

(Дәвамы.)
Биек тимер сетка белән уратып алынган читлектә кешеләр
күп иде. Тик аларның берсе дә Линарның сорауларына җавап
бирмәде. Зоопарктагы хайваннар кебек сеткага ябышканнар,
битләрен терәгәннәр. Шул тишекләрдән тормыш агышын күзәтүче куркыныч күзләр егетнең йөрәгенә үтеп керде, җанын
өшетте. «Бу минем әни булмаса ярар иде! Монысы да кирәкми!
Монысы да!» – дип уйлый-уйлый, абына-сөрлегә читлекне тирәли әйләнеп чыкты. Аның ашыгуына теге мәхлуклар да кушылды:
хайвани авазлар чыгарып үзләрен ирекле дөнья белән аерып
торган киртәгә ташландылар, авызларыннан селәгәйләрен агызып нидер әйтергә теләп газапландылар, чатан-потан хәрәкәтләр
белән нәрсәдер аңлатырга тырыштылар, Линар белән бергә
читлек тирәли йөгерделәр. Кыланышлары куркыныч булса да,
Линарга нигәдер бу мескеннәр бик акыллыдыр, чарасыз хәлләрен
аңлыйлардыр, хәтта үзеннән артыграк беләләрдер кебек тоелды.
Тик егет аларны ишетергә дә теләмәде. Аның үз хәле хәл иде.
Төсен дә белмәгән әниеңне танып кара! Балалар йортында үскәннәрнең бәләкәй чакларындагы фотолары ябыштырылган гаилә
альбомы булмый шул! Алар сабый вакытта үзләренең нинди булганнарын да белмиләр! Белә дә алмыйлар! Әнә шул бушлыкны
тутыра алмый, кечкенәдән йөрәкләренә кереп оялаган нәфрәттән арына алмый гомерләре буена газапланалар…
Бераздан Линар бу маймыллар көтүен күрә алмас хәлгә
җитте. Ул аптырабрак басып торганда тегеләре дә үз «хисләрен»
белдереп өлгерделәр. Өстенә сибелгән бәвел исенә сискәнеп,
авыр уйларыннан арынганда, соң иде инде. Егет, ачуыннан сүгенә-сүгенә, кирегә китте. Сары бина җиргә сеңә барган кебек –
бик тәбәнәк: икенче катның балконында утырган бертөсле дәваханә халатларына төренгән хатыннарның күзләренә хәтле
ап-ачык күренә. Кояш җылысын сизмәгәндәй өшеп курышканнар. Бер хәрәкәтсез еракка төбәлеп утырганнары да бар. Арада
берсе Линарны күреп алды, ахры, пыяла күзләре чыгардай булып
егеткә текәлде. Бераздан кулындагы сумкасына бармак төртеп,
иреннәрен усал җыерып, тиргәшергә кереште. Аның җан өшеткеч карашыннан чак аерылды Линар. Балконның бер почмагына
утырган хатын үзе генә күргән баласын тирбәтеп җыр көйли.
Чал чәчләре агып төшеп йөзен каплаган. Үзе беркемне дә күрми.
Теге дуамал аны төрткәли, урындыгыннан этеп төшерергә тырыша, колагының төбенә килеп нидер мыгырдана. Хатын аның саен
«сабыен» күкрәгенә ныграк кыса, борылып качырырга уйлый.
Аннары елый ук башлый.
Линар бу тамашадан көч-хәлгә игътибарын аерып, тагын барып бикле ишекне дөбердәтте. Җавап бирүчегә ашыгып үзенең
үтенечен аңлатты. Әнисен танымавын әйтте.
Беравык тын торгач икенче катның бер тәрәзә өлгесе шатырдап ачылды да, бала тирбәтүче хатынны җитәкләп шунда китереп
бастырдылар. Аның кулбашларыннан ныгытып тоткан шәфкать
туташы Линарга ымлап нидер сөйләде. Хатынның кәкрәйгән
гәүдәсе бераз турайгандай итте, ул акрын гына кулын күтәреп,
сары йөзенә төшкән чәчләрен сыпырды. Линар тәрәзә турысында
асфальтта басып торса да, аның ушсыз күзләренә җан керүен,
йөзенә нур кунуын йөрәге белән сизгән кебек булды. Үзе дә
хатынга таба талпынып куйды. Кычкырып әйтергә базнат итмәсә
дә, кипкән иреннәре гомерендә беренче кабат: «Әни!» – дип
пышылдады. Тик хатынның йөзенә кунган бәхет нуры кинәт кенә
шултиклем тирән кайгы, чарасызлык белән алышынды, әйтерсең,
канаты сынган кош: бәләкәй гәүдә тагын да кечерәк калып бөреште, иңбашлары сәленде, күзләреннән шәп-шәп итеп яшьләр
тәгәрәде. Үзе:
– Динар! Кая минем Динарым? Ния генә минем Динарымны
алып киттегез?! Зобанила-ар! Балам! Балам! Динары-ым… – дип
өзгәләнеп кычкырырга, ярсырга тотынды.
– Мин Динар түгел. Линар мин, Линар. Мине дә алып киттеләр… – дип пышылдады егет. Кычкырып әйтә алмады.
Шәфкать туташы «комачаулап кына йөри торган бер файдасыз туганнар»ның тетмәсен тетә-тетә, бар көчен салып,
каерышкан хатынны тәрәзә уемыннан тартып алды. Башы иелгән,
озын-озын еллар теземенең һәр төнендә җанын аз гына булса
да җылытып торган соңгы өметләре челпәрәмә килеп, күңеле
нәфрәт хисеннән буылган, егет яшенә керсә дә сөелмәгән күңеле
белән һаман бала булып калган Линар бу йортның капкасын
башкача әйләнеп килмәс өчен ябып чыгып китте.
22
Диләрәнең бүлмәсе – аны әнисе зурлап «балалар бүлмәсе»
дип атый – шәһәрнең иң чиста һәм тыныч урамнарының берсендә заманча зәвык белән төзелгән өйнең икенче катында
урнашкан. Бу урамда хәлле кешеләр генә яшәгәнлектән, һәр
«особняк», исеменә күрә җисеме дигәндәй, үзенә башка аерылып
тора. Кирпечтән корылган биек киртәләр белән уратып алынган
йортларның эчендә нинди тормыш кайнаганын белеп тә, күреп
тә булмый. Беренче карашка монда бөтенләй яшәмиләрдер кебек:
беркем кычкырмый, сөйләшми, йөгерми, балалар чыркылдашып
уйнамый, олылар тиргәшми, ишек төбенә тавышсыз гына «шуып»
кара тәрәзәле машина килә дә китә, ишекләр-капкалар шыгырдамый гына ачыла да ябыла. Бетте. Биек өйләрнең тәрәзәләре
«үлек»: аларны ачмыйлар, алар аша дөнья күзәтмиләр. Монда
хәтта бакчачы ирләр дә күренми, кеше күзенә чалынмый,
«шуышып» кына үткән күләгәләр кебек йөрергә өйрәнгән. Сирәк
кергән-чыккан кешеләрнең иреннәре кысылган, йөзләре маска
кигән кебек үзгәрми, аяк-куллары артык хәрәкәт ясамый. Әллә
ашыгалар, әллә нидәндер куркалар: якты дөньяга азрак күренергә тырышалар кебек.
Диләрәнең бүлмә тәрәзәсендә дә аркылы жалюзи бар. Бик
ерактагы болыннарның, урманнарның яшеллеге, күлләрнең зәңгәр суы, чәчкәләрнең төрле төсләре Диләрәнең рәссам күңелен
үзенә чакырса да, кызга беркайда барырга да рөхсәт булмады.
Күпме күз яшьләре түгелгән шуның өчен! Баласының нинди
уйлар белән яшәвен белмәде, ничек үскәненә игътибар бирмәде
әнисе. Кызы алдында сирәк кенә булса да ачылып киткән вакытларында да беренче мәхәббәт, мәхәббәт бөеклеге, бердәнбер
мәхәббәт, мәхәббәт көче турында хикәятләр сөйләде. Кыз аларга
ышанды. Авызын ачып, тын да алырга куркып тыңлады Диләрә.
Башка нәрсә турында сөйләшә дә белмәгән әнисен дә принцесса
итеп күз алдына китерде, сокланды, сурәтен төшерде. Менә әле дә
әнисе затлыдан-затлы күлмәген киеп, муенына, колакларына,
беләкләренә «алтыннар»ын тагып, бизәнә-төзәнә көзге алдында
әйләнә. Иренендә серле елмаюы, күзләрендә үзе белән соклануы
балкый. Диләрә икенче катка менә торган баскычка басып әнисен
күзәтә, аның кайларга, кемнәр янына җыенуын уйлап үзенә бер
әкият төзи, шуңа ышанып елмая, әнисенең йөзенә бәхет нуры
сипкән хисләрне аның белән бергә кичерә төсле. Кыз үзе дә шул
әкияттәгедәй илаһи мизгелләрне көтеп яши. Күңеле дә, йөрәге дә,
тәне дә саф: нәкъ үткән гасырларның мәхәббәт романнарындагы
аристократ гаиләләрдә туган сылуларныкы кебек. Ул кыз исеменә
бер тап та төшерми сөйгәнен көтә... Һәм рәсем төшерә. Шәһәр
өйләренең моңсулыгын, бертөрле төсләрен, сары утларын, катлы-катлы биналар арасына төшкән саран кояш нурларын ак
кәгазьгә сурәтли.
Иптәшләре белән аралаша алмаса да, рәссамнар әзерләү мәктәбенә йөри башлавына шат Диләрә. Әтисе белән әнисенең
битарафлыгыннан аз булса да арынып тора. Аларның арасында
булган низагтан ишетүенчә, аны махсус мәктәптә укытырга зур
кеше – Рәшит Шамилевич киңәш иткән. Әнисе аның турыда
Аллага табынган кебек сөйли, әтисе нишләптер яратмый. Мәктәптә укытучылар Диләрәгә бик якын: күңелләре шундый чиста,
беркатлы, бөтен булмышлары – рәсем сәнгате. Каты дәшү юк,
барысы да бер-берсен хөрмәт итә. Хыялый дөньяда яши алар.
Гади кеше күзе күрмәгәнне күрәләр, юк кына нәрсәгә дә сөенәләр, матур төсләргә хәйран калалар, шул халәтләрен ак кәгазьгә
төшерәләр. Диләрә дә үсә-үсә үз дөньясына бикләнде. Нидер
көткән халәтен сурәтләде. Мәхәббәт тарихлары укыды. Башка
берни белән кызыксынмады. Тормыш мәшәкатьләре турында
берни белмәде, усаллыкны күңеленә дә кертмәде, пычрак төсләрне күрмәде.
23
– Тәгълимә апа-а-у! Тәгълимә апа-а!
Тәгълимә Ләйсәннең кычкыруына өйдән йөгереп чыкты.
– Ния кермисең соң, балакаем? Кычкырып торасың чит кеше кебек...
– Рәфинәгә йөгерәм, Тәгълимә апа! Балалар янында гына тор әле.
– Рәфинә чирләгәнмени?
– Белмим инде, Тәгълимә апакаем, зур кызы килгән, әни
әллә нишләде, тын алмый бугай, ди. Мин йөгердем...
– И, Аллакаем! Бар, балам, бар! Ярамаган эш була күрмәсен
инде, Илаһым-Аллакаем!
Тәгълимә шулай Ләйсәнгә булышкалап тора. Эшкә иртә
чыкты бит. Булаты да әле тегендә, әле монда кешеләргә сварка
эшләре эшләп акча юнәтеп йөри, тик тормый. Рәмилә Кендек
әбисенә ияләшеп үсеп килә. Аны манный бутап ашатып йоклатты
да бераздан өлкән кызларны җитәкләп урамга чыкты Тәгълимә.
Рәфинәләр яшәгән якны карарга. Йорт алларына кеше җыелган.
«И, Аллакаем! Ринаты да себердә чак, ахры...»
Ләйсән озак торды. Кичкә табан Булат кайтты. Рәфинәнең
үлеме турында белә иде инде ул.
– Кичә каз йолыкканнар. Хатыннар белән җыелышып, –
диде ир.
– Шул Сәгыйдәләрдер инде?
– Үзләре әйтмешли, сибирячкалар компаниясе.
– Гөлүсәнең агуын эчкәннәрдер инде?
– Ансыз кем өмәгә килсен инде, Тәгълимә апа? Заманы шуңа
корылды бит. Ичмасам, көмешкәсен дә кумый хәзер, самопалга
күчтеләр бит. Кемедер бар инде район үзәгендә, сатарга китереп
кенә тора, диләр.
– Хәмергә корылды шул дөнья... Булат, син ашаганчы, мин
барып килим әле. Мин хәзер әйләнермен. И балакай, укыганда
бигрәк акыллы иде бит. Рәфинәне әйтәм.
«Акыллылыгы холкының йомшаклыгыннан килгәндер инде.
Бер тавышы чыкмас, кушканны үтәп торыр. Шул йомшаклыгы
җитте шул башына. Сәгыйдә белән Гөлүсә сүзеннән чыгалмады
балакай. Эчкәннәр инде кичә дә...» Авыл урамы буйлап ашыга-ашыга атлаганда, карт укытучының башыннан йөз уй сызылып үтте. Һәрвакыттагыча, тәрбияләп җиткермәгән кебек хис
итте үзен, сәбәпләр эзләп интекте. Йөзләгән укучыларыңның һәр
адымына аңлату табып бетерә алсаң икән ул!? Тапкан анасыннан,
гомер биргән атасыннан нәсел үзенчәлекләрен генә дә түгел,
бөтен холкын-гадәтен сеңдереп җиде яшьтә парта арасына килеп
утырган баланы үзгәртеп булса икән ул тәрбия алымнары белән
генә! Авылда начар вакыйга булган саен укытучы йөрәгенең үзеннән гаеп эзләп телгәләнүен аңлаучы да, белүче дә юк. Кешенеке
булсалар да, балам дип эндәшкән, димәк, йөрәк түрендә урын биргән бит ул аларга. «И балакайлар!»
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.