

(Дәвамы.)
Кинәт аны мактап торган төзүчеләр йөгерешә башлады,
шашлык турында да, Вилдан Яруллович хакында да бөтенләй
оныттылар. Егетләр кабаланып капкаларны ачтылар. Йортка ике
кара джип килеп керде. Болай да карсак буйлы Гриша тагын
иелебрәк йөгерә-йөгерә барып алдагы машинаның ишеген ачты.
Аннан кап-кара костюм кигән, аның эченнән күзнең явын алып
торган ап-ак күлмәге күренгән, кып-кызыл галстугы корсагы
өстенә яткан юан ир төште. Кара күзлеген бер салып, бер киеп,
як-ягын боргаланып карый-карый түрәләрчә килештереп, «важный кешеләрчә» атлап йорт түренә узды. «Гриша белән күрешмәде. Әллә аны күрмәде дә?»
Шашлык миче янында басып калган Вилдан Яруллович кая барырга белми җәфаланды.
Хуҗа бер кулын селтәп атлый барды, Вилданга яңа гына хозурлыкның хозурлыгы булып күренгән йортның җитешсезлекләрен
табып, Гришаны тирги барды. Ул, һаман кәкрәйгән килеш,
түрәнең артыннан калмый, әле бер, әле икенче ягына чыгып
йөгергәләде, һәр сүзе саен башын селкеп ризалашты, бертуктаусыз: «Эшләрбез! Эшләрбез!» – дип кабатлады.
Шулвакыт түрә кеше Вилдан турысына җитте. Кара күзлеген
салды. Үзен ничек тотарга белми газапланган картның таныш йөзенә текәлде.
– Вил-дан Я-рул-ло-вич! – дип, ашыкмый гына, теш арасыннан сытып чыгарды ул сүзләрен. – Боларда ышаныч юк!
Саталар алар! Әйме, Гришка? Ә син молодец, председатель! Бер
материалымны да читкә җибәрмәдең! Эттән дә болайрак сакладың! Ха-ха-ха!!! – дип рәхәтләнеп көлеп, хуҗаларча иркен басып
өенә кереп китте.
«Ра-дик... Бикмурзин бит бу... – дип пышылдады гаҗәпләнүеннән күзләре шардай булган Вилдан Яруллович. – Мин авылдан куган исерек Радик...» Көтмәгән иде карт коммунист бу
хәлне: көн-төн хезмәт иткән, якты өметләр баглаган түрәсенең
Радик булып чыгуын, сөйрәлчек Нәзирәнең пычрагында эчеп,
аунап яткан Радикның байга әйләнеп кайтып төшүен көтмәгән иде.
«Яшәп торасы да юк!» Вилдан өчен кинәт сүнгән кояш биек
капка артына тәгәрәде. Онытылган, көеп яна башлаган шашлык
төтене сулышын каплады. Күкрәгенең сул ягы тагын кысып алды,
туктамый авырта башлады. Аяклары авырайды картның. «Ничек
тә капканың теге ягына чыгарга!» Вилдан Яруллович бар көчен
туплап алга омтылды. «Хәзер. Аз гына калды. Ун адым... Биш
адым... Өч... Ике селтәсәм, покосның очына чыгам... Тагын бер
машина төятсәм, икмәк планым тула... Тагын бер адым атласам,
Кала күлен күрәм...» Капка ябылды. Өйдән хуҗага ияреп төзүчеләре, сакчылары чыкты, ахры, кычкырып көлгән, Гришаның
анекдот сөйләп маташкан тавышлары ишетелде. Ул, сүз саен
«дорогой»ларын кыстырып, хуҗаны сыйларга, кыстарга кереште,
аннары янган шашлыклары өчен Вилдан картны сүгәргә тотынды,
бераздан мунчаны исенә төшереп:
– Радик Гаянович! Мунча әзер! Банька во, во, во! – дип, авызын япмый бытылдады.
– О-о-о! Авыл мунчасы! Кызлар бармы соң? Ә? Гришка! Че
молчишь? – дип колак ярып көлде Радик Бикмурзин. Кала күле
буен тагын шыксыз анекдот сүзләре, шашып көлү тавышлары яңгыратты.
Вилдан Яруллович йөрәк турысын кысып тоткан килеш җиргә
чүкте. Бераз хәл алды да күңеле белән соңгы тапкыр Кала күле
артындагы басуларга омтылды. Анда элеккеге тук башаклар диңгезе юк иде шул. Фәтхи чордашының сүзләрен яңадан ишеткән
кебек булды: «Буш хыял белән янасың, Вилдан…»
Чигәсе буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Алтын басуларын күз алдына китерергә тырышты. Колагына ындыр табагындагы шат тавышлар, иген киптергеч машинаның тигез гүләве
ишетелде, танавына татлы икмәк исе килеп керде. «Рәхәтлеге!
Тәмлекәйлекләре...» – дип уйлап күзләрен йомды карт коммунист. Авыртынып булса да, тәмле итеп, шушы һаваны үзе белән
алып китәргә теләгәндәй тирән итеп сулыш алды.
Бу бәхетнең иртәгәсе юк иде...
Кара джиплар иртүк колхоз идарәсе алдына килеп туктадылар. Кара күн кипке, күн куртка кигән
Бикмурзин машинасыннан төшеп кара җиргә баскач та Гайнуллинны сүгеп мыгырдана башлады:
– Кемнең кулына тоттырганнар колхозны? Гайнуллинның
рәислеген әйтер идем! Үзе йөрерлек сукмак та салдыралмагач!
Пычрак! Лүгрә! Ботинканың карар җире калмады! Тфү, юньсезләр! Көне дә тискәре бит, ичмасам! Вилданның үзе кебек...
Җәйне артыграк озынайтып әлегә тиклем бөтен тирә-якны
яктырткан кояш бүген бөтенләй юкка чыккан. Күк йөзеннән кара
болытлар сәленгән. Бер кызып, бер тынып суык яңгыр ява. Юеш
җир аякка урала. Әйтерсең кичә генә чалт аяз көн булмаган да:
табигатькә чын көз хуҗа бүген. Мәңге ачылмас кебек караңгылык, мәңге үтмәс кебек моңсулык...
Буялган калай белән тышланган ишекне ачып, яхшы курткасын эләктереп ертмас өчен кырые белән генә кереп, караңгы
коридорга үтте Радик. «Әллә идарәдә дә утлары юк? Шунлык та
акчасы булмагач... Бетсә дә бетәр икән колхоз! Нишләп кенә
утыра икән инде бу Гайнуллин? Аптырыйм...» Капшанып рәис
бүлмәсенә барып җитте Радик. Кычкырышкан тавышлар ишетеп туктап калды.
– Ай саен нәрсә дип килеп басасың минем күз алдыма?! Сине
күрергә тораммы әллә?! Эш хакы алырга килә диярсең! Тапты
рәхәт! Акчам юк! Бар кайтып кит! Юк акчам! Юк! Юк!
Гайнуллинның холкын хәтерли әле Радик. Болай ярсып тиргәшә торган, үзен-үзе өзә торган кеше түгел иде. Бикмурзин
бөтенләй аптырашта калды.
– Минем аласым булмаса, синең биререң бар, Гайнуллин, шуңа килдем. Хе-хе-хе!
«Монысы... Монысы Нәзирә тавышы бит!» Бикмурзин ашыгып салкын таш стенага терәлде. «Ярый караңгы!».
– Олы кешегә ярдәм итү кирәк. Хуҗа кеше шулай тупас
сөйләшәмени? Акчаң җитәрле-ек. Мескенләнмә. Әнә нинди
йорт төзедең үзеңә! Бирмәсәң, үкенерсең! Вилдан Яруллович ишетсә...
– Бирмим! Ишетми Вилдан! Үлгән ул! Вилдан да юк, колхозы
да таралып бетте! Бар, күземнән югал! – Гайнуллин бүлмә ишеген тибеп ачып, карчыкны төрткәләп чыгарып җибәрде.
Атылып коридорга чыккан Нәзирә бераз һушын җыялмый
торды. Аннан, сыкрана-сыкрана, таягына таянып, ишеккә табан
сөйрәлде. Тоткасын табалмый капшанып интекте, тозлы-борычлы
итеп сүгенеп алды. Акрын гына шыгырдап ачылган ишек ябылмасын өчен гәүдәсен терәп, ышынып кына урамга чыгып китте.
Тыштан төшкән яктылыкта бер мизгелгә генә төсләре җуелган
иске яулык белән яртылаш капланган ак чәчләрнең тәртипсезлеге, җыерчыклар баскан йөзнең сарылыгы, кара күзләрнең усаллыгы күренеп калды. «Карчык, – дип уйлады Радик. – Элеккеге чибәрлекнең эзе дә калмаган. Аяклары да йөрми, ахры... Гайнуллин белән икесенең арасында нәрсә бардыр шул? Кызык...»
Бикмурзин кергәндә рәис тәрәзәдән джипларга карап тора иде.
– Урындагы түрәләргә сәлам! – дип яңгыратты караңгы
бүлмәне шәһәр кунагы. Күрешергә кулын сузды. – Бикмурзин. Радик Гаянович.
Гайнуллин сүзсез калды. Гаҗәпләнүе йөзенә чыкты.
– Танырга уйлыйсыңмы? Мин кем дә, бу кем дисеңме? Аптырама, аптырама, дөнья бу: бүген битен күрсәтә, иртәгә нәрсәсен
дигәндәй, куласа инде, Гайнуллин, куласа... Я, ярый, кеше үтермәгәнмен, карак булып өеңә төшмәгәнмен бит, яшьлек хаталары
өчен җәзаламыйлар. Күрешик: мин бу.
Гайнуллин Нәзирәнең югалган сөяркәсенә акрын гына кулын
сузды. Ә Бикмурзин хәйләкәр күзләрен елтыратып ишеккә табан борылды:
– Нәрсә, председатель, Нәзирә белән эшләрең пешмиме әллә?
– Минем аның белән уртак бер эшем дә юк! – дип кинәт
кызып кырт кисте Гайнуллин.
– Ярар, ярар, кызма, – Бикмурзин Нәзирә өчен тиргәшеп
утырырга җыенмый иде. – Пүстәк. Башка нәрсәләр турында
сөйләшәсе бар. Аңлавыңча, Кала күле буена коттедж салдыручы
мин ул. Районның күптәнге спонсоры. Язгы чәчү, урып-җыю
вакытында ягулык материаллары биреп булышучы да мин булам. Алдыңда басып торучы – сезнең кебек партийный кешеләр борын җыерып карый торган Бикмурзин Радик Гаянович!
Район бүләдер бит халявный горючийны сиңа да? – диде кунак
«Гаянович» сүзенә басым ясап. – Кемгә барып егылырга белмәгәндә шулай мин дә ярап куям. Хе-хе-хе.
Вак кына ак тешләрен елтыратып көлгәндә, Бикмурзинның
симез йөзе җыерылып, кызарып чыга, күзләре кысылып бетә. Тик
бөтен гәүдәсен селкетеп, җәелеп төшеп көлсә дә, салкын үткер
карашы үзгәрми: кешене үтәли тишеп, тикшереп карый.
– Мин партийный түгел хәзер, – дип ишетелер-ишетелмәс
мыгырданды Гайнуллин. Ул артыгын сөйләп ташлармын дип,
эндәшергә, авылга кинәт күктән килеп төшкән кебек булган
бу адәмгә каршы торырга да курыкты. Белерсең аның өстә кем
белән ничек бәйләнгәнен. Хакимият башлыгы таныштырып торуны да кирәк дип тапмады бит, кабинетында утырган иргә төртеп
күрсәтте дә: «Ягулыкны менә аңардан аласың!» – диде. Башка
җирдән эзләргә җөрьәт итеп кара шуннан. Менә сиңа үзаллылык... Ә теге ир Бикмурзин кешесе булып чыга, димәк.
– Гайну-уллин! Бик уйланма, болай да башың агарып бетеп
бара. Алыш-бирешсез дөнья бармый ул. Мәчет төзегәндә үзең дә
ярдәмләшерсең. Минем дә өстә түрә бар бит, сезнең округтан
депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелергә дә бик мөмкин. Шуңа
мәчетне халыкка ул төзеткән итеп күрсәтербез. Яз көне нигез
салсак, киләсе елның көзенә, нәкъ сайлаулар алдыннан төзеп
бетереп, тантаналы итеп ачып та куярбыз. Электоратның тавышы кыйммәт бит хәзер. Демократия, Гайнуллин, аңлыйсыңмы?
Бүген бу изге эшне башлыйбыз. Ишеттеңме? Вилдан картның
җеназасын мәчет булачак урында укырга, шунда халыкның
игътибарына үзебезнең планнарны җиткерергә кирәк булыр.
Давай син моны оештыр, Гайнуллин!
– Бүген үкмени? Мәетне иртән генә тапканнар ич...
– Нишләтеп яткырасың аны?! Мин район хакимиятенә шылтыраттым, чакырдым. Алар килеп җитүгә халык җыелган, мәет
юылган, эше беткән булсын, ишеттеңме?! Сиңа боларны мин
өйрәтеп торасы түгел, Гайнуллин! Кыймылда! Бөтен нәрсәне югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк! Сайлаулар алды икәнен онытып
җибәрмә! Оештыр!
– Ничек? Укырга мулласы да юк! Мәетне төннәткәндә салган
хәергә дә белер-белмәс әби-чәби дога кылып утыра.
– Тап мулланы! – Заман эшкуары «юк» дигән сүзне аңламый иде.
– Каян табам? Укый белгәннәр үлеп беттеләр. Хәсән карт
та чак тын ала...
– Үзең укы! Гарәпчәдән татарчага тәрҗемә ителгән китаплар
бетәсе түгел хәзер! – Бикмурзин кызганнан кызды. Уйлаганын
тормышка ашыру юлында киртәләр барлыкка килсә, үзе әйтмешли, «зверьгә әйләнә ул». Каршылыклар өчен үзеннән түбәннәрне тиргәргә тиз өйрәнеп китте. Ә Гайнуллин аның янында
бөтенләй чүп кенә. Ул җиңен тартып беләзегендәге кыйммәтле
сәгатенә күз ташлады.
– Бер сәгатьтән церемония башлана. Әзер бул! – дип ишеккә
юнәлде түрә. – Түбәтәеңне онытма! Мул-ла!
Үлгәннәр турында начар сөйләмиләр. Вилдан Ярулловичка
хәер салырга бөтен авыл халкы агылды. Тиргәлгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, үч йөрткән чакларының барысын да онытты
халык. Авыл кешесе кайгы алдында әдәп сакларга өйрәнгән. Колхозчылар башларын иеп өйгә керделәр, элеккеге рәиснең кечерәеп калган гәүдәсе яткан караватны урап чыгып, өстәлгә
махсус куелган, вак кына булса да, кәгазь акчалар белән күптән
тулган өч литрлы банкага хәер салдылар, буш урын табып утырдылар, исемнәрен әйтеп, әбиләр артыннан ияреп, белсәләр дә,
белмәсәләр дә кулларын куш ясап күтәреп дога кылдылар. Олыраклар яңадан торып, мәетнең йөзен ачып карады, һәркайсы ак
тастымалны сак кына кирегә шуытып япты, кабармас өчен корсак
турысына куелган авыр кайчыны рәтләбрәк куйгандай итте, инде
ничәнче кул җайлаган ак җәймәне тагын бер кат сыйпады, аннары көрсенеп, акрын басып урынына барып утырды. Басынкы
гына кыланып, артык шаулашмый, акрын тавыш белән көйләп,
яшәлгән гомерләренең Вилдан Ярулловичка бәйле өзеген хәтерләп сөйләделәр, кызыклары булса тыйнак кына көлделәр. Вилданның рәис булган, колхозның гөрләп яшәгән чорын сагынып искә алдылар, мактадылар, хәзергене сөйләп көрсенделәр. «Их!» –
дип сукранып, вакытсыз киткән ирне кызганып куйдылар. Өйгә
мәет яткан карават астына салынган чыршы ботакларының, сандыкларда озак сакланып, бүген алынган чүпрәкләрнең исе таралган. Үлем исе. Өйнең бәләкәй ягында – чаршау эчтә башларына
яулык бөркәнгән хатын-кыз кәфен тегә, дөньяның агын-карасын
күп күргән, күзләре начарайган әбиләр җайлап кына өйрәтеп
тора. Өстенә озын җиңле кысынкы кара күлмәген кигән, чәчләрен
ефәк шарф белән җыйган Филария Ринатовна уйлары белән Вилданныкызгануданеракбулса да, авылдашларыныңтеленәкерүдән
куркып, йола кушканның барысын да үтәде: кабер казучыларга,
мәетне юып кәфенгә төрүчеләргә, соңыннан ызбаны сөртеп чыгаручыларга, укымышлы әбиләргә хәерләрен әзерләп бүлеп, зур
якка, өстәлгә тезеп куйды. Тургайлылар бу кайгылы минутларда
Вилдан Ярулловичның коммунист булып яшәгәнлеген бөтенләй
хәтереннән чыгарды, дога кылу, хәер салу, тарату ярыймы-ярамыймы дип кызыксынучы бер кеше дә табылмады. Үз гомерендә
чирләп ятарга вакыт тапмаган ирнең кинәт үлеме халыкны гаҗәпләндергән, башка нәрсә турында уйлый алырлык хәлдә түгелләр иде, ахрысы.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.