

(Дәвамы.)
Күңелемә нур бөркегән значок бәләкәй караңгы өебезне
яктыртмый. Шатлыгым да сүнгән кебек була… Юк! Иң нык
куанган чагым партия сафларына алынгач булгандыр, мөгаен…»
Вилдан Яруллович балконда басып торганын онытты. Күңеле
белән әллә кайда, бик еракта калган, искә алырга күптән вакыт
табылмаган яшьлегенә әйләнеп кайткан карт татлы хатирәләренә бирелде.
...Сугыштан соңгы еллар. Бер кабым ризыксыз көннәрне,
өстенә кияргә киемсез, мичкә ягарга утынсыз кышларны, хатыннар белән беррәттән басулардан кайтып кермәгән яз, җәй, көз
айларын үткәреп исән калган үсмерләрнең беләкләре сыек,
гәүдәләре ябык булса да, йөрәкләрендә дәрт-дарман җитәрлек
иде. Җиденче классны гына тәмамлаган малайларда олы буласы
килү теләге, мин-минлек тә юк түгел. Тик колхоз печәненә төшкән ирләрнең – сугыштан җиңү белән кайткан геройларның –
сүзе кыска:
– Эшне туктатып аяк астында уралып йөрмәгез әле! Танау
асларыгыз кипмәгән!
Шулай да бала-чаганы трай типтерү ул чакта хупланмый иде.
Утыз өч үсмердән төзелгән бригадага олыгаю сәбәпле покоска
төшәлмәгән Мөбәрәк абзыйны чалгы тапаучы итеп беркеттеләр.
Коралларны колхоз бирде. Гөрләп үскән үләнне күкрәгеңне киереп чап та чап! Мөбәрәк абзый бик ипле булды: белмәгәнне
өйрәтте, үзе белгән серләрне сабыр гына яшьләргә өләште,
кызуларның чабуыннан тартты, артта калганнарга җай гына
булышып җибәрде. Бригада таралмады. Үсмерләр ел саен остара
барды. Олылар үз араларына алмасалар да, төрлечә көлсәләр,
үртәсәләр дә, җәйге кыр эшләрендә яшьләрнең өлеше ярыйсы ук
яхшы икәнен күпләр таный иде.
Вилдан армиядән кайткан елны егетләрнең саны утыз өч түгел иде, әлбәттә: кайсы шәһәргә чыгып киткән, кайсы укырга
кергән, кемдер Үзбәкстан якларында бәхет эзләп йөреп төпләнеп
калган. Вилдан барыбер элеккеге бригаданың иң булдыклыларын
җыеп сөйләште. Янәсе дә: «Тряхнем стариной, егетләр!» Печәнгә
төшкән иртәдә алар да Кәрәкәле елгасына барып, гөр килгән колхозчылардан бер читкәрәк бастылар да тын гына күзәтә башладылар. Елганың озынлыгы – очы-кырые күренми, үлән – күкрәк
буе биек, арасыннан тычкан ерып үтмәслек куе. Солдат шулпасы
эчкән, мылтык тоткан, туган кырларын, печән исен, авыл эшен
өзелеп сагынган егетләрнең күңелләрендә чәмнәре, күкрәкләрендә гайрәтләре, беләкләрендә көчләре башкарак. Олыларның эндәшми генә, сагаеп алар ягына карап-карап алулары да кызык
тоела. Абзыйлар бик ашыгып бармыйлар: ипләп кенә чалгыларын
яныйлар. Кесәләреннән гәзитләрен чыгарып тигезләп бөклиләр,
шул урынны иреннәренә тидерер-тидермәс кенә йөртеп төкрекләп алалар, кадерле кәгазьне сак кына ерталар, аз гынасын да
читкә коймый бәләкәй янчыкларыннан махоркаларын алып салалар, тигезләп тараталар, кәгазьне телләре белән юешләп ябыштыралар да яндырып җибәрәләр. Беренче суырганда тансык ләззәтләреннән күзләре кысыла хәтта. Мондый чакта барып эндәшергә
дә кыенсынырсың бу кешеләр янына. Елдан-ел тазалыклары какшый барган фронтовикларның армиядән яңа кайтып төшкән
яшьнәп торган егетләргә сер бирәсе дә, юл бирәсе дә килмәгәндер
шул… Печән чабу буенча әлегә хәтле авылда берсен дә үзеннән
уздырмаган Озын Хисмәт чыдамый: унберле чалгысы белән
покос салып төшеп китә. Калганнарның ашыкмавын күреп, аның
артыннан Вилдан, Минислам, Фингать басалар. Белгән эшне куллар онытмаган, чыжылдатып чалгыларны селтәгән саен ауган
үләннәр тезмәсе озынайганнан озыная. Егетләрнең чәчләре кырып алынган башлары кебек артларыннан җир дә пеләшләнеп,
чистарып кала, җиңеләеп иркен тын алгандай була. Печән исе
күкрәкләрен назлап, тәннең һәр күзәнәгенә үтеп керә, исертә.
Эчтән ургылган көч-гайрәтне авызлыклап та, тыеп та була торган түгел…
– Минислам! Әйдә, Хисмәт абзыйны узабыз!
Вилдан шыбырдап аккан маңгай тирен чүпрәк кипкесен салып тиз генә сөртте дә чалгысын яный башлады.
– Ачуланыр, кәнишне… Ярар, ния! Безне аз үртәдеме әллә?
Әйдә, узабыз!
Минисламның күзләре яна башлады. Ул, борылып, калган
егетләргә сызгырып, күз кысты, баш бармагын колхозның алдынгы чабучысына төртеп күрсәтте. Яшьләр чалгыларына тагын да
дәртләнебрәк ябыштылар. Кояш күтәрелгәннән күтәрелә, аның
кыздыруы ярышны кызулата барган сыман. Ашыкмый гына арттан төшкән абзыйлар да эшнең нәрсәдә икәнен аңлап өлгерделәр.
– Хисмәтнең үкчәсен чабалар бит болар!
– Һай, шильмалар!
– Әйдә! Әйдә! – дип өскетеп, дәртләндереп, тавыш биреп
торучылар алыннары турында бөтенләй онытып җибәрделәр.
Махоркалар яңадан төрелде. Барысы да бот чабып ярыш өчен көя башладылар.
Артыңнан басып, кулыңны өтеп килсәләр, яраткан эшең дә
алҗыта бит ул. Озын Хисмәт тә арыды. Киң алым да көчен алгандыр. Покосы нинди бит! Таратып ташламый печәне кибә торган түгел…
Бераздан Вилданның командасы еллар буе үзен аямый, алдынгылыкны бирми эшләгән Хисмәт абзыйны узып китеп, покосын
кисеп чыкты. Ирләр килеп алыннарның киңлеген адымнары
белән үлчәп чагыштырып карадылар.
– Хисмәтнекеннән ким түгел бит! – диештеләр.
Аннары покос астын тикшерделәр: үлән киселеп беткәнме,
янәсе. Ул да булмады, покос башыннан:
– Маладис! «Бишле»!
– Болай булгач үзебезнең арага алабыз!
– Вәт яшьләр чаба, ичмасам! – дигән мактау сүзләре, хәтта
алкышлар ишетелде. Озын Хисмәт бер сүз эндәшми читкәрәк
барып чүгәләде дә тартырына төрергә кереште.
Һәр көнне сиксән дүртәр сутый җирнең үләнен чаптылар
егетләр. Күкрәп үскән үләнгә, яңгырсыз торган көннәргә куанып
эшләделәр. Акча сораучы да, каршы сөйләүче дә, күмәк эштән
аерылып үз кесәсен кайгыртып йөрүче дә, өендә качып эчеп
ятучы да юк иде ул вакытта.
Оештыру сәләтен күргән җитәкчеләр тәкъдиме белән Вилданны шул көздә партия әгъзасы итеп алдылар. Армия сафларында
яхшы хезмәт итүе, мактаулылар исәбендә булуы да булышлык
иткәндер. Чиксез шатлыгын уртаклашырга бердәнбер якын кешесе – Минислам дусты янына барды. Сызгырып капка алдына
чакырып чыгарды.
Аңламады егет.
– Нигә сине? Мин синнән ким эшләдеммени?! – дип үпкәсен белдерде.
Урынсыз көнләшүдән, көтмәгән сүзләрдән төсе киткән, коелып төшкән Вилданны бөтенләй телсез калдырып:
– Нәчәлник буласың килә инде, ә?! – дип өстәде дә борылып
өенә кереп китте.
Ул кышта туганнарына ияреп Ташкентка – тук тормышта
яшәргә өметләнеп чыгып китте Минислам. Ике дус күз атып
йөргән Галия дә бераздан аның артыннан юлланды.
«Мин ялгызым калдым… Армиядә чагымда бер-бер артлы
үлгән әти белән әнидән калган йортта, авылда, дөньяда бер ялгызым калгандай хис иттем үземне. Ярый әле түш кесәмдә партбилетым бар иде: сынык күңелне юатып, җанга җылы биреп торды.
Партия идеяләренең бөеклеге, мөһимлеге янында Минислам
белән Галия дә, хәтта әни белән әтинең кайгысы да бик кечкенә
булып күренде, ахры, миңа…»
Истәлекләреннән аерыла алмаган карт кинәт калтыранып
куйды. Таушалып, керләнеп беткән пинжәгенең түш кесәсендә
яткан партбилетын капшады, төймәләрен каптырды. Кулындагы,
кайчандыр ак төстә булган, сырланып каткан чүпрәк кипкесен
шомарган оста хәрәкәт белән озынаеп киткән чал чәчле башына
киде. «Көзге җил барыбер суык инде ул, җилегеңә үтеп керә.
Кояшының да җылытырлык эссесе калмагандыр», – дип уйлады.
Балкон ишеген яхшылап ябып, түбән төште. «Тагын кайчан
башым әйләнерлек бәхет хисен татыдым соң?» Бу бәйләнчек уй
Вилдан Ярулловичка һаман тынгы бирмәде.
...Артык теләге булмаса да, авыл хуҗалыгы институтына
укырга керде. Тәмамлагач, чит районга эшкә җибәрделәр. Партия
кая кушса, шунда барды Вилдан, янып, акны-караны күрми эшләде, халыктан да Коммунистлар партиясе кушканнарга шундый
ук бирелгәнлекне таләп итте. Хөкүмәт указларын тормышка
ашырып, үзенең шәхси дөньясы турында бөтенләй онытты. Гаилә
корырга вакыт тапмады. Чит җирдә тамыр җәясе дә килмәде
Вилданның, аның өчен четерекле мәсьәләне ачып, төпләп киңәшләшер кешесе дә юк иде.
Кырык яше тулып узгач кына туган авылына колхоз рәисе
итеп кайтардылар. Авылдашларын сагынган иде Вилдан, туганнарыдай якын күрде, йомшарып китте. Йөзеннән беркайчан да
елмаюы төшмәгән мөлаем укытучы кыз рәиснең юлына бик еш
очрады. Ялгызлыктан өшегән күңеле аңа тартылган кебек булды.
Тиздән клубта гөрләтеп туй үткәрделәр. «Күкнең җиденче катында идем шул чакта. Ерылган авызымны да җыялмаслык, күзләрем
сукраерлык дәрәҗәдә бәхетле идем…» Шул талпынуын яңадан
кичерде, ахры, картның йөрәге еракта калган шул бәхетле үзен
кызганып, сыкрады, сул як күкрәге кысып авыртып куйды.
...Беренче төндә бәхетенең үзенеке генә түгеллеген аңлады
Вилдан. Кичерәлмәде. Түшәкләре уртак булса да, уй-хыяллары
аерым булды. Эдикны да үз итмәде күңеле. Шикләнү корты йөрәген кимереп кенә торды… «Бәхетле булмадым шул Филария
белән, хатыннан уңмадым...»
«Үзем чәчкән, чәчтергән басуларда игеннәрнең күкрәп үскән, башакка тулган чакларында гына рәхәтлек хисе кичергәнмендер, мөгаен», – дип уйлады Вилдан Яруллович мунчага
табан атлаганда. Урып-җыю тәмамланган саен: «Игенне аз тараттың!» – дип халыктан тиргәлде, «Планны арттырып үтәргә
кирәк!» – дип өстәгеләрдән «тукмалды»… Тик барыбер, алтын
кырларны күреп кинәнү, горурлану тойгысын бу вак кыенлыклар
да каплый алмый иде. «Җитте, ди, бабаңа вакыт бәхет турында уйланырга…»
Юкә исе аңкып торган мунчаның ишеген ачып шаккатты
Вилдан. «Әй, уңганлыгы! Белә хуҗаларга ничек ярарга! Әллә кайчан каен утынны хәстәрләгән, мунчаны ягып
уздырган, мәтрүшкәләр кыстырып өр яңа миннеген бәйләп әзерләп куйган. Графинында шифалы үлән суы, янында пиво тулы
шешәләре, кипкән балыгы. Ну, Гришка, маладис! Күрми дә калганмын! Үткән гомерендә чокынып, шатлык эзләп йөри, ди,
берәү…» Вилдан Яруллович канәгать елмаеп тагын йортка чыкты.
Тирә-якны шашлык, төтен исе биләп алган. «Гриша да минем кебек куанычыннан исергәнме, әллә хуҗага «яхшы атланырга»
тырышуымы? Ни дисәң дә, төзелешне сдавать итәбез бүген.
Заказчикның үзен күрәсе, мактау сүзләре ишетәсе иде…» Вилдан Яруллович үзен олылап, хөрмәт күрсәтеп эшкә алган әлегә
тиклем килеп төзүчеләр күзенә күренмәгән түрәне бик көтә.
«Һичшиксез, акыллы кешедер. Күзләренә карап, кулын кысып
рәхмәт белдерәсе иде. Ике җитәкче кебек, капма-каршы утырып
сөйләшәсе, үз тиңең белән заман үзгәрешләре, бүгенге сәясәт
турында фикер алышасы иде. Гриша белән кирпеч, раствор
темасыннан, анекдотлардан ерак китеп булмый. Ә шулай да дөрес
эшләгән ул шашлык пешереп! Бәйрәмнәр кешеләрне якынайта, дуслаштыра».
– Вилдан Яруллыч! – прораб, кычкырып, картның уйларын бүлде. – Айда, монда!
Якынрак килгәч: – Төзелеш бетте, дип уйлама. Бөтен нәрсә синең карамакта
булырга тиеш. Менә болары – хуҗаны сыйларга, мондагысы –
соңыннан үзебез авыз итәргә, – дип, бүлеп куйган шашлыкларын күрсәтте Гриша. – Соңыннан үзебез генә, иркенләп, синең
хөрмәткә, минем хөрмәткә дигәндәй, бераз тамак чылатып
алырбыз, – өйрәнелгән хәрәкәт белән тамагына чиртеп
алды. – Без сезнең белән, Вилдан Яруллыч, аңлашып, тату яшәдек, эшләдек. Сез – абруйлы кеше, безнең акыл иясе! – дип
мактый-мактый өстәл әзерләде Гриша. Аның сүзләре картның
йөрәгенә май булып ятты. Бу эшчән, оста куллы егетләрнең уртасында тору, аларга кирәкле булу да бик рәхәт! «Ярый! Булганы
белән канәгатьләним. Бу эш тә ярап торыр. Өйдә яткан кебек
булмас әле», – дип уйлап, егетләргә ярдәмләшергә тотынды Вилдан Яруллович.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.