Чәчмә әсәр
12 Августа , 04:15

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (27)

Нәзирә гаҗәпләнүеннән егылып китә язды. «Исең-акылың китәр! Радик шулмы?! Охшамаган да кебек... Баеган булып чыга бит инде бу! Бирәм дигән колына чыгарып куяр, ди, юлына. Ходай Тәгалә минем кебекләрне дә ишетер икән. Эзләп торасы да юк, үзе кайткан. Элек аракы эчкәндә дә шулай матур сүзләр сөйләп теленә салынып утырырга ярата иде. Хәзер бөтенләй остарган...

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (27)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (27)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (27)

(Дәвамы.)

Кинәт урамнан, үлем алдында көчсез калу халәте урнаштырган тынлыкны бозып, йөк машинасының гөжелдәп килеп туктаган, аннары шалт-шолт килеп ишекләре ачылып ябылган тавышлар ишетелде. Өйгә атылып Гайнуллин килеп керде. Кат-кат
киемнәренең сәдәфләре чишелгән, үзенең хәле беткән, гыжлап
тора, күзләре акаеп чыккан. Ир исәнлек сорарга да онытып түргә
узды, мәетнең әле аяк, әле баш очына барып нидер уйланды,
каранды. Кесәсеннән бөгәрләнеп беткән пычрак кулъяулыгын
сузып чыгарып, чигәләреннән шыбырдап аккан тирләрен сөртәсөртә чаршау эчкә үтеп, Филариягә пышылдап нидер аңлатырга
кереште. Тегесе башын селкеп тыңлап торды да ызба тулы халык турында онытып:
– Дамир! Эдик... Эдик кайтмаган ич! Ул күрмәде дә, белми
дә! – дип кычкырып җибәрде.
– Кайда соң ул? – дип сорады тынычсызлануын яшерә алмаган ир.
– Әллә... Төнгелектән инде...
– Эхх! – дип тешләрен кысты Гайнуллин. – Миндә Эдик
кайгысы юк! Тиз генә тап та, айнык булса, үзең белән алып барырсың. Вакыт кыса...
Филария кикрикләре шиңгән әтәчләрдәй диванга тезелеп
утырган, хәер салырга килгән яшьләрдән Эдикны сораштыра
башлады. Тегеләре иңбашларын сикерттеләр, башларын селкеттеләр. «Белсәләр дә, әйтмиләр инде болар», – дип уйлады
укытучы. Бар кешегә дә артын-алдын уйлап тормыйча турысын бәреп сөйләргә яратучы Сәгыйдә, Филариянең сорауларын
ишетеп:
– Түбән очта, читтән кайткан Зарема капка төбендә аның
матае. Анда кунгандыр, – дип, ачыклык кертергә ашыкты.
Классташлары белән бергә диванда утырган Илүзәнең башы түбән иелде...
Филария чыгып йөгерде...
Гайнуллин кешеләрне ашыктырып, үзе карап куалый торып
мәетне юдырды, кәфенгә төрдерде.
Төзелештәге әрмәннәр Вилданның гәүдәсен үзләре алып
килгән, аннан-моннан кагылган агач тартмага күчереп салдылар да, чыгарып машина башына мендерделәр. Гайнуллин кычкырып:
– Бөтенегез магазин каршысына, мәчет төзеләчәк урынга
барыгыз! Җеназаны анда укыячакбыз! – дип игълан ясады.
Авылның чыбыксыз телефоны халыкны тиз кузгатты. Җыелдылар. Мәетне аяклары белән кыйблага каратып уртага урнаштырдылар. Баш очына Гайнуллин басты. Куркуы йөзенә чыккан
ир әле бер, әле икенче кесәсеннән кәгазьләр чыгарып, иреннәрен
кыймылдатып укыды да укыды. Рәиснең сул ягына Бикмурзин
һәм аның сакчылары, район хакимияте башлыгы, аның урынбасары, уң ягына төзүчеләр тезелде. Алар янына урам буйлап малаен
эзләп йөреп янып чыккан, һаман сулышын көйли алмый интеккән Филария Ринатовна һәм берни аңлый алмый югалып калган Эдик бастылар.
Гайнуллин һаман калтыранган кулларында кәгазьләрен кыштырдата-кыштырдата беренче сүзне район хакимияте башлыгына бирде.
– Хөрмәтле райондашлар! Бүген Тургай авылы халкы, гомумән, безнең район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: гомеренең һәр көнен халкыбызга хезмәт итүгә багышлаган дип әйтергә
кирәк, Вилдан Ярулла улы арабыздан вакытсыз китеп барды.
Эшләү дәверендә ул үзен сәләтле оештыручы итеп танытты дип
әйтеп үтү урынлы булыр. Яруллин районның авыл хуҗалыгын
үстерүгә күп көч салды дисәк һич хата булмас. Нәтиҗәле хезмәте
белән район халкының ихтирамын яулады. Мәрхүмнең эшләгән
эшләре, данлы исеме мәңге безнең хәтерләрдән җуелмас, безнең
күңелләрдә озак яшәр дип әйтәсе килә. Авыр туфрагың җиңел,
караңгы гүрләрең якты булсын, хөрмәтле коллегабыз! – Кайчан
гына битарафлык ятьмәсеннән ычкыналмый, карт коммунистка
эндәшергә дә иренеп утырган түрә авызыннан бер кичерешсез,
бер хиссез сүзләр елгасы акты.
Халык игътибар белән тыңлады.
Урынбасар, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән дәфтәр бите чыгарып, мәрхүмнең тормыш юлы белән таныштырып үтте. Ул озак
вакытны алмады: Вилдан Ярулловичның тугач та кушылган үз
исеменнән башка хөкүмәт биргән, сөйгән партиясе зурлаган
иярчен исемнәре дә, регалияләре дә, мактау кәгазьләре, орден-медальләре дә юк иде. Урынбасар да хакимият башлыгының
сүзен хуплап, бу үлемнең бик вакытсыз, иртә, кызганыч һәм
район хакимияте өчен кайтарып булмас зур югалту икәнен кабаттан ассызыклап үтүне кирәк дип тапты.
Электоратка бу чыгыш та бик ошады, алкышларга дип ялгыш
күтәрелгән куллар вакытында тукталып кире төштеләр.
– Хәзер сүзне безнең хөрмәтле авылдашыбыз, күренекле
эшкуар, безнең колхозга кыр эшләрендә ярдәм итүче спонсор
Радик Гаяновичка бирәбез. Рәхим итегез, Радик Гаянович! – дип
мәетнең баш очыннан урын биреп читкәрәк барып басты Гайнуллин.
Бу исемне ишеткәч, Бикмурзинның, кара күзлеген салып,
мәрхүмнең табуты янына килеп басканын күргәч, электорат
шыбырдаша башлады. Кемнәрдер ерактан күрмәгән күзләрен
чекрәйтеп, алгарак авышып танырга тырыштылар, яхшы күргәннәре дә күзләрен уып түрәләрчә киенгән телмәр тотучыдан алкаш
Радик белән охшашлык эзләп маташтылар.
– Хыялыйның исеме Гаян идемени ул? – дип пышылдады
Булат янында басып торган Фәтхинең колагына.
– Гаптерәй иде. Гаптерәй малае Радик бу, – дип җавап бирде
Фәтхи. – Мәрхүм әтисенең исеменнән оялгандыр инде…
– Әстәгъфирулла тәүбә… – дип, бертавыштан пышылдашты
Фәтхинең сүзләрен ишеткән авыл хатыннары.
Ә Бикмурзинга халык алдында әйбәт булып күренү кирәк иде.
Янәсе, менә бит: Вилдан Яруллович аны вакытында авылдан куган, ә ул, бүген килеп колхоз өчен дөнья тоткасы булган Бикмурзин, карт коммунистны хөрмәтләп күмә. Шуңа ул һәр сүзен уйлап сөйләде.
– Хөрмәтле авылдашларым! Бүгенге югалтуның зурлыгын
еллар үткәч тирәнрәк аңларбыз, бәлки. Әрнербез. Акыллы, тынгысыз, халык өчен вакытын, үзенең саулыгын аямый яшәгән
Вилдан Ярулловичны искә алганда кызгану, үкенү хисләре кичерербез, – дип башлады Радик сүзен.
Халык төркеменең артында таягына таянып басып торган
Нәзирә гаҗәпләнүеннән егылып китә язды. «Исең-акылың китәр!
Радик шулмы?! Охшамаган да кебек... Баеган булып чыга бит инде
бу! Бирәм дигән колына чыгарып куяр, ди, юлына. Ходай Тәгалә
минем кебекләрне дә ишетер икән. Эзләп торасы да юк, үзе
кайткан. Элек аракы эчкәндә дә шулай матур сүзләр сөйләп
теленә салынып утырырга ярата иде. Хәзер бөтенләй остарган...
Вилданны күмәргә җыелган нәчәлствалар арасында нишләп йөри
соң бу? Ничек баеганыңны белсә бу халык... Хәшәрәт!» – дип
уйлап эченнән янды карчык. Халык гөж килеп бу аек башка
сыймаслык хәлне тикшерсә дә, Нәзирә кипкән иреннәрен кысып,
эндәшми генә күзәтүен белде. Сизә иде ул ирнең барыбер әйләнеп кайтачагын. Хәзер күпләр яшьлекләрендә калдырып чыгып
киткән туган төякләрен исенә төшерә. Торыр урынсыз, акчасыз,
эшсез-юлсыз калганнары бушка сыеныр җир эзләп кайта,
тәрәзәләре кадакланган хуҗасыз өйләрне ачып кереп көн итә.
Байлары, дан-шөһрәт казанганнары мактанырга, үз-үзләрен күрсәтергә, мин-минлекләренә чыдашалмый, иске-москыга киенеп
ел әйләнәсенә баш күтәрми кара туфракта казынган, сасы тирестә чокынган авылдашлары янында үзләренең өстенлекләрен
күрсәтеп, кәпрәеп йөрергә кайталар. Радикның да менә шул
икенең бере булып кайтып төшәсен гел көтеп яшәде Нәзирә.
Яратудан түгел инде, алдануына түзәлмәде. Көтеп алырга гомерем җитмәс дип уйлап кына хафалана иде. «Чире дә чир төсле
булмады: ни үтерә торган түгел, ни элеккечә кәеф-сафа корып
яшәтми. Биздерде тәмам. Ну, болай булгач яшибез әле!» – Нәзирәнең үткер кара күзләрендә утлар уйнады. Күрсә, йөзенә
төкерер, чәчләренә ябышыр төсле иде бит. Юк, булмый икән!
Әллә хәлсезлектән, әллә кулларын куртка кесәләреннән бер дә
чыгармыйча һәр кешене энәсеннән җебенә хәтле күзәтеп басып
торган эзмәвердәй сакчылардан шөрләвеннән каккан кадак булып урынында басты да калды.
– Без, Вилдан Ярулловичның авылдашлары, чордашлары,
аның эшен дәвам итәргә бурычлыбыз. Халыкка хезмәт итү –
мәрхүмнең васыяте. Изге гамәлләребез туган авылыбызны матурлауга, җиребезнең киләчәген яхшыртуга юнәлтелергә тиеш,
туганнар! Шул максаттан, Тургай авылы халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, без менә шул урынга мәчет төзергә
карар иттек. Район хакимияте, урындагы колхоз идарәсе, сез,
авылдашлар, кулыгыздан килгәнчә ярдәм күрсәтерсез, шушы
саваплы эшкә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам. Бу изге
гамәлебезне республиканың төзелеш, архитектура һәм транспорт министры, киң күңелле меценат Рәшит Шамил улы Җиһангиров да хуплап каршы алды, алай гына да түгел, бу төзелешне үз контроленә алырга һәм проектны эшләтү, материаллар
кайтаруда булышлык күрсәтәм дип вәгъдә бирде. Бүген, авылыбызның изге күңелле улы Вилдан Яруллович белән хушлашканда,
киләчәктә дә аның йөрәк уты, маңгай тире сеңгән басуларны
чәчкәндә, быелгы кебек ягулык белән ярдәм итәрмен, иң беренче аның рухына дога укылачак шушы урында авылыбызның
күрке булырлык мәчет төзетермен дип сүз бирәм. Хуш, хөрмәтле Вилдан Яруллович! Урының оҗмахта булсын! –

дип сандугач булып сайрады пиарлык һөнәрен кирәгеннән артык уздырып үзләштергән Бикмурзин, үзенә үзе сокланып туялмады.
Кара күзлеген киеп урынына басты, Гайнуллин ягына борылып башын селкеп куйды.
Тегесе калтырана-калтырана кипкесен салып түбәтәен кигән
булды. Вата-кыра Әлһәм Фатихасын укыды. Бикмурзинны күреп
аптыравыннан айнымаган халык инде тын алырга да онытып
Гайнуллинга карап катты. «Яңа туган» мулла дисбесен тартып
Тәһлил әйтә башлагач, үрмәкчедән күрмәкче, кеше кыланганны
кыланып өйрәнгән җитәкчеләр дә кәстүм кесәләреннән төймәләрен тартып чыгарып, әйләнмәгән телләрен Ходай Тәгаләне
зурлауга көйләп маташтылар: «Лә-иләһе-илләллаһы. Лә-иләһе-илләллаһы...»
Үлем түшәгендә яткан Хәсән мулланың өенә барып, күчереп
алган догаларында буталып бетте Гайнуллин. Рәнҗегән картның:
«Бөтенләй укылмаган кебек булмас, әйдә ярар инде, башкарып
кара. Кимендә биш-алты дога укылырга тиеш, берүк, "Тәбәрәк"
сүрәсен онытма!» – дигән сүзләре дөм исеннән чыкты, дулкынлануыннан кәгазьләрен төшереп җибәрде. Аптырагач, ничарадан
бичара, Бикмурзинның усал карашы астында тотлыга-тотлыга
Аятел Көрсине чак ерып чыкты да:
– Укыган догаларыбызны Ярулла улы Вилданның рухына
багышлыйм. Бәндәчелектә кылган гөнаһларын кичер. Яткан
урыны йомшак, караңгы гүрләре якты булсын, – дип амин тотты.
«Амин!» – дип кабатладылар җитәкчеләр.
Электорат нишләргә белми аптырап калды. Гаҗәпләнүләреннән амин тотарга оныттылар. «Яңа мулла»ның беренче
чирканчыгы шул булды.
Бикмурзин, сакчыларның кулындагы сумкасыннан бер пачка
йөзлек чыгарып, алдарак басып торганнарга хәер таратты. Арттагыларга сакчысын гына җибәрде. Нәзирә алга ыргылды, тик
өлгермәде, җитәкчеләр ашыгыч кына амин тоттылар да машиналарына кереп утырдылар. Мәрхүмнең табутын күтәргән дүрт
ир зиратка табан атлады. Учларына йөзлекләрен йомарлаган бер
төркем яшь егетләр ашыгышып каршыдагы магазинга аракы
алырга кереп киттеләр. Икешәрләп, өчешәрләп төркемнәргә
бүленеп, бүгенге яңалыкларның астын-өскә китереп тикшерә-тикшерә, хатыннар акрын генә басып үз урамнарына таралышты. Булачак мәчет урынында кая барырга белмәгән Филария
белән Эдик һәм кара джиплар артыннан күзен ала алмаган Нәзирә
генә басып калды...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (27)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (27)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас