Чәчмә әсәр
8 Августа , 04:05

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (23)

Балалар йортында сакланган документларны укып, әнисе яшәгән дәваханәнең адресын алган егетне бу адымыннан туктатырга теләгәндәй, тәрбияче хатын озатып ук чыкты. «Бу шикләрминдә дә бар, апа. Курыкмасам, әллә кайчан барыр идем. Күрсәм, ничек «әни» дип эндәшермен дип тә куркам, шул сүзне кычкырып әйтәлмәсәм, нишләрмен дип тә уйлыйм. Инде җыенгач, барам: ни булса, шуңа ризамын».

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (23)Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (23)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (23)

(Дәвамы.)

Сөйләргә дә түгел! Әйдә, Гөлүсә, бер-ике чәшке көмешкәңне сал да, мужет икенче захудка да әйләнеп булыр. Җиләк сезонында унбиш-егерме меңне эшләсәкме, их, шәп булыр иде! –
Сәгыйдә башындагы яулыгын чишеп какты да бидрәсенең авызына бәйләде. Хатыннар, Фәтхи турында онытып, бергә җыелыштылар.
– Рәфинә, кайда кружкаң? Әйдә, суз тизрәк, салам! – Гөлүсә
болынга сасы ис таратып литр ярымлы су шешәсеннән көмешкә
агыза башлады.
– Мин эчмим, Гөлүсә апа, бүген кич Ринат кайта бит.
– Аңа кадәр чыгып бетә ул. Әйдә, кыланып торма. Коллективтан аерылсаң, җиләккә бүтәнчә ияртмәбез дә әле! Әйме,
кызлар!
– Дөрес, Сәгыйдә! Әйдәгез, кызлар, күтәрдек! Җаннарга бер
рәхәт таралсын әле! Арыганнар бетеп китсен, әле тагын киләсе
бар бит. Кузгалыгыз, кыстатып торыр урын түгел!
Авыл бичәләре кружка, чәшкеләрен чәкәштереп, Гөлүсә куган
бодай көмешкәсен бер шәптә күтәреп куйдылар.
– Үзегез эчкән җитмәгән, Рәфинәне дә бозып ятасыз! Ния
эчерәсез аны? – дип хатынның кружкасына икенче тапкыр
шешә муенын сузган Гөлүсәнең кулын барып тотты әлегә кадәр
бу авылга хас булмаган тамашаны аптырап күзәткән Фәтхи. –
Салма, җитте аңа! Өйдә балалары бар бит.
– Кемнеке юк?! – Сәгыйдәнең куллары тагын йодрыкланып
бөерләренә менде. – Беләсең килсә: безнең балалар каралган,
ашатылган, менә дигән итеп киендерелгән! Безнең балаларда
синең эшең булмасын! Безне тикшерергә синең нинди праваң
бар? Ә?
– Әйтәм, синең эчмәгән Тәгълимәң бигрәк бала караган!
Безнең кебек тупылдатып бала табып үстерергә теләсә кемнең
хәленнән килми әле ул! Шулаймы, бичәләр?! – Гөлүсә күкрәк
киереп «чыгыш ясаганнан» соң җиңүче кыяфәте белән савытларга яңадан көмешкә коя башлады. – Между прочим, көмешкә
куу да бөтен хатынның кулыннан килми. Уметь надо! Җитешергә
кирәк, уңган булырга! Көмешкәнең серен без икәү генә беләбез,
әйме, подружка?!
Бу төркемдә Гөлүсә белән Сәгыйдәнең сүзе сүз иде.
Сәгыйдә савытын Рәфинәгә табан сузды.
Рәфинә Фәтхинең ачулы карашы астында башын иде, әмма
Сәгыйдәнең киң гәүдәсе артына качып барыбер эчте.
– Станциядән ничек барып аласың иреңне? – Гөлүсә Рәфинәнең хәленә керергә ашыкты.
– Авылда машиналы ир юк. Гайнуллинга дәшеп булмый инде.
Хәзер менә бу җиләкне сатып булса, райцентрда такси сөйләшермен дип торам. Барып алмый ничек түзәсең?! Ринатсыз кыен
икән, кызлар, сагындым! – Рәфинә, Сәгыйдәнең күкрәгенә
башын салып елап җибәрде. Аны монда аңлыйлар иде.
– Яттыгыз да ел саен бер бала клепать итеп, хәзер сагынасың
инде. Ирдән озын акча эшләтүе җиңел түгел инде ул, түзсәң
чыдарга була, барыбыз да беләбез. Минем таныш таксист бар, арзангарак сөйләшербез, елама, мужет җиләкләтә генә түләрсең, –
Сәгыйдә Рәфинәне кочаклап башыннан сыйпап юатты.
– Мужиклар җиләкләтә түләгәнне ярата ул, үзең дә җиләк
кебек әле, Рәфинә! Ха-ха-ха! – Гөлүсәнең сүзләренә кушылып
кычкырып көлгән бичәләрнең тавышыннан киң ялан яңгырап
торды. Хатыннарны бер максат, бер кайгы укмаштырган, Фәтхинең акылы аларга кирәкми иде. Үз хәлләре – хәл. Алар үз көннәрен, ничек булдыралар шулай, үзләре күрәләр. Литр ярымлы
шешәнең «шавы» ромашка басуыннан атлаучы ирне озак кына озата барды.
Куштанланмады ул Вилданга. Юкка кыерсыталар аны Тургай
бичәләре. Партийный булгач, бер юлда йөргәч, бер-берсен аңладылар. Шул гына. Дус та түгел хәтта. Вакытында эш өчен яндылар икесе дә. Вилдан беренче чиратта хөкүмәткә хезмәт итте,
ахры. Фәтхи күбрәк туган авылының язмышы өчен борчылды.
Яшь чагында Тәгълимәсе – мәктәпкә укытучы булып килгән
шәһәр кызы – аз кыстадымы аны чыгып китәргә?! Юк, кузгаталмады. Шәһәрдә яшәсәләр, яхшы табибларга күренсәләр, бәлки,
сабыйлары да булыр иде. Күңеленнән сызса да, язмышына күнде
хатыны, чөнки бер-берсен яратулары еллар агымында да, бала
сөялмәү кайгысы алдында да кимемәде. Икесе дә эшкә бирелделәр. Трактор, комбайн руле артында туган кырларын иңләгәндә
бик бәхетле булды Фәтхи. Эшләргә яратты ул. Ә менә хәзер эше
юк. Кала күлендәге басуны ташлагач, ул да лаеклы ялга туктады.
Тузган тракторын Гайнуллин белән ызгыша-ызгыша эш хакы
исәбенә яздырып алды да пенсиягә чыкты.
«Менә бит, сөреп әйләнгәндә, урып әйләнгәндә хәтсез генә
вакыт уза иде. Икенче басуга күчәбез, имеш дип өтәләнә, ашыга
идек. Ромашка басуын аша чыгу тиз икән». Күл буена җитүгә
Фәтхинең күз алдында зур гына төзелеш пәйда булды. Җир актарылып ташланган. Кая карама – кызыл балчык өеме, техника,
кирпеч, такта… Тыштан караганда өйнең эше беткән дисәң дә
була. Әрмәннәр аннан ерак түгел бәләкәйрәк бина төзеп маташа.
Вилдан бик җитди кыяфәт белән стеналарын үлчи, төзүчеләргә
нәрсәдер аңлата. Фәтхи якынрак барды. Вилдан аны күргәч, эшен
туктатты, килеп күреште, тәмәкесен кабызып, читтә яткан такта
өеменә барып утырды.
– Син тартмыйсың инде. Шулай да утыр. Нишләп йөрисең?
– Күрергә килдем. Авылдан килеп күрүчеләр бардыр, бик
сөйлиләр.
– Сөйлиләрме?! – Вилданның күтәренке тавышы, шатлыгы
Фәтхигә ясалма булып күренде. – Шәп килеп чыга диләрме?
– Диләр.
– Шулай! Вилдан Яруллычның төзелеш алып барырлык көче
бар әле аның! Иртәрәк списәйт иттеләр! Дөньялар үзгәрсә дә,
төшеп калмыйбыз, эшлибез әле, чордаш!
Фәтхи Вилданның «ялкынлы телмәрен» исе китеп тыңлап торды да:
– «Списәйт» итмәделәр, үзең ташладың бит. Мин дә эшләмим хәзер, Вилдан.
– Ничек… эшләмисең? – Гомер буе трактордан төшмәгән
Фәтхинең эшсез йөрүе Вилдан өчен аны «татлы күкләрдән»
җиргә тартып төшерерлек яңалык иде. Шатлыгын йөзеннән
сыпырып алдылармыни: Фәтхинең алдында бер кыска гына мизгелгә элеккеге рәис барлыкка килде. – Тракторың кайда?
– Ватык. Пенсия акчасын җыеп булса, рәтлим мин аны.
Ну Гайнуллинга эшкә чыкмыйм. Син булсаң да чыкмыйм. Файдасыз. Эшләүче калмады инде анда хәзер, эшләрлек эше дә юк.
Егетләр таралыша, Вилдан. Кайсы кая: кем – райцентрга, кем –
себергә, кем – Мәскәүгә метро төзергә. Ничек булдыралалар,
шулай яшәргә тырышалар. Менә мин пенсиядә… Син – монда.
– Син мине гаеплисеңме, Фәтхи? Кулымнан килгән кадәр
тырыштым бит, беләсең. Аз гына ярдәм булса, эшлә дисәләр,
тагын тартырга да риза идем колхозны. Уважать итеп монда
чакыргач, килдем. Кулымнан килә бит, нигә килмәскә, нигә
эшләмәскә?! Кала күле буенда мәһабәт йорт калкып чыкты,
кара әле!
– Кала күленең тирә-ягы икенче ел инде сөрелми. Кыргый
урман үсеп чыккан тирә-ягыңа, Вилдан, кара әле күзеңне ачып!
Бу йорт сиңа ния кирәк? Авылга ния кирәк ул?
– Фәтхи! Тукта! Син акыл сатып минем кәефемне кырып
йөрмә, яме?!
– Ә син мине ишетмисең, чордаш… Минем яратып иген
иккән басуымда котырып ромашка чәчкәсе үсә, авыл хатыннары
көмешкә эчә-эчә җиләк җыя. Сатарга җыялар алар. Берничә
елдан урман арасында югалып калачак син төзегән бу өй. Кемгә
кирәк соң ул?
– Тукта! Ния син гел мине әрнетеп йөрисең? Бетердең
башымны шул басуыңны сөйләп!
– Җире уңдырышлы бит, Вилдан! Кала халкын икмәккә
туйдырырлык көче бар!
– Туйдырырсың хәзер кала халкын! Утопия! Чит ил икмәге,
чит ил ите ашый алар хәзер! Син генә ул Хыялый Гаптерәй урынына калып, йөрәк кузгатып йөрисең… Гектарыннан утыз, гектарыннан кырык центнер бодай! Тук башаклар җыры! Корыч атлар иңли басуларны! Болар үткән заман хыяллары, Фәтхи. Оныт инде
аларны…
– Оныттым, Вилдан, оныттым, тынычлан. Мин хыялсыз
хәзер. Син нинди эшләр майтарып ятасың икән дип кенә килгән
идем. Кайтам инде… Сусадым, тамак кипте, каһәрең. Кайдадыр
Гаптерәйнең чишмәсе булырга тиеш тиешлеккә. Эдик булса,
табар идек, син белмисең инде аны… Кайтам…
Вилдан Фәтхине әллә ишетте, әллә ишетмәскә тырышты.
Торып басты, пинжәген салып кулына тотты. Кирпеч өйгә күрсәтеп тагын сөйләргә кереште:
– Мин кешеләргә кирәк әле, Фәтхи! Кулдан килә, бик эшчән
егетләргә җитәкчелек итәм. Эшемнең нәтиҗәсен күрәм! Авылдашлар килеп сокланырлык өй төзедем бит, Фәтхи!
– Син дә буш хыял белән янасың, Вилдан… Сау бул инде…
Карт тракторчы челлә эссесендә ярылып каткан басу буйлап,
мөлдерәмә пешкән ачы җиләкләрне сыта-сыта авылына табан атлады.

21
– Ул сине бөтенләй танымаска да мөмкин. Унтугыз ел үткән.
Син ул вакытта сабый гына булгансың бит.
– Мин шуны гына уйлап яшим. Барыбер барам! Күрәсем
килә… аны… – Егет тотлыкты, күңеленнән күп кабатласа да,
«әни» дигән сүзне кычкырып әйтергә теле әйләнмәде.
– Мондагы язуларга караганда, әниең бала тапканчы ук чирле булган. Синең дөньяда барлыгыңны белә микән әле ул. Белсә
дә, онытыр. Артык ышанып барма анда, Линар! Үзеңә соңыннан авыр булыр…
Балалар йортында сакланган документларны укып, әнисе
яшәгән дәваханәнең адресын алган егетне бу адымыннан туктатырга теләгәндәй, тәрбияче хатын озатып ук чыкты. «Бу шикләр
миндә дә бар, апа. Курыкмасам, әллә кайчан барыр идем. Күрсәм,
ничек «әни» дип эндәшермен дип тә куркам, шул сүзне кычкырып
әйтәлмәсәм, нишләрмен дип тә уйлыйм. Инде җыенгач, барам: ни
булса, шуңа ризамын». Линар тәрбиячесенә уйларын кычкырып
әйтә алмады. Бәләкәй чагыннан янында булса да, төрле вакытларын күреп, холкын белеп, барыбер кайгыртса да, ул егет өчен
бары тик тәрбияче апа гына иде…
Егет күңелсез соры көннәрдән, күз яшьле, куркыныч төннәрдән торган бала-чагы үткән йортка тагын бер кабат борылып
карады. Шушы ишекләрдән зур дөньяга чыккан күпме бала үткәннәренең ачу-нәфрәтләреннән, буш өметләреннән аерыла
алмый, алдагы билгесезлек, ялгызлык авырлыгыннан бөгелеп,
үзләренә юл табалмый, тиргәшеп, этләшеп йөрәкләренә төшкән
тәрбиячеләрен туганнарыдай күреп сагынып, кайчандыр бизеп
чыгып киткән шул йортка кирегә әйләнеп килә. Мең сорау бирә.
Җавап көтеп тилмерә. Ничә ел элек кенә ишетергә дә ярамаган,
үзләрен менә шул бусага төбенә эзләп килмәгәннәре өчен җаннары-тәннәре белән күрәлмәгән әти-әни тиешле, туган тиешле кешеләренең исемнәре язылган саргайган кәгазьләрдә чокынып, үткәннәренә кире әйләнеп кайтырга өметләнә. Үзен үткәннәре
белән бәйли алырлык бер генә булса да исән «җеп» эзләп каңгыра
тормышларының юл чатында торган егет-кызлар. Үзләренең
дөньяда кемгә дә булса кирәклеген хис итәргә теләп өзелә, җылы
сүз көтә, ышана.
Линарны да шәһәрнең читендә, урман авызында урнашкан
сары йортка шул ышаныч алып килде.
Йока папка эчендә ике генә исем бар иде. Нәзирә Хисратова
йортыннан алып киткәннәр, әнисе Тәкыя Хисратованы дәваханәгә урнаштырганнар. Шул ике исем, ике адрес та җитә иде
Линарга. «Нә-зи-рә, – дип кабатлады егетнең нечкә иреннәре. –
Теге карчык шулдыр инде… Юк, башта психбольницага кереп
чыгыйм. Бераз акчам да бар хәзер. Бәлки… Бәлки, аны коткарып
булыр больница тоткыныннан?..»
Бикле ишекләр артындагы хатын:
– Чирлеләр тышта! Бакчада! – дип кычкырды да башкача
дәшмәс булды. Дивар янында кояшта әлсерәп басып торган ир
ике кулын да буталый-буталый агачлар үскән якка ишарә ясарга
кереште. Аннары йомшак чүәк кигән аякларын ташка бәрә-бәрә
биеде дә авызын зур ачып, черек тешләрен күрсәтеп, акырып көлә
башлады. Аның яныннан шөрләп кенә узып киткән егет, артына
борылып карый-карый, бакча якка йөгерде.

 (Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (23)
Гөл МИРҺАДИ. Куян күчтәнәче. Роман (23)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас