

Заманадан зарланган кешеләрне аңламый һәм аңларга да теләми Афиятулла. Ничек зарланасың, әле кайчан гына Мәскәүдә әбисе – урам себерүче, бабасы Киев вокзалында арба тартып йөк ташучы булып эш башлаган гаиләдән үсеп чык та, зарлан, имеш. Ә ул әнә шәһәр үзәгендә урнашкан, түбәләре күккә ашкан иң затлы отельләрнең берсенә хуҗа булып алды. Исемнәре дөньякүләм танылган чит ил кунаклары, сәхнә йолдызлары, бизнесменнар һәм банкирлар агылып кына тора монда. Урын калдыруны сорап, берәр ай алдан чиратка язылып куялар. «Афиятулла Аляутдинович» дип өзгәләнеп торалар. «Господин» һәм «әфәнде» генә түгел, «сэр» да, «мосье» дип, олылап дәшәләр үзенә.
Тормыш җайга салынган Афиятулланың. Бүген дә әле менә мәһабәт бинаның беренче катында урнашкан гүзәллек салонында тай кызларыннан массаж ясатып, кәефләнеп менеп килгән чагы. Үзеңнең монда бар нәрсәгә хуҗа икәнлегеңне, монда эшләгән һәр кешедән өстен түрә булуыңны тоеп ләззәтләнүгә ни җитә!.. Чия иренле, тал сыман сыгылма нечкә билле тай кызлары да бит әнә ничек ягымлы, җаның ни тели шуны эшләргә әзер булып, «хуҗам, хуҗам» дип өзгәләнеп торалар.
Кабинетка арт ишектән килеп керүе булды, каршысына йомарлаган май кебек тулышкан секретаре терт-терт килеп басмасынмы:
– Кофемы, әллә чәйме? – ди. Ә үзе шундый серле елмая…
Сөтле чәй эчеп, күн кәнәфидә бераз киерелеп алгач, кабул итү бүлмәсе белән элемтәгә чыкты.
– Ниндидер бер депутат таптыра үзегезне, – диделәр аннан.
– Таптырмагае… Депутатлар бездә көн дә була.
– Әле ул язучы да икән.
– Булмагае. Хәзер язмаган кеше юк.
– Ә ул татар язучысы. Казаннан.
– Казан чукаемыни? – дип мыгырданды һәм, чигәсен кашый төшеп, бертын уйга калып торды Афиятулла. – Тагы да шалтырата калса, әйт үзенә, хуҗа сезне бик теләп кабул итәргә әзер, диген.
Үзе шундук, ипле генә компьютерын ачып, Казан кунагының кем булуын һәм кайсы номерда урнашуын ачыклады. «Тайфун… Тайфун…» дип кабатлады үзалдына. Әсәрләрен укыганы булмаса да, исеме шактый ук колакка чалынган кеше икән тагы үзе.
Афиятулланың татарчасы бик мактанырлык түгел түгелен, керделе-чыктылы гына. Мәскәүдә туып үскән, авыл белән ара күптән өзелгән. Сөйләшсә дә, шул әти- әнисе белән яисә дини бәйрәмнәрдә туган-тумача җыелгач кына урысчасын, татарчасын бергә укмаштырып сөйләшә бит ул. Ә күңел… Күңел – башка нәрсә, саф татарча сөйләшкәнне ишеткәндә, күңел гүя эреп китә. Бер ялгызы калган минутларында яисә руль артына утырып юлга чыкса, сәгатьләр буе тыңларга әзер бит ул татар җырларын. Аеруча борынгы җырлар, халык җырлары өзә үзәкне.
Хисләнеп утырган чагы идеме, хуҗа кеше телефон шалтыравыннан сискәнеп куйды хәтта.
– Тайфун әфәнде үзе килеп чыкты, Афиятулла Аляутдинович, – дип хәбәр иттеләр кабул итү бүлмәсеннән.
– Көтәм. Керсен.
Ишектән, мин кем дигәндәй, як-ягына карана-карана, алпан-тилпән атлап, уртача буйлы, калын гәүдәле бер татар абзые килеп керде. Чигә чәчләре шактый ук агарган булса да, тырпаеп торган калын мыеклары чем-кара иде үзенең. Афиятулланың күрешергә дип сузылган кушучлары арасына салкын гына дүрт бармагын тыкты ул. Тәкъдим ителгән урынга утырганчы әйткән беренче сүзе шул булды:
– Үзең Афиятулла Аляутдин улы, ә нигә фамилия Кутлушкин соң синең? Татардырсың бит, бабаң татар булмаганмыни? Каян килгән Кутлушкин ул?..
Килүченең үз-үзен тотышы, үҗәтлеге ошап бетмәде, билгеле, шулай да, кунакчыллык күрсәтеп, иң элек аңа түрдән урын тәкъдим итте Афиятулла,
– Әйдәгез, узыгыз, утырыгыз, пожалуйста. Кемнең кем булуын потом ачыкларбыз.
– Белмим инде, утырырга микән… Мин сине татар диеп уйлаган идем бит. Икеләнеп калдым әле менә, утырыргамы, юкмы. «Афиятулла» булгач, үз кешедер дип, бер рәхәтләнеп, үзебезчә туарылып сөйләшеп утырырбыз дип кергән идем.
– Ник сүләшмәскә, абзый кеше, с удовольствием сүләшербез дә, цәй дә булыр, кирәксә, мәен дә табарбыз. Ашыкмый торгансыздыр бит?
– Үзебезчә – татарча сөйләшеп утырырга мин вакыт кызганмыйм. Ә инде «патум» һәм «пожалыста»ларга вакытым юк минем. Андыйлардан үзебезнең Казанда да туйган, – диде ул, канәгатьсез генә түрдәге күн диванга сузылып кереп утыргач.
– Нәрсә булды, абзый кеше, русларнымы шулай сүмисез. Кем обижать итте үзегезне шулай?
Тайфун әфәндегә ошамады хуҗаның соңгы сүзләре, муенында тимгел-тимгел булып кызыл таплар кабарып чыкты. Үз-үзен кулга алырга теләүдәнме, парлана төшкән күзлеген салып, сөртергә кереште.
– Миңа ярлык такмавыгызны үтенәм, Кутлушкин әфәнде! Ул нинди сүз ул, урысларны яратмый, имеш. Мин алай димәдем. Үз ана телен онытып, урысча сөйләшкән татарларны җенем сөйми минем. Мин үз халкым, үз милләтем өчен көрәшәм. Мин якламасам, кем яклар ул татар телен.
– Әйдәгез, тынычланыгыз, Тай… кем дидегез әле, әфәнде?
–Тайфун! Тайфунны да белмәгәч, нинди татар соң инде сез, Афиятулла әфәнде, – дип, сирәкләнә төшкән тешләрен ялтыратып, көтмәгәндә елмаеп та куйды тагы үзе. Аңламассың, әллә чын булды аның бу елмаюы, әллә чираттагы һөҗүмгә ташланыр алдыннан иркенләп бер сулыш алуы гынамы?..
Афиятулланы алай гына чыгырдан чыгару мөмкин түгел. Нерв системасы нык аның, ул үз-үзен тота белә. Хуҗа кунагын арка тарафтагы чәй бүлмәсенә дәште. Ә анда өстәлне хәстәрләп өлгергәннәр, ни генә юк…
– Татар писателе, дигәч, мин бит сезне көтеп алдым, Тайфун әфәнде. Безгә кемнәр генә килми, әмма татар язучысының килгәне юк иде әле. Сез зур кунак, көтеп алган кунак бит минем өчен, утырыгыз әйдә. По рюмочку коньякмы, әллә вискидан башлыйбызмы?
– Бик кыстагач, баш тартып булмас анысы, кунак – хуҗаның ишәге, диләр бит.
– Да-да, ишеткән бар. Сез шундый матур татарча сүләшәсез, Тайфун әфәнде. Әйдәгез, за встречу, диләрме әле?..
– Алай дип урыслар әйтә, ә бездә «очрашу хөрмәтенә» диләр, йә булмаса «бер күрешү -- үзе бер гомер» дип җырлап ук җибәрәләр, дип, бу юлы инде тәмам ачылып китеп елмайгандай итте кунак.
Рюмкаларга салынган француз коньягын авыз итеп алгач ук, чәй хәстәрләүне сәбәп итеп, секретарь кыз килеп керде.
– Афиятулла Аляутдинович, – диде ул, ярым пышылдый төшеп, – анда теге америкалы банкир килгән. Саубуллашу өчен биш минутлык кына аудиенция сорый.
– Күрәсең ич, зур кунагым бар. Әйтмәдеңме?
– Әйттем. Кунагы бар, күренекле татар язучысы, дидем. Ә ул тагы да каныга төште, чат ябышты. Ике татар кешесе сөйләшкәнен һичкайчан күргәнем, ишеткәнем юк иде, ди. Керергә рөхсәт сорый.
Үзенә булган игътибардан йомшарып киттеме, шундый чибәр туташның «күренекле» дигән сүзләре күңеленә сары май булып яттымы, хуҗадан узып өлгерлек күрсәтте бу юлы кунак.
– Татарчаны ишетәсе килгәч керсен, – диде. – Үз ана телендә сөйләшергә оялган кешеләр белән аралашабыз ич көн-төн. Америкалылар тыңласын, ичмаса, безнең татар телен…
Зур авырлык белән генә, телләрен көрмәкләндереп, «здгаствуйти» дип, аларның һәр икесе белән яңакка яңакларын куеп исәнләште ишектән керүче. Афиятулла аңар инглизчә җавап кайтарды, ә Тайфун әфәнде «исәнмесез» диде.
Музей экспонатына караган кебек, татар язучысына бертын сокланып карап торды америкалы кунак. Аннан, ихлас елмаеп, тирән сулыш алды.
– Ис-сән-мес-сез… ис-сән-мес-сез… – дип кабатлады ул берничә мәртәбә һәм тагы инглизчә ниләрдер сөйләнде. Ә күзләре һаман Тайфун әфәндедә. Мөмкин булса, шул мизгелдә татар язучысын ул, алгы тарафтан гына түгел, әйләнә-әйләнә һәр дүрт тарафтан да күзәтеп, тотып карый-карый тикшереп чыгарга да әзер иде кебек. Уңайсызланды гына булса кирәк.
Иң элек ишеткән татар сүзен шулай эләктереп алган америкалыга тәмам мөкиббән киткән иде Тайфун әфәнде.
– Әнә ич, әнә, мәдәниятле кеше шундук эләктереп ала. Кемнең кем икәнлеген аңлый, америкалы булып, ул да татарча сөйләшергә омтыла бит. Бездәге «исәнме, дедушка, привет, әни»ләр түгел инде… Гомер буе Казанда яшәп, урысча язып йөргән әтрәк-әләмнәргә күрсәтергә иде моны, – дип, уч төпләрен уып-уып куйды ул.
Ә тегеләр, кызганыч, инглизчә аңлашырга кереште. Тайфун әфәнде берни аңламый, телсез-чукрактан да болайрак. Бер минут, минут ярым чамасы түзде-түзде дә дер селкетеп тамак кырып куйды ул:
– Татарча сөйләшмәсәгез, чыгам да китәм, – диде, тавышын күтәреп.
– Юк, Тайфур әфәнде, что сез, китү юк. Менә көтмәгәндә килеп кергән кунагыбыз Сэм Сатер безгә предлагает татарча сүләшергә.
– Ә кем белән сөйләшим соң татарча? Син белмисең. Ике сүзеңнең берсе урысча. Сатерның үзен татарчага өйрәтсәм генә инде…
– Нишлим соң, бар булган татарчам шул, – дип, кунагын тынычландырырга ашыкты хуҗа. Мин бит от всей души сүәм свой народ. Сезне дә бик уважаю. Нишлим соң…
Шул урында, аларны бүлдереп, банкир нидер мыгырданды. Берни аңламаган язучы, тәрҗемә көтеп, сораулы карашын хуҗага текәргә мәҗбүр булды:
– Ни ди?…
– Нинди йомшак, нежный һәм ягымлы икән телегез, – ди. – Минем өчен генә булса да татарча берәр җыр җырлый алмассызмы икән? – ди.
– Әйт үзенә, акыллы кешедән акыллы тәкъдим чыга, диген. Нигә җырламаска, Кунак хөрмәтенә тагы берәрне уртлап куябыз да җырлыйбыз аны…
– Аңладым Тайфун әфәнде. Тик менә аңламадым, что такое «уртлап куябыз»? По-русски ул ничек?
– Урыс теленең сүз байлыгы җитми аның өчен. Тәрҗемә итәргә керешсәң, сүзнең җаны, мамыгы югала, энем. «Эчик» диген, «по рюмочку вмажем, давай» диген, алай булгач.
Афиятулла кунакка да тәрҗемә итте боларны. Өчәүләшеп көлешеп алдылар. Һәм, тел очын чылаткач, алдан ук сүз берләшеп куйгандай, «Ай былбылымны» җырларга керештеләр.
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата.
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Жырлата да җылата…
Берсе дә җырчы түгел түгелен. Шулай да, чын күңелдән сузып җибәрсәң, татар халык җырлары үзеннән үзе моң булып агарга керешә бит ул. Афиятулланың күңеле киң һәм бай, тавышы йомшак һәм ягымлы, шуңадыр, ул җырлаганда, җәйге таңда болыннарда былбыл сайраганы ишетелгән сыман булып китә. Җыр, моң ягы чамалы булса да, Тайфун әфәнденең карлыккан тавышы да үзенә бер төсмер белән баета иде сыман аларның җырлавын. Күп тә үтмәде, икенче, өченче строфаны җырларга керешкәндә, инде үзләренә америкалы банкирның да ипле генә кушылып киткәнлеген сиземләде алар. Сүзләрен белми белүен, әмма ул да татар халык җырының моңын һәм мамыгын тоеп, бөтен күңелен, җанын биреп җырлый иде сыман. Башкалар җырлаудан туктагач та, әле америкалы кунак, татар халык җырыннан аерыла алмый, «ай бюль-бюлем… вай бюль-бюлем…» дип өзгәләнүен дәвам итте. Ә күзләрендә, күзләрендә генә түгел, ике як борын читеннән кайнар тамчылар йөгерешә иде үзенең.
– Господин Сэм, ни булды сезгә? Нигә алай, нәрсә булды? – дип, инглизчә дәшеп, кунагының җилкәсенә кулын салды Афиятулла.
– А-ай татар җыры… ва-ай татар җыры… – дип кенә әйтә алды америкалы. Үз телендә әйтте, билгеле. Әмма аның ни дигәне тәрҗемәчесез дә аңлашыла иде.
– Әнә американ җылый, ә безнең манкортлар, татар җыры башланса, борыннарын җыерып залдан чыгып китә анда…– дип зарланып алды язучы. Кесәсеннән кулъяулык алып, күз төпләрен, борын читләрен сөртергә кереште америкалы, йомшарып, хискә бирелеп китүе өчен гафу үтенергә дә онытмады берочтан. Кайтып-кайтып: «Ай татар җыры, вай татар җыры…» дип, үзалдына кабатлый иде һаман.
– Сэм әфәнденең ерак бабалары татар булган, – дип ачыклык кертергә кирәк тапты шунда Афиятулла. – Ул үзенең татар булуын яшерми. Мин татар, дип горурланып сөйли.
Тайфун әфәнденең маңгаеннан күзлеге төшеп китә язды. Һич уйламаган яңалык иде бу.
– Татар булгач, нигә Сэм Сатер соң ул? Нигә үз телендә сөйләшми? – дип, тагы канәгатьсезлеген белдерергә кирәк тапты татар язучысы.
– Бабалары Саттар булган. Яшьли шыр ятим калып, чит илдә, чит кешеләр арасында үссә дә, ул үзенең татар икәнлеген онытмаган. Тайфун әфәнде, сез аңа тел тидермәгез инде, ярыймы! – диде Афиятулла, беренче тапкыр тавышына катгыйлык төсмере салып.
Тайфун исә үзенә каршы сүз әйткәнне күтәрә алмый, үзе белән килешмәүчеләрне ул басып, сытып үтәргә күнеккән. Ул гына беренче, ул гына хаклы булганга күнеккән. Чираттагы корбанына ташланырга җыенган арысландай, бу юлы да сикереп торды кунак:
– Ә нигә соң килеп кергәч тә үзенең татар икәнлеген әйтмәде миңа? Нигә посып тыңлап утыра без сөйләшкәнне? Бу егетләрчә түгел… Мин протестую… – дип тавыш күтәрде ул.
– Аңардан бу хакта сораучы булмады, Тайфун әфәнде. Бу – беренчедән. Ә икенчедән, ул посып утырмады. «Татарлар сөйләшкәнне тыңлыйсым килә» дип, ни теләгәнен ачыктан-ачык әйтте.
– Үзе җавап бирсен. Син түгел, – дип, әрсезләнүен дәвам итте кунак язучы аның саен. – Тәрҗемә ит әле, сора син аңардан, акчасы бар, банкир, дидең… Нигә ул шушы көнгәчә өйрәнмәгән үз телен?
– Язучы әфәнденең миңа соравы бар, ахры… – дип, сүз сөрешен тоемлап алган чит ил кунагы ипле генә үзе дәште.
Афиятулла тәрҗемә итәргә мәҗбүр булды.
Америкалы җавап бирергә ашыкмады, беркавым үзалдына уйга калып торды. Һәм, һәр сүзен үлчәп, йөрәге аша уздырып, ипле генә аңлатырга кереште:
– Бик тә җитди сорау куйдыгыз бит әле сез, язучы әфәнде. Тел белү – зур байлык. Мин менә инглиз, испан, француз, япон һәм кытай телләрендә сөйләшә һәм эш алып бара алам. Кызганыч, ерак бабаларым телен белмим. Бу телне мин бик тә теләп өйрәнгән булыр идем. Әмма минем белән татар телендә сөйләшүче булмады. Колледжда да, университетта да, банкирлык эшендә дә сөйләшергә теләүче очрамады, кызганыч… Тел – аңлашу чарасы, шулай бит? Аңлашыр кешең булмагач өйрәнелмәгән, менә шул, – дип, гаепле кешедәй башын түбән иде ул.
– Минем белән дә банкта татарча сөйләшмиләр, – дип каршы төште Казан кунагы. – Ә мин беләм татар телен, чөнки мин – татар.
– Мин дә татар, – диде, кочагын җәеп аңарга таба омтылып куйган чит ил кунагы. – Милләт телдә генә түгел, иң элек күңелдә… күңелдә булырга тиеш, шулай бит?..
Урыныннан кискен рәвештә сикереп торган Тайфун, килмә, якынлашма миңа дигәндәй, ике кулын аңа каршы куйды.
– Юк, син татар түгел, – дип җикеренде ул, төкерекләрен чәчеп.
– Ә мин, мин… татарин или юк?… – дип, урыныннан кузгалырга мәҗбүр булды кәефе шактый ук бозылган Афиятулла. Хәвеф-хәтәр чыга күрмәсен тагы дигәндәй, ике кунагы арасына кереп басты.
– Синең дә татарлыгыңны әйтер идем инде, – дип, аңа да кулын гына селтәп җибәрде Казан кунагы.
Ничек матур башланып киткән мәҗлеснең шул рәвешле уйламаган җирдән яме китте. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкате, үз юлы дигәндәй, таралышыр вакыт җиткән иде инде. Афиятулла, балтасы суга төшкән кешедәй, чарасыз торып калган. Тайфун, үз дошманнары каршына чыгып баскан гайрәтле карт арысландай, каш астыннан усал караш ташлап, тирә-якны сөзеп тора…
Ә америкалы кунак Сэм Сатер, болыт артыннан ялтырап чыккан кояш сыман, бер елмаеп җибәрмәсенме шунда:
– Нинди матур җыр… Бер үк җырны… татар җырын җырладык бит без, ә?… Ай былбылым… вай былбылым…
Мәскәү Март, 2012
Фото: Freepik.com