

(Дәвамы.)
Мәрхүмәнең кичәге өмәдән соң җыештырырга өлгермәгән
йортында ак каз мамыклары оча. Тапталып беткән көзге чирәмнең
яфраксыз сабак очларына, киртәгә эленгән полиэтиленга, юылмаган тасларга, бидрәләргә ябышып, талгын җилдә җилфердиләр
каз йоннары. Йорт уртасында җитмештән узган зур әниләренең
итәгенә ябышып дүрт бала елый. Өлкәне, Гөлшаты:
– Бәрәңгене дә иртә алдык. Кишерләрне дә. Эшне бетереп
торабыз әтиең кайтуга, диде. Казларны да йолкып бетерәбез дә,
бер эш тә калдырмыйбыз, ул кайткач өйне зурайтабыз диде-е, –
дип такмаклый-такмаклый елый.
Шулвакыт йортка Сәгыйдә белән Гөлүсә килеп керде. Култыклашканнар. Йөзләре шешенгән. Күзләре кып-кызыл. Балалар, зур әниләреннән аерылып, керүчеләр ягына бүредәй астан
карап басты. Ыргылырлар иде, – олылардан тартыналар. Зур
әни кешенең дә, Тәгълимәнең дә, аның каршына чыккан Ләйсәннең дә тешләре кысылды. Тегеләре сасы перегар исләре аңкытып берни эндәшми уздылар да өйгә кереп киттеләр.
– Самопал аракыдан, диделәр. Бавыры болай да таза булмагач, күтәрәлмәгән. Артык күп эчкән шул кичә... – дип пышылдады мәетне район үзәгенә ярырга алып барып кайткан фельдшер.
– Эчергәннәр, дип әйт. Болар кыстасамы!? Сыткы чәер кебек
ябышалар, эчми хәлең юк. Нәрсә дип шуларга иярде балакаем?!
Шул мәлгуньнәр генә җитте баламның башкаена! – Баласын
югалткан ананың әрнүе йорттагыларның үзәген өзде.
– Саклый алмадык шул Рәфинәбезне, саклап булмады... –
Тәгълимә һаман үзенең битарафлыгын гаепли. – Карап торып
юк итәбез бит менә дигән балаларны. Бу Гөлүсә тагын күпме
кешенең гомерен кыяр шул самопалын сатып? Кайдан китерәләрдер?! Типсә-тимер өзәрлек ничәмә яшь ирне гүргә кертте!
Инде чират – хатын-кызга! Без һаман берсүзсез карап торабыз!
Улына – Артурына ятимнәр рәнҗүе төшәр дип, ичмасам, бер
уена кереп чыкса...
Кызып китеп, эчкече хатыннарның – шулай ук үзенең укучыларының – бугазларына ябышырга торса да, кычкырып әйтмәде бу сүзләрне Тәгълимә. Кысылган тешләре аша кысып чыгарды. Мәет өстендә тавыш чыгармады. Кибет тирәсендә очрап,
берничә тапкыр тиргәп карады. Гөлүсәне акылына китерерлек
түгел. Җиңел акчаның тәмен сизгән, үзенекен сөйләп тик тора.
Тамырларыннан кан урынына аракы агадыр, миен дә шул самопалы томалагандыр, ахры. Озак тормас, үз башына да җитәр шул
арзан хакка тарата торган левый аракысы. «Үзебез дә шуны
эчәбез!» – дип рекламалап сата бит юньсез...
Өйгә керделәр. Өлкәннәргә елышып балалар да иярде. Олысы
кергәч үк әнисенең үле гәүдәсенә капланды, тагын шул сүзләрен
такмаклый башлады:
– Бәрәңгене дә иртә алдык. Кишерләрне дә. Эшне бетереп
торабыз әтиең кайтуга, диде. Казларны да йолкып бетерәбез дә,
бер эш тә калдырмыйбыз, ул кайткач өйне зурайтабыз диде-е-е.
Бөтен эшне бетердек бит, түшәмнәрне дә сөртеп алдык икәү.
Хәзер мин әтигә нәрсә диям инде? Өйне зурайткач стенка алабыз,
диван алабыз дип хыялландык бит, әнием! Ния үлдең?!
Ләйсән аны әнисеннән чак кына тартып алды. Тынычландыра
торган дару, су бирде, әллә үзалдына, әллә баланы елавыннан
туктатырга була сөйләнде:
– Хыял түгел инде ул, балам. Кешечә яшим дип хыялыйлану
гына. Безнең тормышта хыял кайдан булсын?! Яшәргә тырышып
өзгәләнү генә ул. Рәфинә дә кешечә яшим дип эшләде дә эшләде.
Кешедән ким булмыйм, кеше арасыннан төшеп калмыйм дип
тырышты бахыр.
Аның сүзләренә каршы кинәт Сәгыйдә:
– Нинди бахыр булсын ул сиңа? Нишләп аның хыялы булмасын? Бар иде шул, өемне зурайтам ирем акча алып кайткач
ди иде! Ул синең – эшсез йөргән Булат хатынының хыялы булмаска мужет, безнеке – бар! Юклык заманына карап жәлләтеп
утырмыйбыз: ирләр – себердә, без монда эшләп акчаны көрәп
алабыз да теттереп дөнья көтәбез! Безнең йортларның төзеклегенә карап көнләшәсеңме? Синеке шул дүрт рәт кирпечтән артык
өелмәячәк! Мәңге яңа өй күрер көнең юк! Ятарсың шул төнлексез
мунча кебек бәләкәй өеңдә!
– Бәләкәй өебез бик җылы безнең, Сәгыйдә. Аракы эчеп
җылынасы түгел. Кеше мәетләре өстенә корылган хыялларның
да миңа бер кирәге юк.
– Вәт әйттең! Дөрес әйттең, Ләйсән кызым! Их, әйләндерделәр баламның башын! Чыгып китегез барыгыз, күземә күренмәгез!
– Сез безне гаеплисезме? Безне? Рәфинәнең Ринатны себергә озаткан иң авыр чакларында кем янында булды? Сезме
әллә? Кем аны йомшаклыгын җиңеп усал булырга өйрәтте?
Ирләр еракта чакта яшәве җиңел дип уйлыйсызмы әллә?
Сәгыйдә кебек үк бөеренә таянып Гөлүсә дә кайгылы анага
очып кунды:
– Кичә килеп эшен эшләдек, утыз казын йолкып бармак очлары бетте, төнгә кадәр эчләрен алып, тазартып яттык менә монда,
шуннан без гаепле дә булып калдыкмы? Сез, яхшы кешеләр, кайда идегез кичә? Эчми генә, сыйланмый гына эшләр идегез!
Мәет алдында, өлкәннәр алдында басынкылык, тартыну, оялу
дигән төшенчәләрне оныттырган иде шул аракы агуы. Хатыннарның телләрен зәһәрләп, тыелып калдыра торганын да кычкырып
әйттерә, бушка шәпләндерә иде.
Ояла беләме соң? Рәфинәнең иң якын кешеләре булып, баш
очына барып утырып, тәүлек буена гәп саттылар Гөлүсә белән
Сәгыйдә. Ринат себердән кайтып төшкәнче.
Ләйсәннең аңлатуыннан соң, ир «себер бичәләрен» сүз дә
дәштерми куып чыгарды. Холкы ирләрчә нык иде аның: бер
өзеп әйтсә – бетте. Чын мужик диләр андыйлар турында. Андыйларга таянып була. Эшкә дә батыр, көче дә бар, егәрлелеге дә.
Колхоздан ул беренче булып Себергә чыгып китте. Вилдан үз баласы комбайнда эшләвен ташлап чыгып китсә дә шулкадәр янмас
иде. Ышанмады башта, кире кайтыр дип көтте. Кайда ул кайту?!
Себердә дә уңган егетләрне эләктереп алырга гына торалар. Сизеп торды Рәфинәсенең аракы сазына батуын ир. Мине ирләре
себергә киткән хатыннар гына аңлый инде, минем хәлем башка
кемгә кирәк, калганнар безне баер өчен ирләрен читкә куган
бичә итеп кенә күрәләр бит, дип сөйләнде дә сөйләнде. Йомшак
күңелле кеше иде шул, тиз ышана кешегә. Кушканны үтәп тик
тора. Юк дия белми. «Их, болай булыр дип кем уйлаган? Кайткан
чакларда эчкәнен күрмәдем. Сәгыйдәләре дә күзгә чалынмады.
Хәзер балаларны ничек үстерәм инде? Ничек яшим Рәфинәсез?»
Гадәттә көчле итеп күреп өйрәнгән ирнең күзләрендәге чарасызлык куркыныч иде. Инде үзе бозылып китмәсен, Алла сакласын! Аннан эш харап: дүрт бала бит, дүртәү! Аракыга үрелмәсә дә,
чакка килер караулары...
Авылдагы хәлләр мактанырлык түгел иде шул: айлар буена
себердә эшләгән Рафикъ, Фәдисләр арып, алҗып кайталар. Өйдә
яшәгән айларында үзләренә мең күбрәк игътибар, тәрбия сорыйлар. Кайткач та гына көн саен кәеф-сафа корып, «стресс чыгаралар»... Кайда инде ул хатыннарга ир игътибары, ир назы күрү?
Ирләрнең тән кайнарлыгы самопал аракыныкыннан күпкә кайтыш
иде. Алар булмаганда көн саен диярлек кызмача йөргән хатынна-
рының тәнен дә, йөрәген дә эретерлек түгел. Кайгылы өйгә хәер
салырга килүчеләр агымында күп иде «себер хатыннары». Хәмер
белән дуслашып өлгермәгәннәре дә әллә кайдан танылып тора:
себер суыкларыннан кайткан фуфайкалар, айлар буе абзар-кура
тирәсендә авыр ирләр эшен башкарып ныгыган беләкләр, тупасланган куллар, кырысланган йөзләр,
зәһәр сөйләшергә өйрәнгән телләр. Себернең «озын акчасы»
бәхет тә, тынгылык та китермәгән иде аларга. Ялгыз түшәкләрдә
ир назын онытып, хатын-кыз нәфислеген җуйган иде алар.
Рәфинәне соңгы юлга озатканда бу уйлар авылдашларының
зиһенен камчылады. Көзге җил кебек кискен иде ул уйлар. Ләкин,
кызганыч, берни үзгәртерлек түгел. Башларын иеп, ирсез өйләренә таралган хатыннар да, биштән унбиш яшькә кадәр дүрт
баласын кочаклап капка алдында каңгырып басып калган Ринат
та, тормыш упкынына батмаска тырышып бәргәләнгән укучылары өчен әрнегән Тәгълимә дә буйсынучылар кавеменнән –
бары гади авыл кешеләре, язмышларына баш игән кешеләр иде…
24
Соңгы тапкыр кайчан болай шатланды икән Вилдан Яруллович? Үзенә дә кызык булып тоелды бу халәте. Төзеп бетмәс элек
яңгырларда чыланудан караеп, яңалыгын югалтып, әле бер, әле
икенче почмагы белән җиргә чүгә башлаган агач авыл ызбалары
янында торганы бер кәртинкә булды Вилдан төзеткән өч катлы
коттедж. Мәңге кыйгаймас, черемәс, еллар үткән саен яңарыр
бу өй! Сандык кебек җыйнак, хан сарае кебек зур, курчак кебек
матур! Күзнең явын алып, тирә-якка ямь өстәп утыра. Өйне
әллә ниләр белән чагыштырып хыялый булды Вилдан. «Картаюым
шул микән әллә? Сабый бала акылы керәме? Юкка шатланам
сыман бит: үземә төзегән өй түгел, илгә эшләгән эш түгел», – дип
чабуларын тартып булышса да, көчлерәк эчке тавыш: «Бу мәһабәт бинаны син төзеттең, Вилдан! Һәр кирпече, һәр кадагы синең
кулларың аша узган! Синең ал-ял белми эшләвеңнең нәтиҗәсе
бу!» – дип үссендерә, мактанырга әйди, мактауны сорый…
Куануын яшерә алмаган карт өйнең тип-тигез итеп салынган
кызыл кирпечләрен, моңарчы авыл кешесенең күзе күрмәгән, чит
илләрдән кайтартылган ишекләрен, тәрәзәләрен сыйпады, көзгедәй ялтырап торган баскычларга сак кына басып икенче катка
менде, төзелеш тузанына батып беткән ботинкаларын салып,
оекчан килеш паркет идәннәрдән атлады, кытыршы куллары
белән бүлмәләрнең тургайлылар әлегә тиклем белмәгән затлы
буяуларга буялган диварларын тотыныр-тотынмас назлап чыкты,
аннары балконга чыгып Кала күленең шул яшенә җитеп тә күрмәгән хозурлыгына карап таң калды.
«Үз гомеремдә шултиклем рәхәтлек кичергәнем булды микән?! – дип уйлап, тирән итеп тын алды. – Күкрәгемә комсомол
значогы тагып кайтканда бик шатланган идем. Үземне Советлар
иле өчен бик кирәкле кеше итеп хис итәм, хәтта бераз масаеп,
киерелеп атлыйм. Илем өчен җанымны ярып бирергә дә ризамын.
Һич тә икеләнми шулай уйлыйм. Җанны ярып бирүнең ни икәнен бик аңлап бетермәсәм дә, үз уйларыма үзем ихлас ышанам…
Миндә дөньяны үзгәртерлек, искелекләрне җир йөзеннән себереп түгеп, яңа бәхетле тормыш төзерлек көч бар! Шуны сизеп,
куанып, талпынып, әллә кайларга ашкынып кайтам. Озын
гәүдәмне бөгеп тәбәнәк өйнең ишегеннән караңгы бүлмәгә керәм.
Пималарына төп салып утырган әти күтәрелеп тә карамый. Буыннары чыккан кулларына табагач тоткан әни, мич кырыеннан кара
яулыклы башын чыгарып, ишек төбендәге ашлы су тулы бидрәгә
ымлый:
– Сыерга чыгарып кер әле!
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.