Чәчмә әсәр
8 Августа , 14:10

Фәрит ЯХИН. Өч күзле кыз. Хикәя

Авыл телсез калды.

Фәрит ЯХИН. Өч күзле кыз. ХикәяФәрит ЯХИН. Өч күзле кыз. Хикәя
Фәрит ЯХИН. Өч күзле кыз. Хикәя

Гамил абзыйның хатыны, олыгаеп беткәч, кыз алып кайтты. Авыл телсез калды. Тирә-якларда да бу хәбәрне ишеткәннәр икән. Безнең авылныкылар белән очрашканда, иң әүвәле, шул баланың хәлен белешүдән сүзне башлап, аңа озын гомерләр телиләр иде.

Соң бала – моң бала инде ул. Акылга камил булса да, сөяккә йомшак, диләр.

Бу серле кызны күрер өчен безнең кибеп өлгермәгән борыннар сузыла, аның ниндидер хикмәткә ия булуынамы әллә шикләнә, әллә ышаныч кора идек.

– Маңгаенда да өченче күзе күренә икән, – дип, күрше Гаптери әйтеп сал- масынмы.

Йөрәкләр жу итте.

«Күз» дигәннән, Гаптеринең үзендә дә шакмак кадәр алар. Әгәр ул әйткәнчә була калса, өченчесе маңгайның кай урынына сыя икән? Мөгаен йөзендә-башында авыз-борынга бөтенләй дә урын калмый инде!

– Юк! – дип кырт кисте Сәлимулла, Гаптеринең әйткәнен кайнатырга өлгермәгән акылыбыз казанына салкын су китереп салган кебек: – Юк! Маңгаенда, төгәл әйтәм, дөресе шул – күзе юк!

– Каян беләсең? Күргәнең бармы әллә? – Гаптери үз сүзен аста калдырасы итмәде. Сәлимуллага да бирешмәде:

– Әгәр дә өченче күзе булса…– дип сузды, борчак кадәр кечтеки борынын иягенә кадәр тартып төшерде дә, кире җибәреп: – Әгәр дә өченче күзе булсамы, бөтен кеше шул хакта сөйләр иде, – диде.

– Сөйли, ди, көт! – Гаптери һаман да бирешәсе итмәде, кистереп әйтеп куйды: – Аны белдерергә ярамый! Сөйләдең исә, бетте, ябыла, ди, бик беләсең килсә.

Аның шушы кадәр белем иясе булуы безне сагайтты. Тагын да нәрсәдер әйтер дип, авызларны ачып, аңа текәлдек.

– Өченче күзе ябылдымы, беттек, малай, мин сиңа әйтим! Беттек!

Безнең ачык авызлар, кайчан ябык булуларын онытып, иртән ашаган бәрәңгеләребез күренерлек хәлдә калды. Әгәр дә Сәлимулла:

– Әкият, әбиең сүзләрен сөйләп утырма! – димәгән булса, шул хәлебездә торган чагыбызда авыз тишегеннән юл табып, котларыбыз чыгып качкан булыр иде.

Гаптеринең һаман да бирешәсе килмәде:

– Булыр сиңа әкият, – дип ялгап та китте. – Өченче күзе ябылса, сихерчегә әвереләчәк, йоклаган балаларның котын төннәр буе алачак, бик беләсегез килсә!…

Без, котсыз калырга җыенып, шым булдык. Бу юлы Сәлимулла да карышмады. Киңәштек тә, Гамил абзыйның шушы кызын бишектән урлап чыгарга һәм маңгаендагы өченче күзен безгә күрсәтергә Гаптеринең үзен җибәрергә булдык. Ул кузгалуга, нигәдер барчабыз да артыннан иярдек, алдалап качар, янәсе, дидекме?

Безнең бәхеткә Гамил абзыйлар шул сабый кызларын, бишек арбага салып, капка төпләренә һава алмаштырырга алып чыккан иделәр. Ә янында һичкем күренми.

Өелешеп килдек тә йөзен ачтык һәм куркудан кычкырып җибәрдек.

Аның маңгаенда чыннан да өченче күзе бар иде.

Өйләребезгә ничек кайтып җиткәнебезне сизми дә калдык.

Мин карават астына чумдым. Нидән курыккан булуымны әнкәй белеп алгач, әткәй белән шактый озак көлештеләр.

Бишектәге сабыйга күз тимәсен өчен маңгаена күз рәсеме ясап куялар дип белгәнмени без?

 

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас