

(Дәвамы.)
Иңнәренә сумкалар аскан, төрле аппаратлар сөйрәгән Илгизәр кебек үк «озынчәчләр» килеп кергәч, уйланырга вакыт
калмады. Өй буйлап чыбыклар сузылды, яктырткычлар куелды.
Зал бүлмәсен уч төбедәй генә калдырып кысрыкладылар, телевизор алдына бәйләмен тоттырып Светлананы утырттылар. Телефонын алып куйгач, кулларын кая итәргә белми басып торган
Илгизәрнең чәчләрен тарап бәйләп куйдылар. Озак кына шахмат
фигураларын тезә белми интектеләр. Ниһаять, «бәхетле тату
гаиләнең» кичке тыныч сәгатьләре меңләгән электоратның күңеленә хуш килерлек итеп төшереп алынды. Светлана белән Илгизәр, җиңел сулап, наушникларын колакларына элделәр, машиналар бер-бер артлы китәргә тезелештеләр.
Олы яшьтәге кешеләр яши торган приютта Рәшит Шамилевичны алдан ук әзерләнеп көтеп алдылар. Әбиләр шау чәчәкле өр-яңа яулыкларын бәйләделәр, бабайлар бәйрәмнәрдә
генә кия торган яхшырак түбәтәйләрен баш түбәләренә элделәр,
орден-медальләрен чыңлатып костюмнарын киделәр. Таякларына таянып, стеналарга тотынып акрын гына басып вестибюльгә
җыелдылар. Депутатлыкка кандидат Рәшит Шамилевич һәрберсе
белән кул биреп исәнләште, ихлас йөз белән хәлләрен сорашты,
үткәннәре белән кызыксынды. Бу мәшәкатьләрнең ни өчен
кирәклеген аңлап бетермәгән Илгизәр, кадрда икәнлеген онытып,
авызын зур ачып исни башлады. Торган саен ныграк артистланган
иренә ачулы Светлана елмаеп арыды, буялган иреннәрен кысып,
операторга артын куеп басты. Ә Рәшит Шамилевич бернигә дә
игътибар итми уртага чыгып:
– Хөрмәтле апалар һәм абыйлар! Сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең гомер буе түккән тирегезнең һәр тамчысы безнең
өчен кадерле, сезнең данлы эшләрегез, яулаган үрләрегез безнең
өчен, илебез өчен алтын тауларга бәрабәр. Бәхетле, тәрбияле
картлыкка лаек сез. Сезнең бүген сәламәт булуыгыз безнең өчен
бик кыйммәт. Шуңа да, илебез мөһим вакыйга – Дәүләт Думасына сайлаулар алдында торганда, сезгә игътибарыбыз тагын да
арта. Бүген мин, депутатлыкка кандидат Җиһангиров Рәшит Шамил улы, һәм минем гаиләм сезнең көннәрегез, кичләрегез файдалы узсын өчен пианино һәм соңгы мода белән җиһазландырылган бербөтен спорт бүлмәсе бүләк итәбез! – дип күтәренке
рух белән «шатлыклы» яңалыгын ачты.
Олылар, гомерләре буена гадәтләнгәнчә, түрәнең баллы-шикәрле сүзләренә ышанып баш кактылар. Ышанырга телиләр,
ышануы рәхәт иде аларга. Бүләкләрдә исә кайгылары да юк. Аның
каравы, приют җитәкчелеге һәм урындагы вак-төяк түрәләр гөрләтеп кул чаптылар, киң елмайдылар, рәхмәт һәм хуплау сүзләре сөйләделәр.
Балалар йортында Светлана белән Илгизәргә авыргарак туры
килде. «Кино»ның режиссеры таләпләрне катгый куйды:
– Хатын-кыз нечкә күңелле була. Сезнең хәләл җефетегезне
халык бигрәк тә йомшак сүзле, олы йөрәкле итеп күрергә, белергә
тиеш. Шушы ятим балакайларның башын сыйпаганда, еларга
кирәк. Һичшиксез, еларга!
Кабат-кабат төшереп, әзерләнеп, Светлананың мәңге яшь
күрмәгән күзләренең чыланганын көтеп, төшке аштан мәхрүм
калып, кандидат белән очрашкан балалар да, аларны чак тыеп
тоткан тәрбиячеләр дә, кирәкле кадр көткән операторлар да арып
беттеләр, тынычсызлана башладылар. Хис дигән нәрсә бу гаилә
әгъзалары өчен чынлап та дефицит иде шул. Аптырагач, түрә
хатынының йөзен зур план белән төшермәскә, баш сыйпаган
кулларны гына күрсәтергә булдылар. Бармак саен киелгән балдакларны салдырдылар, «кино»га төшүче кызга кәнфит тоттырдылар. Шулай итеп монысыннан котылдылар. Аннары үрнәкле
гаилә пары ятимнәргә телевизор бүләк итте. Кадрлар артындагы
диктор тавышы әйткәнчә, «киң күңелле кешеләрнең үзләре кебек
үк изгелек кылып күнеккән уллары Илгизәр» үсмерләргә гаилә
әгъзаларының кесә телефоннарын бүләк итүен белдергәч, сугыш
китте. Элемтәнең иң яхшысына күнеккән, затлыдан затлыга гына
алмаштырырга өйрәнгән байларның күптән бизеп ташланган
иске модельле калдык-постык телефоннары да мондагы балаларга бик тансык иде. Бу кычкырыш, төртешне күргәч, хәтта Илгизәрнең йөзенә бераз гына гаҗәпләнү әсәре кунды. Хәйләкәр
генә елмаеп куйды да телефоннарны каш астыннан карап зурларның сугышын читтән күзәткән бәләкәй малайларга бүләк итте.
Аларның берсе, Илгизәргә төртеп:
– Классный пацан! – дип кычкырды. Операторлар ул баланың ихлас йөзен төшереп алуларына куанып, «Отличный кадр!»
дип үзләрен мактый-мактый җыендылар да чыгып киттеләр.
Тәрбиячеләр киң күңелле иганәчеләргә рәхмәтләр укып, озатып чыктылар.
Кунаклар артыннан ишекләр дә ябылмас, «отличный кадр»-
ның борын төбенә эләгер, телефоннарны усал үсмерләр тартып
алыр. Тәрбиячеләр «Рәшит Шамилевичның икенче килүенә
саклап торыйк, барыбер ватып кына бетерәләр» дип яхшырак
телевизорны үзләренең бүлмәсендә торган искесе белән алыштырып куярлар. Зур түрәгә эч серләрен түгеп тә бик канәгать калган әби-бабайлар үлгәнче дә пианино басмагына кагылмаслар, көен ишетү бәхетен күрмәсләр, «мускуллар качать итә» торган
тренажерларга якын барырга да куркырлар. Тик болары сайлаулар алдыннан күрсәтеләчәк яхшыдан-яхшы фильмга кермәс…
Рәшит Шамилевич шоферына:
– Бикмурзинның дачасына! – дип әмер бирде.
Депутатлыкка кандидат гаиләсе яңа «уңышлы кадрлар» эзләп Тургайга юл тотты.
5
Район үзәгеннән Тургайга кадәр Линарны әрмәннәр машиналарына утыртып алып кайттылар. Озынча «буханка» УАЗга алар
азык-төлек, яшәр өчен башка кирәк-ярак тутырганнар.
– Бик көчле күренәсең, егет, безгә эшкә кил. Кирпеч, раствор
ташырга кеше җитми. Мәчет төзи башладык, – дип Линарның
аркасыннан какты өлкәнрәге, машинаны туктатып юлчыны төшергән чакта.
– Килермен, – дип теләр-теләмәс җавап бирде арык егет. –
Бүгенгә бераз ял итеп, тирә-якны караштырып алам да.
Линар пакетындагы өч шешә пивоның берсен төзүчеләргә бирде дә саубуллашты.
Урлашып качкандагы куркуларын юлда ук онытты ул. Бәләкәйдән гадәтенә кергән «мин түгел»ен кабатлады да, «бик әйбәт:
эшләгән өчен вакытында акча түләсеннәр иде» дип үзен аклады
да онытты. Үзеннән гаеп эзли белми, күңел газаплары кичерми
ул. Андый хисләр тумый да аның күңелендә. Анда бары нәфрәт,
үч, ачу гына тукталып кала, җыела, чыгарга юл сорый...
Авылда тынлык. Караңгы төшәргә дә санаулы минутлар калган. Кичке эңгер-меңгер. Линар ике якка да башын боргалап,
тирә-якны күзәтә-күзәтә урам буйлап атлады. Аякларын чак
сөйрәп атлаган хатын-кызлар йорттагы соңгы мәшәкатьләре
белән булышалар. Йокларга ятарга чишенгән җирләреннән ялангач иңнәренә йорт-арада киеп йөри торган иске фуфайка гына
салып урамга чыккан ирләр киртәгә сөялеп тәмәке пыскыта.
Алары да берән-сәрән генә. Шыгырдап капкалар ябыла, келәләр
чыңлый. Буш урам буйлап атлаган Линар кая барырга белми
туктап калды. «Кайда яши соң ул Нәзирә? Так называемый зур әни…»
Тыкрыктан сүгенә-сүгенә тәкә бәрән өстерәп килгән хатын
күренде. Кайтмаска карышкан хайванның алгы аякларыннан
тотып бастырган да тартыпмы-тарта. Үзенә кирәк чакта яхшы
булып күренә белә Линар. Күзләрен дә йоммый алдый иде тәрбиячеләрен, тегеләре үз сүзләренең дөреслегенә үзләре шикләнә
башлый иде азактан. Шул вакытларда үзенең актан-пакь булуына
үзе дә ышана иде.
– Булышыйммы? – дип интегүче авыл кешесенә каршы йөгерде Линар. Манма су тиргә баткан хатын шундук риза булып
тәкәнең аякларын егет кулына тоттырды:
– Мәле, мә, улым! Биздем шул гулящий нәрсәкәйдән! Һич
абзарына кайта белмәде, мәлгунь! Көтү чыкканнан бирле үзәгемә
үтә, ябып кына куярмын инде. Мал иясенә охшый, ди. Чукынгыры
нәрсә… Абзыең да шулай йөри торгач, ике арада үлеп китте.
Тукта, улым, тукта, интекмә. Җилкәң киң күренә, күтәреп кенә
салыйк әйдә. Менә шулай! Нәкъ сабантуй батыры кебек булдың!
Күз тимәсен! Пычранырсың микән инде?
– Килосы ничего себе моның, әби! Яхшы ашаткансың! –
диде Линар бераз атлагач.
– Аллага шөкер, балам. Малны карый беләм инде мин, шуларга алданып яшим. Ну, бу браматны башкача чыгармыйм, куркам.
Казанга төшүе бар, әрмәннәр әйтмешли. Аларына да ышаныч юк.
Ярый таптым караңгы төшкәнче.
Тәртип бозучыны икәүләп абзарга кертеп яптылар.
– Син кем малае соң, балам, танып булмый, – дип Линарның йөзенә текәлде карчык, яулыгын салып чигәсе буйлап аккан
тирләрен сөрткәч. – Таныш та кебексең… Кил менә монда,
юынып ал. Пычраттым инде сине. Исе шул хәшәрәтләрнең!
– Мин мондагы түгел, әби. Ерактан. Миңа Нәзирә дигән
карчык кирәк, өен өйрәт әле…
Линарның үтенечен ишетү белән теле телгә йокмый сөйләшкән ачык күңелле апаның йөзе караңгыланды да куйды.
– Әстәгъфирулла тәүбә! – дип кычкырып җибәрде ул юеш
куллары белән ике ботын чабып. – Монысы да шунда таба! Бер
аягы белән гүрдә килеш тә инде, Ходаем-аллакаем, туймаса да
туймый бу кәнтәй! Хәзер синең кебек маңка танауларны җыеп
ятамыни?! Нәгаләт нәрсә! Шул гына бәхетсез итте мине, шул
гына-а… Минем чибәрлегем янында тигәнәк үләне иде, уңганлыгым янында бер юньсез иде дә бит! Минекен генәмени?! Бөтен
авыл ирен җыеп ятты! Ничек җир тота шуны?! Йортына карап
бу хәтле ләгънәт укуларыма – саргаеп кибәргә, ут булып көяргә
тиеш иде күптән! Вакытсыз картаюларым да шуның аркасында
гына-а-а… Нәрсәләр салып кайнатадыр шул көмешкәләрен?
Шуны эчеп күпме ир сантыйланды, юлдан язды, чиргә сабышты,
үлде! Шул сукмакны таптап кына юкка чыкты минеке дә. Әй, Ходаем…
Агачлар арасыннан чак кына күренеп торган йортка йодрык
белән янап кычкырынган хатынны туктата торган да түгел иде.
Линар капкадан чыгып киткәч тә әллә күпме озатып барды ул
әрнүле тавыш.
Йодрык яналган якка атлады Линар. Шыгырдап ачылган капканың эчке ягында Линарны тынлык каршы алды. Кыйгаеп
төшкән болдырда аяк киеме күренми, ишектә – йозак.
«Да-а, карчык, шәп урнашкансың бит. Күршеләрең дә юк.
Өең кеше күзеннән читтә. Йорт тирәли әрәмә. Укромное местечко…» Линар, карана-карана, бер шешә пивоны бушатты. Беркем
дә капканы ачып кермәде. Егетнең уенда «туган йорт», «дөньяга
килгән өем» дигән төшенчәләрнең әсәре дә юк иде. Хәзер зур әни
тиешле кеше белән күрешәм дип тә дулкынланмады. Ул ач иде.
Эче тулы нәфрәт: үзен танымаган, сагынмаган әнисенә, ташлап
киткән әтисенә, оныгын алып кайтырга, тәрбияләргә уйламый да
Линар интеккән елларның буена авыл ирләре белән типтереп
яткан Нәзирәгә. «Кешеләрнең гаиләләре гаилә кебек. Минеке…
Димәк, минем зур әни – проститутка. Кызы да шундый булгандыр әле… Минем әни дә. Әти тиешлесен көмешкәләре белән алдатып ияләштергәннәр дә… дөньяга мин килгәнмен. Күрәлмим!
Их, барысын да җыеп!..» Линар ачуыннан болай да аварга торган
коймага илтеп типте. Гәүдәсе баһадирныкыдай дәү булып үссә дә,
акылы да, күңеле дә үпкәле-рәнҗүле бала-чагында калган шул,
үсмәгән. Бәхетсезлеге өчен кеше гаепләүдән артмый, кемнеңдер
урынына үзен куеп карауны бөтенләй белми, әйләнә-тирәсендә
кайнаган тормышның чагу төсләрен күрми дә, ул тормышка
кушылып яшәп тә китәлми. Әйтерсең аны нәфрәт кенә атлата,
йөртә, эшләтә.
«Пиво да басмады нервыны. Корсак ач. Тукта әле! Мин бит
зур әнигә кунакка кайттым! Түрдән уз, Линар!» Егет йозаклар
ачарга бәләкәйдән остарган иде. Капшана-капшана өйгә керде.
Күзләре караңгыга өйрәнеп өлгермәде, почмактан ыңгырашу
тавышы ишетелде. Линар, нәрсәләргәдер абынып, төртелеп
эзли торгач, ут кабыза торган урынны тапты. Әйләнеп карагач та
гаҗәпләнүеннән:
– Ох! – дип кычкырып җибәрде. – Күрмәсәң – күр! Тәкә
хуҗасы дөрес әйткән: бер аягың точно гүрдә синең!
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.