзирә ир затын яхшы белә. Җитмәсә, монысы үз нәселе.
«Яхшылык, яманлык аршыннарын күптән бутаган бу. Уйлаганын
барыбер эшләр. Бөтен ышаныч – көмешкәдә. Исертеп аударса,
бераз вакыт сузып, бәлки, котылып та булыр… Болай гына ычкынырлык түгел. Их, көмешкәнең бу партиясенә тавык тизәге салмадым шул! Эзләп йөрергә иренгән баш!» Елауның, ялваруның
файдасыз икәнен аңлаган карчык оныгының күзләренә туры карап:
– Тумыштан сантый бит синең анаң! – дип көлемсерәде. Бу
хәбәр Линарның зиһенен чуалтыр дип уйлагандыр, әмма егетнең
үз фикере дә бар, имеш.
– Фәхишә булуга караганда, сантыйлыгы мең артык. Син
дә аңа охшап тилесең дип көләргә маташуыңмы бу? – Теле
көрмәкләнә башласа да, башы эшли иде аның. Аңлаган кебек
банканы да этәребрәк куйды.
– Ю-у-ук. Син анаңа охшамагансың. Ул бер юньсез иде бит.
Елак. Син – минем яшь чагым! Зәһәр чагым! – Карчык гәүдәсен уңайсызлаган бауларны чишәргә тырышып тарткаланды,
ләкин болай да чамалы гына көче тиз бетеп, хәлсезләнеп, аякларын Линарның урындыгы астына сузып, аркасын караватның
салкын тимеренә терәп утырды.
– Туктат, туктат мактануыңны! Барыбер файда күрмәссең,
юкка не надейся. Бер нәрсәне аңламыйм: ничек ул Бикмурзиның синнән артып минем дурак әнигә тәтеде соң? Сразу видать:
үзеңнекен җиңел генә кешегә бирә торганнардан түгелсең.
Ну, бабулька, тагын читкә карыйсың бит. Что-то здесь опять
нечисто. Баба Яга син, белдеңме?! Аннан да яманрак! – Линар,
тагын урыныннан сикереп торып, ике куллап Нәзирәнең муенына ябышты. – Мин сиңа сорау биреп утырырга кем дип
беләсең?! Сөйлә барын да! Үтерә-әм! – дип җикерде кан сауган
күзләрен акайтып. – Сантый кызыңнан туган балалар бик кирәк
идеме сиңа, ә?! – Оныгы, башын карават тимеренә бәрә-бәрә,
Нәзирәнең кибеп беткән гәүдәсен селкетергә тотынды.
– Сатарга! – дип пышылдады буылудан чак тынын алган
карчык. – Әнә… Бикмурзин… берегезне сатты да… ба-е-ды…
Ишеткән сүзләрдән шаккаткан Линар артка чигенде. Кинәт
хәле бетте. Аяк буыннары тотмый башлады. Бераз селкенеп басып торды да авып китте. Өстәл почмагына тотынып калып, урындыгын өстерәп алып, утырырга кыешты. Күңеле болганды, күз
аллары караңгыланды. Актарып косып җибәрде.
– Уф, сасы! – Нәзирә җыерчыклы йөзен җыерып, читкә
карарга маташты. – Миңа да сине тиз генә сатып котыласы иде
дә бит. Кеше белеп калганчы. Утырдым көтеп Радикны! Их, шул
чактагы юньсезлегемне! Нәрсә аптырап күзләреңне агарттың?
Мич артыннан чыга белмәгән юләрнең бала тапканын кем күргән
ди? Минем өемә килүче ирләрнең юк-барны төпченеп, тел чишеп
йөри торган гадәте булмады. Алар минем яныма киләләр иде!
Минем! Син, молокосос, аңламыйсың әле бернәрсә дә. Ха-ха-ха!
Линар чайкала-чайкала торып басты. Әллә шул көмешкәдән,
әллә җирәнүдән тагын укшый башлады. Күзләренә яшьләре
тыгылды. «Юк, бу хәшәрәт карчык алдында йомшаклык күрсәтәсем юк! Их, ния шулкадәр кыен соң?» Егетне әрнүе айнытып
җибәрде. Шайтан гына өметсез ди бит. Ялгызлыгын күтәрәлмәгән
Линарны да бу йортка еллар буена ясалма токандырып, кабартып
торган нәфрәт кенә түгел, бик тирән яшерелгән бәләкәй генә
өмет кисәге алып килгән иде: бәлки, әнисе чирләгәнгә генә аны
балалар йортына алган булганнардыр...
Юк, бу кадәресен күтәрерлек ныклыгы юк иде аның. Егет
банкага үрелде. Урыныннан кузгатырлыгы калмаганга, өстәлдәге
юылмаган чәшкегә салып этләнде. Түгеп бетерде. Кесәсеннән
тәмәкесен чыгарды. Буйсынмаган бармаклары белән зажигалкасын кабызып маташты. Тагын чайкалып китте. Өстәл буйлап
аккан шайтан суына ут үрмәләде.
– Яна… – дип пышылдады Линар, гаҗәпләнеп.
– Ычкындыр мине! Янабыз! – дип чинап кычкырып җибәрде
Нәзирә. Линар аны ишетмәде. Ялкын бик җитез иде: күптән су
күрмәгән тузанлы чаршауларга күчте, караваттагы мамык мендәрләргә сикерде. Егет, шашып кычкырган, сүгенгән, каргашкан карчык ягына борылып та карамый, мичкә, стеналарга,
ишек яңакларына тотына-тотына, шушы пычрак дөньяга беренче
кабат аваз салган, туган өй дип атарга теле әйләнмәгән урыннан
чыгып китте. Баскан эзләренә ашыга-ашыга үрмәләгән ялкын
теле соңгы минутларын кичерүен аңлап чинаган Нәзирәнең
тавышы белән аны озатып калды.
...Чакырулары исендә, төнлә төзелеш урынын
эзләп табалмады Линар. Кайда егылып, кайда йоклап киткәнен дә
хәтерләми. Кояш эссесенә уянып киткәч, исенә төшкән хәлләрдән
башта чәчләре үрә торды. Шыбыр тиргә батты, алан-йолан каранып качарга, тар тыкрыклар буйлап йөгерергә кереште. Аннары
кинәт кенә миен шундый таныш уй өтеп үтте: «Мин түгел!» Балачактан калган үз-үзен саклау реакциясе аны шып туктатты. «Мин
гаепле түгел! Бер тамчы гаебем юк – ул карчыкны мин үтермәдем! Ул үзе үлде! Чыгып өлгермәгән булсам, мин дә янар идем әле
шунда. Аның аркасында. Сама виновата. Чуть меня не убила,
чокнутая! Нәрсә дип шулкадәр көчле көмешкә кайнаткан? Спирт
кебек: гөлт итеп кабынды да китте уты. Мин түгел! Мин монда
вообще не причем!» Линар, башын югары күтәреп, җиңел адымнар белән атлап китте. Төзүчеләр торган урынны да бик тиз тапты.
Дөнья матурлыгын, күңел тынычлыгын чатнап авырткан башы
гына бераз бозды. «Хәзер әрмән абзыйлардан аванска акча
сорыйм да төзәтермен. Көтеп торган кешем юк. Кайда эшләсәм,
кайда йөрсәм дә барыбер. Теге карчык Бикмурзинны авылда дип
тә сөйләнде. Әллә чын, әллә саташып кына...» Егет күтәренке кәеф
белән шәпле заман көенә сызгырынып вагон ишегенең төбендә
бераз көтеп торды, аннары эчкә үтте. Өстәлдәге шешә төпләрен
бушатып, стаканга салды да, авызын ерып, үзенә генә күренгән
адәмгә күз кысып, бер көексез елмаеп, күтәреп эчеп куйды.
Җыелмаган ятакларына ауды да, йоклап та китте.
Ә әрмәннәр бу вакытта Нәзирә карчыкның өеннән калган
чүп өемен түгү белән мәшгуль иде. Аларны таң ату белән татлы
йокыларыннан уяткан Бикмурзин сакчылары да кара корымга
батып, баш күтәрми эшлиләр. Әле сүнеп тә бетмәгән өемне актарганда чыккан сөрем сулышларына каплана. Утлы кисәүләрне,
кызган тимер-томырны, эрегән кавырсын калдыкларын машина
арбасына төягәндә, кул-аяклары пешә. Тик беркем дә бер сүз дә
эндәшми. Котырган хуҗаның күзләре акаеп чыккан. Кая басканын, нәрсәгә тотынганын белми: йорт буйлап чаба. Үзе туктаусыз:
– Рәшит Шамилевич килә бүген! Пожарның эзе дә калырга
тиеш түгел! Тизрәк кыймылдагыз! Кузгалыгыз, димен, эттән туган
нәрсәләр! Бушка эшләүнең нәрсә икәнен оныттыгыз шул хәзер!
Түләрмен! Чукынып китсен шул акчалар! – дип җикерә дә
җикерә. Көтү авылдан чыгып китүгә халык та җыела башлады.
Хатыннар якынрак килделәр, ирләр ерактан гына күзәтте.
Киртәләре авып төшкән йорт эченә беркем дә кермәде, ярдәмен
тәкъдим итмәде. Тиздән экскаватор килеп җитте, калган вак-төяк
чүпне җире белән бергә көрәп, тиз арада КаМАЗ машинасына
төяп бетерде. Иң өскә киртә калдыкларын ташладылар. Әйтерсең,
бу урында бер кеше дә яшәмәгән – Нәзирәнең йорты җир белән
тигезләнде. Читтән карап иренеп кенә тәмәке пыскыткан ирләрнең гомер буена кәеф-сафа корган, гадәттәгечә пышылдашмаган,
яңа хәлне тикшермәгән, һәрберсе үз уена батып тын калган хатыннарның ләгънәт юнәлткән урыны бер төндә, бер таңда җир
йөзеннән юк булды. «Нәзирә кая икән?» дип пошаланучы да,
эзләүче дә, янгын сәбәпләрен ачыкларга омтылучы да булмады.
Кызыксынмадылар, кызганмадылар, уфтанмадылар, куанмадылар. Битараф халәт белән карап тик тордылар. Бервакыт шулай
булачагын алдан көткән, белгән кебек.
Аның каравы, Радик күңеленә тынгы табалмады. «Кем эше
булырга тиеш соң бу? Минекеләр карчыкны бәйләп, өстеннән
бикләп куйдык диделәр. Әллә артыгын кыланып ташладылармы?
Ышанырсың аларга... Тик торып симереп беттеләр хәзер, майларына чыдашалмыйлар. Әллә Нәзирә үзе юньсез башы белән
янгын чыгардымы? Булмас...Кемсоң? Рәшит Шамилевич сизмәсә,
чукынып кына китсен инде калганы. Төбенә тоз коярга бала-чагасы, туган-тумачасы юк әле... Полициягә дә әйтеп, кирәк икән,
акча төртеп куярга кирәк. Йомсыннар...»
Тәкә хуҗасы кичтән Нәзирәне сорашкан егет турында исенә
төшерде, халык арасыннан эзләп тә карады. Әмма бу турыда
беркемгә дә авызын ачмады. «Тормышына таман! Шул кирәк
иде азгынга!» – дип кенә уйлады да көндәге мәшәкатьләренә күмелде.
Кояш күтәрелеп тә өлгермәде, эш бетте. Тик торып гадәтләнмәгән авыл халкы таралды. Бикмурзин әрмәннәрне мәчет төзелешенә ашыктырды. Ходай йортына беренче кирпечне салырга
килүче түрәгә яхшы итеп телевизорга төшәр өчен нигезнең бер
почмагын булса да әзерләп өлгерергә кирәк иде. Тетелеп төшеп
йоклаган Линарны да сөйрәп торгыздылар. Хәленә кереп, аракы
салып бирделәр. Төзәлгән башына төзүчеләр шлемы, өстенә зәңгәр комбинезон кидерделәр. Шартына китерү мәҗбүри: халык
экраннан гел яхшылык, матурлык күрергә тиеш. Чөнки ул шуңа ышанып яши.
...Ә Нәзирәнең җир йөзендә кабере дә калмады...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (31)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас