Чәчмә әсәр
18 Августа , 17:40

Рәфкать КӘРАМИ. Ана. Хикәя

Газиз баласы читлектә булганда, нинди генә кош үзен ирекле итеп тояр икән?

Рәфкать КӘРАМИ. Ана. ХикәяРәфкать КӘРАМИ. Ана. Хикәя
Рәфкать КӘРАМИ. Ана. Хикәя

Салих Хәсәнович трамвайдан төште дә шау-шулы зур урамнан уңга таба борылып кереп китте. Бу урам караңгы, кешеләр дә аз, машиналар да монда сирәк үтә. Сул якта заводныңмы, фабриканыңмы зур тәрәзәле озын цехлары күренә, уң якта чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган складлар булса кирәк.

Бу тирә шыксыз һәм җансыз. Өстәвенә, йөзгә бәрә-бәрә ачы җил исә. Декабрь уртасы булса да, әле җир өстендә кар беленер-беленмәс кенә.

Тимер юл линиясе аша чыккач, Салих Хәсәнович тагын уңга борылды. Ә сул якта ак тимер-бетон плитәләрне утыртып коелган биек койма. Плитәләр өстендә берничә рәт чәнечкеле тимерчыбык. Көчле прожекторлар яктысында манара кукраеп утыра.

Салих Хәсәновичны әле моңа кадәр беркайчан да кичермәгән аңлаешсыз авыр тойгы биләп алды. Ул сирәк-мирәк башын күтәреп койма өстенә карап ала; юлда да ник бер кеше әсәре күренсен. Шактый вакыт баргач, ул тимер капка янында туктады.

Өстенә кара пальто кигән, башына мамык шәл бәйләгән юантык гәүдәле кечерәк бер хатын капка ярыгыннан эчкә карап тора иде. Ул Салих Хәсәновичка игътибар итмәде. Бары Салих Хәсәнович үзенә төбәп эндәшкәч кенә, башын чак кына борып:

– Әйе, шушы, – диде.

Аңа илле биш-алтмыш яшьләр тирәсе иде. Җыерчыклы тулы йөзле, аягында очсызлы киез сапожки, кулында кара төстәге йон бияләй. Ул тагын койма ярыгыннан эчкә карады. Салих Хәсәнович та аның баш өстеннән ихатага күз салды.

Зур ишегелдында тимер бөркәвечле биш машина тора. Машиналарны кораллы гаскәриләр уратып алган, берсе эт җитәкләгән.

– Гафу итегез, апа, сез бу тирәдә яшисезме әллә?

– Юк.

– Ә нишләп?..

– Улым, – диде хатын һәм Салих Хәсәновичка таба борылды.

Шул сүзләрне әйткәч, Салих Хәсәнович аны елап җибәрер дип уйлаган иде. Юк, аның күзендә яшь күренмәде. Күрәсең, айлар, еллар буе берөзлексез елаган ананың күз яшьләре кибеп беткән.

– Каян килдегез соң?

– Районнан.

Күрдегезме соң?

– Юк. Менә шушыннан карап китсәм дә күңелем була.

– Юл уңаеннан гына сугылгансыздыр инде.

– Аны күрер өчен генә.

– Әллә бик еш киләсезме?

– Юк, алай еш түгел, вакыт юк бит, өйдә мал-туар, атнасына бер генә тапкыр.

Салих Хәсәнович, тагын нидер сорарга җыенып, ләкин, ни әйтергә дә белмичә, аптырап торды. «И газиз аналар! Нинди миһербансыз балалар икән ул сезне шундый хафаларга салучы? Ләкин нинди генә юньсез булмасыннар, сезнең өчен барыбер бала бит алар!»

Ана, кулына дипломат тоткан, күзлекле, озын буйлы Салих Хәсәновичны күздән кичереп, сорап куйды:

– Ә сез кем? Нишләп йөрисез?

– Мине «Белем» җәмгыятеннән җибәрделәр, лекция укырга. Мин институтта укытам, апа.

Ана бүтән сорау бирмәде. Салих Хәсәнович, анда керәсе булгач, әллә малаен эзләп табарга, һичьюгы, аңа сәлам тапшырырга кушармы, дип уйлаган иде. Юк, ананың аңа гозере булмады. Күрәсең, атнага бер тапкыр килеп, койма ярыгыннан улы кебекләргә карап, күз салып китү белән дә йөрәк сызлавын басарга ул күнеккән иде булса кирәк.

«И бу аналар! Газиз аналар! Горур аналар!»

Килешенгән вакытка капкадан замполит чыкты, Салих Хәсәнович белән күреште. Эчкә керер алдыннан Салих Хәсәнович анага карады. Ул әкрен генә, авыр адымнар белән читкә табарак китте…

Кирәкле кәгазьләрне тутыргач, замполит бүлмәсеннән кабат ишегалдына чыктылар. Тимер челтәр белән әйләндереп алынган тар гына коридордан киттеләр. Уңда машиналар. Эт җитәкләгән солдатка замполит:

– Ныграк тот! – дип эндәште. Чөнки зур авызлы эт ярсып-ярсып өрә, аларга таба ыргыла, солдат аны көч-хәл белән тыеп тора иде.

Биек тимер капка яныннан үттеләр дә тимер баскычтан күтәрелделәр. Замполит проходной ишегендәге кыңгырау төймәсенә басып алды. Авыр тимер ишек зырлап ачылды. Керделәр. Ишек шартлап ябылды. Салих Хәсәнович кына түгел, замполит та пропускысын сузды. Кат-кат тикшергәч кенә эчкә үткәрделәр. Монда, әйтерсең, күк йөзен бикләп куйганнар: ул тараеп, кечерәеп калган.

Зур, якты клуб. Сәхнәдә өстәл, трибуна. Сәхнә янындарак стена буенда тагын бер өстәл, анда баян, гармун ише музыка кораллары тезеп куелган.

Салих Хәсәнович, замполит үзенә сүз биргәч, лекция укырга кереште. Ул үзе берөзлексез сөйли, үзе залны күзәтә, анда утыручылар турында уйлый.

Төрле яшьтәге ир-егетләр. Яшьрәкләре студент була алырлар иде. Алар Салих Хәсәновичның лекциясен монда түгел, ә институт аудиториясендә тыңларлар иде. Алар сөя, сөелә, өйләнә, гаилә корып җибәрә алыр иде. Эштән арып кайтуга кадерле балалары муеннарына сарылыр, сөекле хатыннары сөлге тотып  аларның юынганын көтәр, тәмле ризыклар әзерләп, кухняга чакырыр иде. Ә кичләрен бөтен гаилә бергә җыелышып телевизор карар, балалары әтиләренең тезләренә менеп кунаклар, иркәләнер яисә бергәләшеп концерт-театрларга барырлар иде. Ә монда…

Салих Хәсәновичка алар кызганыч та кебек. Ләкин кырган такыр башлы аксыл ябык йөзле бу кешеләрне ул жәлләми. Чөнки алар, кемнәрнедер рәнҗетеп, җәберләп, монда үз ирекләре белән кергәннәр. Әйе, шулай. Чөнки алар үзләре кылган кыңгыр эшләрнең ахыры шушылай тәмамланачагын белеп эш иткән. Алар намуслы хезмәт итәргә теләмәгән.

 Лекциясенең ахырын Салих Хәсәнович болай тәмамлады:

– Сезнең каршыда чыгыш ясавы авыр. Мин моны алдан ук белеп, бу очрашуга бик нык әзерләнеп килергә тырыштым. Башымда төрле уйлар иде. Сезгә үгет-нәсихәт бирмәкче идем. Ләкин, бирегә килгәч, капка төбендә мин бер ананы күрдем…

Салих Хәсәнович моннан ярты сәгать элек күргән ана турында сөйләргә кереште. Ул ярсып, әрнеп, борчылып сөйләгән саен кайберәүләрнең башы түбән иелде. Салих Хәсәнович аларны кызганмады. Чөнки алар бу язмышны үзләре теләп алган бит…

– Безнең һәрберебезнең анасы бар һәм ул бер генә. Аналар сабыр, ләкин алар һәрвакыт газиз балаларын көтәләр. Әгәр улы читтә булса, ана баласының еш кайтуын тели. Улы елына ике тапкыр кайтса да, биш тапкыр кайтса да, ана һаман бер үк сүзләрне кабатлый: «Улым, сирәк кайтасың». Сез дә аналарыгызны үзегез теләгән вакытта кайтып күрә алыр идегез яки гел алар янында яшәр идегез. Ләкин… Әгәр дә әле сез илгә афәт килгәндә яу кырында булсагыз, аналарыгыз сезнең белән горурланыр иде. Сез анда батырларча үлеп калсагыз да, аналарыгыз өчен бу кадәр аяныч булмас иде. Ләкин…

Берничә яшь егет йөзләрен куллары белән каплады. Салих Хәсәнович аларны шул чиккә җиткерүенә үкенми һәм аларны жәлләми дә. Аның күз алдында һаман капка төбендә улына читтән генә карап юаныч алырга килгән ана басып тора. Салих Хәсәновичка ул кызганыч, аның йокысыз үткән төннәре, улын сагынып саргайган йөзе, аның өчен түккән күз яшьләре, көн-төн уйлаудан берөзлексез сулкылдаган олы йөрәге кызганыч.

…Тагын ишекләр ачылды, ябылды. Проходнойдагы яшь солдат, Салих Хәсәновичның паспортын кулына алып, кат-кат тикшерде, сораулар бирде.

– Фамилиягез, исемегез…

…Салих Хәсәнович капкадан чыгуга ук сулга таба карады. Ана юк иде.

Бераз юл үткәч, Салих Хәсәнович иркен сулап куйды. Күкрәген тутырып, саф һава сулады. Ә күз алдында һаман ана тора.

«Безгә аналар тормыш биргән. Без аларның изге күкрәк сөтен имеп үсәбез. Кечкенә чакта без аналар турында күпме матур әкиятләр тыңлап, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, хикәяләр укып үсәбез. Ә үсеп җиткәч… никадәр газаплар китерәбез. Ана йөрәген җәрәхәтләгән баладан да шәфкатьсезрәк тереклек иясе бар микән дөнья йөзендә?! Ә ана барысын да кичерә, гафу итә һәм… көтә, юлдан язган баласын да көтә.

Мин – иректә. Әлеге ана да иректә. Ләкин, үзе иректә булса да, күңеле улы белән бергә тоткынлыкта. Ана кешене тоткын итүдән дә яманрак нәрсә бармы? Газиз баласы читлектә булганда, нинди генә кош үзен ирекле итеп тояр икән? Юктыр, андый кошлар дөньяда юктыр…»

Салих Хәсәнович әнә шундый авыр тойгылар, авыр адымнар белән биек койма яныннан салмак кына атлый иде.

Фото: kotlausaite.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас