

(Дәвамы.)
3
Күптән утлары сүнгән авыл өйләренең тыныч йокысын бозып
үкергән мотоцикл сасы зәңгәр төтеннәрен чыгарды да төчкерә-төчкерә сүнде. Руль тоткан егет артындагы пассажирын
төшерде дә кабынмаган техникасын этәреп китеп барды. Төшеп
калучы Эдик иде. Ул өй ишегендәге бикнең ачкычын кесәсеннән
тиз генә табалмый этләнде. Кыен аңа менә шул минутларда: беркайчан да эчкә үтеп булмас кебек була башлый. Эдикның тизрәк
караватына сузылып ятасы да йоклап китәсе, онытыласы килә.
Аңа кыен иде. Ишек ачык булганда да эчтә көтеп газапланыр кешесе югын белә иде. Әмма ишектә йозак булса, барыбер кыенрак.
Тырыша торгач, ачты. Тик туган өенең караңгылыгына атлап
керергә ашыкмады. «Менә бит мин! Кайттым!» – дип кемгә булса
да белгертәсе килде. Ара-тирә улына игътибар бирүне кирәк дип
табучы әнисе: «Мал да ашаган урынына кайта. Юлны таптыңмы?» – дип мыскыл итеп «агуын чәчеп» алыр иде. Шул исенә
төште нишләптер. «Мин кайттым. Ашарга барыбер юк монда», –
дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өйгә үтеп караватына ауды. Өйдә
салкын иде. Юрганны җылыталмый интекте, өшеде. Йокысы
качты. Андый чакта башында гел бер уй: «Илүзәнең кайтканы да
юк. Әтине күмгән көнне хәер салырга килгән дип сөйләделәр егетләр. Мин күрмәдем. Яныма да килмәде. Теге төнне шулай тиз генә
онытты микәнни? Мин генә хыялыйланып искә төшерәм. Үкенә
микәнни? Артыннан шәһәренә барганымны көтәме? Куркам шул.
Нишләрмен анда? Күз алдыма да китерә алмыйм. Укып булмас.
Сантый-сонтый кыланганга билгеләр куймаслар. Кемлеккә, нинди һөнәргә укырга соң? Башта бер уй юк. Яратмыйдыр да инде
мине Илүзә. Үкенәдер шул… Мәхәббәттән бәхет булмады. Аның
каравы, мамашаныкы ташып тора. Гайнуллин супермен ахры,
яныннан кайтып кергәне дә юк. Ызба суык…» Шул бертөсле уйларны башында әйләндерә-әйләндерә плитәгә ут кабызды, чәй
кайнатты Эдик. Соңгы вакытта гел шулай: уйлар өермәсеннән
аерыла алмый интегә. Элеккечә беразга гына булса да эчеп онытыласы килә дә соң, өйдә аракы да, көмешкә дә юк, әнисе остабикә булырга әзерләнә бит. Акча да бирми башлады хәзер. Үзе
дә әллә нишләде, үзгәрде Эдик: әтисе исән чакта икесенә дә үч
итеп, башын сантыйга салып йөргән чакларын ахмаклык итеп
искә ала. «Илүзә монда чакта ук үзгәрәсе иде. Хәзер миңа кем ышансын?»
Һәр көн иртән әтисенең каберенә барырга гадәтләнде соңгы
вакытларда. Көзнең пычрагына да, кышның кар-бураннарына да
карамады, зират юлын таптады. Инде була, май аеның коры җиле
җирне киптерде, сукмак салды. Кеше күзенә күренмәскә тырыша, кыенсына, үзе турында икенче төрле уйларлар дип курка.
Кача-поса бара да исән чагында капма-каршы сүз дәшешмәгән
әтисе белән рәхәтләнеп сөйләшә. Ишетмәгәнен белә, шуңа эчендәге бөтен зарларын ачып сала. Кеше үзе үлгәч тә күңел белән аңа
якынаеп була икән шул. Болай җиңелрәк ул якынаю. Каршылык
күрсәтүче юк. Үкенүен хәтта үзеннән яшерсә дә, елый. Кайтарып
алып булмас үткән гомерендә җилкуар булып йөргән чакларын
сагынып, юксынып түгел, берни үзгәртеп булмаслык соңга калганын аңлап елый ул.
– Син мине тыңламый идең шул. Күрмәдең, ишетмәдең.
Беренче класста укыганда әтиләр бәйрәменә җыр өйрәттеләр.
Бөтен малайның кулында агач автомат, әтиләре ясап биргән.
Күпме ялындым. Ишетмәдең шул. Күрше малайлары да бирмәде.
Бәйрәмдә бер мин автоматсыз басып тордым, мескен булып. Магазиннан әни алып кайтканын тотмадым, бәләкәй малайларныкы
бит. Күрмәдең дә, белмәдең дә: син бәйрәмгә дә килә алмадың,
җыелышка киттең. Үзем автомат ясарга өйрәнгәнче сугыш уйнарга да чыгалмадым. Аннары малайлар башка уен уйлап таптылар.
Минем әле дә сугыш уйныйсым килә. Кыен иде миңа шул вакытта. Балык каптырырга да өйрәтмәдең. Печән чабарга да. Машина
ремонтларга да, йөртергә дә. Шуңа мин әтиләреннән тиргәлгән,
начарлык эшләсәләр, арткы якларына әтиләреннән өлеш эләккән, зур эшләр башлаганда әтиләре янында уралып пычранган,
киемнәре майга каткан малайлардан көнләшә идем. Аларны
әтиләре күрә иде… Ничек булса да алардан өстен булыр өчен
әнинең үзәгенә үтеп әйбер алдыра идем. Фотоаппаратлы, би-
нокльле, гармунлы, матайлы малай белән сөйләшәләр, ул игътибар үзәгендә була. Тик бизгәнче генә шул. Аннары оныталар. Мин
тагын яңалык уйлап табам, әнидән алдырмый туктамыйм. Син
минем кулымда яңа әйбер күргән саен котырынасың. «Малаең
бестолковый булып үсә, бездельник!» – дип әнине сүгәсең.
Аңларга тырышып та карамадың. Минем бит синең янәшәңә
утырып басуларда йөрисем килә иде… Әллә күпме соравым бар
иде сиңа бирә торган...» Эдик тагын елый, узган малай чагын күз
алдына китерә дә, ашмас хыяллар кора башлый: әтисен туктатып,
аның игътибарын җәлеп итеп, сөйләвен, тегесенең аңлавын,
дуслашуларын… Үзе тагын елап торуыннан кыенсынып, яшьләрен
сөртә, кеше күзенә күренүдән куркып як-ягына карана. Бөтен
авыл аңардан гел начарлык көтеп тора сыман. Иркә булып, урам
буйлап трай тибеп, сантый-сонтый сөйләнеп, юкка-барга бәйләнеп үзәкләренә үтте бит ул аларның. Үкенүләрен, чын уйларын
белсәләр, сөйләшеп тә тормаслар, күрмәсләр дә кебек… Аңа
беркем дә җитди карамый. Илүзә дә… «Шуңа теге төнне дә
оныткандыр. Әтисе үлгәнгә елап утыра дип уена да кереп чыкмыйдыр. Мин авыл өчен генә түгел, аның өчен дә «клоун Эдик»
булганмын, ахры. Кем миңа ышансын? Үз әтиең, әниең кешегә
санамаганда... Шулай да Илүзә янына барып кайтам әле. Хәзер
«остабикәне» эзләп табам да. Акчасыз урап кайтып булмас». Егет
яшьләрен сөртеп, битен җилгә куеп бераз басып торды. Акрын
гына авылга табан кузгалган Эдик әтисенә охшатып атлый, аның
кадерле чалымнарын кабатлый. Өлкәнәюен үзе аңламый иде, әлбәттә…
Егетнең ниятләре изге булса да, юлы уңмады. Илүзә яшәгән
тулай торакның вахтасыннан ук аны дошман күреп каршы алдылар.
– Кем янына?! – дип кире кайтарып сорау бирде аңа яшь
кенә кыз. Усал күзләрен чекрәйтеп, тигезле-тигезсез иннек сөртелгән нечкә иреннәрен кысып үзе үк җавап бирергә ашыкты:
– Зөбәерованың бер туганы да, көткән кешесе дә юк! Үзе шулай диде! Укырга кергәннән бирле бер килеп хәлен дә белмәделәр!
Бер бүлмәдә яшибез. Аңарда синең кайгың да юк әлегә, беләсең
килсә! Йөрмә буталып! Исенә төшкән берәүнең!
Усал кыз авылдан килгән егетне баштанаяк тикшерде дә,
кыяфәтенә горурлык галәмәте чыгарып, читкә карап утырды.
Бер күрмәгән, белмәгән кешенең үзенә карата шундый
мөнәсәбәте Эдикның үзсүзлеген кузгатып кына җибәрде. Бина
ишеге төбендә тәмәке тарткан егетләр белән танышып, гәпләшә-гәпләшә караңгы төшкәнен көтте дә, беренче катта урнашкан бүлмә тәрәзәсе аша тулай торакның эченә үтте Эдик. Илүзәнең бүлмәсеннән бала елаган тавыш ишетелә иде. Озак кына
ишек кагарга базнат итми басып торды. Тавыш көчәйгәннән
көчәйде. Шуңа да шакыганны башта ишетүче дә булмады. Бераздан тупас итеп:
– Кемгә нәрсә җитми тагын? – дип кычкырдылар.
– Илүзә кирәк иде, өйдәме? – дип сорады югалып калган
Эдик.
– Өйдә! Әмма син аңа кирәкме соң? – Ишекнең биге шатырдап ачылды да халат кигән бәләкәй генә буйлы кыз Эдикны
этәреп коридорга чыгып басты. Сабый баланың ярсып елавы
тагын да ныграк ишетелеп калды. Артыннан бикләнгән ишеккә
терәлде дә әлегә берни дә аңламаган егетне битәрләвен дәвам
итте:
– Аңа кирәкмен дип уйлыйсыңмы син? Ния кирәк әле син
Илүзәгә? Эшлисеңме?
– …Ю-у-ук, ния…
– Укыйсыңмы?
– Юк инде!
– Акчаң бармы?
– …
Берни эндәшә алмаган Эдик тешләрен кысып читкә борылды, үзе дә сизмәстән кулларын буш кесәләренә тыкты. Аның
бу кыланышын күзәтеп торган кыз:
– Әйләндереп кага күрмә: тәмәке чүбең коелыр. Анысына
акча тапкансыңдыр әле!
– Син каян беләсең?!
– Әүлиямендер инде. Шуннан: ния килдең булды инде?
– Илүзәне күрергә иде…
– Үзен күрсәтәсе килсә, күптән кайткан булыр иде. Йөрмә
монда аны артка сөйрәп. Аның нормальный кеше буласы килә!
Ул шул авыл баткагыннан чыгам дип хыяллана. Син аңа мишәйт
итәсең бит, шуны аңлап булмыймыни соң?
– Нинди бала елый ул анда? – Эдик кызның тәтелдәвен
ишетте, тик җавап бирергә бер сүз дә тапмады. Туктамый елаган
баланың тавышы аның йөрәген телгәләде. Аңа бу хис таныш түгел
иде. Күкрәге авыртты нигәдер. – Кем баласы?
– Сиңа ния кирәк? Ярдәм итәрлек рәтең бармы әллә?
Егет бу сорау алучыга каршы бер сүз әйтә алмады, башын иеп
беренче катка төшә торган баскычка табан борылды. Тик йөрәгендәге давыл, үзсүзлелек, Илүзәсен күрәсе килү теләге аны кинәт
кирегә борылырга мәҗбүр итте. Әмма бәләкәй кыз да төшеп
калганнардан түгел икән: «амбразура»ны нык саклый. Ишекне
ачтырам дигән ныклы карарга килеп өстенә менеп барган көчле
егеттән тамчы да курыкмады, бәләкәй йодрыклары белән күкрәкләренә терәлде дә:
– Инде бер тапкыр хыялларын җимерүең бик җиткән! Тавыш чыгарып, комендант ишетеп калса, Илүзәне общагадан кудыртасың бит! Аннан кая барырлар? Алып кайтыр урының, гаилә
карар юнең бармы? Синең аңа кирәгең – сукыр бер тиен, аңладыңмы? Йөрмә артыннан сөйрәлеп! Әнә Заремаларыңның капка
төбен сакла! – дип колагына пышылдады. Салкын су сиптеләрмени, дуамаллыгыннан айнып китте Эдик. Гаҗәпләнеп, дулкынланып кызның күзләренә карады. Тик берни дә эндәшмәде. Чыгып китте.
«Сукыр бер тиен! Дөрес сүзгә җавап юк шул: минем беркайчан да беркемгә дә кирәгем булмады! Кая барырлар диме? Алар
икәүләрмени? Димәк, теге бала тавышы… Нинди бала соң ул?
Бер генә төн… Янына бер килүче булмады диде теге усал. Димәк…
Ю-у-ук! Булмас! Әйтер иде. Ничек түзмәк кирәк? Әллә шуның
өчен авылга кайтмый ятты микән? Мин сантый, әти үлгәч хәлемне дә белмәде дип үпкәләп йөрим. Зареманың монда нинди катнашлыгы бар? Аңлашылмый… Юк, яратмый ул мине! Аз гына
булса да яратса, чыдамас иде, чыгар иде тавышымны ишеткәч.
Кирәгем юк минем беркемгә дә. Байлар кирәк Илүзәгә дә. Сукыр
бер тиен! Топ-точно минем турыда әйтелгән инде…» Эдикның
күңелендә яратылмый рәнҗегән балалыгы белән өлкәнлеккә
омтылган яшьлеге сүз көрәштерде. Балалыкка буйсынуы җиңелрәк иде әлегә…
Илүзә дус кызын Эдик килүгә алдан әзерләп куйган иде. Барыбер бер килер дип көтте, әмма янына чыкмаячагын ачык белә
иде. Ишек төбеннән борылып киткән Эдигының артыннан йөгерәсе, туктатасы килүе дә, егетнең тетмәсен теткән бүлмәдәш
кызларының әрләвеннән баласының әтисен якларга теләве дә
кирәкмәгән йомшаклык икәнен аңлый иде ул. «Файдасыз. Түзәргә кирәк, түзәргә!» Илүзәнең тулган күңеленә сабыеның өзгәләнеп елавы аваздаш иде…
4
– Светлана! Син гел елмаеп торырга тиешсең, аңладыңмы?
Берьюлы өч оператор төшерәчәк. Сайлау алды гонкасы бик киеренке булыр диләр. Безнең бер хата җибәрергә дә хакыбыз юк!
Ишеттеңме?! Безнең гаилә өчен хәлиткеч ай булачак бу! Сайлау
алды марафоны башланды дисәк тә була. Барлык материалларны
да әзерләп куябыз да пиар-кампания вакытында чыгарып кына
салабыз! Без сайлаучылар алдында һәрвакыт бәхетле, бердәм,
тату, мәхәббәтле гаилә булып күренергә тиешбез. Безнең халык
шундыйларны ихтирам итә, – Рәшит Шамилевич, көзге алдына
басып, галстугын рәтләде, чал төшкән чәчләрен артка тарады,
пинжәгеннән күзгә күренмәс чүпләрне бармак очлары белән генә
кагып төшерде. Түрә ир хатынының килеш-кыяфәтен игътибар
белән тагын бер тапкыр күзеннән кичерде. – Тә-әк… Тә-әк.
Күлмәгең артык затлы булып күзгә бәрелеп тормый. Ачык түгел.
Җыйнак. Иң мөһиме: пенсионерларга ошасын. Алар электоратның алтмыш процентын тәшкил итә. – Эшендә саннар, коры
җөмләләр белән сөйләшеп, кул астындагылар белән җитәкчелек
итеп өйрәнгән түрә өйдәгеләргә дә әмер арты әмер бирүдән
артмады. – Әбиләр кулыңны кысса, тартып алма, түз. Берни аңламасаң да, елмаеп башыңны кагарга онытма. Светлана, кара әле,
менә программа. Ятим балаларның башыннан сыйпарга – режиссер кушты. Илгизәр кая соң әле ул? Әзерме? Башта өйдә
төшерәләр. Светлана! Оекбаш бәйләгән булып кыланырсың,
энәләреңне тотарга өйрәнә тор, ичмасам! Илгизәр! Кайда шахматлар? Юк-юк, болары артык кыйммәтле булып күренер. Мин
гадирәкләрен алып кайткан идем. Музыка! Музыка кирәк. Татар халык көйләре, әлбәттә.
Колагына наушник тыккан, чыбыклары ябык күкрәгенә төшеп буталган, озын кара чәчләре тәртипсез рәвештә укмашып
иңнәренә таралган, сәленеп торган футболка, тишек-тошык тубык башлары таушалып чыгып беткән джинсы чалбар кигән
Илгизәр берни дә булмаган кебек, беркемгә дә игътибар итми,
бүлмәгә кереп диванга җәелеп ятты. Озын ябык аякларын журнал өстәленә куйды. Үзе телефонын «сыйпавын» белде.
Рәшит Шамилевич, коточкыч куркыныч нәрсә күргән кебек,
күзләрен шар ачып Илгизәргә текәлде дә тын калды. Аннары
нишләргә белми Светланага карады. Тегеләй сугылды, болай…
Аэропортта каршы алган минутлардан башлап сагыз чәйнәүдән
туктамаган авызын ачып бер сүз эндәшмәгән улына әмерләрен
яудырырга да, кычкырырга да аптырап калды түрә. Каты бәрелерсең дә… Ничә еллар күрешелмәгән, утырып сөйләшелмәгән. Чит
кешеләргә әйләнеп баралар, ахры. «Ничек моны адәм рәтенә
кертергә соң? Ни дисәң дә, бердәнбер бала бит әле. Эшемне,
дөньямны дәвам итүчем…» Рәшит Шамилевич үзен тиз генә
кулга алды. Теге телевизионщиклар килеп кергәнче бу «заман
карачкысын» ничек тә чишендереп, кешечә киендереп куясы
иде. Ышанырсың ул журналист халкына, демократия дип чукынганнар барысы да, артын-алдын уйлап тормыйлар. Рәшит Шамилевич ризасызлык белдергән һәм нишләргә белмәгәнне аңлаткан карашын тагын хатынына төбәде. Яратып яшәүче парлар гына
бер-берсен ярты сүздән аңлый, диләр. Һич дөрес түгел. Рәшитнең хатыны белән уртак түшәккә ятмаганына инде биш былтыр.
Светлананың чит ил пляжларыннан кайтып кергәне юк. Әнә бит
барыбер сүзсез дә аңлый. Илгизәр янына барды, җайлап кына
аңлатты. Чыш-пыш сөйләштеләр. Ни гаҗәп, бәләкәй чагында
кулына да алып сөймәгән бала белән үскәч җиңел генә уртак
тел тапсын әле! «Икесен янәшә куйсаң, яшьтәш кебек күренәләр… Чит ил кешеләренә әйләнеп беткәннәр болар. Алла сакласын! Хатын үзен-үзе тәрбияләп яшәде инде, һич картая белми.
Тик миңа гына кирәге юк. Күңел тартмый…»
Рәшит инде кара костюм киеп диванга ауган егеткә тагын да
текәлебрәк карады. Улының йөзе… Дөньядан ваз кичкән кешенеке кебек дисенме? Озын ябык гәүдәсе генә монда сәленеп тора,
үзе әллә кайда, чит планетада йөри сыман. Тонык күзләре сүнгән,
аларда һичбер дәрт әсәре, яшәү чаткысы юк. Бу рәвешсезне
нәрсә кыландырып телевизорга төшермәк кирәк? Стеналарда
тезелгән бала фотоларындагы уттай янып торган шомырт күзле
малай кайда соң ул? «Я, ярый, төшергәч бер яңадан карап чыгарга
булыр материалны. Ни дисәң дә, сайлауларга кадәр экраннан
көннәр буена күрсәтеп торачаклар, халык ятлап бетәчәк…»
(Дәвамы бар.)