

(Дәвамы.)
БАНКРОТЛАР
1
«Мин аңа кирәкмим. Ул Динарны гына сөйли, димәк, аны
гына ярата. Мине беркем дә яратмый. Ния килдем соң монда?
Ичмасам, күрмәгән булсам! Сантыйлар йортының киртәсе буенда кытыршы кәүсәле агачка башын терәп елаучы Линар зур
дөньяда берүзе генә иде. Элек ялгыз булмаган икән, хыяллары
исән чакта… «Әни» дип әйтеп карасым килә иде шул!» Шунда
бер генә тапкыр «улым» дип эндәшкән булса, кочакласа, күкрәгенә кысса, дәваханәдән чыкмаса да, башкача бер дә искә алмаса
да, риза булыр кебек иде бит ул. Йөрәгенә елан булып уралган
нәфрәтләреннән арыныр кебек иде. Гомергә бер күрмәгән Радик
Бикмурзин да, туганы да кирәкмәс, хәтта теге карчык та онытылыр төсле иде бит. Бер генә тапкыр «улым» дисә… Бер генә тапкыр «әнием» дип эндәшә алса… Үз әнисенең кочагына башын
салса… Ара-тирә иңнәреннән кочып, кызганудан гына аркасыннан шапылдатып сөйгән тәрбиячеләрнең күкрәге ят иде шул, ят…
«Мин беркемгә дә кирәкмим. Ирина да юк… Ул да күптән
минем барлыгымны оныткандыр. Яхшы ир эзләп тапкандыр да
тәртипле балалар үстерәдер. Ул булдырыр… Мин генә ул, бер
«бестолковый». Беркемдә дә минем кайгым юк…» Шул чуалчык
уйлардан арына алмады ул. Кая барса да, барыбер иде Линарга.
Башта бер автосервиска машина юуучы булып урнашты.
Акчасын көнендә, ничә машина юуына карап түләделәр. Яшәргә
урын юк. Эшләгән акчасын төн саен бетерә барды: үзе кебекләрне тиз тапты, бергәләп сыра эчтеләр, музыка тыңладылар, биеделәр, эчкән-тарткан кызлары да бер-бер артлы алышынып
торды. Төнозын йөреп әлсерәгән егетнең иртәнге якта эшләрлек
рәте булмады. Машиналар булмаган чакта кайда башын терәсә,
шунда йоклап китте. Автосервис хуҗасы, үзе үк автомобильләрне
ремонтлаучы да, аның үзе кебек җитди ярдәмчеләре дә, ятим
бала икәнен ишеткәч, Линарга булышырга, аны кул арасына кертергә тырыштылар. Үзләренчә тәрбияләделәр, төнлә йөрүеннән
туктатырга теләп нотыклар укыдылар. Торыр урыны юклыкны
уйлап жәлләделәр. Яңгырлар башлангач, автосервис гаражында
бер почмак юнәтеп бирделәр. Ләкин озак та үтмәде, Линар анда
да төнгелеккә кызлар алып килә башлады. Моңа киртә куярга уйлап турысын әйткән хуҗаны, әлегә кадәр эшләгән изгелекләрен
шундук онытып:
– За работу гроши платишь! Еще порядки тут мне будешь устанавливать! Пошел ты!.. – дип гаепләп, сүгенеп чыгып китте.
Автосервиста эшләү аз булса да көндәлек акча бирә иде. Акчасыз калгач төнге дуслар, «мәхәббәтле» кызлар юкка чыкты. Аның
каравы, бергә балалар йортында булган егетләрен очрады. Алар да
эшсез, акчасыз, йортсыз иде. Ятим балаларны жәлләүчеләр тагын
табылды. Авылдан килеп акча эшләп йөрүче абзыйга ияреп коттеджлар төзүче бригадага кереп киттеләр. Шабашниклар дип
атыйлар аларны. Шәһәр читендә калкып чыккан поселокларда
кемдер дача төзи, кемдер шәһәрдәге фатирын балаларына калдырып «табигать кочагына» кире кайта шунда: әле гараж, әле мунча,
әле өй–төзергә вак-төяк объектлар табылып тора.Шабашниклар
берсеннән-берсенә күчеп кенә йөри. Монда төнге клублар юк.
Өстенә кием дә алып киде, алган акчасына ашап юнәеп тә китте
Линар. Шабашниклар өйләренә таралышкач, кире шәһәргә барып җыйган акчаларын бик тиз туздырып бетерде егетләр. Кабат
поселокка килеп өй төзүче көньяк халкына ияләштеләр. Җиңел
сөяклеләр, курку белмиләр – маймыл кебек үрмәләп түбәгә дә
менеп китәләр, сикереп тә төшәләр, йомышка шәплеләр – шуңа
күрә араларына алып эшләттеләр. Җылытылмаган вагонда яшәделәр. Чирләвен салкыннан күрде башта Линар. Бөтен сөякләре
сызлавын, ян җирендәге тәнендә кызыл кутырлар барлыкка килеп йөдәтүен әйткәч, кара халык тиз аңлады:
– Йогышлы бу. Алама чир. Безнең арада андый булмый.
Шәһәрдән эләктергәнсең. Кит моннан! Күземә күренмә! Югалыгыз! Чир таратып йөрмәгез! Сездә дә бардыр әле, – дип барысын
да куып чыгарды «старший»лары. Акча сорагач:
– Хуҗа командировкада. Кайткач кына исәпләшә, – дип
телефон номерын бирде.
Күпме генә шалтыратсалар да, хуҗа телефонын алмады.
Аңа ияреп килгәч, иптәшләре Линарны баш итеп күрәләр, акча
эләкмәүдә дә аны гаеплиләр иде.
– Була акча! Хуҗа килә дә түли! Моңа кадәр гел шулай булды! – дип ышандырырга тырышты аларны Линар. Үзе туктаусыз
шалтыратты.
Берничә тапкыр алды хуҗа.
– Командировкадан кайткач бирәм.
– Акчага авырлык әле, исәпкә акча күчкәч, түлим, көтегез.
– Бер атнадан кил...
Шундыйрак буш вәгъдәләр белән хәтсез вакыт үтеп китте.
Линар кибетләргә капчык ташып, вак-төяк акча эшләп, очын-очка
ялгады. Үзен «бүләкләгән» төнге күбәләкнең кем икәнен чамалый
иде, эзләп карады. Үче зур булса да, ачуы эчендә генә калды.
Тегесе шәһәрдән киткән иде. Җылы якка. Аннары үзе кебек үк
пычрак чирле бер хатынга ияләште. Көне-төне бәйрәм булды
анда. Хатынның өендәге әйберләрне сатып бетергәнче. Бервакыт
кайтып, фатирда исерек хатынның үлеп ятуын күрде. Чәйнүк
кайнап ташкан, газ сүнгән. Фатирда газ исе. Коты очкан Линар
үзен тиз кулга алды. Чыгып качты.
Янә акча сорап төзегән коттедж хуҗасына шалтыратты. Чакырган урынына барды, беркем дә юк. Чыгырыннан чыкты
Линар. Өстәвенә, бергә эшләгән иптәшләре дә күргән саен үзәгенә үттеләр акча сорап. Бөтен акчаны үзе алып бетергән диярсең. Линар аларны чакырып китерде дә, таныш егетне сөйләшеп, машинасы белән поселокка алып китте. Халыкның тәһарәт
алып вагоннарга кереп йоклаганын көттеләр. Төзелештә кирәк
барлык кыйммәтле җиһазларны җыйдылар. Капчыкларга төяп,
машинага салдылар. Ерак та түгел бер шундый ук поселокка
илтеп, шундый ук шабашникларга саттылар. Килгәннәргә түгел,
Рәсәйдә туып-үскәннәргә. Алар төпченеп тормады, арзан хакка
мондый әйберләрне алып кую төзүчеләргә комачауламый иде.
Линар, үзен бик кирәкле кеше – җитәкче кебек итеп тотып,
акчаларны «дусларына» бүлеп бирде. Үзен начарлык кылган
итеп санамады, гаебен күрмәде. Киресенчә, дөньяда чираттагы
дөреслекне урнаштыргандагы геройлыгы ашыгырга, сакланырга
кирәклеген дә оныттырды. Үзенә тигән акчага шул ук поселокта
аракы эзләп табып, машина эчендә эчеп утырганда төн караңгылыгыннан йөгереп килгән кешеләрне күргәч кенә кузгалып
киттеләр. Бер туктамый кудылар машинаны шәһәргә кадәр.
Кайсы кайда төшеп калды. Эчкән баштанмы, куркуданмы, документлары салынган курткасын да машина салонында онытып,
Линар да бер кафе алдында төште.
Ялгызы калды егет. Барлы-юклы акчасы фатирга керерлек
түгел иде. Балачагында өйрәнгән тормышын пыран-заран китереп балалар йортына килеп киткән карчыкны эзләргә дигән карары нәкъ шул көнне Линарның исенә төште дә инде... Шәһәрдән тизрәк качарга кирәк иде аңа...
2
– Алло! Гайнуллин! Кайда йөрисең, шайтан алгыры нәрсә?!
– Кырда, Радик Гаянович! Кырда инде. Бу вакытта ни…
– Вот именно! Бу вакытта нинди кыр булсын?! Рәшит Шамилевичның бу якларга юл тотуын беләсеңдер ич?! Онытып тор
чәчүеңне! Район үзәген ничегрәк ялтыратканнар, күрдеңме? Агач
кәүсәләренә кадәр ак буяуга буялган! Ә син нишләп ятасың?
– Бу минем эш түгел бит, Радик Гаянович. Силсәвитнеке.
Отпускада ул үзе. Үзебезнең авыл башлыгын әйтәм инде…
130
– Гайнуллин! Авызыңда ботка пешермә – җитте! Тап ул
отпускникны! Мин эзләп йөрмәм бит инде. Чыгарыгыз бюджетникларыгызны юл читләренә! Былтыргы шайтан таяклары
кукраеп басып тора! Чүпнең күплеге! Җыйдыр! Бушка акча
алып ятмасыннар! Кем авылы – Бикмурзин авылы. Йөзне кызартма, Гайнуллин, шәйлә!
– Ярар, ярар, Радик Гаянович, Сез әйткәч, эшлибез аны!
Ялтыратабыз… Ә-ә-ә… ни, мәчетегезнең ниен…
– Нәрсә тагын? Тиз сөйлә! Вакытым юк!
– Нигез ташы салганда… кем укый дип сорарга иде…
– Эһе-е! Сизеп калдыңмы җиңел эшне? Тиз генә җайлашырга исәп тотасыңмы? Ай, хәйләкәрсең үзең. Синең вата-кыра
укуың белән булмый анда. Шәһәрдән, район үзәгеннән муллалар
чакыртабыз. Эшләреңне мин теләгәнчә башкарып чыга алсаң,
киенеп дин әһелләре арасына басарсың инде. Ха-ха-ха! Мулла!
Да еще: тракторларыңны юл читендәге басуларны сөрергә чыгарырга онытма! Эш гөрләп тора дип уйласыннар. Рәшит Шамилевич белән бергә башка министрлар да килергә тиеш. Кара аны,
Гайнуллин!
Бикмурзин телефонын сүндереп түш кесәсенә салды. Хуҗаның үткер күзе өй эчен тагын бер кабат тикшереп чыкты. «Бар да
яхшы. Уңайлы. Рәшит Шамилевичка, һичшиксез, ошарга тиеш.
Бәйләнер урын табар табуын… Әйдә, сөйләсен, өйрәтсен. Түрә
кешегә җитешсезлекләрне күрсәтеп бирү килешә инде ул. Баш
кагып тыңларбыз. Мәчет урынын карарга кирәк. Бу Гайнуллинга
ышансаң… Түрәләр, зур кунаклар каршылап өйрәнмәгән. Башкаладан ерак, юлсыз-нисез Тургайда ятып мүкләнеп беткән инде.
Әнә, район үзәгендә, әйткәнне дә көтми, себереп, ялап куйганнар!
Министрның, өстәвенә булачак депутатның бу якларга килү мөмкинлеген ачыклагач та кыймылдаша башлаганнар, күрәсең.
Димәк, вазифаларының кадерен беләләр. Бу да бик яхшы. Молодцы! Бикмурзин туган җирләренә кайтып ниндирәк өй салсын, мәчет хәтле мәчет төзелешенә тотынсын да, аңа олы кунаклар килми
буламы соң?! Бер матур көнне Рәшит Җиһангировның депутат
кына түгел, президент булып кую ихтималлыгын да онытырга
ярамый!» Бикмурзин канәгать йөз белән бер йотым коньяк салып
эчте. Күзләрен кысып, затлы шәраб парларының тәне буйлап таралуын көтте. Тик йөзендәге рәхәтлек озакка бармады. Сакчылар
башлыгы йөгереп кереп:
– Радик Гаянович! Теге карчык икенче тәүлек инде күл буенда
утыра. Кузгалмый да! Күзен дә алмый капкага карап каткан!
Ни үле, ни тере икәнен белмәссең! – дип хәбәр салды.
– Себерке! – дип, тешләрен кысты ир. «Көз көне Вилданны
күмгәндә үләрлеге генә калган иде бит, ничек кышны чыккан?
Каян белгән минем кайтканны? Иртәгә ул монда булмаска тиеш!»
– Нишләтергә, Радик Гаянович?
– Нишләтергә… Анысын соңыннан уйлармын. Әлегә өенә илтеп, өстеннән бикләп куегыз. Тавышы чыгарлык та, атлап йөрерлек тә булмасын! Тукта! Караңгы төшкәч! Кеше-кара күрмәсен!
Иртәгә бар нәрсә дә тыныч, чиста булырга тиеш: онытма шуны!
Бикмурзин тәрәзә янына килде. «Себерке! Таныдым дисең
инде. Үз башыңа, Нәзирә. Синең миңа күптән кирәгең юк. Беркемгә дә кирәк җирең калмаган инде…» – дип үзалдына сөйләнеп, ир жалюзи арасыннан яшьлегендәге сөяркәсенең кипкән
балык кебек кенә калган шыксыз сынын күзәтте. – Ул вакытта
солдаттан кайтып трай тибеп йөргән егет өчен сөякләреңнең
катылыгы сизелми иде. Дәртле идең. Уйнаклап торган арткы
саныңнан күзне алып булмый иде… Баланы сатып баедыңмы дип
төпченмәкче буласыңдыр инде… Ул турыда сиңа сөйләргә түгел,
үзем уйларга куркам әле… Аяк астында буталырга син генә җитми
идең… Мескен!»
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.